ТУКАЙНЫҢ САДӘ ДУСТЫ
ең тугыз йөз ундуотенче елның июнь аенда Казан губерна жандармерия идарәсендә көтелмәгән ыгы-зыгы булып ала: яшерен агенттан идарәгә бер китап һәм китапка шәрех килеп төшә. Агент болай дип хәбәр итә:
«Малмыж өязе Зур Сәрдек авылы мөгаллиме Сәгыйть Сунчәләев мөселманнар арасында панисламистик пропаганда алып бара. Ул татарларга 1913 елда «Сабах» китапханәсендә Сәгыйть Сунчәләев тарафыннан (I) чыгарылган «Әлмансур» дигән брошюра укый. Брошюра бик зарарлы юнәлештә—»
Сунчәләев һәм «Әлмансур»... Чиновниклар өчен өр-яңа исемнәр кебек бу. Эшне каян башларга? Тентүдән! 1914 ел, 26 июнь, өяз исправнигына: Сәгыйть Сүнчәләевтә тентү уздырырга. Өяздән җавап: мөгаллим С. Сүнчәләевтә тентү уздырып булмады, ул Казанга киткән.
С. Сүнчәләй эзәрлекләүләрдән әнә шулай кача, әмма патша чиновникларына зур мәшәкать йөкләп калдыра. Өйрәнә торгач Зур Сәрдек авылында «зарарлы брошюра укып» яткан мөгаллим С. Сунчәлөов белән XIX йөз немец шагыйре Г. Гейненың мәшһүр «Әлмансур» әсәрен тәрҗемә иткән С. Сүнчәләевләр икесе бер шәхес булып чыга. Аннан соң Гейнены өйрәнергә кирәк була. Панисламизмга бәйле рәвештә (!) Гейне исеме телгә керә.
Бу әсәр нәрсәсе белән куркыныч соң? Бөек Гейне анда Испанияне гарәпләрдән азат итү чорында гөнаһсыз кешеләрнең, гарәп культурасының кысылуы, һәлак булуы турында ачынып яза. Гейненың симпатиясе католиклар тарафыннан җәберсетелгән гарәпләр ягында. Гейне «тәре белән ярым ай» орасындагы канлы көрәшне туктату юлларын бер халыкның икенче халыкны изүендә түгел, бәлки милләтләрнең үзара дуслыгында күрә.
Жандармерия Гейне һәм С. Сүнчәләй үткәргән нәкъ шул идеядән куркып кала да инде. Агентура да дом-надан түгел: бу әсәрдә сүз испаннар белән гарәпләр арасындагы көрәш турында барса да, эчтәлеге белән бүгенге көнгә ишарә ясый ул, ди—
Әйе, С. Сүнчәләй үзенең иҗатында бервакытта да тар милли кысалар эчеидә торып язмады. Әдәбиятта ул гомумкешелек мәсьәләләрен, әхлак, намус, кешелек җәмгыятенең язмышы, бәхете яки трагедиясе мәсьәләләрен күтәрә иде. С. Сүнчәләй планета халыклары язмышына бик сизгер шагыйрь иде. Унынчы еллардагы Италия-Төр- кия, Балкан сугышлары мөнәсәбәте белән язган шигырьләрендә катлаулы халыкара хәлләрне тарихи-объектив аңлау дәрәҗәсенә кадәр күтәрелеп җитмәсә дә, Сүнчәләй канкойгыч сугышларга каршы кискен нәфрәтен белдерде, үзен тынгысыз гуманист буларак күрсәтте.
С. Сүнчәләй авыр идеологии көрәш елларында иҗат итте. Яңа революцион күтәрелеш елларында бер яктан великодержавачылык идеяләре, икенче яктан буржуаз милләтчелек шаукымы кыздырылып, эшчеләр арасындагы пролетар интернационализм рухына зарар салырга омтылыш ясалды. Мондый катлаулы рухи атмосфераны нечкә күңелле Сүнчәләй авыр кичерде. Мәсләге, кыйбла эзләве аны Ту-
12. «К У • М 8
М
177
кайга таба этәрде. Татар демократик әдәбиятына кара көчләр һөҗүм иткән, шымчылык канат җәйгән ямьсез атмосферада С. Сүнчәләй XIX йөз шагыйре Яков Емельяновның «Әләк» шигырендә күтәрелгән усал тәнкыйтьне кабат яңарта. Мондый омтылыш аны. ихтимал, Тукай киңәше беләндер, рус шагыйре И. С. Никитинга алып килә һәм 1911 елда ул Никитинның мәшһүр шигырен тәрҗемә итеп бастыра.
Изгеләрчә тор. гыйбадәт кыл. җыла. Яки көл, аз уйна, шаула, йөр. дула — Барыбер гайбәт гөнаһыңны табар. Җәлладың ул. сүз белән башың чабар.
Ул ишек ачмас, ишек астан керер.
Таш эченнән, диңгез астыннан йөрер.
Бармы гаебең, юкмы — ул шаулап ятыр Мәңгегә исемеңне таплар, пычратыр.
Соңгы строфада С. Сүнчәләй ирекле тәрҗемә алымына күчә һәм И. С. Никитин шигыренең бөтен мәгънәсен татар тормышына кайтарып калдыра.
1910—11 еллар С. Сүнчәләй белән Тукай арасындагы мөнәсәбәтләрнең иң якынайган чоры. Ике шагыйрь очрашып-күрешеп озын төннәр бергә сөйләшеп уздырганнар, күп хат алышканнар. Саф күңелле, эчкерсез иптәшләр эзләгән Тукайның Казандагы таныш-белешләре арасында дуслар даирәсе конкретлаша төшкән. Тукай инде теләсә кем белән түгел, ә халык бәхете өчен көрәшкә үзләрен чын күңелдән багышлаган язучы-журналистлар белән генә аралашкан. Болар—Г. Колахметов, X. Ямашев, Ф. Әмирхан, Г. Камал кебек кешеләр. Әнә шулар янына 1910—11 елларда яшь шагыйрь С. Сүнчәләй дә килеп кушыла.
1911 елның 15 ноябрендә язган хатында Тукай яңа дусты Сүнчәләйгә үзенең дөньяга карашларын ачып «эчен бушата». Мөселман-буржуаз җәмәгать эшлеклеләренең «Хөррият! Инсаният!» дип кычкырынып йөрүләрен тәнкыйть итә анда Тукай һәм милләтчеләр, сатлык җаннар, бушбугазлар белән тулы мөхиттән С. Сүнчәләйне аерып куя. «Сине мин һәр тугрыда садәдил кеше таптым» ди ул әлеге хатында '.
С. Сүнчәләйнең әдәби мирасы байтак. Ул кыйммәтле мирасның бер өлешен Татарстан китап нәшрияты 1961 елда җыйнак кына бер китапчык итеп чыгарган иде. С. Сүнчәләйнең тулырак басмасын әзерләү, бастырып чыгару мәсьәләсен кузгатырга бик тә вакыт җиткән. Чөнки С. Сүнчәләй шагыйрь дә, тәрҗемәче дә, драматург та, ялкынлы публицист та иде.
Ниһаять, «Марсельеза» белән «Интернационал» җырларының беренче профессиональ тәрҗемәчесе иде...
М. МӨХӘММӘТ.