Логотип Казан Утлары
Публицистика

Балачак иле илчесе


Әдәбият сөюче кадерле ата-аналар!
һәр бала күңеле гүзәллеккә омтыла. Ә ул изге матурлык хисе белән иң башлап
үзегез сөйләгән тылсымлы-серле әкиятләр, моңлы-аһәңде шигырьләр аша
таныша. Кичләрен сездән яңадан-яңа мавыктыргыч, әсәрләр укуыгызны үтенә.
Бер сөйләнгән әкият-хикәяләр инде күпмә, таякыр кабатланган. Бала күңелен
тагын ни белән юатырга? Менә шул чакта сезгә «Яшь ленинчы» газетасы ярдәмгә
килер. Балаларыгызны берсеннән-берсе матуррак шигырьләр, әкиятләр һәм
хикәяләр белән сөендерер. Татар әдипләренең балаларга атап язылган иң яхшы
әсәрләре беренче булып «Яшь ленинчымда дөнья күрә. Танылган язучыларыбыз
Гомәр Бәширов, Нәкый Исәнбәт, Әмирхан Еники, Фатыйх Хөсни, Гариф Ахунов,
Гариф Галиев, Әхсән Баянов, Ләбибә Ихсанова, күренекле шагыйрьләребез Хәсән
Туфан, Сибгат Хәким, Нури Арсланов, Зәки Нури, Илдар Юзеев, Шәүкәт Галиев,
Равил Фәйзуллин, Рәдиф Гатауллин һәм башка бик күпләр безнең белән тыгыз
элемтәдә торалар. Ә бу язучыларның бөтенесе диярлек безнең газетада
тәрбияләнеп үсеп чыктылар. Киң әдәбият мәйданына шуннан юл алдылар. Бу тра -
диция бүген дә изге саклана. Балалар үзләренең беренче шигырь - хикәяләрен,
әкият һәм рәсемнәрен газетада күреп шатланалар. Алар өчен әледән -әле
конкурслар оештырыла. Менә шулай, «Яшь ленинчы» үз укучыларын иҗат итәргә
өйрәтә, аларга рухи канатлар бирә
«Яшь ленинчы» — октябрят, пионер һәм мәктәп комсомолларының бик яратып
укый торган газетасы. Ул аларның барысын да Бала чак иленең бөтен яңалыклары
белән таныштырып бара. Республикабызда, күрше өлкәләрдә һәм чит илләрдәге
балалар тормышы, алар нинди кызыклы эшләр башкаралар, нинди язмыш белән
яшиләр—боларның һәммәсе хакында газетабызны укып белергә мөмкин Нәрсә ул
Әдәп, Намус? Ни ул малайлар батырлыгы, кызлар горурлыгы? Кем ул дус? Куркак
кеше нинди була? Газетабыз шушы һәм башка бик күп сораулар га тулы җавап
бирер. Ә инде октябрятлар, пионерлар һәм комсомоллар үзләре һәр вакыт
газетаның игътибар үзәгендә булыр
Кадерле ата-аналар!
Менә шундый газета ул «Яшь ленинчы». Ул — сезнең балаларыгыз- ның якын
дусты да, ышанычлы ярдәмчесе дә, тугры киңәшчесе дә Газетабызны улыгыз яки
кызыгыз өчен быел да алдырырга онытмаса- гыз иде.
«Яшь ленинчы» газетасына илебезнең һәр элемтә бүлегендә язылыр га була.
Язылу бәясе — елга 1 сум 08 тиен. Газетаның индексы 54124
ЯШЬ ЛЕНИНЧЫ» ГАЗЕТАСЫ
РЕДАКЦИЯСЕ КОЛЛЕКТИВЫ.