МИН НИЧЕК ЯЗУНЫ ТАШЛАДЫМ
прельнең Тукай туган иртэсендә нурлы шәһәребезнең
үзәк урамы буйлап чиктән тыш дәртләнеп- канатланып
барам. Бара торгач кинәт үземне Матбугат йортындагы
көзгедә күрдем. Элек тә аның каршында тукталгалый
идем. Анысы гаҗәп түгел. Урамнан бара идем бит, ничек
соң әле мин чал чәчле шагыйрьләребезне дә, башлап
язучыларыбызны да үзенә карата торган бу көзге
каршына килеп бастым?.. Матбугат йортының туксан
тугыз потлы ишекләрен ачып керүемне сизми дә калдым
ләбаса. Култык астымдагы өр- яңа кулъязмаммы, әллә
инде Тукай туган көнме мине шулай исәрләндереп
җибәргән?.. «Причем тут Тукай туган көн?» —дип сорау
куюыгыз мөмкин. Алай булса Тукай исемен арттан алга табан укып карагыз:
Йакут сүзе килеп чыга түгелме. Якут бу очракта ниндидер асылташ түгел, ә мин
булам инде. Әй-йе, метрикага теркәлгән исемем. Тукай туган көнне дөньяга
килүем сәбәпле, әни белән әти миңа шулай кушканнар. Фамилиябез —
Нургалпмов. Берничә шигырем күп тиражлы гәзиттә басылгач, «галим»ен һәм
«ов» коерыгын к черту!—дидем. Кыскасы, танышыйк: Якут Нур дигән шагыйрь
ул мин булам.
Көзге каршына килеп баскач, үзегез беләсез, һәркем хуплап каршы алырлык
кеше рәвешенә керәсең килә. Мин дә тырыша-тырыша чәчемне, галстукны, кием-
салымны рәтләргә керештем. Ниһаять, кыяфәтем үземә дә ошап, авыз колакка
җитте, күңелем тагы да күтәрелеп китте. Каф тавын кичәрлек, бөтен җир шарын
гизәрлек канатлы шигырьләрне бер-бер артлы язып торачагыма нык ышанган
хәлдә, коридорга юнәлдем. Ике якта да бүлмәләр, бүлмәләр...
Бер ишекне шакыдым. Ягымлы аваз ишетелде:
— Керегез, кер!
Телефоннан сөйләшүче мин күптәннән белгән хезмәткәр, мине кү рүгә,
трубканы бир читкә куеп, сикереп торды һәм, ике кулын җәеп, каршыма килде:
— Син дә, Якут, дөньядамыный?!. Тиле кеше әйтмешли, күрешмәгәнгә биш
былтыр булды бит, малай. Әйдә, бер кочаклашыйк әле!.. Күптәннән синең белән
гәпләшеп утырасы килә иде, менә бирегә, диванга рәхим ит...
— Сез... сез телефоннан кем беләндер сөйләшә идегез бугай... Гафу итегез,
бүлдердем...
— Ничево... тагын шалтыратыр әле...
Трубканы шап итеп куйгач, теге яңадан минем янга диванга килеп утырды.
— Ничек тормышлар... җәмәгатең... бала-чагалар?... Синең хәзер дүртәүме,
әллә бишәүме?
— Малай да кыз инде.
— Начар... начар иҗат итәсең икән... Ә эштә ничек, планны үтисезме?
— Үтибез... Әле менә байтак кына шигырь дә яздым. Элек язган- нарымны
да шомарттым. Барысын бергә туплап, менә сезгә алып килдем. Укып чыгып,
киңәшләрегезне...
Сүземне тәмамлый алмадым, теге кинәт сикереп торды.
— Соңга калдың бит, соңга! — дип кычкырды ул, арлы-бирле йөренә
башлап.— Унбиш кенә көн элегрәк килгән булсаң да...
— Нәрсә... Әллә бу эшегездән китәсезме?
— Эш миндәмени соң! Безнең инде быелга да, киләсе елга да шигырьләр
бар.
Миңа эсселе-суыклы булып китте. Шулай да сынатырга исәбем юк иде.
— Бу... бу... очарга җыенган тургайның канатын кисү бит! Үзегез бүгенге көн
турында язарга кушасыз.. Ике ел буе кулъязма хәлендә яткач, аның ни кадере кала
ди... Заманыбызның девизы —тизлек, ә сез... Сезнең карабодай коймагы
ашаганыгыз бармы?.. Табадан төшкән шәпкә нинди тәмле, нинди файдалы була
ул!
— Шулай шул,— дигән булып, теге кинәт кенә сүземә килеп кушылды,—
әсәр яхшы икән, нигә куркырга. Тагын ун, йөз, мең елдан соң басылса да аны
халык яратып укыячак.
Әйтерсең лә шунда башыма чүкеч белән суктылар. Маңгаема бөрчек-бөрчек
салкын тир бөртекләре бәреп чыкты.
Моны күргәч теге миңа көмеш портсигарын сузды.
— Әйдә, бераз көйрәтеп алыйк...
— Рәхмәт, мин бит хәзер тартмыйм. Исеңдәдер, узган ел беренче
шигырьләремне китергәч бу бүлмәнең стеналарын ничек ыслаган идем. Хәзер
баш та авыртмый, язганда да...
— Әйттем бит. Минем киңәшне дә исәпкә алдың, алайса.
— Әй-йе. Бу кулъзмада гел мәзәк һәм сатирик шигырьләр генә.
— Нәрсә?!. Ишкәнсең икән ишәк чумарын. Аны бит мин былтыр әйттем, быел
түгел. Ә быел соңга калдың, дус.
— Ярый, соңга калдым, ди. Теге чакта үзегез: «Сезнең талант юмор өчен бит,
мәзәк шигырьләр күбрәк языгыз,»—дигән идегез ич.
— Диалектиканы белмисең, Якут дус, диалектиканы: һәммәсе ага, һәммәсе
алышып тора. Хәзер безнең редакциядә тирән хисле лирикага кытлык, юк-бар
юмор белән мавыгу модасы узды инде.
— Гафу итегез, белмәдем. Хушыгыз!
Йөрәк шул кадәр ярсыган иде, бу сүзләрне ничек әйтүемне дә, то рып
китүемне дә сизми калдым. Ишекне ачканда тегенең:
— Тукта әле, Якут, нишләвең бу...— диюе шып туктатты. Шул арада ул
култык астындагы кулъязманы тартып алды.
— Хәзер үпкәләргә генә торасың, нәкъ сабый бала инде син,— дип, мине
култыклап өстәл янына алып килде.— Утыр! Кулъязмагыз бер генә данә икән.
Ике булса әйбәт булыр иде. Ярар инде алайса, калдырыгыз. Башта үзем укып
чыгармын. Шигырьләреңне ошатсак, тагын сөйләшербез. Димәк, бигайбә! Үзем
шалтыратырмын.
Редакциядәге таныш шулай дигәч, бераз тынычланып, өйгә кайтып киттем.
Шәһәр элеккечә гөрләп тора. Әмма миндә иртәнге шигъри дәрт шактый сүрелгән
иде инде. Үзем барам, үзем уйлыйм: «Теге хәйләкәр таз мине кәкре каенга
терәттереп калдырмадымы?..» Бу сорауга үзем түгел, шайтан зиһененә ия булган
хатыным да дөрес җавап таба алмавын белгәнгә күрә, өйгә кайткач: «Алып калды-
лар» — дип, сүзне кырт кистем. Бәйрәм каршылау ыгы-зыгысы башлангач, гәп
сатырга вакыт аз кала бит ул.
Беренче Майдан соң эшкә чыктым.
Дүрт атна чамасы узгач, дүшәмбе көнне эштән кайтып керүгә хатыннан :
— Редакциядән миңа шалтыратмадылармы? — дип сорадым.
Хатын:
— Юк шул,— дип моңсу гына җавап бирде. Икенче, өченче, дүртенче,
бишенче кичне дә мин шул ук сорауны кабатлагач, өйдәгеләр тора-бара
күнектеләр. Ишектән күренүем була, кызчык, малай һәм хатын өчесе өч яктан
хәбәр итәләр:
— Ю-юк.
— Ю-юк.
— Юк!
Көнпән-көн көчлерәк тәэсир итә барган бу кайтаваздан минем йокым качты.
Шулай да уйлана калдым, теге дус тикмәгә генә шалтыратмый тормас. Бәлки ул
каты авырып түшәктә ята торгандыр, ә мин. аның хәлен беләсе урында, үпкәләп
йөрим.
Ниһаять, урамдагы телефон-автоматка кереп кирәкле номерны җыйгач,
таныш тавыш ишетелде:
— Редакция слушает.
— Исәнмесез! Мин... бу... Якут. Сез миңа шалтыратырга булган идегез. Әллә
авырып...
— Тфу-тфу, авызыңнан җил алсын! Җәй көне авырырга ярыймы соң. Бездә
хәзер, дускай, урак өсте. Ялга киткәнче, дүртенче кварталда басылырга тиешле
барлык кулъязмаларны типографиягә төшерәсе бар. Ә синекенә бит әле ут
капмаган... Бигайбә, дускай. Хуш! Үзем шалтыратырмын...
Шулай диде дә. трубканы куйды теге. Мин ык-мык итәргә дә өлгерә алмый
калдым.
Телефон-автомат будкасыннан чыккан гына идем, сөт савыты күтәреп хатын
килә.
— Нәрсә... берәр хәл булдымы әллә?.. Син, Якут, өйгә шалтыраттыңмы?
— Юк ла, редакциягә шалтыраттым.
— Редакторга?!.— дип кабатлап сорады ул, күзләрен зур ачып. — Бер ай
буена өйдән дә чыкмыйча, үзем дә, балалар да телефон саклап утырдык бит. Нигә
шалтыратып торасың инде аңа. Ташла шул редакцияңне дә, шигырь шыгырыңны
да, эшлә өнә үз эшеңдә әйбәт кенә.
Шулай итеп, хатын миңа редакция белән телефоннан сөйләшүне дә, шигырь
язуны да тыйды.
Шигырь язуын язгалыйм, әмма хатынга сиздермим һәм редакциягә
шалтыратмыйм. Шулай тынычрак икән. Әсәрләрем яхшы булса, үзе
әйтмешли, йөз елдан соң да халкым яратып укыр әле.
Редакциядәге кулъязмам турында оныта ук башлаган идем инде, тик менә
көз көне бик шәпләп искә төшерделәр. Бу хәл эштә булды.
Иртәнге унга мине директор кабинетына киңәшмәгә чакырдылар. Азрак
алданрак килгәнмен ахрысы,— халык җыелып бетмәгән иде әле. Шулай да
бүлмәдә берничә кеше бар иде инде.
Шунда директор кинәт миңа мөрәҗәгать итте:
— Якут Рәхимович, ялгышмасам, сез күптән әдәби иҗат эше бе лән
шөгыльләнәсез...
Бүлмәдәгеләр, ни өчендер, үзара пырхылдашып көлеп алдылар. Мин дә,
аларга кушылып, авызымны ера башлаган гына идем, директор :
— Ләкин менә бүгенге көнгә кадәр матбугатта шигырьләрегезне күргәнем
юк,— дип сүзен бик җитди тәмамлагач, йөрәгемне ток куыргандай, кинәт
сикереп тордым. Нәрсә дә булса әйтергә кирәк иде.
— Барып чыкмады... шигырьләремне ошатмадылар,— дип, бөтен гаепне
үз өстемә алуымны сизми дә калдым.
Миннән берничә кеше аша гына утыручы баш инженер:
— Болай булгач, Якут дус, гел үзебезнең эш белән генә мәшгуль буласың
инде, бик шәп! — диде чын күңеленнән шатланып.
Тукта, тукта, теге чакта, урамдагы телефон будкасы янында хатын да
шундый киңәш биргән иде түгелме соң? Әйе шул, болар дөрес киңәш
бирәләрдер, нинди әйбәт бит минем туган комбинатымдагы үз эшем.
Җыелыш бетүгә редакциягә, теге дуска шалтыраттым, мин башкача
шигырь язмаячагымны, редакциядәге кулъязмаларымны да кире алып
китәчәгемне әйттем. Әй шатланды да соң инде дустым! Минем
шигырьләремне укуны өч елга сузган дус кулъязмаларымны миңа кире
кайтарып бирү эшен һич тә сузмаячагын, аларны бүген үк машина белән өемә
китереп бирәчәген әйтте.
Ә мин бу хәбәр белән хатынымны шатландырырга өйгә ашыктым.