Логотип Казан Утлары
Публицистика

УКРАИН ХАЛКЫ ҺӘМ ӘДИПЛӘРЕ ИҖАТЫННАН


имән мичкә
рманда бик биек һәм калын булып үскән бер карт имәнне кисә дә берәү
балта остасына китерә. Имән бүрәнәне кисәкләргә турый оста, юка һәм тар
такталар итеп эшкәртә. Аннары шул такталарны түгәрәкләп тезә,
кыршаулый һәм төп куя — килеп чыга менә дигән мичкә — мактап туймаслык!
Ләкин хуҗасы аны рәтләп карамаганга, буш тотканга мичкә бик тиз кибә,
кыршаулары тутыга һәм, ниһаять, такталары бөтенләй тарала башлый:
кыршауларны бала-чага урамда тәгәрәтеп уйный,такталарны хуҗа үзе җыеп утта
яндыра. Кыскасы, мичкә юкка чыга.
Моның гыйбрәте шул: мичкәнең үзен туган ил дип аңларга кирәк. Имән
такталар — ата-аналар, аларның бала-чагалары. Кыршаулар — илне бердәм иткән
дуслык-туганлык. Такталар кыршаулы чакта — мичкә бар иде. Кыршаусыз калгач
— инде берни дә юк.
һәрчак шулай: дуслык барында — бар халык бердәм. Дуслык какшаса — ил
дә таркала.
СТАРОСТА БУЛАСЫ КИЛГӘН БҮРЕ
Хуҗасы көтүлеккә җибәргән бер Ишәкне күреп чиксез-чамасыз куана
урманнан чыккан бер ач бүре: «Бик шәп булды әле бу, хәзер карынымны
дөмбәсләп тутырам!»
Янына Бүре килгәч әйтә Ишәк:
— Мин бит сине күптән эзлим инде!
— Ә ник?
— Безнең авылга войтXXIX кирәк, шул урынга кемне сайларга белмичә
аптырый халык. Риза булмасмы икән дип, сине чакырырга һәм алып килергә
куштылар.
— Бәхетең бар икән, бик тиз очраштык менә...
— Әйдә, атлан миңа, киттек!
Авылга барып керәләр. Ишәк бар көченә акыра башлый һәм халык җыела.
Бүрене ни эләкте шуның белән тукмарга тотыналар.
Нәфесен тыя алмаган Бүре көчкә качып үлемнән котыла.
XXIX Войт — старости башлык.
У
ДӨЯ БУЛАСЫ КИЛГӘН АТ
Бер ат үз язмышыннан канәгать булмый:
— Хуҗам миңа я камыт тидерә, я сыртымны ияр белән каезлый,— дип
зарлана.
Кичләрнең берендә елга ярына су эчәргә төшкәч ул шунда йөр гән бер
Аккошны күрә һәм үзенчә уйлый: «Әх, минем дә шундый бөгелмәле-сыгылмалы
муеным, хәзергедән бераз кечкенәрәк башым, озынрак һәм нәзегрәк аякларым
булса икән... Аркама табигать үзе үстергән ияр дә килешле булыр иде. И язмыш,
бирсәңче миңа шундый матурлыкны!»
Икенче көнне Ат үзен бөтенләй бүтәнчә хис итә һәм... матурлыгы белән
мактанырга теләп, көтүдәш атлары йөргән болынга китә. Яннарына ниндидер
шыксыз һәм гарип җан иясе килгәнен күреп исләре киткән атлар кача-таркала
башлый.
— Әй, туктагыз әле! Әллә мине танымыйсызмы? Мин бит кичә сезнең белән
бу болында бергә йөргән бурлы Атмын!
Атларның кайсы авылгача җан-фәрман чабып үз йортлары янында
туктыйлар, куркудан көч-хәл белән сулап, артка карыйлар: янәсе куып җитмиме
икән теге куркыныч нәрсә? Ә кыр уртасында катып калган дөянең исә үз уе уй:
«Бөтен дусларымның котын алырлык нәрсәм бар соң минем?»
Тагын елга буена төшә ул һәм суда үзенең ике үркәчле ямьсез шәүләсен күрә.
Нәтиҗәдә, ул үз язмышыннан һәм кыяфәтеннән юкка зарлануын аңлый,
ләкин... ләкин инде соң була шул.
САНДУГАЧ КИҢӘШЛӘРЕ
Бер Кеше кулына Сандугач эләгә һәм ул аны ашарга тели.
— Тимә, Кешекәй, җибәр мине. Үзеңә яхшылык эшләп, өч нәрсәгә
өйрәтермен.
Кеше куана кала, әгәр дә файдалы киңәш әйтсә, кошны иреккә очырырга
вәгъдә бирә.
— Ризык булмаган бер нәрсәне дә һичкайчан авызыңа капма. Инде
кайтарып булмас әйберне кызганма. Мәгънәсез сүзләргә ышанма.
Үзе инде ирекле булгач, ул әйткәннәрне Кешенең аңлавын- аңламавын
белергә тели Сандугач һәм биеккә очып менә дә әйтә аңа:
— Мине кулыңнан ычкындырып ялгыштың бит син! Карынымда минем
нинди хәзинә барын белсәң, җибәрмәс идең! Анда бит чамасыз затлы энҗе
кантары ята. Кулыңа шул керсә, баеган булыр идең.
Кеше кайгыга кала. Сандугач кире төшсәче дигәндәй, кулларын күккә суза. Ә
кошчык әйтә:
— Синең тинтәк икәнеңне белдем инде мин! Мин өйрәткәннәрнең
бөтенесен аяк астына салып таптадын. Инде кире кайтарып булмас нәрсәне
кызганасың һәм мәгънәсез сүзләргә ышандың!
Нәтиҗә менә шул: «Күрәсең ич, нинди бәп-бәләкәчмен, нинди энҗе кантары
сыйсын ди минем карынга?!.» —ди дә Сандугач очып күздән югала.
Евген Гребинка
Евгений Павлович Гребинка (1812—1848) вак дворян семьясында туа.
лицейда укый. Ниженский гимназиясен тәмамлагач, хәрби хезмәткә алына.
1834 елда Петербургка күчә. Т. Г. Шевченконы крепостнойлыктан иреккә
чыгарыша, украин һәм рус язучылары катнашкан әдәби түгәрәкләр оештыра.
«Карлыгач» исемле альманах чыгара. «Малороссия әкиятләренә кушымта»
дигән мәсәлләр китабы яза. Украинча һәм русча («Кара күзләр») язган
шигырьләре, «Студент язмалары» киң билгеле. «Чайковский». «Доктор» һәм
«Кулик» исемле романнарын рус те. лендә язган. Пушкинның «Полтава»сын
украинчага тәрҗемә иткән.
КИНДЕР БЕЛӘН ШАЙТАН ТАЯГЫ
— Нигә, — дип, — мине, эт җан, кысасың? —
Шайтан таягы әйтә Киндергә.
— Мин ничек үсим? Тамырым корый, Җир калдырмадың миңа син
бер дә?!
Шундый чәнечкеле кешеләр була:
Бүтәннәрне ул кысар һәм изәр.
Үз күзем белән күрдем андыйны.
Тик исемен әйтмим... Комиссар сизәр!
Гулак-Артемовский
Петр Петрович Гулак-Артемовский (1790—1865) рухани академиядә укый,
Харьков университетының башта профессоры, соңыннан ректоры була. 1818
елда басылган «Пан һәм эт» дигән мәсәле аеруча популяр. Гораций одаларын
эшкәртә. Гете һәм Мицкевич балладаларын украинчага тәрҗемә итә.
БЕР читлектә ИКЕ кош
♦Юләркәем, тавышың ник бик кызганыч? һаман болай моңаеп син ник
сайрыйсың? Тарысынмы, бодаенмы — сайлап чүплә! Тагын сиңа нәрсә
җитми, ни сайлыйсың? Ник син, сантый, шул хөрмәткә риза түгел? Бу
читлек бит — якты җәннәт өе безгә!» — Карабүрек дигән карт кош
шулай тирги Бер яшь кошны. Ә яшь кошның уе үзгә: ♦ Аңлашылмый
миңа синең саташуың, Буш сүз көйләп юмаларга маташуың. Ә мин
елыйм — хурлыгымны белеп елыйм. Син кызыккан нигьмәтләрдән
көлеп елыйм. Сиңа рәхәт: син читлектә туган кош бит, Ә мин —
колмын, мин иреген җуйган кош бит».
Леонид Глебов
Глибов (Глебов) Леонид Иванович (1827—1893) Полтава якларындагы бер
алпавыт утарында хезмәткәр семьясында туа. Ниженски й лицеен
тәмамлагач, гимназия укытучысы була. Идея-эстетик карашлары Тарас
Шевченко һәм рус ре- волюцион-демократлары йогынтысында формалаша.
1861—63 елларда прогрессив • Чернигов листогы* дигән басманы редакцияли.
Хөкүмәткә каршы агитация алып барган бу газета ябылганнан соң педагогик
эштән читләштерелә, полиция күзәтүенә алына. 1867 елдан башлап
үлгәнчегә кадәр Черниговта типография мөдире бу. ла. •Шигырьләр» исемле
беренче җыентыгы 1847 елда Полтавада рус телендә чыга. Аннары украинча
бер комедия яза, ахырда исә мәсәл жанры остасы булып таныла.
ҖЫЕН
— Сарыклар башлыгы птсәңче син мине! — Дип килә бер Бүре Арслан
янына.
Кыяфәт — кыюдан. Елмаеп сөйләшә.
Бар шартын китереп ялына.
Ә башта күрә ул хәйләкәр Төлкене: «Зинһар, ди, очрат син Арслан
хатынын. Бик мактап сөйләсен ул минем турыда, Буш итмәм үзеңне —
җәл булмас алтыным!» Хатыны әйткәнне Арслан ишетә: Имештер, Бүре
ул бик кыю эш итә,
Имештер, күндәм ул, дустанә... «Акыллы!» диеп тә өстәлә!
Белсә дә Бүредәй ерткыч бик сирәк дип, Арслан хәл кыла Бүрегә
ризалык бирергә.
Кайчакта хатынга ярарга кирәк бит! Бер чара
булсын дип, шик-шөбһә туса ул, Урманда зур
җыен җыярга куша ул.
һәм җыен башлана. Сүз сөйләп тормыйлар.
Ашыгып беркетмә сырлыйлар: «Бүрене башлык дип санарга!»
— Шул карар языла аңарга. Ә кайда иде соң Сарыклар? Сүз
алар турында барганда Ник дәшми калдылар җыенда?
Йоклапмы, әллә бик арганга?
Эш шунда: Сарыклар бу хәлне белмәде, Аларның
берсе дә җыенга килмәде: Чөнки бит әйтүче,
чакыручы булмады... Җыенны Арслан үзенчә
юллады.
Җәмәгать! Бу мәсәл — гыйбрәт-карар ул,
Тормышта сезгә дә кирәгер — ярар ул.