Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Тик без генә
'Бәйгеләрдә чапкан аргамактай, Ялларында давыл уйнатып, Яшәү дигән зур бер дулкын бара Вакыт океаны буйлатып.
Безнең турыга килеп җитте менә — Мәңгелекнең кайнар турына, Тын алырга кыймый басып торам Заманыма карап, чорыма:
Киләчәкләр әле уянмаган. Үткәннәрдә инде тып-тыныч, Вакыт океаны уртасында Тик без генә... Хәтта куркыныч!
Бөтенләе белән безгә калган Җирләр-күкләр, таулар-диңгезләр, Нишләтерсез икән? —дигән төсле Күзгә карап тора йолдызлар.
Бәрә дулкын безнең йөрәкләргә — Яшәү дигән хәтәр чорда без, Мәңгелектән аваз килә сыман Бер ышаныч булып:
— Чыдагы-ы-ыз!..
Тәфтиләу
Кайсыгызның газиз җаны елый, Бу кемнәрнең йөрәк тавышы? Кай яклардан алып килә икән Миңа бу моң сезнең язмышны?
Атка менсәм, сезнең тарафларга Алып барыр микән бу атым?
Кемгә генә җылы кулым сузыйм, ■Кайсыгызны гына юатыйм?
Яу чапканда дошман укларыннан Егылгандыр бәлки Алыплар, Яраларын тизрәк бәйлик әле, Яннарына, атым, алып бар!
Ялларына әллә ут капканмы — Томырылып чаба тулпарлар! Янып бетмәсәләр ярар иде, Каршы чабыйк, бәлки туктарлар...
... Кайдан гына килә икән бу моң, Кемнәр дәшә миңа ерактан?
Танырлармы — газиз башкайларын Иңнәремә салып юатсам?..
Юлда
Бу юллардан инде кемдер узган — Чорлар аша ярылып эз ята, Ярасымы әллә Җирнең алар, Кагылдыңмы — җанны сызлата?
Тавышларын мин ишетәм сыман, Сулышларын тоям кемнеңдер, Заманалар янәшәмдә генә... Гомернең бу нинди көнедер!
Узган юлчы,
Учаклары калган, Әкиятләр калган, дастаннар. Бүген шуны сөйләр өчен чорлар Юл буена чыгып басканнар.
Иңнәремә сарылып көйли җилләр, Колагыма камыш иелә, Кабер ташы сөйли, Чиркәүләрнең
Нигезенә яткан көе дә...
Язмыш, ахры, безнең араларга Ялгыш кына куйган мең елны, Ничек кенә яшермәсен тарих — Мин барыбер таныйм бу юлны!
Учакларны өреп кабызамын...
Бирешмә син, йөрәк, бул чыдам! — Иң беренче шул сорала бугай Ерак сәфәр чыккан Юлчыдан...
Төркем-төркем кошлар күтәрелде, Очып узды гомер өсләреннән, Таралдылар...
Кайдан эзлим инде,
Бу дөньяның кайсы төшләреннән?
Төркем-төркем китеп югалдылар, Бик аз гына миндә булып бары да. Бала чакның моңсу торналары! Тавышыгыз кайсы болытларда?
Безнең өйнең түбә кыегына Оялаган җитез карлыгачлар! Сезнең кебек без дә бишәү идек... Ниләр күрде икән сезнең башлар?
Әллә кайда, ерак-еракларда Ачыргаланалар акчарлаклар — Тик аларга мәгълүм иде безнең Мәхәббәттән күккә ашар чаклар.
Тел китергән серле сыерчыклар, Аккошларым, тургай-былбылларым! Бармы тагын берәр белүчесе Ниндилеген безнең бу юлларның?
Төркем-төркем:
Көннәр... айлар... еллар...
Җил дә давыл гомер өсләрендә.
Кошкайларым!
Без кайларда икән, Шул давылның кайсы төшләрендә?!.
Бер күрешү — үзе бер гомер...
Мәкаль.
Җаннарыбыз тавыш бирдеме әллә, Кавышуның бөек мизгеле?!
Вакыт давыллары арасыннан Ничек эзләп таптың син безне?
Нинди җилләр хәбәр итте икән Дәвамнарның бездә икәнен. Сулкылдашып, йөрәк түребездә Килер чорлар дулап типкәнен?
Бер күрешү — үзе бер гомер шул, Гомер генә түгел, бер тарих, Тарихларның башы — кавышуларда, Күрешүләрдә — яшәү, ышаныч.
Таңнардагы безнең бу кавышу — Нинди тарих, нинди чор башы?
Нурлы булсын, якты булсын ул чор, Моңлы булсын — йөрәк, җырлачы!
Гомер саен өләш ул җырны син, Кавышуның бөек мизгеле. Чорлар саен! Килер дәверләргә Моңнар итеп тарат син безне. .