Логотип Казан Утлары
Этюдлар

ОРЛЫКЛАР КАЯ ТӨШӘ...


Шәһәр чите, кешеләр...
әяү йөрергә яратуым белен бер мактандым кебек инде. Мәгәр машиналы кешеләргә тамчы да үпкәм юк, йөри бирсеннәр. Әмма тормыш ваклыкларын күзәтү, әтәчне тавыктан аеру, кибәргә элгән керләрнең ни дәрәҗә чиста юылган булуларына карап хуҗабикәләренең уңганлыкларын беркадәр чамалау өчен, әлбәттә, күбрәк җәяү йөрү, ашыкмыйча йөрү, күренешләргә күңел күзе беләнрәк карый йөрү файдалырак. Машинада выжылдап кына узганда күп нечкәлекләрне аеру мөмкин түгел, һәм тагы бер шарт: күбесенчә шәһәр читендә йөрергә кирәк. Шәһәрнең үзәге ыгы-зыгылы, анда кешеләр кабаланыбрак чабалар, чалмаганнары зур-зур өйләргә, таш «тартмаларпга яшеренгәннәр, күренсәләр дә бизәнебрәк күренергә яраталар. Ә шәһәр читендә, бигрәк тә элеккедән калган кечкенә-кечкенә агач өйләрдә яшәүчеләрнең нужасы, өмете уч төбендә
Моннан егерме еллар чамасы элек минем «Шәһәр читендә» дигән хикәям дөнья күрде. Аннары русчага да тәрҗемә ителеп, «Огонек» журналында да басылды. Хикәя зур түгел һәм ах итәрдәй әллә ни вакыйгасы да, алдынгы дил санарлык кешеләре дә юк. Гал-гади кешеләр, гал-гади шәһәр чите. Хикмәт: үзем аеруча яратам шушы гал-гади хикәяне. Яратам, ләкин очрашуларда, күп кешеле аудиторияләрдә укый алмыйм. Чөнки ул настроение хикәясе, язылышы, эчке моңы ягыннан күп кеше алдында уку өчен түгел, бер генә кеше, сеңдереп кенә уку өчен язылган.
Чү, нишләп әле мин үз хикәямне үзем күккә чөя башладым. Максатым: аның ^орлыгы» ничек төшүе, ничек аның «шытып», тишелеп чыгуы турында сөйләү иде ич.
...Әйе, бу болай булды. Үтеп барам шулай бер көнне Подлужный урамыннан. Якшәмбе көнне. Әлбәттә, җәяү. Күрәм: урамның бер ягында керосин цистернасы туктаган, аның тирәсен төрлесе төрле савыт тоткан кешеләр чорнаган, күбесе хатын-кыз. (Әле ул елларны газ дигәне шәһәр читендәге искедән калган кечкенә-
Ахыры Башы журналның 5 нче санында.
Җ
кечкенә йортларга хәтле үк барып җитмәгән иде). Әйткәнемчә, күбесе хатын-кь!злар- дан торган шул керосин чиратында, уртада, сүзгә кысылмыйча гына, озын буйлы бер ир кеше басып тора. Озын, какча гәүдәле, кара тутлы кеше. Күренеп тора: ашык-пошык кына җыенып чыккан. Аягында өйдә генә өстерәргә ярый торган, җәм- шәеп беткән чүәк, башында, аның да нәкъ түбәсендә, эләгер-эләкмәс кенә ремесленный малайлары кия торган фуражка, «РУ» билгеләре. Янындагы хатын-кызлардан ике башка югары калкып күренгән бу «РУ» абзый шунда ук минем игътибарымны җәлеп итте. Читтәрәк кенә туктап, мин бу абзыйга бер мәл карап тордым: гади күренә бу кеше, ләкин гадәти түгел. Шунда ук күңелдә фараз кылулар башланды. Әлбәттә, бу нинди дә булса бер тол ир булса кирәк. Юкса керосин чиратына болай кабаланып үзе чапмас, ничек итсә итәр, хатынын җибәрер иде. Әлбәттә, баш чүмеченә генә чәпәгән әлеге «РУ»лы кепка аның үзенеке түгел, һөнәр мәктәбендә укучы малае бар булса кирәк. Әле берәү генә дә булмавы мөмкин. Әгәр, әйтик, телеграф баганасы кебек шөкәтсез озын шушы адәм ялгыз баштан берничә бала үстереп азапланса? Чыгынкы яңак сөякләре, өсте-башының бик алай «байларча» булмавы, бигрәк тә башындагы «РУ» минем игътибарымны нык кына биләде; юк, гадәти «телеграмм» баганасы түгел бу, ватылган-сугылган, ләкин әлеге дөнья куудан туктамаган нужалы ир булса кирәк... Подлужный урамыннан, керосин цистернасы яныннан алып киткән беренче тәэсирем менә шул булды. Бу әле, әлбәттә, хикәя түгел, ләкин күңелемнең кайсыдыр бер яшертен почмагында урын алды: моннан хикәя чыгуы бик тә мөмкин.
һәм, ниһаять, минем фантазиям эшкә кушылды, башланды әкренләп төенләнергә. Әйтик, ул ялгызбаш дөнья көтүче урамның бу башында яши, ди. Ник әле ул урамның аргы башындарак шундый ук мәшәкать белән тормыш алып баручы, балалар үстерүче,— икенче берәү, ялгыз тол хатын, әйтик, Хәдичә дигән хатын булмаска тиеш монда?
Хәдичә һәм Котбый («Телеграмм» баганасының исеме шулай) бер-берсен якын- тын беләләр, көнкүреш нужасы аларның икесен дә бер якка таба сыккан. Шунлыктан аларда бер-берсенә карата күңел җылылыгы, шәфкать һәм ихтирам хисе бик нык саклана! Ләкин шуннан да ары китәргә күңелләре «рөхсәт» итми; чөнки белеп торалар: вакытлары инде узган, инде икесе дә төс салганнар, ояны ташламаска, балаларны үстерергә булганнар. Ләкин шулай да тоялар: аларга шушы керосин чиратында булса да очрашкалап тору тел белән әйтеп булмаслык ниндидер эчке рәхәтлек бирә. Берсе икенчесенең керосинга кайчан киләчәгенә хәтле үк: бу турыда үзара сүз булмаган сурәттә дә. әллә кайдан белеп торалар. Керосин кирәк булса да, булмаса да, Хәдичә киләсе көнне Котбый килә, киресенчә, Котбый киләсе көнне Хәдичә алдан ук чиратка килеп баскан була.
— Минем бүген ук бугазга килеп терәлмәгән — ди Хәдичә Котбыйга якынлаша төшеп. Аннары кызара төшеп болай дип тә өсти,— тәҗел генә барасы җирем дә бар, басыгыз, Котбый абый, минем урынга, һәм үзенең чираттагы урынын Котбыйга калдырып китеп бара.
Шулай үтә айлар, шулай үтә еллар... һәм бер көнне, искәрмәстән генә Котбый- ның инде бөтенесе белеп бетергән, бөтен Подлужныйга мәгълүм керосин савытын күтәреп, әлегәчә берәүгә дә таныш булмаган, күрер күзгә үк чая күренгән бер хатын килә. Чиратсыз-нисез ырып-ерып үтә, савытын керосин җибәрүченең борын төбенә китереп төртә.
— Торасы килгән кеше тора бирсен, минем вакытым юк! — ди ул китешли, әдәп саклап үз чиратын көтүче хатыннардан мыскыллы көлеп.
— Ай-яй-яй! Кергән Котбый абзыйның комганы кулга! — дип шаяртып әйтеп куя чиратта торучы яшьрәкләрдән берсе. Барысы да кычкырып көләләр бу сүздән. Тик арада бер хатын гына — тик Хәдичә генә көлми. Хәдичәне бу минутта икенче гамь биләп алган. Хикәяне мин болай очлыйм: «...Хәдичәне аптыратып калдырган нәрсә бөтенләй икенче: ничек торыр мескен Котбый ул усал хатын белән? Котбый үзе торсын да, балалары ничек торыр? һәм бу мИнутта Хәдичәнең инде төс сала башлаган йөзенә, теге вакыттагы кебек, матур гына булып алсулык йөгерде. Ни
өчен шулай? Әйтә алмыйм. Бәлки, Котбыйны кызганудандыр? Бәлки, аның балаларын кызганудандыр? Бәлки, үзен кызганудандыр? Белмим, белмим! Хәер, дөньяда без белеп җиткермәгән хәлләр азмыни!»
Әйе, шулай. Дөньяда әлегә без белеп җиткермәгән хәлләр дә юк түгел. Ләкин - бу очракта хикәяне шулай очлау бөтен нәрсәне укучының авызына чәйнәп салырга теләмәүдән. Укучы башсыз түгел, әйтеп бетермәгәнне ул үз фантазиясе белән туты- га ра. Бигрәк тә алынган вакыйга физик шәкеле белән үтәдән-үтә ярылып ятмаган, кү- х бесенчә ымлауларга, психологик коллизияләргә корылган хикәядә язучыдан әтрафлы ~ тәфсиллелекне, барысын да чәйнәп салуны таләп итү дөрес булмас иде. Әлбәттә. > бу очракта мин «Шәһәр читендә» дигән хикәяне тәмам камилләшкән бер әсәр . дип әйтүдән ерак торам. Аның кимчелекләре бардыр, ләкин шулай да. узып барышлый Подлуҗный урамыннан тапкан «деталь» бер-берсе турында чын ихластан кай- * гыртучы кешелекле кешеләр турында уйландырырлык җылы гына хикәя булып чыкты, — дияргә кыюлыгым җитә. О
Әмирхан Еникинең «Йөрәк сере» повестенда Зөһрә ханымның чын йөрәктән ♦ һәм авторга зур ышану белән сөйләгән матур һәм катлаулы хикәясе, язучының үз г исеменнән түгәрәкләп әйтелгән, түбәндәге лирик юллар белән тәмамлана: «...Мин - аны оныта алмыйм, мин аның үзен дә, тавышын да оныта алмыйм. Күптән сагынып © көткән көй булып очрады ул миңа... Очрады, шушы тын юлларны минем белән х бергә таптады, көлде-җырлады, гыйбрәтле үткәнен сөйләде, аннары вакыты җиткәч, * ак. кызыл чәчәкләр бәйләмен күкрәгенә кысып, миңа кулын изәл китте дә барды. “ Үз дөньясына, үз тормышына, үз бәхетенә! Гомергә, мәңгегә! Инде юк ул минем өчен... Әмма, әйтегезче, дуслар, йөрәккә төшкән көйне тиз генә, ансат кына оны- ' тыл буламы соң?»
Җырга тиң бу юллардан соң, Зөһрә ханымның моннан соңгы «үз дөньясы, үз бәхете» ничек ялганып китте икән? Яки язучы күңелендә тирән эз калдырган ул моңлы «көйне» ничек алай онытмый саклый алды икән? Бер караганда, андый сорауларга да урын бар кебек. Мондый сорауларны куючыларны да ахмаклар димәс идем мин. Димәк ки, аларга хикәяләнгән язмыш, ул язмышта катнашучылар үтә дә ошаган булса кирәк. Шунлыктан алар кызыксыналар. Ләкин андый сорауларны куючылар бер хакыйкатьне төшенеп җитмиләр: бер әсәрдә дә — гәрчә ул бик талантлы язылган әсәр булса да — кочакка сыймастайны кочаклап булмый. Ә дөнья, андагы кешеләр язмышы бер вакытта да кочакка гына сыеп бетми. Бәлки аның иң гүзәл сәхифәсе нәкъ менә без әйтеп бетермәгән өлешендә кала торгандыр. Шулай да булсын, аларын җырларга икенче җырчылар килер.
Әгәр шагыйрь теләсә, Күкләр белән сөйләшә...
Сәнгатьнең, поэзиянең үз законы бар. Әлбәттә, алар тормыш закончалыкларына нигезләнеп тудырылалар, әмма, югарыда әйткәнебезчә, художник белән тормышның үзара мөнәсәбәтендә башкалар өчен, хәтта художникларның үзләре өчен дә сер булып яткан закончалыклар да юк түгел. Талант — шуның ечен дә талант ул. тормыш һәм табигать аның алдында башкалар ечен ачмаган «серләрен» ача.
«Поэзия—езда в незнаемое»,— ди В. Маяковский. Шагыйрьләр сандугач белән дә. хайваннар белән дә, дәрья сулары һәм яшеннәр белән дә сөйләшә алалар. Ләкин бу сөйләшү табигать законнарына каршы килеп түгел, киресенчә, аның башкалар өчен ачылмаган закончалыкларын ачыл сөйләшү булсын
Гомумән алганда, лирик шагыйрь Илдар Юзеев лириканың икенче «котыбы» булган героик-эпик поэмалар да бирде һәм бер көнне килеп, адәм ышанмаслык хәл, тотты да Тынлык белән сөйләшергә ниятләде һәм сөйләште дә. Мин бу очракта шагыйрьнең «Тынлык белән сөйләшү» исемле поэмасын күздә тотам. Җир-ана. сугыш кырында башларын салган миллионнарча корбаннар. Хиросима һәм Нагасаки
фаҗигаләре, тынлык, бер минутлык тынлык һәм гамьсез тынлык арасындагы диалоглардан торган, асылда аллегорик сурәтләүгә нигезләнгән, арада шәрә публицистика рәвешендә сугыш корбаннарының гомуми статистикасы да кысылган бу поэманы мин Илдар Юзеев иҗаты өчен характерлы әсәр димәс идем. Тоташ символлардан торган бу әсәрдә шагыйрьнең әйтергә теләгәне ачык һәм кырыс реализм. Шагыйрь әле күптән түгел генә булып үткән сугыш дәһшәтләрен күңеле аша үткәреп күз алдыбызга бастыра, шагыйрь сугышта балаларын югалткан аналарның кайгыларын уртаклаша, шагыйрь гамьсезлеккә каршы көрәшкә чакыра, ниһаять, шагыйрь кисәтә: юк әле, бетте дә тынычландык түгел, кайдадыр икенче бөркәнчек астына яшеренеп икенче гитлерлар баш калкытырга, сугыш кисәвен яңадан тергезергә маташалар, аек булыгыз, баш калкытырга ирек бирмәгез, үз вакытында кулларына сугыгыз, ди.
Мин бу очракта поэманы тулысынча анализларга керешмәдем. Ләкин шулай да сугыш корбаннарының онытылмавы, онытылырга тиеш түгеллеге, аларның һәр даим дөнья хәтерендә кисәтү булып яңгыраячагы турында бик матур һәм төгәл әйтелгән берничә диалог китермичә дә үтә алмыйм.
Җ и p-а н а:
Улларым, балаларым...
Тик үзем генә беләм мин Күпме улларым барын...
Бала:
Җыр тавышы килә сыман тнрәннән-җир түреннән...
Җ и p-а н а:
Алар һаман җырлап уза
аналар күңеленнән...
Балалар җыры: Әй. аналар, карагыз, Кайтып килә балагыз. Тик өйләргә керәлмибез. Узып кына барабыз. Җир-ананы сакладык. Җанны биреп якладык. Бер минутка гына кайттык. Бөтенләйгә кайтмадык.
Күрәсез, монда бөтенесе шартлы, бөтенесе символика. Ләкин нык платформада торып, кирәкле идеягә хезмәт иттерә белсәң, символикадан да файдаланырга мөмкин икән. Шагыйрь дигән кешенең үлгәннәрне терелтергә дә көч-кодрәте җитә икән!
Поэмага болай озак тукталуымның сере тагын шунда, беренче карашка гел шартлылыктан гына торган кебек күренсә дә, бу әсәрнең шагыйрь-художник күңеленә әүвәл мәртәбә төшкән беренче «орлыгы» гаять реаль, күздән яшь китерер дәрәҗәдә реаль булган.
....Кайсыдыр урта мәктәпләрнең берсендә, өлкән яшьләрдәге бер педагогның акыллы киңәше белән, гыйбрәтле бер очрашу үткәрергә булалар. Әйтик, мең тугыз йөз кырык беренче елның язгы чыгарылышында мәктәпне тәмамлаган кешеләрне җыеп, утыз елдан соң шушы ук мәктәпне бетереп чыгачак бүгенге яшьләр белән очраштырырга. Янәсе, сөйләшсеннәр, олылар яшьләргә гыйбрәтле сүз әйтсеннәр, кирәк икән — чабуларыннан тартсыннар. Бер сүз белән әйткәндә, эстафета тапшыру тантанасы. Китә адресларны барлау, сорашу, эзләнү... Ничек кенә кыен булмасын, башлаган эшләреннән кире кайтмыйлар, җитә билгеләнгән көн...
Мондый кызыклы һәм гыйбрәтле «мероприятие>дән шагыйрь дә читтә калмасын диптер инде, Илдар Юзине дә чакыралар. Бара Илдар, күрә Илдар: бөтен җирдә олы тантана өне. Яшьләр киенешкәннәр-ясанганнар, укытучыларның әллә кайчан пенсиягә киткәннәрен дә чакырганнар, кыскасы, көтәләр болар.
Көтәләр, дулкынлану һәм тирән эчке кичереш белән көтәләр. Ләкин шулай да очрашу күз алдына китергәнчә килеп чыкмый. Олыгаеп, үзләре балалар анасы булган берничә хатын*кыз килә. Соңыннан, тәфсилләбрәк сораша торгач, мондый аянычлы хакыйкать ачыклана: 1941 иче елгы чыгарылышның малайлары, күбесе. Ватан сугышында геройларча үлеп калганнар. Туган җир, укыган мәктәпләре, йөргән сукмаклары, белем биргән укытучылары өчен башларын салганнар. Бөтенесе, бө- ф тенебез өчен. Әлбәттә, монда аерым-аерым биографияләргә ябышып, кайчандыр исән булган — көлгән, шаярган, уйланган һәм гомер итү турында хыялланган, ләкин сугыш мәхшәре тарафыннан бөтен планнары фаҗигале рәвештә пыран-заран китерелгән персонажларны да күтәрергә мөмкин булыр иде. Ләкин ул чагында әсәр, бәлки, мондый гомумиләштерү, төенләп-төенләп күз алдына бастыру көченә, экспрессив көчкә ия була алмаган булыр иде.
— Ни әйтергә? Ничек әйтергә?
Бу ике сорау, әлбәттә, һәр художник алдында һәм һәр вакыт торган. Хәзер дә шул кискенлеге белән кала бирә. «Ни әйтергә?» дигән сорауга җавабында без художникны билгеле бер дәрәҗәдә регламентламыйча кала алмыйбыз. Укучы яки тамашачы өчен, әдәбият һәм заман өчен, шул җөмләдән художникның үзе өчен дә. әлбәттә, нәрсә эләксә — шуңа ташлану ярамас. Аның әһәмиятле тормыш материалы күтәрүе, халык төркемнәрен тирәнтенрәк кызыксындыра, кузгата торган теманы күтәрә белүе һәм моны вакытында күтәрә белүе зарур. Ләкин «Ничек әйтергә?» соравына җавабында художник ни кылса да ирекле. Без аңарга акыллы киңәшләр бирә алабыз, бәлки без аңа кайбер конкрет ишарәләр дә ясый алабыздыр, художник боларны тыңлый, синең белән ризалашкан кебек •“ баш селкеп, «Мәрхабә! Я хуш!» дип утыруы да мөмкин, ләкин иҗатка керешкәч аның алласы — аның үз күңеле. Менә шунда инде чын иҗат кешесенең хөрлеге дә. һәм бәлки иҗаттан килә торган шатлык чыганагы да шушы хөрлектән башлана торгандыр.
Монда да искә алмый үтү мөмкин булмаган бер «ләкин» бар. Ул үзе уйлана, үзе баш вата һәм үзенчә баш вата, «Ничек әйтергө?»не үзенчә хәл итә. Әмма ул эчтәлеккә тәңгәл туры килә торган, эчтәлекне түкмичә-чәчмичә укучыга бөтен тулылыгында җиткезә алырлык форма кысасы сайлый белергә тиеш, һәр яктан төгәл әсәр генә даһи әсәр була ала дигән кебегрәк бер фикер әйтә Леонардо да Винчи. Моңа ни дә булса өстәү мөмкин түгел, ләкин шәрехләбрәк бирәм дигән атлы булып, сыекларга мөмкин. Бу чаклысын инде әдәбият эше белән көн вә төн шөгыльләнүче әдәбият, сәнгать белгечләренә, тәнкыйтьчеләргә калдырыйк. Күз тимәсен, бу чак- лысында инде алар остарып беткәннәр. Кемнең башын ничек әйләндерергә икәнлекне күршедән сорап тормыйлар.
Ньютон алмасы шулай да җиргә төшә....
Шагыйрьләргә һәм гомумән художник җанлы кешеләргә күкләрдә, йомшак болытлар арасында йолдызлар белән сөйләшеп йөрергә нихәтле генә «рөхсәт ителмәсен», иртәме, соңмы алар барыбер җиргә төшмичә булдыра алмыйлар.
Без моны әледән-әле космонавтларны космоска озатып һәм космостан каршы алып торганда күреп торабыз. Югыйсә анда, космоста, җирнең тарту көче дә юк инде, иллюминатордан карап җирнең кай төшендә нәрсә булганлыгын гына күреп йөрисе, тамаша Да тамаша... Җитмәсә космик аппарат сәгатенә меңнәрчә километр тизлек белән әйләнә, төшмә җиргә, тирбәл дә тирбәл шул «ахыр заман» бишегендә. Юк, төшәләр, сагынып төшәләр җирне. Мин аларның киткәндәге чырайларына (әлбәттә, телевизор аша), кайткандагы келәч йөзләренә игътибар итәм. Киткәндә аларның чырайлары җитди, йөкләнгән җаваплылык хисен сизүдән чак кына кырыс булыр, кайтканда исә бөтенләй башкача. Авыз ерык ук булмаса да, йөзләрендә мелаем нур уйнар. Бу, әлбәттә, йөкләнгән бурычны уңышлы үтәүдән дә килә
II X X О'.II II ф ОРЛЫКЛАР КАЯ ТӨШӘ
торгандыр, ләкин, минемчә, бу — барыннан да элек — Җир белән исән-имин кавышудан. Ай, Җир-җаный, олуг син, илаһи син үзеңнең балаларың өчен!
Мин яшьрәк-тилерәк чагымда, иҗатымның башлангыч елларында, шартлы реализмга бирелеп, сөяктән сарайлар салып карадым. «Кара шәһәрнең һәлакәте» дигән бер повесть та яздым, «Бүреләр», «Аккош күле» дигән парчалар иҗат иттем. Хәтерем ялгышмаса. «Бүреләрпе кайдадыр басылып та чыкты кебек. Хәзер, кырык- илле ел узганнан соң күз алдыма китерәм: бөтенесе шартлы, бөтенесе томан эчендә, бөтенесе баштан уйлап чыгарылган һәм, өлешчә, рус әдәбиятындагы шундый саташуларга ияреп эшләнгән маташулар булган болар. «Кара шәһәр...» анысы капитализм, Мин шуны ниндидер башваткыч «әфсен»нәр белән кыска гына вакыт эчендә зир-зәбәр китерәм. Бүреләре дә — берсе дә — төнен бакча артлатып кача- поса шуышып, крестьян агайның рәтләп каралмаган лапас түбәсеннән абзарга үтеп, сарыгын сыртына салып алып китүче ерткыч бүре түгел. Алар унлабы бергә киләләр, кара төндә авылга җитәр-җитмәс туктыйлар һәм парлашып уларга тотыналар. Янәсе, кара көчләр. «Кара шәһәр...»не. тора тартып редакциягә яки нәшриятка күтәреп барырга кыймыйча, Ибраһим Газига күрсәттем. Иренмичә укыды һәм күзгә карап әйтте:
— Синең эш түгел бу, Пәтыйк. Гомумән дә эш түгел бу, саташу. Син моны больше күтәреп йөрмә, бүтән берәүгә дә күрсәтмә,— диде.
Авыр туфрагы җиңел булсын мәрхүмнең, әйтсә, туры әйтә торган әйбәт гадәте бар иде. Бәлки мин Ибраһимны, барыннан да элек, әнә шул турылыгы, вакытында кисәтә белгәнлеге өчен дә сагынамдыр.
Бар бармактан суырып язу. Бар тормышны фантазия белән кушып, чак кына күтәрә төшеп» язу. Бар тормышны һич бизәмичә, барлык каршылыкларында, яра- җәрәхәтләре белән ачып язу. Беренче төрлесенә карата халыкта бик тә төгәл һәм бик тә усал әйтем дә бар —< артыннан чыгарды» ди. Икенче төркемгә, барыннан да әүвәл, бөек инглиз фантасты Герберт Уэллсны кертер идем. Өченче төркемгә Л. Толстойдан, Ф. Достоевскийдан башлап дөньяның барлык бөек реалист художниклары керәләр.
Сүз уңаеннан әйтү: тормышны фәнни фантазия белән кушып, беркадәр «күтәрә төшеп» язучылар кайвакыт уйлап, эшнең асылына төшенеп җитмичәрәк язу нәтиҗәсендә, тормышны күтәрәсе урында «төшереп» тә куя алалар. Моңа мисал итеп шул ук бөек инглиз фантасты Герберт Уэллсны алырга мөмкин. Мәгълүм булганча. 1920 нче елда Уэллс Россиягә килә. Сугыш арты еллары, Россия өстеннән революцион тетрәүләр, дәһшәтле ачлык үткән. Әлбәттә, бу илдә бары да ал да гөл түгел. Ләкин шул җимереклекләр, бөлгенлекләр, ачлы-туклы барган көнкүреш ыгы-зыгы арасыннан сәламәт башлангыч та күренә бит. Кешеләр иртәнге көнгә ышаныч белән яшиләр. Әмма бөек фантаст, асылда яхшы ният — Россиядәге хәлләрне үз күзләре белән күрү нияте белән килгән мәшһүр язучы әнә шул сәламәт башлангычны күреп җиткермичә, үз иленә кайткач «Россия караңгылыкта» дигән китап язып чыга. Бу турыда инде күп язылган. Әмма Ольга Берггольцның «Көндезге йолдызлар» дигән автобиографик повестеннан бөек фантастның бу сәяхәтенә карата үтә дә төгәл әйтелгән юлларны китермҢчә үтә алмыйм: «...Инде күп еллар үткәннән соң мин шуны белдем: шул елларда, шул көннәрдә үк диярлек минем туган илемә мәгълүм инглиз язучысы — фантаст Герберт Уэллс килә, һәм мин соңыннан аның бу сәяхәте турында язып чыгарган китабын укыдым.
Ул без кайткан тимер юлдан ук килгән, ул безнең кебек үк хатын-кызларны, ирләрне һәм балаларны күргән, ул безне күргән. Аерма тик шунда: без яшәгәнбез, ә ул бары тик күргән генә.» Бик тә мәгънәле, хәтта уйландыра торган сүзләр. Күрү— бер нәрсә. Үзең яшәп карау — бөтенләй икенче.
Бу уңайдан минем «иҗат командировкалары» буенча ашыгыч рәвештә теге яки бу төзелешкә, теге яки бу «объект»ка барып кайтканнан соң шундый ук ашыгычлык белән кәгазьгә төшкән озын-озын очерклар, повестьлар, романнар турында берни чә сүз әйтәсем килә. Бер караганда, барысы да бар, барысы да үз урынында кебек күренә ул әсәрләрдә. Фамилияләр санала, нинди дә булса конфликт та табылган. проблемалар да бар, язучының язу стиле дә каһәрләрлек түгел. Ләкин бик әһә
миятле бер нәрсә — яшәү җылылыгы сизелми. Чөнки алар. Ольга Берггольц әйткәнчә, күреп яки сөйләгәнне тыңлап кына язылганнар, яшәп түгел.
Моннан, әлбәттә, язучы бары тик үзе яшәп күргән мохитны гына яза ала икән, дигән берьяклы нәтиҗә чыгарырга ярамый. Үзе еллар буена заводта кайнаган, эшләгән, күргән, тир түккән кешенең дә. әйтик, шул үзе эшләгән заводы турында ф бер юньле нәрсә дә яза алмавы мөмкин. Эшне, әлбәттә, беренче чиратта талант хәл итә. Ләкин талант янына намуслылык, ярата белү, бары тик шул үзең яраткан О нәрсәләр, үзең яратырга өлгергән кешеләр турында гына яза белү дә кирәк, g
Ай, бик тә нечкә, үтә дә четерекле мәсьәлә бу! Монда язучыдан, гражданин __ булуы өстенә, шәхес була белүе сорала. Без аның язганы аша. тормышның бер < кисәген күрү белән генә канәгатьләнмик, художник буларак, язучының үзен дә, аның симпатиясен, антипатиясен дә күрик, аның күңел җылылыгын, иманын тойыйк. — Шунсыз ул башкалар күңеленә йогынты ясый алмаячак. Күңелдән чыккан гына 3 күңелгә керә, ди халык.
Әйе, Ньютон алмасы, әлбәттә, җиргә төшмичә кала алмый. Әмма шуны да ° онытырга ярамый: художникның үз күңелендә пешә торган үз алмасы да була бит. ♦ Үз аңы, үз күңеле, үз чаралары белән пешерә ала торганы. Читтән китереп тагыла — торган теләсә нинди теманы — гәрчә ул бик әһәмиятле тема булса да — аның «пе- — шерә» алмавы да мөмкин, һәм без аны көчләмик. Юкса, әдәбиятны макулатура э басачак. х
х
Башлый белү —шулай ук Z осталык сорый
Югарыда без әсәрне үз вакытында һәм үз урынында туктата белү, нәкъ кирәкле тештә нокта кую турында сүз алып бардык. Үз урынында һәм үз вакы ыида куелган ноктадан да көчлерәк тәэсир иткән нәрсә дөньяда юк. дияр дәрәҗәгә җитеп әйттек моны. Бетерүдән элек башлап китәргә кирәк бит әле. Әсәрне башлап китә белү, беренче аккордны табу шулай ук ансат эш түгел. Ахыр чиктә, шул бит инде укучыда рухи халәт уятачак, әсәргә алып кереп китәчәк. Тора торгач табигать тасвирыннан башлап китү һәм моны үлчәүсез сузу, үз тасвирың белән үзең мавыгып китеп, нәрсә турында язачагыңны, ни әйтергә уйлаганлыгыңны онытып җибәрү ихтималлары да бар. Бу — бик хәтәр адым. Укучының шунда ук синнән суынуы мөмкин. Кайчандыр, хәтта классикада да. битләп-битләп табигать тасвиры бирү практикасы булган, әмма эш һәм хәрәкәт заманы — безнең заман укучысы мондый «юмартлыкпны кабул итә алмый, аны син шунда ук мавыктыргыч вакыйгага алып кер. Бу, әлбәттә, табигать тасвиры безгә ят нәрсә икән дигән сүз түгел. Ул кирәк. Ләкин тиешле микъдарда һәм тасвирлана торган вакыйгаңа ничектер бәйләнешле булсын, синең үз алдыңа куйган фикри-эстетик лтаксатыңны ныграк ачарга хезмәт итсен.
Бу« яктан Галимҗан Ибраһимовның «Тирән тамырларны классик үрнәк була ала.
«Фәхрине үтереп ташладылар» — беренче аккорд менә шул. Өч сүздән торган шушы кыска җөмлә әсәрдә сурәтләнәчәк атмосферага шунда ук алып керә. Димәк, уен эш бармаячак монда. Ниндидер яшертен куллар бар. дошманнар бар. ятьмәләргә төренгән көрәш бар. Шул өч суз укучының игътибарын дәррәү биләп ала.
Яки Һади Такташның «Мокамай» поэмасын алыйк. Нигездә лирик чигенеш рәвешендә, дус малаеның фаҗигале язмышын әрнү һәм моңлану белән төреп сурәтләгән бу әсәрен Такташ, әлбәттә, алай кискен нотадан башлый алмый. Аңарга өпе узганга кире әйләнеп кайтырга, үзенә ияртеп укучыны да алып китәргә кирәк Йомшак итеп һәм бик тә тирбәтеп алып китә ул безне.
Белмим,
Әллә күпкә.
Әллә бик озакка.
Ахры, мәңге оныта алмамын.
Тамбов урманнары уртасында Усак яфраклары шаулавын—
Соңыннан, әсәрнең эченә керәрәк, шагыйрь Тамбов урманнарында имәннәр булганлыгын да искә төшерә, «ике штансыз малай» каен башларына да өледән-әле үрмәли торган булганнар. Ләкин беренче строфада, кереш аккорд урынына китерелгән юлларда нишләптер усакны китереп куя ул. Бәлки шагыйрь моны аңлы рәвештә эшләмәгәндер, ә менә «аң»нан эчкәрәк яшеренгән рухи интуициясе аны усакка китереп төртә.
Бу башлангычта нәкъ менә усак урынлы да. Усак яфракларының башкаларга караганда күбрәк шаулаганы өчен түгел (бәлки шагыйрь беренче нәүбәттә шул якны күздә тоткандыр), ә бәлки усакның, йомщак һәм чәрексез агач буларак, Мокамай-Мөхәммәтҗанның, арба тәгәрмәче урлауда гаепләнеп, авыл җыенында кыйналганнан соң, идән астына ябылуы һәм, ахыр чиктә, шул гарьлекне күтәрә алмыйча үз-үзенә пычак салу түбәнлегенә тәгәрәрлек йомшак җанлы кеше булып чыгуы белән ниндидер уртаклыгы булганлыктандыр. Иҗат психологиясенең искәрмәстән генә художникка ясаган «диктаты» нәкъ әнә шундый нечкә мәсьәләләрдә үзен сиздерә дә инде.
Әмирхан Еникинең «Әйтелмәгән васыять» хикәясе, мәсәлән, мондый җөмләләр белән башлана: «Йомшак кына җәйге җил исә... Дала буйлап кылганнар йөгерә, кылганнар йөгерә». Башлана, дидек. Ләкин асылда бу башлану гына түгел, бу — хикәя кылыначак вакыйгаларның ачкычы, камертоны. Халыкта кылганны әбиләр чәче дип йөртү дә бар икән. Бу яктан да кылган хикәядә гәүдәләнәчәк ак әби язмышы белән тәңгәл туры килә. Әмма иң нык туры килгән эчке моңны әйтеп бетереп булмый һәм аны әйтеп бирергә тырышуның кирәге дә юктыр...
Әллә кайчан, сугышка хәтле үк, әле өйрәнчек чакта дип әйтерлек язылган бер хикәям искә төшә. «Ана хикәясе» дип аталган бу хикәя революцион буталыш елларындагы авылны, дөресрәге, авылдагы төнге бер эпизодны сурәтли. Хикәянең эчтәлеген сөйләп торуның урыны бу түгел, әмма, минем уйлавымча, шул чорның атмосферасына альт керүдә азмы-күпме азык бирүче бизәкләрне китерү кирәктер:
«Күкнең җир белән тоташкандай күренә торган чите туп тавышыннан гөрселди. Күгәрченнәр, юаш тынлык эзләп, каядыр еракка очалар. Әкрен генә исеп куйган кичке җил белән шәһәр ягыннан дары исе, лазаретлар исе, янган дворецлар исе килә».
Ныклабрак селки калсаң, бу җөмләләрдән дә төгәл булмаган урыннарның коелуы ихтимал, ләкин тулаем алганда ышанып әйтергә була: бу башлангыч укучыны битараф калдырмаячак.
Ә менә «Ак перчатка» дигән хикәядә, сөйләнә торган төп вакыйгага керешкәнче, колхоз җитәкчеләре белән машинага утырып басулар карап йөрү, блокнотка төрткеләр, саннар, исемнәр яудыра бару — болар бөтенесе журналистикадан. Мин бу хакыйкатьне бигрәк тә соңыннан, әдәби атналыклар уздырып йөргәндә, очрашулар вакытында әлеге хикәяне халыкка укып карый башлагач, сиздем. Халык хикәянең ул башлангыч өлешен, гәрчә фактлар бик тормыштагыча төгәл теркәлгән булса да, кабул итми. Чөнки андый фактлар аларның үзләрендә дә җитәрлек, алар фактлар белән очрашырга дип килмәгән, алар сәнгать белән очрашырга дип килгәннәр. Мин бу артыклыкны «корбан» итеп, ниһаять, хикәянең кереш өлешен төшереп калдырып укый башладым.
Монда безнең хикәягә, өченче тизлек белән диярлек чаптырып, шофер Мостафа килеп керә» — шулай башлап китәм мин хикәяне, һәм тыңлаучының шундук колагы тора. Кем ул Мостафа шофер? Нилектән әле болай чаптырып килеп керә хикәягә? Аның ак перчаткалы кызга ни мөнәсәбәте бар? Берьюлы әнә нихәтле сорау һәм кызыксыну уяна тыңлаучыда. Шуннан соң инде ул исемнәре телгә менгән персонажларга күз алдыннан югалырга ирек бирми, алар артыннан үзе дә ияреп китә. Ә чынлап караганда, сәнгать әсәренең төп бурычы — ияртеп алып китү бит. Кайсы якка алып китә? Анысы икенче мәсьәлә. Ул хәтлесе художникның позициясенә бәйләнгән. Ләкин ияртеп алып китә алу кодрәте — сәнгатьчәлекнең асыл күрсәткече.
һәр очрактагы кебек, бу очракта да, ахыр чиктә, мәсьәлә художникның акыл һәм осталык көченә килеп терәлә. Әсарне, анда катнашучы геройларны, аларның үзара мөнәсәбәтен, аларның гамәлен, гадәтләрен төп сызыкларында гына булса да
елдан үз күңелеңдә күрмичә торып, дөрес һәм төгәл башлап китеп булмый. Ә башлап китүнең төгәл бизәкләрен күрү өчен, бер үк вакытта, әсәрдән чыгу юлын да алдан күрә белергә кирәк. Халыкта, керүдән элек чыгуың турында уйла, дигән сүз йөри. Бик мәгънәле сүз.
Төрле язучылар була. Мин бер драматургны беләм. Ул, һич тә яшермичә, ачыктан-ачык әйтә. «Мин башы яки азагы турында алдан баш ватып тормыйм. Мин хәзергесе минутта җанланып күз алдыма килеп баскан эпизодны язам. Аннары икенче эпизодны. Аннары өченчесен. Аннары аларны үзара «монтажлау» турында кайгырта башлыйм», ди. һәр юләр үзенчә акылдан яза, диләр. Бәлки, әлеге драматург үзенчә хаклыдыр. Белмим, белмим! Ләкин мин үзем ишек ачып керткән геройларымны үзем үк ишек ачып озатып калмыйча тынгы таба алмыйм.
Миннән хәер-фатиха аларга! Укучылар күңеленә исән-имин барып җитсеннәр. Укучыларны үзләренең яшәешләренә ышандырсыннар, гыйбрәт бирсеннәр. Ләкин бер вакытта да кергән ишекләреннән, нИчек кергән булсалар — шулай чыгып китмәсеннәр. Чак кына булса да үссеннәр, акыл җыйсыннар, кыйналсыннар, ләкин кеше буларак кыйналсыннар.
Шуның өстенә, шулерның бөтенесе өстенә үзләре белән кешеләргә чак кына булса да яңа сөенеч тә алып килсеннәр.
4
Дерсу Узала *
Соңгы елларда экранга чыгарылган күп санлы картиналар арасыннан минем — үземдә, нишләптер. «Дерсу Узала» картинасы аеруча якты тәэсир калдырды. Мин аны ике мәртәбә — беренче тапкыр Пермьдә, кызыбызда кунакта чакта оныкларым белән җыйнаулашып, икенче талкыр Казан экраннарының берсендә карадым. Шунысы игътибарга лаек, картинаны балалар да. олы яшьтәгеләр дә бердәй кызыксыну белә карый. Юкса, әллә нәрсәсе дә юк, кыландырмыш сюжет борылмалары да, героик яки романтик вакыйгалар да башыңны өйләндерми. Ерып йөргесез куе Уссури тайгасы, урман, урман, анда-санда ерткыч хайваннар күзгә чалынып кала Алары да тешләрен ыржайтып, өскә ташланырга тормыйлар, кыскасы, бернинди маҗара да юк. Шул ерып йөргесез тайга урманнары арасыннан язучы, географ, картограф Владимир Арсеньев экспедициясе бара. Берсен-берсе ярты сүздән, хәтта ишарәдән үк аңлый торган дус кешеләр, арыгач башны башка куеп, урман туфрагында ятып йоклыйлар, ашарга пешерергә кирәк булса, учак ягып, ут тирәсенә сүзсез генә җыелышалар, берсенең авызыннан да зарлану яки гаҗәпләнү сүзе чыкмый. Әйтерсең шушы урманда туганнар, шунда ук үләчәкләренә дә ышанганнар... Баралар, көн баралар, төн баралар, искә алырдай, киләчәк трассаларны сузганда ориентир булырдай калкулыкларны, елга-чокырларны Арсеньев альбомына терки бара. Шунда, шул хәрәкәтчән сәяхәтчеләр арасында, алар нәрсә ашаса — шуны ук ашап, алар кайда баш куеп йокласа — шунда баш куел, артыкны һим дәгъва итмичә, кәкре аяклы, төп шикелле юан. башкалар ишетмәгәнне алдан ишетә белә торган сак һәм саф җанлы Дерсу Узала, шул тайга урманнарының чын хуҗасы Дерсу Узала бара. Ерткыч хайваннар аны таныйлар, ул аларны әллә кайдан ерактан, ничектер исләреннән үк диярлек абайлый, экспедиция кешеләрен алдан ук кисәтә — нишләргә ярый, нишләргә ярамый?
Мине чын ихластан тетрәткәне, миңа бер очракта да, бер уңай белән дә татырга туры килмәгән яңа шатлык китергәне картина үзе, бигрәк тә аның баш ролендәге Дерсу Узала булды.
Уйландым, әле хәзер дә кайта-кайта уйланам, бигрәк тә. менә бу хезмәтне башлагач уйланырга туры килде: кайда, нәрсәдә соң бу кәкре аяклы килбәтсез- нең йогынты көче?
Мин үзем моның өч серен таптым шикелле. Беренчесе шунда: Дерсу Узала — дөньяның фани зиннәтләреннән өстен тора торган кеше. Кыска гына бер диалог иске ТӨШӘ:
— Кайда соң синең өең? Кайда, кем белән яшисең? — дип сорыйлар экспедициячеләр.
ф ОРЛЫКЛАР КАЯ ТӨШО ,
— Тайга минем өем, сопкалар...— ди Дереу кыска гына и!геп. Бу кыскалыкта мактану яки гаҗәпләндерергә тырышуның әсәре дә юк. Әле ул әйтеп кенә бетерми. аның урынында бүтән берәү булса, «Кем белән яшисең?» дигән сорауга «Арсланнар. юлбарыслар, ак аюлар белән аралашып яшим» дип тә өстәр һәм бу һич тә шапырыну булып яңгырамас иде. Чөнки Дерсу Узала, җаны һәм эчке инстинкты белән, чын-чынлап арсланнар токымыннан диярлек. Аңарга дөнья зиннәте, дөнья шау-шуы кирәк түгел, аңарга барыннан да элек карурман серлелеге кирәк.
Психологик нәтиҗә шул: язучы, әлбәттә, Дерсу Узала түгел. Дөнья шау-шуының үзәгендә, халык тормышының кызып кайнаган урынында булырга тиешлеге ягыннан, язучы Дерсу Узаладан бөтенләй үзгә. Шулай да, дөньяның үзгынчы зиннәтләренә кызыкмау ягыннан, без Дерсу Узалага якынрак торсак, ай-һай ла, бер дә зарар итмәс иде. Күреп, ишетеп, белеп торабыз лабаса, әлеге шул фани мавыгулар — данга, акчага, шәрә мәхәббәткә кызыгулар нәтиҗәсендә әледән-әле талантлар күзгә күренеп ваклана, җимерелә килә ич.
Дерсу Узаланы сөйкемле иткән икенче ягы: аның эчкерсезлеге, кешеләргә бирелеп хезмәт күрсәтергә әзер торуы. Арсеньевның бер сүз катуы җитә. «Күпме бирерсез?» дип сорау юк, бернинди шарт кую юк, ул экспедициягә юл күрсәтүче булып ияреп китә. Йөри, мәшәкать чигә, зур тәвәккәллекләргә бара, ләкин әйткән сүзеннән кайтмый. Сукыраюы сәбәпле, ничектер бер адашып калганнан соң. мең мәшәкатьләр аша, экспедиция кешеләрен яңадан эзләп таба, элек ничек хезмәт күрсәткән, яңадан шулай бирелеп хезмәт итүен белә. Кешеләргә ярдәм күрсәтү, ярдәм күрсәтә алганлыгын тоюы — менә аның яшәү чыганагы. Әйтәсе дә юк, безгә дә шундый муллык белән килсәче кешеләргә шулай гадел хезмәт итә белү!
Дерсу Узаланы күңелдә дус итеп калдыра торган өченче сыйфаты: аның табигатькә якынлыгы. Җилдән-яңгырлардан курыкмый, ерткыч хайваннар тешенә эләгүдән шулай ук курыкмый. салкын җирдә йоклап ревматизм алармын дип уйлап та бирми — андый хәвеф-хәтәрлекләрне күңеленә дә китермичә, үзенең серле һәм хәвефле тайгасында яшәпме яши ул. Бер эпизод күз алдында калган: ниндидер сәбәпләр аркасында экспедиция бүлгәләнә. Арсеньев белән Дерсу икәве генә калалар. Борын төбендә озын һәм буранлы төн. Алай гына булса икән, Дерсу сизенә: төнлә бик яман «пәри туе» булачак.
— Бөтен башка эшләрне куеп торырга, әзерләнергә кирәк, — дип Арсеньевна киңәш бирә Дерсу. һәм шунда ук әзерләнә дә башлый. Әзерләнүе нәрсә? Тотына чыбык-чабык, кура-камыш ташырга. Моны күреп, Арсеньев та тик кала алмый, әлбәттә. Уссури тайгасын миңа караганда күбрәк күргән кеше, белә торгандыр, дип ышана Дерсуга. Ә бу ышаныч хәйлә белмәс Дерсуга яңа дәрт, көч-куәт бирә: «Командир миңа каршы төшмәде, командир үзе дә тотынды, син хаклы, Дерсу!» дигәндәй була ул үз-үзенә. Бергәләп тау чаклы чыбык-чабык: кура, коры-сары җыялар. Ләкин шунда ук ут төртергә ашыкмый Дерсу. Чөнки белә: әле бу тайга буранының башы гына, аның чын-чынлап котырынуы алдарак булачак, һәм бу хәтәрне сизенүдә ул, Дерсу Узала — ике аяклы «Барометр», күп укыган Владимир Арсеньевка караганда, чагыштыргысыз өстен булып чыга. Төннең һәм буранның иң хәтәр бер вакытында, тайга «пәрие» бөтен богауларыннан ычкынып, бу ике шашкан адәм баласын очырып алып китәргә җыенганда, кичтән үзләре өйгән «тауя- га ут төртеп җибәрә Дерсу. Тайганың котырынган стихиясенә каршы бу икәүнең аңлы рәвештә алдан әзерләнгән үз «стихиясе» торып баса, һәм шул ут ышыгында алар сакланып калалар.
Кемнең җаны тетрәнмәс Дерсуның бу кадәр алдан күрүчәнлегенә. Беренче чиратта, әлбәттә, Арсеньев «эри» бу утта, Бик якын дусты итеп күңеленә урнаштырган Дерсуны, бер вакыт табып, үзенең Хабаровскидагы резиденциясенә алып кңтә ул. Янәсе, кунак итәргә. Шәһәр, әлбәттә, цивилизация, комфорт. Зур-зур бүлмәләр. Йомшак караватларда гына йоклыйсы. Бер көн үтә шулай, ике көн үтә шулай, өчкә киткәч көчкә китә Дерсу Узала өчен.
— Гел шулай, шушы таш тартмалар эчендә кысылып яшисезме? — дип аптырап сорау куя Дерсу бер көнне. Күрә Арсеньев: монда шул Дерсу стихиясе түгел. һәм ике көпшәле «цивилизованный» мылтыгын бүләк итеп, кунагын үз стихиясенә озатырга мәҗбүр.
~.Улем кайда да, кемгә дә бер килмичә калмый. Шул җөмләдән Арсеньезка да бер көнне шомлы хәбәр ки^еп төшә. Аның җан дустын, аның юл күрсәтүчесен, аның хөр күңелле зирәк иптәшен, белмим, әлеге шул ике көпшәле «цивилизованный» мылтыгы өчен, белмим, башка бер коткы аркасында, тайга урманында үтереп киткәннәр.
Үлем кайда да үлем, үлем кайда да матур нәрсә түгел. Ләкин тайга уртасын- ♦ да, яңа гына күмелгән кабер янында, үзенең олы кайгысы белән ялгыздан-ялгыз „ басып калган Арсеньев бу үлемне, ничектер, матурлый белгән. Күрәсең, олуг дус- = лыкның, кешегә бирелеп хезмәт итә белүнең, шул ук вакытта хөрлекне ахыргы н сулышына чаклы саклый алуның баш ирешмәслек кодрәте үлемнең шыксызлыгын 5 да җиңә алган булса кирәк.
Бу китерелгән кыйсса турыдан-туры без куйган темага карамый, ләкин мон- < дый кыйссаларны, мондый Дерсу Узалаларны белеп тору иҗат кешесе өчен бер х дә артык йөк түгел. 2
Габбас мулла—трагик образ =
Алдан ук сизеп торам, бәхәсләр булырдыр бу турыда. Бер караганда, бәхәс- о ләшергә урын да бар кебек. Үзе мулла, үзе, имеш, трагик дәрәҗәгә күтәрелгән, =< пьедесталга бастырылган. Муллаларның барысын да бер очтан кара реакционерлар * итеп күрергә күнеккән һәм бары тик каһәрләнергә тиеш дип кенә табучы бер “ яклы караштагы кешеләр бездә әле дә булса бетеп җитмәгән. Әлбәттә, мулла- ларның күбесе реакциягә, дин чапаны астында патша самодержавиесенә, өстен сыйныфларга хезмәт итүче «соры кортлар» булганнар. Шул ук вакытта муллалар арасыннан халыкка дөнья гыйлеме йоктырырга, халыкны агартырга тырышучы күп кенә прогрессив кешеләр — укытучылар, галимнәр, шагыйрьләр дә чыккан.
Гариф Ахуновның «Идел кызы» романындагы баш геройларның берсе Габбас мулланы мин югарыда китерелгән төркемнәрнең берсенә дә кертмәс идем. Чынын гына әйткәндә, аның муллалыгы да ташка үлчим генә. Ә кеше буларак, ул бик катлаулы, каршылыклы. Аның тормыш-көнкүреше гаять четерекле борылмалар аша үтә. Шул четерекле хәл-әхвәлләр, заман китереп тудырган каршылыклар арасында буталудан тәмам аптырау-йөдәү хәленә килгәч, ул үзенә-үзө кул салырга мәҗбүр. Димәк, ул трагик язмышлы кеше.
Бу бахырның тормыш борылмаларына, бөтенесенә булмаса, кайберләренә күз салып үтик.
Иң элек ул мужиктан чыккан мулла, аның указлы мулла икәнлеге турында романда хәтта ишарә дә ясалмый. Элекке бай мулла хаҗ сәфәрендә үлеп калгач, аның кырык яшьлек тол хатынына «Алып-сатар Габделхәлим» сәүдәгәрнең кыставы аркасында яшь башыннан йортка кергән, димәк ки, иң элек үзенең яшьлеген урынсыз корбан иткән кеше ул Габбас. Хәйләкәр сәүдәгәр Габделхәлим куштанлыгы да, әлбәттә, булмаган түгелдер, ләкин эш монда гына түгел. «Хәерче Җамалетдинның ундүртенче баласы» булган артык кашык Габбас, һичшиксез, Шәмсениса абыстайның байлыгына да кызыккан булырга тиеш. Әйтеп карагыз, элек мужикның кайсысы гына байлыкка кызыкмаган да, кем генә тиз арада мал-мөлкәтле булырга хыялланмады икән) Менә шушы байлыкка кызыгуы аркасында яшь башын кырык яшьлек тол остабикә муенчагына тыгуы белән Габбас фаҗигагә беренче мәртәбә аяк атлады.
Нинди фаҗига? Монда без эшнең торышыннан үзеннән-үзе логик рәвештә килеп туа торган, туарга тиешле хәлләрне күздә тотабыз. Берсенең елкән яшьләрдә, икенчесенең яшь булуы әллә шома гына узгандыр дисезме? Икенчедән, тыштан ничек кенә шома күренмәсен, элекке бай һәм дәрәҗәле мулла хатыны Шәмсениса, сиздерәме ул моны, сиздермәскә тырышамы, үзен ничек тә өстенрәк, хуҗа кеше итебрәк тота. Моны Габбас, ир кеше буларак, әлбәттә, эчтән кичергән булырга тиеш. Шул ук мәкерле Шәмсенисаның, Габбасны ничек кулда тотарга тырышып, үзенә читен булса да, хурланса да, үзе йөреп ирен яшь кыз Хәнифәгә өйләндерүе, димәк
ки, Габбасны ике ут арасында калдыруы мужиктан азган бу беркатлы мулла өчен ансат булгандыр дисезме?
Икенче хәтәр җил өйнең тышында. Зартугай авылының икенче мәхәлләсендә бай һәм яхшы ук тәкәббер Селәйман мулла утыра. Ул астыртын кеше — чак кына көнчелектән, чак кына тәкәбберлектән булса кирәк — төрлечә мыскыл итеп, Габбас мулланы кимсетергә, түбәнәйтеп күрсәтергә тырышып — әле аның мәхәллә кешеләренә. әле Габбасның турыдан-туры үзенә оскы уты үрләтеп тора. Габбас бахыр моны да эченә йотарга, конфликтка кермәскә тырышырга мәҗбүр. Әлбәттә, бу да аның җанын кыршымыйча узмагандыр.
Шулай да Габбас чыдый. Булдыра алганча мәхәлләгә хезмәт күрсәтә. Яхшы һәм кешелекле булырга, кайгы-хәсрәт килгәндә сабырлык белән күтәрергә өйрәтә. Олыгаеп барган Шәмсенисадан кыз бала — Нурия дөньяга килү факты Габбасны бу тынгысыз йортка, ниһаять, башы-аягы белән кадаклый. Ул бала өчен җанын фида кылырдай булып шатлана, кыз баланы һәр җәһәттән абруйлы, әти-әнисенә карата миһербанлы, дөнья мәшәкатьләре алдында түземле, барыннан да элек, укымышлы, кешелек өчен файда китерердәй кыз булып үсүен теләп, кулыннан килгән бөтен эшне авырыксынмыйча башкара. Нурия үсә төшкәч, «тукта, бозылып китүе бар, мәхәллә кешеләре ни әйтер» дип икеләнеп тормыйча, кызны русча укырга һәм дөнья гыйлемнәренә өйрәнергә дип Алабугага илтеп укырга бирә. Алай гына да түгел, Габбас, ул вакыттагы материаль тормышның җиңел түгеллеген истә тотып, кызына әледән-әле азык-төлек ташый, кызының хәлен белеп тора.
Әлбәттә, ул яхшылыкка җавап итеп яхшылык көтә һәм моңа аның хакы да бар кебек. Ләкин ай-һай ла!
Дөнья кинәт Габбас мулла аңламаганча, ул бөтенләй көтмәгән якка таба үзгәреп китә — Рәчәй җиреннән барлык катлауларны тетрәтеп, атышлары һәм митинглары, Марсельезалары һәм бу тетрәүне өнәмәүче өстен катлауларның ачудан ярсып күтәрелүләре белән Революция давылы уза. Габбас бу хәлләрне ничектер колак яныннан үткәрмәкче, аның революцияне котлап кул чапканы да ишетелми, каһәрләп тә сүз әйтми. «Гел болай булмас, урынына бер утырыр» дигән кебегрәи позициядә кала Габбас.
Ләкин дөнья бик алай тиз утырмый. Китә якалашулар. Зартугайдан Шәяхмәт Айдаровлар, Солтаннар күтәрелеп, революция дулкынына кушылып китәләр. Колчак калдыклары совет яклы мөгаллимнәрне ат койрыгына тагып, җәзалап үтерәләр... Габбас мулланың сөекле Нуриясе дә Алабугада гына сыеп калмый, Казанга китә. Андагы белешләре ярдәме белән, әлбәттә, мулла кызы икәнлеген шәрран ярыл кычкырмыйча, элек татрабфакка, аннан медицина факультетына укырга керә.
Еллар үтә. Габбас мулла башына ява. , ул көтмәгән бозлы яңгырлар. Аның үэ туганнарыннан берсе милиционер Уразаева, аягына кирза итек киеп, биленә каеш буып, наган тагып алган Уразаева. яшьтән үк ирдәүкәләнеп, тәмәке тарта, аракы эчә башлаган Уразаева, бетен Алабуга өязендәге муллаларны. попларны җыеп, урман кистерү эшенә мобилизацияли. Шул җөмләдән, Габбас мулла да кисә урманны. Габбас бу эшкә һич каршы түгел, ул гомумән кече яшьтән эш эшләп, нужа күреп үскән кеше. Шулай кирәк икән, димәк, кирәк. Кисәләр. Ләкин Габбас бер нәрсәгә бик рәнҗи. Шул туганы Уразаева бу олы яшьтәге кешеләрне — муллаларны һәм попларны юри мыскыл иткәндәй, иртәләрен зарядка ясатып, басу буйлатып чаптырып йөдәтә.
— Әйдәгез, буржуй калдыклары, тәмен татыгыз хөрриятнең, җитәрлек халыкның канын эчеп яттыгыз.
«Менә монысы нигә? Ник чаптырып азаплый ул олы яшьтәге абзыйсыи?» дип, аптырап, узенә-үзе сорау бирә Габбас. Моны ул ачыктан-ачык мыскыл дип саныА һәм бу мыскылга аның намуслы җаны протест белдермичә кала алмый.
Хәлбуки, күрәселәре моның белән генә бетми, чын күрәселәре алда булган икән әле. Якынлаша колхозлашу еллары, кулакларны сыйныф булу ягыннан бетерү башлана. Эшнең алар файдасына бармаганлыгын сизеп, хәйләкәр Шәмсениса, ышыклану почмагы эзләп, Казанга — укымышлы кызы янына кача. Монда, болганчык Зартугайда, пожарда янган элекке хаҗи өенең күмерле-кисәүле нигезендә, актын туннарын сатып, җир тырнашып салган яңа нигездә Габбас белән Хәнифә икәве
ген» калалар, һәм чынлап та элекке кебек челтәрле-чарлаклы булмаса да. көч-хәл белән тергезгән бу яңа өйдә үз тиңе Хәнифә белән генә калган Габбас тынычланган да кебек була: «Юк, безгә тимәсләр, икебез тиң «хәерчедән чыккан» алла бәндәләре ич без...»
Юк шул, тынычланырга ашыккан икән безнең Габбас картыбыз. Тияләр. Рас «•бе-тамыры белән йолкып ташларга икән һәр төрле «сыйнфый соры кортларлны, ф ничек инде Габбас мулла гына бер читтә торып калсын. Хәнифә белән икесен ; мунчага куып чыгаралар да, мең газап белән үзләре салып кергән йортларын 2 колхоз файдасына — икенче урынга күчерәләр.
Бик авыр кичерә Габбас бу соңгы куылуны, чын күңеленнән гаделсезлек дип сх таба. Сүзсезгә әйләнә, кара көя, хәтта бердәнбер таянычы булып калган Хәнифәсенә л дә сүз катмый. Шулай да ул әле бөтенләй үк өметсез калмый. Казанда бит аның укымышлы кызы бар, авыр чакларында үзләреннән арттырып, онын-ярмасын илтеп, укытып үстергән Нуриясе бар. Хәлбуки, иң авыры, бәгырьне иң өзә торганы 3 Казанда көтеп торган икән.
— Әти, син бу тирәдә күренеп йөрмә.— дип бусагасыннан куа аны укымышлы Нуриясе.
...Бөтенләй бетеп, мораль һәм физик яктан тәмам бөрешеп кайта Габбас шәһәр- 2 дәге кызы яныннан, һәм кем белән дә аралашмыйча, беркемгә бер зарлану сүзе j ишеттермичә, иңке-миңке килеп, атна-ун көн йөреп карый да. йокысыз үткәргән ® бер төннең иртәгесен чыгып китә һәм өйгә бүтән әйләнеп кайтмый. Аны каен ботагына асылынып үлгән җирендә зираттан табалар. Тере кешеләргә өмете беткән _ Габбас, әйтерсең өмет эзләп мәетләр хозурына барган.
Шул чорның рәхимсезлегеме бу? Чорныкы түгел. Аерым кешеләрнең, акны А карадан аера белмәүче таш бәгырьле кешеләрнең, куркак кешеләрнең рәхимсез- леге. Шул ук вакытта әйтми узып булмый, революция ясаганда урынлы-урынсыз артык кызып китеп, кирәк-кирәкмәгәндә «йомычка очыру» белән мавыгу галәмәте дә чагыла монда.
Габбас мулланың иң зур фаҗигасе шунда: ул боларның вакытлы күренеш кенә, зур эш кузгатканда әйләнгән баштан килеп чыккан сикеренүләр һәм җикеренүләр генә икәнлеген аңламый.
Тизрәк «яңача күренергә» тырышып ясалган мондый «сикеренүләр», әлбәттә махсус эшләнгән эш түгел иде. ләкин ничек кенә димик, андый хәлләр булды Әсәрдә үзенчә бик тә колоритлы фигура булып күренеп калган шул Уразаева үзе генә дә ни тора!
Аның Алабугада мөгаллимә түтәенең шыр өендә уналты-унҗиде яшьлек гөнаһсыз Нурия белән беренче очрашу картинасын искә төшерик,
— Тәмәке тартасыңмы? — Нуриягә биргән беренче соравы бу аның. Колакка сыймас бу сүздән аптырап калган Нурияне — бу «буржуй калдыгы чукынчыкны* күреп, тагы да мыскыллый төшү нияте белән, Уразаеваның шунда ук икенче тәкъдиме дә әзер:
— Әйдә, алайса, аракы эчәбез.
Ышанып әйтергә мөмкин: ул минутта аның бернинди аракысы да юк, чак-чак кына паекка тиенеп торган ул авыр көннәрдә аракы булуы мөмкин дә түгел. Ләкин ул ике дә уйламый, әйтә, аның бердән бу «буржуй калдыгы» туганын мыскыл итәсе килә. Икенчедән, шулай зәһәр сөйләшкәч һәм. ирләрчә, итек кунычына камчы сабы белән суккалап йөргәч, яңача — революционерларча чыккандай күренә.
Соңга табарак, Уразаеваның «революционерлыгы» Габбас мулла Казаннан кайткач, Габбасның хатыны Хәнифәне. икенче төрле әйтсәк, үзенең җиңгәсен чакыртып аңардан сорау алу картинасында күренә. Монда инде ул бөтенләй кешеләрчә сөйләшә белү сәләтен үк югалткан, анда тик каеш-каткан кәҗүнни сүзләр генә торып калган.
Я, тасвирлап торган булабыз. Галстук тагып йөрүне мещанлыкка санап каһәрләү, кыэларыбыэның, чәч толымнарын кистереп ташлап, шакмаклы кепка киеп йөрү өянәкләре булмадымыни?!
Авторның батырлыгы: ул дөньяның шул чордагы хәлләрен тик уң яктан күрү
һем күрсәтү белән генә чикләнмәгән, аның‘тискәре яклары булганлыгын да әйткән һәм гүяки безне алдагы эшләребез өчен кисәткән.
Аңлы рәзештә табылган детальдер дип әйтә алмыйм, ихтимал, әлеге шул безне эчтән этәрә торган иҗат интуициясенең этәрүе аркасында килеп чыккан могҗизадыр. Габбас мулланың зират эчендәге ак каен ботагына асылынуы да күңелне эзсез калдырмый. Юкса, бу күңелсез финал өчен Габбас бүтән берәр караңгырак почмакны да тапкан булыр иде. Юк, ул нәкъ ак каенны тапкан. Кечкенә генә деталь бу, хәтта шул да бу фаҗигале үлемгә тонык кына булса да бер нур сирпи.
Әйтер сүзең бармы? Үз сүзең?
Ни әйтергә?
Бу бәйләнчек сорау язучының башыннан бер вакытта да, куып караганда да китми. Әлбәттә, йокы сәгатьләрен искә алмаганда. Йокы дигәннән, язучының йокысын әйтер идем — бу яктан алла иң каһәрләгән җан ияләренең берсе язучы. Мин үзем, менә егерме ел инде, гел йокы даруы кулланам. Әле алай да өч-дүрт сәгать ничек кирәк алай йоклаганнан соң башлана: төшләр, саташулар, әллә кайчан булып узган мәхәббәт романнарының кире әйләнеп кайтуы. Кайвакытта камил бер сюжетка корылган төшләр дә күрәсең. Торып утыр да яз. Яшермим, минем төшләрдән төенләнеп киткән хикәяләрем бар. Әлбәттә, уянгач аны өнгә туры китереп, тормыш соравы белән яраштырып яңадан «эшләп чыгарасың».
Кыскасы, ансат түгел язучының эше, ай-һай ла, бер дә ансат түгел! Бик аптыраганнан булса кирәк, чын булса әгәр, Лев Толстой еш кына әйтә торган булган,
— Иблис уйлап чыгарган безнең бу газаплы эшне. Юкса, кеше чәчү чәчәргә, болында печән чабарга, сәхра-урманнарда сунарга йөрергә генә яратылган булган. Иблис — шуның өчен дә Иблис ич — күрә моны: адәмнең эше тоташ бәйрәм. Саф һавада җаны теләгәнне генә эшләп йөри. Көнчелегенә көч килә Иблиснең, адәм белән кайчандыр юк кына сәбәптән бәйләнешеп тә киткән булганнар икән болар, аның өчен дә кесәсендә таш саклап йөрткән булса кирәк, шикаять белән алла хозурына киткән бу.
Иблис булса да аны да алла үзе яраткан бит, тыңлый алла Иблиснең шикаятен, дөрес дип таба бу очракта. Сорый тегеннән:
— Соң нишләтим моның өчен адәмне? Дәгъваң урынлы, чара күрмичә калдырып булмый,— ди.
Иблис—шуның өчен дә Иблис бит, каһәр — тиз генә әйтергә ашыкмый. Тора алла каршында җилкәсен кашып, күңеленнән усаллык уйлап, һәм озак уйлап торганнан соң, ниһаять, әйтә:
— Синең кушуың буенча, адәм хәзергә киң яланда чәчү чәчә, урак ура, печән чаба. Җиләс су буенда балык тота, урман-кырларда җәнлек атып йөри — шәп эшләр болар барысы да. Мондый җиңел кәсептән бер дә бер көнне синең ул адәмнәреңнең азынып китүләре дә мөмкин.
Уйга калдырды бит Иблис алланы, янә сорый алла Иблистән:
— Соң. синеңчә, тагы нишләтим мин ул адәм балаларын?
— Ә син аларга акыл эше дә җибәр,— ди Иблис явыз тантана белән,— кырда- яланда саф һава иснәп кенә йөрмәсен, өендә, өстәле артында акыл эше белән дә чиләнсен.
Әнә шуннан бирле адәм балалары акыл эше белән дә баш ватарга мәҗбүрләр,
«Ясная Поляна» утарында, Толстойның яшәү-эшләү шартларын сөйләгәндә, безне гыйбрәтле бер факт белән таныштырдылар. Толстой яшьрәк чагында, димәк, нервлары ныграк булганда өске катта, гаилә членнарыннан аерым бүлмә белән генә аерылып, эшли торган булган. Олыгаеп, нервлары какшый төшкәннән соң, ул югары өйләрдә бала-чага, кунак-төшем ыгы-зыгысы белән сыешып эшли алмый, астагы тимер ишекле, калын таш стеналы, чак кына караңгы, чак кына дымлы һавалы кладовкаларның берсен кабинеты итеп җайлатырга мәҗбүр була. Калганын
үзегез уйлагыз: граф һәм исеме дөньяга мәгълүм әдип Толстой — әллә ул бу күченүне язу эше уен булганлыктан эшләгәндерме?
Шулай да мавыгып киттем бугай мин. Бу очракта бит язучының кешеләргә — укучыларына әйтер сүзе, үз сүзе булырга тиешлеге турында тукталмакчы идем. Моны, әлбәттә, дөрес аңларга кирәк. «Үз сүзе» дигән сүз — бу заманнан, кешеләрдәй, кешеләрнең зур ихтыяҗларыннан аерылу дигән сүз түгелме? Алай уйлау яки алай әйтү өчен фил сөягеннән корылган манарада, кайдадыр болытлар арасында, дөньядан аерылган шәп-шәрә эстет булырга кирәк. Ул манараны да әле космоска чыгышлый берәр җир иярчененең бәрелеп, чәлпәрәмә китереп узуы мөмкин. Заманнан аерылган кешенең үз сүзе булуы мөмкин дә түгел. Бу яктан, Михаил Шолоховның чит ил журналистлары белән очрашканда әйткән үткен һәм төгәл сүзләре искә төшә: «Без йөрәгебездә булганны әйтәбез,— ди ул,— ләкин безнең йөрәкләребез тулысынча партиягә, халыкка бирелгән».
Моны шулай ук дөрес аңларга кирәк: художник партия карарларын, халык әйткәннәрне, җыелышларда сөйләнә торган дөрес сүзләрне иллюстрацияләп утыручы гына түгел. Художник боларның барысына да игътибар белән колак сала, аларга таяна, шул әйтелгәннәргә үз өлешен дә кертеп, халыкка хезмәт итү хисе белән яна, ләкин бу бурычларга якын килүдә, боларны ничек тә үтемлерәк ител әйтә-җиткерә белүдә аның «үз сукмагы» бар, ул партия һәм халык әйткәнне, художник-гражданин буларак, үз җаны аша үткәреп, үз кайнарлыгын да кушып сурәтли. Шунсыз чын сәнгать әсәренең тууы мөмкин түгел.
Кызганычка каршы, еш кына болай да була. Әсәр бик тә актуаль темага язылган. Әсәрдә, тышкы яктан караганда, әдәби иншалауның барлык атрибутлары үз урынында. Тел ягы да яманларлык түгел. Шушы өстә күренеп яткан тышкы күрсәткечләренә карап, кайбер вак балык аулаучы «тәнкыйтьчеләренең бу әсәрне тиз генә мактап ташлаулары да мөмкин. Ләкин укыганда әсәр күңелне җылытмый. Аны укысаң да күз белән генә укыйсың, күңел белән түгел. Чөнки аңарга язучының үз күңеле, үз «иманы» салынмаган. Ул — күпмегә алган, шул бәягә үк сата.
Аннары безне соңгы вакытларда бердәй талантлы, бердәй шома, бердәй купшы шигырьләр ташкыны баса башлады. Боларда мин шагыйрьнең үз фикере юк дип әйтмәс идем. Киресенчә, боларда бөтенесендә шагыйрь тик үзе генә, үзенең «мин»е, үзенең үткәне, үзенең сагышлары, үзенең табышлары... Боларда социаль тормыш, аның кешеләре, көрәшләре һәм җиңү шатлыклары җитми.
Кул астында гына булганлыктан, менә мин «Казан утлары» журналының 1977 елгы 4 иче санын ачып, анда басылган шигырьләрне күзәтеп утырам. Роберт Әхмәт- җанов, Фаил Шәфигуллин, Модәррис Әгъләмоа, Шамил Манналовлармың бәйләм- бәйләм шигырьләре басылган. Начар шигырьләр түгел. Арада кеше күңеленең нечкә кылларын тибрәтә алырдайлары да бар. Ләкин бөтенесе өчен дә уртак характерлы бер кимчелек: һ. Такташның «Тун трагедиясе» җитми бу шигырьләргә. Искә төшерегез әле: нинди шаян-шук, уен-көлкеле Такташ анда.
Һәрбер минут, һәрбер секунд өчен
Көрәш бара совет илендә
Ә мии
Һәр көн утырып сезнең тунны ямыйм, Өч-дүрт сәгать уза кимендә...
— дип, тиешле сыйфат күрсәткечләрен җиткермичә сатуга товар чыгарган меховой кешеләренә чын ихластан үпкә белдерә шагыйрь. Әллә бездә үпкә белдерерлек яклар юкмы? Унынчы бишьеллыкны нигездә сыйфат бишьеллыгы дип атыйбыз. Ни өчен без үзебезнең нечкә уйлый, кичерә, сагышлана белүебез белән мактануны булдырабыз да. кибеткә брак чыгаручыларга тузынып ачулана белмибез?
Була тагы шундый шигырьләр. Боларында нечкә итеп уйлый белү дә юк. шагыйрьнең үз шәхесе дә юк, сөйгән кызы да юк, Аның каравы, күперенке пафослы строфалар су буе сузылган, шагыйрь ул строфалар арасындагы мәгънәви уртаклыкны табарга да тырышмый. Чөнки авторның иң элек үз фикере юк. Бер иптәшнең бик оста тотып алган образлы әйтмешенчә, ул буш мичкәгә чукмар башлы саллы таяк белән сугып тора, сугып тора. Буш мичкәдән зур тавыш чыгып тора, чыгып тора... Ләкин, кызганычка каршы, буш тавыш. Менә нәрсәгә дә китерә ул үз фикерең булмау.