Логотип Казан Утлары
Публицистика

СУГЫШТА СЫНАЛГАН ӘДӘБИЯТ


Мин рядовой солдат бу сугышта. Тик бер нәрсәм белән аерылам: Рядовойлар теней йоклаганда. Мин йокламыйм. Шатлык, кайгылар Бер минут та башка тынгы бирми, Окоп почмагында утырам, Аламын да куен дәфтәремне Янып җыр язарга тотынам...
ФАТИХ КӘРИМ.
агыйрь Фатих Кәримнең Бөек Ватан сугышының иң кызган чорында — 1942 елның октябрь аенда Хәрәкәттәге армиядән язган бу ялкынлы шигъри юллары беренче мәртәбә «Совет әдәбияты» журналының шул ук елгы 11—12 саннарында басыла. Сугыш кыенлыклары аркасында кайбер республикаларда әдәби журналларны чыгару вакытлыча туктатылып торган чакта да партия Үзәк Комитеты һәм ВКЛ(б)ның Татарстан өлкә комитеты безнең журналыбызга үз эшен дәвам иттерергә булыштылар: татарча басылган бердәнбер бу журнал нигездә совет халкының изге көрәшенә багышланган әсәрләр белән тупланып чыга. Башта өч мең, аннары ун мең данәдә таралган «Совет әдәбияты», Гази Каш- шаф әйткәнчә, «сугыш елларында халыкның юлдашы, сердәше, юанычы һәм куанычы булды. Ул аларны фидакарь хезмәткә, дошманга каршы кыю, әрсез сугышырга рухландырды, илһамландырды» '.
Әйе. язучының, шагыйрьнең матбугатта әйтелгән ялкынлы публицистик сүзе фронтта һәм тылда фидакарь көрәшүче совет халкында җиңүгә ышаныч тудырды. «Кече җир» китабында Л. И. Брежнев матбугатның, язучылар һәм журналистларның шундый эшчәнлегенә югары бәя бирде: «...Солдатлар өчен үз араларындагы шагыйрь тарафыннан әйтелгән туры сүзнең яки гади генә сугышчан листоктагы рәсем-нең никадәр әһәмиятле булуы турында Да әйтергә телим. Чөнки бу сүз, бу рәсем т-/ро|дан-туры аларга төбәлгән»
Сугыш елларында совет әдәбиятының, әдипләрнең, публицистларның халык алдында авторитеты тагын да үсте, аларның күп милләтле укучылар даирәсе белән злг-л.тәсе ныгыды. Бу мәкалә укучылар игътибарына әдәби журналыбызның авыр сы-
Ш
«ау елларында каләм осталары иҗаты белән дошманны җиңүгә керткән өлешен барлау максатында бер тәҗрибә буларак тәкъдим ителә.
1941 ел. Бөек Ватан сугышы башлангач, «Совет әдәбияты» әдәбият, сәнгать һәм иҗтимагый-политик журнал буларак, үзенең тематикасын бик нык үзгәртә. Моңарчы язучылар тыныч тормыш, оборона мәсьәләләрен яктырткан әсәрләр иҗат итү белән бергә, Мәскәүдә уздырыласы Татар сәнгате һәм
әдәбияты декадасына әзерлек алып баралар. Декаданың бай репертуарын булдыру, татар поэзиясе антологиясен төзү, аны рус телендә чыгару, гомумән, ирешкән уңышларны бөтен СССР халыкларына күрсәтү, әдәбиятыбызның бай тарихи мирасын өйрәнү һәм башка бик күл иҗат планнарын тормышка ашыру көн тәртибендә була. Ләкин сугыш, әлеге эшләрне туктатып һәм кичектереп, бөтен көчне Ватанны саклауга юнәлтүне таләп итә.
Язучылар союзы каршындагы иҗат секцияләре урынына Ш. Маннур, Р. Ишморат. К. Нәҗми, Л. Җәләй, Г. Кутуй, Т. Гыйззәт иптәшләр составында агитация-пропаганда бүлеге төзелә. Идеология эшенең иң куәтле учагы булган «Кызыл Татарстан» газетасында һәм радиокомитетта язучылар көче туплана.
Журналның Дәүләт оборона комитеты Председателе И. В. Сталинның радио буенча ясаган чыгышы басылган июль саны тышлыгына «Ватан өчен!» исемле плакат төшерелгән. Аның астында В. Маяковский сүзләре:
Җир шарында
эшчеләрнең лозунгысы
Бөтен җирдә
болай булсын: Фашистларга сөйлә
янгын теле белән. Пуля сүзе,
штык үткенлеге белән!
Шул ук санда Ш Камалның «Без җиңәчәкбез!» дигән публицистик мәкаләсе, М. Җәлил, Ә. Исхак, Г. Кутуй шигырьләре урын алган. Аларга кыскалык, сугышчан үткерлек хас. Илнең барлык иҗади көчләре дошманны җиңүгә тупланган булуын белдереп, Шәриф Камал болай яза: «Фән эшчеләре, инженер-техника көчләре, язучы һәм сәнгать эшчеләре үзләренең иҗат һәм хезмәт көчләрен шуңар юнәл-дергәннәр... Без үзебезнең эшебез хак икәнлеккә нык ышанабыз. Бездә гаделлек, бездә хаклык... Дошманны тар-мар китереп, җир йөзеннән юк итү өчен бездә бөтен шартлар җитеш. Әлбәттә, без җиңәрбез!»'
М. Җәлилнең «Дошманга каршы» шигырендә гитлерчыларг/i үч-нәфрәт, җиңү-ә ышаныч уты дөрли:
Юк бу илдә урын илбасарга, Үз башына төшәр хәсрәте!
Туплар булып ява явызларга Халкыбызның ачы нәфрәте .
Бераз соңрак Шәйхи Маннурның «Туган ил өчен» • дигән шигыре инде очучы татар егете Исмәгыйльнең һавада дошманга каршы аяусыз көрәшүе һәм бер сугышта батырларча һәлак булуы турында сөйли. Нур Баянның «Өч бөркет ‘, Әхмәт Фәйзинең «Бүре» походы» . Әхмәт Исхакның «Ике сугышчы» ° шигырьләрендә, Салих Бат- талның «Әкият һәм тормыш турында балладаЛында совет солдатының сыгылмас характеры ачыла. Муса Җәлил шигърияте дә шундый үзгәреш кичерә Журналның 11 нче санында аның октябрьда язылган өч шигыре («Окоптан хат». «Госпитальдан», «Каска» 7) бирелә.
ШӘМСИ X AM ЧАТОВ ф СУГЫШТА СЫНАЛГАН ӘДӘБИЯТ
Ил!
Алдыңда синең мин ант итәм. Шаһит булсын кулым ярасы. Гитлер явын тар-мар итми торып. Якты күрмәс күзем карасы,
— дип яза шагыйрь, һәм, билгеле булганча, ул шушы антына ахырынача турылыклы булып кала.
Сугыш көннән-көн кызып, революция бишеге — Ленинград куркыныч астында калгач, шагыйрьләр яңа әсәрләрен Ленинградка багышлыйлар.
Анда безнең кайнар каннарыбыз
Кояш нуры өчен түгелгән.
Анда безнең титан кулларыбыз
Зур заводлар, йортлар төзегән,— Бирмәбез без Ленин каласын!
— ди, мәсәлән, Ш. Маннур («Бирмәбез!™).
Г. Бәширов, К. Нәҗми, Г. Кутуй, М. Әмир, Г. Әпсәләмов һәм башка әдипләрнең язмаларында ил тормышын сугыш хәленә күчерү проблемалары сурәтләнә. А. Алиш август аенда хәрби частьтан «Дошманга каршы» (ашыгыч сызмалар) исемле әсәрен яза. «Без,— ди ул,— туган илебезне ерткыч дошманнардан сакларга дип килдек. Бу изге бурыч. Бу бурычны намус белән үтәү өчен без бердәм күтәрелдек» *. Моны А. Алишның татар матбугатында чыккан соңгы әсәре дияргә -мөмкин.
Яңа шартлар Һәм яңа тема художество чараларының да яңаларын таләп итә. һәм бу чорда, мәсәлән, патетик проза, ягъни шигъри проза — нәсер жанры тагын да зуррак үсеш ала. Мәгълүм ки, жанр буларак, нәсер татар әдәбиятында Октябрь революциясенә чаклы ук формалаша. Утлы көннәрдә язучылардан Ш. Мөдәррис, Г. Кутуй, Г. Бәширов, М. Максуд, Ә. Еники, И. Туктар һәм башкалар үз нәсерләре белән матбугатта актив катнаша башлыйлар. Нәсер элементлары башка язучыларның очерк, хикәяләрендә дә ачык күренә. Менә Мирсәй Әмирнең «Тагын да зуррак бәйрәмгә кадәр»3 дигән хикәясе. Анда колхоз шоферы Фатихның яратып йөргән кызы Тәнзилә белән никахлашырга әзерләнүе турында сөйләнә. Әмма яшьләрнең өмете тормышка ашмый кала — сугыш башлана, туйны дошманны җиңгәнгә кадәр кичектереп торырга туры килә. Хикәянең пафосы бөтен совет халкының уртак омтылышын чагылдыра. 1941 елгы хикәяләрдә бер үзенчәлек игътибарны үзенә җәлеп итә. Ул—тынычлык һәм сугышны капма-каршы куеп күрсәтү. М. Әмирнең әлеге телгә алынган хикәясе, Г. Бәшировның «Сержант Хәйруллин», Г. Кутуйның «Яшен», Г. Галиев- нең «Сугыш вакытында», Р. Ильясның «Минем авылдашым» әсәрләре гадәттә тыныч, бәхетле тормыш күренешләре белән башланып китә дә, аннары дәһшәтле сугыш көннәрен сурәтләү алгы планга чыга.
«Совет әдәбиятыпнда драма әсәрләре дә басыла. Алар нигездә сугыш темасына багышланганнар. Бу яктан Таҗи Гыйззәтнең «Серле казна» (яки «Ил агасы!») «Таймасовлар»4, Риза Ишморатның «Дошман лагеренда»8, Мирсәй Әмирнең «Йөрәк уты»8 пьесаларын шактый уңышлы сәхнә әсәрләре дип атарга мөмкин булыр иде. 1942 ел. Журнал укучыларына кыенлыклар алдында баш имәгән, социалистик җәмгыятьнең өстенлегенә ышанган, совет Ватанына җаны-тәне белән бирелгән совет кешесе образы гәүдәләндерелгән күп кенә яңа әсәрләр тәкъдим итә.
' <Совет әдәбияты». 10 сап. 24 бит.
5 Шунда ук. 7 сан, 13 бнт
1 Шунда ук. 8 һәм 9 саннар. 28—36. 63-76 битләр.
• Шунда ук. 10 сан. 32 бнт
6 Шунда ук, 8 сан. 37—42 битләр.
‘ Шунда ук. 9 сан. 46—58 битләр.
Ибраһим Газиның «Кышкы кичтә»1 һәм «Ана»: хикәяләрен алыйк. Алар дошманга нәфрәт тудырырлык итеп язылган. Образлар укучы күңеленә тирән үтеп керә. Уңай һәм тискәре типларның әдәби эшләнеше гаять тегәл. Беренчесендә, мәсәлән, фашист ефрейторы — кабахәт, ерткыч —хәтта бишектә яткан сабый баланы, мич башыннан да төшә алмыйча яткан карчыкны үтерүдән үзенә «тәм, күңел рәхәтлеге» таба. ф
Шагыйрьләр дә киң полотнолы лирикага күчә — поэмалар, балладалар, ягъни ь эпик әсәрләр дә шулай ук фронтта, ут эчендә языла.
Хәертдин Мөҗәй — Ватан сугышының беренче көннәреннән үк фронтта коман- 5 дир. Аның алгы сызыктан җибәргән шигырьләре әледән-әле журнал битләрендә о урын ала. Сурәтләре туплар гөрселдәве астында сызылган конкрет вакыйга һәм = «ешеләр аша ул үз тойгыларын белдерә: " S
Әй, шагыйрь, бел, син сөйгән ил — изге җир ул. Кара тап төшмәс аңар, ул каралмас, ул азат.
• фәкать азат. ~
Тамды яшем туфрагыңа, синең өскә, туган ил!
Антым ул синең исемеңә, бөтенләй
синеке мин .
Шактый гына материалларның азагына «Хәрәкәттәге армия» дип куелган. Әх- - мәт Ерикәйнең фронтка барып шундый адресат белән язган ике очеркы игътибарга лаек. («Уңышлы разведка» һәм «Геннадий Гобәйдуллин», 11—12 саннар.) Совет-- лар Союзы Геройлары Салават Кәримов белән Гыйният Гобәйдуллин батырлыгына багышланалар алар. Журналда гитлерчыларга каршы аяусыз көрәшүче батырларның ? фоторәсемнәре белән басылалар. s
Габдрахман Әпсәләмов та «Көндәлек дәфтәремнән» дигән язмаларында сугыш XIX XX вакыйгаларының җитез агышын, аның кайнар сулышын укучыга тәэсирле итеп җит- _ көрә.
A. М. Горький төрле милләт культуралары казанышларын алмашуда тәрҗемә- ~ гә һәр вакыт җитди игътибар биреп килгән иде. «Әдәбият мәсьәләләренә килгән- = дә мин шулай уйлыйм,—ди ул 1928 елда, — безгә иҗади казанышларны алмашу эшен җайга салырга кирәк. Грузин язучылары үз кулъязмаларының тәрҗемәләрен Мәскәүдә рус телендә бастырырга тиешләр. Әрмәннәр дә, татарлар да шулай эшләсеннәр. Рус язучылары да кулъязмаларын Тифлистә, Харьковта, Казанда һ. б. милли телләрдә бастырырга тиешләр. Шулай үзара тәҗрибә алмашу, һичсүзсез, берберең белән һәрьяклап якынаюга һәм ныграк танышуга булышыр»4. Шул хакыйкатьне истә тотып, Татарстанның матбугат органнары СССРдагы төрле милләт халыкларының рухи казанышларын пропагандалауга зур әһәмият бирәләр. «Совет әдәбияты» журналы да бу яктан үзенең пропагандистлык, арадашчылык ролен эшлекле үти. Сугыш елларында журнал битләрендә «Ватан сугышы эпизодлары» дигән рубрика белән күп кенә рус һәм чит ил язучыларының сугыш каһарманнары турындагы тирән эчтәлекле очерк, хикәя, публицистик язмалары һәм мәкаләләре бирелә. Алар- га документальлек, оперативлык хас. Мәсәлән. Н. Вирта «Партизаннар». Ф. Сетин «Батырлык», В. Иванов «Политрук И. Веремей», К. Смирнов «Большевик». Э. Виленский «Политрук Кемал Касумов» дигән язмалары белән чыгыш ясыйлар. В. Вишневский, А. Сурков. В. Кожевников, Т. Тэсс, Б. Полевой. Н. Тихонов. Жиованни Жер- манетто, Проспер Мериме, Эрнест Хемингуэй кебек әдипләрнең чыгышлары журналның дәрәҗәсен аеруча нык күтәрә. Илья Эренбургның «Кеше ашаучылар «фәлсәфәсе» дигән публицистик мәкаләсен, «Фашизм юк ителергә тиеш» дигән рубрика астында Эптон Синклер, Теодор Драйзер, Жан-Ришар Блок язмаларын5 укып, сугыш чорында аларның нинди иҗат планнары белән яшәвен. фашизмга каршы ничек көрәшүләрен белергә мөмкин. Гитлерчыларның ерткычлыгын фаш иткән әсәрләр арасында Жан-Ришар Блокның «Фриц Мюллерның карьерасы». Бальдер Ольденың «Ерткычлар», А. Исбахның «Партизан улы» дигән очерклары, И. Эрен-
1 «Сонет о лаб и яты». 4 сан. 17 бнт.
1 Шунда ук. 5 сан. 19 бнт
’ Шунда ук. 1—2 саннар. 18 бнт
а В Имедадзе «Горький Грузиядә». Тбилиси. 1958. 108—109 битлор.
XX «Совет әдәбияты». ь сан. 1941 ел, 43—48) битләр.
бургның «Нәфрәт» исемле публицистик мәкаләсе аерым урый алып тора. Автор фикеремчә, совет халкым җиңәргә мемкин түгел. Шуңа да мәкаләдәге «Безнең тормышка мәхәббәтебез ничаклы зур булса, нәфрәтебез шул чаклы көчлерәк», дигән сүзләр укучыда теләктәшлек хисе уята.
Сөйләр сүзләр бик күп алар Иренмичә сөйләсәң.
Озын сүзнең кыскасы шул. Күп яшәргә теләсәң: Үлем турында уйлама, Илең турында уйла.
Илең турында уйласаң, Гомерең озын була .
Әсәрләрнең әнә шулай көн таләбе югарылыгында булырга тиешлегенә журнал битләрендә өледән-әле басым ясала. Рецензияләрдә, әдәбият мәсьәләләренә багышланган мәкаләләрдә исә әсәрләрдәге кимчелекләр күрсәтелә, аларны бетерергә, кабатламаска кирәклеге әйтелә. Л. Җәләй («Ватан сугышы чорында татар совет әдәбияты»*'), Ф Хөсни («Сугыш лирикасы»1), Хәсән Хәйри (X. Хәсән, X. Уральский псевдонимы белән), («Патриот анты», «Ашыгыч язылган әсәрләр»*), Г. Иделле (К. Нәҗминең «Атакага» дигән шигырьләр җыентыгына рецензия5) әдәби хәрәкәт үсешенә кагылышлы мәсьәләләр белән чыгыш ясыйлар. Шулай итеп, әдипләрнең актив катнашы белән журналның «Тәнкыйть-библиография» бүлеге дә бу чорда шактый җанлана төшә. 1943 ел. Совет — Германия фронтында сугышлар барышында Германия империа-листларының Советлар Союзы халыкларын кол итүгә исәпләнгән авантюристик планнары тулысынча җимерелде Совет халкы җиңүгә ышанып яшәде, сугыш кырында тарихта тиңдәше булмаган батырлыклар күрсәтте. Болар Һәммәсе журналда чагылыш табып килә.
Прозаны алыйк. Г. Баширов, Ф Хөсни, И. Гази, Г. Кашшаф, X. Госман, Р. Ишморат, А. Расих һәм башка әдипләр борын-борыннаи курку белмәс халкыбызга мәдхия җырлаганнар. 1943 ел әсәрләрендә тагын данлы Рус җирен немец-фашист илбасарлардан тазарта бару шатлыгы, гасыр афәтенә каршы шул Рус иленең бар халкы бердәм күтәрелүе калку итеп күрсәтелә.
Менә М. Әмирнең март аенда язган «Юлбашчы кушканча»6 дигән очеркы. Кызыл Армия — иң кешелекле, халыкчан армия. Ул — халыкларга бәла-каза, афәт түгел, бәлки азатлык алып килүче, халыкны яклаучы гаскәр. Оккупацияләнгән авыл- шәһәрләрне фашистлардан коткару өчен күп милләтле ил сакчылары тиңдәшсез батырлык үрнәкләре күрсәтәләр. Автор илебезне «азат итүдә зур батырлыклар күрсәткән сугышчылар. Ивановлар, Галимбаевлар, Солтанбаевлар, Әминевләр, Хөсәе- новлар, Бойченколар... руслар, үзбәкләр, казакълар, чувашлар, грузиннар, татарлар, башкортлар, украинлылар — бөек илнең туганлык семьясында аерылмас дусларга әверелгән батыр Ватан уллары» турында сокланып, рухланып яза.
М. Максудның Советлар Союзы Герое Ф. Фәтхуллин турында «Фәриднең хатлары» 7 дигән очеркында гади очучыдан полк командирына кадәр күтәрелгән бавырның уй-фикерләре аның кардәшләренә язган хатлары аша бирелә.
Ил өстенә килгән бәла-казаны Ватанның һәр халкы үз җилкәсендә күтәрде. Күп милләтле илебезнең батыр уллары, бер булып, дошманны кыйный-кыйный Көнбатышка барды. А. Әхмәтнең «Өч егет»8 очеркында шул агымның бер мизгеле тотып алынган. Татар егете Гыйниятуллин, рус Лебедев һәм үзбәк Нуруллаев бер сәгать буе барган тигезсез көрәштә дошманның 60 солдатын һәм офицерын юк
■ «Совет әдәбияты». 8 сан, 31 бит
’ Шунда ук. 9—10 саннар. 95—106 битләр.
* Шунда ук. 4 сан. 76—79 битләр.
* Шунда ук. 7 сан. 61—62. 66—67 бнтләр.
‘ Шунда ук. 63—65 битләр
• Шунда ук. 2—3 саннар. 86—89 бнтләр.
’ Шунда ук. 5 сан, 62—65 битләр.
• Шунда ук, 7 сан. 47 бнт.
итә. Дошманга чиксез нәфрәт хисе, халыклар дуслыгының какшамас ныклыгы әнә шундый җиңүләр китерә. Очерк авторы шул хакыйкатьне раслый.
С. Урайский «Татар халкының батыр улы Зиннәт Шәрәфетдинов»', X. Госман «Яуда танылган егетләр»-, Ә. Ерикәй «Советлар Союзы Герое Салихов»3, Г. Әпсә- ләмов «Наратлар шаулыйлар»4, Ш. Маннур «Татар офицеры» А. Шамов «Снайпер сүзе», «Җыр тавышы», «Нәфрәт көче» '■ дигән очеркларында Бөек Ватан сугышының утлы сулышын укучы күңеленә оста җиткезә алганнар Әлеге авторлар алгы сызыктан әдәби очерклар язу белән беррәттән, хикәя жанрын да дошманга каршы көрәш коралы итеп файдаланалар Аларда тыл һәм фронтның, Кызыл Армия белән халыкның бер бөтен булуы ассызыклап күрсәтелә.
И. Гази, М. Әмир, Г. Иделле. Г Кашшаф, А. Расих, Г. Әпсәләмов, X. Госман. К. Нәҗми, А. Әхмәт иҗат иткән проза әсәрләре Бөек Ватан сугышы геройларын популярлаштыруда җитди өлеш була ала. Аларның хикәяләре халкыбызның уллары һәм кызлары батырлыгына онытылмас һәйкәл.
Сугыш еллары поэзиясендә актив шагыйрьләрнең берсе — Әхмәт Ерикәй. Аның шигърияте яшьлек дәрте, яшәү яме белән сугарылган
Журналның июль санында тәнкыйтьче Хәсән Хәйринең «Ялкынлы сугышчы һәм шагыйрь» дигән мәкалә-рецензиясе басыла. Ул М. Җәлилнең «Тупчы анты» дигән китабы турында. «Сугыш башланганнан бирле,— ди X. Хәйри.— Муса Җәлилнең күп кенә шигырьләре басылып чыкты, аларның күпчелеген окоптан, сугыш кырларыннан язып җибәрде. Аларны без зур канәгатьләнү белән яратып укыдык һәм укыйбыз» XXI XXII. Шунда Җәлилнең «Әйдә, җырым!» дигән ялкынлы шигыре китерелә:
Аргамагым, әйдә, канатлан да.
Җил булып оч сугыш кырына.
Җырым утын корыч сөңге итеп
Мин күтәрдем хәзер купыма.
Каләмемне салдым юл сумкама.
Автоматым тактым аркама. Фашистларга каршы пуля һәм җыр Бил каешымда бергә сакланаБ.
С. Баттал, Ә. Исхак, С. Хәким, Н Арсланов, Ф. Кәрим, Д. Фәтхи, Ш. Мөдәррис. Г. Хуҗи, М. Ногман, Ә. Юныс һәм башка авторларның шигырь, поэмалары да җиңүгә өндәүче көч булып яңгырый 1944 ел. «Хәзер инде Кызыл Армиябездә гәүдәләнгән чын тормыш һәм яшәү кочө һөҗүм итеп алга бара,—дип язды Газиз Иделле үзенең бер очеркында.— Бүгенге коннәр — безнең тантанабыз
көннәре, безнең урамдагы бәйрәм көннәре» Шушындый героик күтәрелеш совет кешесенең монументаль образын тудыруда төп эчтәлеккә әверелде.
Соңгы сулышына кадәр сугышның алгы сызыгында торып иҗат иткән шагыйрь Гадел Кутуй «Без — сталинградчылар» дигән атаклы нәсерендә болай дип язган иде: «Сине саклап калу өчен утка-суга кергән совет баһадирларының исемнәрен кешеләр, изге исемнәргә хисаплап, мактап телгә алырлар. Алар турында, үзләрен һәм үз коралларын данга бизәгән батырлар турында җырлар дастаннар төзерләр» Бу юлларда Бөек Ватан сугышының «мәңгелек тема» булуын да, киләчәктәге иҗат юнәлешен күзаллауны да ачык күрергә мөмкин.
Бөек Ватан сугышының баштагы елларында поэзия нигездә «көн кадагына суга торган» декларация-лозунг поэзиясе булып яңгырады. Халыкны көрәшкә туплауда ул нәкъ менә шушы сыйфаты белән реаль көчкә ия була алды да. Әмма сугыш
1 «Совет әдәбияты». 7 сан. 50 бит
’ Шунда ук, 51 бит.
XXII Шунда ук, 9—10 саннар, 40 бит
• Шунлп ук, III бит.
• Шунда ук. 119 бит.
• Шунда ук. 123 бит
' Шунда ук. 6 сан. 76 бит.
• Шунда ук, 74 бит
• «Сопст адабняты», 2—3 саннар. 1911 с.т. IS опт.
1(1 Шунда ук. 1 сан. 29 бит.
ШӘМСИ XAMMATOU ф СУГЫШТА СЫНАЛГАН ӘД9ВИЯТ
ның җиңүле барышы әдәби хәрәкәттә дә чагылмыйча кала алмады: татар поэзиясендә совет кешесе бөтен бөеклеге белән күрсәтелә башлады, әсәрләренең эпик колачы киңәйде. Әхмәт Фәйзинең «Туу сулышы» дигән патетик поэмасы, Кави Нәҗминең «Фәридә» исемле драматик поэмасы, Фатих Кәрим, Сибгат Хәким, Мәхмүт Максуд, Зәки Нури һәм башкаларның 1944 елда даими басылып барган шигырьләре татар совет поэзиясенең яңа сыйфатларга баюы һәм төрлеләнүе турында сөйлиләр.
ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитеты секретаре Шәфиков журналда «Татар совет азучыларының бүгенге бурычлары» дигән мәкалә белән чыгыш ясый. Ул сугыш елларында татар поэзиясе үсешенә дә киң туктала. «Фронтовик шагыйрь Фатих Кәримнең «Мәхәббәт һәм нәфрәт» исемле шигырьләр җыентыгы,—дип яза ул,—татар совет батырларының эчке дөньясын, аның тирән патриотизмын һәм дошманга каршы юнәлгән утлы нәфрәтен чагылдыра. Яшь шагыйрь-фронтовик Шәрәф Мөдәррис үзенең шигырь һәм поэмаларында совет сугышчысының батыр образын җанландыра. Аның «Тупчы Ваһап» исемле поэмасы татар халкының сугышчан улында тупланган батырлык сыйфатларын эпик төстә гәүдәләндерүгә омтылуы белән әһәмиятле» '.
Мәкаләдә шигырь җыентыклары мисалында сугышчан, поэзияне, үткен сатираның, көрәшкә дәртләндерә торган агитацион шигырьләрнең сыйфаты уңышлы үсә баруы күрсәтелә; шагыйрьләрнең Ватан сугышы геройларын күләмле поэма, балладаларда яктырта башлаулары әйтелә; Г. Кутуй, С. Хәким, С. Баттал, Н. Баян. Ә. Исхак. Г. Хуҗи, Ә. Юныс һ. б. шагыйрьләрнең сугышчан лириканы баету өлкәсендә нәтиҗәле эшләүләре уңай бәяләнә.
Сугыш ахырына таба татар прозасында чын мәгънәсендә яңару сизелә башлый. Әдипләр сугышның чын асылын, кешеләр арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләрне, аларның рухи дөньясын җанлы итеп гәүдәләндерүдә уңышлы адымнар ясыйлар. Совет кешесенең олы образын тудыруны, шуның аша халкыбызның күркәм сыйфатларын ачып бирүне язучылар төп принцип итеп алалар, һәм, ниһаять, чынбарлыкны тирәнтен өйрәнеп язылган зур полотнолы әсәрләр күренә башлый. Гомәр Бәши- ровның соңгарак татар совет әдәбияты классикасына керәсе «Намус»ыннан өзек Гадел Кутуйның «Рөстәм маҗаралары»3 исемле хыялый романы, Мирсәй Әмирнең «Миңлекамал»4 драмасы, Әмирхан Еникинең «Бер генә сәгатькә...» - дигән хикәясе һәм башка әсәрләр басыла.
«Миңлекамал» драмасы,—дип язды Гази Кашшаф «Патриотизм көче» дигән мәкаләсендә,— сугыш чорындагы колхозчылар массасын объектив гәүдәләндергән художество әсәре һәм ул татар совет әдәбиятының бүгенге юнәлешен характерлавы белән дә әһәмиятле»в. Әдәбият белгече әлеге драмада публицистик ялкын яшәвен һәм бу нәрсә әсәрнең политик әһәмиятен көчәйтүен ассызыклап күрсәтте.
Татар культурасының бу елдагы үсешен күзаллаганда тагын бер күңелле җанлануны читләтеп үтү мөмкин түгел: журналда әдәбият мәсьәләләренә кагылышлы бәхәс һәм фикер алышулар да башланып китә. Аны «А. Расихның бер хикәясе турында» исемле мәкаләсе белән Л. Җәләй «кабызып» җибәрә7. Фикер алышуга Фатих Хөсни кушыла.
Сүз дә юк, сугыш чоры әдәби хәрәкәтендә иң үтемле формаларның берсе булган очерк жанры 1944 елда тагын да көчлерәк публицистик яңгыраш ала. Фронтовик язучылар Габдрахман Әпсәләмов, Атилла Расих, Гали Хуҗиев, Абдулла Әхмәт, Газиз Иделле һәм башка әдипләр публицистика трибунасыннан аеруча еш чыгыш ясыйлар.
Совет кешеләре җиңүгә якынлашкан чакта совет әдәбиятының яңа баскычка күтәрелүендә ВКП(б) Үзәк Комитеты һәм Татарстан өлкә партия оешмасының аталарча кайгыртучанлыгы җитди роль уйный. Алар, язучылар иҗатына гомуми бөя бирү белән беррәттән, каләм ияләре алдында торган бурычларны да ачык билге-
«Совет әдәбияты». 2—3 саивар, II бит
- Шунда ук. 5 сан.
- Шунда ук. 6, 7. 8, 9 саннар.
* Шунда ук. 7. 8, 9 саннар.
1 Шунда ук. 6 сан.
‘ Шунда ук. 5 сан. 67—69 битләр
' Шунда ук, 9 сан.
ләп торалар. Мәсәлән, ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитеты бюросы 1943 елның 17 декабренда «Татарстан совет Язучылары союзы правлениесенең эше турында» карар кабул итә. Анда «Татарстан язучылары хезмәт ияләрен совет патриотизмы, социалистик Ватанга мәхәббәт Һәм бирелгәнлек рухында тәрбияли торган әсәрләр иҗат иттеләр. Ул әсәрләр татар халкының милли горурлыгын һәм явыз дошманга — немец-фашист ерткычларына каршы көрәштә батырлыгын чагылдыралар, татар . халкы улларының сугыш кырындагы фидакарьлеген сурәтлиләр (Муса Җәлил, Фатих Кәрим, Г. Разин, К. Нәҗми, А. Шамов, М. Әмир, Ф. Хөсни, X. Госман һ. б. ~ әсәрләре)»',— дип билгеләп үтелә. Аннары карарда «аерым татар язучылары (Ә. Фәй- - зи, Ә. Ерикәй, А. Әхмәт) агитация шигыре һәм сатира буенча яхшы әсәрләр бирде ; ләр һәм Ватан сугышы геройларын күрсәтә торган эпик әсәрләр тудыру өстендә _ эшли башладылар (Ф. Кәримнең «Идел егете». Ш. Мөдәрриснең «Тупчы Ваһа- поэмасы, Г. Разинның «Татар егете»), диелә. Бу әсәрләрнең шактый өлеше Ватан . сугышының беренче көннәреннән үк фронтларда көрәшү белән бергә, иҗат эш- - ләрен дә дәвам иттерүче фронтовик-язучыларның әсәрләреннән торалар. Фронтовиклар арасыннан яшь язучылар күтәрелеп чыкты (Ш. Мөдәррис, А. Расих, Н. Арсланов һ. б.)» 2,— дип күрсәтелә.
Шуның белән бергә ВКП(б) өлкә комитеты бюросы бу чордагы татар әдәбия- - тының җитешсезлекләре барлыгын, татар азучыларының тыл героикасын, республикабыз промышленносте эшчеләре, колхозчылары һәм интеллигенциясе тормы- ф шын әле йомшак чагылдыруларын күрсәтә; укучыларны совет патриотизмы, милли горурлык, бөек рус халкы һәм Советлар Союзының башка халыклары белән ту- ' ганлык һәм сугышчан дуслык, социалистик Ватанга мәхәббәт Һәм дошманга нәф-рәт рухында тәрбияли торган, художество ягыннан югары сыйфатлы әсәрләр иҗат итүне Татарстан совет язучылары алдына төп бурыч итеп куярга кирәк дип таба 1945 ел. Журналның январь санында галим-тәнкыйтьче Г. Халитның «Сугыш һәм шагыйрь» (Шәрәф Мөдәррис иҗаты турында) дигән мәкаләсе урнаштырыла. «Ватан һәм татар халкы өстенә килгән куркынычның никадәр зур һәм коточкыч икәнлеген безнең әдәбият Сталинград һәм Идел өчен булган рәхимсез көннәрдә, без- • нең җиңүебезнең, ә немецның һәлакәте башлануы булган көннәрдә аеруча тирән хис итте дисәк ялгыш булмас. ... Татар халкы да һәм аның әдәбияты да ул көннәрдә дә бердәм ышаныч —җиңү ышанычы белән яши алды»4,—дип яза автор.
Совет солдаты илебез калаларын, шул ук вакытта Европа илләрен азат итеп, көннән-көн алга бара. Ул кайларда гына булмасын, үзенең туган җире турында уйлый.
Венгрия...
Синең киң кырларың.
Урманнарың бар да танышлар. Чәчәк ата синдә көнбагышлар... Ләкин миндә һаман сагыш бар... Тик шулай да бодай кырларыңны, Татарстан, артык сагындым;
Мин сагындым эшчән кызларыңны, Чия бакчаларын авылымның4.
— ди Нур Баян «Илем, сиңа!» дигән шигырендә.
Ватан сугышы елларында фронттагы яшь көчләр арасыннан поэтик дәрт, илһам белән әдәбиятка күркәм өлеш кертүчеләрнең берсе — Шәрәф Мөдәррис. Ва танга мәхәббәт һәм фашизмга нәфрәт кебек бөек идеяне байрак иткән хәлдә, бу яшь шагыйрь әдәбиятыбыз каршына куелган иң әһәмиятле проблеманы—татар халкының Бөек Ватан сугышында күрсәткән героизмын чагылдыруны максат итә.
Халкыбызның патриотик тойгыларын чагылдыру Ф. Кәрим поэзиясендә дә көч ле. Бөек Ватан сугышы — безнең илебез ягыннан гадел сугыш, азатлыкны яклау су-
• «Совет адабияты», 2—3 саннар. 8 бит
• Шунда ук. » Опт
• Шунда ук. 8-9 бнтлар
• «Совет адабияты». I сан, 1945 е.1. аб—57 бнтлар
• Шунда ук. 37 бит
гышы. Шуны тоеп көрәшү үзе алга әйди, дошманга нәфрәтне көчәйтә. Патриот- шагыйрь Ф. Кәрим Җиңү таңында сугышчыларның рухын үстерерлек шигъри юллар иҗат итә.
Фатих Кәрим талантының гөрләп чәчәк аткан чагы Бөек Ватан сугышы елларына туры килә. Шагыйрьнең лирик герое совет сугышчыларының типик образы булып гәүдәләнә, аңарда совет солдатының үлемсез баһадирлыгы чагыла. Әнә шуңа күрә дә сугыш кырында батырларча һәлак булган патриот-шагыйрь «Ф. Кәрим рухына» багышланган шигырендә Әхмәт Фәйзи:
Минем исемем кайтыр синең янга
Җиңү көне белән бер көнне.
Кабынып сүнгән ерак яшеннән соң,
Соңлап килгән күкрәү шикелле ,
— дип яза «Ач тәрәзәң...» исемле шигырендә.
Туган туфрак, туган җир! Ул һәрчак шагыйрьләр, язучылар, композиторлар, художниклар, журналистларның илһам чыганагы, рухландыру көче булып тора. Бу Гали Хуҗиевның фронттан җибәргән шигырьләрендә бигрәк тә ачык чагыла.
Бер йотым су — безнең язмышның
Тормыш булып җиргә килеше.
Бер уч туфрак — безнең тормышның
Аерылгысыз изге өлеше -,
— дип язды ул «Чишмә» шигырендә. Бу чорда язылган шигырьләрендә Гали Ху- җиев та, Ф. Кәрим кебек үк, гражданин, солдат, шагыйрь буларак күз алдына килә.
Сугыш елларында актив язган шагыйрьләрнең берсе — Салих Баттал. Ул журналның 3—4 саннарында «Тын диңгез ярларында» дигән поэмасы белән катнаша. Анда автор совет очучыларының батырлыгын тасвирлый, «мең фашистны дөмектергән өчен коммунист йөрәгеьнә дан җырлый.
Утлы еллар поэзиясен оптимистик рухтагы әсәрләр белән баетучылардан М. Сал- ри. Н. Арсланов, Гиз-Эль-Габид һәм башка исемнәрне атарга мөмкин.
Җурнал сугыш елларында актив яза башлаган яшь авторларның шигъри әсәрләренә дә шактый урын бирә. 3. Нури, С. Шакир, М. Хөсәен, М. Гаяз кебек шагыйрьләрнең әсәрләре, мәсәлән, әледән-әле басыла. Зәки Нури дошман тылындагы белорус партизаннары отрядыннан еш язып тора. «Шәһәрне алгач» дигән шигырендә ул, үз тойгысын белдерел, болай ди:
Тәүлек узды менә. Кайнар тәүлек!
Аның мактанырлык даны бар.
Мең йорәкләр теләген үтәрлек
Җиңү алып килгән таңы бар.
Прозаиклардан Гариф Галиев үзенең «Олы юл яэмышы»нда совет сугышчыларының Польшага аяк басулары, полякларның азатлык алып килүче дусларын шатланып каршылаулары турында сөйли.
Г. Әпсәләмовның > Хәнҗәр» ’ дигән очеркында артиллерист Тәхау Дәүләтшин- ның, үз-үзен аямыйча, командир гомерен саклап калуы тасвирлана. «Зәңгәр иртә» ' хикәясендә исә төрле милләт сугышчыларының дуслыгы, шул бердәмлеккә нигезләнгән ныклык ачык күрсәтелә.
Ф. Хөсни хикәяләре тылдагы тормышны, «Фронт өчен!» дип янып-көеп яшәүче колхозчыларны үзәккә алуы белән характерлы. Аның «Хатыннар» дигән хикәясендә татар хатын-кызларының тылдагы фидакарь хезмәте колхозчы Фәсихәт образы аша күрсәтелә.
Батыр сугышчылар турындагы очерк һәм язмалары белән танылган Газиз Идел- ленең «Минзәлә егете • дигән язмасы кыю разведчик турында. Автор үз героен тыныч тормышта да, кан койгыч сугышта да тасвирлый.
1 «Совет әдәбияты», 3—I саннар, 54 бнт
* Шунда ук. 13 бнт
1 Шунда ук, 71—72 бнттәр.
* Шунда ук. 30—33 битләр.
5 Шунда ук. 2 сан. 8—11 битләр.
Журналның 1945 елгы 3—4 нче саннарында Г. Бәшировның тылдагы героизмны тасвирлаган «Намус» романыннан «Җилкенү» дигән өзек басылып чыга. Нәкый Исәнбәтнең «Нур Заһид» дигән драмасы революционер Мулланур Вахитовка багышлана. Биш пәрдәлек драманың беренче пәрдәсе «Совет әдәбияты» журналының 1 санында бирелә. Үткәннәргә борылып карау (драмада 1918 елгы вакыйгалар тас- ф вирлана) бүгенгенең кыйммәтен аңларга, бүгенге казанышларны саклап калырга. ң. данлы традицияләрне үстерергә этәрә.
«Гади итеп кенә түгел, уртача итеп кенә дә түгел, яхшы итеп, дәртле итеп, re- Q роик пафосны әдәби чаралар аркылы сеңдереп язарга. Ватан сугышында күренгән геройларга тиң итеп язарга кирәк» —ди Ф Хөсни «Новелла турында» дигән шач- — тый күләмле мәкаләсендә.
Сугыш шартларында фронтта иҗат ителгән әсәрләр укучыга бик нык тәэсир < итә. Шуны раслап, «Совет әдәбияты» журналы аларга шактый төгәл бәя бирә. Иб- - раһим Газиның «Алар өчәү иде» дигән җыентыгына карата «Гафи» псевдонимы бе- - лән язылган Ф. Хөсни мәкаләсендә мондый юллар бар:
«Китапка кергән хикәяләрнең беришесе 1942 елда, ягъни язучының тылда то- ? рып фронт турында хыялланган көннәрендә, икенчеләре, хыял чынга әверелгәч, ягъни - язучы үзе фронтка барып чыккач язылганнар Боларның беоенчесендә таркаулык, аб- - стракт аң, абстракт төшенчәләр үзләрен бик нык сиздерәләр, икенче төркемдәгеләр- ♦ дә инде конкретлык, вакыйгаларның һәм хисләрнең җыйнаклыгы сизелерлек дәрә- а җәдә көчәя һәм хикәяләрнең ышандыру көче дә бик нык арта»-. Бу сүзләрне сугыш ° елларында журналда басылган бүтән әсәрләргә карата да әйтелгән дип уйларга <• кирәк.
«Без тыныч төзелеш чорына аяк бастык. Безнең бурычлар тагын да катлаулан- XXIII XXIV дылар. Батырлыгы белән дөньяны таң калдырган халык язучылардан катлаулы әсәр- х лөр, аның көрәшенә тиң булырлык полотнолар көтә... Бөек идеяләрне тормышка = ашыру өчен фронтта һәм тылда гаять зур көрәш алып барган халык шул көрәшнең дөрес чагылышын яктыртуны сорый»3. Тәнкыйтьче Гази Кашшаф язган әлеге юлларда бөек Җиңүдән соң ук бөтен кискенлеге һәм җитдилеге белән актуаль- = ләшкән заман таләбе аеруча кискен гәүдәләнә.
Әдәбият белгече Гали Халит сүзләре белән әйткәндә, 1945 елның май көннәре сугыш кырларында туп тавышларының тынуын һәм Кызыл Армиянең үзенең боек тарихи миссиясен уңыш белән үтәп чыгуын хәбәр итте. Кешелек тарихында яңа сәхифә ачылды. Җиңүче халкыбызның барлык материаль һәм рухи көчләренең чәчәк атуындагы яңа, тыныч төзелеш дәвере башланды. Хәзер инде, дүрт ел буена барган искиткеч сугыш вакыйгалары үзләренең бөтен тирәнлекләре белән ачылгач, һәрбер язучы каршында безнең җиңуләребезнең тарихи законлылыгын, батыр халыкларыбызның политик-мораль көчен тирәнрәк һәм тулырак аңлату һәм сурәтләү мөмкинлекләре туа
Сүз дә юк, сугыш елларында язучы каләме штыкка тиң булып көрәште һәм татар әдәбияты, һичшиксез, көчле адымнар белән алга атлады. Бу җәһәттән Гали Халит «Азатлык, дуслык һәм батырлык көзгесе» дигән мәкаләсендә болай дип язган иде. «Бөек Ватан сугышы елларындагы әдәбиятыбыз да илебез халыкларын искиткеч батырлыкларга илһамландырган җиңүгә ышану идеясенең реаль сиземләнүен, ке- шеләребезнең фронттагы һәм тылдагы эшен, хисси-фикри чынбарлыгын, идея һәм мораль кечебезне чагылдыручы ачык көзге булып торды .. Фашизм алып килгән кара үлем куркынычы белән йөзгә-иөз очрашу сугышында иҗади илһамның нин ди бөек эшләргә сәләтле икәнлеген, кыска гына вакыт эчендә, тагын да тулы һәм ачык сиздек» .
Героизм — кешеләрнең Ватанга булган мәхәббәтенең иң югары чагылышы. 1 - бигый ки, совет сугышчыларының яу кырында күрсәткән батырлыкларын чагь .«i- ру. олы образлар тудыру әдәби хәрәкәтнең иң олы макса-ына әверелә. «Халыкллс- ның чит илбасарларга каршы, капиталистик изүгә каршы бергәләп керешүгә--»
’ Шунда ук. W бит
• Шуи и SK. <1 син. 72—ТЗ бнт.т .р
• Шуи 14 ук. Т2 бит
XXIV Шунда ук. 1й бит.
бөтен тулылыгы һәм җанлылыгы белән язарга тиешбез, — дип язды Кави Нәҗми. ______________
Бу әсәрләрдә без Бөек Ватан сугышы геройларын, республикабыздагы эшчеләр, колхозчылар һәм интеллигенциябезнең хезмәт батырлыкларын күрсәтергә тиешбез» *.
Сугыш елларындагы татар әдәбиятында фронт чынбарлыгы тематикасының уңышлы әсәрләре шактый күп. Әмма аларның күбесе, ни генә дисәң дә, фронтовик язучылар тарафыннан «сугыш тынып торган арада» язылганнар, һәм бу әсәрләрдә кешенең эчке дөньясын күрсәтү, эпик тирәнлек җитенкерәми. Бу уңайдан Гали Халит болай дип язган иде: «Татар халкының Бөек Ватан сугышы чорындагы тарихи чынлыгын художестволы итеп гәүдәләндереп калдыруда беренче ашыгыч яки кисәкчә уңышлы тәҗрибәләр эшләнсә дә, ләкин хәзергә әле монументаль характерга күтәрелеп бирелгән совет солдаты, татар солдаты образы юк» Җиңү салютыннан соң ук көн тәртибенә куелган бу проблеманың аеруча әһәмиятлелеге Кави Нәҗми, Хөсни Кәрим, Фатих Хөсни3 мәкаләләрендә дә ассызыклап әйтелде.
Яңа шартларда туган яңа бурычларны үтәүгә, җиңүче халыкка лаек образлар иҗат итүгә утларда сыналган татар совет әдәбияты көчләре җиң сызганып керешә. Совет кешеләре тормышындагы бөек үзгәрешне бөтен киңлеге, тулылыгы һәм тирәнлеге белән ачарга омтылуда партия һәм хөкүмәтебез кайгыртучанлыгы язучылар өчен нык таяныч булды.
«Совет әдәбияты» журналы фронтта татар сугышчылары яратып укый торган басмаларның берсе була.
■ Бөек Ватан сугышы елларында,—дип яза Афзал Шамов,—без, фронттагы язучылар, «Совет әдәбияты» журналының Һәр санын бик сагынып, зарыгып көтеп ала идек. Безнең өчен бик кадерле кунак иде ул. Аның яңа саны килгән саен көннәр күңелле бер бәйрәмгә әверелә иде дисәм дә, арттыру булмас» *. Афзал ага Шамов бер лейтенантның журнал турында әйткән сүзләрен китереп болай дип дәвам итә: «Сугышчылар аны бик кызыксынып, яратып укыганнар, хәтта ул татар сугышчылары арасында хәрби-политик тәрбия алып бару өчен кулланма булып та хезмәт иткән. Сугышчылар аны тылдан, туганнарыннан, әти-әниләреннән килгән хат кебек итеп укыганнар» 8.
«Партия органнарының «Совет әдәбияты» журналын сугыш чорында да саклап калу турындагы карарының, — дип яза ул еллардагы журналның редакторларыннан берсе Гази Кашшаф, — әйтеп бетергесез зирәк акыл белән эшләнгәнлеген тормыш раслады. Аның һәрбер саны,— ди ул аннары,— кимчелекләре булуга да карамастан, теткәләнеп беткәнче укыла, кулдан-кулга күчә, тылдан бик кадерле бүләк төсендә фронтка юнәлә. Хәрби частьлардан махсус соратып алалар, кичектерми. фәлән-фәлән саннарын җибәрегез дип таләп итәләр, әгәр алар сораган саннар барып җитмәсә, шактый каты шелтәле сүзләр белән хат җибәрәләр»6.
Бөек Ватан сугышының авыр елларында чыккан «Совет әдәбияты» журналы, барлык совет матбугаты кебек, күп милләтле совет кешеләрен Ватанга бирелгәнлек хисендә, социалистик патриотизм рухында тәрбияләүдә Коммунистлар партиясенә зур ярдәм итте.
«Совет әдәбияты», 6 сай, 74 бит.
Шунда ук. 67 бит
- Шунда ук. 73—76. 98—104 битләр.
«Казан утлары» 1972 ел. 5 can. 129 бит.
■ Шунда ук. 130 бит
’ Шунда ук. 3 сан. 156