Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАРСТАН АРТИСТЛАРЫ ИТАЛИЯДӘ ҺӘМ МАЛЬТАДА


еше гомере буе сәяхәттә. Сәяхәт кешене терле җирләр, сулар, таулар белән таныштыра, аны көтелмәгән кыенлыклар аша үткәрә, шаккатыра, уфтандыра, уйландыра. Сәяхәт кешене кешегә илтә, илне ил белән тоташтыра. Сәяхәтнең иң олы хасияте тагын шулдыр ки — ул тормышны тагы да ныграк яратырга, туган илеңнең гүзәллеген таный, аның кадерен белергә өйрәтә. Менә мин дә Италиядә, Мальтада язган көндәлегемне кулыма алып укый башлаган идем, җөмлә беткән саен тукталып, әледән-әле Казаным урамнарына, болытлары төрле сурәт ясап аккан күгенә, тротуар буендагы юкәләргә, тыныч кына атлап баручы кешеләргә, төзелешләр тузаны белән кершәнләнгән машиналарга сөеп һәм сөенеп туя алмыйча карыйм. Көндәлегемдәге һәр җөмләм күз алдымда реаль урамнар, шәһәрләр. күренешләр, кешеләр булып яктыра. Ышыксыз тыгызлык уйны тумыштан күнеккән иркенлеккә, тынычлыкка, салмаклыкка борылырга мәҗбүр итә. Ничә сынаганым бар — чит-ят ил иң беренче көннәрне зиһенеңне чуалта, шаккаттыра, ә күп тә үтми, син үзең дә сизмәстән туган илеңне сагына башлыйсың. Туган ил. әлбәттә, җир, су, һава гына түгел. Туган ил, иң беренче нәүбәттә, шул җир, су. һава, шәһәр-авылларны йөрәкләрендә йөртүче кешеләр, синең фикердәшләрең, хезмәт-тәшләрең, дусларың, туганнарың. Чит-ят илләр ял иткәндә дә ялыктыра, уз илеңдә эшли-эшли рәхәтлек кичерәсең...
Италиядә һәм Мальтада алып барган көндәлегем, билгеле, матбугатта чыгарыр өчен түгел иде. Уйлавымча, куен дәфтәренә теркәлгән уй-фикерләр, төрле тәэсирләр киләчәктә зур бер кулъязма я булма- са очерк язарга ярдәм итәргә тиеш иде. Шул исәп белән аны кулыма алдым да. Укый башладым — кызыксынып киттем. Татар җыр һәм бию ансамбленең кырык елдан артыкка сузылган һәм тагын бик күп еллар катламланачак тарихының шул 21 көне кәгазьгә теркәлгән булуы бик мөһим кебек тоелды миңа. Шуңа күрә язмала-рымны көндәлек килеш матбугатка бирүне уңайрак санадым.
29 июнь,1978 ел. Без — илле кеше, җыр һәм бию ансамбле артистлары һәм җитәкчеләре, тагын берничә рәсми вәкил — ТУ-154 М самолетында, ә самолет унбер мең метр биеклектә. Юлга әзерләнү мәшәкатьләре, самолетка утыру ыгы-зыгылары артта, алда — Италия. Италия комму-нистлар партиясе үзәк органы «Унита газетасының фестивале. «Италия—СССР дуслыгы җәмгыяте» оештырган концертлар. Мин үзем Италиягә республикабыз Культура министрлыгы хезмәткәре буларак, артистларыбыз группасының рәсми җитәкчесе сыйфатында барам.
1978 елның февраль — март айларында РСФСРдагы җыр һәм бию ансамбльләренең смотр-конкурсы булды Безнең Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле РСФСР күләмендә икенче урынны алды. Аннан элек тә Мәскәүдәге концертларда ул үзен яхшы яктан гына күрсәткән иде Игътибар иттеләр, бәһаладылар — менә без беренче тапкыр сәнгатьләр мәркәзе булган Италиягә очабыз. Татар совет сәнгатен ничек кабул итәр бу «Ла Скала» һәм Европа балетының туган иле?.. Бигрәк тә безнең җырларны... Биюнең теле интернациональ. Ә җырның сүзләре бар, үзенә генә хас милли моң-аһәңе бар. Күбебезнең күңелендә хәвефле сорау. Ул бигрәк тә Илгиз Мәҗитовның, Нәфисә Василова- ның, Гали Ильясовның, Лима Кустабаева- ның күзләрендә ачык чагыла.
Салонда кемдер нәзек кенә иттереп авыз гармунында «Мәскәү яны кичләре н сыздырып җибәрде. Италиянең бер төркем врачлары «СССР — Италия дуслыгы җәм- гыяте»нең чакыруы буенча Ленинградта һәм Мәскәүдә булганнар. Совет дуслык җәмгыятьләре союзы вәкиле булып баручы В. А. Воронцов алар белән нидер сөйләшә. Италия врачлары делегациясе бе-
К
СӘНГАТЬ
лаи бергә безнең илгә «Италия — СССР дуслыгы җәмгыятемнең Комо шәһәрендәге җирле оешмасы җаваплы секретаре Бруно Саба да килгән булган. Безнең маршрут Комо аша да үтә. Бруно Саба безнең киләсене алдан ук белеп тора икән. «Концертларыгыз спорт сараенда булачак», ди.
Өч сәгать ярым вакыт узып та бара. Стюардесса саклагыч билбауларны каптырырга кушты. ТУ-154 Италия өстендә. Таулар. Кайберләренең түбәләрендә кар. Самолет тагын да аскарак төшә. Иллюминаторларда Гоген картинасын я Сарьян полотноларын хәтерләткән күренешләр чагыла. Күз күремендәге бөтен җирдә йортлар, йортлар, йортлар. Кырлар юк, кырлар күренми.
... Исән-сау килеп төштек. Без Милан дип уйлаган урын «кырлар» булган. Аэропорттан шәһәргә 72 километр икән әле. Автобуста барабыз. Италиядә безне «Италту- рист» вәкиле Изабелла йөртәчәк. Автобусыбызның шоферы Франко, ансамбльнең багажын һәм реквизитларны ташучы фургонның шоферы Антонио. Өчесе дә Римнан, әлегә кадәр беркайчан да бергә эшләмәгәннәр
Мәшһүр «Фиат» фирмасында уңайлык өчен бөтен шартын китереп эшләнгән автобус Миланга таба чаба. Артистлар, кызыксынып, Европадагы алга киткән капиталистик илләрнең берсе булган Италиянең «тышкаргы» ягын карап баралар. Юлның ике ягында йортлар, йортлар, йортлар. Йортлар арасында кечкенә-кечкенә басулар. Бодайлар сап-сары. Кайбер кырларда хәтта футбол да уйнап булырлык түгел — бик кечкенәләр. Ашлыкны ничек җыялар икән? Техника борыла да алырлык түгел ич монда!
Автобус юл аша тезеп куелган будкалар янында лып итеп туктады. Таблода өч сан пәйда булды. Беренчесе — машинаның классы, икенчесе — авырлыгы, өченчесе — юл өчен түлисе акча саны. Бу юл кемнеңдер шәхси милке икән. Кердеңме —— түлә.
Юл буендагы йортлар әкренләп ешая, тагын да тыгызлана төште, биегәйделәр, ачыклыклар сирәгрәк күренә башлады. Соборлар, һәйкәлләр, мәйданнар... Без инде Милан уртасында икәнбез.
«Эспериа корона» дигән отельгә урнаштык та, кичке аштан соң, шәһәр белән танышырга киттек. Бу очракта кызыксыну талчыгудан көчлерәк иде Миланда безнең концертлар юк, иртәгә иртүк башка шәһәргә китәчәкбез. Милан белән танышу эчен бердән бер вакыт — шушы тән.
Изабелла, кешеләрдән сораша-сораша, безне Миланның иң күренекле мәйданына алып китте. Кичке сәгать тугыз — ике ярым миллион кеше яшәгән Милан буп-буш. Гидның әйтүе буенча, беравыктанрак урамнарда кеше артачак. Ләкин төнге унбердә дә урамнар буш иде. Тикмәгә түгелдер, күрәсең...
Бара торгач, кәтмәгәндә, Ла Скала бинасы янына килеп чыктык. Тыштан җыйнак кына өч катлы бина. Кайчандыр ул собор булган диләр, сәхнә уйганнар, креслолар урнаштырганнар, иң яхшы җырчыларны. иң атаклы дирижерларны чакыр-ганнар һәм... ходай йорты сәнгать храмына әверелгән. Бу театр сәхнәсендә кемнәр генә җырламаган — Энрико Карузо Та- маньо, Анжелло Мазини, Федор Шаляпин... Ла Скалада соңгы елларда совет җырчылары Владимир Атлантов. Тамара Синявская. Мөслим Магомаев һәм башка-лар осталыкларын арттырып кайттылар
Гали Ильясов атаклы театрның кытыршы стеналарын сыйпый, «шушында хәтле килеп тә кереп булмас микәнни?» — дип уфтана. борын аша гына «Риголетто»даи герцог ариясен көйли. Кызлар, егетләр шаярталар: «Казанга кайткач әйтербез инде — Гали Ла Скалада җырлады, диярбез».
Сезон беткән. Бүген инде төнге сәгать 10, ишекләр бикле, ә күңел моның белән һич кенә дә ризалашмый — «бәлки »гә өмет итә. «Бәлки ачарлар», — ди филармониянең художество җитәкчесе Илгиз Мәҗитов Ла Скаланың ишекләрен шакылдата-шакылда- та. Әмма ачучы юк.
Ла Скаланың бикле ишекләренә Италиянең, дөньяның иң атаклы даһиларыннан берсе Леонардо да Винчи һәйкәле карап тора. Ә һәйкәл артында, муниципалитет бинасы астыннан, гаҗәеп бер коридор — Милан салоны башланып китә. Салон аша без зур төркем булып шәһәрнең иң шөһрәтле мәйданына, атаклы Милан соборына килеп чыктык. Тирә-юнь яп-якты. Реклама утлары могҗизалар ясый, «фокуслар» күрсәтә. Албасты зурлыгындагы ханым алты-җиде катлы йорт түбәсендә зәңгәр куллары белән язу машинкасының сары клавишлары- на басып утыра, икенчесе, ир албасты, трубкасыннан төтен боҗралары җибәрә... Реклама, реклама, реклама.
Яктырак багана астына килеп. Милан соборы фонында фотога төштек. Меңәрләгән вак декоратив детальләрдән торган бу бинага кагылып китсәң, гаҗәеп музыка агылыр кебек. Гигант бина —орган уйнамый, тик тора, әйтерсең лә, йокыга талып бара торган Миланның сулышы җитми, клавиш- ларга баса алырлык көчле бармаклары бихисап күп барларда, рестораннарда, ■ рюмка, я кызлар тезе тотып утыра...
30 июнь. 1978 ел. «Эспериа корона» отеленең бишенче катындагы яхшы гына бер бүлмәдә торам.
Иртәнге җиде. Бүлмәдә автомобильле урам исе. Тәрәзәләрне ачтым. Егерме-утыэ метр ераклыктагы күрше йортның бишенче катында да кайбер машиналар «уянганнар», ә йөзләгәне, алты катка тезелешеп, әле «йоклый». Дубултыдагы язучыларның иҗат йортында балконыма кергән нарат ботакларына карап:
Балтыйк наратлары башы белен Башны куеп янәшә...
—» дип язган идем, хәзер:
Милан машиналары белән мин Бер этажда йокладым.
— дип, бәлки берәр шигырь язармын әле Казанга кайткач.
Ярар, җитте — озак язарга вакыт юк. Хәзер иртәнге аш. аннары — юлга, Брешиа шәһәренә. Анда безнең беренче концертыбыз булырга тиеш.
Бетон автострада безне бик җайлы гына Брешиа шәһәренә китереп җиткерде. Альп тауларының сөзәк итәгенә урнашкан бу шәһәр металл эшкәртүчеләр каласы икән. Аңа инде 2300—2400 яшь, һәм ул горур рәвештә борынгы Рим дәүләте чорыннан калган хәрабәләрне саклый.
Концертыбыз спорт сараенда булырга тиеш. Отельгә дә урнашып тормыйча, шунда юнәлдек. Тимер һәм пыяладан корылган түгәрәк бина. Капкаларында безнең концертка махсус чыгарылган афишалар.
Зал уртасында бокс рингы сыман сәхнә әзерләнгән. Биючеләр аяк очлары, үкчәләре белән сәхнәне сыныйлар, җырчылар чын көчкә җырлап залның акустикасын тикшерәләр. Биючеләрнең дә, җырчыларның да, Илгиз Мәҗитовның да йөзләре чытык Тагын бер уңайсызлык—сәхнә уртада. Дүрт якта да тамашачылар булачак. Кемгә йөз куеп, кемгә арка куеп биергә һәм җырларга? Казанда күрелгән хәстәр бу залга яраксыз. Мәҗитов баш вата. Без, группа җитәкчеләре, аңа төрле киңәшләр бирәбез, бер-беребез белән бәхәсләшәбез.
Амбаскиатори дигән отельгә китерделәр. Инде сәгать көндезге ике. Урнашып та тормадык. төшке ашка утырдык. Көндезге өчтә тагын спорт сараена репетициягә киттек.
Артистлар репетицияләрен башлагач. «Италия — СССР дуслыгы җәмгыяте» җирле оешмасының җаваплы секретаре синьор Маэстри группаның рәсми җитәкчеләрен муниципалитет мәйданына, пьяцца делла Лоджага алып китте. Дүрт ел элек, бу мәйданда митинг барган вакытта, фашистлар тарафыннан чүп урнасына яшерелгән бик куәтле бомба шартлаган, дистәгә якын кеше шунда ук үлгән, йөздән артык кеше авыр яраланган. Бөтен Италия фашистларга каршы манифестацияләр оештырган, һәлак булган эшчеләр хөрмәтенә мәйданга, бомба шартлаган урынга, чәчәкләр куйдык.
Муниципалитетта безне Брешианың мэры көтә икән. Кереп киттек. Мэр Требики — илле-илле биш тирәсендәге чандыр кеше. Христиан-демократлар партиясеннән. Ничек килеп җитү, беренче тәэсирләр, кәеф турындагы традицион сораулар, аннары рәсми котлау. Мин мэрны бүген булачак концертка чакырдым һәм без чыгып киттек Мэр кулында Казан медале, альбомы, грампластинкалар калды, башында татар түбәтәе калды.
Спорт сараенда репетиция төгәлләнеп килә Егетләрнең, кызларның йөзләре тынычланган. Хормейстер Лима Кустабаева һәм балетмейстер Раилә Гарипова хәтта елмая алалар. Безнең янга Илгиз Мәҗитов килде дә: «Борчылмагыз, концерт тиешенчә булыр», — диде, аннары радистлар бе-лән микрофоннарны урнаштырырга китте.
20 сәгать 30 минутта башланырга тиешле концерт 21 сәгать 10 минутта башланды. Бу шәһәрдә халык шуннан да иртә җыелмый икән. Халык уен кораллары оркестры беренче аккордны алды, «Сарманяны җырлап, бизәкле милли киемнәрдән хор килеп чыкты, зал буйлап сәхнәгә үтә башлады. Дүрт мең кеше сыйдырышлы залны көтелмәгән алкышлар күмеп китте... Җырлар да, шаян биюләр дә алкышлар белән каршы алына, «Аулак өй» композициясен дә бик җылы кабул иттеләр.
Концертның беренче бүлеге көтелмәгән дәрәҗәдә, әмма нәкъ без теләгәнчә, уңышлы үтте. Хор һәм җырчылар, залның түгәрәк икәнен истә тотып, йөзләре белән әле бер, әле икенче якка әйләнеп җырлыйлар, биючеләр дә шулай ук. Кыен, ләкин түзәргә туры килә, өстәмә көч сарыф ителә, нишләмәк кирәк)
Концертның икенче бүлеге башланыр алдыннан мин тагын бер мәртәбә киенү бүлмәләренә кереп чыктым. Хордагы егетләргә дә, кызларга да бер бүлмә, биючеләргә шулай ук уртак бер бүлмә. Кысан. Ун спортчы чишенеп киенә торган бүлмәләрдә— егермешәр кеше һәм һәрберсенә баштанаяк унбишләп өс киеме. Өч-дүрт минут, алты-җиде минут бара торган биюләр, җырлар бар. Шул арада артистларга кием алыштырып, грим салып өлгерергә кирәк, һәр кием, әйбер урынында булырга тиеш, һәр хәрәкәттән төгәллек таләп ителә.
Алда — концертның икенче, катлаулы өлеше. Тамашачының, концертны оештыручыларның безгә карата булган уңай фикерен тагын да ныгытырга кирәк. Артистның даны һәр вакыт үзеннән алданрак йөри, ә ансамбль — коллектив артист. Иң мөһиме— совет сәнгатенең олы данына хилафлык китермәскә! Моны барысы да аңлый. Артистлар тиргә баткан, артистлар тырыша, алар яңадан сәхнәгә елмаеп чыгарга әзер.
Концертның икенче бүлеген көмеш кың- гыраулы «Язгы моң» биюе башлап җибәрде. Ул бик эффектлы көмеш чың белән бетәргә тиеш иде, ләкин чыңны темпераментлы итальяннарның көчле алкышлары күмеп китте. «Егетләр биюе», «Бишле бию», «Әпипә» — алкышлар. алкышлар, алкышлар. Җырчы-солистлар Нәфисә Василова, Миң- негөл Зәкиева, Гали Ильясоаларга итальян тамашачылары алдында имтихан тотарга вакыт җитте. Аларга гына түгел, татар җырына да! М. Зәкиева башкаруында «Сибелә чәчәк». «Фазыл чишмәсе, Н. Василова башкаруында «Чибәр кыз» һәм «Кәккүк» җырчылар илендә яшәүчеләргә бик хуш килделәр. Итальяннар татарның моңлы озын җырларын яратарак төште. Нәфисәнең күк-рәгеннән ургылып чыккан моңлы тавышы тамашачыларга аерата көчле тәэсир итте. Сәхнәгә Гали Ильясов чыкты, оркестр итальяннарның бик мәшһүр халык җыры «Фуникули-фуникуламның беренче аккордларын алуга, залда алкышлар зилзиләсе купты. Ул зилзиләне фәкать Галинең көчле теноры гына беравыкка баса алды Бик озак кул чабулардан соң оркестер «Калин- ка»ны уйнап җибәрде. Гали «каааааааалин- ка»дип әйтергә өлгермәде, аңа бөтен зал кушылды. «Калинкапның дәвамы буларак сәхнәгә чыккан рус халык биюенә дә тамашачылар озак кул чаптылар. «Казан кунаклары» биюе беткәч залда «браво»,
«бис», «грацие» дип кычкыра башладылар. Грим бүлмаләре тирәсенә халык җыелды. Бездән значоклар сорыйлар. Без уңыш шатлыгыннан уңга-сулга значок таратабыз— башка көннәргә дә бераз калса ярый инде...
Шунда бер татар кызы да килеп чыкты. Былтыр Чаллыда бер итальян егетенә кияүгә чыккан икән. Әлегә эшләми, итальян телен өйрәнә. «Эшкә керергә бик исәп тә, — ди,—тәрҗемәче булып... алсалар» — ди. «Ә алмасалар?» — дим. «Алмасалар... белмим инде...» — ди. Иреннәре елмая, күзләрендә моң.
Концерттан соң отельнең вестибюлендә «Санта Чечилия» концерт оешмасы татар совет артистлары хөрмәтенә банкет бирде. Ганс Сайфуллин баянын алып «Мәскәү яны кичләре» н сыздырып җибәрде. Аңа алт- мыш-җитмеш кешелек хор кушылды. Төнге сәгать бер. Иртәгә иртүк юлга. 1 июль, 1978 ел. Комо шәһәренә килеп җитәбез дигәндә генә автобусыбыз юл өстендә туктап калды, ә юл өстендә туктап торырга һич ярамый. Карасак — алда машиналар тыгылышы. Юл өчен акча алу пункты машиналарны тиз үткәрә алмый икән. Чиратның озынлыгы ике-өч километр. Машиналар биш-ун метр алга китәләр дә тагын туктыйлар.
Ашыкканда ни эшләмәк кирәк? Кыршап куелган юлдан читкә чыгу шулай ук мөмкин түгел. Бик ашыксаң, юлның керергә ярамый торган рәтенә кер дә, егерме биш мең лир штрафыңны түлә дә, әйдүк, уза бир...
Комо шәһәрендә безне самолеттагы танышыбыз Бруно Саба каршы алды.
Альп таулары эченә елышып, гаҗәеп матур күл буенда утырган бу шәһәр Швейцариягә яп-якын. Ул асылда курорт һәм ял шәһәре. Элек-электән дә, хәзер дә бирегә ял итәргә язучылар, композиторлар, рәссамнар килә икән.
Бруно Саба горурланып Комоның бөек кешеләре турында сөйли. Биредә Рим чорының мәшһүр ике язучысы һәм хөкүмәт эшлеклеләре. ике туган — Олы Плиний һәм Кече Плиний яшәгәннәр. Комо — электр өлкәсендә зур ачышлар ясаган галим Александр© Вольтаның туган шәһәре икән. Вольтаның кабере рә Комода.
Концерт «Габетти» дигән данлыклы мебель фирмасының спорт сараенда булды. Бу фирманың баскетбол командасы (исеме—шулай ук «Габетти») бер-ике ел элек Италия чемпионы булган икән. Спорт сарае — фәкать баскетбол өчен генә. Килеп кергәч үк төрле рекламаларның муллыгы күзгә ташлана. Табло астында, судьялар утыра торган өстәлләр тирәсендә, ягъни күз ешрак төшә торган урыннарда «Габет- тианың үз рекламалары, калган урыннарда— башка фирмаларныкы, һәр реклама эчен спорт сарае акча ала.
Баскетбол мәйданы шома. Күн табанлы читекләр, туфлялар таеп-таеп китә. Егылып имгәнүең дә бар. Биючеләр Фердинанд Гыймаднев, Равил Хәлиуллин. Мостафа Нигъмотҗанов, Эдуард Закиров идәнгә канифоль сибеп чыктылар...
Концерт кичәгедән дә оешканрак узды — ни әйтсәң дә хәзер тәҗрибә бар, без бит инде икенче тапкыр спорт сараенда чыгыш ясыйбыз. Дөрес, программада әллә ни үзгәреш булмаса да. оештыру ягыннан бусы да өр-яңа концерт булып чыкты. Бу юлы да ансамбль Италия тамашачылары алдында совет сәнгатенең абруен югары тотты. Изабелла, Франко, Антонио, Бруно һәм концертны оештыруда катнашкан кешеләр килеп, кайсы биюче Мостафа Нигь- мәтҗановны, кайсы «Ку-ку, мецо-сопрано, гуд-гуд» дип Нәфисә Василованы мактый, ә кайберләренә Фердинанд Гыймадиев башкаруында гашыйк карт биюе («Әпипә») аеруча ошаган. Концерт бетеп өлгермәде, «Габеттияның хуҗасы — кырык биш яшьләрдәге миллиардер, баскетбол кырына йөгереп чыгып, аны кулы белән капшарга кереште. Ул безнең концертны бер генә мәртәбә дә кул чапмыйча карады. Күзләрендә борчу иде — күрәсең, татарлар баскетбол мәйданын биеп харап итәрләр дип куркып утыргандыр... Борчылмагыз, синьор миллиардер — бию эзләрен саклаган идәннең абруе зур була. 2 июль, 1978 ел. Барыбыз да акклимати-зация чоры кичерәбез. Өченче көн Камил һәм Люда Шамуковалар авырып алды. Кичә Нәфисә Василова автобуста гел ятып барды, ә шулай да концертта сер бирмәде Бүген Нәфисә дә. Раилә Гарипова да авырыйлар. Павия шәһәренә килеп җитеп отельгә урнашкач ук аларны карарга врач чакырттык. Килде, сорашты, тыңлап карады. Градуснигы юк. Мин үземнекен алып кердем. Рецептлар язып бирде. Аптеканың адресын әйтте һәм... кесәсенә 34 мең лир- ны салып чыгып китте...
Ансамбль, биш-алты кешелек группаларга бүленеп, шәһәр белән танышырга китте. Шәһәр уртасыннан Тичино дигән елга ага. Ярларында сирәк-мирәк кенә көймәләр дә күренгәли. Урамнарда да. яр буйларында да. матур-матур күперләргә дә •Тичино елгасында Павиядә һәм провинциядә су коену катгый рәвештә тыела» ди-гән зур белдерүләр куелган. Химия пред-приятиеләре Тичиного бик тә әшәке, хәтта агулы су коялар икән.
Павиядә һәйкәлләр күп. Гарибальдига. Италияне Австрия илбасарларыннан азат иткәндә җиде улын югалткан анага мәһабәт һәйкәлләр, шагыйрьләргә, композиторларга... Ләкин бер генә һәйкәл дә чистартылмаган. Сыннарның каш аслары ияк аслары, кием бөрмәләре, култык аслары дегет төсле кап-кара. Бу — ил күләмендә-ге хәл икән. Куелган һәм онытылган һәйкәлләр!...
Бу юлы концерт Висконти замогында булды. 1360 елдан башлап 400 ел буен.* төзелгән, ныгытылган бу замокта хәзео төрле музейлар эшли. Замокның квадрат ишегалды ямь-яшел чирәм. Сәхнәнең так та идәне яргаланып беткән. Көндез Илги • Мәҗитов аңа фанера кадаклатып, имгәнү дан курыкмыйча биеп булырдай дәрәҗәгә җиткерткән. һава салкынча Артистлар ачык һавада чишенеп киенәләр. Аларга бүген микрофонсыз чыгыш ясарга туры
килә — радиоаппаратуралары юк икән. Ансамбль җырчылары микрофонга ябышып ята торганнардан түгел, үзебезнең илдә һәр вакыт диярлек микрофонсыз чыгыш ясыйлар, ләкин махсус концерт залларында, өч-дүрт мең кеше сыйдырышлы ачык мәйданда ни эшләмәк кирәк? Ярар, бусына да түзәрбез. Концертны 1 сәгать тә 20 минутлык кына итеп бер генә бүлектән бирүне сорыйлар. Бер икән бер, ярый, бусын да үтәрбез. Тагын өр-яңа концерт.
Музыкантларга да, җырчыларга да бүген көчне күбрәк кулланырга туры килде. Концерт уңышлы үтте. Дөрес, инде микрофоннарга күнеккән һәм җайлашкан артистларда да, бездә дә ул бераз сәеррәк тәэсир калдырды. Чәчрәп торган, яңгыравыклы концерт булмады, ә тамашачыларга бик ошады. «Бель канто!» — дип солистларның, хорның, оркестрның чиста яңгыраганлыгын әйтәләр.
Концерттан соң Павиянең компартия шәһәр комитеты вәкиле, аннары «Италия — СССР дуслыгы җәмгыяте» хезмәткәре сәхнәгә чыгып безгә рәхмәт сүзләре әйттеләр, Италия компартиясенең 50 еллыгына багышланган истәлек медальләре тапшырдылар. Без исә аларга Казандагы Владимир Ульянов һәйкәленең бронза копиясен, пластинкалар, альбомнар бүләк иттек. 3 июль, 1978 ел. Нәүбәттәге шәһәр — Алассио. 120 километр тизлектә шунда барабыз. һәр көн иртә белән Виктор Воронцов «автогазет» сәгате үткәрә — Италия газеталарының иң кызыклы хәбәрләрен микрофон аша безгә тәрҗемә итә. Кичә Римда. Миланда неофашистларның бомбалар шартлатулары турында язганнар иде, бүген Италия якшәмбене тыныч үткәргән икән.
Ганс Сәйфуллин баян уйный, бөтен автобус «Бандьера росса»ны өйрәнә. «Кызыл байрак» дигән бу җырны Италия коммунистларының, икенче Бөтендөнья сугышы вакытында Италия партизаннары хәрәкәтенең гимны дип атап була. Автобус — безнең транспортыбыз да, йортыбыз дә, эш урыныбыз да, репетиция бүлмәсе дә. Бер уйласаң, гаҗәеп мизгел — бетон автостраданы яңгыратып, сәгатенә 120-130 километр тизлек белән сугышчан «Бандьера росса» тып-тыныч курорт шәһәргә барып керде.
Лигурия диңгезе буендагы бу матур шәһәрнең бар белгәне — кешене диңгезгә, диңгезне кешегә тоташтырып табыш алу. Яр буендагы һәр метр җир кемдер өчен акча эшли. Әнә берәү, диңгездән тачка белән сулы ком ташып, авылдагы өй урыны зурлыгындагы пляжын киңәйтә. Ун-унбиш кеше кабул итешле пансионат хуҗасыдыр инде. Тагын бер-ике генә зонт куярлык урынны тир түгә-түгә диңгездән йолкый, ә һәр зонт үз хуҗасына табыш китерә.
Без яшәгән «Тоскана» отеленең дә үз пляжы бар. Пляж хакы отельдә яшәү бәясенә керә. Минем Казан, Мәскәү шартларында тәүлегенә 2 сум 50 тиен. 3 сум тора торган бер бүлмәле номерым 7 мең лир, ягъни 5 сум 80 тиен тора.
Алассиода һәйкәлләр күренми. Бәлки алар бардыр, ләкин күзгә ташланып тормыйлардыр. Концерт афишалары да бик сирәк очрый.
Бүген безнең концертлар юк — ял бирделәр. Күпчелегебез пляжда. Җырчы солистларыбыз гына су коенмыйлар — үзләрен иртәгә булачак концертка саклыйлар.
Пляждан кайтканда артистлар Алассиода политик плакатлар, лозунглар юклыкка игътибар иттеләр. Башка шәһәрләрдә алар һәр стенада диярлек иде. Аның каравы, биредә ярым шәрә я шәп-шәрә хатын- кызлар сурәте төшерелгән сәүдә рекламалары күбрәк. Курорт шәһәр сәнгатьтән генә түгел, сәясәтнең көндәлек ыгы-зыгысыннан да качарга тырыша. Аның үз эше бар — диңгезнең җылы, зәңгәр суын кыштырдап торган лирларга, франкларга, долларларга, фунтларга әверелдерү. 4 июль, 1978 ел. Алассиода яшәп, күрше-тирәдәге ике шәһәрдә концертлар бирәчәкбез. Бүгенге концертыбыз Аль- бенгада, муниципалитет мәйданында булачак. Мәйданның муниципалитетка каршы ягында христиан-демократлар партиясе комитеты, түр якта мәһабәт собор, аңа каршы — компартия комитеты. ХДП комитеты ишеге тирәсендә партиянең милли советы председателе, Италиянең элеккеге премьер-министры, күптән түгел генә террористлар кулыннан һәлак булган Альдо Моро турындагы политик плакатлар эленеп тора. Италиянең бу зур политик эшлеклесен, хөкүмәт җитәкчесен үтерүчеләрне әле дә булса эзлиләр, таба гына алганнары юк. Эзләнүне үтенеп хәтта АКШ разведка ор-ганнарына да мөрәҗәгать итеп караганнар, ләкин тегеләр эзләшүдән баш тартканнар.
Мәйданга меңнән артык җыелмалы урындыклар тезеп чыктылар. Безнең өчен ясалган өр-яңа сәхнәдән чәер исе аңкып тора. «Болар бездән китерелгән такталар булуы да бик ихтимал»,— ди Владимир Дейнеко. Бер атна яшәргә дә өлгермәдек, туган җиребезнең хуш исен сагындык. Бәлки, Апеннин таулары чыршыларыдыр болар, ләкин алардан өр-яңа бура исе, Казан тирәсендәге ылыслы урманнар исе
Сәхнә өстендә өч флаг җилферди — Италия дәүләт флагы, компартия флагы, ХДП флагы. Альбенганың мэры Анджело Вивери коммунист икән. Аның белән «Бандьера россапны җырлау мәсьәләсендә киңәшеп алдык. Аның фикеренчә, «Интернационал» булса шул җиткән. Компартия-нең шәһәр комитеты секретаре исә һичшиксез икесен дә җырларга кирәк, ди. Мәйданның бер ягында ХДП комитеты икәнлекне дә искә алып, муниципалитетның культура бүлеге мөдире «Аве Мариямне дә башкарырга тәкъдим итә. Юк, юк, без «Интернационал» белән дини гимнны янәшә куеп башкара алмыйбыз.
Урындыклар тулды, тамашачылар басып тора башладылар ,ә халык агыла да агыла. Билет сатып торучылар биргән мәгълүматка караганда, мәйданга 3000 кеше керде.
Концерт элеккеләреннән дә уңышлырак үтте. «Фуникули-фуникулапны җырлый башлагач ук мәйданны алкышлар тетрәтә башлады. «Бандьера росса»ны җырлаганда,
мәйданның яртысы торып басып, безгә кушылып җырлады. «Интернационал, ны җырлаганда Виктор Воронцов һәм мин хор алдына чыктык, иң алга басып җырладык. Мәйдан торып басты, мәйдан йодрыкларын төенләде, мәйдан «рот фронттагы-- кебек йомарланган йодрыгын күккә ыргыта-ыргыта җырлады. Күңел ачу концерты политик төс алды. Компартиянең шәһәр комитеты секретаре да, Альбенга- ның мэры да безгә зур рәхмәтләр әйттеләр. «сез компартиянең һәм муниципалитетның абруен күтәрүдә бик нык ярдәм иттегез!» — диделәр.
Инде бер атна кулга газета алып укыганыбыз юк, үз колагыбыз белән радиодан аңлаешлы хәбәр тыңлаганыбыз юк. Билгеле, үзебез гаепле—итальянча белмибез. Күзгә Алассионың пальмалары, купшы кибетләре, төрле-төрле рекламалар чагыла, ә күңел дөнья хәлләре белән кызыксына. 5 июль, 1978 ел. Луано шәһәрендә безнең концертны оештыруны туристлар оешмасы үз өстенә алган. Диңгез ярыннан ерак түгел машиналар туктый торган мәйдан. Бер якта биек стена, икенче якта елгамы шунда, каналмы. Ни булса да суы аз һәм әшәке. Вакытлыча төзелгән сәхнә өстендә галәмәт биек топольләр. Яфракла-ры сәхнәдәге артистларга кагылам-кагы- лам дип тора. Җил искән саен алар «шапылдавык» уйныйлар, ә диңгездән искән салкын җил көчәйгәннән-көчөя бара, микрофоннарда улый. Ара-тирә мәйданны сасы ис күмеп китә — әллә каналдан, әллә канализациядән... Мәйдан халык белән тулы, якын-тирәдәге күперләр дә, урамнар да, каналның теге як ярындагы урам да... Бер алты-җиде мең кеше булгандыр.
Җил җырчыларның тавышын йолкый, җил үзе җырламакчы — ул микрофон белән җырчыларның иреннәре арасыннан гүләп узгалый. Аңа тополь яфраклары шавы кушыла. Артистларның чишенеп киенә торган урыннары шактый ерак — алар бертуктаусыз йөгереп йөриләр. «Җылыныр өчен бу бик яхшы булды әле».— ди Фердинанд Гыймадиев. Ә оркестрдагы кызлар туңалар, алар тиз генә биючеләрнең камзулларын бөркәнеп чыктылар. Диңгездән өргән суык җил җырчыларның тамакларына утыра. «Бандьера россаииы да, «Интернационал»ны да җырламаска куштылар. Концерт түләүсез, теләсә кем керә Киңәшләрен үтәдек. Концертны бөтен Европа кешеләренең күңелләренә хуш килгән данлыклы «Катюша • белән тәмамладык. «Италтурист»ның бу шәһәрчектәге җитәкчесе дә «Италия—СССР дуслыгы җәмтыяте» секретаре Жианкарло Карена да: «Безнең өлкәдә әле мондый концертның булганы юк иде-,— диделәр. Безне киләсе елга фәкать Лигурия өлкәсенә генә кабат чакырмакчылар. Ихтыярыгыз!
8 июль. 1978 ел. Алессандрия шәһәрендә һәм халыкара туризм үзәкләреннән берсе Ил Чиоккодагы чыгышлардан соң без, ниһаять. «Унита» газетасы фестивалендә Лукка шәһәрендә ике көн куәтле яңгырлар булган икән, шуңа күрә фестиваль үтәчәк мәйданны әзерләп өлгерә ал-маганнар. Крепость стенасы буена төрле лареклар тезелеп киткән: китап саталар, спорт товарлары, ювелир әйберләре, кием, су, сыра... Мәйданның бер башын зур-зур плакатлар, лозунг язган фанер щитлар белән әйләндереп алганнар, урындыклар куеп, сәхнә ясаганнар. Билет саталар.
«Унита» газетасы үткәрә торган фестивальләрнең төп максаты — Италия коммунистлар партиясен халык арасында популярлаштыру һәм партия бюджетына акча җыю. «Унита» киләсе елга нормаль чыксын өчен быел кимендә 12 миллиард лир акча җыярга кирәк икән.
Микрофонсыз, ике-өч лампа яктылыгында гына без концерт бирдек. Урамда машиналар гөрелтесе. Артистларның йөзләре дә, киемнәре дә ачык күренми. Концерт бер генә бүлектән булды. Безгә Италия тамашачыларының кызыксынулы күзләре яктылык биреп торды.
Компартия безнең хөрмәткә кичке аш әзерләткән. Мәйданның икенче башында гына шәһәр коммунистлары вакытлыча кафе корып җибәргәннәр. Шашлыклар, итләр кыздыралар, балык куыралар, спагетти пешерәләр. Кафе кереме дә компартия бюджетына.
70—80 кеше сыйдырышлы озыи өстәл тирәсенә җыелдык. Мин компартиянең Лукка шәһәре комитеты секретаре Серджо Дардини иптәшкә Казан сувенирлары тапшырдым. Безнең өстәлне 300 гә якын кеше сырып алды. Ганс Сайфуллин «Бандьера росса»ны уйнап җибәргән иде, иң алдан көчле алкышлар яңгырады, аннары җырны совет — итальян хоры күтәреп алды. Вакытлыча түшәмне тотып торган торба арматураларга малай-шалай менеп тезелде. Без җырлыйбыз, алар кызыл галстуклар болгап торалар.
Мәйдан өстендә «Катюша». «Мәскәү яны кичләре», татар халык җыры «Әй дусларым, дусларым» яңгырый. Иң соңыннан «Интериационал»нь1 җырладык. Халык безне автобуска хәтле озатып куйды. Отельгә иртәнге 4 тә генә кайтып җиттек. Күңел көр, чөнки зур эш эшләдек — итальяннарга үзебезнең ил турында эшебез турында сөйләдек, сүзләр җырлар, тостлар аша күңелләргә дуслык җепләре сузылды.
9 июль, 1978 ел. Ардженто шәһәрендә «Унита» фестивале тагы да оешканрак төстә үткәрелә. Бу шәһәрдә 23 мен кеше яши, шуның дүрт мең ярымы коммунист-
Күтәренке рухта үткән концерттан соң безне креветка. әкәм-төкәмнәр, еланбалык ите белән сыйладылар Кайберлә- ребез барысыннан да авыз итте, ә күпчелек тавык итен кулайрак күрде. 11 июль, 1978 ел. Форли шәһәренә барабыз. Виктор Воронцов газета хәбәрләре белән таныштыра. Яңа президент синьор Сандро Пертини мәрхүм Альдо Моро каберенә чәчәкләр куйган. Танылган кино актрисасы Софи Лорен инкогнито рәвештә Римга килеп күлмәк тектереп кит-
кэн. Ул налог түләүдән куркып, дөресрәге— берничә миллион лир түләмичә, туган иленнән Швейцариягә киткән һәм шунда яши икән.
Форлида безне өч отельгә урнаштырдылар.
Концерт стадионда булды. Капка янына ике тартма куйганнар да билет сатып торалар. Билет бәясе 1500 лир. Тамашачылар тартмаларга акча ташлыйлар да үтеп ки-
Сәхнә җирдән шактый ук биек. Урындыктагы кешеләргә артистларның билдән тиң өске яклары гына күренә. Ераккарак китеп, я басып караганда әле ярыйсы.
Безнең янга компартиянең федерация комитеты секретаре килде. Бераз сөйләшеп тордык. Татарстан турында сорашты. В. И. Ленинның Казанда укыганлыгын белә. Татарларның илдәге саны белән кызыксынды, табигатьне саклау проблемалары хакында сорашты.
Мәйданга бик күп лареклар тезелгән. Авыл хуҗалыгы машиналары күргәзмәсе эшли. Шунда ук машиналар саталар. Арада безнең «Запорожец» һәм «Москвич» та бар. Плакатлар ларегы. Маркс, Ленин, Грамши, Берлингуэр. Кастро портретлары янында, бераз күләгәлерәк җирдә, Мао сурәте, Концерт авыр шартларда узды, чөнки стадионга кергәч үк тагын бер сәхнә куйганнар. Анда гитаралы, саксофонлы, барабанлы эстрада концерты бара. Сакаллы бер яшь композитор үзенең әсәрләрен башкара. Аны 300—400 кеше тыңлый. Ә безнең концертта кимендә 2500—3000 кеше. Стадион «Бандьера росса», «Интерна- ционал»ны башкаручы совет артистларын алкышлый. 12 июль. 1978 ел. Бүген Италиядә соңгы концерт. Ул Әдрән диңгезе буена урнашкан Комаккьо дигән кечкенә генә шәһәрчектә. Сәхнәне «Өч күпер мәйданы» дигән урынга ясаганнар. По елгасының тар гына бер тармагында субайлар сукканнар да сәхнә җиткезгәннәр. Билгеле, шәһәрдә концерт өчен яхшырак мәйданнар да булгандыр, ләкин монда романтика мулрак.
Концерт бик әйбәт узды. Амфитеатр булып урнашкан эскәмияләр, күпер өсләре халык белән шыгрым тулы. Көймәләргә төялеп керәләр дә, күпер ташларына тотынып, я якорь салып безне тыңлыйлар...
Концерттан соң без Римга юл алдык. Иртәнге 9 да без Рим аэропортында булырга тиеш. Автобус бу юлы гостиницага әверелде. Күбебез йокымсырый. Төнге сәгать ике, алда 700 чакрым юл.- 13 июль, 1978 ел. Иртәнге сәгать 6. Барысы да диярлек йоклыйлар. Франко миңа борылып: «Рома», диде. Мин, ми- коофонны алып: «Егетләр, кызлар.— Рим-, дип кычкырдым. Барысының да йокылары качты Хәтта йокыны башкаларга ка-раганда ныграк ярата торган җырчы солистлар да сузылып-сузылып автобус тәрәзәләренә карыйлар. Игезәк ике чиркәүне үтеп киттек пьяцца ди Спанья мәйданына кердек. Италиянең шәһәрләре, гомумән, чиста, ә Рим урамнары исә алар- дан чүп-чарлы булулары белән аерылып тора. Италия парламенты бинасы яныннан узып киттек. Халык мәйданы дип аталган мәйдан уртасында кайчандыр Мисырдан алып кайтып куйган мәһабәт колонна басып тора. Автобус бер мизгелгә генә Виа Каттани дигән урам каршысында тукталды.
Бу урамда террористлар Альдо Моро- ның үле гәүдәсен машинада калдырып киткәннәр. Шул урынны хәзер, вакытлыча булса кирәк, чардуган белән уратып алганнар. Чардуган өстенә ХДПның кызыл тәреле ак флагы башын игән.
Джованни Бернининың иң олы иҗат эше — Изге Петр мәйданы. Дүрт рәт колонналар белән әйләндереп алынган мәйдан әлегә йоклый. Фонтаннар да уянмаган. Кызгылт гранит һәм мәрмәрдән салынган Изге Петр соборы мәһабәт булып калкып тора. Аның артында руханилар иле — Ватикан. Борынгы Рим чоры хәрабәләрен карарга киттек. Барыбызның да тизрәк Колизейны күрәсебез килә Башлангыч мәктәп дөреслекләре аша сабый чактан ук хәтергә сеңгән Колизей әле дә мәһабәтлеге белән шаккатыра. Быел Флавийның Колизейны төзеп бетерттерүенә нәкъ 1900 ел.
Колизей янында ук император Константинның триумфаль аркасы. Якында гына борынгы Римның административ һәм сәүдә үзәге булган Форо Романо хәрабәләре... Ләкин барысын да карарга вакыт калмады. Колизей фонында бер-беребезне фотога, кинога төшердек, аннары та-рихи ташларга соңгы мәртәбә күз ташлап, автобуска таба юнәлдек. Иртәнге тугызда инде без Леонардо да Винчи исемендәге халыкара аэропортта идек. Аэропортка килеп керү белән барыбызны да сагыну хисе биләп алды — илебезгә кайтасы килә. «Инде Мальтага бармыйсы иде»...— диештеләр артистлар.
Уникедә очасы самолет Мальтага 16.30 да гына очып китте. Хуш, Рим! Хуш, Ита-
Самолеттан Мальта республикасы бөтенләе белән күренә — яшькелт-зәңгәр диңгез уртасында көрән-сары ике утрау. Нәкъ география карталарындагы кебек.
Ла Валлетта аэропортында безне «Мальта—СССР дуслыгы җөмгыяте-нең генераль секретаре Пол Аджус каршы алды. Тәрҗемәчебезнең исеме Мария Аттард.
Диңгездән утыз-кырык метр гына ераклыктагы «Баллута» дигән отельгә урнаштык.
Бүген безнең концерт юк. Кичке ашны ашадык та, тизрәк йокларга яттык. Тәүлек ярым йокламау үзен сиздерә. Шуның өстәвенә — иртәгә ике концерт. 14 июль, 1978 ел. Иртәнге чәйгә җыелгач бер-беребездән сорашабыз: «Син бүген юындыңмы?» Барыбызның да җавабы бер: «Юк, чөнки су булмады».
Кичә, аны-моны белештермичә, без суны артыграк бетергәнбез. Мальтада төче су һәр өйгә, һәр учреждениегә һәм һәр
отельгә тәүлеклек норма белән генә бирелә икән. Артыгын тотсаң я штраф түләтәләр, я су бирми торалар икән. Күрәсең, безнең хуҗа соңгысын сайлаган булган. «Төрле хәл булуы мөмкин — су сатып алып куйыйк», дип барга төштек. Бер литр су ярты литр коры шәрабтан кыйммәтрәк икән. Нишлисең — алдык һәм номерларыбызга менеп тиз генә юынып төштек.
Беренче концерт иртәнге унда балалар өчен булды. Аларның бүген уку еллары тәмамланган, һәр класс үз укытучылары җитәкчелегендә килгән. Киноконцерт залы мең кешене сыйдыра ала. Мәҗитоа, Кустабаева, Гарипова программаны балаларга яраклы итеп үзгәртәләр. Сәгыйть Хәбибуллин оркестрга мальталылар көен өйрәтә, «һәр вакыт булсын кояш», «Кро-кодил Гена җыры» да безнең концертны балалар өчен кызыклы итте. Шаулатып кул чабалар. Иң соңыннан оркестр яңа гына өйрәнгән мальталылар көен уйнап җибәргән иде, бөтен зал торып басты. Бу көй Мальта гимны булып чыкты. Ә кичен, Мальтаның мәгариф хезмәткәрләренә биргән концертта, без гимнны хор белән җыр-ладык. Бу очракта да ансамбль үзенең булдыклылыгын күрсәтте. Концертка Мальтаның мәгариф министры килгән иде. Беренче бүлектән соң ул премьер-министр янына киңәшмәгә китте. Аның хатыны ансамбльгә чәчәкләр бәйләме тапшырды. Мин Полдан аның кайда эшләгәнлеген сорадым. «Ничек инде — кайда эшли? Ул — министр хатыны!» — диде Пол.
Концерт тәмамлангач, артистлар миңа безнең концерт турындагы рекламаны күрсәттеләр. Аны кулдан зур итеп ясап мәктәп фронтонына элеп куйганнар: ярым чегән, ярым монгол кыяфәтле, кылый күзле, зур борынлы карсак ирләр киң чал-барлар кигән симез хатыннар белән бииләр. Күрәсең татарларны шулай күз алдына китергәннәрдер инде. Пол белән Мария афишага төртеп күрсәтеп көләләр һәм баш чайкыйлар. Без дә көләбез һәм... уйланабыз. Югары культуралы, алдынгы индустрияле, фән, сәнгать тарихында юылмас эзләре булган совет Татарстаны турында берни дә белмәүче илләр бер Мальта гына түгелдер әле бу түгәрәк Җир шарында...
16 июль, 1978 ел. Кичә дә, бүген дә концертка Мальта коммунистлар партиясенең генеральный секретаре иптәш Антони Вассалло килде. Гади, тыныч кеше. Пол Аджус белән алар КПССның XXV съездында булганнар. Иптәш Вассалло үзенең Мәскәүдә булуын еш искә ала.
Мальта тамашачылары да, итальяннар кебек үк, бик тә темпераментлылар — җырларны да. биюләрне дә бик җылы каршы алалар. Соңгы концерт булганга ялындырып тормыйбыз — «бис» саен чыгыл биибез, җырлыйбыз. Концерттан соң «Мальта — СССР дуслыгы җәмгыяте»нең президенты Пол Науди сәхнәгә менеп речь сөйләде. Ул күптән түгел генә безнең илдә булган икән. Себерне күреп шаккаткан. Анда үзенең туган көнен үткәргән. Мальтага себер чәчәкләре алып кайткан. Боларның барысын да Пол Науди сәхнәдән сөйләде. «Безнең илнең бу бөек ил белән дус булуына чиксез шатмын һәм бар көчемне шул дуслыкны ныгытуга куячакмын!» — дип тәмамлады ул сүзен.
18 июль, 1978 ел. Пол Аджус Виктор Воронцовны, Владимир Дейнеконы һәм мине үзенең «Лада»сына утыртып Ла Валлеттага алып китте. «Мальта — СССР дуслыгы җәмгыяте» бинасына алып керде. Компартиянең генеральный секретаре Антони Вассаллоның эш кабинетын күрсәтте. Үзенең кабинеты да шунда ук. Ике кабинетта да Карл Маркс, В. И. Ленин портретлары, Мәскәү күренешләре. Пол Аджусның китап кибете дә бар икән. Анда хатыны
сату итә. Кибеткә дә кереп чыктык. Инглиз, итальян телләрендә Маркс, Ленин әсәрләре, рус телендә басылган совет китаплары, төрле плакатлар.
Бүген кич «Мальта — СССР дуслыгы җәмгыяте» һәм Мальта коммунистлар партиясе безнең хөрмәткә саубуллашу банкеты оештырдылар.
Иртәгә — өйгә!
19 июль, 1978 ел. «Боинг» самолетының шассилары җирдән аерылды да, без диңгез өстенә килеп тә чыктык. Әйләнеп карарга да өлгермәдек — кунакчыл Мальта инде әллә кайда еракта калды Колакта Пол Аджусның: «Советлар Союзына киләсе баруымда һичшиксез Казанга җибәрүләрен үтенәчәкмен»,— дигән ихлас сүзләре яңгырый. Күз алдында чех кызы Мария Аттардның моңаеп калган күзләре. Кичә банкетта ул тост әйтте. Тосты бик кыска булды: «Бер атна мин үземне сезнең белән бәхетле тойдым. Иртәгә сеэсеэ миңа бик ямансу булыр»——Диде. Киев медицина институты студенты Марио. Киев университеты юридик факультетының дүртенче курс студенты Джузеппе — Мальтаның булачак яшь белгечләре — шулай ук әле һаман да безгә кул болгап торалар кебек. Ә алда инде Рим аэропорты.
Көтмәгәндә аэровокзалның пыяла стенасы аша күзләрне иркәли торган таныш силуэт күренде — Мәскәүдән килгән ИЛ-62 самолеты! «Казан самолеты, Казан самолеты*- — дип шатланыштык барыбыз да.
Шереметьево аэропорты бетонына самолет шассилары кагылган мизгелдә кайберләребезнең күзендә шатлык һәм горурлыкның татлы яше иде.
Италия — Мальта — Казан.
1978 ел.