ЯҢА ШИГЫРЬЛӘР
Җавап бир
Табигать! Сорыйм, җавап бир, Соравым — йөрәгемнән: .
— Күчеп китмәдеме җаным Беренче тирәгеннән?
Җуймадыммы хыялларны, Омтылыш, теләкләрне? Саумы җан эзләнүләре, Тибрәнеш — күкрәктәге? Җиргә тик гашыйклар кебек Сокланып карау хисе Яшиме миндә? Исәнме Өметнең сихри көче?
Бер шиксез, шашып, яратып Ашкына белгән сәгать, Гаҗәпләнә, табына алу, Рух очышына сәбәп — Эчкерсез, табигый халәт! Син миннән китмәдеңме?
... Тәңрем-табигать! Шулар соң
Бер көн ят итсә мине,
Аерылсам иң зур байлыктан — Хушлашсам мин гамь белән?! Бүгенге, канатлы яшьлек Миннән баш тартыр, беләм.
Табигый ихлас нәфрәтен Ул әйтә калса — хаклы: Килешүләргә бармый ул, Бар дөнья яшьлек яклы. Ышана ул: үзгәрмәс һич, Ул тугры хакыйкатькә. Ул хыянәт итмәс мәңге Зур хискә — Мәхәббәткә, Иманга, Рухияткә.
... Ул ни әйтер минем хакта, Җавап бир, Табигать, я?!
Нәкый ага Исәнбәткә, Әмирхан ага Еникига
Бәхетле сез, яшьлегенә хыянәтсез, тугры кала алганнар! — Ап-ак канатларны, алтын алма үскән бакчаларны, су кызлары көткән кыяларны — хыялларны югалтмаганнар!
Тормыш заман кызуына һаман алып керсен, туган җирләрегездән ерак кителсен —* җаныгызда, барыбер, яшьлек уты, мәңге тере гөлләр, наз, гамь тулы сүзләр...
... Аргамаклар очып үткән юлда нидән әле күтәрелгән тузан? Кем яшьлеге бүген юлда узган? Кемгә дәшә җилләр:
— Мең яшәгез, яшьлегенә тугры Ирләр! (Шундыйлар кем?
Янып-янып
сүрелмәгән җаннар нинди алар?!) Уйланам да, — гүя Агыйделгә, гүя болын, урманнарга, — юлга чыкмакчы мин... узганнарга. Үткәннәргә юл — юк. Төшкә генә керә һаман матур бер манзара: көмеш инеш башы. Ташлар... Ташлар». Шул ташлар соң хәзер нинди төстә? Әүвәлгечә кайнар микән алар?
... Ә сез — бәхетлесез, җырга лаек бәхетле сез, яшьлегенә — үз-үзенә тугры кала алганнар!
Ялтадамын. Шаулый диңгез. Шторм — алты баллы! — Чайкый причалда корабны, Ул — «Башкортстан» атлы.
Әй туган җирләр сәламе! —• Килгән күк җылы җиле. Уйлыйм: «Татарстан»да бит Бер йөзеп килсә иде.
Аралаша диңгезнең тын
Яки бик ярсу чагы...
«Литвамда, «Грузиям килә, һәм «Үзбәкстанм тагы. Бар чит ил кораблары.
Мин көткән кораб кайда соң?
Ул кайда якорь салган?
Уйландым: гүя еракта, Көчле давылда калган. «Очып йөргән голландлымдай, Я бер адашкан кораб Азмыни? Упкыннар йоткан Атлантидадай тараф? Причалга килгән кораблар, Ниләр кичердегез сез?! Дәшмисез?... Шторм тавышы. Үкерә һаман диңгез. ... Тауларга карыйм. Алар — тын, Мәңгегә уйчан, сүзсез.
Акыл белән сөйләшү
Таный сине шигырем: Бу — син, Салкын Акыл. Ыспай киенгән Шактый зур гәүдәле, үз-үзеңнән риза — тыныч, салкын мәһабәт ир — Акыл!
Сизәм, тормыш күкрәген озак имгән Проза син!
Шуңа да бик дус түгелдер синең белән минем шигырь.
(Әнкә сөтен үзе аз татыган өчен!)
Шигырем — хис улы, күктә йөрсә —
Җирне биектән карау өчен генә!
Үз-үзенә ышанычын һәр көн саен сынап яңартканга тәкәббер дә күренә.
Бераз алдый...
Әмма «алдаум —бары образ, сурәт.
Гасаби ул бераз, тилерәк,— тилереп үзенә бирелгәнне яраткангадыр шигърият! һәр адымда ләкин шәрран яра, һәр януга исем таба, җыр итә ала һәр хыялын, уен, шиген...
... Таный сине, таный;
Салкын Акыл абый, сиңа иелеп сәлам бирә, тик һич вакыт буйсыналмый сиңа йөрәк колы — шигырем!
Сәяхәттән—мәхәббәт турында
Париж!
Минем өчен булдың бер матур төш...
(Төшем дәвам итә, имеш!) Әле һаман төштә
күргәннәрем истә:
— Европа!—дип шаккатмасам да мин, авыз ачып, матурлыкка булды күңел ачык.
Зур тарихлы, киләчәге, шиксез, якты француз халкын мин якыннан таный алдым.
Исем китмәде рекламаларга, неон белән язган алдауларга, адаштыргыч төнге утларга да... Башым идем Эйфель-Манарага.
Гаеп булмас, гашыйк булдым, дисәм, парижанкаларга. Ләкин алай димим.
Сәяхәттән кайткач әйттем ярыма:
— Париж минем өчен бер төш иде, ә ул төштә, шатлан, сине күрдем: ун көн дәвам иткән төштә
минем белән бергә идең, Казан кызы!
Алтын Кояшым минем!
Йкты Бүләккә хат
Бүген тагын сине уйлыйм, сине сагынам тагын — сезнең якка карап түгел, очып ашкынган чагым.— Сине сагынам тагын.
Телдә кадерле бер авыл исеме: Якты Бүләк.
Күпме юл үтә каләмем матур бер сурәт эзләп. (Сиңа, әй, Якты Бүләк!).
Көзге җил тиеп тирәккә, шаулаган яфрак сыман,
хатта сагышым тетрәнә — көзен калтырап торган алтын, зур яфрак сыман.
Ул төшәр синең кулыңа, сыенып, җылы эзләр... Учыңа алырсың аны — җылыныр туңган хисләр. — Дымланыр синең күзләр.
Очсын бу хатым Бүләккә!
... Ят итмәс туган ягың: көзге якты көн шикелле алтын сагышлы чагым.
... Сине сагынам тагын!
Җаныңда бер тойгы
Нигә кайгы миңа, нигә сагыш?
Алар белән таныш күпме чәч агармыш!
Бүген
җанда ягымлы бер тавыш:
— Яратасың, якты синең язмыш!
Нигә сагыш миңа? Нигә кайгы?
Якты уйлар куачак ла аны!
Антлар язам:
— Мин онытмам, мин югалтмам ярны!
Әйе, еракта ул, онытырга хаклы:
Аңа
һәрчак әзер җиңел бер юл — Чигенү атлы.
... Ләкин беләм: мине юксынырга җаныңда бар меңнән бер зур тойгы.
Ә ул — минем яклы!
Беләсеңме, бу уйларым ни турында? ... Чынлык белән очраша да Хыял, матурлыктан әсәрләнеп Рәссам, шагыйрь күңелендә яңа сурәт тудыра, һәм ул сурәт, көйсезләнеп таләп итә үзен үстерүне,
матур киемгә төрүне; кирәк аңа зур тәрбия! Шулай үсә, ә аннары күңеленнән аның
кәгазьгә я полотнога сикереп төшә: үзен тудыручыны
кызык итә, гүя бала гомерлеккә ата йортын ташлап китә...
Беләсеңме, һаман уйлыйм шул турыда: мифта мәшһүр оста Пигмалион да гашыйк булган Галатеясына — үзе ясаган таш сынга.
(Зевс кодрәте белән ул сын әверелгән гүзәл тере кызга!) Тормышта соң
буламы андый могҗиза?
Ә шулай да,
урынлы бу сорау:
— Үзең тудырган сурәтне яратырга кушса акыл, онытырга остасын соң
ул сурәтнең бармы хакы?
Җирдә, юкса, күпме рәссам, күпме шагыйрь... һәркөн күпме гүзәл образ туа...
... Нигә шушы уйлар белән утырам әле, сеңелем, синең туйда?!