Логотип Казан Утлары
Шигърият

Бәби мунчасы


Әби бәбине Иллә чаба соң. Сөембикәсе Ник бер еласын!
Елатмый әбкәй, Белә йоласын. Каен себеркең, Мунчаң чыдасын:
«Аю баласы, Бүре баласы, Йөрәк парәсе, Күзем карасы...
Ата баласы,
Ана баласы, Аю баласы. Бүре баласы. Ары барасы. Бире барасы. Барысын күреп Бире каласы.
Идел илемнең Илле баласы, Илле ананың Илле ярасы.
Дошманнар илгә Коткы салмасын, Бүре баласын Утка салмасын.
Аю баласы, Бүре баласы. Кара мунчамның Күркәм баласы.
Кендеген кистем,—■ Җирдә каласын. Кендек тамырын Җирдән алгансың.
Аю баласы,
Бүре баласы, Үсәр монысы, Туар яңасы».
Әбкәй бәбкәен Әмма чаба соң. Бәби еламый Күргәч чарасын. Аю баласы, Бүре баласы, Белсен йоланың Канда каласын. «Нигә еласын Аю баласы... Нигә әрнесен Бүре баласы — Төзәлгән инде Кендек ярасы. Толымы булсын Сакчы еландай. Алга омтылсын Яхшы боландай. Буй-сыны булсын Сөяр атасы, Сөяр анасы. Шушылай кайнар Сөяр җанашы. Ак каен сыман, Күктәге яшь ай — Кашкае сыман. Билләре талдай Аю баласы, Бүре баласы, Сине матурлар Кыйбла тарафы. Сыгылып торсын. Хәләле ул дип Өзелеп торсын. Күзләре — ике Ары барасы, Бире барасы. Мондый асылны Кайдан табасы? Йолдыз — нур сипсен. Карашы илне Тоташ нур итсен. Кара мунчамның Якты баласы, Кардәшләремә Ихлас карасын. Аю урманы, Бүре урманы, Кызлы булганым, Уллы булганым». Аю баласы, Бүре баласы, Ай шуны берәр Күреп каласы... Мунча кертүче Г айшә-Фатыйма Мөнәҗәт әйтә Йола хакына. Аю баласы, Бүре баласы, Үсеп җиткәнче Йоклап аласы. Аю баласы — Бәби хакына — Ыру башлыгы Бүре хакына. Башыңа көмеш Кыршау саласы. Көмеш акыллар Йөретсен башы. ... Яшәр халыкта Фатыймаларның Илләргә биргән Фатыйхалары.