СЫНАУ
ИКЕНЧЕ БҮЛЕК
ариф улына катгый рәвештә, сина өч көн срок бирәм дисә дә, моның мөмкин эш булмаганлыгын үзе дә тиздән аңлады. Фәрит гаиләсе янына кайтырга булган хәлдә дә, эшеннән бу арада гына чыга алмый иде. Ата чигенде, тик шулай да улы яныннан хәзергә китмәскә булды, һәрхәлдә, егетнең исенә семьясы барлыгын, ниһаять, акылга утырырга кирәклеген тукып торуны ул үзенен бурычы санады. Барыннан да мөһиме хәзергә аның табылуы, исән-сау булуы һәм, кемгә дә булса өй- ләнеп-нитеп, аяккулын богауга тыкмавы әйбәт иде.
Бүген ул иртәнге чәй янында иң соңгы козырьларын чыгарып сөйләшергә булды. Гадәттәгечә, чәйгә сәгать алтыда утырдылар (Фәрит жидегә, кайвакыт иртәрәк тә эшкә китә иде). Сүзне Зарнф башлады. Фәрит кичә пешкән токмачлы ашны бик тәмләп ашарга керешкәч, ул:
— Миңа бүген төне буе йокы заты кермәде, — диде.
*—• Нигә?
— Синең турыда уйладым. Гаиләң, балаларың, киләчәгең турында баш ватып яттым.
— Бу эшең юкка, киләчәгем турында уйлауны син мина калдыр инде, әти.
Зариф ачы итеп көлеп куйды.
— Ах, ничек ансат кына. Тик онытма, мин исән чакта һаман минем улым булып каласың син. Телисенме теләмисеңме, мин синең кайгың, синең шатлыгың белән яшим. Хәер, син балаларың турында ул кадәр борчылмыйсың. Гамәлең шуны әйтә.
— Күптән сөйләшенеп, күптән аңлашылган нәрсәләр турында тагын сүз башладың.
Дәвамы Башы журналыбыэнын җиденче санында
— Мин әле, аңлаштык, синең әйткәннәргә мин ышандым дигәнем юк.
— Анысы инде синен эш, әти. Ә үземнең ни эшләячәгемне бик яхшылап аңлаттым, югыйсә.
— Менә озын сүзнең кыскасы шул, улым, синең эшләгән җиреңдә хатыныңны, балаларыңны ташлап качканыңны белмиләр булса кирәк. Әгәр дә минем сүземне гелән-гелән аяк астына салып таптыйсың икән, синең начальствоң белән сөйләшергә мәҗбүр булам.
Фәрит, ашавыннан ук тукталып, куе кашларын югары күтәрде.
— Син нәрсә... әтиме син миңа, әллә...?
— Мин сиңа әти, балаларыңның бабасы да.
— Кызык синең фәлсәфәң, әти.
— Фәлсәфәм, улым, нәкъ үзем дөрес дип тапканча. Өйләнгәнче уйларга кирәк иде барысын да.
— Ә син үзең соң уйлаган идеңме әнине алганчы?
— Уйламаган идем. Ләкин мин ул хатамны авыр җәзалар күтәреп булса да акладым, һәм без әниең белән бергә булдык, сезне, балаларны сынык канатлы ятимлектә кимсетмәдек. Менә шул.
— Үзең яратмаган кеше белән яшәү — ул бит икейөзлелек.
— Син бит аны яратып өйләндең.
— Яратып өйләндем, тик яратмаганлыгымны соңыннан белдем.
— Димәк, мәхәббәтең сүрелде?
— Юк, ул бөтенләй булмаган.
— Ник соң алайса өйләндең?
— Әй, кайдан беләсең, әти, ялгышасыңны. Яшьлек юләрлеге...
— Инде үзеңнең ялгышың өчен балаларыңнан җәзасын күтәртмәк- че буласыңмени? Кара, ул ялгышкан да — ычкынасы, ә сабыйлар гомер буе ятимлек азабы кичерергә тиеш.
— Син обывательләрчә фикер йөртәсең, әти. Ә үзең коммунист, әле җитмәсә райисполком председателе булган кеше. Бәлки минем дә бәхетле буласым киләдер. Бәлки минем дә җаным теләгән, үземә тиңем бардыр. Ник әле син мине әллә кайчан булып узган домострой ысуллары белән акылга утыртырга җыенасың?
— Әгәр дә синдә әз генә, менә әз генә, тырнак очы кадәр генә, кешегә хас вөҗдан дигән нәрсә булса, син бәхетле була алмаячаксың, улым. Сиңа фәлсәфәң балаларыңны ятим калдырырга рөхсәт бирә Ләкин вөҗданың рөхсәт итмәячәк. Аны бел. Сүземне тыңла, мин синнән күбрәк яшәгән кеше, тәҗрибәм дә күбрәк, аны бел.
Фәрит ашның тәмен бөтенләй тоймаса да тәлинкәсен бушатты. Ясалган чәен чокырыннан бер генә чөмерде дә аягүрә басты.
— Директор белән секретарьне күрергә теләсәң, бик соңга калма,— диде ул чәнчеп. — алар өйлә вакытларында Казанга китәләр.
Бу. мине күндерә алмадың, әти кеше, алай гына да түгел, карарым катгый, мине бу юлымнан беркем дә яздыра алмас, дигән мәгънәне аңлата иде.
Зариф конторага кереп улының башлыклары белән сөйләшергә батырчылык итмәде. Ул, Фәрит шундый, балаларына карата гамьсез, каты бәгырьле бер кеше икән, аның гаиләсенә кире кайтуыннан ни файда, дип уйлады. Бүген кайтыр, ә иртәгә тагы чыгып китәр. Карт, бул- маса кайтырга кирәк, яңадан ике-өч көн аңлатырга тырышып карыйм да, аның балалар атасы хисен бер дә кузгата алмасам, кайтып китәм. Араларына кереп йөрмим, эш миннән калмады, булдыра алганның барын да эшләдем. Соңыннан үзенә үпкәләр, дигән фикергә килде.
Ләкин ул улын каты бәгырьле дип юкка гына гаепли иде. Фәриткә Әлфияне үзенеке итәргә комачаулаган әйбер ул балалары турында . йлау, шулар өчен вөҗдан газабы кичереп яшәү иде.
Әле Галиәкбәр килгәнче Фәриткә Әлфия янында бик еш булырга туры килде. Кыз егетне ярата. Фәрит уенча ул барысына да риза. Төрле чаклар булды. Бер вакыт алар мәхәббәт исереклегеннән тәмам онытылып диванда озак, бик озак үбешеп утырдылар. Икесенең дә йөзләре кызышкан, күзләре тонган, куллары, хәтта барлык сыннары калтырый иде. Фәрит, хисләр ташкынын артык тоткарлый алмас булып, Әлфиянең гүзәл гәүдәсен күтәрде дә илтеп караватка салды. Кызның күзләре ярым йомык, үзе елмайган килеш ята иде. Фәритнең каны кы-зып китте, ул, тәмам шашынып, Әлфияне үзенеке итү өчен әзерләнде. Ашыгып пинжәген салып ташлады, һәм шул чак кинәт... кинәт аның күзләренә каршыдагы тәрәзәнең пәрдә белән капламаган кап-кара өлешендә ниндидер башлар күренде. Юк, башлар түгел, ана дүрт күз текәлгән иде. Тукта, нинди таныш күзләр соң болар, дигән уй узды Фәрит башыннан. Я хода, бу бит аның балалары тәрәзәдән карап тора. Алар, әти, син нишлисең, син бит безне онытырга тиеш түгел, диләр. Нәрсә бу? диде агарынган Фәрит, ашыгып тәрәзә янына барды. Ләкин тәрәзәдә кышкы давыллы төн авазы гына ишетелә, урман гына шаулый, бернинди кеше заты юк иде. Әмма буласы эш башкарылды Фәрит уянып киткәндәй булды һәм хисләре акылына буйсынды.
Эшкә баргач, Фәрит туп-туры фабрика территориясенә кереп китте. Үзе кереп чыгарга тиешле цехларда булып, байтак кыдырганнан соң, ул сынаулар уздырыла торган корпуска якынлашты. Исәбе профессорны күреп, эшләрнең барышы турында сөйләшү иде. Картның кайтканына, Әлфия әйтүе буенча, өч көн булды инде, тик көндәлек ыгы-зыгы аркасында моңарчы вакыт табып Фәрит аның белән бер дә очраша алмады.
Корпуста чебиләр чыелдавы колак тондыргыч иде. Фәрит тирә-юненә карана-карана читлек батареялары арасына узды. Каршыга оператор кыз килеп чыкты. Ул бүген аерата көр күңелле күренә. Фәритне сәламләгәч:
— Теге профессорның эше маитый бит,— дип кунды.— Башлы икән.
— Әле монда юкмы үзе?
— Биредә. Теге яллы егет белән үз читлекләре тирәсендә маташалар.
— Ә яллы ничегрәк соң?
Кызый сипкел баскан йөзен җыерчыкландырып елмайды.
— Эшли әлегә. Корпустан чыкмый ята.
Фәрит иркен сулап куйды. Чөнки Рәмзи өметләрне акламаса, бөтен планнар җимереләчәк иде. Шуңа күрә Фәрит егеткә барлык яхшылыкны эшләргә тырышты да бит. Авансын бирдертте. Кызыл почмактан тулай торак бүлмәсенә күчертте. Әйе. барысы да егет тырышып эшләсен өчен, КамАЗын сагынмасын өчен.
— Идәндәге чебиләр белән эш ничегрәк соң? — дип сорады ул. — Профессор, үсә төшкән саен аларны сирәгрәк утыртырга кирәк, ди.
Фәрит тәҗрибә уздыручыларны эзләп читлек батареялары арасында югалды. Баш зоотехник аларны очратканда кулына сумала тамчысыдай күзле аксыл-сары чеби тоткан Галиәкбәр Рәмзигә нидер аңлата иде. Баш зоотехник белән ул чебине читлегенә куйгач, кул биреп исәнләште.
— Сезне күрергә һич вакыт таба алмадым, гафу итегез,— диде Фәрит. — Ишетүемчә, тәҗрибәне бөтен шартын җиткереп уздыра башлагансыз.
Барлык шарты ул кадәр үк җитеп бетми әле. Фәрит туган.— диде профессор. Әлфия белән мәгълүм сөйләшүдән соң, аның бит әле булачак киявен күргәне юк иде. Шулай булса да, Әлфиянең шушы кешене яратуы сәбәпле, аның күңелендә Фәриткә карата туганлык хис
АТИЛЛА РАСИХ ф СЫНАУ
ләре барлыкка килгәнен, хәзер инде бу чибәр, тез гәүдәле, уңган затка, улым, дип дәшергә әзер торганлыгын тойды. Ләкин артык туарылырга ярамый иде. Чөнки яхшы түгел. Ул:
— Сезнең вакыт юк, беләм, — диде. — Миңа да Казанда дөнья кадәр эш йөкләп җибәрделәр.
— Сезнең мондагы эшегез дә бик җиткән, —дип куйды Фәрит.
— Шул аен шулай да, үтенәләр бит. Үтенгәч, ничектер, баш тартып булмый. Җитмәсә эше шундый матавыклы булып чыкты, хәзер хәтта урманга чыгарга да вакыт калмады.
Фәрит ирексездән әтисенең дә һәр көн урманга чыгып кергәнлеген хәтерләде. Эченнән «Юк. юк. адәм көлкесенә калганчы, барысын да, барысын да Әлфиягә әйтергә кирәк»,— дип уйлап алды. Фәритнең күзе читлекләр янында маташкан Рәмзигә төште.
— Ну, Рәмзи, элекке белгечлегеңне искә төшерәсеңме?
— Ничава, искә төшә бераз.
— Рәмзи тырыша, тырыша, — диде профессор, сүзгә керешеп. — Әйтәсе дә юк, күз генә тимәсен.
— Су үткәрә белүнең дә кирәге килеп чыккалый, Фәрит Зарипо- вич, —диде, һаман әле читлек эченә кулын тыгып ниндидер эш кылган Рәмзи.— Менә автопоилка начар эшли иде, кул тигәч төзәлде. Ә бит оста кулы тнмәсә, йөрер идегез аптырап!
Рәмзинең тырышып эшкә керешүеннән барысы да риза иде. Ләкин бу эшнең сәбәбен беркем дә анык белми. Фәрит элекке белгечлеген сагынган, шуңа күрә, дип уйлый. Башкалар исә гомумән эш сөючән кешедер дигән фикердә. Хәлбуки Рәмзи барлык көчен куеп җитәкчесе Әлфия атасы булганга күрә эшли иде. Әлфиянең ашханәдә, әти сезне көтә, диюе ана атакага ташланырга фәрман булып яңгырады. Ул бу сүзләрдән соң үзен гүзәл кыз янында кебек хис итте. Шундук аның игътибарын җәлеп итү, Әлфиягә бөтенләй якынаю өчен ул үзенең картка да ошарга тиешлеген аңлады.
Профессор белән сөйләшүдән дә бигрәк кызны күрү өчен әрсезләнеп, ул беренче көнне үк Әлфияләргә барып чыкты. Сылтавын тапты, тәҗрибә методикасы турында төпченеп утырды. Мәгәр ул күңеле белән үзенә хәзергә әз генә дә игътибар итмәгән кыз янында иде.
Өченче көнне дә сылтау табып профессор янына сугылды. Фабрикада ул көнне Әлфияне күрә алмаган иде. Өйдә туйганчы карый алды. Әле җитмәсә. Әлфия каршысына ук утырып, профессордан анысын- монысын сораша-сораша чәй эчү бәхетенә дә иреште.
Өченче тапкыр килгәндә карт өйдә юк— Казанга очкан иде. Отыры шәп. Рәмзи Әлфия белән дә уртак тел тапты. Сынауда кулланылачак азыкны ниндирәк рәвештә анализларга кирәклеге турында сөйләште. Хәзер инде Әлфия аңа үз итеп, һәрхәлдә, иптәш итеп, артык якын булмаса да. химая белән карый иде. Рәмзи кызның сөйләвен тыңлый, \зе аның гүзәллегенә соклана, эчтән генә: «И ходаем, бер генә суырып үпсәң иде шул татлы иреннәрне», — ди. Ул икенче көнне дә Әлфияләргә барды. Бу юлы исәбе кыюрак эш кылу иде. Янәсе, ниндирәк кыз ул, нидер өмет итәрлекме, әллә бик авыр нәрсәме. Дөресен генә әйткәндә, ул Гөлфиясен югалтканнан соң, КамАЗ кызлары белән чуалгалады, гитараның ул даирәдә ни кадәрле абруй казанганлыгын шунда белде дә инде. Әйе. аңа КамАЗ кызлары белән танышырга да, йөрешергә дә туры килмәде түгел, ул кызларның төрлесе бар иде. Бар иде үзләрен бик нык тотучылары, булды күкрәгенә кул салу белән изрәп төшүчеләре дә. Шундыйларның берсе белән Рәмзи беренче тапкыр үзенең ирлек көчен сынап, егетлеген дә югалтты. Инде тулай торакта тәҗрибәлерәк «картлардан» ишеткәннәрен хәтерләп җенси көчләре белән артык мактанган каһарманнардан үзенең һич тә ким түгеллеген белгәч,
ул хатын-кызга тагы да ныграк һөҗүм итә торган булып китте. Кем- • дер аңа дөньяда бирелми торган хатын-кыз юк. тиешле шартлары булсын да, син нык торып, үзеңә кирәкне даула, дигән иде. Хәзер инде Рәмзи бу кагыйдәне дөрес дип тапты. Исәбе, әгәр җае чыкса, тагы бер бәхет сынап карау иде. Чиратта профессор кызы.
Рәмзи Әлфия квартирына хәзерләнеп, ныклы планнар корып бар- ф ды. Тик. бәхетсезлегенә каршы, профессор өйдә булып чыкты, кызына ь ул Казан хәбәрләрен сөйләп утыра иде. Рәмзинең планнары шулай J җимерелде. Ул тиз генә сылтау табарга тырышты. Хәер, сылтаулар g эзләп маташуының кирәге дә юк иде. Картның Рәмзине бик күрәсе килгән икән. Ул егет килеп керү белән, сугылуының сәбәбе белән дә кызыксынмастан, төпченеп сынауларның барышын сораша башлады. 2 Ярар, дип уйлады ул чак Рәмзи, теге планнарны киләчәккә калды- о рыйк, бер җае чыгар. *
Хәзер ул һәр көнне, эштән кайтып ашап-эчкәч, поселокны бер әйләнә, һәм, нинди булса да берәр сәбәп табып, профессор янына кереп чыкмый калмый. Галиәкбәр исә гадәттә корпуска сәгать иртәнге җи- * дегә килеп җитә, һәм анда сәгать ун-унберләргә кадәр кайнаша, аннан ® соң кайтып китә, үзе генә Әлфия бүлмәсендә калып. Эльвира Хәкимов- •« наның диссертациясен кулына ала. Ә бүген исә ул үзенә ял көне ясады. Фабрикадан кайтышлый ук урманга таба юнәлде, көннең гаҗәп матур булуыннан файдаланып, урман һавасы суларга булды.
2
Урман юллары да зәңгәрсуланган, анда яткан кар дым тарткан, яз үзенең галәмәтләрен сиздереп тиз-тиз Кама елгасына якынлаша. Агач кәүсәләре дә төсләрен үзгәрткән инде. Нарат агачлары арасында кү- ренгәләгән усакларның ботакларына яз үзенең яшел сулышын өргән, ә каеннарны исә тагы да ныграк, күз камашырлык дәрәҗәгә җиткереп. агарткан. Ябалдашлары әллә кай югарылыкларга менеп киткән наратларның да ылыслары Галиәкбәргә тагы да яшелләнә, тагы да сагызлана төшкәндәй тоелды. Ләкин барыннан да ныграк дикъкатьне җәлеп иткәне кошлар тавышы иде. Әле килүнең беренче көннәрендә тын гына утырган урман, хәзер сирәк-мирәк саескан кычкырып куюы белән генә түгел, ә әллә ни кадәр, Галиәкбәр исемнәрен дә белеп бетермәгән, кошлар тавышы, кошлар чыр-чуы белән җанланып тора иде.
Юлда бер кем дә күренми, поселок артта калды. Фабрика территориясенең дә бер почмагы күренде дә. тагы агачлар арасында күмелеп юкка чыкты. Карт башта кошлар чыр-чуын тыңлап барды, аннан, уйлары белән булышып, тәмам онытылды. Хәзер ул монда килүенә шат иде. Ул мәшгулият кешесе. Кайчандыр башкарылып та производствога кертелмичә калган үзенчә җитди бер хезмәтен төгәлләү аның өчен хәзер җан азыгыдай иде. Бу аның бөтен төссез-котсыз тормышын ямьләндереп җибәрде. Җитмәсә әле шактый әйбәт ярдәмче дә килеп чыкты. Яраткан кызым Әлфиям янымда, булачак кияү (ул үзе дә сизмәстән елмаеп куйды) шулай ук Галиәкбәргә хөрмәт белән, олылап карый. Хәзер чираттагы җитди эш, ул да булса. Эльвира Хәкимовнаның докторлык диссертациясен тикшереп чыгу. Галиәкбәр монда килгәч тә. гадәтенчә, аны башта гомуми тәэсир тусын өчен башыннан ахырына кадәр артык төпченмичә укып чыкты. Хезмәт ярыйсы кебек күренде аңа. Ул диссертацияне икенче тапкыр кулына алып, бу юлы инде экспериментлар турында язылган өлешен бик нык тикшереп. Эльвира үзе әйтмешли, әйбәт бәйләнчеклек белән укырга кереште. Андагы таблицаларны. биометрик исәпләүләрне Әлфия бухгалтериядән алып кайткан арифмометрда тикшерергә кереште.
Бик мөһим, күп нәтиҗәләр чыгарылырга тиешле беренче таблицада ук ул үзен сөртенеп егылгандай тойды. Шашып калды. Ничек исәпләгән сон моны Эльвира? Әллә инде арифмометр дөрес җавап күрсәтмиме. дип уйлады башта. Хисаплауларны логарифмик линейкада кабатлады. ләкин машинада бернинди дә гаеп юк иде. Карт куркынып, бәлки минем тикшерү ысулым ялгыштыр дип шомланды. Кабат-кабат таблицаны тикшерде. Ләкин, кызганычка каршы, ул әз генә дә ялгышмый иде. Күпме генә тапкыр арифмометр тоткасын әйләндерергә туры килмәде профессорга, һич шик юк. Эльвира Хәкимовна буталып беткән иде. Юк. юк. профессор, доцент цифрларны ясалачак нәтиҗәләргә туры китерергә тырышып, фальсификация юлына баскан дигән фикердән ерак иде. Андый эшнең һич булуы мөмкин түгел. Мәгәр факт шул: диссертант бик-бик зур хаталар җибәргән.
Картның башында бу эшкә алынуына күңелне газаплый торган ачы бер үкенү туды. Аннан ул членкор Петров ничек җибәргән моны, ничек күрмәгән дип. хәйран калды. Хәер, ул галимгә сиксән тулып узган иде шул инде. Галиәкбәргә бу цифрларны тикшереп утыруы авыр, ә аңа ничек дип уйлыйсың? Шул чак профессор «диссертантларга фарыз эшләр» дигән мәзәкне хәтерләде. Анда мондый эш тә кушылган: «Диссертацияңне тикшерергә яшь галимгә бирмә, ул кояш яктысына ныграк калкып чыгар өчен артык бәйләнчек булучан. Син аны карт кешегә бир. Ул бәлтерәгән, ялкаурак та. мондый әйберләрне күп укып туйган да була».
Ләкин алынган эшне башкармый булмый. Галиәкбәр һич иренмичә диссертацияне йокы исәбенә төннәрендә Әлфиягә йокларга комачауламас өчен кухняда тикшереп утырды. Дөнья кадәр хата тапты, һичшиксез. диссертант ясалган нәтиҗәләрнең күбесен үзгәртергә тиеш дигән фикергә килде. Хәтта әле Эльвира Хәкимовнага өстәмә берничә сынау да уздырмый булмас.
Көндезен, кичен, хәтта төннәрен дә эшләп профессор шундый нәтиҗә ясады. Ниһаять, биш көн эчендә авыр эш төгәлләнде. Галиәкбәр җиңеләеп калгандай булды. Ләкин профессор шул җиңеллекне тойган хәлдә дә бу газаплы тырышлыгының нәтиҗәсе турында шомланып уйларга мәҗбүр әле. Кем белә аны?!. Галиәкбәрнең ихлас күңелдән ярдәм итәргә теләвен ничек кабул итәр доцент? Карт урман эчен.» кергән саен шул турыда ныграк уйланды. Чөнки, ни әйтсәң дә, Галиәкбәр Эльвираны шундый хәлгә куячак ки. доцент, бик тырышканда да. диссертациясен вакытында төгәлли алмаячак. Димәк, ул быел яклый алмый. Ләкин, аның каравы, хезмәте бушка китмәячәк, картның күрсәтмәләрен искә алып эшләсә, диссертациясе өчен ханымның беркайчан да вөҗданы газапланмаячак. Бу мөһим түгелмени?!
Ул акыллы хатын булса, шатланырга гына тиеш инде юкса, дип уйланды Галиәкбәр. Ләкин күңел түрендә, ә аңлармы соң, дигән шик һаман кыбырдап ята бирде.
Карт бу турыда озак уйланды. Ахырда уйларыннан тәмам туеп, арып, кул селтәде. Әйдә, ул миннән үтенде, мин аның үтенечен башкардым. Инде калганы үзеннән. Минем институтка кире кайтасым юк, мин хөр һәм намуслы кеше. Бары вөҗданым кушканны гына эшләдем.
Галиәкбәрнең аяклары соңгы елда ничектер үзен тыңламый башладылар. Ни сәбәптән бу? Юкса бөтен Европаны атлап узган иде бит алар. Бер исәпләсәң хәйран калырлык Иделдән Эльбагача! Күрәсең, картлык шулдыр инде, дип уйланды ул. Ләкин үзен күңеле белән һич картайган санамый иде. Күңелгә боз катлавыдай тынычлык кабыгы гына ябышкан. Яшьлекнең дуамаллык газаплары, юкка-барга яну- өтәләнүләре бетте хәзер. Галиәкбәр, байтак әгъзалары еш-еш авырт- калавына карамастан, картлыкны яшьлеккә караганда кешенең матуррак бер чоры дип исәпли иде. Кеше картайган көнендә тынычланып
кала, рухи һәм мәгънәви камиллеккә ирешә. Әлбәттә, ул бу фикерен беркемгә дә ачыктан-ачык әйтергә базмый. Чөнки тәгаен аннан көләчәкләр. Ләкин аның бу мәсьәләдә иманы камил иде. Кешенең картлык чоры рәхәтлекләрен күрә алып, ләкин әле картлык маразмысынаI кадәр дөнья куюын ул бәхет дип саный иде. Ул шундый фикердә, чөнки аның гомумән алганда организмы таза-сәламәт бит. Ә йөрәк шаярга- ♦ лый икән, анысы табигый хәл. Ниләр кичермәде ул йөрәк! Картлык сәламәтлек белән бергә атласа гына кешенең парлак чоры булуы ту-рында ул ни өчендер уйлап бетерми иде.
Эльвираның диссертациясеннән карт күңеле белән арынып, Лианасы янына юл тотты. Ул нәни сары песнәге, мысыр күгәрчене турында уйлап бара башлады. Аны төрле кыяфәтләрдә күз алдына бастырды, аның истә калган кызык сүзләрен күңеленнән кабатлап көлемсерәде. Лиананың таудан шуганда шатланып көлүе аның колакларында әле дә яңгырап тора иде.
Чана турында хәтерләгәч, карт көрсенеп куйды. Сафураның балага чана илтмәве бик ихтимал. Ул аның булдыксызлыгын күп, бик күп тапкырлар хәйран калып күзәтте бит инде. Әле алай гына да түгел, ул, валлаһи, әтисен гаепли башлар. Шулай. Гажәп кешеләр бар икән дөньяда. Сафура кебекләр беркайчан да ясаган гаепләрен үз өсләренә алмыйлар. Ниндидер җаен, сәбәбен табалар. Кемнеңдер гаебе аркасында булды бу хәл диләр. Эгоизмның иң патологик2 бер формасы бу!
Галиәкбәр артык кызып китүен тойды. Эченнән генә үзеннән-үзе көлде дә, ярар, пластинканы алмаштырыйк инде, диде.
Ул, әкрен барам дип уйласа да, шактый кызу бара, имеш. Алда үзеннән дә әкренрәк баручы берәү күренде. Кыяфәтенә караганда шулай ук олыгайган кеше. Кулын артка куйган, башын игән, бөкересен чыгарып, күрәсең, шулай ук тирән уйларга чумып бара. Галиәкбәр, кызыксынып, шуны куып җитәр өчен адымнарын кызулый төште.
«Карасана, бу бит әлеге, улын эзләп килгән карт», — диде ул якын лаша төшкәч, Зарифны танып. Теге вакытны, урманда йөргәндә ул кеше Галиәкбәргә исемен дә әйтте, тик профессор аны оныткан иде инде.
Якынлаша төшкәч, Зариф аяк тавышлары килгән якка борылды, һәм профессорны көтеп каршы алды.
— Нихәл, кордаш, син китмәдеңмени әле,— диде Галиәкбәр.
— Исәнме. Китмәдем әле. Чукынсын барысы да! Малайны семья сына кире кайтара алмый интегәм.
Галиәкбәр дәшмәде. Зарифның улын һичбер җайга килә алмын торган тәрбиясез бер кеше итеп күз алдына китерде.
Гәпне картның авырткан нәрсәсе турында алып баруны килештермичә, ул үзенең Казанда булып кайтуын әйтте.
— Ниләр бар соң Казанда? — дип сорады Зариф.
— Әллә ни юк. Онык-кызым янында санаторийда булдым. — Ул Лиана турында ачылып сөйли башлады. Ләкин тыңлаучы катнашсыз, сөмсере коелган хәлдә, кулларын артка куйган килеш, аска карап, үз- гәрешсез-нисез тын гына баруында булды. Галиәкбәр ана Сафура турында да, институт турында да сөйләүне кирәк тапмады.
Бераздан Зариф сүзне үзе башлап җибәрде.
— Менә мин карап-карап торам да кешенең үзгәрүенә хәйран калам,— диде. — Бетте бит әй, адәм баласында намыс-мнһербан. Кайда карама, анда — алдашу, дәрәҗә, байлык өчен көрәш. Кая барабыз без, ә?
I Маразм — организмның таркалуы ’ Патологик — сырхау, чирле
АТИЛЛА РАСИХ ф СЫНАУ
— Син, кордаш, артыграк... утрировать итәсең. Без синең белән менә намыссыз кешеләрмени?
— Белмим, белмим. Мин үземнең күргәннәремнән чыгып әйтәм. Керәсең кибеткә, үз кеше булсаң, сиңа кирәк әйбер табыла, үз кеше түгел икәнсең — шомытыр башы! Кайда барма, я ришвәт төрт, я берәр файдаң тиярдәй кеше, я әшнә бул. Кая барабыз без, ә?
Галиәкбәр бу кешенең вакытында райбашкарма председателе булып, аннан, үзе әйтмешли «не за што, не про што» сөрелү тарихын белә иде инде. Әнә шул авып төшү кәсафәте бу кешенең бөтен гомерен агулаган; дигән фикерендә калды.
— Син бик артык зур гомумиләштерүләр ясыйсың, кордаш. Кирәкми,' андый нигилизм, мыгырданып, сукранып яшәү ул бит, кешенең җа- нын корт кебек кимерә. Сәламәтлекне сакларга кирәк.
Зариф Галиәкбәргә иреннәрен кыскан килеш кенә елмаеп карап куйды.
— Әйдә, жәһәннәмгә китсен барысы да, минем сәламәтлек кенә саклансын дипме?
— Юк, нигә алай? — диде Галиәкбәр үпкәли төшеп. — Хикмәт бары шунда, сезнең гомумиләштерүләрегез бик аз фактларга таянып ясалган.
— Димәк, мин үз күзләремә ышанмыйча, кемнеңдер күп фактларга таянып ясаган нәтиҗәләренә ышанырга тиеш. Юк инде, Галиәкбәр туган (ул' профессорның исемен хәтерендә калдырган икән), без инде бик озак еллар югары инстанцияләрнең авызына карап кына яшәдек. Үзебез уйламау аркасында томана булып беттек. Каян килгән дип уйлыйсыз сез гомуми апатия. Я, әйтегез? Хәзер күп кеше бит бөтенләй үз эченә бикләнде. Агымга эләгергә генә ашкына. Чөнки йөзеп каядыр барып чыгу мөмкин эш түгел. Ә агымга эләгеп, әле синең оҗмахка керүең дә бар. Бәхетең булса, билгеле. Бу бит инде, егетләр, обывательлек баткагына этеп кертү дигән сүз. Ни бәхәс юк, ни фикер көрәше. Барысы әзер, теге сез әйткән күп фактларга таянып нәтиҗә ясаучы иптәшләр эшли синең өчен. Ни өчен бездә шул кадәр эчкечелеккә биреләләр, ни өчен бездә хатын алыштыру белән мавыгалар. Мин идеаллар тупикка терәлгәнлектән.дип уйлыйм. Ә ул тупикны кем ясаган? Сез хуплаган күп фактны белүчеләр.
Галиәкбәр, түзә алмыйча, ха-ха-хайлап көлә башлады.
— Сезнең мунча ташы тәмам шартларлык булып кызган икән. Алай ярамый. Сез бит, белүемчә, үзегез партия члены да.
Бу юлы Зариф профессорга ачулы бер караш ташлады.
— Әллә минем партоешмага хәбәр итәргә уйлыйсызмы? Адресын бирәм. Рәхим итегез. Тик аның бернинди файдасы чыкмас. Мин сезнең белән бу темага сөйләшүемне таначакмын. Ә шаһитлар юк. Әллә сез мине, ил үзгәргәндә, һәр кеше яңа сыйфатлар алганда, читтә калган дип уйлыйсызмы? Минем вөҗданым үземне саклау өчен теләсә нинди юл сайларга рөхсәт бирә.
— Сез юкка минем турыда шулай уйлыйсыз, кордаш. Мин просто үзем белгән дөреслекне аңлатырга тырышам.
— Мин дә аны нәкъ сезнең кадәр генә аңлата алам. Белмәссең, мин әле яхшырак та төшендерә ала торганмындыр бәлки.
Галиәкбәр сүз дәшмичә уйланып барды. Кешенең үз-үзен сөючән- леге, эгоизмы никадәр көчле! Ул үзен гаделсезгә кыерсытылган зат дип исәпләсә, ана идеалларың да, кыйблаң да берни түгел! Хәер, кешесенә караптыр анысы да. Галиәкбәр үзе дә һич гаделсез рәвештә институттан сөрелде түгелме соң? Тик аның башына да килгәне юк көфер уйлар.
Алар шулай байтак вакыт икесе дә эчтән дулкынланып, янәшә бара бирделәр.
— Ярар, — диде, ниһаять, Зариф, — бу темага сөйләшергә теләмисез икән, мин сезгә аны көчләп тага алмыйм. Семья-көнкүреш хәлләренә кайтыйк. Сезнең карчык вафат дидегез бугай?
— Әйе, вафат булып китте шул, моннан ике ел элек. *
— Минем алай үлүен үлмәде, тик бу малай актыгы аны үтерер ин- $
де, мөгаен. Егетнең семьясын ташлап качу хәбәре килеп житү белән g ул түшәккә ауды. Болай да стенокардия приступлары була иде. Инде - тәгаен башы бетә шул малай актыгы аркасында. *
— Нигә шул кадәр авыр кичерә соң? Дөньяда булмый торган хәлмени? Бәлки ул бәхетен эзләп киткәндер?
— Балалары жәл. Тилмерешеп торалар. Үзләре берсеннән берсе, илаһым, матурлардыр. Акыллылар. Әтиләрен өзелеп яраталар. Хәзер инде бөтенләй бетерештеләр, һәр көн иртә торгач, әти, әти, әти кайтмадымы дип, елыйлар икән. Ә безнең йөрәк авырта, безнең дә елыйсы килә. Ятим калдылар бит инде фактически.
Галиәкбәр тирән итеп сулап куйды. Ул Лианасын хәтерләде. Аның иптәшләре чана шуып уйнаганда япа-ялгызы читтә бөрешеп басып торуын куз алдына китерде.
— Шулай Икән, — дип куйды, — сезнең тормышның да жае киткән икән, алайса.
— Җитмәсә малай үзе безнең балалар арасында төпчегебез, иң яратканыбыз иде. Кадерләп тәрбияләп үстердек. Әнисе инде бичара, улым, Фәритем, дип өзелеп торды. Үз авызыннан өзеп ашатты...
Галиәкбәр картны бүлдерде.
— Туктагыз, кем дисез исемен?
— Кемнең?
— Соң улыгызның инде.
— Әйтәм ич — Фәрит, аты коргырының нсемб. Ул менә шушы кош фабрикасына килеп баш белгеч булып урнашкан.
Галиәкбәр артык бара алмас булып тукталып калды. Пөрәк кинәт каты чәнчешеп авыртып китте.
— Ни булды? —диде Зариф, картның йөрәген тотып туктап калганына сәерсенеп.
— йөрәк, йөрәк, — диде Галиәкбәр. — Ул шулай кайчагында барахлит итә. Хәзер узар.
Алар юл уртасында туктап, бер-беренә текәлгән хәлдә, авырткан йөрәкнең рәткә керүен көттеләр. Ниһаять, профессор иркен бер сулыш алды. Авырту басыла төште.
— Кесәдә валндол-мазар. я нитроглицерин йөртергә иде йөрәк чирле булгач, — диде Зариф.
— Онытылган шул, өйдә калган, — диде Галиәкбәр.
Алар борылып әкрен генә килгән юлларыннан кире поселокка табэ юнәлделәр. Галиәкбәрнең Зарифка Фәрит турында сиздермәскә көче житте. Аның Фәритне бик яхшы белүен, алан гына да түгел, егетнең кызына тәкъдим ясавын, инде эшнең бик зурга киткәнлеген, аларның барысы да, шул жөмләдән Галиәкбәрнең үзе дә, туй турында уйлануын әйтмәскә булды. Ләкин хәзер бер нәрсәне генә аңламыйча баш ватып азаплана иде. Ул да булса: Әлфия беләме соң бу хәлләрне? Ул бит бер генә тапкыр да кызыннан егетеңнең узган тормышын беләсеңме соң син дип сорамады. Гажәп, нигә сорамагандыр?! Ә кыз болар- ның барысын да белгән булса? Белгән хәлдә дә кияүгә чыгарга атлыгып торса. Әллә бәлкем... Галиәкбәр ни дип тә уйларга белмәде. Бары ул чын күңеленнән Әлфиясе, аның бердәнбер күз тоткан кадерле кызы, бәхетсезлеккә генә очрап харап булмасын иде дип кайгыра иде.
АТИЛЛА РАСИХ
Галиәкбәр, никадәр арыган булмасын, поселокка кайту белән Әлфияне күрер өчен фабрика территориясенә кереп китте. Вакытка караганда, Әлфиянең эш сәгатьләре бетмәгән, лабораториясендә булырга тиеш. Галиәкбәргә сынаулар уздыру дәверенә территориягә керү өчен пропуск бирелгән иде. Ул, аякларының авыртуына карамастан, соңга калмагаем дигәндәй, корпуслар арасыннан юлсыз-нисез, аксый-туксый ашыгып баруында булды. Менә ул ике катлы җыйнак кына таш бина, аның өске катында лаборатория, аста азыклар эшкәртү урыны. Анда — төрле болгатчыклар. май эретү өчен җылыткычлар. Стеналарга он тузаны кунган. Бинага кергәч, карт бераз машиналар тавышына һәм караңгылыкка ияләшә алмый аптырап калды. Күрәсең, лампочкаларның барысы да яндырылмаган. Карт кармаланып алга китте. Монда ул һаман ашыга иде әле. Менә ул. ачык ишектән кереп, яктыга эләкте. Шактый текә баскычтан өскә менә башлады. Хәзер машиналар тавышы ишек артыннан тонык кына булып ишетелә. Аның каравы, өстә Әлфия нең шатланып көлүе, үзенең иптәшенә гамьсез рәвештә нидер сөйләве колакка керә. Карт артык менә алмас булып, урталыкта тукталып калды. Кем белә, бәлки Әлфия бу хәлне белмидер, ә? Әгәр белмәгән булса? Ничек кабул итәр соң ул мондый дәһшәтле хәбәрне? Тик барыбер әйтергә кирәк. Юкса, соң булуы бар.
Галиәкбәр тагын бер баскычка өскә күтәрелде, һәм тагы икеләнеп тукталып калды. Тукта, ничек дип белдерер соң әле ул? Болай капылт кына әйтеп булмый бит. Ниндидер әзерлек кирәк. Аны шушы авыр хәбәрне ишетүгә әзерлисе бар. Юкса, белмәссең, әллә ни белән бетәр.
Профессор тагы бераз уйланып торды да, анык бер карарга килеп, баскычтан кире төшә башлады. Хәзер, аның фикеренчә, башта Фәритне күрергә, аның күзләренә туп-туры карап барлык дөреслекне сорарга, инде аннан соңын күз күрер.
Шулай да профессорның күңел түрендә: «Мондый ук ялган була алмас. Фәрит акыллы егет, интеллигент. Ул үзенең кем икәнлеген танытмыйча торып. Әлфиягә тәкъдим ясый алмас. Бу мөмкин эш түгел», дигән ышаныч ята иде. Хәлбуки, мондый томанның да очы очка ялганмаганлыгы сиземләнә кебек хәзер. Димәк. Әлфия мәхәббәт исереклегеннән тәмам башын югалтып, кеше гаиләсен җимерү кебек җинаятькә кадәр барып җиткән... Юк, монысы да һич мөмкин түгел. Галиәкбәр Әлфияне белмимени? Ул аның нинди очракта нәрсә уйлаячагына кадәр белеп тора, ә инде нинди гамәл кылачагы турында әйткән дә юк.
Галиәкбәр уң аягына тагы да көчлерәк аксый төшеп, каударланып, территория аша узды да, контроль капкадан чыгып китте. Фабриканың конторасы янында директорның кара «Волга»сы күзенә чалынды. Директор әле һаман Казанга китә алмаган икән дигән уй картның күп уйлары арасында буталып башыннан узды.
Галиәкбәр ашыгып контора баскычыннан менә башлады. Аның исәбе хәзер үк Фәритне күреп, аның белән ачыктан-ачык сүз башлау иде. Ләкин бу мөмкин булмады. Чөнки баш белгеч бүлмәсендә беркем дә юк. хәтта ул бикле иде. Профессор аптырап ишек янында торганда, картка ислемай исләрен бөркеп, яныннан директорның секретаре Лиза узып китте. Ул бераз баргач, тукталды да елмаеп сорады:
— Сезгә Фәрит Зарипович кирәк идеме?
— Әйе, ул кирәк иде.
— Ул директор кабинетында. Иптәш Гатауллин Казанга китәр алдыннан баш белгечләр белән киңәшмә уздыра.
Галиәкбәр сүз дәшмәде, янбашларын уйнатып көяз генә кәс-кәс атлаган Лизаны берни дә күрми торган караш белән озатты.
Туташ коридор буйлап шактый ерак киткәч кенә искәрде: озак булыр микән сон киңәшмә, дип сорарга кирәген уйлады. Хәер, дип куй ды ул, машинасы инде көтеп тора ич, озакка сузылмаска тиеш.
Галиәкбәр кинәт гәүдәсендә талгын, сулкылдап тора торган ару, хәлсезлек тойды. Балтыр итләре дә шактый нык сызлый иде. Ул коридор очында күренгән артсыз утыргычка юнәлде. Сулавы авыр. Гомумән, аңа бик авыр иде. Ул хәзер бик кадерле кешесенең суга батуын күзәткән хәлдә, бернинди дә ярдәм күрсәтә алмаган бер кеше кебек иде.
— Күрәчәгең булса, күрәчәгең булса,—дип авыз эченнән иреннәрен чак хәрәкәтләндереп кабатлады ул утыргач. Бүген ул урманнан йөреп кергәч, саф баш белән бик әйбәтләп Эльвира Хәкимовнага хат язмакчы иде. Хатның кайбер урыннарын ул күңеленнән әзерләгән дә иде инде. Ләкин хәзер зур өр-яңа кайгы барысын да җилдәй өреп чыгарды. Бары үзе генә дәһшәткә әверелеп, камил хуҗа булып, бөтерелеп уйный башлады.
Шулай хәрәкәтсез шактый утыргач, карт, ниһаять, үз-үзеннән. сүзне нидән башларга соң? — дип сорады. Кинәт бер ишектән фабриканың баш бухгалтеры килеп чыкты. Бу пумала башлы кеше профессорга таныш. Ачык чырай белән туп-туры Галиәкбәр янына килеп кул бирде, картның нишләп монда утыруы белән кызыксынды.
— Монда утырмагыз, профессор, — диде, — килешмәгәнне. Әйдәгез безнең бүлмәгә.
— Рәхмәт, мина монда да начар түгел, — диде профессор. Чыннан да, аның хәзер беркемне дә күрәсе килми иде. Бераздан аңа эссе булып китте. Ул бүреген салып тәрәзә төбенә ташлады, бишмәт изүен ычкындырды.
Юраганы дөрескә чыкты, киңәшмә озак бармады. Бер унбиш минутлар узмагандыр, директор кабинеты ачылып китте, шаулашып фабриканың баш белгечләре, директор үзе. аның урынбасары чыктылар. Профессорны күрү белән барысы да аның янына килде. Исәнләштеләр. Олыгая башлаган, такыр башлы, тулы яңаклы директор, нинди йомыш, Галиәкбәр абый, дип татарча сорады. Ул юлга җыенган, шуңа күрә* 'өске киемнәрдән иде инде.
■ Мин менә Фәрит Зариповичны... — диде Галиәкбәр һәм, үзе лә аңламастан, һич кирәк булмаса да, елмаеп куйды.
Рәхим итегез. — диде Гатауллин, — Фәритне сезнең карамакка тапшырам, теләсә нишләтә аласыз, сезнең ихтыяр.
Фәрит ак тешләрен балкытып сөйкемле елмайган килеш, профессорга текәлгән иде. Директор үзен озата чыккан кешеләр белән берлектә, аскы катка төшеп китте. Фәрит исә һаман елмаеп, Галиәкбәргә
— Әйдәгез, рәхим итегез, — дип, ишекне ачып, кабинетына керергә ишарә ясады.
Бүлмәгә керү белән Галиәкбәр шактый коры тон белән хәзер үк ишекне бикләп алырга кушты.
Фәрит сәерсенде, мәгәр шомланып картның әмерен үтәде.
— Сезнең белән минем сүз бик җитди булачак. — диде профессор» өстәл янындагы буш утыргычка утыргач Фәрит хәвефле бер эшнең якынлашуын тойды Шунда ук үзен тынычландырырга теләде.
Теге сынаулар турындамы? — дигән булды
Профессор сынау һәм нәфрәт ташып торган күзләре белән Фәритнең матур, ләкин хәзер ничектер ачу кнтергеч хаинлек чагылган йөзенә сүзсез генә карап торды.
— Юк. сынаулар турында башка вакытта Хәзер мин сезгә менә нәрсә әйтергә тиеш. — Ул төртелеп калды. — Менә нәрсә... Бүген урманда бер олы кеше белән очраштым. Ул сезнең әтиегезме?
АТИЛЛА РАСИХ ф СЫНАУ
Фәрит агарынып китте, җилкәләрен җыерып куйды, әйе, ана хәзер барысы да аңлашыла. Тик аның хөкемендә вакытны сузу чарасы гына калды.
— Бер дә әйтә алмыйм, Галиәкбәр Хафизович, урманда олы кешеләр күп булыр ул.
— Кара кыска туннан, боярка бүректән...
— Бәлки шулдыр...
— Димәк, әтиегез биредә сезнең?
— Әйе, ул моннан бер атналар чамасы элек... кунакка килде.
— Кунакка? ’
— Ну. кунакка дип, — Фәрит күзгә күренеп каушый башлады. Ә Га-лиәкбәрнең күзләрендәге нәфрәт очкыннары аның саен көчәя барды.
— Менә нәрсә, — диде Галиәкбәр еш-еш сулап. — Сез, аның сөйләвенә караганда, үзегезнең хатыныгызны һәм балагызны калдырып, дөресрәге, алардан качып, аларны ташлап килгәнсез икән монда. Шул дөресме?
Фәритнең агарынган йөзе кинәт кызара башлады. Бу гаҗизлектән туган яшәү, котылу өчен эчке бер омтылыш иде. Ул кресло таянсала- рындагы терсәкләрендә күтәрелә төшеп, кинәт башын калкытты.
— Әйтегезче, Галиәкбәр ага, мин сезгә шәхси тормышым турында ни өчен отчет бирергә тиеш әле?
Фәрит артык каты кычкырып әйтте сүзләрен.
— Кычкырмагыз, — диде карт, шактый тыныч калып. — Әгәр мин сезнең өчен профессор гына булсам, ул отчетны бирмәскә хакыгыз бар. Ләкин мин Казаннан килгән бер белгеч кенә түгел... мин, аңларга тиеш сез, аңларга тиеш, мин сез кулын сораган кызның әтисе дә.
Галиәкбәр буылып ютәлләргә кереште. Ул йөрәгенең, күкрәк читлегеннән чыгып китәрдәй, каты тибүен тоя. хәтта ишетә, ә колакларында телеграмм баганалары чыңлаган авазлар яңгырый иде.
Фәрит башын аска иде. Ул да еш-еш сулый, һәм үзенең котчыккыч бер кабахәтлек эшләвен һәм хурлыклы рәвештә фаш ителгәнлеген күңел сызларлык ачык итеп тоя иде. Ул Галиәкбәргә карамыйча гына: «Гафу итегез мине зинһар өчен, —дип мыгырданды. — Әтинең сезгә әйткәннәре дөрес, ул мине алып китәргә килгән...»
Галиәкбәр үзе өчен иң мөһим һәм авыр сорауны бирергә җөрьәт итте:
— Сезнең шундый кеше икәнлегегезне... Әлфия беләме?
Дәһшәтле тынлык урнашты. Җавапның нинди булуы, карт фнке- ренчә, җан бәясенә торырлык бер нәрсә иде. Фәрит башын күтәреп, ниһаять, картка текәлде.
— Юк, белми ул. Мнн ана әйтмәдем.
— Димәк, сез аны алдагансыз?
— Юк. мнн аны алдамадым, мин бары әйтмәдем генә.
Карт нәфрәтле бер елмаю белән Фәриткә:
— Әйтмәү ул бу очракта — шул ук алдау, кем... — диде.
— Мин хатыным белән яши алмадым. Мин аны яратмадым. Аннан бизеп, тәмам алҗып, бернигә дә карамастан, качып китәргә мәҗбүр булдым...
— Андый хәлнең булуы бик мөмкин.
— Аннан менә монда килдем. Ә монда Әлфия. Мин аны бик яраттым. Әле дә мнн аны җанымнан кадерлерәк бер фәрештә итеп саныйм. Мин аны сөям. Минем әле мондый мәхәббәтне үз гомеремдә татыганым юк иде... Сез анларга тырышыгыз. Менә шул яратуым аркасында, аны, Әлфияне, югалтудан куркып мнн... яшерергә мәҗбүр булдым. Әйтсәм, ул мине яратмый башлар, минем мәхәббәтемне йөрәгеннән йолкып алып ташлар дип курыктым.
Егетнең әйткәннәрен һич өнәмичә башын селкеп утырды карт.
— Андый мәхәббәтне чын мәхәббәт дип атамыйлар. Сезнең мәхәббәт ул эгоист мәхәббәте.
— Ни өчен?—диде Фәрит бик аптырап.
— Чын мәхәббәт ул яраткан кешеңә яхшылык эшләргә ашкынудан гыйбарәт. Сез Әлфиягә, интим тойгыларыгызны ачу белән бер үк вакытта, кем булуыгыз турында да әйтергә тиеш идегез.
— Мин курыктым.
— Сез үзегезгә начар булмагае дип курыккансыз. Мондый курку эгоистка гына хас. ‘
— Юк, алай түгел. Мин аның үземне шулай ук яратканлыгын белдем. Мин аның бәгыренә канлы яра ясап, аның күңелен җәрәхәтләүдән курыктым.
— Әгәр бацгга ук әйткән булсагыз, бәлки ул сезгә башкачарак карар иде.
Фәрит биреште.
— Әйе, мин гаепле, теләсәгез нишләтегез, — диде.
Галиәкбәрнең күңеле бераз тынычлангандай булды, һәрхәлдә, ул үзенең хәлне дөрес бәяләвен егеттән дә икърар иттерде. Ләкин әле картны куркыткан тагы бер нәрсә бар иде, Галиәкбәр шуңа күчәргә булды.
— Ярар, монысы миңа аңлашылды, — диде ул. —Инде мин сезнең белән
ирләрчә сөйләшмәкче булам.
Фәрит аңлады.
— Бу хакта тыныч була аласыз.
Ирексездән Фәритнең күз алдыннан барысы да кино тасмасындагы кадрлар кебек бер-бер артлы узды. Булды андый мөмкинлекләр. Ләкин Фәритнең вөҗданы аңа бу хокуктан файдаланырга ирек бирмәде.
— Юк,— диде Фәрит,— монысы турында минем намусым пакь, чиста.
Галиәкбәр урыныннан торып өстәлдә яткан бүреген кулына алды. Пальто төймәләрен ашыкмыйча гына каптыргач, башына бүреген кияргә онытып:
— Бүген сәгать җидедә сез безгә киләсез һәм минем алдымда Әлфиядән гафу үтенеп, барлык дөреслекне сөйләп бирәсез! — диде.
Аның йөзе бу минутта аерата карт, үзе бетерешкән кебек тоелды Фәриткә. Галиәкбәр, иелә төшеп, һәм элеккедән дә ныграк аксаклап, бүлмәдән чыгып китте.
Бүген, иртәнге яктан буранлап торса да, өйләгә таба көн тәмам ачылып, җылынып китте. Хәзер өй кыекларыннан тамчылар тама, тротуар читләренә өелгән карлар чәрдәкләнә үк башлаган.
Галиәкбәр өйгә кайтып керү белән Эльвира Хакимовнага хат язарга теләгән иде. Кайтып өстәлдә Әлфия әзерләп калдырган табынны күргәч, гаҗәпсенеп әле бүген иртәдән бирле үзенең ашамаганлыгын хәтерләде. Ләкин аның ашыйсы килми нде. Аракы эчкәч кенә аш аппетитлырак булыр кебек тоелды. Кечкенә кастрюльдәге ашны ул газ плитәсепә җылынырга куйды, үзе олы якка чыгып, сервантны ачты.
Аракысы төбендә генә калган шешәне тоткан килеш, ул озак вакыт онытылып идән уртасында басып торды. Аңа Казанда Сафура белән яшәү ифрат авыр нде. Ул үзенә монда тынычлык табарга теләде һәм тапкан кебек тә булды. Ләкин нәрсә килеп чыкты соң? Нәрсә булып бетәчәк бу тамаша? Ярый ла Әлфиянең бу авыр кичерешләрдән соң канатлары сынмаса! Ярый ла ул үзенең гүзәллеген, гүзәллегенә лаек әйбәт горурлыгын һәм барыннан да битәр кешеләргә ышанычын югалтмаса.
Карт шул турыда уйлый нде.
АТИЛЛА РАСИХ ф СЫНАУ ф
Әлфия бүген чак кына соңгарак калып кайтты. Галиәкбәргә аның күкеле гадәттәгедән дә күтәренкерәк кебек тоелды. Кыз. кайтып керү белән, иртәге көнгә дигән ашын салды. Чәй кайнатып, чәй алдына коймак пешереп алды. Табын янында, шат күңелле кешегә хас булганча, өзлексез көлкеле хәбәрләр, вакыйгалар сөйләп утырды. Ә чәйдән соң бик тиз генә савыт-сабасын да юып куйды, ит пешкәнче утырыйм әле дип. әтисе янына телевизор карарга чыкты.
Сәгать жиденче ярты иде инде. Галиәкбәр әледән-әле кул сәгатенә, караштыргалап Фәрит турында уйланды. Килерме, юкмы? Картның сүзен тыңларга йөрәге житәрме? Әллә шүрләп, дөреслекне сөйгәненнән һаман яшереп ятармы? Бер караганда ул килергә тиеш иде кебек, ә кем белә. Бәлки хәзер барысы да бетте, барыбер кызына карт үзе әйтер дип килергә куркыр. Сәгать уклары җидегә якынлашкан саен картның күңелен билгесезлек ныграк борчый бара иде.
Әмма барысыннан да куркынычрагы. Әлфиянең бу хәбәрне ничек, ни рәвештә кабул итүе иде. Монысын инде Галиәкбәр бер ничек гә юрый алмады. Чөнки анысы кызның егетне ни дәрәжәдә яратуына бәйләнгән булырга тиеш. Мәсәлән, ул үзе никадәр яратмасын, сөйгәненең үзенә хыянәт ясап яшәвен белсә, мәхәббәтен шундук нәфрәткә әйләндерә алырга сәләтле кеше дип исәпли. Хәер, дип уйланды ул телевизор караган арада, хәзерге яшьләрне белмәссең. Карт телевизор карый, андагы бозды тимер аяк шуучы парлардан күзен алмый, үзе һаман, һаман, инде менә күпме вакыт, бер үк нәрсә турында баш вата. Ниндидер үзгәрешне Әлфия дә сизенде. Әле бая чәй янында ук, ул сөйләгәнне картның гадәттәгечә җөпләп, игътибар белән тыңламавына ирек- сездән игътибар итте бит ул.
— Әллә син авырыйсыңмы, әти? — диде борчылып.
— Юк. юк, — диде Галиәкбәр, — диссертация... Сөйлә, сөйлә.
Шуннан Әлфия, аның сәер халәтенә артык игътибар итмәстән, сөйләвең дәвам иттерде. Хәзер исә ул, әтисе белән янәшә утырып, җилдәй бөтерелгән тимер аяк шуучылар белән мавыкты, хәтта әтисе турында бөтенләй онытып та җибәрде.
Сәгать җиде тулырга биш минут калды. Галиәкбәр йөрәгенең авырттырып тибә башлавын тойды. Менә ул озакламый килеп керер һәм- Галиәкбәр көткән, куркып көткән хәлләр башланыр.
Ул урыныннан торды да түземсезлек белән коридорга чыкты. Ишек янына килеп аяк тавышларын тыңларга кереште. Кемдер аскы ишектән керде. Ишекнең шапылдап ябылуы ачык ишетелде. «Шул» дигән уй килде картның башына, чөнки сәгать угы нәкъ җиделе цифр өстенә- менгән иде инде. Әнә минут күрсәткече калтыранып уникеле өстеннән узды... Тик баскычтан менүче кеше Әлфия квартирасына тукталмады, күрше ишек звоногын басты. «Юк, булмады инде болай булгач», дигь уйлады Галиәкбәр, күңелендә Фәриткә карата нәфрәт ни кадәр артмасын. ана хәзер ничектер жиңелрәк булып китте. Теге баягы дәһшәт сөремнәре хәзер профессорның күңелен борчымый иде. Ул яңадан кызы янына телевизор карарга кереп утырды.
Галиәкбәр инде Фәритнең бүген килмәячәген үзе өчен аныклагач кына, кинәт кемдер озаклап ишек звоногына баса башлады. Икесе дә бердәм утырган урыннарыннан күтәрелделәр.
— Үзем, — диде Әлфия, һәм жиңел адымнар белән ишек ачарга- чыгып китте.
Карт барлык игътибарын хәзер коридорга юнәлткән иде. Кызының ишек ачу белән шатланып «Фәрит» дигәнен ишеткәч тә Галиәкбәр, үзег дә тоймастан, телевизорны сүндерде.
Бүлмәгә алдан Фәрит, аның артыннан Әлфия килеп керделәр. Фәрит салмыш иде. Аның күзләре ялтырый, йөзенә кызыллык йөгергән, ул профессорга, һич югында, әдәп саклап булса да игътибар күрсәтмәде, өске киемнәрен салмастан, стена буендагы диван-караватка барып утырды.
— Әл-фия, — диде ул тотлыга төшеп. Тукталып торды. — Әл-фия!
Аның шушындый хәленә хәйран калган кыз һичбер нәрсә аңламый 2 ча аңа сүзсез текәлде. 5'
— Сиңа сөйләмәдеме әтиең?
— Нәрсә сөйләмәдеме? — диде тәмам аптырашка калган Әлфия. ♦
Ул бер мәл Фәрит шулай юри шаярта дип тә уйлаган иде, тик аның * чыннан да эчкән булуын аңкып торган аракы исеннән сизгәч, ни әйтергә - дә, ни уйларга да белмәстән, гаҗиз булып торды. <
— Минем турыда, — диде Фәрит. Аның теле бәйләнгәнлеге хәзер “ бик ачык сизелә иде. — Минем турыда. — диде ул кабатлап. — минем * сине моңарчы алдап, хатыным, ике балам бар өстеннән сине алдап. ч мин егет кеше, дип йөргәнем турында берни дә әйтмәдеме?
Әлфия кинәт илереп әтисенә мөрәҗәгать итте.
— Әти! Нәрсә сөйли ул?
— Нәрсә сөйләсә дә, сабырыңны югалтмыйча гына тыңла әле.
кызым. •
Кыз атылып Фәрит янына килде, аның иңбашларына кулларын салды.
— Нәрсә сөйлисең син, Фәрит, кабатла әле. кабатла!
Фәрит, йокысыннан уянып киткәндәй, башын артка ташлап тузган чәчләрен дуылдатып алды, һәм кинәт маңгае белән Әлфиягә терәлеп тынып калды. Аның әледән-әле иңбашларын сикертүе генә үкси башлаганлыгын аңлата иде.
— Әти, нишли бу, нәрсә сөйли? — диде Әлфия. Хәзер инде егетнең шыңшып елавы ачык ишетелде.
— Минемчә, ул, кызым, үзенең моңарчы сине алдап йөрүен бик ачык итеп әйтеп бирде, — диде карт. Фәритнең елап утыруы аның ачуын китерә иде. Әйтми түзмәде
— Егетлек түгел бу, Фәрит. Син үзеңнең күренекле белгеч булуыңны да онытма.
Әлфия егетнең култык асларыннан эләктереп алды, артык гасаби- ланганда гына була торган көч гайрәт белән аны урыныннан күтәреп торгызды.
— Фәрит дим. акыллым. син бүген әллә нишләгәнсең, әйдәле юын. — Ул аны юыну бүлмәсенә җилтерәтеп алып чыгып китте.
Бераздан соң кызның «яле», «менә шулай» дигән сүзләре һәм краннан шарлап су акканы ишетелде. Галиәкбәр Әлфиянең ышанмавын, егет бу сүзләрне бары исерек баштан гына әйтә дигән фикердә булуын аңлады, катнашмады, сабырлык белән азагын көтте. Әлфия белән Фәрит яңадан бүлмәгә керделәр.
— Я, айныдыңмы, Фәрит,— диде Әлфия. Ул әле һаман башын иеп урталыкта басып торган Фәриткә елмаеп дәшергә дә үзендә көч тапты. Аны ипләп кенә кәнәфигә утыртты. Күзләренә туп-туры карап
— Син бит ул сүзләрне исерек баштан гына... шулай бит? — диде. Егет, ыңгырашкан хәлдә, чәчен ике куллап артка сыпыра башлады. Чәч юеш, бармак араларыннан су тама иде.
— Я, әйт. шулай бит, — диде ана Әлфия, бу юлы иелә төшеп. Кызның йөзендә ялыну, хәтта мескенлек чагылып китте.
— Мин сиңа ул сүзләрне исереклектән әйтмәдем, Әлфия, мин сине артык яратам, шуңа күрә моңарчы дөресен әйтә алмадым.
Әлфиянең кинәт төсе үзгәрде.
Син мине алдап йөргәнсең булып чыга бит. Синең хатының, балаларың...
Әлфия, артык берни дә әйтә алмастан, йөзен куллары белән каплап, Фәриттән чнткәрәк китеп, диванга утырды. Галиәкбәр ашыгып кызы янына барды.
— Кызым, аппагым, тыныч кына, тыныч кына, — диде ул. Ни өчендер аның башыннан сыйпый башлады. Ләкин кыз еламый иде. Ул кулларын йөзеннән кинәт алды да тирән хәсрәт чагылган күзләрен тутырып, Галиәкбәргә төбәлде.
— Мөмкин булса, әти, безнең икебезне генә калдырсана.
Әйе, Галиәкбәр бая Фәриткә минем алда Әлфиягә үзең турында әйт дигәнгә күрә генә чыгып китмәгән иде. Мондый чакта өченче кешенең арада буталып йөрүе әйбәт түгел. Галиәкбәр: «Шулай, кызым, дөрес, үзегез аңлашыгыз», — диде дә коридорга чыгып киенә башлады.
Ишек ябылып, чыртлап бикләнгәч, Әлфия Фәриттән сорады:
— Миңа үзеңнең хатының, балаларың турында сөйлә.
Фәрит кулларын сузып Әлфияне кочакларга теләде булса кирәк. Ләкин Әлфия житез генә урыныннан купты да телевизор янындагы утыргычка барып утырды.
— Әлфия, ышан, әгәр синдә миңа карата кеше буларак әз генә хөрмәт калган булса... Мин сине бик-бик яратам.
— Алдау белән мәхәббәт бергә була алалармы?
— Менә, күрәсең, була икән ич. Мин бары сине артык яратканга күрә генә үземнең хатынымны ташлап килүемне...
— Хатынымны һәм балаларымны...
— Әйе, хатынымны һәм балаларымны ташлап килүемне әйтмәдем. Мине яратмый башларсың дип курыктым.
— Мин синнән моны көтмәгән идем. Димәк, сереңне әти белмәгән булса, миңа әйтми яши бирер идең, ә мин сиңа һаман ышанып йөрер идем. Шулаймы?
— Мин аны сиңа, вакыты җиткәч, әйтми калмас идем, Әлфия.
— Вакыты? Кайчан соң аның вакыты? Шул җитми торып ник әйтергә булдың соң әле?
— Әйтергә мәҗбүр иттеләр.
— Кем итте?
— Әтиең.
— Ничек инде? — диде Әлфия аптырап, — ул ничек сине мәҗбүр итә ала?
Фәриткә барысын да, үзен эзләп әтисенең монда килүен дә, бүген картларның урманда очрашып сөйләшүләрен дә, аннан соң Галиәкбәрнең Фәрит янына кереп катгый рәвештә ультиматум ясавын да сөйләргә туры килде.
Әтисенең башта ук үзенә әйтмәве Әлфияне бераз хафага төшерде. Тик ул эшнең асылын белмичә торып, дуамал нәтиҗәләр ясарга ашыкмады. Сәбәбе булгандыр, дип уйлады.
Шактый коры гына ул Фәриттән сораша башлады.
— Хатының нинди кеше?
— Бик начар кеше.
Әлфия һич үзенә хас булмаганча ачы елмаеп куйды.
— Шуңа күрә аннан качтыңмени? Ә балаларың? Алар да начармы?
— Син, Әлфия, мине алай рәнҗетмә!
— Нигә, мин сорыйм. Син кайчаннан бирле инде бездә? Син әле алимент түләүдән дә качып йөрисеңдер?
— Мин алиментка дигән акчаны җыеп барам. Берьюлы җибәрермен дип уйладым.
— Анысы нигә тагы?
— Чөнки мин аларга үземнең кайда икәнлегемне хәбәр итәргә теләмәдем.
— Курыктың, шулаймы?
— Әйе, курыктым. Монда килер, тагы миңа якты дөнья бетәр дип курыктым.
— Гаҗәп! Аның белән кешеләрчә шартын җиткереп аерылышырга ♦
мөмкин түгел идемени? *
Фәрит, тотлыга-тотлыга. үзенең фаҗигасен озын-озак итеп сөйли = башлады. Әлфия аны бүлдерми тыңлады. Ләкин кызның йөзендә хәзер -> элекке мөлаемлелек юк иде. Ниһаять, сүз беткәч, ул әйтте ♦
— Фәрит! Әгәр син миңа башта ук, танышканда ук, мин хатын х
аерган кеше, минем ике балам бар, — дисәң дә мин сине барыбер яра- = тыр идем. Мәхәббәтнең ялгышуларны кичерерлек көче бар. Ул бары < ялганны гына кичерә алмый. а.
— Мин бит бары әйтергә генә кыймадым, Әлфия, анла... <
— Син миңа бу турыда ничектер сүз чыккач, шаярган булып хәтта *
паспортыңны да күрсәттең. Хәтерлисеңме? Менә кара, мин егет кеше 5 дидең. й
— Хәтерлим.
— Бу коточкыч алдау түгелмени, Фәрит?
— Бу коточкыч алдау. Тик мин синнән бик-бик үтенәм. Кичер мине.
— Мондый зур хыянәтне кичерә алмыйм мин. Минем вөҗданым моңа рөхсәт бирми, Фәрит.
Фәрит бөтенләй айнып китте. Ул кулларын сузган килеш Әлфиягә таба атлады. Аның янына җиткәч, тезләнеп кызның аякларын кочып кичерүен үтенә башлады. Аңа һич игътибар итмәстән, Әлфия, үз алдына сөйләнгәндәй, әйтте;
— Син минем бөтен якты өметләремне юкка чыгардың, Фәрит. Мин бит сине ихлас күңелдән сөйдем. Мин инде җилбәзәк үсмер түгел. Минем яратуым бик җитди ярату иде. Мин җүләрләнеп сиңа үземә ышанганнан да артык ышандым. Сине насыйбым, үземнең киләчәгем дип уйладым. Ничек шундый хыянәттән соң сезгә, ирләргә, ышанырга була. Я әйт?
Әлфиянең кинәт аскы ирене калтырана башлады. Күзләренә яшь тулды. Ул өстәлгә ауды да үксеп еларга тотынды. Фәрит исә кинәт аягүрә басты. Кызны каты итеп кочаклады. Ләкин моннан Әлфиянең егеткә булган нәфрәте артты гына. Ул барлык көченә Фәритне этеп җибәрде.
— Кит минем янымнан, кабахәт җан! Моннан соң якыныма киләсе булма!!
Фәрит каушап артка чигенде. Кая барырга белмичә, бәлки әле бу истерика1 узар дигәндәй, урталыкта таптанып торды. Ләкин аның чыгып китмәвен күргәч, Әлфия ашыгып коридорга узды, ишекне төбенә кадәр ачып, чәрелдек ят бер тавыш белән кычкырды
— Вон отсюда, кабахәт!!!
Галиәкбәр урамнан йөреп кайтканда Әлфия елаудан кызарып беткән күзләрен билгесез бер нәрсәгә текәгән хәлдә һаман өстәл янында утыра иде әле. Ул әтисенең кайтып керүенә игътибар да итмәде.
5
Әлфиянең Фәриткә әйткәннәре ихлас күңелдән иде. Аның Фәриткәчә беркемне дә сөйгәне булмады. Күрәсең, билгеле шартлар кызны шулай тәрбияләгәннәрдер. Сафура белән бер үк гаиләдә үссәләр дә, Әл-
Истерика — гасабнланып. шашынып холыксызлану.
фия апасыннан үзгә тәрбия — инсафлылык һәм тыйнаклылык тәрбиясе белән сугарылып үсте. Өйдә, әнисе янында, күбрәк булу да тиешле йогынты ясагандыр бәлки. Инде укый башлагач та ул Сафура кебек бер селтәнүдә барлык дәресен төгәлләп үз ихтыярында кала торган сәләтле кеше булмады. Ул озаклап баш ватканнан соң гына, үзен кат- кат тикшереп, әгәр янында берәр кеше булса, аңардан шулай ук кат- кат сорашып, тәмам барысына да төшенгәч кенә, эшкә керешә. Өйгә бирелгән дәресне шулай озаклап төгәлләгәндә инде йоклар вакытның килеп җиткәнен сизми дә кала иде. Аның дуслары күп булмады. Күрше кызы Әкълимә белән ахирәтләр иде алар. Әкълимә исә үземдә юаш кына, оялчан гына, тыйнак һәм әрсезләнүне сөйми торган бер кыз иде. Әнә шул кыз белән алар бакчада да, мәктәптә дә бергә булдылар. Бергә курчак уйнадылар, тау шудылар, катокка йөрделәр, хәтта кинотеатрларда да янәшә утырдылар. Тик югары мәктәптә генә бергә булырга туры килмәде. Унынчы классны тәмамлар алдыннан Әкълимә бер исерек шоферның корбаны булды. Машина астына эләкте. Имгәнгән, изелгән хәлдә өч көн үлә алмыйча ятты, аннан мәңгегә күзләрен йомды... Бердәнбер кадерле дустыннан аерылу Әлфия өчен гомер буена яралары төзәлми торган авыр фаҗига булды. Бу югалтуны ул бик авыр кичерде. Күңелендә һәр даим бушлык тоеп яши башлады. Аңа бу бушлыкны тутырыр өчен кем белән булса да, тик үзен аңлый ала торган дус күргән берәр яшьтәш кирәк иде. Әлфия бу чакны җитлегеп килгән кыз. Аның түшләре тулышып тора. Бу йомры тыгыз нәрсәләр кызны оялта, шул ук вакытта талгын рәхәтлеккә ашыра, күңелне оета иде.
Көннәрдән бер көнне әниләре ике кызын да каршысына утыртты да кыз баланың интим тормыш нечкәлекләрен аңлата башлады. Әлфиянең исә болар турында әле укыганы да, ишеткәне дә юк иде. Шул чагында ничектер аның күзләре Сафурага төште. Әлфиянең гаҗәпләнүенә каршы, бу нәрсәләр Сафура өчен яңа түгел, имеш, әйтерсең лә Сафура бу мәсьәләдә әнисе кадәр генә түгел, ә артыграк та белә.
— Кызларым, сез икегез дә үсеп буйга җиттегез. Үзегезнең хатын, ана булырга тиешлегегезне, ил, кешеләр каршында җаваплы икәнлегегезне бер генә минутка да онытмагыз. — диде ул. Аның әйтүенчә, адәм баласының сыйфаты иң беренче чиратта ана кеше сыйфаты белән билгеләнә. Ана — ул кешене тудыручы, аны күкрәк сөте белән туендыручы гына түгел, ул аңа иң әйбәт тойгылар сеңдерүче. Ата кеше дә бик мөһим урын тотучы, ләкин аның бурычы ана белән баланы саклаудан гыйбарәт, ягъни кешелекнең сакчысы ул.
Сүз шушы җиргә җиткәч, Әлфиянең әле дә хәтерендә, Сафура түзмәде:
— И әни. сине философия укытучысы итеп кенә куярлык икән. — диде. Әлфиянең бит алмалары кызыша башлады. Сафураның ана сүзләренә шулай уен-көлке аша каравына ачуы килде. Үзе исә әнисенең һәрбер сүзен, якын күреп, күңеленә сеңдерә барды. Мәгъмүрә кызларына ир-ат белән мөнәсәбәт турында сөйли башлады. Аныңча, менә шул мөнәсәбәттә чагыла иде инде кыз баланың күркәм горурлыгы. Ул егетләр белән дә дус булырга тиеш. Егетләрне үз итеп, чын иптәш һәм яклаучы итеп карарга тиеш. Ләкин шул ук вакытта ир-атка хас бер кимчелекне дә онытмаска тиеш. Аларда нәсел арттыру, нинди генә юллар белән булса да, шуңа омтылу инстинкты бик көчле. Бу җан иясенә хас бер инстинкт, күп очракта мәхәббәткә үрелмәгән хәлдә үсә. ул күп очракта мәхәббәт тойгыларына буйсынмастан, хәтта кайбер вакыт ана капма-каршы рәвештә дә яши ала. Мондый үзенчәлекне ихтыяр көче белән дә бик күп ир-ат җиңә алмый. Бик күп очракта ир кеше, бик намуслы булса да, үзенең изге тойгылары белән җенси канәгатьләнү теләген гармониядә саклый алмый. Менә калганын сез үзегез аңларга тиеш
«нде, балалар Аннан сон Мәгъмүрә балаларына үзе эшли торган бала табу клиникасындагы хәлләр турында сөйләп китте. Ничәмә кыз уйнаштан бала китергән. Бәлки ана киләчәктә үз бәхетен үзе табар, ф ләкин андый балалар бит «әтием бар!» дигән бик кирәкле, горур той- х гыдан мәхрүм булып үсәчәкләр. Аларның күңелләре китек булачак 5 һәм ул, гомер буе, күләгәңдәй, синнән калмаячак.
Мәгъмүрә кызларына ул көнне бик күп киңәшләр бирде. Күрәсең, “ буйга җиткән кыз бала моңа мохтаҗдыр. Әлфия, әледән-әле оялып * кызарынса да, ул вакыт әнисен ихлас күңелдән тыңлады һәм ул сүз- * ләрне беркайчан да онытмады. Алай гына да түгел, ул аларны һәр ва- и кыт гамәлдә кулланды. *
Ул сигезенче класста укыганда ук тугызынчы, унынчы класс малайлары аңа игътибар итә башлады. Кайбер азгынраклары хәтта аны кочакларга, үбәргә дә чамалап карады. Тик Әлфиянең талканы коры =; булды. Ул андый салам сыйракларны бик тиз акылга утырта нде. Дө- = ресен генә әйткәндә, аның үбешеп карыйсы килә. Чөнки класстагы < кызлар үзләренең кемнәр белән үбешкәнлекләрен әйтеп, әнә ничек мактаналар. Бәлки ул бик татлы нәрсәдер. Әйе, Әлфиянең бер тапкыр гына булса да күңеленә ошый төшкән егет белән үбешеп карыйсы килә нде. Тик ул курыкты. Изрәп төшәрмен, егет миннән башкасын таләп итәр дә мин каршы тора алмам, гомерлек бәхетсезлеккә дучар булырмын дип курыкты. Шулай ул һәрбер үзенә мәхәббәт изһар иткән һәм үзен үбәргә чамалаган егетне яныннан куа торды. Инде институтка кереп укый башлагач көтелмәгән бер хәл булды. Ниндидер мөнәсәбәт белән уздырылган кичәдән кайтышлый, үзен озата килгән егет рөхсәтсез-нисез Әлфияне урамда кочаклады да һнч абайламастан иреннәреннән суырып үпте. Кыз бермәлгә һушыннан язгандай булды. Күзләрен ачып каршында авызын ерып торган егетне күргәч, сдтсыз алчакны өзгәләп ташлардай булды. Селтәнде дә чалтыратып яңагына сукты, һәм, тырт борылып, китеп тә барды. Ә иртәгесен егет торактагы иптәшләренә бу вакыйганы сөйләгәндер, ахры, шул көннән сон егетләр Әлфиядән шүрли башлады. Инде кайбер шуграклары Әлфиягә йомышлары төшеп сүз башлаганда, кайчак мут күзләрен уйнатып, әмма яңакларын каплап сөйләшә торган булдылар. Әйе, Әлфия үз тирәсендәге егетләргә үзе белән сак мөгамәләдә булырга кирәклеген шулай тө-шендерде. Мәгәр үзе дә бер нәрсәне аңлады. Үбешүдән генә алай изрәп оеп китми икән ласа Әлфия! Шулай итеп, беренче үбелү аңа ниндидер кыюлык китерде. Ул үзен егетләр янында кыюрак тота башлады Күңеленә якын тоелганнары белән уйнады, шаярды, мәгәр убешсә дә бик сайлап кына, артыгын һич рөхсәт итмичә генә.
Дөрес, егетләр белән дә озаклап йөргән чаклары булды. Тик мәхәббәт идеме соң әле бу? Мәхәббәт түгел, бары бәйләнчек ир-аттан саклану чарасы гына иде. Чөнки берәүләре килде, икенчеләре китте. Ихтимал теге, әнисе әйткәнчә, нидер өмет итеп йөргәннәре дә булгандыр. Инде өметләре акланмагач, андыйлар җайлырак, күндәмрәк кемсә эзләп чнтләшкәннәрдер. Бик ихтимал, бәлки кызыйның үзендә дә гаеп булгандыр. Артыграк коры булмадымы икән Әлфия? Чөнки соңыннан ул, кешеләр белән аралашып, шактый тәҗрибә туплагач, шуны аңлады егетләр артык кырыс, чебен тимәс чер итәр мимозалардан куркалар, андыйларны өнәмиләр икән. Ихластан сөйгән егеткә өмете өзелерлек бер генә тупаслык та эшләргә кирәк түгел. Ир-ат шул чагында гына кызга тартыла һәм бу якынлык тирән мәхәббәткә дә әйләнеп китүе мөмкин.
* Әлфия үсә-үсә. җнтлегә-житлегә менә шуларны белде. Тик шулай да аның башын югалтып сөярлек бер генә кешесе дә булмады. Берәүләр якынайды, икенчеләр ераклашты. Ә айлар айларны, еллар елларны алыштырды. Гомер уза торды. Көннәрдән бер көнне Әлфиянең кү
ңелендә «мин карт кыз бит инде» дигән дәһшәтле бер фикер туды. О. ул бу хәлнең нәрсә икәнен укып та, ишетеп-күреп тә белә иде. Хәтта кияүгә чыкмау аркасында акылына зәгыйфьлек килгән карт кызларны күргәне дә бар.
Боларын аңа акылы шулай сөйли иде. Әйе, кияү турында, киләчәк тормышы турында җитдирәк уйланырга акылы куша иде. Ләкин акыл белән хисләр гармониядә булмаса, болай гына тормыш корырга кирәк дип, кияүгә чыгулар ул фригнзм1 бәхетсезлеген кичергән хатыннарга гына ярый. Хәлбуки, Әлфиянең акылы гына түгел, кайнар тойгылары да аның мәхәббәткә, үз гомерендә бер генә тапкыр булса да кайнар мәхәббәткә сусаганлыгын исенә төшереп торалар иде. Ләкин сөйгән кешене заказ буенча ясатып буламени! Шулай гомер уза бирде. Инде институт еллары артта сагынып сөйләргә истәлек булып кына калды. Бөгелмәдә кош фабрикасында бик авыр узган, Әлфия беренче чирканчык алган хезмәт елы да онытылды. Янә анда тәҗрибә тупларга киткән ике ел да узды. Инде, ниһаять, менә бирегә, Кама кош фабрикасына килеп урнашу, эшне көйләп җибәрү чоры, бик мәшәкатьле көннәр. Ул да үтте...
Кошларны читлектә үстерү мәсьәләсе куелгач, бу эшне булдыра алмавын белдереп, баш зоотехник эшеннән китте, яңа белгеч эзлә/ башланды. Нинди генә кеше килер икән инде дип, барысы да төрле томаннар корган чак иде. Көннәрдән беркөнне көндезге аш вакытында барлык белгечләрне һәм сменадагы эшчеләрне директор кабинеты каршы- сындагы конференц-залга чакырдылар. Зал алдындагы өстәл янында директор белән янәшә чибәр генә кара тутлы бер яшь кеше утыра иде. Халык жыелып бетү белән Гатауллин торып, гадәтенчә, һәр вакыт тир- ләүчән такыр башын зур кулъяулыгы белән сөртте дә:
— Иптәшләр, без соңгы вакытта аерата зарыгып көткән белгеч килде. Таныш булыгыз, безнең баш зоотехнигыбыз Фәрит Зариповпч Еникеев, — диде. Фәрит җитди кыяфәттә торып басты, сизелер-сизелмәс кенә ияк кагып куйды. Әлфия кинәт күңеленең ни өчендер дәрт итеп тетрәнеп китүен тойды. Була бит шундый сөйкемле кешеләр! Фәрит гә әнә шундый ягымлы булып күренде кызга. Бу кыска җыелыш Фәритне таныштыру өчен иде, ләкин директорның белгечләргә, эшчеләргә әйтәсе сүзе бетәмени! Гатауллин эш буенча сөйләп алды. Моңарчы вакытлыча баш зоотехник хезмәтен башкаручы Елена Ивановнага да сүз бирелде. Хәтта «тавышыгызны ишеттерү өчен генә булса да» дип Фәриткә дә сүз бирделәр. Әлфия яңа белгечтән күзләрен алмастан, аны тыңлап утырды. Русчасы әйбәт иде егетнең, җитез, елдам кеше булса кирәк, ни арада фабрика турында шул кадәр күп мәгълүмат җыеп өл-гергән диген әле син! Хәтта кайбер цехларда бүген үк эшләнергә тиешле нәрсәләр турында да әйтергә җөрьәт итте Фәрит. Әйткәннәре, чыннан да. кирәкле нәрсәләр иде. Кыска, ләкин ышандырырлык итеп, чак кына көлемсерәп, бик тыйнак кыланып сөйләде. Тәгаен әйткән сүзләре һәм үзен тотышы белән үк ул көнне Фәрит барлык залның мәхәббәтен яулап алгандыр. Менә шулай булды беренче танышу. Ә аннан соң алар якыннанрак эш вакытында, лабораториядә таныштылар. Әлфия комбиазык пробасына аксымга Кьельдаль ысулы белән анализ ясый иде. Фәрит килеп керде. Ул бу юлы үзенең лаборатория, анализлар өлкәсендә дә шактый белемле һәм тәҗрибәле икәнлеген күрсәтте. Әлфия белән күптәнге иптәшләрчә тыныч кына һәм кызны якын күреп татарча сөйләште. Сораулар бирде. Каян, нинди уку йорты бетергән... Әлфиянең дә егет турында шактый нәрсәләр беләсе килде, ул да сорашты.
Әйе. бу очрашу, икәүдән-икәү сөйләшү аларны шактый якынайтты* Ә өченче тапкыр очрашканда аларның клубта, кино караганда урын-
Фрнгизм— хатын-кызда очрый торган салкынлык, дәртсезлек чире.
нары янәшә булып чыкты. Әле көз башы иде. Кино бетеп урамга чыккач, Әлфия үзенен зур бер хата ясавын, плащ киеп чыкмавын искәрде. Инде яңгыр узар бәлки дип, түбә кыегына ышыкланып торганда аның янына Фәрит килеп чыкты.
— Янгырдан куркасызмы? — диде ул. — Әйдәгез, минем өстемдә плащ, җитмәсә әле зонтикны да кыстырып чыкканмын.
Ул зонтын ачты да Әлфияне каплады. Алар шулай бер зонт астында кайтырга чыктылар. Әгәр Әлфия хәзер барысын да хәтерләсә, шул көннең алар язмышында хәлиткеч бер мәл икәнлеген белер иде. Алар шуннан соң һәр вакыт дусларча якын мөнәсәбәттә булдылар. Ә бераздан аларга яз шатлыгыдай, көтелгән ак җилкәнле диңгез корабыдай гүзәл мәхәббәт үзенең исерткеч куанычларын бүләк итте.
Олы мәхәббәт бик нык сагынылган, зарыгып көтелгән бер тойгы булгангамы, Әлфия Фәриткә бик тиз ияләште. Әйтерсең лә алар бала вакыттан бирле бергә булганнар, бер-берсен яратып үскәннәр. Ничектер алар бик тиз, ым кагу белән аңлаша башладылар. Араларында бер генә дә бәхәс, үҗәтлек булмады аларның. Күрәсең, психологик бердәмлек бик көчле иде. Әлфия хәзер үзен дөньяда иң бәхетле кеше итеп сизә башлады. Эштә дә, көндәлек тормыш ыгы-зыгыларында да ул һәрбер җәрәхәткә, бәрелү-сугылуга каршы нык тора, сыкранмый, бирешми. Чөнки әйтеп бетермәслек якты бәхет аны, һәрдаим үз канат астына алып, хәвеф-хәтәрләрдән саклагандай иде.
Әлфия Фәритнең барлык булганын яратты: аның кызу-ныклы адымнарын да, төз атлет гәүдәсен дә, дулкынланып торган кара, ләкин ничектер яктылык төшкәндә аерым урыннары көрән төскә кереп елкылдаган куе чәчләрен дә... Колак йомшагына кадәр төшерелгән һәм кинәт кыек киселгән бакенбардлары да, куе кара кашлары да, озын керфекле эчкерсез елмаю белән балкыган күзләре дә. хәтта очы чак кына икегә аерылып торган кимерчек борыны да, чит-читләре өскәрәк күтә-релеп киткән, шуңа күрә егетнең йөзенә ягымлылык, якты чырайлылык биреп торган иреннәре дә — барысы-барысы да Әлфиягә искитмәле гүзәл, дөньяда тиңе булмаслык сокландыргыч булып күренәләр иде. Ул Фәритнең киң текә маңгаеннан үбәргә ярата иде. Фәрит исә Әлфиянең чокырланып торган бит очларыннан үбә.
Әйе, ул көннәрдә Әлфия үзен бәхетнең иң югары дәрәҗәсенә ирешкән кеше дип уйлый иде. Ул шат, көләч, аңа һәркем иң элек әйбәт яклары белән чагыла. Ләкин аның, күңелендә йөрәк түрендә — Фәрит, Фәрит саклана. Гадәттә үсмер чакны гына була торган, язгы ташудан, дуамал сөю килде кызга ул чакны. Әле ул мондый ук көчле тойгыларны кичергәне юк иде. Менә шундый иде Әлфиянең Фәриткә булган мәхәббәте...
Ләкин... бу мәхәббәт, өстенә авиабомба төшкән биек таш йорт кебек. бер мизгелдә гөрселдәп җимерелде. Инде шундый гали мәхәббәтнең күз ачып йомган арада юкка чыгуы кызның күңеленә нинди авыр җәрәхәтләр ясаганын аңлавы авыр түгел.
6
Эльвира Хәкимовиага институт канцеляриясеннән хат китереп тоттырдылар. Ул профессор Максудовтан иде. Күңеле белән доцент аннан хат көтә иде инде. Ни өчендер ул, Галиәкбәр диссертацияне күп дигәндә ике көндә укып чыгар да. шундук хат җибәрер яки телеграмма сугар дип өметләнгән иде. Инде икенче атна китте... Ниһаять, ул хат менә килде, ул Эльвираның кулында. Ул, әлбәттә. Эльвира өчен шатлыклы булачак. Эльвира тиз арада хезмәтен тиешенчә бастырып, төпләтеп, Мәскәүгә җибәрәчәк. Чөнки Эльвираның үз хезмәте камил икәнлегенә
нигездә шиге булмады. Инде Галиәкбәрдән ул да карап чыгуын үтенгән икән, бары ышанычы тагын да артсын өчен генә.
Эльвира үз кабинетында яшел постау белән тышланган болындай иркен өстәле янында ялгызы гына гыйльми журналлар актарып утыра иде. Конвертны ерту өчен ул прибор янындагы карандашлар, каләмнәр белән бергә мәрмәр савытка тыгып куелган кәгазь кискечне алды. Кискеч тә, Эльвира утырган иркен кәнәфи һәм шуңа тәңгәл өстәл кебек үк. борынгы заманнан калган әйбер, фил сөягеннән ясалган иде. Кайчандыр революциягә кадәр үк ул әйберләр шушы кафедрада булганнар. Кайчандыр институтка пар ат жиктереп кенә килә торган профессор файдаланган бу әйберләрдән. Буыннан-буынга күчә торгач, менә ул Эльвира Хәкимовна кулына килеп эләккән. Хәер, мөдир бүлмәсе башка иде инде хәзер. Бүлмә генә түгел, институтның бинасы ук яна. сугыштан соң гына салынган.
Эльвира фин пычагына охшатып ясалган кискечне почмагына кертеп конвертны ертты да дәфтәр битләренә язылган хатны ачып укый башлады. Картның кулын ул әйбәт таный. Алты ел бергә эшләделәр, күп тапкыр профессорның язган методичкаларын, эш планнарын кичерергә туры килгән иде хатынга. Ул бик вак итеп йөгерек кулдан яза.
Эльвира хатны бар игътибарын җигеп укый башлады. Ләкин аның өмет чаткысы җемелдәгән күзләре, чак кына ачылып, елмаерга җыенган матур иреннәре кинәт рәвешләрен үзгәрттеләр. Хатынның йөзе агарганлыгы хәтта үзенә дә сизелде кебек.
— Ужас! — дип куйды ул хаттагы искәрмәләрнең әле беренче битендә язылганнарын укып чыккач. Ул хаттан аерылып, кафедраны моннан сиксән ел элек оештырган көрәк сакаллы профессорның каршы стенадагы портретына карап торды. Алтын йөгерткән рамлы портреттан аңа күзлек аша карт галим текәлгән иде. Ләкин Эльвира аның турында уйламады, карт галим хәтта аның күзләренә дә чалынмады. Ул хәзер бары үзенең диссертациясе, үзенең докторлык дәрәҗәсе турында гына уйлады. Батырчылык итеп ул хатның икенче битенә күчте. Кашлары җыерылды, күз карашлары сүрәнләнде. Ул, әледән-әле тукталып, башын чайкап тора, яки «я хода» дип әкрен генә мыгырданып куя. Инде ашыга-ашыга укый башлады: әйтерсең җимерелеп төшәргә торган кү-пердән үтә, әйтерсең ашыкса зур афәттән котылачак.
Хатны укып чыккач Эльвира шактый тавышланып: «Суйган мине бу карт», — дип куйды. Аның хәзер шушы вак хәрефләр тутырылган кәгазьне ертып ташлыйсы килә иде. Моны бер кем дә, хәтта ул үзе дә. күрмәскә тиеш. Инде нишләргә дип сорады ул үз-үзеннән. Карт аңа. артык борчылмыйча, тыныч кына, ашыкмыйча гына хезмәтне тулыландырырга, аннан төзәтергә, дөрес нәтиҗәләр ясарга кушкан. «Мондый хезмәт гомердә бер кабат кына башкарыла, гомер буе вөҗдан газабы кичермим дисәгез, минем сүзләремне тыңлагыз. Соңыннан рәхмәт әйтерсез әле бәлки». — дип язган карт. Әйе, ул язуын язган да, ләкин нинди сәбәпләр аны шул кадәр тырнак астыннан кер эзләргә мәҗбүр итте икән соң дигән фикер килде доцентның башына. Юкка чыгарыйм дисәң, кайсы хезмәтне пычратып булмый ул! Эльвира, эчке ихтыяҗга буйсынып, үзенең өстәле яныннан китүен һәм әрле-бирле бүлмә буенча йөренә башлавын да тоймады. Ул төрле юллар белән үзен акларга тырышты. «Кызык кеше булып чыкты безнең «бабай», дип уйланды ачы көлемсерәп. Диссертациянең, профессор гына түгел, ә членкор тарафыннан тикшерелеп чыгуын белми микәнни? Ул бит минем белән генә бәхәскә керми, минем консультантым членкор белән дә бәхәскә керә. «Ахмак» — дип куйды аннары ул ясалма бер чыркылдау белән. Ләкин, ни әйтсәң дә. Галиәкбәр сан материалы белән эш иткән. Ул бит исәп-хисапта зур хаталар киткән дип бара, моны исбатлар өчен бик күп мисаллар китерә. Шуңа күрә картның «бөрчә чүпләвен» бер
селтәнүдә генә әйләндереп салып булмый, аның ни дәрәҗәдә дөрес тикшергәнлеген белергә кирәк башта. Эльвира шул кадәр үзенә ышанган иде ки. ул инде диссертациядәге цифрларны яңадан тикшергәндә картның көлкегә калачагын хәзердән үк сизенеп, эчтән явыз шатлык белән хозурлана башлады. Карт тагы «Хатта гына барысын да әйтеп бетереп булмый, мин төзәтелергә тиешле урыннарны кулъязма текс- ♦ тында билгели бардым. Зинһар диссертациягезнең мина җибәргән нөс- * хәсен игътибар белән карап чыгыгыз». — дигән. Ләкин кайда ул диссер- = тация? Югыйсә, карт бит аны «хат белән бергә салам» дигән.
Эльвира өстәлдәге телефоннан канцеляриягә шалтыратты. Ләкин * кулъязма килмәгән иде. Бәлки ул өенә җибәргәндер дигән фикергә х килде хатын. Шундук Сафурага телефоннан шалтыратты. Ләкин про- = фессор өендә беркем дә юк иде — җавап бирүче булмады. Галиәкбәр- „ нең хатын өстәл тартмасына салып бикләгәч. Эльвира кафедра лабо- х раториясенә кереп китте, һәм, бүген дәресләре булмавыннан файдала- - нып, көне буе шунда кайнашты. Ул кич кырын тагы канцеляриегә шал- ” тыратып кулъязма турында сорашты. Килмәгән иде. Өмет иртәге көнгә 2 калды. Ләкин, кызганычка каршы, иртәгесен дә почта институтка Z кулъязманы китермәде. Эльвира тагы Сафурага шалтыратты. Ләкин тагы өйдә кеше юклыгы гына мәгълүм булды.
Эльвира кичке алтыларда институттан туп-туры җәяүләп кенә Га лиәкбәрләр квартирасына китте. Мөгаен, ул диссертацияне, институтта югалу куркынычы бар дип, үз өенә җибәргәндер дигән уйда иде хатын.
Бергә эшләгән чакта Эльвираның профессор квартирында булганы бар. Ул чакта әле хатыны Мәгъмүрә дә исән иде. Эльвира барысын да күз алдына бик ачык китерә. Аны бик тәмле «кияү» пәрәмәче белән сыйлаган иде Мәгъмүрә.
Эльвира, әз генә дә онытылмаган ишектән кереп, өске катка менә башлады. Нигәдер ишекне тиз генә ачмадылар. Әллә, вакыт шундый соң булса да. эштән кайтмаганмы профессор кызы?
Ниһаять, эчтән кыштырдау ишетелде. Сафура «кем бар?» дип сорады. Өстен алыштырган вакыты булгандыр, ул ишек төбендәге кешенең хатын-кыз икәнлеген белгәч кенә ишекне ачты. Аптырап калды, баш иеп кенә исәнләште. Аның исәбе эшне ишек төбендә сөйләшеп кенә бетерү иде. тик Эльвираның күңелендә хатын-кыз кызыксынучанлы- гы моңа комачаулады. Эльвира, бик үз иткән бер кыяфәт саклап, ишек ачылу белән эчкә үк узып китте. Сафура аны таный иде. Каршылык күрсәтергә кыймады, өйнең җыештырылмаган булуына гафу гына үтенде. Ә өй, чыннан да, туздырылган, теге кем әйтмешли, эт абзары хәлендә иде.
— Әле генә эштән кайттым, һич өлгереп булмый.— диде хуҗабикә җыелмаган урын-җирен йөнтәс одеал белән ашык-пошык каплап.
— Шулайдыр инде, ялгыз чакны мин үзем дә өйгә әйләнеп тә карамыйм.— диде Эльвира. — Кайчак ирем командировкага китә, мин блаженствую, шул чак бер эш тә эшләмим.
— Юк. минем просто вакытым юк. Аннан бу арада ничектер авырып торам. Суык тигән. Утырыгыз, пожалысты. Сез әти турындадыр инде?
Эльвира Сафура тәкъдим иткән урынга барып утырды да:
— Әйе, шулай. — диде. — Мин сезнең әтиегезгә карап чыгарга үземнең диссертациямне җибәргән идем, хаты килде, ә кулъязма һаман юк. Ул. минемчә, сезгә җибәргәндер. Шулаймы5
Сафура өстәлдәге әле һаман юылмаган савыт-саба өстенә ябылган гәзн1.1лрне төзәткәләде дә:
Мин өйдә чагында китерүче булмады. — диде.— Бәлки почтальон күршеләргә калдыргандыр.
— Ул инде аны җибәрсә посылка итеп яки, һич югында, кисәкләп бандероль рәвешендә җибәрер иде. Сезгә извещение килмәдеме?
— Юк,— диде, аптырый төшеп Сафура, —мин һәр көнне эштән кайтышлый почта әрҗәсен карыйм. Юк. күргәнем юк.
— Бәлки ул шунда кысылып күзгә чалынмый калгандыр, ә? — дн- де һаман өметен өзмәгән Эльвира, — бәлки без аны карарбыз.
— Юк, бу эш бөтенләй кирәксез, — диде Сафура кырт кисеп. — Мин шундый игътибар белән карыйм ул почта ящигын, хәзер карауның, һич кирәге юк.
— Шулай дисезме?
— Ну конешно. Беләсезме, аннан мин сезгә аптырыйм да, ничек инде шундый серьезный хезмәтне районга, анда да әле инде эштән чыккан бер картка җибәрергә була?
— Ничек инде, — диде Эльвира бик аптырап.
— Анлашылмыймени? — диде Сафура, күзләрен кыса төшеп.— Безнең әти бит ифрат картайды, ифрат бетереште хәзер. Анда инде башланды старческий маразм. Кая шундый кешегә диссертацияләр карап утырырга. Мин белмим, — диде Сафура үзенең ихлас күңелдән хәйран калганлыгын мимикасы белән белдереп.
— Юк. мин алай димәс идем, — диде Эльвира, — минемчә, Галиәкбәр Хафизович бик әйбәт выглядит, таза, нык әле.
— Әй, — дип куйды Сафура, гадәтенчә бармакларын гына селкеп.— ул әллә нигә бер, анда да аз арада күрешкәндә генә шулай тоела. Просто хорохорится. Сез аны менә өйдә чагында күрсәгез иде. Просто ужас, бөтен нәрсәне бутап бетерә, куйган әйберен таба алмый интегә. Әйтәм ич. әти безнең бик-бик картайды. Аннан тагы аның холкы да үзгәрде, һичбер тиеш булмаган нәрсәләргә тыгылу дисеңме. Ансын- монсын ошатмыйча мыжгулар, вак-төяккә бәйләнеп үзәккә үтүләр. Ужас! — Сафура түзә алмыйча, моннан да артыграк булуы мөмкин түгел дигәнне аңлату өчендер, өй эчен яңгыратып көлеп тә алды.
Шул көлүгә ияреп, Эльвира да ирексездән көлемсерәде.
— Бәйләнчеклек бар инде анысы, бар, бар, — диде ул. Аның йөзе тагы җитди бер кыяфәт алды. — Алай-болай, чыннан да, адресын ялгыш язып, әллә кайларга җибәрмәде микән ул минем диссертацияне, ә? Сезнеңчә ничек?
— Андый эшнең булуы бик мөмкин. Әйтәм ич, тәмам бәлтерәде инде дип. — Сафура утыргычын Эльвирага якынрак тартып утырды. — Беләсезме, миңа шул кадәр авыр хәзер әти белән. Просто нишләргә дә белмим инде. Кайчагында башыма тинтәк уйлар килә. Әллә, мин әйтәм, әгине шул картлар йортына гына тапшырырга микән, дим.
— Ну што сез, — диде Эльвира куркынып, — алай эшли күрмәгез. Юк, юк. Мин аңламыйм, ул шул дәрәҗәдә үк мыжгык бер бабайга әверелдемени?
Сафура тирән итеп көрсенде.
— Әверелде шул.
— һич уйламаган идем, — диде Эльвира. Аның күңелендәге тойгылары икегә аерылып, шул ике тойгы үзара бәрелешкәндәй булдылар. Аларның берсе шул картлык склерозы аркасында минем эшне тикшерәм дип. профессор барысын үзе бутагандыр әле, мин асылда дөрес исәпләгәнмендер дигән тынычлану хисе иде. Икенчесе исә: шул бутау-онытулар аркасында ул минем диссертация кулъязмасын югалтмады микән, дигән дәһшәт.
Эльвира Хәкимовна өенә тирән борчуда кайтып керде. Сафурага керү аның борчуын отыры арттырды. Өйдә иренә бөтен хәлне ачыктан- ачык аңлаткач, ул әллә Максудов янына барып кайтыйм микән, диде. Ире аның зур урында эшләүче, тынычлыгын беренче сикәлтәләрдән соң ук югалтмый торган, җитди бер кеше иде. Ул: «Юкны сөйләмә, бары-
сы да җайланыр. Мин бит профессорны белом. Ә кызы аңа бәя биргәндә ялгышырга может», — диде.
Ләкин доцентның күңел түрендә чишелмәгән төен һаман шул көенчә калды.
7 $
z
Эльвира Хәкимовна әле яңа гына чыгып киткән иде. Көтмәгәндә и тагы ишек звоногы чылтырады. Сафура сукранып ишекне ачып жп- ф бәрде һәм Димканы күреп җиңелчә аптырау кичерде. х
— Ничек болай? — диде ул. — Без бит бүген очрашырга сөйләш- =
мәгән идек. <
Ләкин егетнең кыяфәте бик җитди иде. Ул Сафураны гадәттәгечә в. үпмәде дә, кулын да кысмады, телдән генә исәнләште дә өске киемнәрен < сала башлады. Чишенеп беткәч кенә жавап бирде. *
— Мин синең белән бик җитди итеп сөйләшергә тиеш. =
— Әйдә уз. — диде Сафура бераз сәерсенеп. Алар, олы якка чыгып. »- диван-караватка утырыштылар. Күрәсең, егетнең килеп кергән шәпкә 4 үк барысын да актарып ташлыйсы килми иде. Ул һич көтелмәгәндә.
— Ничек соң, хәлләр ничегрәк, — дип сорады.
Сафура көлә башлады.
— Шулмы җитди сүзең? Бик әйбәт. Менә мең бәла белән әҗәткә биш сум акча таптым.
— Мин үзем дә кеше исәбенә яшим, — диде Дмитрий көлемсерәп.. Егет матур зәңгәр күзләрен, әйтергә кирәк, балаларча гөнаһсыз саф карый торган күзләрен, ниндидер мөһим сүз әйтергә җыенып, Сафурага текәде. Сафура түзмәде, аның киң, көчле күкрәгенә башын куйды. Аннан ул күтәрелеп егетнең ияк очыннан бер ynte дә башын тагы Дима күкрәгенә салды. Аңа моннан да рәхәт мизгел юк иде. Ул инде егеткә тәмам күнеккән, аның уйнаклап торган мускулларын да, зур һәм ап- ак шәфкатьле кулларын да, хәтта исен дә ярата иде. Ул аныкы, ул аңа әйтеп бетергесез рәхәт минутлар бүләк итүче, һәр вакыт ана яхшылык теләүче, Сафурадан бер генә нәрсәсен дә кызганмаучы, табигать тара-фыннан ир-егет сыйфатларын бик мул алган бер кеше. Сафура. Днм- кага бөтен гәүдәсе белән сыенган хәлдә, пышылдап кына анардан сорап куйды:
— Я, әйт. нинди җитди сүз?
Дмитрий идәнгә туфли үкчәләрен генә тидереп, аяк очларын селкетеп торды.
— Мин сиңа соңгы тапкыр тәкъдим ясарга килдем.
— Минемчә... — диде Сафура, башын егетнең күкрәгеннән алып. Ләкин ул сүзен төгәлләмичә калды, егет тагы башлады.
— Мин артык булдыра алмыйм. Софа. Аңлыйсыңмы син. юкмы? Мин мондый эшне яратмыйм. Син аңларга тиеш. Мин синен белән бөтенләйгә, гомергә кушылырга телим. — Ул бераз тынып торды, аннан тагы да дулкынланыбрак тезде. — Мин сине бик яратам. Миңа башка беркем дә кирәкми. Син мине аңлыйсыңмы? Мин болай яши алмыйм. Я без гомергә кушылырга, я булмаса инде бер-беребезне онытырга ти- <1П. Мин сине бик яратам. Менә шул.
— Әллә мин сине яратмый дип уйлыйсыңмы? Онытма, безнең хәзерге мөнәсәбәтләребез хатын-кыз өчен хәвефлерәк. Ул һәр вакыт мондый хәлдә күбрәк рискка дучар. Шулай да мин моңа барганмын икән, димәк, сине бик-бнк яратканга күрә генә.
— Шулай булгач? Нинди логик нәтиҗә чыгарасың соң енн моннан?
Сафура бөтенләй җитдиләнеп китте. Хәзер аның егеттән олырак булуын читтән карап торган һәрбер кеше аңлар иде.
33
— Моннан шул нәтижә: безгә нинди генә хәлләрдә дә реалистик тойгыны югалтмаска кирәк.
— Мин, Софа, барын да уйладым. Барын да җиде тапкыр үлчәдем, бер тапкыр кистем. Сиңа бәлки аңлашылмыйдыр. Ләкин әйтим, миңа синең квартираң да кирәкми, профессор кызы булуың да кирәкми. Мина бары син үзең кирәк. Мин бүген шуны ачык тойдым, мин синнән башка яши алмыйм.
— Дима, кадерлем, акылыңа кил. Әле без андый эшкә бара алмыйбыз. Нәрсә кирәк сиңа тагы? Без болай да бергә бит. Төкерәм мин күршеләргә, бүгеннән башлап сиңа үземдә кунарга рөхсәт итәм. Ж,ае туры килгәндә, синдә кунгалармын. Без бит болай да бергә. Сиңа ни кирәк тагы, Дима акыллым?
— Миңа андый мөнәсәбәт ошамый. Бу бит азганлык, әгәр беләсең килсә... Бер я ике була ала андый очраклы хәл. Ә озакка китсә...
— Реалист түгел шул син. Син, Дима, рәхәттән исергәнсең, башыңны югалткансың. Ә тормыш итү ул уен түгел.
— Минем синең белән тормышымны гомергә бәйлисем килә, Софа. Минем беркайчан да болай яратканым юк иде...
— Мин бит синнән олырак.
— Булсын, — диде егет кыю рәвештә.
Сафура үртәлеп күзләрендә очкыннар уйнатып алды.
— Булсын! Хәзергә безнең яшь арабыз сизелми ул кадәр. Әк бер егерме елдан соң нәрсә булыр? Яшьрәкләргә күзең төшә башлармы?
— Син булсаң, беркайчан да, беркемгә дә төшмәс. Мин ант итәм, намусым белән ант итәм.
Сафура иреннәрен нык кыскан килеш күзләре белән генә мыскыллап елмайды. Хәзер ул егетне ирештерү белән генә шөгыльләнә иде инде.
— Оныткансыңдыр бәлки, мин ана кеше, минем Лианам бар.
— Булсын, — диде егет шундый ук кыю һәм батыр тавыш белән, — мин Лиананы беләм. Язылышкан көнне үк, мин аңа үз фамилиямне биреп, аны үз кызым итәм.
— Инде болай тагы, — диде Сафура һаман эчкәрәк керә биреп.— Мин сизенәм бит, туйдан соң ук син бала табуымны таләп итә башлаячаксың. Нинди ирле-хатынлы тормыш инде ул, әгәр балаң да бул- маса, шулай бит?
— Шулай.
— Шулай ул, ләкин мин артык бала теләмим. Аяк-кулым болай да богауда. Минем үзем теләгәнчә хөр, рәхәт яшисем килә, һич югында, менә үземнең хатын-кыз чибәрлегем бар чагында. Нигә миңа ул газаплар, стрессларII. Минем барысына да хокуклы буласым килә. Бирә аласыңмы миңа үзем теләгән тормышны?
Дмитрий уйга калды. Ул, күрше өлкәләрнең берсеннән килеп, Казанда калган егет иде. Тәрбияне авыл укытучысы гаиләсендә алды. Ул бернинди оригиналь максатлар белән яшәми, күпчелек кебек гади гаилә бәхетен бәхет дип саный, шул ук миллионнарның бәхетсезлек дип санаганын ул да бәхетсезлек дип атый. Сафура максатларын болай шәрәләндерә башлагач, ул аптырап калды. Кызның әйткәннәрен башына сыйдыра алмас булып, сирәк аксыл кашларын җыерды һәм җилкәләрен сикертеп, ни әйтергә белмәүдән үзенең матур елмаюын балкытып Сафурага текәлде.
— Мин сиңа, Софа, ирләрнең кулыннан килердәй барлык бәхет, шатлыклар вәгъдә итәм. Әлбәттә, мин гадәттән тыш берни дә эшли алмам, тик кеше эшли алганын вәгъдә итәм.
II Стресс — тетрәнү.
Сафура бу сүз боткасыннан арыган иде инде. Ул урыныннан ук торды.
— Бүген син миндә кунарсың, шулай бит?—диде.
— Әйе, әгәр рөхсәт итсәң. Әтиең кайтып кермәсме?
— Кермәс,— диде Сафура коры гына, —Менә без нәрсә турында ♦ уйлашыйк әле. Өйдә, бәхетсезлеккә каршы, ашарга берни дә юк икән. *
— Нигә, бәрәңге кыздырабыз. =
— Ана бит бәрәңге, май, суган кирәк түгелме соң?
— Анысы да юкмы? ф
— Әйтеп торам ич. Бүген әҗәткә бераз акча таптым, ә кибетләргә х сугылырга вакыт табылмады. =
— Алайса, чәй кайнатып эчәрбез. Икмәгең бармы? <
— Катып бетмәгән булса... о.
— Зарар юк, безнең тешләр үткен бит. <
Сафура күлмәген салды да өйдә кия торган чалбарын кия башлады.
Аңа чалбар килешә. Ул, кайбер хатыннар кебек, чалбар кигәч кабак х тутырылган капчык кебек булып күренми иде. £
Чәй кайнатырга дип, алар кухня якка чыгып киттеләр. Хәзергә әлеге Дмитрий башлаган сүз туктап торды.
Кухняда гадәттәге тәртипсезлек. Егетнең моңа эче пошып китте.
— Софа, синең залдагы өстәлең дә, мондагысы да пычрак савыт-саба белән тулган. Мин шуларны юыйм әле.
— Әгәр бик телисең икән, — диде Сафура, ышанырга да, ышанмаска да белмәгән бер кыяфәт белән. Егет пинжәген генә түгел, галстугын, ак күлмәген дә салып ташлады. Майкачан гына калып, калорифер колонкасын кабызды, биленә алъяпкыч бәйләде һәм мәз бетеп тәлинкәләр, чынаяклар юарга кереште.
— Яратмыйм пычрак савыт-саба торуын, — диде ул. Сафура эченнән генә, менә ике төрле караш хәзер үк үзен сиздерә башлады, ә мин бит андый нәрсәгә түзәм, дип уйлады. Ул.
— Син, Димка, саграк кылан, чатната күрмә, — диде кинәт. — Юкса теге тагы әниең төсе, фәлән-фәсмәтән дип мыжгый башлар.
Ләкин Сафура егетнең мондый эштән чирканмаганлыгына. сак кылануына игътибар итми кала алмады. Аның күңелендә, мондый ярдәмчең булса, начар түгел дигән тонык бер яктылык чагылып алды.
Чәй кайнаган арада, егет кухнядагы гына түгел, олы яктагы пычрак савыт-сабаны да юып өлгерде. Сафура корытылган, ялт иткән чынаякларны олы бүлмәдәге сервантка илтеп урнаштыра башлады. Чәйнек кайнап чыкканда инде кухня эче чеп-чиста, Димка өстәл клеенкасын юып корыткан, барлык җирдә арулык, күңелле тәртип урнаштырылган иде.
— Я. менә шулай булса начармыни? — дип сорады Димка. Алар мул итеп салып, таш чәйнектә грузин чәе пешерделәр дә, әле эчке •өлеше ул кадәр катмаган икмәкне кисеп, шикәрле чәй эчәргә керештеләр.
Сафурага кинәт күңелле булып китте. Әйе. аңа барысын да кемдер әзерләп бирсә һәр вакыт рәхәт була. Күрәсең, шуңадыр ул, үзе булышмаган хәлдә дә, пэр кеше аңа булышырга, аның турында кайгыртырга тиеш, дигән ышаныч белән яши иде. Юк. бу ышаныч кына түгел, бу . инде табигать үзенчәлегенә әйләнгән иде.
Чәй янында Димка Ульянов өлкәсендәге туып үскән авылы турында сөйләде. Аның бер ягында куе урман, икенче ягында кечкенә күренсә дә болай үзе тирән, балыклы елгачык ага икән. Белсәң андагы табигать матурлыкларын! Искиткеч. Киттекме минем әниләр янына җәен шунда? Танышып кайтырсың. Алар бик гади, бик әйбәт кешеләр. Аннан
алар, чын мәгънәсендә, интернационалистлар. Синен татар кызы булуын аларда әз генә дә тискәре эмоция1 тудырмаячак.
Аннан Дима, әти-әнисен мактап, аларнын, менә Дима институт бетереп эшли башлавына карамастан, ана әле һаман студент чагындагы кебек ай саен акча жибәреп торуларын сөйләп алды.
— Хатта ачык итеп яздым. Инде, мин әйтәм, сезнең ярдәмгә мохтаҗ. түгел. Сезгә үзем жибәреп торачакмын озакламый. Ләкин нишлисен. янәсе, син әле аякка ныклап басмаган, өс-башын да фәкыйрь. Ә без, картлар, безгә әллә ни кирәкми.
Сафура эченнән генә әти-әниен шундый булса иде дип уйлады. Тик:
— Алар дөрес язалар. Синең ул акчадан баш тартуың әдәплелек күрсәтү йөзеннән генә булгандыр инде билгеле, — дип кенә куйды.
— Ничек инде? Бер дә аннан түгел. Просто миңа оят алардан акча алу.
'— Син бер кагыйдәне белмисең. Кеше хайваннан нәрсәсе белән аерыла, я әйт?
Дима, бу бик мәгълүм нәрсә дигәндәй, кулларын җәеп елмайгач, Сафура аңа үзе җавап бирде.
— Кеше хайваннан шул ягы белән аерыла: ул якын кешесеннән нөчлерәк икән, көч белән уртаклаша, акыллырак икән — акылы белән, ә бай икән — байлыгы белән. Бу гади, үзеннән-үзе аңлашыла торган кешелек законы? Шуңа күрә әти-әниең синнән баерак икән, алар сиңа акча жибәреп торырга тиешнең дә тиеше, юкса, бу кешечә булмас иде, бу хайванча будыр иде...
— Мондый хикмәтле законнарны белмим. Минемчә, алар үз авыз-ларыннан өзеп җибәрәләр.
— Пенсионерлармы?
— Юк әле, икесе дә эшли.
— Шулай булгач. Алар синнән бер өч тапкыр күбрәк аладыр әле. Синең бит эш хакың бик аз.
Анысы, чыннан да, шулай иде. Дима эшләгән заводта квалификацияле һәрбер тырыш эшче яшь инженердан күбрәк акча ала иде. Бу унан белән егет Сафураны бик таралган бер анекдот та сөйләп көлдерде. Янәсе, авырулар психиатр врачка күренергә чират торалар. Врач берсеннән кем булып эшлисез дип сорый. Теге базарда ит чабучы, ди. Врач моның әйткәнен язып куям дигәндә генә, авыруны алып1 килгән кеше, аңа ышанмагыз, ул үзен бөек затка исәпләп акылыннан язды, ул бары гади инженер гына, ди.
Дима, өйләнешү турындагы сүзен кичке чәй алдында кузгатмаса да, Сафура янына түшәккә яткач тагы башлады. Бу юлы үзенчә дипломатик алым кулланды. Күптән инде сизенеп килә ул: Сафура физик эшне өнәми. Шулай ук бу хәлнең нидән килеп чыкканын да төшенә кебек иде. Сафура, аның фикереңчә, физик эшкә күнекмәгән, ул булдыксыз, андый эш аның өчен артык авыр тоела. Ихтимал, бу Сафураның физик эш акыл эшеннән түбәнрәк дигән ялгыш бер карашыннан килеп чыккандыр. Физик эш ул түбән дәрәҗәдәге кешеләр миссиясе дип, син үзеңне еллар буе тәрбиялә әле: идән юу, керләр уу, я булмаса, авыр сумкалар күтәреп, базарлардан, кибетләрдән кайту сиңа күңелле эш булып тоелыр микән? Бик ихтимал тагы, хатын-кызның хезмәт өлкәсендә үз урыны бар, ул гүзәл җенес, аның эше үзенең гүзәллеген саклау, дигән карашның күтәренке, дөресрәге, эгоистик, бер күренешедер. Бу, Димка фикеренчә, Сафураның зур кимчелеге иде. Ләкин мәхәббәт сукыр була диләр бит. Әгәр яшь кеше мәхәббәт утларында дөрләп яна башлаган икән, аңа сөйгәненең бернинди кимчелеге дә комачау ту гел -
Эмоция — тойгы, хис, дулкынлану.
Ул аны гафу итә. Чөнки яраткан кешеңнең кимчелекләрен күреп, аны кайнар хисләреңә каршы куярлык көч бар икән синдә, бу инде мәхәббәт түгел, бу инде исәпкә корылган мавыгу. Хәлбуки. Дмитрий әле моңарчы бер кайчан да сексуаль1 рәхәтне татымаган кеше, Сафураны чын күңеленнән ярата иде. Ул үзенең төп максаты итеп Сафура белән мәңгегә кавышуны куйды. Ул бу юлы сүзне үзен Сафурага ярдәмче, ♦ аның җитешмәгән якларын тулыландыручы, әгәр инде шулай атарга > тели икән Сафура. Дима гаиләнең барлык авыр эшләрен башкаручы = сыйфатында яшәүче кеше булачак дип исбат итәргә кереште. Әлбәт- о тә, мондый сүз Сафурага ошый иде. Чөнки ул бит үзе дә шуна ом- < тыла. Ләкин шулай да Сафура беренче тойгыга бирелмәде, һәм, үзе х нык инанганнардан чыгып, Днмкага берни дә өзеп әйтмәде. s
— Ашыкма, ашыкма, — диде, — сиңа хәзер рәхәт түгелмени? Мин х
бит синең теләкләреңә бернинди каршылык күрсәтмим. а.
— Ләкин минем теләгем зуррак. Мин синең белән үземнең язмы- <
шымны бәйлисем килә. 4
Сафура бер сүз дә дәшмәде, егетнең уйларын икенче юнәлешкә бо- 2 ру өчен, Диманың муеныннан бик каты иттереп кочты да. икесенең дә >- гыннары бетә башлаганга кадәр, егетнең иреннәреннән убеп торды. <
Димага, яшь таза кешегә, каны уйный башлау өчен шул җиткән иде. Ул, бөтен дөньясын онытып, үзенең шашкын хисләренә бирелде.
Эшкә соңга кала яздылар. Дмитрий ашамастан-эчмәстән, заводына чабар өчен ишеккә таба юнәлгәндә, Сафура аны бер генә минутка туктатты.
— Дима акыллым, — диде ул, түбәнчелек белән үтенеп. — син бүген эштән кайткач менә шушы чананы Лианага илтә алмассың микән. Минем һич вакытым юк. Шеф дөнья кадәр эш йөкләде. Баланың чанасы юк. һаман илтә алмыйм, һаман кала да кала. Бала интегә торгандыр чанасыз.
Дмитрий юлны сорашты һәм шатланып риза булды. Дөреслектә моңарчы бара алмавының сәбәбен Сафура үзе генә белә иде. Ул санаторий хезмәткәрләренең үзенә тәнбиһ белән, яратмыйча карауларыннан курыкты. Аның гаҗәп сыйфатларыннан берсе — чит кешеләр каршында абруен сакларга тырышу. Чит-ят кешеләрнең һәрбер авыр сузе аның күңелен яралый иде.
8
Фәрит теге фаҗигале кичне Әлфия квартирыннан сөрелгәч, үзенә урып таба алмыйча, арып хәлдән тайганчы, караңгы урманда йөрде. Төн болытлы, караңгы, җитмәсә, сыбызгы җил агач башларын селкетеп, ара-тирә Фәритнең өстенә кар тузаны сибеп исә. Ичмаса, бер кеше генә булса да очрасынчы юлда! Хәер, анысы Фәрит өчен әйбәтрәк тә иде әле. Аның беркем белән очрашасы да, сөйләшәсе дә килмәде бу минутларда. Ул үзе белән сөйләшеп, үзен табалап йөрде. Аның хәзер баягы исереклеге беткән. Аракының күңелдә, йөрәктә зәһәр агуы гына калган. Шуңа күрә Фәриткә хәзер икеләтә авыр иде.
Ул башта үзен гаепләү белән мәшгуль булды. Ләкин үзе генә гаепле идеме соң? Ул бит барыбер әйтми калмаячак иде. Әлфиянең үзен ШУЛ дәрәҗәдә үк яратуын белгән булса, бәлки ул башта ук әйткән булыр иде. Юк. монда ул үзе генә гаепле түгел, монда очраклылык та гаепле, дип унлаДы Фәрит. Фәритчә, гаепнең бер өлеше әтисенә — Зарифка да, төшә иде. Ничек инде олы кешегә ир белән хатын арасына кереп, кыбырсып йөрергә ди? Әгәр ул Фәритне эзләп килмәгән булса,
' Сексуаль — женен мвнәсәбәтка бәйләнешле
үзенең улын түбәнсетмәсә, адәм хурлыгына калдырмаса, барысы да бит әйбәт булып бетәчәк иде.
Фәрит, әлбәттә, шул «әйбәт бетүне» күз алдына ачык кына китерә алмый иде. Ләкин кызына ул үз ирке белән барын да, барын да ачык- тан-ачык сөйләячәк иде. Менә ант, икмәктер!
Фәрит, тәмам айнып һәм хәлдән таеп, өенә таба юнәлгәндә уйларында бары атасы белән генә булаша иде инде. Ул аңа әйтәчәк. Бик каты итеп әйтәчәк. Улыңны пычракка салып син таптаттың диячәк. Алай гына да түгел, син аны гомерлек бәхетсезлеккә дучар иттең, диячәк.
Тик Фәритнең үкенеченә каршы, ул квартирасына кайтып кергәндә әтисе өйдә юк иде. «Әйе, онытылган икән» дип уйланды Фәрит. Ул әтисенә үзе, бүген клубта сугыш турында картина була, син андый фильмнарны яратасың, теләсәң бар, дигән иде. Шик юк, карт кинога киткән. Фәрит, кухняга кереп, әтисе кыздырып калдырган кетердәвек бәрәңгене чемченеп бер-ике капты да, термостан агызып кайнар чәй эчә башлады.
Ул кинәт изрәп үзенең йокысы килүен тойды. Кичерелгән авыр, җәфалы минутларның нәтиҗәсе иде бу. Калгып киткәләде. Аннан, соңгы көчен җыеп, ппнжәген салды, туфлиларын, шнурларын чишмичә генә, аяк белән сыдырып ишеккә таба чөйде. Чалбарын салырга хәле калмады, утлар сүндерергә дә онытып, ятагына ауды.
Зариф кинодан кайтып кергәндә ул тирән йокы дәрьясына чумган иде. Улының ярым чишенгән хәлдә йоклавын күреп, ата аптырый төште. Җитмәсә, Фәритнең утыргыч артына җайсыз эленгән пинжәге дә идәнгә салынып төшкән. Карт аны кием элгеченә илтте. Бермәл әллә малайның чалбарын салдырыйм микән дип уйланды карт, тик уянып китүен теләмичә, бары идәнгә шуып төшкән юрганын гына ипләп өс- тенә ябарга булды. Ул, утларны сүндереп, кухня якка чыкты. Термосны селкеп карады. Аның бушаганлыгын белгәч, плитәгә чәйнек куйды. Үзе исә сигаретын кабызып, тәмләп тәмәке көйрәтә-көйрәтә уйга калды.
Сугыш турындагы картина аңарда сугыш истәлекләре уяткан иде. һәрбер яшьтәш-кордашыдай. аның истәлекләре арасында иң тирән эз калдырганы Ватан сугышы булды бит. Зариф фин сугышы алдыннан ук кече командир буларак сборга алынган иде. Фин сугышында да, ул бетеп, ел да ике айдан соң башланган Бөек Ватан сугышында да катнашырга туры килде. Әйе, сугышта кичергәннәре аның беркайчан да онытылмас. Аерата авыры, әйтергә кирәк, аның өчен дәһшәтлесе кырык беренче елда булды. Сугыш буенча укчы полкта хезмәт иткән Зариф лаеш шулпаларын аз чөмермәде. Ләкин исендә нык сакланганы кырык беренче ел булды. Шул елның көзендә камалыштан чык-канда немец кулына эләкте ул. Аны һәм иптәшләрен бәләкәй район шәһәрендә бер таш өйнең тынчу подвалына кертеп яптылар. Зарифлар куып кертелгәндә бу урын әсирләр белән тулы иде инде. Аяк асты пычрак, нәҗес исе тамак төбенә утыра. Кешеләр бер-берсенә сыенып үрә басканнар, утырып торырлык урын калмаган. Кыскасы, кешеләрне фашист шушы таш подвалга мичкәдәге тозлы балык кебек шыплап тутырган. Әсирләрне шунда өч көн ашатмыйча, эчертмичә тотты дошман.
Ничек түзелгәндер дип башын чайкап куйды Зариф узгандагы- ларны искә төшереп. Дүртенче көнне әсирләрне подвалдан куып чыгардылар һәм, кечкенә шәһәрнең урамнарыннан хурлыклы рәвештә уздыргач, көнбатышка таба олы юл буйлап әйдәделәр, һәр авылда, һәр торак пунктта аларга үзләре кебек үк йончыган, котсыз, арт путалары ычкынган шинельдән, пилоткалары колакка кадәр төшереп кидерелгән, сакаллы әсирләр төркеме кушыла бара иде. Күрәсең,
мәләләре генә күренгән ачык калку яланда кунарга туктаттылар. Менә шунда инде Зариф, төннең болытлы булуыннан файдаланып, качарга карар кылды. Барыбер үлем, дип уйлады ул. Үлсәм, ичмасам, дошманнан котылырга омтылып үлим. Ул ике рус егете белән сөйләште. Алар да шуңа риза иле. Ләкин качар вакыт җиткәч буш араны берәм-берәм кичәргә курыктылар егетләр, бары бергә тотынышып качсалар гына бу эшкә ризалыкларын белдерделәр. Зариф аларның икесен ике кулы белән тотты һәм алар шулай, өчәүләшеп бергә бө- керәйгән килеш, чүмәләдән чүмәләгә күчеп бушлыкны кичә башладылар. Бәхетле мизгел булган, ахры,—сакчының бу урынны күзәтмәгән чагыдыр бәлки, яисә безнең совет халкына хәерхаһ немец торгандыр сакта, пәрхәлдә, Зарифлар үр артындагы корыган елгага төшеп җиттеләр һәм көнчыгышка таба сузылган шул чокыр буйлап җан фәрман чаба башладылар. Күпме чапканнардыр, мәгәр хәлдән таеп өчесе дә берьюлы чирәмгә ауды.
утырды.
Ул кичтән үк үз әйберләрен барлап куйды. Төнне шытырдавык раскладушкада авыр төшләр күрә-күрә бастырылып йоклады. Иртә тору белән калган салкын бәрәңге белән бераз тамагын туйдырды да, улы биргән өй ачкычын өстәлгә куеп, Фәриткә кыска гына записка язганнан соң, чыгып китте. Аңа биш белән алты арасында олы юлдан уза торган автобуска өлгерергә кирәк иде.
Фәрит әтисе борып калдырган будильник чылтыравына уянып китте. Сәгать нәкъ җидене суга иде. Торып тиз генә плитәгә чәйнек, калган аш куйды, инде чалбар үтүкләргә җыенганда өстәлдә яткан өй ачкычы астындагы кәгазьгә күзе төште. Фәрит әтисенең өйдә юклыгын әле генә абайлады. Юкса раскладушканың җыелып, стенага сөялеп куелганын күргән иде ич. Ни өчендер әтисен оныткан иде егет
Язулы кәгазь... Анда әтисе өйгә кайтып киткәнлеген, вакытыннан алда улын уятып мәшәкатьләргә теләмәвен, семьясын, әти-әнисен онытмаска кирәклеген язган. Соңыннан: «Әгәр инде тагы синең янга килә калсам, ялгыз гына килмәм, — дигән.—Хуш, сау бул, сәламәт
Зарифның бәхетеннәндер инде, ике километрга сузылган колонна көне буе атласа да билгеләнгән урынга барып җитә алмады. Җитен чү
АС ИХ ф СЫНАУ
Шуннан соң алар немецлар кулына эләкмәс өчен юлсыз-нисез ат- £ лап, туп-туры көнчыгышка карый юл тоттылар. Тамак туйдыру өчен ' караңгы төшкәч кенә авылларга сугылдылар. Зарифның исәбе, мөмкин кадәр тизрәк фронтны кичеп, үз ягыбызга чыгу иде. Ул иптәшл »- ре дә шундый ук фикердә дип уйлады. Тик ялгышкан булып чыкты. Күрәсең, алар ул заманда шактый таралган «кияүләп» калуны кулай* рак күргәннәр. Ашарга сорап, аерым өйләргә ялгыз гына керергә кирәклегеннән файдаландылар. Бер авылда Зарифтан яшеренеп калдылар. Зариф үзе тамак ялгап чыккач, иптәшләре керергә тиешле өйләргә сугылса да, аларны тапмады. Шулай итеп. Зарифка фронтны япа-ялгыз үзенә генә кичәргә туры килде. Әйе. ул хәвефсез исән-сау чыкты, һәм бик теләп, хәтта шатланып дошманга каршы сугышты.
үчләрен алды.
Әле кәефләнеп тәмәке тартканда ул шул узган көннәрне хәтерләде. Авыр чакларны күз алдына кабат-кабат китереп: «Ничек түзелгән! Түзсә дә түзәр икән адәм башы», — дип баш чайкап аптырап
яшә», — дип өстәгән.
Фәрит аның болай үзенә сиздермичә генә китеп баруын яратмады. Төксе кыяфәт белән электр үтүген розеткага тоташтырды. Ул, кичә әтисенә каты бәрелергә күпме җыенмасын, бүген ул эшнең булмый калуына шат иде. Чөнки күңелдәге яраларны тагы бер актару гына икәнен Фәрит аңлый.
Йомарланып беткән чалбарын үтүкләгәндә тагы кичәге хәлләрне башыннан кичерде. Аның Әлфияне күрәсе килә дә, килми дә иде. Күрәсе килә, чөнки кызның үзенә карашы бәлки үзгәргәндер, гафу ит- мәсә дә, бәлки ул кадәр үк нәфрәт утларына тотмыйдыр дигән өмет иде. Ә күрергә теләмәве исә, артык оятлы булуы аркасында иде, тагы кичәге хәл бүген дә кабатладыр, йөрәк нәкъ кичәге кебек телгә-ләнер дип, куркудан иде.
Фәрит анык карарга килеп, иртәнге чәен эчте дә эшкә китте һәм бүген көнен цехларны тикшерүдән башламады. Бүлмәсендә утырганда, аптыравына каршы, профессор шалтыратты. Ул сыналудагы чебиләр янында икән инде.
— Мин сезне тыңлыйм, эш нидә? —диде Фәрит коры гына һәм рәсми тонда. Әйтерсең кичәге хәлләрнең берсе дә булмаган, Галиәкбәр аңа чебиләр азыгына кушып бирә торган үлән онында каротинның ифрат аз калганлыгын һәм тиз арада каротинны алыштыра торган витамин А табарга кирәклеге турында шулай ук тыныч кына әйтте. Өстәп, бүген контроль группаны үлчибез, кереп чыгарга тырышыгыз, дияргә дә базды. Фәрит эчтән: димәк, ул да нәкъ минем кебек уйлын,—дигән фикергә килде. Шәхси мөнәсәбәтләр хезмәт мөнәсәбәтенә зыян китерергә тиеш түгел. Егетлек шунда.
Фәрит. А витамины бармы дип, азык складына шалтыратты. Ул бик аз калган икән, шулай да эксперименталь цехка профессор сораган кадәресен хәзер үк җибәрергә боерды. Хәзер инде азык әзерләү цехында, профессор киңәше буенча, гадәти комбиазыкка аерым болгаткычта өстәмә премикс кушудан тыш, тагы ике төр азык та өстиләр. Нормалар яңа, Максудовча.
Аннары Фәрит өйләгә кадәр, буш ара табып, читлекләр куелган корпуска сугылды. Профессор азык әзерләү цехына киткән иде. Аны Рәмзи каршы алды Фәрит белән Әлфия арасындагы хәлләрне егет әле анык белми иде. Алай гына түгел, ул алар арасындагы элекке мөнәсәбәтне дә тоймады. Бу көннәрдә эш белән шул кадәр мавыккан иде ки, хәтта Әлфия турында да сирәгрәк уйлый башлады. Алар кичә генә профессор белән бергәләп китапханәдә булдылар. Профессор. гыйльми китапларны карап чыккач, туларның кайберсен тиз арада укырга кушып Рәмзигә тоттырды. Аңлашылмаган нәрсәләрне сорарга тартынма, диде. Монысы ярап куйды. Әлфия белән очрашу өчен тагы бер сылтау чыкты.
Хәзер ул Фәритне идарә пультында китап укып утырган килеш каршы алды. Сәламләшкәч, баш зоотехникка эшнең барышы турында сөйләп китте. Сынаулар хәзергә ярыйсы гына нәтиҗә бирәләр. Үлчәнгән контроль группа әйбәт артым күрсәтә. Димәк, профессор ысулын читлектәге барлык кошлар өчен файдаланырга була.
Фәрит читлектә утырган чебиләрне рәттән тикшереп йөри башлады. Аның үткен, тәҗрибәле күзләре һәрбер үзгәлекне тиз эләктерәләр. Ул шулай корпус эчендә профессор кайтканчы йөрде. Читлектәге чебиләрне тикшереп чыккач, корпусның икенче өлешендәге, идәндә тәрбияләнә торган кошлар ягына керде. Чебиләрнең һәр өч бүлектә- гесе дә бер үк яшьтә. Хәзер Фәритне борчыган нәрсә идәндә тотып үстерелгән чебиләрнең читлектәгеләргә караганда шактый тере һәм таза булуы иде. Әле җитмәсә чиглектәгеләрнең үлем-житеме күбр~к. Хәер, дип уйланды ул. профессор чебиләре идәндәгеләрдән калышмыйлар. Кыяфәтләре дә, артымнары да ким түгел. Кызык бу, кызык. Тик шулай да күңелдә бу карт белгечкә карата ниндидер авыр тойгы ята. Нәфрәтме бу? Кимсетелүе, хурлануы өчен үч алырга теләүме?
Бераздан профессор кайтып керде. Фәрит аның йөзенә игътибар итми кала алмады. Күренеп тора, карт төнен йокысыз уздырган, аның күз төбендәге шешемнәре тагы да зурая төшкән, җыерчыклары тагы
да тирәнәйгән, ә яңаклары суырылып калган. Ул бүген сакалын да бик ашык-пошык кына кырган булса кирәк, яңагында ак төкләр бик күп күренә.
Ул, Фәриткә артык төбәлмичә, салкын гына исәнләште. Фәритнең дә артык ачылырлык җае юк иде. Әгәр хезмәт шартлары кушмаса, ул аңа карамас та иде хәтта — профессор килеп керү белән, моннан ♦ борылып чыгып китәр иде. <
Ләкин мондый дуамаллыкка аның берниндә дә хокукы юк шул. = Профессорга баш ияргә мәҗбүр булды.
— Җибәрделәрме? — дип сорады ул витамин турында. ♦
— Әйе, булды, — диде Галиәкбәр ничектер ачулы бер тавыш бе- х
лән. Фәрит бераз тынып торды. Кулларын халат кесәләренә тыгып = сүзнең дәвамын көткән профессорга ул тагы бер тапкыр карап алды. Дөресен генә әйткәндә, алар хәзер кичәге хәлләрне искә төшерүдән икесе дә куркалар иде. Чөнки, барыннан да мөһимрәге, шәхси мөнә- < сәбәтләр түгел, ә хезмәт мөнәсәбәте. Инде дә аңа шәхси мөнәсәбәтләр 4 килеп кысылса, ул, динамит кебек шартлап, бөтен эш барышын җиме- pen ташларга сәләтле. »-
Алар шулай бер-берсенә карашып тора бирделәр.
Бу белгечләр арасындагы хикмәтле үзгәрешне Рәмзи, яшьләргә хас ни хәтле игътибарсыз булмасын, күрми кала алмады. Ул хәтта эшеннән тукталды. Ике кеше арасыннан кара мәче узуын ул ачык тоя башлады, ләкин ни сәбәптән шулай булганын гына төшенә алмады.
— Минемчә, — диде, ниһаять, сүз башлап Фәрит, — сезнең тәҗрибәне читлектәге барлык партиягә күчерергә вакыт. Хәзер азык та, башка шартлар да бер төрле булса, эш җайлырак барачак.
Профессор ризасызлыгын белдереп баш селкеде.
— Иртә әле.
— Ни өчен? Сезнең уңай нәтиҗәләрегез ачык күренә бит инде.
Профессор, эчке, авыр хәсрәт басып китәргә торган соңгы көчләрен туплап булса кирәк, бермәл читкә карап дәшмичә торды да, шул ук салкын тонда, әмма бераз кыюлана төшеп әйтте:
— Сез әгәр минем экспериментлардан канәгать икән, ул эшне тагын да җәелдерә төшәргә рөхсәт бирегез.— Галиәкбәр Фәритнең баш иеп куюын «мин сезне тыңлыйм» дип аңлады, сүзен дәвам иттерде.— Монда без минем ысулның бер ягын гына, асылда азык составына кертелергә тиешле коррективларын һәм әтәчләрне аерым үстерүне генә сыныйбыз. Ә бит әле яктылык режимы, җылылык режимы бар. Ул яктан да сынаулар уздырылырга тиеш.
— Моның өчен ниләр кирәк?
Галиәкбәрнең йөзенә ачулы елмаю чыкты.
— Ниләр кирәк? Сез бит белгеч.
— Димәк, аерым бина?
— Әйе, менә бу бүлекнең якынча өчтән бер өлешен стена корып аерып алырга кирәк. Ашату да, барлык башка режим да мин тәкъдим иткәнчә булсын.
— Ә аңа киткән чыгымнар үзләрен аклармы соң?
— Институтта уздырган экспериментлардан чыгып хөкем итсәк, акларга тиеш. Теге вакытта мин вольерда уздырылган тәҗрибәләр белән чикләнергә мәҗбүр булдым. Чөнки бер фабрика да шул, сез өреккәндәй, чыгымнардан куркып ризалык бирмәде. Безнең план бар, фәлән-төгән, безнең фабрика андый тәҗрибәләр ясау урыны түгел, диделәр. Кыскасы, гадәттәгечә фәнни ачышны производствога кертү бик җиңел эш түгеллеген беләсез бит. Шулай итеп, минем тәкъдимнәр ул вакытны, бюрократия лабиринтларында адашып, юкка чыктылар.
— Мин аны күз алдыма китерәм,— диде Фәрит. Аңа хәзер профессорның тәкъдимен кабул итсә, карт белән союзга кереп, дирекция алдында аны барлык көченә якларга туры киләчәк иде. Алай гына да түгел, трест алдында да ул җитди сөйләшүләр уздырырга тиеш, ә бу җиңел нәрсә булмаячак. Син, экспериментаторство белән мавыкканчы, башта булган методларны кулланып, кеше ирешкән уңышларны казан, димәсләрме?
— Яхшы,— диде ул, — мин хәзер өзеп берни дә әйтә алмыйм. Уйланырмын, башта дирекция белән киңәшеп карарга кирәк.
Бу турыда артык сөйләшүнең мәгънәсе калмаган иде. Фәрит картның кичәге хәлләрне искә төшермәвенә, эченнән аңа рәхмәтләр укып, һәм шундук сүз азагына шуны кузгатмагае дип куркып, кош караучы хатынга кайбер кисәтүләр ясады да, ашыгып чыгып китте.
9
Галиәкбәргә Фәрит белән сөйләшкәндә үзенең тынычлыгын саклау өчен аз көч түгәргә туры килмәде. Кадерле кызын алдап, Әлфияне дә, профессорны да җан әрнеткеч кичерешләргә дучар иткән кешене хәзер аның бөтенләй күрәсе дә килми иде. Кичә ул кич кайтып керү белән Фәритнең фаш ителүе кызына нинди авыр газаплар китерүен яхшы аңлады. Ул аны нинди генә сүзләр белән юатмады! Көчле иде Әлфия, әтисе алдында сер сынатмаска тырышып, үзен кулга алды. Хәтта әле гадәттәгечә тыныч кына итеп төрле вак-төяк хәбәрләр дә сөйләп утырды. Ләкин йокларга ятулары белән, Галиәкбәр ширма артындагы кызының тавышсыз гына елавын ишетеп калды. Кечкенә чагында да Әлфия шулай елый иде. Әтисенең хәтерендә, ул үзенең бу өйгә үги булуын беренче тапкыр белгәч, шулай бер почмакка кереп, кешеләрдән яшеренеп, тавыш чыгармыйча гына, елап утырды. Мондый елау аерата үзәккә үткеч бер елау иде. Шул чакны әти-әнисе аны чиратлашып юаттылар. Мәңге-мәңге үз балалары дип караячакларын. алар өчен Әлфиянең бик кадерле булганлыгын аңлатырга тырыштылар. Мәгәр бу ярдәм итмәде. Әти-әнисе белән сөйләшкәндә кыз сабырлыгын саклый алды, тик алардан аерылу белән тагын да үз эченә бикләнә торган булды, тагын еш-еш тавышсыз гына елады. Әле дә Галиәкбәр кызының елап ятуын аңлагач, йөрәге әрнегән хәлдә ята-гыннан башын күтәрде.
— Кызым, аппагым, тынычлан. Кирәкмәс. Нигә үзеңне шулай бетерәсең. Синең бит әле барысы да алда. Бик үтенәм, кызым, елама, ул күз яшьләре агызырлык бәндә түгел. Вакытында беленүенә шатлан, кызым. Юкса...—Ул сүзен әйтеп бетермәде, Әлфиянең сүз катуын шәйләп тынып калды.
— Әти, син бик җиңел карыйсың, — диде Әлфия, — күрәсең, синең яшьтәге кешегә шулай булып күренә торгандыр инде.
— Кызым, кадерлем, алай димә. Мин синең хәлеңне аңлыйм. Ләкин кеше нинди очракта да кайгы-хәсрәтне җиңәргә тиеш. Чөнки ул синең файдага түгел.
Әй, әти, нәрсә файдалы икән дип уйларлыкмыни соң минем хәлләр!? — диде Әлфия ачынып. Карт ни дип тә җавап кайтарырга белми аптырап калды. Шуннан соң алар бик озакка тындылар. Галиәкбәр кыз еламыймы икән дип барлык игътибарын җигеп тыңлады. Мәгәр берни дә ишетә алмады. Кыз я елавыннан туктаган, я бөтенләй тавышсыз гына елауга җайлашкан иде.
Әйе, кызга бик авыр, авыр иде. Әйтәсе дә юк. Хәзер иң яхшысы аны борчымыйча үз ихтыярына кую булыр. Ул акыллы, көчле ихты
ярлы. Бер тынычланыр әле, дип уйлады Галиәкбәр. Тик үзе дә төнне йокысыз, бер ягыннан икенчесенә әйләнеп, бурсаланып уздырды.
Мәгәр Әлфия тынычланырга тиеш дип ул ялгышкан иде. Иртәгесен ул шат бәхетле Әлфия урынына, бөтенләй өшәнеп, хәтта картая төшкән кызын күреп имәнеп китте. Күзләрендә — өметсезлек кенә. Әйткән сүзне аңына җиткерә алмыйча интегә. Нинди генә эшкә тотынса да, ярты юлда онытылып, бер ноктага текәлә, күңелсез уйларга бата.
Галиәкбәр аны тагы тынычландырырга, алай бирешергә ярамаган- ; лыгын аңлатырга кереште. Ләкин кыз «калдыр мине, әти» диде. Әйе, аның хәсрәте профессор уйлаганнан зуррак иде шул.
Аның үз гомерендә мондый зур, кадерле нәрсә югалтканы юк иде. Әкълимә үлде — авыр булды. Әнисе үлде — бик авыр булды. Ләкин бу кадәр үк газаплы түгел иде ул югалтулар.
Әлфиянең эшендә дә кинәт үзгәрүенә игътибар итми калмадылар. Лаборантка кыз Әлфия лабораториягә барып керү белән: ф — Әллә авырыйсызмы? — дип сүз башлады.
— Күрәсең, шулайдыр, — дип куйды Әлфия.
— Врачка, врачка, Әлфия апа, — диде кыз. Ләкин ул Әлфия апасыннан бу турыда артык берни дә ишетмәде. Бары ничектер саңгырау тавыш белән «башланган анализларны бүген бетерергә тиеш син» дигән сүзләрне генә ишетте.
Лаборантка кызга Әлфиянең торыш-кыяфәте үк шактый сәер тоела иде, ул ни сәбәптән шулай килеп чыкканлыгын төшенә алмыйча аптырады. Ниһаять, күнегә төште, озак баш ватканнан соң кем белән булса да каты гына ачуланышкандыр, дигән дөреслеккә шактый якын бер фикергә килде.
Ә Әлфия чыннан да авыру иде. Аның җаны гына түгел, хәтта тәне, башы да авырта. Эшкә килгән шәпкә ул моны сизмәде. Ләкин өйлә якынлаша башлаганда, башының чатнап авыртуына тәкатьсез калып, берни дә эшли алмас булды. Бу — артык көчле тетрәнү нәтиҗәсе. Кыз медпунктка кереп тормады. Терлекнеке булса да, ул үзе дә врач иде бит — тиешле даруларны эчте, эш белән мавыгырга, барысын да онытырга тырышты.
Ләкин никадәр генә ихтыяр көчен җикмәсен, никадәр генә тынычланыр өчен дәваланмасын, эшнең көе китте. Көндезге аш вакытында өенә кайтты. Ләкин, үзе дә сизмәстән, ашап алу урынына караватына ауды. Аның ялгызлыкта күңеле бушаганчы елыйсы килде. Мендәргә башын тидерү белән үксергә кереште. Аның болай еламаганына ике ел узган иде. Юк, алай гына да түгел. Әнисе үлгәндә ул бу кадәр үк кычкырып еламады. Хәзер исә мендәр почмагын тешләп, авырткан башын чайкый-чайкый онытылып елады.
Шулай байтак вакыт узды. Сәгать бергәме, әллә яртыгамы бөтен бүлмәне яңгыратып бер тапкыр сугып куйды. Кинәт кемдер ишек звоногын шылтыратты. Әлфия яшьле күзләрен тутырып ачты һәм тын гы на ятуында булды. Кем булыр? Әтисе микәнни? Алай дисәң, ул бит киткәндә, мин әбәткә кайта алмам, ашханәдә ашармын, дигән иде. Бәлки әле болай гына, күршеләрдән берәрсе әйбер сорап торыргадыр Ләкин ишек төбендәге кеше алай тиз генә кире китәргә уйламый иде. Ул звонок төймәсенә озаклап басты. Әлфия урныннан торды, башына шәлен урады һәм «Кем бар?» дип ишеккә таба юнәлде. Почтальон кыз булып чыкты. Телеграмма тоттырып кул куйдырды да ашыгып түбән төшеп китте.
Әлфия каты елаудан соң әле айнымаган иде. Ана барысы да томан аша чит, ят булып күренә. Бүлмәгә кереп караватына утыргач кына, телеграмманы укырга кирәктер дигән фикергә килде. Кемгә атап сугылганын да абайламастан, кәгазь тасманы ертып укый башлады. Башлагач. укып чыкмый булмады. Телеграмманы Казаннан, терлекчелек
институтыннан әтисенә ректор җибәргән. «Галиәкбәр Хафизович, мөмкин булганча тизрәк кайбер мәсьәләләр турында минем белән сөйләшергә кайтуыгызны үтенәм. Гыйниятуллин» дигән.
Әлфия институтны тәмамлар алдыннан гына, вафат булган элекке ректор урынына куелган Гыйннятудлинны яхшы белә иде. Телеграмманы өстәлгә ташлады да. тагы байтак вакыт онытылып караватында утырды. Әкренләп тынычлана башлады. Беренче этәргеч лабораториягә бармый булмый дигән уй иде. Әйе. аннан башка ярдәмчесе үзе генә өлгермәячәк. Ә пробаларга анализны бүген үк төгәлләргә кирәк. Әлфия борчыла төшеп сәгатенә карады. Вакытның шактый икәнен, ашыкмаса бөтенләй соңга калу ихтималын уйлап, ул инде хәзер соңга калудан курыккан хәлдә, салкын су белән битен тиз генә юды. көзге алдында башын, күзен рәтләде һәм каударланып киенә-киенә ишеккә юнәлде. Инде чыгып китәм дигәндә телеграмма исенә төшеп, ул кире керде. Эксперименталь корпус юл өстендә генә бит. Хәбәрне кертеп чыгарга, кирәк, бәлки ул әтисе өчен бик мөһимдер.
Әлфия корпуска барып кергәндә, анда бары идарә пульты янында артсыз утыргычтагы Рәмзине генә күрде. Егет терсәкләре белән өстәлгә таянг*ан, китап укый.
— Әти кайда?
Егет, озын чәчен чайкый төшеп, Әлфиягә борылды. Аның йөзенә шундук елмаю йөгерде.
— һо. бигрәк мин күрергә теләгәндә генә килеп чыктыгыз.
Әлфия, егеткә туры карамаска тырышыбрак, тагы сорады.
— Әти кирәк иде миңа. Ул кайда?
— Директорга керәм дип китте. Карагыз әле, Әлфия Галиәкбә- ровна, бик әйбәт булды бит әле сезнең килеп чыгуыгыз. Менә шуны аңлатып бирегезсәнә, што-то баш җитми. Ничек итеп комбикормга тиамин микъдарын исәпләп чыгарырга, ә?
Әлфия китапка иелде, ләкин шундук лабораториядәге ашыгыч эшләре исенә төште.
— Хәзер бер дә вакытым юк шул, Рәмзи.
Рәмзи аягүрә басты, йөзенә ялвару чалымнары чыгарып, Әлфияне җиңелчә генә кочты.
— Ну. сез бит беләсез аны. Әлфия Галиәкбәровна. дим. Ну?
— Беләм. ләкин вакытым юк. акыллым, — диде Әлфия читкәрәк китеп. Ләкин ул егетнең якын күрүеннән, хәтта җиңелчә кочарга батырчылык итүеннән, үзе дә сизмәстән, рәхәт бер халәт кичерде. Яшь, нык. таза егет иде Рәмзи, җитмәсә, күңелне сыйпый торган куштанлыкны да белә икән үзе.
Әлфия, күзләрен кыса төшеп елмайды да. телеграмманы Рәмзигә сузды.
— Әти кайту белән, менә шуны бирәсез!
Рәмзи телеграмманы алды, кызның җилсенгән күзләренә әле яңа гына игътибар итте.
— Ни булды.— диде ул хафаланып,— күз авыртамы әллә?
— Күзләрем авыртып тора шул.— диде Әлфия үзе дә сизмәстән тагы елмаеп. Кинәт борылды да корпустан чыгып китте.
— Менә сиңа,— дип куйды Рәмзи, аскы иренен бүлтәйтеп. «Нича- ва,— диде аннары эчтән генә,— бер минем кулга төшми калмассың. Чынлап керешкәндә, бервакытта да теләккә ирешми калмадык анысы>.
Галиәкбәр исә озак көттермәде. Борчулы. төшенке кыяфәттә киткән кеше, яшьләр кебек җил-жил атлап, дәртләнеп кайтып керде.
— Шаулама, мәсьәләне иртәгә кабыргасы белән куябыз.
Рәмзи берни дә аңламыйча, картка сорау белән текәлде.
— Иртәгә Казаннан начальство килә. Тәҗрибәләрне комплекслап
өйрәнергә мөмкинлек сорыйбыз. Аннан безнең эшләр киң колач җәячәк.
Рәмзи хәзер профессорның ни турыда сүз алып барганлыгын аңлый иде. Әйе, ул да шат, шактый кызык бит тәҗрибә уздыру. Яңалыкның нәтиҗәсе әйбәт булса, шактый күңелле икән ул!
Рәмзи профессорга кызы калдырган телеграмманы сузды. Карт, * халат кесәсеннән күзлеген алып киде дә, телеграммага бик озак уй- < ланып карап торды. Бу эшнең серенә һич төшенерлек түгел иде. Теге = диссертация буенча дисәң, ни өчен ректор телеграмма җибәрә? Гали- J әкбәр бу көннәрдә Эльвира Хәкимовнаны еш кына искә ала башлаган ♦ иде. Ул бераз каушый төшеп аңардан хат көтте. Инде кулъязма да. х хат та барып җиткәндер. Хәзер доцентның профессор әйткәннәргә мө- = ’ нәсәбәте кызыксындыра. Бу эшнең төрлечә булып бетүе мөмкин иде. < Әгәр акыллы булса, дип уйлады профессор, рәхмәт хаты җибәрер. “• Аннан җиң сызганып эшкә керешер. Ә акыл җитмәсә? Әйе, ул хатын- < ның дулап ахмак нәтиҗәләр ясавы да мөмкин иде бит әле. Галиәкбәр фән өлкәсендә үзенең озын-озак узган елларында андый эгоцентрист- х ларныIII күрмәдемени? Галиәкбәр шуңа күрә Эльвирадан хатны бераз £ каушаган хәлдә көтә иде. Ә монда телеграмма. Җитмәсә әле ректордан. Галиәкбәр бу табышмакны һич чишә алмыйча телеграмманы күкрәк кесәсенә тыкты да үз эшенә кереште.
Алар көзгеләр ярдәмендә яктылыкның һәр читлеккә тигез төшүенә Ирешергә телиләр — кварц лампалары белән читлек эчләренә ультрафиолет нурларын мөмкин кадәр тигез төшерергә тырышалар иде.
Эш арасында карт өзлексез баш ватарга мәҗбүр булды. Ни сәбәптән аңа ректор бу телеграмманы җибәргән? Юк, тиз генә Казанга кайтып булмас, дигән фикергә килде ул. Мондый авыр вакытта Әлфиянең бер үзен калдырып булмый, ә аннары тагы иртәгә трест башлык- ларының ризалыгын алса, һәм тиз арада зур экспериментка керешергә туры килсә? О, ул чакны инде Галиәкбәр эш көйләнгәнче — кимендә бер ай Казанга кайта алмаячак. Булмады. Иртәгә үк «Бу эш мөмкин түгел». — дип телефоннан шалтыратырга кирәк. Ул үзенең шундый катгый карары белән килешеп бераз тынычланды. Эшенә чумды. Тик озакка түгел. Кинәт арып киткәнлеген тойды да читлекләр арасында торган артсыз утыргычка утырды.
10
Казаннан килгән трест башлыклары фабрика белән танышканнар, эксперименталь цехта да булганнар, хәзер инде ашханәдә көндезге аш ашыйлар иде. Галиәкбәр алар белән йөрмәде, болай да кичәле- бүгенле һава бозылгангамы аяклары аерата авырта башлаган иде. Ул булачак сынаулар турындагы сүзен нигезлерәк итеп җиткерү өчен, алдан ук директор кабинетына керде дә, әйтәчәк сүзләренең планын яза башлады. Казанлылар ашап кайтканчы шактый вакыт узды. Алар башта фабрика җитәкчелеге белән киңәшмә, аннан кич- кырын эшчеләр белән җыелыш уздырырга тиешләр иде.
Казанлылар килеп кергәндә Галиәкбәр эшен бетергән иде инде. Әле генә кабинетка кергән кешеләрнең өчесе дә кайчандыр Галиәкбәрнең үзендә укыган белгечләр булып чыкты. Берсе — трест начальнигы, шактый калынайган, зур башлы, кыскарак аяклы Глушко Григорий Яковлевич; икенчесе инспектор — зоотехник Хатыйп Салнев, өченчесе — шулай ук трест зоотехнигы буйчан Тамара Петровна Григорьева иде. Барысы да кайчандыр Галиәкбәргә кошчылык фәне бу-
III Э г о ц е н т р и с т — үз-үзен сиюче, эгоистның ин әшәкесе.
енча имтихан биргән, ягъни гомерләрен багышлаган эшнең беренче әлифбасын Галиәкбәрдән алган кешеләр. Алар керү белән профессорны таныдылар, бер-бер артлы килеп остазлары белән исәнләштеләр. Тресттан килүчеләр арасында Фәритнең шәриге Закиржанов кына юк иде. Ул грипплап калды, диделәр.
Трест директоры, күрәсең, ишеткәндер. Беренче сүзне Галиәкбәргә рәхмәт әйтүдән башлады. Пенсионер булуына карамастан, производствога ярдәм итү — ул зур батырлык. Хәл-әхвәлләр сорашкач, гадәткә кереп киткән кагыйдә буенча, белгечләр бөтенләй төп эшкә бәйләнеше булмаган нәрсәләр турында сөйләшеп алдылар. Трест начальнигы үзенең күптән түгел генә Япониягә барып кайтуы, андагы бройлер производствосының ничек куелганлыгы турында сөйләде. Соңыннан бер мизгел тынлык булып торды. Димәк, тиешле микъдарда сүзнең кереш өлеше башкарылды, димәк, төп мәсьәләгә күчәргә була.
Фабрика директоры киңәшмәне ачык дип белдерде һәм кайбер нәрсәләрне аныклау өчен сүзне Фәриткә бирде. Аны игътибар белән, тыңладылар. Мәгәр, Галиәкбәрчә, аның чыгышы белән канәгатьләнмәделәр. Эшләр болай барса, квартал планы өзеләчәк. Аннан соң берничә цех начальнигы чыгып, трест ярдәмен эстәп сөйләде. Сүз ветврачка бирелде. Ул исә чебиләрне артык тыгыз утыртырга тырышу тенденциясен тәнкыйть итеп чыкты. Бу, беренчедән, травма, авитаминоз 1 арттыра, аннан, иң мөһиме, инфекция була калса, фабрика котчыккыч югалтуларга дучар ителәчәк.
Ниһаять, сүзне трест директоры Глушко алды. Галиәкбәр аның студент чагын бик начар хәтерли иде. Тик хәзер бу үзенең бәясен бик яхшы белеп тыныч кына сөйләгән, юантык кеше әз генә дә студент әһелен хәтерләтми. Ул фабрика җитәкчеләренә бик каты шелтәләр ясады. Аерата баш зоотехникны каты тәнкыйть утында яндырды. Ничек инде юллар өзелергә торганда кирәкле запасларың булмасын! Техник май юк. ни пычкы чүбе, ни биологик актив матдәләр. Аннан ни өчен идәндә тәрбияләнгән чебешләр үстерүдә яңа прогрессив ысуллар кулланылмый? Ни өчен чебешнең яшенә карап аңа мәйданны үзгәртмәскә? Алдынгы фабрикалар ул ысулны кулланып нинди зур уңышларга ирештеләр.
Галиәкбәр аңы белән һич теләмәсә дә, хисләре белән Фәритне тәнкыйть итүләренә эчтән шатлана иде. Әйе, бераз гына жәза да кирәк андый кешегә. Ни өчен булса да...
Инде төп мәсьәләләр тикшерелеп беткәч, Гатауллин профессорга карап ымЛады да: «Тәкъдимнәр ясау теләге белән хәзергә бездә кунакта ятучы профессор Максудов Галиәкбәр Хафизович сүз сорый,— диде. Аннан ул дустанә елмаеп: — Сезнең нәрсә анда?» —дип куйды.
Профессорның директорга ачуы килеп китте. Әйтерсең берни дә белми Юкса, аның белән кичә үк сүз булган иде. Гатауллин ул чак ачыктан-ачык- «Мин мондый эшкә кул куя алмыйм». — диде. Фәрит тә, Галиәкбәр дә булачак экспериментлар нигездә әйбәт бер ысулны производствога кертү икәнлеген аңлатырга тырыштылар, тик директор күнмәде, кырт кисеп «булмый» диде. Ниһаять, бик озак бәхәстән соң, ул менә иртәгә Казаннан начальство килә, әгәр алар фәрман бирә икән... анда карап карарбыз, дип бераз ипкә килә башлады. Хәзер инде ул барысын да оныткан. Янәсе белми. «Сезнең нәрсә анда, имеш?»
Галиәкбәр юри үчен алу өчен сүзне шуннан башлады.
Авитаминоз — азыкта ситаминнар юклыктан килеп чыккан чир.
— Кичә без баш зоотехник белән бергәләп иптәш Гатауллинга кереп бу мәсьәлә турында нык кына сөйләшкән идек. Ул трест баш- лыкларыннан уза алмаганлыгын әйтте, — диде.
Галиәкбәр артык озынга сузмастан, ләкин мөмкин кадәр аңлаешлы итеп, үзенең институтта чакта эшләнгән эшләрен, ләкин ул хез- ф мәтнең эксперимент көенчә шулай калуын, хәтта гыйльми матбугатта >, да чагылмавын, ләкин максатка ирешү өчен инде артык күп нәрсә 5 кирәкмәгәнлеген, бары бер тапкыр киң пландагы комплекслы экспе- з римент уздырырга гына кирәклеген, хәлбуки монда андый шартлар- ’ ның булуын, иптәшләр теләсә, уздыру мөмкин икәнлеген сөйләп * чыкты. 2
— Бу эшне эксперимент дип түгел, ә табылган яңалыкны тормыш- u
ка ашыру, производствога кертү дип тә аңларга була,— диде ул ахыр- * да. — Чөнки минем өчен барысы да ачык. — Ул җиңелчә елмаеп:— моны инде, иптәшләр, минем сезгә дип әзерләгән соңгы бүләгем дип ч аңларга да була, — диде. ч
— Ни өчен соңгы бүләк?—диде трест директоры. — Әле без сез- *
дән күп нәрсәләр көтәбез, Галиәкбәр Хафизович. <
— Юк инде,—диде профессор юаш кына, — артыгына көч калмады. Тормыш законнары... үзегез беләсез.
Ул урынына утырды. Бераз тынлык булып торды.
— Мөмкинме миңа? — диде Фәрит.
— Я, әйтеп кара, — диде Гатауллин.
— Мин трест җитәкчелегенең мондый экспериментка рөхсәт бирүен үтенәм, — диде ул. Гатауллин аның фикерен белә иде инде. Әле генә директорның башына сәер бер уй килде. Бу егет барлык көченә профессорны яклый, аның кияве булырга җыенудан түгелме соң бу? Ул озын колактан Фәритнең Әлфияне яратып йөргәнлеген ишеткәлә- гән иде инДе. Шулай уйлаганнан соң, Гатауллннның ачуы Фәриткә карата отыры нык кабарды. Кирәк бит шулай производство интересларын шәхси мәнфәгатьләрдән түбәнрәк куярга, ә?!
Фәрит исә сүзен дәвам иттереп, профессор һич үзенең сәламәтлеге белән исәпләшмәстән, кунакка килгән җиреннән фабрикага яхшылык итү өчен, бары, бары шуның өчен, эшкә кереште, диде. Инде ул алып бара торган сынаулар, һич икеләнүсез әйтергә була, уңай нәтиҗә бирәләр.
— Ә ул сынаулар тәмамландымы соң әле? — дип сорап куйды директор.
— 1Ок әле,— диде профессор, Фәрит урынына үзе җавап биреп.
— Ләкин сынаудагы бройлерлар күзгә күренеп үсәләр. Алар арасында бөтенләй үлем-җитем юк диярлек. Ләкин хикмәт шунда,— диде Фәрит, — әле бу экспериментка профессорның барлык идеяләре салынып бетмәгән. Бу әле, әйтергә була, комплекслы өйрәнүнең бер өлешен генә үз эченә алган сынау. — Фәрит ниләр эшләнгәнен һәм ниләр эшләнергә тиешлелеген аңлата башлады. Гатауллин тагы түзмәде:
— Болар турында профессор бик әйбәт аңлатты инде. Нигә кабатланырга?!
— Кабатлауны кирәк дип саныйм, — диде Фәрит. Аның үзен директорның дорфа рәвештә бүлдерүе үпкәләтте. — кабатлауның сезгә кирәге бар днп исәплим мин, чөнки сез һич урынсызга шундый изге бер эшкә каршы киләсез.
Директор, тынычлыгын югалта төшеп, утырган урынында кыбырсып алды. Фәрит сүзен бетергәч, ул аңа гына карап ясалма тынычлык белән әкрен генә әйтте:
— Минем борчылуым урынсызга түгел, баш зоотехник. Син алай дип тыңлаучыларда ялгыш фикер калдырырга тырышма. Эш бит
шунда, сезнең бу сынауларыгыз зур чыгымнар сорый. Ә ул сметага кергән нәрсә түгел. Аннан аклыймы соң әле ул үзен? Сезнең бит бу сынауларыгыз тәмамланмаган. Ничек итеп бер эш төгәлләнми торып, нәтиҗәләре аныкланмыйча күп акча түгәргә була? Менә безгә трест,— ул трест башлыгына карап алды, — читлектә асрауны сынап карауны такты. Ә бит ул әле ни әйтер? Минем ышануымча, ул безнең менә монда менеп утырачак әле. Гатауллин зур йодрыгын муен чокырына куйды. — Уздырыгыз башлаган эшегезне, анык мәгълүматлар алыгыз. Исәпләгез. Аннан күз күрер. Эшне дәвам иттерергәме, юкмы, карарбыз!
Әлбәттә, директор да хаксыз түгел иде. Чөнки план өчен иң беренче чиратта ул җавап бирәчәк бит. Ләкин шул ук вакытта Галиәкбәр директорның бер нинди тәвәккәл эш кылырга теләге юклыгын да тойды. Әйе, ул сизенә. Үз гомерендә хезмәтен гамәлгә ашыру өчен мондый җитәкчеләр белән аз бәхәсләшмәде ул. Гатауллин чынлыкга бернинди хәвефле эш ясамаячак. Чөнки профессор тәкъдим иткәннәр башланган эшне тирәнәйтү генә бит!
Казан кунакларыннан Хатыйп Салиев сүз сорады. Бу егетне Галиәкбәр шулай да яхшы хәтерли $ле. Егетнең ул чак йөзе һәр вакыт май сөрткәндәй ялтырап тора, еш-еш бетчәләгән була иде. Ул мондагылардан яшьрәк, әле соңрак институт тәмамлаган, Галиәкбәрнең хәтерендә шуңа күрә калгандыр да. Тик белгеч исемен алган бу егетнең нинди кеше булып формалашуын белми иде Галиәкбәр. Егет аягүрә басты да туп-туры Фәриткә текәлде. «Димәк, — дип уйлап алды Галиәкбәр, — аларга үзләренең укларын атарга мишень табылды. Алар Фәриткә төзәячәкләр, ә миңа атачаклар. Шулай да кызык».
Хатыйп, чыннан да, сүзен Фәриткә бәйләнүдән башлады.
— Бик кызык килеп чыга, — диде ул. — Әйтерсең фабриканың баш зоотехнигы трест директорының сүзләрен бөтенләй ишетмәгән дә. Ә бит Георгий Яковлевич бик ачык итеп Фәрит Зариповичның кимчелекләрен тәнкыйть итте. План тулмау куркынычы аЬтында яши хуҗалык. Ә шундый чакны, экспериментлар белән мавыгып, көчләрне бүлгәләргә мөмкннме икән? Мин аңламыйм. Пародокс килеп чыга. — Ул карашын Галиәкбәргә юнәлтте. Елмаеп куйды. Галиәкбәр аның үзенә дә кадалачагын уйлап егетнең студент чагында әйтерлек тырыш булмавын, хәтта Галиәкбәргә имтиханны ике тапкыр бирүен хәтерләде. «Әллә шул вакыттагы хәтер калуларын кунелендә саклаганмы бу егет» дигән күңелсез уй узды картның башыннан. Хатыйп исә дустанә елмайды да сүзен тагын башлап китте:
— Мин, мәсәлән, Галиәкбәр Хафизоничның тәкъдимнәре бик әйбәт булуына әз генә дә шикләнмим. Анын бройлер үстерүне безнең шартлардан чыгып камилләштерү өлкәсендә эшләвен без студент чакта ук күреп белә идек. Аңа һәртөрле ярдәм күрсәтелергә тиеш. Ләкин мин шуны әйтергә тиеш: эксперимент бу хуҗалыкта уздырылмасын. Күреп торасыз бит, Галиәкбәр Хафизович, бу хуҗалык әле яңа гына аякка басып килә. Яшь фабрика, аның әле үз стиле, үз алымы да юк. Ул үзе эксперимента н тора дип әйтергә була. И шундый оештыру чоры барганда, ул сынаулар уздыру урыны була алмас кебек. Матрешка кебек...— Ул үз алдына көлеп куйды — Матрешка, матрешка эчендә тагы матрешка, анысы эчендә тагы, тагы... Мин уйлыйм, бик җитди 'эшне мондый хуҗалыкта уздырып, сез, шиксез, аны һәлакәткә илтәсез. Минемчә, сезнең шәп, отличный эшегезгә бик шәп хуҗалык сайларга була. Шул ук безнең трестта. Ул менә дигән нәтиҗәләр бирәчәк. Мин ышанам. — Ул трест директорына текәлде. — Шулай бит, Георгий Яковлевич?
Ләкин трест директоры дәшмәде, аның йөзендә хәтта бер генә тамыры да тибрәнмәде. Хәлбуки аның кул астында эшләүче яшь белгечкә
ачуы килә иде. Ул белгечнең чыгышында ниндидер үзенә карата ялагайлык, тәлинкә тоту, ярарга тырышу тойды. Әйе, бу сыйфатлар кешедә күзгә күренерлек дәрәҗәдә тупас чагылышлы булса яратмый иде директор.
Сүзне сынаулар уздырыла торган корпустан кергән икенче цех начальнигы алды. Бу яшь, чандыр зоотехник бик кызу сөйләшә — аның ♦ әйткәннәре пулеметтан яуган пулялар кебек тукталмастан сибелеп тордылар.
— Эксперимент бик әйбәт нәрсә ул — эзләнү, яңага, прогресска аш-кыну... Чөнки моны бездән чор, фәнни-техник революция таләп итә, тик, мин әйтми кала алмыйм, ул эксперимент дигән нәрсә безнең цех эшчеләренең эш хакына, ягъни кесәсенә кермәсен иде. Менә күрдек, Фәрит Зариповичның читлектәге чебиләре шактый кырылды бит. Әгәр эксперимент шундый зур югалтуларга китерә икән, безнең эшчеләр быел премиядән колак кагачаклар, эш хаклары да кимиячәк. Кисәтергә кирәк, эшчеләр болай да мыгырданалар инде, ә ул тәҗрибә тагы да киңәя төшсә, нәрсә булыр? Эштән китә башлаячаклар. Болай да эшче көче белән хәлләр кыен. Башларыннан сыйпап кына, юмалап, көйләп тотабыз бит эшчеләрне...
— Шуннан нинди нәтиҗәгә киләсең инде син? — диде түземе беткән Фәрит.
Цех начальнигы Фәриткә салкын бер караш ташлады.
— Нәтиҗә ачык.
Ул утырды. Директор бүлмәсендә уңайсыз тынлык урнашты.
Галиәкбәр өчен хәзер планнарның җимерелүе көн кебек ачык иде. Чөнки каршы якның дәлилләре артык көчле. Бер ни эшләр хәл юк! Мондый рифларга Галиәкбәр үз гомерендә шулай ук күп тапкыр бәрелеп вәйран булган кеше. Хәзер инде, күрәсең, башкалар өчен дә хәл ачык, бары аңа соңгы рәсми сүз генә кирәк. Бу сүзне трест директоры Глушко әйтәчәк. Утырыштагылар, тыңларга әзерләнеп, трест директорына текәлделәр. Ләкин, күпчелек көткәнчә, директор кырт кисеп үз фикерен әйтүне кирәк санамады. Ул ни өчендер төпченеп сораша башлады.
— Галиәкбәр Хафизович, ни өчен сез корпусның бер өлешен бүлеп алырга кирәк булачак дисез?
Галиәкбәр, барыбер уен оттырылды дигән фикерендә калган хәлдә, салкын гына җавап бирде:
— Чыгышымда аңлатырга тырышкан идем. Күрәсең, тиешенчә барып чыкмагандыр. Эш шунда, Георгий Яковлевич: уздырылачак экспериментлар, җенескә карап, аерым тәрбияләү, махсус ашау режимыннан тыш, микроклиматны да күздә тота. Минем нормаларым башкача- рак. Яктылык режимы да. температура, дымлылык, вентиляция дә. Ә андый үзенчәлекле режимны изоляциясез ничек ясарга мөмкин?!
— Ә ничә баш чебеш булырга тиеш?
Галиәкбәр анысына да тыныч кына җавап бирде.
— Ә ничә читлек?
Галиәкбәр әйтте.
— Ә ничә ярус булачак?
Галиәкбәр ул сорауга да җавап бирде.
Глушко сорау артыннан сорау яудыра башлады. Галиәкбәр нрексез- дән: «Әллә бу сораулары белән мине стенага китереп терәмәкче буламы»,— дип уйлады. Тик, тынычлыгын саклап, трест директорының һәр соравына ачык җавап бирә барды. Директор өчен барысы да ачыкланды. ахры. Ул бераз уйланды да:
— Әйтегез әле зинһар, ә нигә сезгә корпусны бүлгәләргә?—диде.
— Ничек инде, — диде профессор. Ул, мин бит сезгә бик тәфсил-
4 «к У» ■**
АТИЛЛА РАСИХ ф СЫНАУ
49
ләп аңлаттым, димәкче иде, ләкин өлгермәде, Глушко төенне һич көтелмәгәнгә чиште.
— Ә бөтен корпуста уздырсагыз ни була?
Профессор яктырып китте.
— Әйтик,— диде Глушко,— корпусның бер яртысында сезнең читлектәге кошлар, ә икенче яртысында — идәндә үстерелә торганнары. Бер үк режим. Азык та бер, микроклимат та бер. Шулай булмыймыни?
Профессор бермәл бу шаяртамы әллә, дип тә уйлап куйган иде. Ләкин бер дә шаяртуга охшамый. Карт елмаюын яшерә алмыйча:
— Бу искиткеч булыр иде, әгәр мөмкин эш икән. Тик мин куркам. Әле кечкенә генә эксперименттан да шүрлибез бит без.
— Биредә риск юк дисез бит бер дә?
— Мин сезгә үземнең институт вольерында уздырган тәҗрибәләрем һәм аларның нәтиҗәләре турында теләсәгез тагы бер тапкыр сөйли алам.
— Юк, сез галим кеше,— диде Глушко,— әгәр без сезгә шундый җитди эксперимент уздырырга ирек бирсәк, барлык җаваплылыкны өстегезгә алып эшкә керешер идегезме?
Галиәкбәр бик яхшы аңлый иде. Әңгәмәнең кульминациясе иде бу. Барысы да профессорның ничек дип җавап бирүенә бәйләнгән хәзер. Ирешелгән эш я сүтеләчәк, я тагы да үрләп алга китәчәк.
Галиәкбәр үз күңелендә яшьлектәге кебек дәрт һәм ашкыну туганлыгын тойды. Күкрәген киерә төште.
— һичшиксез керешер идем,— диде.
Глушконың утырыш барышын бөтенләй үзгәртеп җибәрүенә башта аптырый төшкән Гатауллин, трест директорының фикере сүз сөрешеннән ачыклана төшкән саен, шомлана барды. Ул, каршы килү өчен Глушконы да, Галиәкбәрне дә тыярга теләп, күңеленнән әллә ничә дәлил әзерләде. Түзмәде, профессорның артык батырланып китүен күргәч:
— Ә сез пенсиядә түгелме соң инде хәзер, Галиәкбәр Хафизович,—диде, — сез бит, юридик күзлектән караганда, бернинди җаваплылыкны өстегезгә алмыйсыз.— Аннан ул: «Сез инде яшь кеше түгел, эш башларсыз да үзегез авырып-нитеп китәрсез», димәкче иде. Ләкин тукталып калды, чөнки сизенде: әйткәннәре дә карт кешенең хәтерен калдырырга җитәрлек иде.
— Юридик якны җайлар өчен, без сынау чорына договор төзи алабыз. — диде Галиәкбәр.
— Сез, димәк, шабашник хәлендә буласыз, шулаймы?
Утырыштагыларның кайберсе көлә башлады. Тынлык урнашкач, профессор тыныч кына җавап бирде:
— Мин пенсиягә чыктым дип җәмгыять каршында җаваплылыгым- ны югалтмадым әде, иптәш Гатауллин. Миндә вөҗдан дигән нәрсә бар. Бар тагы доктор дигән гыйльми дәрәҗә. Ил биргән дәрәҗә!
— Сез бит партиясез?
— Сез партиясезләрне идеалсыз кешеләр дип уйлыйсызмыни?
— Гафу итегез зинһар, — диде фабрика директоры. Глушконың күз карашы аңа нинди ахмаклык ясап ташлавын тулысынча җиткерде.— Мин бит болай гына, шаяртып кына. Иптәш Глушко үзе хуплап торганда, мин сезнең инициативагызга каршы килә алмыйм. Тик монда кайбер нәрсәләрне генә ачыкларга кирәк. Бу сынаулар сез эш алып барган шул ук корпуста уздырылырга тиеш, ләкин ул бу партиядән бушагач. Бу бер. Инде икенчесе — акча мәсьәләсе. Режимга үзгәреш кертеләсе булгач, бу өстәмә чыгымнар белән бәйләнгән. Бу сумманы трест бирмәсә, үпкәләмәгез, мин берни дә вәгъдә итә алмыйм.
— Юк. бары сездән генә, — диде Глушко кырт кисеп. — Трест эше
түгел бу. Бу эш сезнең файдага эшләнә, тиешле акчасын да сез табыгыз. Алай гына түгел, профессорны үзегезгә эшкә алынган кеше итең формалаштырыгыз, пенсиясенә өстәп эш хакы да түләгез.
— Юк,— диде Гатауллин, аскарак караган хәлдә башын чайкап.—
мин мондыйга бара алмыйм. Ничә читлек кенә ясатасы бар. Өстәмә азык. Биологик актив матдәләр... Юк, юк, башыма мондый җаваплы- ф лыкны алалмыйм. *
— Ә без сезгә башкача ярдәм күрсәтәчәкбез. Аңлагыз. Кызык бит. < әкәмәт кеше! Эш мантыса, сезнең тәҗрибәне бөтен республикага тара- з тачакбыз. Инде без уздырсак, даны бит, егет, сиңа тәтемәячәк!
— Юк инде, Георгий Яковлевич, мин шөһрәт артыннан куу яшеннән уздым. Миңа план тулса, шул җиткән.
11
Фәрит әтисе язып калдырган записканы тагы кулына алды. Ул әле генә киңәшмәдән кайткан иде. Ни өчендер бүген артык арытты. Хәсрәткә бирешмәү өчен үзеңне һаман киеренке тоту шулай итә, ахры. Ул язуны укып чыкты. Тагы күңелне авыр кичерешләр тырнарга кереште. Әтисе, инде килә калсам, ялгыз гына килмәм, дип язган. Нәрсә бу, бары куркытумы? Улыннан ниндидер үч алумы? Фәрит бу сүзләрнең мәгънәсенә төшенми иде әле. Кинәт ул, бәлки Фәһимәне, балаларны монда алып килергә җыенадыр, дип шомланды. Чыннан да, мөгаен, шулдыр әле картның исәбе. Теге вакытны да сөйләнгән иде. Ну, әти, ну, әти! Аның улын кисәтмәстән-нитмәстән таң тишегеннән китеп баруы да ачу китергеч бер хәл — тиешеннән артык рәхимсезлек, кансызлык иде, Фәритчә. Ул бит әнисенә күчтәнәч, балаларга дип һәр эш хакыннан калдыра барган акча җибәрмәкче иде. Әнисе, балалары каршында аның турындагы фикер тагы да начаррак булачак инде. Хәер, ул әле бу күңелсезлекне бер кадәр төзәтә ала: иртәгә үк, шимбә көн булудан файдаланып, иртәнге яктан ук әнисенә посылка салачак, балаларына акча җибәрәчәк. Хәзер адрес яшерүдән мәгънә юк, барыбер фаш ителде инде. Моңарчы ул андый күңелле эшне башкара алмады, чөнки кайда икәнлеген белдерергә ярамый иде. Инде барлык ялган өметләр өзелде, Фәрит, барлык гөнаһларын ачып, халык алдына шәрә килеш чыгып баскан кешедәй хәзер.
Язу тагы өстәлгә ташланды. Нәрсәдер ашарга кирәк иде. Фәрит моңарчы гел Әлфия белән яшәде. Әлфия һәр вакыт Фәрит белән иде. Үзе белән очрашмаганда да Фәрит аны гел күңелендә, йөрәк түрендә саклый иде. Шуңа күрәдер, ахры, ул ялгызлык газабы тоймый яшәде. Ә менә бүген, квартирасында япа-ялгызы калгач, аңа ифрат авыр булып китте. Әйтерсең болан да хәттин ашкан хәсрәт йөгенә ялгызлык авырлыгын бастырып куйдылар.
Фәрит хәрәкәтләренә акыл идарәсен җикмичә генә, механик рәвештә, эшкә генә кия торган кара костюмын салды, галстугын чишеп утыргыч артына элде, якасы карала башлаган ак күлмәген дә шунда ташлады. Өй өчен булган буй-буй, зәңгәр саржа чалбарын киеп, үзенә аш пешерергә кухня якка чыгып китте. Фабрикага урнашу белән, ул аш пешерү мәшәкатьләрен җиңеләйтү өчен скороварка сатып алган иде. Ашы ярты сәгатьтә әзер була. Тик бәрәңге әрчеп, ит турарга гына иренмә. Бу юлы да шундый пешекчелек эшенә керешергә уйлады. Ләкин бүген бәрәңге әрчергә дә, суыткычтан ит алып турарга да көче җитмәде. Көче дә җитмәде, теләге дә булмады. Ишек төбендә торган капчыктан ике зур бәрәңге алды да, инде боларны нишләтергә икән дигәндәй, өстәлгә куеп, аптырап калды. Аның башында хәзер узгандагы көннәр җанлана иде.
IТ и Л Л A РАСИХ
Моннан жиде ел элек Фәрит институтны тәмамлап бер шәһәрчеккә китте дә, кош фабрикасында эшли башлауның беренче көннәрендә үк күңеленә хуш килгән бер кыз белән танышты. Кыз үзенең уенчаклыгы, һәр чак көр табигате белән егетләрнең күзенә чалынырлык иде. Көләч иде ул, гамьсез, шук иде. һәм акылсыз да, ямьсез дә түгел. Түгәрәк битле, матур зәңгәр күзле, кап-кара кашлы һәм тулышып торган иренле кыз иде ул. Фәрит шуның белән йөри башлады. Аларга бергә булу бик күңелле, бик рәхәт. Егет, гомерендә беренче каттыр бәлки, шушы Фәһимә алдында үзен иркен, рәхәт тота иде. Алар ике айга якын йөрделәр. Көннәрдән бер көнне (җир йотсын иде ул көнне!) Фәрит әти- әниләренә үзенең шушы арада өйләнәчәген белдереп хат язды. Әтисе дә, әнисе дә егетнең эшне болай коры тотуын теләмәделәр. Өйгә кайтып килүен үтенделәр. Барыннан да элек аларның ничә ел буена читтә торып артык сагындырган төпчек уллары белән яшиселәре килә иде. Аннары тагы өйләнүнең, аерата йортка керүнең нәрсә икәнен беләләр картлар. Ул бит чит гаиләгә керү дигән сүз. Ярый ла тиз арада үз булып китә алса, ярый ла егет каената өендәге гореф-гадәтләргә тиз.ияләшсә... Картлар барын да үзләренчә уйлады. Фәриткә артык ашыкмаска. кыз белән ныграк танышырга киңәш бирделәр. Ләкин ул чакны Фәрит инде үзен камил җитлеккән, акыллы ир заты дип исәпли иде. Алай гына да түгел, һәр яшь кешегә хас булганча, үзен йолдызларга буе җитәрлек зур әһел мин хәзер дип уйлый иде. Янәсе үз язмышын үзе хәл итә алачак, борчылмагыз сез, картлар!
Әтисе дә, әнисе дә бу эшкә хәйран калды. Алар, дөресен генә әйткәндә, егет өйләнергә мәҗбүрдер, эшләр тирәнгә киткәндер, соңдыр хәзер, дигән фикергә килделәр, һәм, искечә әйткәндә, егеткә фатихаларын бирделәр, бергәләп Оренбур ягына киттеләр. Туй булды. Картлар Фәрит өчен берни дә кызганмадылар—зурдан кубып, күп акча тотып, табыннар уздырылды. Кыз ягы да, ким-хур булмасын дип, аңа да шәп мәҗлес уздыру өчен булыштылар.
Фәһимә ашказаны чире белән күптән азап чигүче әнисе белән генә яши иде. Әтисе фронттан кайтып, җиде ел яшәгәч, үлеп киткән, ике абыйсы һәм бер апасы башка чыкканнар. Туй узу белән үк Фәрит кыз өендә калды. Картлар Бакалыга кайтып киттеләр. Шулай итеп эш егетнең әти-әнисе уйлаганча барып чыкмады, егеткә яңа гореф-гадәткә ияләшергә туры килде. Әйбәт идеме соң йортка керү? Моның турында Фәрит соңыннан кайта-кайта уйланды. Бәлки шуннан башлангандыр да әле минем хатам, дип баш ватты ул. Ләкин бергә яши башлауның беренче айларында, хәтта беренче елында, егетнең күзенә ак-кара күренмәде. Ул үзен рәхәтлек диңгезендә итеп тойды, иң бәхетле кешеләрдән санады. Кайнанасы Гөләндәм апа бер елдан соң ук гүр иясе булды. Үзләренә аерым өйдә яшиләр иде алар. Иркен ишегалды, артта алма бакчасы да бар. Өй бер катлы гына булса да, бик зур, урамга сигез тәрәзә караган. Мирас дәгъва итеп килгән туганнары белән Фәһимә эшне үзе йөртте: өйнең яртысын сатты да шул акчаны биреп барысын да ризалатты. Хәзер өй тарайды, мәгәр аның мәшәкате дә кимеде. Фәһимә өйнең тулы хокуклы хуҗасы булып калды. Баштарак хатынның акылы да, намусы да җитте, ул бер тапкыр да Фәрит ал-дында үзенең хуҗабикә икәнлеген сиздермәде. Әйе, беренче балалары Ләйлә туганда әниләре Гөләндәм дә исән иде әле. Бәби карауда аның ярдәме тиде. Тик бала туып өч ай да узмады, ул үлеп китте. Хәзер инде бөтен ышаныч әле ул вакытны сау-сәламәт Фәритнең әнисенә калды. Ул Бакалыдаи Фәритләргә килде. Егет шулай ук үзен аямыйча гаилә өчен тырышты. Билгеле, хәзер элекке кебек түгел иде тормыш, аның күләгәле яклары ачыла башлады. Җитәрлек акча табарга, өйгә өзлексез күз-колак булып торырга, өй эшләренә, бала карауга муеннан чумган Фәһимәгә ярдәм итәргә кирәк. Болар барысы бергә җыелып
Фәритне мәхәббәт исереклегеннән тиз айныттылар. Хәзер ана рәхәтлек, канәгатьләнү хисе бирүче нәрсә ул да булса — үзенең аталык вазифасын әйбәт итеп башкару иде. Инде янә бер елдан икенче бала Марат дөньяга килде. Ләкин бала туып берничә ай узганнан сон Фәһимә гаҗәп бер төстә үзгәрә башлады. Ул күзгә күренеп тулыланды, тазарды. Монысына Фәрит ул кадәр игътибар итмәде. Бусы, аныңча, ул кадәр ф эч пошыргыч нәрсә түгел. Әмма хатынның табигатендә, холкында эч пошарлык үзгәрешләр башланды. Фәрит мондый хәлне башта Фәһи- 2 мәгә вакытыннан алда килгән физиологик бер яңа чор, ул узар дип з уйлады. Ләкин алай булмады. Хикмәт хатынның карашларында, мо- нарчы, күрәсең, тыелып торган табигатендә, холкында иде.
Авыр иде аларның икесенә дә. Тик шулай да шундый караңгы, ямь- 2 сез, яигырлы-болытлы көннәрдә дә кайчак кояш елмайгалый бит. Андый о вакытларда алар элеккечә, өйләнешүнең беренче елындагы кебек, дус- * ларча сөйләшәләр, тормыш кирәк-яраклары турында планнар коралар. йөрешә торган дусларына кунакка баралар, һәм, кагыйдә буларак, ч икенче көнне үк ут ягып кычкырышалар иде. Мондый вакытны җәнҗалны башлаучы Фәһимә була. Ул Фәритнең кичә, кунакта, тиешсез - кыланышларын искә төшерә, я булмаса инде кунакка бәйләп канчан- < дыр булып узган, инде Фәрит күптән оныткан, ләкин уенчак Фәһимәнең хәтерен калдырган берәр вакыйганы казып чыгара. Хурлау, кимсетү, каргау һәм хәкарәтләүләр башлана... Фәрит мондый әрләүләргә бары балалары хакына гына түзә. Гаилә тынычлыгы изге бер нәрсә булып саналган семьядагы тәрбия Фәрит өчен бердәнбер дөрес закон иде. Гаиләнең таркалуы — аның өчен, кеше буларак, юкка чыгу.
Ләкин балалар өчен булган түземнең дә чиге була икән. Фәрит башта хатыныннан качып йөри башлады, һәрхәлдә, мөмкин кадәр аңа азрак күренергә, аның белән азрак сөйләшергә омтылды. Моны исә Фәһимә үзенчә аңлады. Хәзер инде ул Фәритне ачыктаи-ачык кеше алдында хурлауга күчте. Бәлки мин аны эштән чыгарып ялгышканмындыр, дип уйлады Фәрит. Чыннан да, икенче бала туып, бер ел узмады, Фәритнең анасы йөрәк авыртуы белән газаплана башлады. Хәзер аны озакка һәм еш-еш чакыртып булмый иде. Фәрит хатынына, балалар бераз аякка басканчы, эшеннән чыгып торырга киңәш бирде. Моңарчы саклык кассасында эшләгән Фәһимә эшен ташлады. Хәзер ул һәр вакыт өйдә, һәр вакыт балалар белән һәм мондый тормыш аны отыры чыгырыннан чыгара. Шуңа күрә, балалар бакчага үзләре йөри башларлык булгач, ул тагы саклык кассасына керде. Ләкин шушы арада нинди генә үзгәрешләр булмады!
Инде менә Фәритнең әтисе «килсәм ялгыз гына килмәм», ди. Ни дигән сүз бу? Димәк, Фәрит үзен газап чиктерә торган хатын белән яңадан кушылырга, аның хурлауларын, мыскылларын тыңлап яшәргә тиеш буламы? Әйе, балалар жәл, ләкин кемгә авыррак соң? Гаиләдәге тынычсызлык, татусызлык шулай ук балаларны рәнҗетмимени, алар- пың калсбләренә шулай ук гомерлек тирән яра салмыйменн?! Фәрит бит болар турында бик күп. бик к\п тапкырлар уйлаган кеше.
«Юк. мондый эшкә рөхсәт, юл куярга ярамый». — дигән катгый бер фикергә килде Фәрит. Ул бүген үк Фәһимәгә хат язып җибәрергә булды. Хатта барысын да аңлатырга. Алтын таулары вәгъдә итсәләр дә, Фәрит ул хатын белән яшәмәячәк! Менә шундый хат лзарга тиеш ул. Берни дә өмет итмәсен! Фәритнең газап кичерүләре болай да җиткән. Әгәр ул килә калса, Фәрит моннан тагы китәчәк. Башын алып китәчәк, җәһәннәмгә, әллә кайларга, тик ул хатың белән артык бер-кайчан да яшәмәс!
Шундый катгый карарга килеп, бәрәңге әрчергә кирәклеген дә. үзенең ач булуын да бөтенләй онытты Фәрит. Яңадан бүлмәсенә керде, китап шкафыннан кәгазьләр алып өстәл янына урнашты.
Ул хат башында бүгенге числоны, елны һәм хатның кайсы җирдә» җибәрелгәнен хәбәр итте. Бераз баш ватканнан соң, «Фәһимә» дигән сүзне дә язып куйды. Ләкин хатны шома гына башлап китә алмады. «Фәһимә» дип язу белән хатынын күз алдына китереп бастырды. Менә ул: Фәрит көзге каршында галстук бәйләп торганда алгы бүлмәдән килеп чыга. Туп кебек түм-түгәрәк, кулларын бөеренә куйган, ә күзләрендә— зәһәрлек. «Бик көязләнәсең, чибәр егет, бүген дә сөяркәң белән очрашасың бармыни?» Нинди сөяркә? Нигә шулай ахмаклана бу?.. Фәрит хатынына карый. Чынлап сөйләшәме бу? Әгәр чынлап булса,, аның үзенә дә бик авырдыр. Ул, галстугын бәйләп бетерә дә, елмаеп аның күзләренә карый. Күзләрен яшь элпәсе каплаган хатынның. Димәк. чынлап торып ул Фәритне үзенә хыянәт итеп яши дип уйлый. «Фәһимә. Фәһимә, ди Фәрит, хатынының тулы иңбашларыннан тотып, ник син шундый булмаган нәрсәләр сөйлисең? Нигә бу мине дә. үзеңне дә шулай газаплау? Син минеке генә булган кебек, мин дә синеке генә». Фәһимә күзендәге яшь элпәсе тагы да ныграк ялтырый төшә. «Алдашма. алдашма, беләм мин сине. Кара! Үз гаебен яшерү өчен минем алда ничек юхаланган була! Әнә Ильясларда теге яшь хатынга ничек селәгәеңне агызып карап утырганыңны оныттыңмыни? Әллә белмиләр дип уйлыйсыңмы? Бөтен кешегә мәгълүм синең бозыклыгың! Таныш- белеш, күргән саен, син аны катырак тот, ди. Фәрит йөрергә ярата башлады соңгы көннәрдә, диләр...» Монысы инде чеп-чи ялган! Фәһимәнең хыял җимеше болар барысы да!
Фәрит тагы кәгазьгә текәлде. Үзен язылачак хат турында гына уйланырга мәҗбүр итте.
«Хәзер инде миңа, әти килеп киткәннән соң, кайда яшәгәнлегемне яшерүдә мәгънә юк. Әгәр син әз генә акылыңа килеп, безнең киләчәгебез һәм балаларның тынычлыкта үсүен теләсәң, миңа ышанырсың...*
Фәрит тагы уйга калды. Бушлыкка текәлгән килеш тагы чуалчык уйлар лабиринтында адашып йөри башлады.
12
Фабрикадан бер километр ераклыкта олы юл уза. Анда бетон плч- тәләрдән ясалган махсус будка — автобус туктый торган урын бар. Рәмзи ун минуттан артык инде шунда Чаллы автобусын көтеп тора. Кулында юл капчыгыннан башка берни дә юк. Аркага асу өчен җайланган шул «сидор»ын чайкый-чайкый әрле-бирле йөренгәли. Иркенрәк бер ара килеп чыкты. Тәҗрибәдәге чебиләргә тиешле азык әзерләнде, инсоляция* ясалды, инде хәзер Чаллыга барып, анда торакта калган әйберләрне алып кайтырга була. Профессор үзе кош караучы хатын белән сөйләште, үзем дә булышырмын, диде. Менә нинди профессорГ Пычрак, кара эштән дә чирканмый.
Көндезге ике иде бу. Ул Чаллыда күрәсе кешеләрен күреп, барасы җирләренә барып йөргән арада, торактагы иптәшләре дә эштән кайтыр, бүген ул алар белән төнне уздырыр, ә иртәгә инде иртүк беренче автобуста яңадан фабрикага кайтыр.
Узган ике атна эчендә иптәшләрен сагынды егет. Әле аларны берәм-берәм күз алдыннан кичерде. «Нишләп яталар икән чукынмышлар?!» дип елмайды.
Рәмзи хәзер мондагы көндәлек эшкә тәмам күнекте шул. Профессорның сөйләвенә караганда, сынаулар әле тагын җәелергә, катлауланырга тора. Димәк, ул зур белгечләр кул астында шактый вакыт эшләячәк.
Инсоляция — махсус электрлампалар белән нурландыру.
Ул арада, әлбәттә, Рәмзи абзагыз аягына нык басып китәр. Инде аннан соң берәр цехка башлык итеп куйсалар да курыктым юк!
Киләчәк тормышы турында уйланганда, ул бер дә аның көтелмәгән дәһшәтле чоңгылларын күз алдында тотмый иде. Хәер, аның үз юлында да бер хәтәр сикәлтә булып алды алуын, ләкин моннан ул кадәр тетрәнеп калмады кебек егет. Бары үзенең моңарчы ялгышканлыгын, ә ф моннан соң инде акыллы булачагын гына раслады. Ул, артык яшь булмаса да, бар нәрсәгә яшүсмерләрчә җиңелрәк карый иде әле.
Шулай, дип уйлады ул тагы баягы мәсьәләгә кайтып, монда калырга була. Эш хаклары ярыйсы. Продукт мәсьәләсенә килгәндә тужы начар түгел. Квартир да алып булса. Кыскасы, ярый, ярый. Әлфияне күз алдына китереп, елмаеп куйды егет. Алда, киләчәктә үзен көткән татлы минутлар турында һаман шулай елмайган килеш уйлану күңелле аңа. Уйлары белән мавыгып, кинәт килеп туктаган автобустан чак кына колак какмый калды. Әгәр татлы хыяллары тагы берничә секунд дәвам итсә, китеп барачак иде юньсез. Рәмзи атылып автобус ишегенә ташланды, инде ябыла башлаган калай ишекне каерып диярлек, эчкә үтте. Халык күп түгел иде. Утырырга урын да табылды. Инде хәзер теләсәң нинди уйлар дәрьясында күпме йөзсәң дә була. Тәрәзәдән карап, агачлыклар һәм яланнарның, чокыр һәм үрләрнең бер-бер артлы алышынып торуларын күңеленә теркәмичә генә күзәткән хәлдә, Рәмзи ләззәтле хыялларына теләгәнчә агылырга ирек бирде.
Юк, ул Әлфия турында гына уйламады. Үз авылына да кайтып килде. Әти-әнисе белән дә күреште. Алар колхозда ярыйсы гына торалар. Хәзер анда да начар түгел. Әйдә, үзләре белгәнчә яши бирсеннәр... Ул Казанга да барып кайтты. Анда аның туган абыйсы яши. Завмаг. Рәмзине теге чакны бик тә каты сыйлап җибәрде инде! Җәйгә пароходка утырып кына барасы булыр — бер кунак булып кайтырга кирәк... Йөри торгач, уйларында яңадан армиягә дә алынды егет. Элек аны техникумның беренче курсын бетергәч тә алганнар иде. Анда да, баштарак авыр булса да, соңыннан күнегелде — үз подразделеннесендә менә дигән солдат булды... Нәрсә кирәк тагы? Үз теләгәнен булдырмый калмый егет. Төкерә ул дөньясына!
Автобуста бер сәгать чамасы барырга кирәк иде. Егерме-утыз минуттан соң Рәмзи йокымсырап китте. Ул күзләрен ачканда автобус яңа шәһәр, ак шәһәр, КамАЗ шәһәре Чаллы урамында иде. Күп катлы өйләр бер-бер артлы тезелеп киткән. Киң, гүзәл урам иде аның күз алдында. Чыңлап узган өр-яңа трамвай тавышы колакка чалынды. Ул да булмады, җиңел машиналар автобусны бер-бер артлы җилдереп уза башладылар. Рәмзи нрексездән бу якты, үзе салышкан шәһәрне бик сагынганлыгын тагын бер кат тойды. Хәзер Чаллы урамнарыннан бер узу үзе бер гомер! Искитмәле бер хәл иде бу яңа Чаллының ике йөз илле мең кешелек заман шәһәре булып, тиз арада калкып чыгуы. Рәмзи һәм аның кебек егетләр салды аны. Рәмзи колхоздан качып беренче тапкыр килгәндә биредә берни дә юк иде диярлек. Аякка ябыша торган сутлы балчык, актарылып ташланган күз җитмәс бушлыклар, җилекләреңә үтә торган күшектергеч суык... Шул гына иде. Күпме кеше шуңа күнә алмыйча качты, күпме кеше яңадан килде... Төзүчеләрнең тик Рәмзи кебек умыртка сөяген тәшкил иткәннәре генә түзеп ршләде. һәм менә нәрсә килеп чыкты ахырда! Рәмзи Яна Чаллыны үз шәһәре дип исәпли. Аның күңелле чыңлап торган җитез трамвайлары агачлар утыртылган, асфальтланган киң урамнарыннан узганда, егеткә бик тә күңелле, бик тә рәхәт иде. Менә автобус Рәмзиләр торагы урнашкан тугыз катлы таш бина яныннан уза. Эх, туктатасы иде хәзер шунда! Моның һич мөмкин булмаган бер хәл икәнлеген аңы белән белсә дә, егет торак йортының алтынчы катындагы тәрәзәләргә текәлде. Бәлки берәр иптәше өйдәдер, бәлки ул тәрәзә янындадыр? Тик тәрә
АТИЛЛА РАСИХ ф СЫНАУ
зәдән беркем дә карамый. Күрәсең, иптәшләре барысы да эштә, төзелештә әле.
Рәмзи автовокзалдан күпчелеге соры агач өйләрдән торган иске Чаллыга таба юнәлде. Монда аның авылдашлары тора. Кош фабрикасына китәр алдыннан ул үзенең кадерлерәк әйберләрен шуларда калдырган иде: каракүл якалы өр-яңа кышкы пальтосы, бары ике тапкыр киелгән шәп яшькелт трико костюмы...
Киемнәрен ул авылдашларында озакка дип калдырды, һәрхәлдә, аның фабрикада урнашып калырга нияте икеле-микеле булды. Ничегрәк каршы алырлар бит! Шулай булгач, ул кире кайтса да, киемнәр көзгә кадәр шушында сакланырга тиеш иде. Чөнки яхшыга кияргә аның торакта тагы бер костюмы бар әле. Ул әйбернең кадерен крестьянга .хас булганча белеп, аларны полиэтилен капларга пөхтәләп салды, хәтта нафталинлап, капчыкның авызын тегеп үк куйды. Торакта аның ике пар туфлие һәм резин аслы киез итекләре дә бар. Инде бер капчык күлмәк-ыштан турында әйткән дә юк.
Рәмзи, иске шәһәр урамнарына кергәч, юлда очраган хатын-кызларның сын-кыяфәтләрен бәяли-бәяли атлаганда да шуны уйлап барды: бу тамаша әйбернең барысын да алып китеп булыр микән соң?.. Иске шәһәрнең кар басып киткән тротуарлары буйлап бераз баргач, юл өстендәге бәләкәй генә такта алачыктагы сыра киоскысына кереп тәмләп кенә бер 'савыт сыра эчте һәм балык котлеты капты.
Авылдашлары эштә иде. Ярый, бәхеткә каршы, авылдашның әнисе— карт әби килгән икән, ишекне шул ачты. Аннары м’эктэптэн балалар да кайтып керде. Алар шактый икән. Моңарчы Рәмзи абайламаган иде: ике кыз бала, дүрт малай. Җитмәсә барысының да яшьләре бер тирәдә диярлек. Ләкин егеткә бала-чага белән артык булашырга туры килмәде, әйберләрен рәтләп төргәнче, әби белән үзенең туган авылы турында сөйләшергә кирәк иде.
Ул, авылда йорт аша гына яшәүче бу Шаһидә әбинең үзенең озын чәченә өнәмпчәрәк каравын тойса да, берни сизмәгәндәй, әти-әниләре турында, авыл турында сораша башлады.
— Әтиең дә. әниең дә бик рәнҗиләр сиңа, — диде Шаһидә әби.
— Ни өчен? — диде гаҗәпсенеп Рәмзи.
— Хат салмаган өчен. Әниең бер көнне: «Кешеләрнең балалары атна саен хат яза, безнеке генә әллә нинди булып чыкты», — дип әйтте.
— һе, пфе,—диде Рәмзи йөзен чытып, — әнигә әйт: хат язмый икән, значыт әйбәт яши диген. Ә андый-мондый күңелсезлек була калса, миннән хәбәр үз вакытында барып җитәр.
— Алай бит яхшы түгел, балакай, — диде әби. — Әти-әниеңә начар хәбәр генә язгач, яман була ул. Яхшысын да язып шатландыр син аларны.
— Яхшымы-түгелме. минем неписаный закон шундый, — диде Рәмзи. — Каян табып бетерим мин вакыт. Эшлә дә, кызлар артыннан да йөр, җыелышларны да калдырма. Кая китә ул!
Әби Рәмзинең сүзне уенга боруын, мондый гәптән мәгънә чыкмаячагын аңлады. Ул күзләре белән генә елмаеп: «И жүнсез», диюдән башка җавап тапмады. Бераздан:
— Чәй эчәсеңме соң, юл килеп тамагың кипмәдеме? — диде. Әйберләрен төреп маташкан Рәмзи бик җитди иде.
— Бездә чәй эчү гадәте юк ул, — диде. — Сусасак аракы кабабыз, ә иртәгесен махмырны сыра белән басабыз.
Әби тешсез авызын җәеп бу юлы көлеп үк куйды.
— И. ахламун, телеңә салын инде шулай, әниеңә кайтып әйтермен әле менә!
Рәмзи бер сүз дә дәшмәде. Киемнәрен төрде дә, әниләрне күрсәң, сәлам әйт, дип чыгып та китте һәм килгән юлыннан ук кире Яна Чаллыга юл тотты. Иөге авыр түгел иде, трамвай көтеп торасы килмәде, язгы җепшек һаваны күкрәк тутырып сулый-сулый, капчыкларын сөлге белән бәйләп җилкә аша салган хәлдә елдам гына баруында булды
Аның иптәшләре әле эштән кайтмаган. Ул, әйберләрен лифт янында х утыручы Зояга калдырыр да. үз юлын дәвам иттерер. Белмәссең, бәл- < кем теге нәмәстәкәй эштән кайткандыр инде. з
Чыннан да, бераздан үзен якын дусларча каршы алган Зойка- ° Сойкага әйберләрен калдырды да, бәхет сынап карау өчен, шул ук ♦ лифт әрҗәсенә утырып төшеп тә китте. *
Ул соңгы вакытларда бик актив рәвештә бер рус кызы белән йөрде, u Кыз Рәмзине үз итте, яратты һәм артын-алдын уйламастан бирелде. £ Волгоградлы Соня атлы сылу, күрәсең, бу чибәр егеткә зур өметләр < баглагандыр. Ул инде Рәмзине бөтенләй якын күреп, әйтик, үзен аның с; хатыны сыйфатында хис итеп, яши башлаган иде. Ләкин Рәмзинең ан- ч дый уйлар башына да кереп чыкканы булмады. Ул кызга үзе китәр * алдыннан кая юл тотасын да әйтмәде. Шулай яхшырак иде аныңча. < Китте, бетте, онытылды, вәссәлам. Ләкин әйтүе генә җиңел икән. Рәмзи ни кадәр каты бәгырьле булмасын, фабрикада уздырылган көннәрдә кызның язмышы уйландыргалады егетне, һәрхәлдә, кызның хәзер нишләве, Рәмзи турында ниләр уйлавы кызыксындырды. Кызлар тулай торагы Рәмзиләрнекеннэн бер чат арырак, шундый ук биек өйнең икенче катында иде. Ышанычы аз булса да, егет торакка керде, һәм, һич уйламаганда Соняны өйдә очратты. Кызның тамагы шешкән икән. Больничный биргәннәр, ул япа-ялгызы өйдә калган. Моны Рәмзи шулай ук лифт ишеге каршысындагы өстәл янында утыручы, үзенә таныш тетя Гал яда и белде.
Ишек шакылдатуга Соняның «керегез!» дигән нечкә тавышы ишетелде. Ничектер якын, хәтта күңелне эретә иде бу тавыш. Рәмзи шул ук минутта каны кызышып китүен, рәхәткә омтылып, тыны кысылуын тойды. Ул ишектән башын тыкты да бик юаш бер кыяфәт белән
— Мөмкинме? — дип сорады. Кыз үзенең караватында ята иде.
— О, д’Артаньян! — диде кыз. Рәмзине ул шулай атый иде. Бу исем аңа «Өч мушкетчы» фильмыннан соң ябышып калды. Ни өчен? Каян килеп ул кино каһарманына охшасын? Монысын Рәмзи бөтенләй аңламады. Мәгәр аны Соня гына түгел, бөтен бригада членнары шулай атый башлады. Чыннан да, бәлки ул өстенә курткасын, аякларына кунычын кайтарып төшергән резин итекләрен кигәч, мыеклы һәм озын чәчле булганга күрә бераз шул Дюма романында яшәгән французга охшыйдыр. Әмма Рәмзи ре моның белән килешергә һич теләми иде. Ләкин берни эшләр хәл юк, кушамат дигәнең сагыз кебек ябышучан нәрсә бит ул.
— Мин ул, Сонечка, — диде Рәмзи. Ашыгып барып кыз яткан карават читенә утырды һәм аның кулын учларына алды,—Авырыйбызмы?
— Тамак шеште, — диде кыз. авыру икәнлеген сиздерү өчен мөмкин кадәр әкрен, шыгырдавык тавыш чыгарып. — Син кая киттең?
Рәмзи тирә-юненә карап алды. Кыз чыннан да ялгыз иде—ишек янындагы киемнәр элгечендә бары аның гына мех пальтосы эленеп тора.
— Ә, — днп куйды ул, — булды инде шунда...
— Мин өченче’ көн Сашнкны күргән идем, ул сине бөтенләй китте дип куркытты.
— Менә салага, — дип кунды Рәмзи үзе белән бер бригадада эшләгән егет адресына. Юкса аларга әйтелгән иде бит. Беркем дә Соня- га Рәмзинең кая китүен ычкындырырга тиеш түгел!
Рәмзи, әле генә исенә төшкәндәй, иелде дә кызның кайнар иренен үбеп алды.
— Юләр, — диде кыз, артык каршылык күрсәтмәсә дә, — авыруым йогар әле менә.
— йокмас, — диде Рәмзи, тагы иелде дә бу юлы кызның иреннәрен бик озак суырып торды. Кыз буыла башлап көчкә башын • борып өлгерде.
— Син нәрсә, акылыңнан яздыңмы әллә?
— Сагындым мин сине, Сонечка. Әйдәме... кызлар югында...
— Син нәрсә? Чынлап тилермәгәнсеңдер бит? Алар хәзер кайтып керәчәк...
Рәмзи беләгендәге сәгатенә карады да:
— Ну, әле ярты сәгатьсез кайтмый алар,— диде. Ул атылып ишек янына барды да оясындагы ачкычны ике тапкыр борып алды.
— Аңлыйсыңмы шуны, миндә бик югары температура!
— Зарар юк.
Рәмзи чишенә үк башлады...
Соняның иптәш кызлары кайтып кергәнче алар бераз сөйләшеп утырырга да өлгерделәр.
— Миңа ниндидер көтелмәгән нәрсә булды, ахры. Синнән балага уздым булса кирәк, д’Артаньян, — диде кыз.
— Юкны сөйләмә, — диде Рәмзи, — ул алай тиз булмый.
— Мин үземне-үзем синнән яхшырак белә торганмындыр инде.
Рәмзи уйга калды. Менә син, күрәчәгең булса. Юк, мондый эшкә юл куелмасын!
— Син, давай, Соня, — диде Рәмзи, — әгәр чыннан да шулай икән, чарасына кер. Эш алай бармаячак.
— Мин әле үзем дә анык кына белмим. Бераз көтик,’ аннан сөйләшербез. — Соня, кинәт күтәрелеп, Рәмзигә тулы, ак кулларын сузды да: — Син бит мине яратасың, д’Артаньян? — диде. Кызның йөзендә, күзләрендә өмет, ышаныч һәм ялвару чагыла иде.
— А как же, — дип куйды Рәмзи,—ә баланы төшерт. Аны бел.— Кыз бу минутта аңа чыннан да кызганыч тоелды. Бу тулы тәнле, соры күзле штукатурчы кызны Рәмзи алты айдан бирле белә иде. Ул беренче күрешүдә үк аның кәефенә хуш килгән иде. Соңыннан башка беркемгә карамыйча гел Соня белән генә була башлады. Мәгәр башта кыз, Рәмзи Моңарчы белгән кызлардан үзгә буларак, бик каты торды һәм үз дигәненә Рәмзи моннан ике ай элек кенә ирешкән иде.
Рәмзигә хәзер Соня кызганыч та, чак кына хәвефле дә тоелды. Ул үзенә кулларын сузып ашкынган Соняның муеныннан кочаклады, һәм, бик кайнар булмаса да, тагы иреннәреннән үбеп алды.
13
Рәмзи Соня яныннан эшче кызлар кайта башлагач китте. Чөнки үзе белән бергә яшәгән иптәшләре дә озакламый кайтырга тиеш иде. Белмәссең, алар өерләре белән бәлки кая да булса китеп барырлар. Ләкин Рәмзинең борчылулары урынсыз булып чыкты. Егетләр эштән кайткан, бүген бер кая да ж,ыенмыйлар, чөнки телевидениедә кызыклы хоккей матчы.
Дуслары Рәмзине шаулашып каршы алды. Шундук бөтенесен сораша башладылар, һәркем аның адресына шаян, чәнечкеле сүз әйтеп калырга ашыкты. Бу өч бүлмәле квартираның һәр бүлмәсендә өчәр- дүртешәр булып яшәүче яшьләр барысы да бер бригадада эшлиләр. Бригадир, семьялы булганга күрә, аерым яшәде. Башта вагонда торды,
аннан менә соңгы елны аңа әйбәт квартира бирделәр. Егетләр барысы да бер ук хокук белән файдаланалар. Ләкин шулай да Рәмзи белә, һәр коллективтагыча, алар арасында сайланмаган башлык бар. Биредә ул кеше — дөньяны күп күргән, усаллыкка да усал, яшьләрдән үзенең тәҗрибәсе белән дә өстенрәк булган Сан Саныч иде. Рәмзи килеп кергәндә, ул юыну бүлмәсендә булган. Тиздән чыгып Рәмзине күр- ф гәч, ул гадәттәгечә җитдилеген югалтмастан, ике сүзнең берендә сү- л генү сүзләрен кыстырып, Рәмзине юрамалый әрләргә кереште:
— Син нәрсә... киттең дә дусларны оныттың... Кош фабрикасына з
китәм, имеш... Мине өлкән белгеч итеп куялар... Сезгә атна саен кош ите җибәреп торам, имеш,.. Җибәрдең... Эх, син... *
Сан Саныч үзенең сүзләрен бик сәкыймле гыйбарәләр белән ныгы- * тып барса да, Рәмзи моңа күнеккән, хәтере калмады. Әгәр үзара гәптә 3 сүгенү сүзләре җитәрлек кулланылмаса, әңгәмә тозсыз аш ашау кебек * тоела монда.
— Ну, озаккамы? — диде, ниһаять, Сан Саныч уеннан җитди сүзгә t-
күчеп. ч
— Бер кич кунам. Әйберләр алып китәргә генә кайттым.
Егетләрнең күбесе аш хәстәрләргә чыгып китте. Рәмзи белән Сан < Саныч бүлмәдә икәүдән икәү калдылар. Хәзер инде «карт» (Сан Са- нычны шулай атыйлар иде) сүгенеп сөйләшми, үз итүчәнлек күрсәтә, сүгенсә дә әллә нигә бер генә, анда да үзе бик яраткан сүзләрен генә кабатлый иде. Рәмзи фабрикадагы эшләре турында сөйләгәч, үзе сораша башлады:
— Безнең бригадир китә бит, — диде Сан Саныч, яна хәбәр итеп.— Менә әллә кал олакмаган булсаң, сине бригадир итеп куярлар иде. Хәзер яңа бригадир эзлиләр.
— Сине куярга кирәк, Сан Саныч.
— Юк,— диде, әле яшь булуына карамастан, башы пеләшләнгән, йөзен эре сипкел баскан чандыр рус. — Мине куймыйлар. — Ул үзе яраткан сүгенү сүзләрен тагы кушып алды. — Мин бит салырга яратам. Ә нәрсә, ашамагач та эчмәгәч, бу дөнья нигә ярый!
— Ә безнең тегендә ул яктан бик коры закон, — дип куйды Рәмзи.
— Ә. интеллигенция ул... Болай булгач барып чыгасың инде, д'Артаньян. Ну, бүген син кайткан хөрмәткә салабызмы соң?
— Мин бер литр куям, — диде Рәмзи бик батырланып.— Калганы сездән.
— Получка алмаган бит әле, — дип тагы тәмләп сүгенеп куйды Сан Саныч.
Егетләр кухнядан кастрюльләр, табалар күтәреп, үз бүлмәләренә берәм-берәм керә башладылар.
— Эй. братва! — дип кычкырды Сан Саныч, бөтен өч бүлмәгә дә ишетелерлек итеп. — д'Артаньян бер литр куям, ди, ашамлыкларыгызны барыгыз да давай безнең бүлмәгә!
Сан Саныч Рәмзигә әмер тоны белән
— Бар, төшеп мен кибеткә, — диде. — Ул кайчак бик тиз бетә.
Рәмзи курткасына үрелде.
— Әле бар идеме соң?
— Бар иде. тик аны момент алып бетерәләр.
Егетләр кастрюльләр, җамаяклар, тәлинкәләр күтәреп, бүлмәгә керә башлады. Рәмзн стенага эленгән сумканы алды да ишеккә ашыкты. Ул үзен биредә кинәт бәйдән ычкынгандай җиңел тоя иде. Лифтта төшеп урамга чыгу белән какырына-төкеренә кибеткә ашыкты.
Шешәләр буШап, егетләр кәефләнә төшкәч. Сан Саныч:
— Сигез борынга бер литр нәрсә ул,— диде,— бу инде кортны ко
тыртып кына кую. Д'Артаньян кайткан көн икән, мин, егетләр, өлеш кертәм. Әйдәгез, саранланмагыз.
— Ә хоккей матчы?—диде Саша. Рәмзинең бу тәбәнәк, зур башлы. төптән юан егет белән әле теге Соняга ачык авызланып сер әйтүе турында сөйләшәсе бар иде. Ләкин ул анысын соңгарак калдырырга булды.
' — Иптәшегез кайткан көнне дә инде хоккей карап утырмагыз,— диде.
— Дөрес,— диде Сан Саныч, — д’Артаньян иртәгә иртүк китәм, ди.
Барысы да «карт»ны хупладылар, барысы да диярлек получкага кадәр дип саклаган сәмәннәрен чыгара башдады.
— Ярый бу, — диде Сан Саныч, акчаларын ашыкмыйча гына са
нагач,— яңадан ике литрлык. Ул Сашага текәлде. — Алырга чыгып керүне синнән үтенәбез инде, синьор. Онытма, бер-пке пачка «Аврора» да кыстыра кер. -
Саша һич карулашмыйча шул ук сумканы алды да өстенә ялтыра вык зәңгәр курткасын киеп, «Чао» дип чыгып китте.
Егетләргә иртәгә иртәнге жидедән үк авыр ашыгыч эшләр башкарырга кирәк иде. Ләкин йоладан нәрсә көчлерәк соң бездә? Әйдә, эшләнер әле. Иптәш кайткан икән, бер утырып күңел дә ачмау, ул инде бик зур хыянәт.
Бераздан төянеп Сашок та кайтып керде. Мәҗлес кызганнан-кызды. Хәтта бер ноктада җәнҗал өермәсе дә чак кына кузгалмый калды. Кемдер анда эшендә халтурить иткән дә иптәшенә сылаган, ә хәзер хәтер калулар хәмер сулышы башка менә башлагач, калкып өскә чыкты. Ләкин, барысы бер булып, бу янгынны дөрләп кабынганчы ук, сүндереп өлгерделәр. Сүз тагы үз җаена агыла башлады. Ул башлыча төзелештәге егетләр өлешенә чыккан эш турында барды. Кайчак читкәрәк чыгып киткәләп, сүз хатын-кыз мәсьәләләренә дә кагылгалады. Сары авызлы малайларны үзенең һәр вакыт җиңү белән бетә торган маҗараларын сөйләп шаккаттыручы кеше биредә әлеге Сан Саныч иде инде. Егетләр аны тыңлаган саен хәйран калалар. Кай ягы белән шул кадәр хатын-кыз мәхәббәтен «улый бу өтек пеләш. Ни төс, ни кыяфәг, ни буй. Хәер, телгә бик оста шул Сан Саныч. Егетләр белән сөйләшкәндә бик дорфа телле булса да, хатын-кыз алдында күгәрчен кебек гөрләп кенә тора инде. Гитара уйнап әллә нинди, беркем белмәгән, беркем моңарчы ишетмәгән мәхәббәт җырларын үзенең тенор тавышы белән моңлы итеп җырлап сихерли иде ул кызларны, «Ах, Сан Саныч, тагы бер. тагы бер». — дип кенә торалар иде аны тыңлаганда. Күрәсең, шул кирәктер хатын-кыз күңелен табу өчен. Рәмзи юкка гына гитара сатып алып тырышып-тырышып уйнарга өйрәнә башламады ич.
— Я. ничек соң син. тегендә ярыйсы «чувиха» таптыңмы үзеңә? — диде Сан Саныч. Рәмзинең ниләр уйлаганын сизенгәндәй. Рәмзи җавап бирергә өлгермәде, карт өстәп куйды:—Анда бәрәңге корсаклар гынадыр инде!
Рәмзи күзләрен ялтыратып баш бармагын тырпайтты.
— Во, нинднләр бар анда!
— Ну, ну. йоклап калма, алайса, егет.
Рәмзи, елмая төшеп. Әлфияне күз алдына китерде.
— Тик андый кошларны тиз генә эләктерү җиңел түгел шул, Сан Саныч. — диде.
— Бик югарыдан очалармыни?
— Шулайрак шул.
Сан Саныч кулларын уып куйды.
— Ә син үҗәтләнебрәк, үҗәтләнебрәк.
Рәмзи җилкәләрен җыерды.
— Булдыра алганча тырышып карыйбыз инде анысы.
— Бик дөрес. Эшче сыйныфына тап төшерергә ярамый.— Алар шаркылдап көлеп алдылар. Кинәт барысыннан да катырак көлгән Сашок Рәмзинең күзенә чалынып китте.
— Ә син шулай да, Санька, дусларча эш итмисен, егет. Нигә Сонь-
кага минем китүем ‘ турында әйттең? *
Сан Саныч тагы сүзгә тыгылды: £
— Әллә син аны күрдең дәме инде?
— Күрдем генә түгел... — диде Рәмзи. — Ну, эш андамени!
— Менә эт, этнең дә эте! Болай булгач, синнән кеше чыга, — диде ф
Сан Саныч. х
— Ну шулай да син, Санька, нигә аңа минем киткәнлегем не әйт- =
тең? Әллә аны үзеннеке итәргә исәп бар идеме? <
— Кит әле, — диде Саша сүгенеп. — Ул бит болай гына ычкынган- - дыр, бернинди андый-мондый максат белән түгел.
— Санька, — диде Саи Саныч, исерек күзләрен кыса төшеп һәм “ бармак янап, — онытма!
Рәмзинең исәбе Саньканы бераз өркетү иде, ләкин, кайсыдыр сүзне £ бөтенләй башка якка алып китеп, әңгәмәгә бөтенләй яңа юнәлеш * бирде.
Егетләр шактый йомшарганнар иде. Берәрсе чыгып китеп ахмаклык ясамасын тагы дип. Сан Саныч тышкы ишекне бикләде дә ачкычны кесәсенә салды. Ул шундый иде. Ул шул ягы белән егетләрне нинди генә күзгә күренеп торган хәвеф-хәтәрләрдән коткарып калмады. Хәер, сыйланган көнне аңа рәнжиләр дә иде. Тик иртәгесен картка рәхмәт * әйтәләр, аңа хөрмәтләре тагы да арта төшә иде егетләрнең.
Бераздан Сан Саныч үзенең моңлы көйләрен гитарада уйнап жыр- ларга кереште. Егетләр калыга да башладылар. Таралышырга вакыт иде. Кайберәүләр үз бүлмәләренә чыгып йокларга ятты. Ә Рәмзи беләч Сан Саныч әле һаман йокламыйлар. Аларның берсе бөтен дөньясын онытып моңлы романслар жырлый, икенчесе исә шуны бирелеп ихлас күңелдән яратып тыңлый иде.
Алар сөйләшмичә, музыка белән мавыгып шулай бик озак утырды лар. Ә иртәгесен егетләр бөтен төркемнәре белән Рәмзине автобус тукталышына озата китте. Слесарьларның эшкә соңга калу куркынычы бар иде. Әйберләрне тукталыштагы эскәмиягә куйдылар да, Рәмзи белән саубуллашып, эшкә йөгерделәр. Рәмзинең кәеф шәптән түгел иде.
14
Галиәкбәргә Казанга барып кайтмыйча мөмкин булмады. Ни әйтсәң дә, институтның ректоры чакыра иде аны. Үзе белән ничә ел бергә эшләгән, аңа күпме тапкыр ярдәм кулын сузган һәм Галиәкбәрнең сүзен күпме тыңлаган кеше. Аның үтенечен жавапсыз калдыру ул, иң ки мендә, мәйсезлек булыр иде. Ә Галиәкбәр исә андыйга күнекмәгән.
Рәмзи Чаллыдан кайтып, эшенә керешкәч, профессор аңа:
— Син йөреп кайттың, инде миңа чират, — диде.
— Казангамыни тагы?
— Әйе. Чакыралар. Мин анда озак тормам.
Уздырыла торган сынаулар белән эш көйләнгән иде инде. Рәмзи бу эшнең серләренә төшенгән, укып, сорашып күп нәрсәне аңлаган, аның табигый сәләте хәзер профессор кул астында башланган экспериментны уздыру мөмкинлеген бирә. Ләкин Галиәкбәргә Казанга кию алу шартларының иң мөһиме — Әлфиянең кәефе иде. Әлфия исә, картның шатлыгына каршы, үзен жиңә алды булса кирәк — һәрхәлдә, әтисенә шулай тоелды — хәзер ул элекке халәтендә. Димәк, барысы да
тәртиптә, дип уйланды профессор, һәр яктан аның җаны тыныч булачак. Ә Казанга кайтса, ул тагы үзенең җан парәсен, сары песнәген — Лиананы да күрә бит әле. Картның онык кызын уйламаган, сагынмаган берәр көне бар идеме икән?!.
Ул шул ук көнне, конторага кереп. Фәриткә үзенең Казанга барып кайтырга тиешлеген әйтте. Кызына Фәрит кабинетыннан гына шалтыратты. Фәрит исә. машинаның буш булуыннан файдаланып, картны директор «Волга»сына утыртты да. аэродромга озатты.
Әтисе, лабораториягә шалтыратып, үзенең Казанга очарга җыенуын әйткәч, Әлфиягә кинәт авыр булып китте. Аның бүген кичен аулакта гына эч серләрен ачып әтисе белән киңәшәсе килгән иде бит. Ул инде менә ничә көннән бирле үзен шушы эшкә әзерләп, ниһаять, бүген катгый карарга килгән иде. Шуңа күрә әтисенең «китәм» дигән сүзләре барлык планнарны җимереп ташлады.
Хикмәт шунда, Әлфиянең күңелендә моңарчы булмаган ниндидер шик-шөбһәләр туа башлады. Бу астыртын гына кузгалган вөҗдан газабы иде. Әйтерсең ул ярамаган эш эшләп ташлады — үзенең алдына килеп тезләнгән, гафу үтенгән газиз, кадерле сөйгәненә карата миһыр- бансызлык күрсәтте. Менә шундый икеләнүләр сыкрата башлады аның күңелен.
Әлфия башта мондый тойгы белән, үзенең чигенмәслек нык логикасына таянып, көрәшеп тә карады. Ләкин акыл ярышында бу чигенмәслек кагыйдәләр җиңүгә ирешсә дә. аның күңеле сызлаудан туктамады. Алай гына да түгел, киресенчә, артканнан-арта барды.
Кыз булып узган хәлләрнең барысын да җанландырып, инде менә ничә тапкыр күз алдыннан кичерде. Фәритнең аны алдап эш итүен — ир була торып, бала атасы була торып, моны куркакларча, хаиннәрчә яшереп йөрүен берәмтекләп алга салып бәяләде. Әйе, Фәрит кыз каршында коточкыч җинаять эшләгән иде. Моңа Әлфиянең иманы камил. Тик... тик Фәритнең озын керфекле, яшь белән тулы ялваручан күзләре. аның саф күңел белән Әлфиянең тезләрен кочып гафу үтенүе, күз алдыннан һич китмичә, күңелне сыкратып, үзәккә үтәләр. Әлфиянең вөҗданы телгә килгәндәй була һәм әйтерсең: «Алай ярамый, син артык рәхимсез кыландың... Син бит хәлнең бөтен нечкәлекләрен белергә теләмәдең. бары аның тышкы кабыгына карап кына үзеңнең каты хөкемеңне чыгарырга ашыктың», — ди.
Әлфия шулай икеләнеп калды. Аның баштагы катгый карарлары какшый башлады, күңеленә үзенең хаклы хөкем чыгаруы турында шик күләгәсе инде. Хәзер аңа бик якын бер кеше белән киңәш-табыш итәргә кирәк иде. Биредә әтисеннән дә якынрак кеме бар соң?! Ләкин менә ул хәзер тагы Казанга китте. Галиәкбәрнең: «Мин. кызым, китәм хәзер».— дигән сүзләрен ишетү белән, Әлфия ялгызлык газабын кичерә башлады.
Моңарчы ялгызлык дигән нәрсә аны бу кадәр үк авыр йөк булып интектермәде. Әлфиянең: «Кайчан кайтырсың соң?» — дигән соравына карт: «Белмим. — диде дә: — озак тормам бәлки», — дип өстәде. Бу ачык әйтелмәгән вакыт арасы күңелне баскан йөкне тагы да авырайта төште кебек. Әлфия эш көненең калган өлешендә никадәр генә онытылырга тырышмасын, барыбер аны авыр уздырды. Онытылып китеп, моңарчы һич булмаганча, бер колбаны идәнгә төшереп ватты. Үлчәү янына утыргач, аны көйли алмыйча тирләп-пешеп чыкты. Кызның нормаль хәлдә булмавын ярдәмчесе дә тойды. Ул аның һәрбер хәрәкәтен аерата бер игътибар белән күзәтә башлады. Сизмиме соң хатын-кыз бер-берендәге үзгәрешне! Лаборантка кыз соңгы көннәрдә баш зоотехникның бөтенләй керми башлавын шәйләгән иде инде. Бу юлы Әлфиянең үзгәрүе шуңа бәйләнгән булырга тиеш дип уйлады.
Эш бетәргә бер сәгатьләр чамасы кала лабораториягә Рәмзи шалтыратты. Ул, әйтүенә караганда, китап укыганда ниндидер бер аңлашылмаган нәрсәгә барып төртелгән икән. Эштән соң берәр сәгать узгач, Әлфия янына керергә рөхсәт сорый. Әлфия бу яңа зоотехникның үзенә карата гадәти булмаган бер мөнәсәбәт корырга теләвен аңламый түгел. Ул аны артык якын җибәрергә ярамаганлыгын да ниндидер эчке * сиземләү белән тоя. Тик бу юлы кыз, өйгә кайткач, бөтенләй дүрт стр- $ на арасында япа-ялгыз калачагын, клубта киносы да юк бит бүген = җитмәсә, дип уйлап алды. Шуңа күрә егеткә китабын алып килергә « рөхсәт бирде, ачык булмаган нәрсәләрне шунда чишәрбез, диде. һәм. ♦ әйтергә кирәк, ул телефонда сөйләшкәч үк егетнең шалтыратуын да, х үзенең аңа килергә рөхсәт бирүен дә онытты. Тагы Фәрит турында, та- = гы үзенең шик-шөбһәләре турында уйлана башлады. Ниһаять, эш көне < бетте. Стенадагы түгәрәк сәгатьнең гадәттәй тыш әкрен кыймылдаган °- угы кирәкле, көтелгән вакытны күрсәтте. Әлфия, тиз генә киенеп, ашы- < га-ашыга фабрика территориясенә чыкты, әйтерсең ул лабораториядән * китсә, үзен богаулап торган авыр уйларыннан котыла, ирек рәхәтенә = ирешәчәк. £
Әлфия утыз беренче корпус янында көтмәгәндә Фәритне очратты. Егетнең талчыккан, ләкин әле дә ягымлы тоелган йөзен күргәч, йөрәге, татлы якын нәрсәгә орынгандай, оеп китте. Ләкин бу хис яшен ташыдай ялтырады да шунда ук юкка да чыкты, күңелдә ниндидер шомлы үкенү газабы, ул да түгел, бары кайтарып булмый торган югалту газабы гына калды. Ул Фәритнең йөзенә карарга базмады, Фәрит тә, күрәсең, аны күргәч тетрәнгән, барысын да хәтерләгән иде, ул да күз чите белән генә кызны бер сөзеп алды да, башын түбән ия төшеп, тагы да кызурак атлап китте. Кыскасы, бу очрашу кызның болай да авыр кичерешләрен арттырды гына. Аның һаман көйрәп торган вөҗдан газабына хәзер Фәритне кызгану тойгысы өстәлде. Егетнең суырылып калган ябык йөзе, ничектер хәзер иенкерәк булып калган гәүдәсе кыска арада гына күзгә чалынса да, күңелдә, тимер кыздырып баскан эзләрдәй, тирән булып уелдылар. «Мин, аны-моны абайламастан, артыграк кыландым, аның кешелек сыйфатларын аяк астына салып таптадым. Үзең сөйгән, киләчәгеңне аңа тапшырырга әзерләнгән кешегә карата шулай булырга ярыймы соң?»
Фабрика территориясеннән чыккач үзен кая куярга белмичә, Әлфия башта поселок уртасындагы таштан салынган клуб бинасына таба юнәлде. Бүген фильм булмаячагын белмәгәндәй, махсус тактага ябыштырылган белдерүләрне бик озаклап укып вакыт уздырды. Аннан ул поселок кибетенә китте. Анда азык-төлек тә, промтовар да саталар иде. Хәтта телевизор, пианино кебек культура товарлары да бар. Әлфия исә күлмәк-күнчәк тирәсендә бик озак маташты. Бу күлмәк ничегрәк икән дә, тегесе ничегрәк булыр дип, кибеткә килеп чыккан танышлары белән киңәшеп алды. Шулай анда байтак таптанганнан соң, максат сизелмәсен дигәндәй, кирәкмәсә дә ике йөз грамм хәлвә үлчәтте һәм, ниһаять, кибеттән чыгып китте. Артык барып сугылырлык урын да калмады инде поселокта. Якын танышы врач кыз Чаллыга китте. Әлфия ихтыярсыздан квартирасына кайтырга мәҗбүр иде. Ул ишек төбенә җиткәч кенә анда үзен көтеп торган Рәмзине күреп, аңа килергә рөхсәт иткәнлеген хәтерләде. Үзен елмаеп каршылаган егетне күрү ничектер кызның күңеленә җылылык иңдергәндәй булды. Әйе. ул ялгызлыкта калмаячак бит әле, ни әйтсәң дә, янында бер иптәш булачак.
Алар баскычтан өскә менеп киттеләр. Әлфия Рәмзинең артык тырышлык күрсәтеп үзенә, һич кирәкмәсә дә, ярдәм итүенә илтифат бирмәде. Юкса, Рәмзи ачкычны тиз генә Әлфиядән алып ишек бигенә иелде. Ишекне төбенә кадәр ачып җибәреп, иркен елмая-слмая, куштанланып, ярарга тырышып, «пожальте» дип кулын эчкә сузган килеш
Әлфияне алдан кертеп җибәрде бит. Боларның берсе дә Әлфиянең күзенә чалынмады. Аның башында тагы Фәрит кенә .хөкем сөрә, ул гына күңелен биләгән иде. Нигә аны очраткач та күрмәмешкә салышып узып китәргә инде?! Янына барырга да күзләренә туп-туры карап әйтергә иде: Фәрит, әйдәле, безнең арадагы җепләр бөтенләй өзелгәнче, тагы бер аңлашыйк, дияргә иде. Әйтерсең без турсаерга гына торган үсмер балалар.
Рәмзинең төчеләнеп «пожальте» диюе соңрак барып җитте Әлфиягә, һәм ул уянып киткәндәй булды. Егетнең кыланышына ирексездән сүрән генә елмаеп җавап бирде. Пальтосын салып элгәч, монысына башы җитмәгән егеткә ул:
— Сез, Рәмзи, эчкә кереп газета карый торыгыз, — диде. — Ә мин чәй куйыйм.
Рәмзи курткасын салып элгәч, эчке бүлмәгә узды. Өстәлдә яткан журналны кулына алды. Аныңча, Әлфиянең үзен болай җылы каршы алуы ярыйсы, өметләндерерлек фал иде. Чәйләп утырасы да булгач, димәк, кердең-чыктың түгел, ярый бу, ярый, дип уйланды егет. Рәмзн журналдагы матур, буяулы сурәтләр белән булашып утырган арада, эшен бетереп, Әлфия дә бүлмәгә керде.
— Кул юасызмы? — диде. Егет Әлфиянең гүзәллегенә сокланып телсез калды. Ни арададыр Әлфия күлмәген алыштырырга да Өлгергән — өстендә алсу чәчәк төшкән ситсы халат иде. Ләкин ул шундый чак, матур итеп тегелгән, кызның бөтен тән гүзәллеге «менә без» дип күзгә кереп торалар. Рәмзинең башына күңелне оета торган кайнарлык күтәрелә башлады. Ул шунда ук кызга ташланып аның кайнар, тере тәнен кочагына алудан үзен зур авырлык белән генә тыеп калды. Тез •буыннарының һәм кулларының җиңелчә калтырануын тойды егет. Сулышы кысылып, аска текәлде.
Егетнең кинәт агарынып китүен күреп, Әлфия курка калды.
— Нәрсә, әллә . кәефегез юкмы, Рәмзи? — диде.
Ниһаять, Рәмзи үзен ипкә китерде.
— Юк, болай гына, — диде урыныннан торып, — хәзер кул юып керәм.
Ул туалет бүлмәсендә шактый озак торды. Әйе, аңа кул юган арада тынычланырга кирәк иде. Ул бүлмәгә кире кергәндә өстәл өстендә пар бөркеп чәйнек утыра иде инде. Әлфия өстәл кырына алды белән сөялеп икмәк кисә. Аның ак муенын, нечкә билен, янбашларын күрү белән Рәмзинең күңеле тагы бер уйнаклап алды. Аңарда кызны арттан гына килеп кочып алу теләге кинәт туып, сүнде. Ашыгып эшне бозудан куркып, егет тыелды. Әлфия:
— Утырыгыз, Рәмзи! — дигәч ул утыргычка чүкте һәм үзе алып килгән, моңарчы өстәл читендә яткан китапка үрелде.
— Минем алай эчәсем дә килми әле, — диде ул, — так разве только за компанию.
— Эчәбез, эчмичә теге!—диде кыз. — йомышыгыз качмас әле.
Рәмзи эчтән генә: «Эх, чибәркәй, белсәң иде син минем йомышымны», — дип куйды.
— Сыеграк ясамадыммы сиңа чәйне?
— Бик шәп, — диде Рәмзи, ләкин аның күз карашы Әлфиянең матур кулларына ябышып калды.
Әлфия исә һаман үз уйлары белән мәшгуль иде. Ул Рәмзине кыстал ашаткан арада да атлан май һәм хәлвәне аның алдынарак куеп, егетнең үз өендәге кебек иркен тотуын үтенгәндә дә, һаман Фәрит белән булып узган фаҗигале, тетрәткеч хәл турында баш ватты. Аһ, туларның барысын да алып ташларга иде, аларның барысы да төш кенә булган булса иде!
Егетнең ни арададыр үз янына ук күчеп утырганын Әлфия сизми дә калды. Башта кыз биленә үтеп кергән җылылык рәхәтен тойды. Ул гына да түгел, аның уң балтырына да җылылык йөгерде. Әлфия егетнең кайнар кулын үзенең билендә сизде, ә аягы балтырына тигән хәлдә булуын аңлады. Ул башта сискәнеп китте. Ләкин аның авыр уйлары ♦ шунда ук юкка чыкты, кыз зиһенен җыйды. Егеткә кырыс бер караш > ташлады да аның кулын биленнән каерып алды. =
— Энекәем, — диде- Рәмзинең соры ялтыр күзләренә туп-туры ка- о
pan, — утыргычыңны үз урынына куй әле. Син бит миңа эш буенча яр- ф дәм сорап килгән кеше. х
Рәмзинең йөзеннән мәгънәсез елмаюы китмәсә дә, битләренә кызыл- = лык йөгерде. Оялудан да бигрәк аның кызга ачуы кузгалды. Юк, мондый < осечканы белми иде әле ул... Ләкин ул югалып калмады. а.
— Гафу үтенәм, мин сезне шундый чебен тимәс... дип уйламаган <
идем. 4
Ул элекке урынына күчеп утырды да кызарынган йөзен, янып тор- 5 ган елтыр күзләрен Әлфиягә текәде дә русча әйтте: ь
— Сез, минемчә, үзегезне артык югары бәялисез!
— Бәлки шулайдыр, — диде Әлфия, шулай ук русчага күчеп,— бәлки мин һәр нәрсәдә артыграк бөгәмдер... Ә кул салырга — ни, ни.
Рәмзи мыскыл белән елмайды:
— Билегезгә кулым тигәннән масса үлчәвегез кимемәгәндер бит?
— Кимеде,— диде Әлфия кырыс кына.— Ярты тоннага кимедем.
Рәмзи шаркылдап көләргә тотынды. Баягы киеренкелек йомшарган иде хәзер. «Бәлки әле яңадан бер көчлерәк һөҗүм ясасаң...» дип уйланды егет. Ул озак уйлап баш ватарга яратмый иде, утыргычын тагын Әлфия янынарак күчерде һәм тагы кулын кызның биленә сузды.
— Нишлисез сез, оятсыз,— диде Әлфия кинәт ычкынып. Аның матур коңгырт-кара күзләреннән нәфрәт очкыннары чәчри башлады. Шулай да ул әллә артык гасабиланудаи, әллә башка сәбәп аркасында Рәмзинең кулын бу юлы алып ташламады. Рәмзи аның йөзенә таба- рак иелде.
— Мин сезне беренче күрүемдә үк яраттым. Ну? Каршы килмәгез. Мин сезне бик, бик яратам. Сездә әз генә дә хнс-тойгы юкмыни?
Ниһаять, Әлфия тынычлана төште. Коры гына:
— Алыгыз кулыгызны,— диде.— Утырыгыз үз урыныгызга.— Әлфия хәзер инде Рәмзинең ник килгәненә анык төшенә иде. Аның күңелендә наян бер уй туды. Аныңча, хәзер бу егетнең үзенә мәхәббәт изһар итүен, аның донжуанлыгын белгән хәлдә дә, гашыйк рыцарь булып кылануын тамаша кылып тору бик сәер, мавыктыргыч бер нәрсә иде.
Егет һаман елмайган бер кыяфәттә калды, кулын Әлфиянең биленнән алса да, элекке урынына күчмәде.
— Әгәр дә сезнең мәхәббәт шундый көчле икән, сез инде, акыллым, минем сүзне тыңларга тиеш,— диде Әлфия. Күрәсең, кызның җылырак дәшүе егетнең күңелендә тагы татлы өметләр уятты, ул кискен генә Әлфиягә таба иелде дә аның битеннән үбеп алды.
Кечкенә генә, ләкин шактый каты кулның яңак төбен көйдереп алуы егетнең аңына барып җиткәндә, Әлфия аягүрә баскан, явыз елмаю белән Рәмзигә текәлгән иде.
— Ә анысы, энекәем, бары рөхсәт булса гына эшләнә!
Рәмзинең ачудан күзләре тонып китте. Ул бермәл кызга сугып җибәрергә дә чамалаган иде. Тик ниндидер көч аны тыеп калды.
Ах, шундый краляменн әле син? — диде ул.
Аныңча, хәзер кыз белән артык конфетланып торуда мәгънә юк иде. Беткән баш бетсен... Күтәреп алырга да караватка илтеп салырга! Ул һаман әле үзенә нәфрәт белән елмаеп карап торган Әлфиянең
65
башыннан аягынача жәһәт кенә күз йөгертеп чыккач, катгый бер карарга килеп, урыныннан сикереп торды. Кыз инстинктив рәвештә артка чигенде һәм шул вакыт Рәмзине айныткан, ә кызга котылу шатлыгы вәгъдә итеп ишектәге звонок тавышы ишетелде.
Звонок чылтыравы тагы бер кабатланды. Әлфия кискен генә борылды да коридорга чыгып китте, Рәмзи исә, хәлне әле яна гына искәреп, кызны куып җитү өчен алга ташланды. Ләкин сон иде инде, ишек ачылуга анда Әлфия кул астында эшләүче лаборантка кыз тавышы яңгырады.
— Узып барышлый әле мин. Кәефе дә юк иде Әлфия апаның, мәйтәм, нишләп ята икән... — диде ул.
15
Галиәкбәр институтка кергәч, колонналы мәһабәт бу бинаның вестибюлендә беразга тукталып уйланып торды. Аңа югыйсә хәзер кафедрага кереп Эльвира Хәкимовнаны күрергә кирәк иде, ә аннаи соң гына инде ректор белән сөйләшергә. Ләкин профессор, үзе дә аңламаган хәлдә, доцент янына башта керергә базмады. Юк, курку түгел иде бу. Үзенең болай да нык теткәләнгән нервларын сакларга теләүдән генә иде.
Ул, һич кирәге булмаса да, приказлар эленә торган витрина янында бераз таптанганнан соң, эшне ректор белән очрашудан башларга булды. Аның телеграммасы буенча килдем бит мин, дип акланды.
Ректор кабинетының алгы бүлмәсендә аны секретарь кыз елмаеп, якты чырай белән каршы алды. Хәтта әле күңел өчен берничә комплимент та әйтте.
— Үзе биредәме — диде Галиәкбәр.
— Биредә, мин хәзер әйтәм.
Гыйниятуллин, әлбәттә, аны күптән көтә иде. Бәлки килмәс дип, хәтта борчыла да башлаган иде. Бу иләмсез зур калку маңгайлы, гадәттә кеше белән төксерәк бер кыяфәттә сөйләшүчән профессорның бүген үзе белән артык дустанә сүз башлау мәгънәсен аңлап җиткермәгән Галиәкбәр, ректор тәкъдим иткән сары күн тышлы йомшак кәнәфигә утырып, ул әйтәчәк гозерне тыңларга әзерләнде. Ләкин ректор алай артык кабаланырга уйламый иде, күрәсең. Ул гәпне пенсионерның хәл-әхвәленнән башлады. Бу тынгысыз картның тынычлап ял итәсе, дөнья рәхәтен чигеп кенә ятасы урында кош фабрикасында тәжрибәләр оештырып йөрүен ишеткәч, әллә тәнбиһ белән, әллә инде сокланып башын чайкап торды. Ахырда үзе институтта булып узган хәлләр турында сөйләп, бер очракта мактанып, бер очракта зарланып алды. Ниһаять, ул төп мәсьәләне кузгатты. Галиәкбәргә бик мәгънәле генә итеп карап торгач:
— Сез Эльвира Хәкимовнаны күрдегезме әле? — дип сорады.
— Юк, мин туп-туры сезгә кердем.
— Бик елый бит ул...
Галиәкбәр каушый калды.
— Ничек елый?
— Шулай. Сез аны суйгансыз. Хәзер инде мин үземә ышанычымны бөтенләй югалттым, ди ханым.
Галиәкбәр, ни әйтергә дә белмәстән, кулларын жәеп «һе» дип куюдан башка берни дә эшли алмады.
— Ә диссертациясе аның планда,— дип сүзне дәвам иттерде ректор.— Әгәр җимерелсә, ул безгә генә түгел, Мәскәү агайларына да күңелсез сюрприз.
— Сон Мәскәү агайлары нәрсә караган? — дип куйды Галиәкбәр. Ул хәзер ачуының кайнап башына кабу дәрәҗәсенә җиткәнен үзе дә тоя, ректорның мондый мәгънәсез сүзләр әйтү өчен генә үзен эштән аерып чакыртуына күңеле белән рәнҗи иде.
— Мин берни дә аңламыйм,— диде ул пошынып.— Ул үтенде, мин
карап чыктым. Кимчелекләр бар, җитди кимчелекләр. Рәхмәт әйтергә ♦ дә җиң сызганып эшкә керешергә генә бит инде, югыйсә. 5
— Ул безнеңчә шулай, Галиәкбәр Хафизович. Хатын-кыз кавемен- =
нән бит доцент! Эмоциягә артык бирелүчән җенестән. 5
— Без андый җенес вәкилләрен күрмәгән кеше түгел,— диае <
Галиәкбәр. х
Ректор Галиәкбәргә артык мәгънәле, хәтта серлерәк итеп тагы х карап торды. Әгәр бераз күзәтүчәнрәк булсаң, аның әйтергәме, юкмы дип икеләнүен тоеп булыр иде. о.
— Билгеле, — дип куйды ул, ниһаять,— әгәр Эльвираның иптәше <
борчылып шалтыратмаган булса, бәлки мин сезгә телеграм сугып та 4 тормас идем. 5
Галиәкбәр доцентның ире партия өлкә комитетында эшләгәнен £ белә иде. «Эш менә нәрсәдә икән, — дип куйды ул эчтән генә,—теге борчылып шалтыраткан һәм бу ниндидер чаралар эзли башлаган».
— Соң мин нишләргә тиеш булам инде?—диде Галиәкбәр, — хатымны кире алыргамы, мин берни дә белмим, мин диссертация белән таныш түгел дияргәме?
Ректор үпкә аша елмая башлады.
— Ну, што сез? Әз генә сабыр итсәгез, сездән нәрсә үтенүебезне аңларсыз.
— Мин сезне тыңлыйм,— диде Галиәкбәр.
— Менә нәрсә, Галиәкбәр Хафизович,— ректор бераз уйланып торды. Хәзер инде профессорның үзенә буйсынырга тиешле кеше түгеллеге һәм аның белән сүз шактый нәзакәтле мөгамәләдә булырга тиешлеге аның исенә төшә.— Сезгә бик зур үтенеч. Ничектер безгә Эльвираның докторскиен формалаштыруда ярдәм күрсәтергә кирәк. Сез кафедрадан киттегез. Кафедра профессорсыз калды, ә институтта бер дипломлы галим кимеде. Моны бит компенсацияләмичә булмый. Бу инде, минемчә (ректор тагы елмайды), безнең генә түгел, сезнең дә намус эше, дигәндәй. «Профессор китте, үз урынына шәкертен профессор дәрәҗәсенә җиткереп китте». Логично бит. Кыскасы, ярдәм итүегезне сорыйбыз.
— Мин ярдәм итүдән бер вакытны да баш тартканым юк. Эльвира Хәкимовнаның эшен игътибар белән карап чыгу, кимчелекләрен күрсәтү ул, минемчә...
Ректор, аңлата алмавына үкенүдән гаҗиз булгандай, тирән итеп сулады.
— Андый гына ярдәм аңа җитми.
—- Нинди ярдәм тагы, әллә мин аның өчен, яңадан эшкә кереп сынаулар уздыра башларга тиешме?
— Әйттем бит инде. Ул сезнең хатны укыганнан соң бөтенләй үзенә булган ышанычны югалткан. Аның өчен эшләргә кирәкми, тик ул үз тәлинкәсенә кереп утырганчы аңа консультантлык ярдәме күрсәтергә генә кирәк.
Галиәкбәр аптырап калды. Ул тегендә, фабрикада, җитди эшкә кереште ләбаса. Шулай тагы планнар җимереләчәкме?
Ул яңадан бу ярдәмнең бөтенләй кирәксез икәнлеген аңлата башлады.
— Сез, минемчә, Эльвира Хакимовна турында бөтенләй ялгыш карашта,— диде.— Мин аны ун елга якын беләм, ул алай җебеп төшә
торганнардан түгел, көчле, мөстәкыйль хатын. Үзе теләгәнен булдырмый калганы юк...
Ректор аны шунда бүлдерде. Күрәсең, ул профессорның әйткәннәрен үзенчә аңлады.
— Әйдәгез, үткәндәге хәтер калуларны искә төшермик. Сезнең натурага килешми ул.
— Уйлаганым да юк, — диде Галиәкбәр, ректорның мәкерлелегенә тагы хәтере калып. — Ничек инде алай була ала! Сез, зинһар, әллә нинди шик-шөбһәләр белән баш ватмагыз.
— Әлбәттә. Шулай булырга тиеш тә ул. Безнең өчен бит барыннан да мөһимрәге — уртак эш, институт эше.
— Анысы дөрг«с.
— Менә болай инде, алайса,— диде ректор өстәлгә зур йөнтәс кулын чәпәп.— Сез әле кайткач Эльвира Хәкимовнаны күрмәдегезме?
— Юк, күрмәдем,— диде Галиәкбәр, башта аңа кермәвенә эчтән генә үкенеп.
—■ Күрергә кирәк булыр. Сорарга, нинди ярдәм көтә ул сездән.
Галиәкбәр, ректорның артык акыл сатуга тартым тоныннан эче пошып, йөзен җыерды.
Ректор, нидер аңларга теләгәндәй, профессорны бермәл сынап күзәткәннән соң:
— Беләсезме, Галиәкбәр Хафизович, мин сезне дә аңлыйм. Башта ук кисәтәм, бу эш җәмәгать эше тәртибендә генә булмаячак. Мин сезне пенсиягез саклансын өчен бишенче разряд слесарь-сантехник итеп оформить итәрмен.
Галиәкбәр түзмәде, урыныннан торды һәм ничектер зәгыйфьләнеп киткән тавыш белән:
!— Рәхмәт,— диде,— мин сезнең тәкъдим турында уйланырмын. Җавабы үз вакыты белән булыр.
Ул борылды да ректор белән саубуллашмастан кабинеттан чыгып китте. Чөнки ректорга соң дәрәҗәдә рәнҗегән иде. Соңыннан үзенең ни сәбәптән шулай хәтере калуы турында күп уйланды. Юк, ректорның үзен сантехник итеп алырга җыенуы өчен түгел иде, хәтта доцентка ярдәм итәргә кирәк диюе өчен дә түгел, ахыр чиктә аның ире шалтыратканлыгы һәм ректорның куштанлануы өчен дә түгел. Ләкин ни өчен? Мөгаен, ректорның изгелек эшләүне административ рельсларга кертергә теләве өчендер, һәм шул тонда сөйләшүе өчендер.
Ректор кабинетыннан чыгып, коридорлар чатлыгында профессор тукталып калырга мәҗбүр булды. Дөресен генә әйткәндә, аның хәзер юри үч итеп Эльвира Хәкимовна янына керәсе килми иде. Шул ук вакытта ул ректорның: «Канатлары тәмам каерылып төшкән ханымның»,— дигән сүзләрен дә исенә төшерми кала алмады. Чыннан да, эш шулай торган чакта, кемгәдер ачудан, үз кул астында эшләгән бер кешене күрмәмешкә салышып, кайтып китәргә картның вөҗданы рөхсәт итми иде.
Шулай икеләнеп торганда ул үзенә кемнеңдер дәшүен ишетте. Аңа таба кафедраның яшь доценты Недзвецкий килә иде. Бу сузан, саргылт йөзле, әле утызны яңа атлап узган кешене Галиәкбәр үзе үстерде дип әйтергә була. Студент чагыннан ук кафедра каршындагы фәнни түгәрәккә йөрде егет. Профессор аның, артык зирәк зиһен иясе булмавына да карамастан, тырышлыгына һәм үҗәтләнеп бирелеп эшли алуына кызыкты. Институт бетергәч, егетне кафедрасында аспирантурага калдырды. Әйбәт гыйльми тема биреп, аны һәр даим дәртләндереп торды. Шулай ул кандидат, аннан доцент булды. Дөрес, Эльвира Хәкимовна коткысына бирелеп ул теге вакыт профессор белән элекке дуслык элемтәләрен бик киметте. Күрәсең, яшьләргә хас булганча, мин үзем дә җитлеккән кеше инде дип уйлагандыр. Мәгәр про-
фессор китеп, кафедраның эше начарлана төшкәч, ул остазын сагына башлады. Моны Галиәкбәр дә сизми түгел иде.
үзе утырган бүлмәгә чакырды. Галиәкбәр Эльвира турында сорады.
Ул бүген килмәгән икән. Нигә? Анысын Недзвецкий әйтә алмый, чөнки ♦
— Менә эшләр ннчеккә китте,— диде ул бүлмәгә кереп утырыш- ф кач.— Эльвира Хәкимовна сездән хат алгач, сездәге диссертациясен х лнып-көеп көтә башлады. Ниһаять, ул килгәч, үзенең диссертациясен s безгә, ягъни — ике доцент һәм өч ассистентка бирде. Менә шул хатта « язылган әйберләрнең дөреслеген тикшерегез, мин хезмәтемне сезнең о.
итү өчен электрон исәпләү машиналары янына утырып эшкә керештек. <
— һәм нәтиҗә? — дип сорады Галиәкбәр борчыла төшеп.
— Сез хаклы, Галиәкбәр Хафизович!
Галиәкбәр егетнең сөйләгәннәреннән үзенчә нәтиҗә чыгарды. Димәк, Эльвира үзенә шул дәрәҗәдә ышанган ки, үзенең ялгышуы ихтимал дип әз генә дә уйлый алмаган. Бу бик сәер.
— Шуннан ни булып бетте соң? Эльвира Хәкимовна моңа ничек карады?
— Без аның реакциясенә барыбыз да хәйран булдык,— диде доцент.— Күрәсең, үз-үзеиә кирәгеннән артык ышанган кешедер ул. Ни булып бетте? Әлбәттә, ул безне коллектив рәвештә үзен юкка чыгарырга теләүчеләр дип атарга базмады. Ләкин шуңа охшаш бер талпыну булды. Аннан эшен университетның исәпләү үзәгенә тапшырган булырга тиеш. Анда да шундый ук нәтиҗә чыккач, бөтенләй аяктан кан аны.
— Ягъни бозык булганмы? Шулаймы?
— Шулай. Яна гына алынган машина иде ул. Саташкалый. Ялган саннар чыгарып торган.
— Әйе шул, — дип куйды профессор, — коралны кулыңда тота белсәң генә ул синең ышанычлы ярдәмчең.
Алар бермәл тынып, уйланып утырдылар.
— Аның төшенкелеккә бирелүе тагы шуннан, минемчә, — диде доцент.— Ул булган саннар нигезендә мәкаләләр язып бастырган. Ә хәзер, таблицаларны төзәткәч, бөтенләй бүтән, хәтта баштагысын юкка чыгара торган нәтиҗәләр ясарга кирәк.
— Ничек шулай мөмкин инде?! —диде Галиәкбәр чын күңеленнән ачынып,— җиде кат үлчә, бер кат кис. диләр ич.
Доцент бер сүз дә әйтмәстән, елмаеп кына куйды.
«Эшләр болайга киткәч, минем булдыра алганны эшләмәскә хакым юк,—дип уйланды Галиәкбәр, — бу хәл бит кафедрага гына түгел, бөтен институтның абруена кара тап төшерә ала».
— Мин соңгы елда матбугатны җитәрлек карап бара алмадым.— диде ул Недзвецкийга,— әйтегез әле, кайларда басылды аның мәкаләләре?
Яшь галим санап китте. Профессор исә кесәсеннән блокнотын тиз генә чыгарды да терки барды. Бүген үк китапханәгә кереп ул жур-
Доцент, профессорны бик хөрмәт итүен йөз чалымнарыннан, кыйла- ныш-сүзләреннән ачык сиздереп, түбәнчелек белән исәнләште. Аннан
әле телефоннан беркем дә моның турында хәбәр итмәгән. Яшь доцент, >. профессорга бик мәгънәле текәлеп.— Безнең бүлмәгә керик, шунда | барысын да сөйләшербез,— диде.
хөкемгә тапшырам, диде. Тагы шунысын өстәп әйтте. «Мин үзем бу < эш белән шөгыльләнмим, чөнки мине объектив булмауда гаепләүләре ч бар. Ә сезнең объектив хөкем чыгаруыгызга мин ышанам». Шуннан инде без, барлык эшне ташлап, сезнең тенденциоз булуыгызны исбат £
егылды.
— Ни өчен шундый зур ялгышлар киткән аның расчетларында?
— Минемчә,— диде доцент,—электрон исәпләү машинасы утырт
валларны карарга булды. Башкача мөмкин түгел. Ничектер эшне ике фронтта дәвам иттерергә кирәк. Ике фронтта: бройлер фабрикасында да, Казанда да. Ләкин барыннан да элек Эльвира Хәкимовнаны күрергә. аның белән сөйләшергә, аны аякка бастырырга. Әлбәттә, ул бөтенләй мәлҗерәп төшмәгән булса.
Галиәкбәр шулай уйланып урыныннан торды һәм гыйльми китапханәнең картотекалар бүлмәсенә юнәлде.
16
Ихтыяр көченә шундый бай булып күренгән Эльвира Хәкимовна- ның болай изрәп төшүе һич акылга сыймаслык бер хәл иде. Галиәкбәр аның квартирына килеп кергәч тә аңа Эльвираның үз бүлмәсендә авырып ятканлыгын әйттеләр. Ишекне үсмер егет ачты. Галиәкбәр хатынның түшәктә ятуын белгән хәлдә дә, егеткә үзенең хәзер үк доцент белән сөйләшергә тиешлеген аңлатты, һәм, җавапны да көтмәс- тән, өске киемнәрен салып чөйгә элә башлады. Бераздан үсмер егет әнисе яныннан «керсен» дигән хәбәрне алып чыкты.
Эльвира иркен агач караватта кулларын баш астына куйган килеш түшәмгә карап ята иде. Ул, профессор ишек шакыгач, «керегез» дисә дә, профессорга бөтенләй игътибар итмичә, һаман түшәмгә карап ятуында булды.
— Ни булды сезгә, Эльвира Хәкимовна? — дип сорады карт. Күра- сең, Галиәкбәрнең интонациясе һич хатын көткәнчә түгел, артык бор- чулы һәм үз итүчән йомшак иде. Кинәт хатынның күзләреннән яшь агып, күз чокырын тутырды.
— Ишетүемчә, сезнең мондый кара кайгыга батуыгызга мин сәбәпче булганмын, имеш. Ләкин мин нишләргә тиеш идем соң? — диде Галиәкбәр һаман шул ук йомшак, үз итүчән тонда. Ниһаять, шактый дәвамлы тынлыктан соң, Эльвира бик тирән итеп сулыш алды, күз яшьләрен йота башлады.
Галиәкбәр, һаман аңа карап, хатынның сүзне ничегрәк башлавын көтте. Ул барысына да әзер иде. Бик ихтимал, хатын елый, профессорны хәкарәтли башлар. Ул чагында Галиәкбәр аңа аңлатырга тиеш. Фәннең артык изге, ташламалар ясап дөреслеккә бернинди дә хыянәт кылмаска тиешлеген хатынга тагы бер тапкыр төшендерергә тиеш. Карт, шулай барына да әзер булган хәлдә, Эльвираның тынычланып сүз башлавын көтте. Бәхеткә каршы, Эльвира артык гасабиланмады, түшәмгә караган килеш, әкрен генә сүзгә кереште.
— Юк, профессор, мин сезне әз генә дә гаепләмим,—диде.— Бөтен гаеп миндә, бары үземнең кешегә артык ышануым аркасында. Мин лаборантларга артык ышанганмын. Ә алар... — Хатынның күзләрен тагы яшь басты, ул тагы тамак төбенә утырган күз яшьләрен йотып, тынып калды.
— Узган эшкә салават,— диде Галиәкбәр. — Хата киткән икән, инде аны төзәтү турында баш ватарга кирәк.
— Бу эш мөмкин түгел,— диде Эльвира, бу юлы күз кырые белән генә булса да Галиәкбәргә карап.
— Ни өчен?
— Өч мәкалә басылды инде шул ялгыш нәтиҗәләр белән.
— Мин аны беләм. Кызганычка каршы, миңа ул мәкаләләр белән бик соң танышырга туры килде. Ләкин ул әле сезгә «барысы да җимерелде, бетте» дияргә рөхсәт бирми.
— Мин, Галиәкбәр Хафизович, бернинди дә чара күрмим. Ничек, яңадан үз-үзеңне фаш итеп, намуссызлыкта гаепләп мәкалә язаргамы? Мондый эшнең булганы бармы соң?
Чыннан да, хәл мөшкел иде. Ләкин шулай да, Галиәкбәрнең ышануынча, бу очракта да башны югалтырга ярамый. Галиәкбәр әле үзе дә ничек буласын анык белмәвенә карамастан, тәвәккәлләп:
— Мин сезгә ярдәм итәчәкмен, — диде.— Күрерсез, барысы да менә дигән булыр.
Хатын ирония белән көлемсерәп куйды. ♦
— Ничек ярдәм итә аласыз сез, олыгайган, үз хәлегез хәл булган >
карт кеше! £
— Ә мин аның рәтен беләм,— диде Галиәкбәр,— тик сез генә үзе- з
гезне кулга алыгыз.— Ул урыныннан торды.— Мин хәзер теге якка ф чыгып торам, сез торыгыз да киенегез. Карагыз аны, озак маташма- х гыз, миңа да вакыт бик кадерле. =
Ул ишекне нык итеп ябып коридорга чыкты. Эльвираның улы зур бүлмәдәге куе яшел бәрхет эскәтер ябылган түгәрәк өстәл янында а. дәресләрен хәзерләп утыра иде. Ул сорау белән профессорга текәлде. <
— Хәзер әниең киенеп чыгар,— диде Галиәкбәр, өстәлдән читтәрәк =; торган креслога утырып.
Малай тагы китабына иелде. Галиәкбәр исә хатын белән сүзне мэр- Й сәдән башлап китү турында уйлап алды. Ул бетен күңеле белән бу 4 мул энергияле хатынның абайсызлыгын, моның нигезендә бернинди дә хыянәт ятмавын төшенә иде. Мондый очракта инде үзең белгән, үзеңнең кул астында байтак вакыт тырышып эшләгән кешегә ярдәм кулы сузмау вөҗдансызлыкның иң ямьсез бер чагылышы, аныңча.
Бераздан Эльвира коридор буйлап юыну бүлмәсенә таба узды. Ул зәңгәр ефәк халаттан, чәчләрен тараган иде. Галиәкбәр аны ачык ишектән күргәч, ничектер тынычланып китте. Димәк, көч калган әле хатында, тик Галиәкбәр генә аның өметләрен аклый алсын!
Бераздан Эльвира бөтенләй яңарган бер кыяфәттә профессор утырган бүлмәгә килеп керде. Ул беренче сүз итеп профессордан өйнең җыештырылмаган булуына гафу үтенде, аннан улына икенче бүлмәгә кереп торырга кушты. Ниһаять, алар икәү генә калдылар. Түгәрәк өстәл тирәсенә кара-каршы утырыштылар.
— Сүзне менә нәрсәдән башлыйбыз, Эльвира,— диде Галиәкбәр үзенә сорау белән текәлгән хатынга карап.— Без бүген үк сезнең белән өстәмә экспериментларның методикасын төзәргә тиеш.
Профессор, барысы да тик ул әйткәнчә булырга тиеш икәнлеген сиздерергә теләгәндәй, ике кулын да йодрыклап өстәлгә куйды.
— Юк, минем бернинди экспериментлар белән чуалырга исәбем юк. Мин хәзер гыйльми эш турында түгел, ә яшәргә кирәк микән дигән уйлар белән көн итәм,— диде Эльвира.
Профессор ак мыегы астыннан күренеп киткән ап ак протез тешләрен ялтыратып ирексездән елмая төште.
— Юкны сөйләмәгез, Эльвира акыллым,— диде ул.— Безгә хәзер сезнең белән бары эш турында гына уйланырга кирәк. Сез авыр чакларда хезмәттән дә көчлерәк табип юк икәнен беләсез бит!
— Бәлки шулайдыр. Ләкин андый прозаик нәрсәләр турында уйланырлык хәлдә түгел әле мин.
— Ә сез мин әйткәнне генә эшләгез, уйланмагыз. Ярдәм — миннән, дидем бит.
Эльвира профессорга ничектер сәерсенеп бераз карап торды да:
— Нигә сез минем өчен шулай борчыласыз? — диде.— Әйтерсең сез ниндидер җинаять ясаган кеше, әйтерсең минем фаҗигамдә сез гаепле. Барысы да үземнән. Шундый зур юләрлек эшләгәнмен икән, җәзасын да үзем күтәрергә тиеш. Кирәкми, борчылмагыз.
Профессор өстәлдә яткан йодрыкларын үзенә таба тартты, аның йөзе җитдиләнеп китте.
— Ә мин, Эльвира Хәкимовна, үземне әз генә дә гаепле санамыйм.
Нәкъ менә киресенчә, мин хезмәтегезне ярдәм йөзеннән тикшердем. Алыгыз әле зинһар кәгазь белән карандаш. Хәер, карандаш үземдә дә бар.
Эльвира сүлпән генә чыгып китте. Ул кәгазь эзләп, ни өчендер, артык озак йөрде. Шул арада Галиәкбәрнең хәтеренә узган көннәрдән бер вакыйга килеп китте. Кырык беренче елны булды бу хәл. Камалышта калган алты кешегә, шул җөмләдән Галиәкбәргә, дошман тарафыннан тар-мар ителгән полкның байрагын алып чыгарга туры килде. Бу төркемдәге алты кешенең икесе медик хатын-кыз иде. Калган дүрт ирнең икесе яралы, ә икесе әле генә пленнан качкан, анда алты тәүлек ач торган солдатлар иде. Гомумән бу төркемдәге кешеләрнең берсе дә үзебезнең якка исән-имин чыгарбыз дип уйламый иде. Юлсыз урыннардан, дошман гаскәрләреннән качып, ярым ялангач һәм ач килеш бару, күп дигәндә, биш көн дәвам итә алыр иде. Тик төркем биш көн дә, ун көн дә барды, һәм инде, өметне өзеп, аяктан калдык дигәндә, безнең разведкага очрап, байракны армия штабына тапшыру бәхетенә иреште. Бу булмастай эшне булдыру дигән сүз иде.
Кешенең мөмкинлекләре чиксез булуына Галиәкбәр шунда ышанды. Бу үз башыннан кичкән хәлләр турында ул соңыннан инде профессор булгач та күп тапкырлар уйланды — шаккатып, хәйран калып уйланды. Монда тәгаен кешеләргә көч-куәт бирүне шул, пуля тишкә- ләгән, тотып баручысы белән бергә җиргә күп тапкырлар авып төшкән, канга, туфракка буялып беткән кызыл байрак иде. Әйе, ул бер чүпрәк кисәге генә түгел иде, ул ниндидер зуррак, изгерәк символ иде. Солдат өчен намус бәрабәренә лаек бер нәрсә иде. Әгәр ул югалса, полк, бу егетләр-кызлар хезмәт иткән, иптәшләр белән дошманга каршы иңгә-иң торып сугышкан һәм бик күп дуслары шул полк җиңсен өчен сугыш кырында ятып калган полк таркалачак иде, ул яңадан торгызылырга, яңадан сугышларга кереп данлы җиңү юлларына кадәр барырга хокукын югалтачак иде. Әле Эльвира белән сүз барышында карт шул вакыйганы хәтерләп, ирексездән сугыштагы полк байрагы белән доцентның кулына эләккән диплом арасында бәйләнеш күрде. Эльвира бераздан кәгазь-карандашлар алып керде, әйберләрен Галиәкбәр алдына куеп утыргычына чүкте дә, тынып калды.
— Сез язасыз!—диде профессор кәгазь-каләмне аның алдына этеп.— Башта бергәләп уйлашыйк.
Доцентның хәрәкәтсез тик утыруын күргәч, Галиәкбәр:
— Мин сезне аңламыйм,— диде. — Әйтерсең сүз сезнең ниндидер хосуси эшегез турында бара. Алай булмый бит ул, акыллым. Карандаш алыгыз.
Эльвираның йөзендә җиңелчә елмаю чагылды. Ул, буйсынып, әйткәнне эшләде.
— Минемчә, безгә, бернигә дә карамастан, сынауларга керешергә кирәк. Мин карап чыктым, вивариумда1 буш читлекләр күп. Тик башта бәләкәй генә ремонт һәм дезинфекция уздырасы бар. Карамагансыз, анда тәртип бозылган.
Галиәкбәр уздырылырга тиешле сынау вариантларын аңлатты һәм, минем сүзләремне ничегрәк кабул итте бу дигәндәй сынап, хатынга карап алды. Эльвира исә картның хуҗаларча тәнбиһ ясавына йөзен чытмады, әйткәннәрен тыныч кына тыңлады. Гамьсезлектән идеме, әллә килешү аркасындамы — бу кадәресен Галиәкбәр аңлап бетермәде.
— Я, мин киңәш иткәннәрнең кайсысын уздырырга телисез? — диде ул.
Эльвира, өске иренен тешләп, кара күзләрен бер ноктага төбәде. Ниһаять, аның куе, калын, ләкин .ягымлы тавышы ишетелде:
Вивариум — тәҗрибәләр уздыру өчен асралган хайваннар абзары.
— Бары сезгә хөрмәт йөзеннән генә,— Диде ул.—Бары сезнен, олы башыгызны кече итеп, авыр вакытымда ярдәм кулы сузарга теләвегез өчен...
— Мин анысына да риза,— диде карт.— Мин сезне булдыра алганча киңәшләремнән мәхрүм итмәм. Анысына исәп тота аласыз.
— Рәхмәт. Ф
— Миңа моннан соң үземне өчкә бүләргә туры киләчәк. — Ул кош фабрикасында күптәнге хыялның эшкә ашу мөмкинлеген сөйләде. <
Әйе, икенчесе инде — Эльвира эше. Хәзер аны ташлап китү һич з тә мөмкин түгел. Ә өченчесе — аның күз нуры, бәләкәй сары песнә- u ге — Лианасы. Ул бичара бабасын сагынып беткәндер инде. Юньсез ♦ Сафура аның янына тагы бармагандыр әле. Үзенең онык-кызы янына * һаман барып чыга алмавына профессорның йөрәге әрнеп куйды. Иртән 3 самолеттан төшүгә ул өйгә кайтты. Ләкин Сафура өйдә юк иде инде. < Шуңа күрә Галиәкбәр Лиана турында берни дә белә алмады. Ә инсти- “• тутка барып кергәч, көндезге ашын кабарга да вакыт артмады. Уку < залында, вивариумда, Эльвираларда... ч
Сүлпәнрәк булса да эш башланды. Эльвира да әкренләп хәсрәт = миңрәүлегеннән айный башлагандай булды. Гүя ул Галиәкбәрнең үзен < түшәктән торгызуына мохтаҗ иде. Ләкин бер сәгать эшләгәннән сон. Галиәкбәр хәлсезләнә башлавын тойды, аның күз аллары караңгыланды, күңел болгатып башы әйләнергә кереште.
Берәр чынаяк чәйме, кофемы әзерли алмассызмы,— диде ул. ниһаять, хәленең артык начарлана башлавын тойгач.
Картның агарып киткән йөзен күрү белән. Эльвира чәчрәп урыныннан торды. Кухняга чыгып, термостагы кайнар суда кофе кайнатып алды, һәм кофейнигын, стаканнарын күтәреп йөгерә-атлый Галиәкбәр утырган зур бүлмәгә керде.
— Зинһар, гафу итегез, Галиәкбәр Хафизович. Тәмам чыгырымнан ычкынганмын икән.
— Зарар юк,— диде карт хәлсез бер елмаю белән,— сез түгел, мин үзем дә үз хәлемне тоймый калганмын. Иртә белән дә, самолетка утырганчы, юньләп ашамаган идем. Ашказаны асты бизе дә бераз...
Хатын йөгереп чыгып колбаса, атлан май һәм икмәк алып керде.
— Карагызсана,— диде хәйран калып.— Минем дә бүген авызыма валчык та капканым юк бит.— Ул көлеп җибәрде һәм кухнядан үзенә дә стакан алып чыкты.
Бер үк кичерешләр, хатынның табигый, нормаль хатыннарга хас кайгыртучанлык сыйфатларының Эльвирада сакланганлыгы аларны тагы да якынайтты. Якынайтты һәм башка хәсрәтләрне арткарак чигерде. Алар, ашап-эчкәннән соң. бөтенләй бирелеп, уздырылачак эксперимент планын корырга керештеләр. Галиәкбәр сынаулар методикасын үзе яза барды. Янында ышанычлы, тәҗрибәле кешенең булуын тою Эльвирага талгын бер рәхәтлек сулышы бөрки иде.
Алар экспериментлар турында байтак вакыт сөйләшеп утырдылар. Ниһаять, Галиәкбәргә китәр вакыт җитте. Аның әле бүген Лиана янына барып кайтасы да бар. Аннан өйгә дә соң кайтырга ярамый. Аяк асты тайгак, караңгы төшкәннән соң исерек хулиганнарның да очрау нхтнмалыи белә Галиәкбәр.
Ул Эльвира яныннан әйбәт эш башкарылганлыгыннан туган эчке канәгатьләнү хисләре белән китте. Вокзалга бара торган троллейбуска дәртләнеп утырды, вокзал буфетыннан күчтәнәч сатып алды һәм, поездга өлгереп, Лианасы янына китте. Квартирасына ул тәмам арыган- талган бер кыяфәттә кайтып керде.
Ишекне ачу белән бермәл берни дә аңгармыйча коридордагы хәрәкәткә каран торды. Саргылт чәчле ниндидер таза егет мышкылдый- мышкылдый коридор идәнен юа нде.
Ул Галиәкбәрне күрү белән аягүрә басты, терсәге белән генә битенә төшеп торган чәчен сыпырып кунды. Ул арада эчке бүлмәдән Сафура да килеп чыкты.
— Әти, таныш булыгыз, бу синең киявең Дмитрий Александрович,— диде ул елмаеп. — Без бүген генә язылышырга үтенеч бирдек.
17
Эгоист кеешнең тагы бер үзенчәлеге шуннан гыйбарәт — ул һәрбер \ңышсызлыгының сәбәбен тнрә-юненнән яки бүтәннәрдән эзли. Аның башына, бәлки мин үзем гаепледер, дигән уй беркайчан да килми. Галиәкбәр ничә ел инде Сафураны күзәтеп, ничәмә тапкыр инде аның менә шушы кагыйдә буенча яшәвен күрде. Фән өлкәсендәге кеше буларак, мөмкин булганча объектив рәвештә һәм салкын канлылык саклап, хәлне тикшерергә ,моңа җавап бирергә тырыша иде ул. Без кешенең җәмгыять законнарына буйсынмыйча, бары үз кәефенә генә карап яшәгәнен күрсәк, еш очракта аның мондый тәрбияне (я тәр- биясезлекне) кайдан һәм кайчан алуы турында уйлана башлыйбыз. Без кешенең барысы да бер дәрәҗәдә акыллы һәм бер үк дәрәҗәдә яхшы сыйфатларны күңеленә сеңдерә ала дигән караштан чыгып хөкем итәбез. Шундый анализга керешкәндә, Галиәкбәр дә күп тапкырлар шушы мәгълүм ысулларны кулланды. Мәгәр ниндидер абсурд нәтиҗәләргә генә китерә иде бу. Чөнки тәрбия нәкъ башкалардагыча. Сафураның әтисе дә. әнисе дә барлык гомерләрен, хезмәттән ямь табып, дәртләнеп, янып яшәделәр. Вак-төяк «тәлинкә-кашык шалтыраудан» башка әйтерлек җәнҗал дип аталган нәрсә бер генә дә булмады. Балалары турында, әз генә дә аермый кайгыртып, икесен дә яратып, җәмгыятькә файдалы кешеләр булып үссеннәр дип тәрбияләделәр һәм, әйтергә кирәк, Сафура бик зирәк, барлык яңалыкны бик тиз тотып алучан булып үсте. Хәер, аны мәктәбендә артыграк мактадылар булса кирәк. Ләкин сәләт — укуга, фәнгә булган сәләт, әхлакый гариплеккә китерергә тиешмени?
Сафураның бәлки үз-үзенә артык ышануы — ни өчен шул кадәр ышанадыр?—озак-озын уйлап тормыйча, тиз генә катгый карар кабул итәргә ашыгуы, һәм шуның аркасында бик еш ялгышуы, ә инде ялгышканнан соң, бу ялгышуында кемнедер гаепләп, үзен судан пакь, сөттән ак итеп калдырырга тырышуы нидән килә соң? Бәлки акылсызлыктыр? Бәлки үз-үзен артык ■сөюдән киләдер? Ә бәлки кешеләргә артык югарыдан торып карау аркасындадыр? Алай дигәндә, кайдан килгән аңа бу гадәтләр, өйдә, иәсел-нәсептә булмаган эгоизм?
Галиәкбәр уйлап-уйлап та мондый хәлнең очына һич чыга алмый иде. Аптырагач, ул бәлки моңа безнең тормышның социаль шартлары сәбәптер, без бит кешене яшьтән үк горур булыгыз, принципиаль булыгыз, дошманнар белән Олег Кошевой кебек күкрәк киереп, башны югары тотып сөйләшегез, дип өйрәтәбез. Бәлки кайбер акылга зәгыйфьрәк кешеләр бу асылда бик дөрес тәрбияне я үзләренә кирәкле уңай рәвештә, я булмаса ялгыш аңлап эш итәләрдер. Аларның үз-үзен генә күперенке сөю тойгысы, үзен йон уңаена гына сыйпап тормаган һәр кешене җан дошманы итеп күрсәтә торгандыр? Юк! Галиәкбәрнең мондый гоман белән дә килешәсе килми иде. Аның моңарчы йөзләгән, хәтта әллә ничә мең студент белән аралашканы булмадымыни! Сафура кебек сансызлар әллә нигә бер генә күренеп китә иде бит.
Ахырда ул, мәктәп һәм гаиләдән гаеп таба алмагач, Сафураның бакчага йөргән чагыннан ук аралашкан тар даирәсеннән гаеп табарга тырышты. Аның күзәтүенчә, кайчагында мәктәп һәм гаиләдән дә күбрәк балага дуслары, ахирәтләре йогынты ясый. Дуслык төшенчәсен
балаларча беркатлы, ялгыш аңлау аркасында, бу ялган дуслык Шәрәфенә баланың коточкыч җинаятьләр ясау юлына басу мөмкинлеген, дөреслектән бөтенләй читкә тайпылып китүен Галиәкбәр белми түгел. Сафура рус мәктәбендә укыды. Аның барлык иптәшләре руслар яки руслашкан вак милләт вәкилләре иде. Әйе, руслар арасында да, һәрбер милләт кешесе арасындагыдай, милләтчелек чиреннән котылмаган ♦ гаиләләр дә юк түгел әле. Андыйлар башка милләт кешеләренә түбән- > сетеп карыйлар. Алар өчен иң кадерлесе һәм иң камил булганы ул — = үз милләттәше генә. Кем белә, бәлки Сафурага әнә шундый зарарлы 3 чир йоктырганнардыр? Ләкин мондый хәлнең дә булуы бик шөбһәле ф иде. Чөнки безнең бөтен юнәлеш һәм тәрбия халыкларның бөек дуслыгын булдыруга юнәлгән бит. Интернационализм безнең яшәешебезнең иң мөһим терәге түгелмени? Шулай булгач, күзе сукыр булмаган һәркем бу бөек могҗизанә кыяны күрми уза алмый.
Галиәкбәр Сафураның кыланышларын күрә, ачына, ләкин, йөрәге сыкрап авыртса да, иң беренче чиратта кызы ясаган авыр күңел яралары аркасында түгел, ә аны, Сафураны, кызганып авырта иде. Нәрсә көтә бу ахмак кызны? Ул бит көннәрдән бер көнне ялгызлыкта калачак. Барлык кеше аннан йөз чөерәчәк. Ул чак бәлки үзенең холкын үзгәртергә дә керешер ул, ләкин инде соң булыр. Шагыйрь әйтмешли, картаеп каткач буыннар эш белү уңайсыз ул!
Кыскасы, Галиәкбәр үзенең анализлары бернинди дә нәтиҗә бирмәвен генә аңлый нде. Кеше табигате ул чеби түгел. Аның психологиясен дә тикшереп белүче юк, бары белеп була, дип уйлаучылар гына бар.
Сафураның әле генә картка мәгълүм булган капылт кияүгә чыгу вакыйгасы, Галиәкбәр фикеренчә, кызының тискәре якларын ахырына- ча ачып күрсәткән күңелсез бер күренеш. Сафураның бу егет белән әле күптән түгел генә танышуы карт өчен билгеле иде. Инде, ныклап та- нышмастан, тот та шуңа кияүгә чык, имеш. Бусы нәкъ Сафурача. Кызының әтисенә һич югында, киңәш рәвешендә мөрәҗәгать итмәве үзе үк картны санга сукмауның ачык бер үрнәге түгелмени?
Сафура, иренең Галиәкбәр белән исәнләшүен ишетеп коридорга чыккач, һәм әтисенә үзләренең кушылуын әйткәч, Галиәкбәр, ни әйтергә дә белмәстән, бер мизгел аптырап торды. Бары йөрәгенең кинәт кысылып авыртуын һәм җанының тонык әрнүен генә тойды. Ниһаять, акылын җыеп.
— Ничек шулай уйламаганда-нитмәгәндә, капылт кына? — диде.
Сафура әтисенә бу хәбәрне рус телендә әйткән иде. Карт аңардан әле татар телендә сорады, һәм, күрәсең, бу Сафурага ошап җитмәде, ул әтисен шундук кисәтеп куюны кирәк тапты. Ничектер рәнҗеп елмайган хәлдә:
— Әти, онытма, без өчәү хәзер,— диде. Киявең синең рус кешесе, татарча белми. Шуңа күрә, моннан соң аның алдында русча гына сөйләшик.
— Ярый, мин рус телендә дә сөйләшә алам,— диде Галиәкбәр русча итеп.— Шулай да ник алай ашыктыгыз?
— Бу эштә мин гаепле инде,— диде Дмитрий бераз сагаеп, ләкин шулай да елмая төшеп,— Язылышуны мин ашыктырдым.
— Хәерле булсын,— диде Галиәкбәр, өс киемнәрен салып элгәч, үз бүлмәсенә оекчан гына узып. Чөнки аның өй башмакларын кияү кигән нде.
Бүлмә тагы Галиәкбәр киткәндәгечә түгел иде. Күрәсең, кемдер аның ятагыннан файдаланган. Галиәкбәр өстәле янына агач кәнәфигә утырды да маңгаен учына салды. Кәеф китебрәк тора бит. Ахры, артыграк арылгандыр. Профессор, барысын да онытып, бөтен зиһенен бергә җыярга тырышты. Ул да булса — иртәгә эшләнәсе эшләр. Казанга кайтудан файдаланып трестка керергә, андагы начальство белән
АТИЛЛА РАСИХ
кош фабрикасында уздырылырга тиешле сынаулар турында җитди рәвештә сөйләшергә кирәк. Әйткән сүзләреннән кайтмаганнармы, карт ныклап эшкә керешсә, ярдәм нинди булыр?
Ул директор кабинетындагы киңәшмәдә тиешле дәлилләрнең барын да әйтеп өлгермәде, соңыннан гына кешеләрне тәмам ышандырырлык, бик шәп гыйльми фактларның телгә алынмый калганын абайлады. Менә хәзер инде барын да җиткерергә кирәк. Хәзер өстәвенә аның үзе уздырган эксперимент нәтиҗәләре дә кул астында. Ул кинәт дәртләнеп, кәефсезлеген дә тәмам онытып, үз шкафында саклана торган папкаларына чумды. Шактый вакыт казынып кирәкле папканы тапкач, ул ниндидер эчке канәгатьләнү, хәтта куану тойгылары кичерде. Папканы ипләп өстәленә салып, аның эчендәге кәгазьләрне, андагы гади графит карандаш белән язылган цифрларны карый, тикшерә башлады. Бу минутта ул үзен, нәкъ элеккечә, институтта янып эшләгән көннәрендәгечә, бәхетле итеп тойды.
Кинәт ишек ачылып китте. Бүлмәгә бер-бер артлы Сафура белән Дмитрий килеп керделәр. Аларның елмайган йөзләренә карап, картның күңеле яңадан бүгенге көнгә әйләнеп кайтты, башына корт иледәй уйлар көтүе кереп тулды, ул кызына, киявенә әйтәсе сүзләрен хәтерләде. Ләкин тәнбиһтән башланган сүзне Сафура үзе әйтеп өлгерде.
— Әти, бәлки син безне тормыш башлавыбыз белән тәбрик итәрсең?
. Карт аларга урындыклар күрсәтеп утырырга кушты.
— Чын күңелдән котлыйм, тормышыгыз бәхетле булсын, — диде.
Дмитрий рәхмәт әйтеп баш иде, Сафура исә тирән итеп бөтен тулы күкрәге белән сулап куйды. Ниндидер авыр бер тынлык булып алды. Әйтерсең бу күңелсезлекне Галиәкбәр генә төзәтергә тиеш иде, ул түзмичә сорады:
— Тормышыгызны ничек оештырмакчы буласыз соң?—диде.— Лиана мәсьәләсе турында уйладыгызмы? Мин бүген аның янында булдым, син, Сафура, бармагансың икән. Әйтүләренә караганда, кияү генә булган, ахры, гафу итегез, исемегезне белмим.
* — Митя,—дип куйды егет, матур ак тешләрен балкытып. Кияүнең әйткәне картның күңеленә барып җиткәнче үк тагы Сафура сүз башлады.
— Безнең әле, әти, чираттагы эшләр җитәрлек. Лиана һәм синең турыда уйларга өлгермәдек,— диде.
Галиәкбәр буынтыклы ак, зур кулларын җәеп алды.
— Соң, эш нндә?
— Эш шунда, әти, без кечкенә генә булса да туй мәҗлесе уздырырга тиештер бит?
— Әлбәттә. Уздырыгыз.
— О, уздырыгыз! Аңа бит акча кирәк.
Галиәкбәрнең акчасы юк иде. Эшләгән чагында саклык кассасына сала барганы күптән бетте. Аларның иң зур өлешен шул ук Сафураның беренче туена тотты карт, аннан калганы Мәгъмүрә җеназасында төгәлләнде. Хәзер исә профессор айлык пенсиягә генә яши.
— Миндә акча юк бит, кызым,— диде Галиәкбәр. Ул чнслолыкка карап алды да аның битләрен ертып бүгенге көнгә килеп җитте.
— Әле пенсия дә тиз генә килмәячәк.
Сафура күңелсезләнеп, нәкъ бала чагындагыча, аскы иренен бүлтәйтеп турсая башлады.
— Синең шул булыр инде,— диде татарча,— гомергә мине кактың.— Кинәт ул гасабиланып урыныннан купты, тавышына хуҗа була алмастан, ачу белән: — Нинди ата син, шундый вакытта да ярдәм итә алмагач?!—Ә иренә русча дәште:—Киттек, Дима. Биредә кешечә сөйләшеп буламыни!
Бу дуамаллык билгеле бер максат белән ясалган иде. Галиәкбәр, узган тәҗрибәсеннән чыгып, тиз аңлады. Хәзер әтисе, тукта, кызым, шашма, уйлашыйк, бәлки берәр җаен табарбыз, дип әйтергә тиеш иде. Ләкин карт бу юлы бер сүз дә дәшмәде. Чөнки аның, чыннан да, акчасы юк иде. Ә кемнән булса да бурычка алып торырга ул бөтенләй) теләмәде. ф
Ул яшьләрнең кергәндәгечә бер-бер артлы чыгып китүләрен мөмкин кадәр тыныч булырга тырышып, дәшмичә генә күзәтеп калды. Үзеңне < кулда тотарга никадәр генә тырышма, Сафураның тотнаксызлыгы з карт йөрәккә барыбер кан саудыра иде. Галиәкбәр шактый озак вакыт J үзенең язуларына кереп китә алмыйча азапланды. Кинәт аның башы ♦ чәнчешеп авырта башлады, ул тагы үзен нәкъ баягыча кәефсез итеп * сизде. Дарулар куелган секретер шкафыннан аскофен алып капты, ® аны өстәлдә торган шактый искергән, тәм кереп бозылган су белән < йотты, аннан диван-караватын көч-хәл белән ачып, баш очына колак “• мендәре салды да сузылып шунда ятты. *
«Эшлисе эшләр», — дип куйды ул тавышланып. Тик уйларын туп- ң лый алмады, күз алдына Сафураның төксе йөзе килеп басты. Аннан = котылыр өчен Галиәкбәр тавышын тагы да күтәрә төшеп. «Эшлисе < эшлә-әр!» — дип кабатлады. Күз алдында әле бүген үзен күреп чиксез шатланган Лиана җанланды. Ләкин бу шатлыкны аның әнисе турындагы рәнҗеп әйткән сүзләре тагы юкка чыгардылар. Бала зурларча авыр көрсенеп: «Әнием килми дә килми, ә башкаларның әниләре генә түгел, әтиләре дә килә», — дигән иде. Сабыйның бу сүзләре картның йөрәген шул вакытта ук каты тырнап авырттырган нде. Бу юлы ул тагы да тирәнрәк яра ясады. Әмма Галиәкбәр бирешмәскә тырышты. Тагы иреннәрен җиңелчә хәрәкәтләндереп уй-хисләрне кирәкле юлга юнәлтергә тиешле дпул ук сүзләрне кабатлады. Аның күз алдында хәзер Әлфия, аның яшьләнгән күзләре, хәсрәтле йөзе тора. Карт авыр хәрәкәтләнеп креслосына утырды, җыерчыклы зәңгәр кан тамырлары беленеп торган киң маңгаен учы белән каплады.
Юк, болан үз сырхавын тыңлап озак утыра торганнардан түгел иде ул. Ул яңадан башын югары күтәрде, аягүрә баскан килеш хатынының стенадагы портретына текәлде. Мәгъмүрә көлемсерәп, матур кара күзләрен тутырып карт иренә караган нде.
— Я, нишлибез, Мәгъмүрәжан?— диде Галиәкбәр. Шунда ук куркынып күзләренә яшь тулганын тойды. 10-ук, болай барып чыкмый. Булмаганны. Юк, юк, инде бирешә үк башладыңмыни, карт солдат? Барып чыкмый, бу сиңа килешми, әфәндем. Син үз гомереңдә хәсрәт елгаларының болайракларып аркыладың, сиңа балавыз сыгып, мәлҗерәп тору гомумән килешми. Ул яшь аша елмаеп яшь һәм гүзәл хатынына текәлде.
— Шулай бит, Мәгъмүрә? Әйт, шулай диген!
Чыннан да, портрет телгә килгәндәй булды. Ул, шулай җаным, шулай бәгырем, шулай кадерле картым, диде кебек.
— Менә шуның белән вәссәләм, без эш турында кайгырта башлыйбыз! — Ул папкасын яңадан ачты, андагы чиксез күп саннар белән чуарланган таблицаларга чумды.
Тиешле материалын барлаганнан сон. Галиәкбәр булачак эшкә рәсми төс бирү өчен трест башлыгына аңлатма-үтенеч язарга дип язу машинасын өстәленә куйды. Ярый, бәхеткә каршы. Сафура ана кул тидермәгән, бу юлы аның бер җирен дә ватмаган нде.
Эшләре төгәлләнгәндә карт тәмам тынычланган, булачак хезмәт ләззәтен алдан ук тоеп, гадәттәге халәтенә кайткан нде. Ул урын җәеп ятагына сузылды. Кулына үзе өйдә булмаган арада килгән почтаны алды. Ә иртәгесен ул һава сулап кайту өчен, тимер юл буендагы агачлыкка юнәлде. Карт биләмнән әйләнеп кайтканда, яшьләр эшкә киткән
иде инде. Галиәкбәр каты итеп чәй кайнатты да иркенләп кухня өстәле янына утырды. Аннары, эш көне башланырга ярты сәгать кала, трестка китте.
Алай да алданрак барылган иде. Коридорда трест башлыкларын көтеп утырган арада Галиәкбәр ашыга-ашыга йаскычтан Фәрит белән кош фабрикасының директоры менгәнен күрде. Ашыгыч рәвештә чакыртылып автомобильдә килгән таныш йөзләрне күрү карт өчен сәер дә, күңелле дә иде.
18
Фәрит профессор белән нинди генә киеренке мөнәсәбәттә булмасын, аны трест идарәсендә очратуына шат иде.
Кичә директор кабинетында шактый кайнар бәхәс булып алды. Гатауллин Фәритне, әле яңа гына аңгаргандай булып, узган киңәшмәдәге принципсызлыгы өчен тирги башлады. Директорның әйтүенә караганда, әгәр алар хәзергә һич кирәге булмаган экспериментлар уздыра башласалар, фабрика трест күләмендә бөтенләй артка калачак, план тулмаячак, премияләр бетәчәк, бу исә, үз чиратында, болай да сыйпау, иркәләү аркасында гына фабрикадан китми эшләүчеләрнең гайрәтен чигерәчәк, тагы да начаррак хезмәт итүләренә китерәчәк. Әле белмәссең, бәлки күпләрнең китүенә кадәр үк барып җитәр эш. һәм менә шундый бервакытта баш зоотехник, фабриканың иң көчле терәге саналырга тиешле кеше, аны-моны уйламыйча, профессорга ярарга тырышып производствога күрәләтә аяк чалырга чамалый. Фәрит агарынып китте.
— Ничек инде ул аяк чалырга? Аңламыйм, аңламыйм.
— Син аңламасаң, Фәрит Зарипович, мин бик шәп аңлыйм. Синең профессор кызы белән якын мөнәсәбәттә икәнлегең миңа мәгълүм. Син үзеңнең мәнфәгатең өчен производство интересларын корбан итүгә барасың. Так не пойдет, агайне. Без дә не лыком шиты. Барысы да бик ачык күренеп тора, чөнки ак җеп белән ямалган.
Фәрит тетрәнеп, үзе дә тоймастан, урыныннан купты.
— Бу нинди сүз тагы? Сез бит безнең Әлфия Галиәкберовна белән нинди мөнәсәбәттә икәнлегебезне бөтенләй белмисез. Ә инде...
Ул әйтер сүзен йотып калды, башына яңа бер фикер килеп директорга текәлде.
— Эшләр болайга киткәч, безнең бәхәсне трест кына хәл итә ала. Чөнки сез җитди мәсьәләне демагогия белән алыштырмакчы буласыз.
Фәрит фикеренчә, профессор ысулынча уздырылырга тиешле сынау-ларның кирәклеге бәхәссез иде. Барысы да көн кебек ачык: производстводагы эш технологиясе бер генә минутка да тоткарланып, катып калмаячак. Чөнки торгынлык безнең көннәрдә үлемгә бәрабәр. Фәритнең ачуын китергәне тагы шул булды, әгәр шәхси интересларны күзәтеп эш иткән булса, ул Гатауллин әйткәннәрнең нәкъ киресен эшләр иде бит. Бар икән әле дөньяда акны кара итеп күрүчеләр, җен алгыры!
Ләкин директор бирешергә теләми иде. Ул трест сүзе чыккач кына, җиңел сулагандай булды.
— Бик дөрес, — диде. — Нәкъ мин теләгәнчә әйттең. Шулай да теге вакытта профессорга тәлинкә тоту булды.
Ул шул ук минутта селектор төймәләрен басып Казанны сорады.
Телефон көткән арада Фәрит эшне Гатауллинга ипләп кенә аңлатырга тырышты. Ул булдыра алганча дәлилләп, аның бик мөһим икәнлеген, әгәр уңышка ирешелсә фабриканың даны гына артачагын сөйләде.
— Әйе, шулай ул. Тик бер «мәгәр» бар. Әгәр дә мәгәр уңышлы чыкса! Лаборатория шартларында бик кыю эшләр башкарырга була ул. Ә производствода юк. Уңышсызлык монда бик кыйммәткә төшә.— Га-
тауллин кул кырыен муен тамырына тидереп куйды. — Менә монда төшә ул.
Әлбәттә, ул да үзенчә хаклы иде. Ләкин бу хаклылык, Фәрит фикеремчә, перспективаны, киләчәкне күздә тотмаган хәлдә генә дөрес иде. Аннан профессорның институтта уздырган сынаулары мәгълүм бит. Инде килеп фабрикада уздырылып ята торган сынаулар шулай ук ♦ уңай нәтиҗәләр вәгъдә итмимени?! $
Фәрит, инандырырга тырышып, тагы шуларны сөйләп китте. Ләкин = Гатауллинның күзләре һаман өметсез, хәтта ничектер мыскыллы ка- 3 рыйлар иде. Фәрит, никадәр тырышмасын, бу такыр башлы, тупас < йөзле, ләкин үз сүзен уздыру өчен көрәшә белә торган карт төлкене әз х генә дә ышандыра алмады. Теге киноларда күрсәтелә торган консер- х ваторның нәкъ үзе инде син, дип өметсезләнеп уйлап куйды Фәрит.
Фәрит, ашыгыч эшләрен хәтерләп, кабинеттан территориягә чыккан о. иде. Эш көне азагында гына директор аны селектор аша өченче корпус- < тан табып Казанның аларны ашыгыч рәвештә иртәгә иртүк чакыртканлыгын әйтте. Күрәсең, чакыру әлеге бәхәс буенча гына түгел иде, чөн- 5 ки директор беренче кварталның производство күрсәткечләрен дә әзер- н ләп, иртәнге бишкә конторага килергә боерды.
Әйе, әле трестка килеп җитү белән Фәрит профессорны очратуына бик шат иде. Гатауллин исә моны артык өнәмәде, шулай да сер сынатмады, Галиәкбәр белән якын дусларча исәнләште.
Алар трест башлыгы кабинетына өчәү керделәр. Зур башлы, агара башлаган, ләкин дулкынланып торган куе чәчле баш кеше кунакларны салкын бер тынычлык белән каршы алды. Башта сүз бары производство күрсәткечләре турында гына барды.
— Без барганда, әле материал тупланмаган дип, сез бездән дөресен яшердегез, — диде ул, — ә бит сезнең план катастрофик бер хәлдә.
Ул директорны да, Фәритне дә кулындагы кәгазьләрдәге күрсәткечләргә карап шактый кыздырды. Срок куеп шушы арада ук үзгәреш булырга тиешлеген таләп итте, бер генә дә объектив сәбәпне нигезле дип тапмыйча, мәсьәләне, кем әйтмешли, кабыргасы белән куйды. Ниһаять, сүз әлеге бәхәскә килеп җитте.
— Сез нәрсә анда? — диде баш. — Сөйләшенде бит инде, ник юкны бушка әйләндереп вакыт уздырып йөрисез?
Сүзне Гатауллин алды. Ул фабриканың соңгы вакытта авыр көннәр кичерүеннән оста рәвештә файдаланып, инде өстәвенә бу дуамалланып башланачак сынаулар бөтенләй безне артка ташлаячак дигән фикерне алга сөрде. Чыннан да, аның дәлилләре бик ныклы, нигезле яңгырый иде. Логика эксперименталь эшләр алдынгы производствода уздырылырга тиешлеге турында сөйли иде. Глушко икеләнә калды. Ләкин шунда ук профессор сүз алды һәм уздырылачак сынауларның нәкъ менә шундый чакны ярдәм итәчәген исбат итәргә кереште. Ул трест башлыгыннан бер нәрсә генә үтенде, ул да булса сыйфатлы комбиазык һәм тиешле җиһаз-дербия мәсьәләсендә ярдәм күрсәтелсен, ягъни фаб-рикада бик җитди эш барганлыгы һәм бу бер фабрика өчен генә түгел, ә гомумән бөтен трест, хәтта республика өчен бик мөһим нәрсә икәнлеге онытылмасын иде. Бу сүзләр Гатауллннга да ошап китте. Ул үзенең баштагы уйларыннан кайтып, профессорның соңгы таләпләренә ябышты. Ачыктан-ачык, ультиматум рәвешендә, шундый-шундый шартлар тудырылган очракта гына, сынау эшләренә ход бирергә була дип куйды. Галиәкбәргә дә. Фәриткә дә хәзергә шул җиткән иде. Алар- ның трест башлыгына мөрәҗәгать итүләре бушка китмәде.
Глушко каршылык күрсәтмәде, без биредә уйлашырбыз, ә сез фабрикага кайту белән мөмкннлекләрегездән файдаланып, профессор методлары буенча тәҗрибәләр уздыруга хәзерләнә башлагыз, диде. Бусы инде нәкъ максатча булып чыкты.
Галиәкбәрне кош фабрикасына машинада алып кайтырга булдылар. Әле Гатауллинның Казанда берничә җиргә керәсе бар икән. Юлга чыгуны көндезге сәгать икегә калдырып, таралыштылар.
Фәритнең дә Казанда эшләре юк түгел иде. Ул, вакыт булуыннан файдаланып, мелькомбинат каршындагы комбиазык заводына юл тотты. Аннан — ит комбинатына. Беренчесенә өстәмә комбиазык булмасмы дигән максат илтсә, икенчесенә бройлерлар өчен бик кирәкле һәм, бә- хетсезлеккә каршы, һәр вакыт җитешми теңкәгә тигән техник май алып булмасмы дигән теләк илтте. Тик зоотехникның юлы уңмады, ул ниләр генә вәгъдә итеп карамасын, берни дә майтармады, чөнки Казан тирәсендәге кош фабрикаларыннан берни дә калмый, алар да май, витамин, хәтта пычкы чүбе төткәзә алмый аптырыйлар икән.
Фәрит Бауман урамындагы татар ашлары йортына кереп бер стопка аракы эчеп, әбәт ашауга сәгать ике дә тулды. Гатауллин машинасы нәкъ икегә профессорны алып шул йорт янына килергә тиеш иде. Әнә ул шунда килеп тукталган да. Фәрит, арткы урында утырган Галиәкбәрне күреп, кайтасы юлның үзе өчен шактый авыр булачагын аңлады. Әлфия мәсьәләсенә генә кагылмасын иде карт дигән теләк аның күңелендә шунда ук урын алды.
Алар озын, ялыктыргыч юлга чыгып киттеләр. Әйтерсең сүз куешканнар, алар юл буена эшкә һәм Әлфиягә бөтенләй бәйләнеше булмаган әйберләр турында гына сөйләштеләр. Бераздан Фәритнең дә күңеле ачылып китте. Ул да сүзгә катышты. Үзе белгән берничә кызык анекдот сөйләп алды. Тик шулай да кызык әйберләрне Гатауллин барысыннан да күбрәк белә иде. Фәрит менә ничә тапкыр инде директорның юлдашы сыйфатында бара. Директор бер генә тапкыр да үзен кабатламас. бер генә тапкыр да кысыр мәзәк сөйләмәс, ни сөйләсә дә тапкырлык тулып ташкай булыр. Була бит шундый кешеләр! Фәрит дирек-торының хәтер байлыгына юл чыккан саен гаҗәпләнә иде. Күрәсең, бу үзенә күрә бер төрле сәләттер инде!
Әйтергә кирәк, Галиәкбәр дә бик күп кызыклы нәрсәләр белә икән. Ләкин аның сөйләгәннәре үзе күргән я ишеткән, һәрхәлдә, булган вакыйгалар. Ә анектодлары исә аның Гатауллинныкы кебек түгел, әдәпле, интеллигентныкылар.
Кызыклы әңгәмә барганда, юл артык ялыктырмады. Алар фабрика поселогына килеп кергәндә караңгы төшкән иде инде. Кәкре койрыклар директор машинасы дип тормады, юлчыларны усал һау-һаулап каршы алдылар. Башта директор үзенең аерым коттеджы янында, аннары профессор кызы яшәгән ике катлы өй алдында, селикат кирпечтән салынган шундый ук стандарт өй турысында Фәрит төшеп калды.
Баскычтан менешли үк Фәрит, гадәтенчә, почта әрҗәсен ачып газеталар алды. Кинәт таш идәнгә бер конверт төшеп китте. Хатны кулына алгач, Фәһимәдән икәнен белү белән Фәритнең йөрәген ниндидер салкын елан урап алгандай булды. Ул баскычтан менә алмас хәлдә тукталып торды. Ләкин кызыксыну, син инде үзенчә яшә дигән сүз булыр бәлки, дип өмет итү, аңа яңадан көч бирде. Ул аулак, шыксыз бүлмәсенә кереп ут кабызды. Өс киемен салудан элек конвертны ертып хатны ачты. Игътибар итте: Фәритнең куллары калтырый иде. Тагы шуңа игътибар итте — хатыны Фәритнең исемен, күрәсең, язарга лаек-лы тапмыйчадыр, хатын «син» дип башлаган иде.
«Син, — дип язган ул, — үз рәхәтең өчен балаларыңны минем өскә ташлап, ничәмә ай миннән качып йөрдең. Әгәр әткәй барып сине җинаятең өстендә тотмаган булса, әле дә рәхәтләнеп буйдак егетләрчә йөрер идең. Ләкин көн дә бәйрәм, көн дә туй булмый шул, хыянәтләр өчен бер көн җавап та бирергә туры килә. Озын сүзнең кыскасы шул— балаларымнан котылдым дип уйлама, мин аларның икесен дә уку елы бетү белән сиңа илтеп куям. Аның белән генә чикләнмәячәкмен, мин
эшли торган җирендәге бөтен иптәшләрең һәм дамаларың алдында бураныңны уйнатып сине мәсхәрәгә калдырачакмын. Снн әле. егеткәем, ефәк кебек булачаксың, чөнки барлык хокуклар минем якта, закон сине түгел, мине яклаячак. Менә шул. Өстәп шунысын да әйтим, синең пычрак җинаятьчеллегең аркасында хәзер әниең үлем түшәгендә ята. Үлә-нитә калса әтиең хәбәр итәр. ♦
Р. S. Акчаны бик аз җибәргәнсең. Алай гына булырга тиеш түгел. Балалар ризыгына керәсең икән, суд аша алырбыз. Бөтен район хал- = кы минем яклы. Барлык таныш-белеш синең кабахәт кеше икәнлегеңне белде, барысы да аптырый». ♦
19
Истерик тонда язылган дорфа хат Фәритне бөтенләй чыгырыннан - чыгарды. Аның өчен хәзер барыннан да авыррагы үзенең хатыны та- < рафыннан хәкарәтләнүе иде. Ни өчен мещанкалар юллары аерылган “ ирләрен шулай кан дошманы итеп күрә башлыйлар икән? Димәк, ярат- 2 маса яратмасын, тик минем янымнан китмәсен. Димәк, аның өчен ба- •- рыннан да мөһимрәге үзен яратмаган кешенең бәхетен кисү, аңа үз < тиңен эзләргә юл бирмәү. Мине яратмагансың икән, син дә яратканың белән кавышма! Ни өчен бу гаделсезлек фаш ителми. Монда бит ярату түгел, кешегә булган гади хөрмәт тә юк.
Фәрит, бүлмә буенча әрле-бирле йөренгәләп, шулай уйланды Ут бик ачыккан булса да, бернәрсә капмыйча, кая барып сугылырга белмичә, ниһаять, телевизорны кабызды. Ләкин экранда күрсәтелгән нәрсәләр белән мавыгырга никадәр генә теләмәсен, ул аны булдыра алмады, аның уйлары һаман хатынының рәхимсезлегенә кайтып кала иде. Бераздан ул телевизор экраны каршында күзләрен чытырдатып йомган килеш, башын түбән иеп, бернинди хәрәкәтсез утыра башлады. Аның бөтен тирә-юнен караңгы диварлар урап алган кебек иде. Ул Казанда, трест идарәсендә профессор белән үзенең максаты башлыклар тара-фыннан хуплангач, барысын да онытып, ниндидер күңел көрлеге кичерә башлаган иде бит. Хәзер исә барысы да җимерелде, хәтта алда торган мавыктыргыч эшләр дә аны кызыксындырмый башлады.
Бераздан аңарда үзенең кайгы-хәсрәтләрен кемгәдер сөйләү теләге көйри башлады. Ләкин андый кеше юк иде. Хәлбуки башта ук Әлфиягә ул чынбарлыкны яшерми сөйләгән булса, бәлки хәзер янында ышанычлы, авыр чакларында кайгысын уртаклашырлык кешесе — гүзәл, акыллы Әлфиясе булыр иде. һай, һай, һай! Бик зур ялгышлык эшләде, үзен өзелеп сөйгән гөнаһсыз кызны алдап бик нык рәнҗетте шул.
Фәрит һаман әле күзләрен йомган килеш утырды. «Инде нишләргә?» Юк, хәзер өйдә япа-ялгыз калу мөмкин түгел иде. Ул урыныннан торып телевизорны сүндерде. Өйдә хәзер әледән-әле суыткыч гөрләвеннән башка бернинди дә тавыш юк. Фәрит карават янындагы тумбочкада торган кара пластмасса телефон аппараты янына иелде дә телефон номерлары язылган юка дәфтәрчекне актара башлады. Аның исәбе хәзер күңеле яткан берәр кешегә шалтыратып, аңа барып чыгу, әгәр мөмкин булса, шунда үзе теләгән кадәр утырып кайту, үзен тәмам буа башлаган һәм озакламый аяктан егачак хәсрәтләрен җиңеләйтергә, һич югында, аны онытып торырга тырышу иде.
Әбүнә дәфтәрчегенең битләре берәм-берәм ачылды, ләкин эч сереңне ачып, туарылып сөйләшерлек бер генә исем чыкмады. Фәрит дәфтәрне яңа баштан актара башлады. Кешеләрнең кайберсе үзеннән өстен баскычта торучылар, кайберләре аңа буйсынырга тиеш кешеләр. Алар белән мөнәсәбәттә билгеле бер аралык сакланырга тиеш. Ә инде бер үк баскычтагылары исә Фәритнең күңеленә ятмый, я кеше күңеле белән беркайчан да исәпләшмәүчеләр.
Фәрит ирексездән: «Менә кайчан ул чын дус кирәк була икән,— дип уйлап куйды. — Әйе, шатлыкны ялгыз, үзеңә генә дә кичерергә мөмкин, ләкин хәсрәт килгәндә, яныңда якын кешең булырга тиеш икәнэ.
Әйе, өйдә япа-ялгыз калып булмый иде. Фәрит киенде дә өйдән чыгып фабрикага юнәлде. Белә ул, бу вакытны корпуслар бикләнгән, анда утлар сүндерелгән була, барлык хан иясе рәхәт-тнрән йокыда. Ләкин шулай да фабрикада дежур торучылар бар. Алар әледән-әле корпуслар тирәсеннән әйләнәләр, кайберләренә шыпырт кына кереп тә чыккалый- лар. Ә гомумән дежур торучылар беренче корпуста була. Фәрит контроль капка аша узды да туп-туры шунда юнәлде.
Фабрика территориясендә тирән тынлык иде. Ара-тирә күз кысыш- калап янган электр фонарьлар һәм теге башта ялкау гына өрә башлаган таныш этләр генә биредә тормыш барлыгын сиздереп куялар. Корпуска якынлашарак Фәрит янына төрле яктан өч эт чабып килде. Аларның исәбе, бәлки бу төнге кунакны йолкып ташлау булгандыр, мәгәр исе бик таныш, үз кеше икәнлеге шунда ук сизелде булса кирәк, жан-фәрманга чабып килделәр дә өчесе бердән Фәрит тирәсендә кое- рыкларын хәтәр селки-селки сырпалана, баш белгечкә карата булган мәхәббәтләрен изһар итә башладылар. Фәрит этләргә өйдән берәр күчтәнәч алып чыкмавына үкенеп куйды. Берәм-берәм аларның башла-рыннан сыйпады, жылы сүзләр әйтте. Аннан үзенә өмет белән текәлгән этләрне нәүмизләндереп беренче корпуска кереп китте.
Бүген кемнең дежур торырга тиешлеген Фәрит бөтенләй оныткач иде. Операторлар өчен билгеләнгән бүлектә Рәмзине күргәч, ул бераз аптырап калды.
— Бүген сезнең чиратмыни? — диде ул. — Исәнлекме?
Рәмзи Фәритне күрү белән елмая башлады. Күрәсең, ул Еникеев- ның шулай төн уртасында килеп чыгасын күз алдына да китермәгән.
— Ни булды сезгә, рәхәтләнеп йокы симертәсе урында? — диде.
— Я. ничек соң, корпуслар тирәсеннән берәр тапкыр гына булса да әйләндеңме? Барысы да тәртиптәме?
Рәмзи, бу нинди хәл, әллә миңа ышанып бетермиме бу, шуңа күрә тикшереп йөрүеме, дип уйланды.
— Бер тапкыр гынамы сон? Өч тапкыр йөреп чыктым. Тынычлык.— Фәрит өстәл янындагы артсыз утыргычка чүкте, кесәсеннән сигарет чыгарып кабызды.
— Я ничек, КамАЗ бик сагындырмыймы?
Рәмзи сул кашын гына сикертеп куйды.
— Сагынсам, ул әллә кайда түгел ич! Автобус эһ дигәнче илтеп ташлый.
— Син анда бер барып кайттың булса кирәк?
Рәмзи, күңелле бер нәрсәне исенә төшергәндәй, күзләре белән генә үзалдына елмаеп куйды.
— Булды андый хәл, Фәрит Зарипович.
— Ничек соң, бергә эшләгән иптәшләреңне күрә алдыңмы?
— Ну. — диде Рәмзи бөтенләй ачылып. Ул хәзер Фәритнең үзе белән иркенләп сөйләшергә теләвен аңлый иде. — Общежитиедә булдым. Иптәшләр белән утырдым. Бераз сыйладылар.
— Анда синең берәр таныш кызың да калгандыр әле, — диде Фәрит шаяртып.
Рәмзи башта эре ак тешләрен ялтыратып елмайды, аннары Фәриткә сынаулы караш белән текәлеп торганнан соң:
— А как же. — дип куйды. — Миндә дә бит җан бар.
— Ә ул ничек карый соң синең безгә китеп баруыңа?
Рәмзи Сонясын күз алдына китерде, ничегрәк җавап бирергә белмичә уйланып торды. Аннан:
— Ә.—дип кул селтәде. — Андыйлар кайда да табыла ла ул!
Фәрит, жан азыгы эзләгәндәй, һаман гәпне куертырга тырышты.
— Әллә бездә дә берәрсен табып өлгердегезме?
Рәмзи җитдиләнеп кашларын җыерды.
— Бар ул, — диде, — тик сыйфат билгесе куелганнары бик атлыгып тормыйлар хәзергә.
— Нәрсә, үзең ОТКдан уз әле башта, диләрмени?
Фәрит бу теманың артык мантымаганын, егетнең бер дә бу турыда ачылып сөйләшергә теләмәвен аңлагач, сүз куертырлык яна тема эзли башлады.
— Шулайдыр инде, — дип куйды бераздан. — Син бит әле яңа кеше бездә. Ә бүлмәң ярыймы соң?
— Ну!
Бу соңгы елларда раслау алмашлыгы буларак халык теленә кереп киткән «нужны Фәрит яратмый иде. Ул әйтми кала алмады:
— Ну «әйе» дигән сүз буламы инде безнең телгә күчерсәң? — диде.
— Ну!—диде Рәмзи тагы. Фәрит түзә алмады, барлык кайгы-хәс- рәтләрен онытып, көлеп җибәрде. Ул Рәмзинең иңбашына кулын ны чамалап, тавык
урларга территориягә караклар кергәлиләр иде. Хәзер исә Фәрит керү ихтималы булган шундый берәүне тоту теләге белән янды. Хәлбуки, бөтен территорияне тынлык баскан. Маточник- лар корпусы яныннан узганда Фәрит куначада утырган бер тавыкның бары бер тапкыр әллә саташып, әллә болай кыткылдап куюын гына ишетеп калды.
Ниһаять, ул тәмам хәлдән тайды һәм. өенә кайтып, ятагына ауды. Колак очында гына торган будильникның йөрәккә төшеп каты чылтыравына ул байтак вакыт уяна алмый ятты. Баксаң-күрсәң ятуы булган, йокыга киткән, ә хәзер уяныр вакыт та җиткән икән!
салды.
— Рәмзи, беләсеңме нәрсә, яшерен-батырын түгел, син миңа ошадың. Башта, дөресен әйтим, синең бу попныкыдай ялларың да, мыегың да миндә бераз сагаю, ай-һай, моннан рәт чыгар микән дигән шик тудырган иде. Инде ышандым, син җаның-тәнең белән безнең уртак эшкә бирелгәнсең, тырышасың, үз-үзеңне тотышың да ярыйсы. Сиңа минем киңәш шул, ныклап төпләнеп кал инде биредә, заочный институтка кер, гаилә корып җибәр.
Рәмзи хәйләкәр генә елмаеп Фәриткә күз ташлады.
— Шәп бер кәләш табып бирәсезме соң?
— Менә дигәнен табам. Әйт ниндирәк булсын ул? — диде Фәрит.
Рәмзи һаман, елмаюын йөзеннән җуймаган хәлдә, ни әйтергә дә белмәгәндәй, җилкәләрен җыерып куйды.
— Ну, әйтик, менә безнең профессор кызы Әлфия Галнәкбәревна кебегрәк...
Фәритнең йөзендәге елмаю шунда ук сүнде. Ул бер секунд эчендә әллә ниләр уйларга өлгерде. Аныңча, бу егет барысын да белә, һәм юри Фәритне ирештерә иде. Ул артык тыела алмастан утырган урынын
нан сикереп торды.
— Беләсеңме, егет, — диде зәһәрләнеп, — саграк кыйлан!
Бу юлы Рәмзи куркуга калды. Аныңча, баш белгеч янәсе теге кичне булып узган вакыйганы ишеткән иде, тәгаен моны начальствога түкми- чәчми Әлфия җиткергән. Рәмзи агарынып урыныннан торды. Ул үзев аклау өчен тиешле сүзләр, җөмләләр дә әзерләргә кереште. Ләкин әйтеп өлгермәде. Фәрит, аны тирән аптырашта калдырып, кызу адымнар белән корпустан чыгып, ишекне япты.
Ул үзенең дус этләрен ияртеп тын корпуслар арасында аяклары талганчы йөрде. Сакчы булуына карамастан, кайчакта аулаграк урын
Фәрит, гадәттәгечә, юынды, кырынды, әллә кайчан пешерелеп суыткычта кипшенгән борчак боткасын җылытып ашады, чәй эчте. Ләкин болар барысы да механик рәвештә эшләнделәр. Барлык тирәлек, чынбарлык ана томан аша. дөресрәге, төштәге кебек, тонык зиһен аша күренә иде. Ниһаять, ул шулай ук механик рәвештә сәгатен дөресләп, туфляларын чистартып, аннан кашнесын муенына дөрес чорнарга теләп, көзге алдында бик озак маташты да киенеп урамга чыкты. Эшкә барырга әле иртә булса да, Фәрит эшләнәсе эшләрен һәм алар арасында беренче чиратта башкарылырга тиешлеләрен хәтерләп, фабрикага таба юл тотты.
Ул бар көчен җигеп үзен эзәрлекләгән уйларыннан, хисләреннән качарга теләде. Мөмкин кадәр тизрәк конторага керде, үз өстәле янына утыргач башкарылырга тиешле эшләр турында уйлап тагы баш ватты. Тик эшкә керешү артык авыр иде. Аяз күк йөзен һич сиздермәстән каплап китүчән болытлар кебек борчу әледән-әле аның күңелен биләп ала иде. Шулай да ул контораның парадныена җитәрәк артыннан кемнеңдер ашыга-ашыга килүен шәйләде. Күңеле нидер сизенде. Фәрит аңа борылып карамый булдыра алмады. Күргәч, ирексездән имәнеп тукталып калды. Ашыгып килүче кеше Әлфия иде. Ул. гадәттәгечә, кеш якалы җиңел пальтодан, башына ак шәлен бөркәнгән, аксыл чырае, зифа буе белән Фәрит янына килеп басты.
— Исәнмесез, — диде ул күзләрен яшерә төшеп. — Минем сезнең белән сөйләшәсем бар иде.
Фәритнең хәйран калудан кашлары күтәрелеп китте.
— Рәхим итегез. Кайда сөйләшәбез? Мондамы, минем бүлмәгә керепме?
— Сезнең бүлмәдә җайлырак булыр.
Алар авыр ишекне ачып вестибюльгә керделәр, вакыт әрәм итмәскә теләгәндәй, йөгерә-атлый өске катка менделәр. Фәрит ишек өстендә сакланган ачкычны алып бүлмәсен ачты. Бүлмәгә кергәч, икесе дә ниндидер мөһим бер адым ясау алдыннан гына була торган халәттә тынып калдылар.
Фәрит белән Әлфия бер-берсенә караган килеш бүлмә уртасында тукталганнар иде. Фәрит куркынып һәм гаҗәпләнеп Әлфиянең аскы ирене калтыранганын күрде, ул да булмады, кызның якты күзләре яшьләнгән булуын абайлады. Ул. Әлфиягә ярдәм күрсәтергә теләгәндәй. инстинктив рәвештә алга таба атлады, мәгәр колагына кызның нидер әйтә башлавы чалынды, туктап калды.
— Фәрит! Юк, мин артык... — диде Әлфия. — Мин сизәм, тоям, син саф кеше, син бервакытта да кабахәтлек эшли алмый торган кеше. Син аны яратмыйсың. Ә яратмаган кеше белән яшәү мөмкинме соң!
Фәритнең соңгы көннәрдә тәмам суырылып киткән борчулы йөзенә ниндидер яктылык шәүләсе йөгерде, ул Әлфиягә шыпырт кына «бәгырем» дип куюын үзе дә тоймады. Кинәт кыюланып, Әлфияне кочаклап алды.
— Мин шулай булсын дип чын күңелемнән теләгән идем, — диде ул, Әлфиянең кайнар сулышын тоеп. — Тик мин мондый бәхеткә үземне лаек кеше дип санамадым...
Әлфия Фәритнең күкрәгенә сыенып тагы нидер әйтте.
— Син лаек моңа. — дия иде ул, — мин барысы турында да уйландым. Безгә бердәнбер юл — бергә булу. Юкса...
Ул «юкса» дип өстәде, ләкин әйтеп бетермәде, күз яшьләренә буылып тынып калды. Ләкин бу күз яшьләре шатлык, караңгы михнәтләрдән соң ирешелгән якты шатлык күз яшьләре иде.
Ахыры киләсе санда.