ДУСЛАР ҖЫРЫ
Журналыбызның бу рубрикасы аша без хөрмәтле укучыларыбызга яңа бер сә-хифә — кырым-татар совет шагыйрьләре иҗатыннан үрнәкләр тәкъдим итә-без. Бай фольклор белән сугарылган, зур тарихлы әдәбият вәкилләре үзләренең үзенчәлекле шигырьләрендә Совет Ватанын, социализм тудырган халыклар дуслыгы идеяләрен, безнең бөек чынбарлыкны дәртләнеп җырлыйлар.
Черкез-Али
Мин Октябрь баласы
Ышанырга мөмкин түгел, ышанмыйм, Син картайдың инде, дустым, дисеннәр. Елдан-елга күңлем үсә, куанам — Дуслар мине яшь егет дип белсеннәр!
Чөнки минем йөрәгемдә кайнаган, Октябрьда яратылган ал кан бар. Ленинизм рухы белән рухланган, Җиңүләргә алып барган илһам бар.
һәр көн җиңү, һәр көн бәйрәм, олы туй — Картлык ни ул? Китсен таулар артына.
«Мин Октябрь баласымын!» — ди бүген Карты-яше куанып зур бәхтенә.
Октябрьдан башлап типкән йөрәгем, Чәчәк аттың олы Ватан хакына, һәр бәйрәмдә керәм әле уенга, Йөрәгем яшь, чал төшсә дә башыма.
Тыңла, гүзәл
Күзләреңдәй күзләр бар, Сүзләреңдәй сүзләр бар. Сөйдем дисәм йөзеңне — Сиңа охшаш йөзләр бар.
Аптырашка калдым мин, Алданыпмы алдым мин? Сөйдемме соң күзеңне? Әллә татлы сүзеңне?
Тыңла, гүзәл, сүзем хак — Кашыңа да, күзеңә дә, һәм дә татлы сүзеңә дә Алданмаган идем мин.
Әмма бәллүр кебек чиста * Йөрәгеңне сөйдем мин.
ГӘРӘЙ РӘХИМ тәрҗемәләре
Әшрәф Шәми-Задә
Бер тамчы су
«Бер тамчы су нәрсә ул?» — дип Кимсетеп ялгышмагыз, Шул бер тамчы — елгаларның, Диңгезләрнең башыдыр.
Диңгезләрне, дәүләтләрне, Йөрәкләрне кузгаткан — Бер тамчы су, бер тамчы кан, Бер тамчы күз яшедер...
Сагыш
Ай яктысын таң дип белеп, Сискәнеп, яр, уяндым.
Баш астымда мендәремне Син дип уйладым.
Ничә айлар, ничә еллар Сагышларга камалдым, Инде сабырым калмады, яр, Кабындым, яндым.
Гел уемда, гел телемдә, Күзең зәңгәр, Җәүһәриям! Үзең төштә, үзең өндә, Үзең җәүһәр, Җәүһәриям! Яшь вакытлар ике килми — Ул бер татлы төш кенә, Якты күзең, шат йөзеңне Күрим, гүзәлем!
Гомер язы үтеп киткәч, .
Озакламый кыш килә...
Бергә үтсен дип, язларым Телим, гүзәлем!
Гел уемда, гел телемдә, Күзең зәңгәр, Җәүһәриям! Үзең төштә, үзең өндә, Үзең җәүһәр, Җәүһәриям!
НУРИ АРСЛАНОВ тәрҗемәләре
Риза Фазыл
/VWVVVVVVVVWVV'AZ\AA/VVVVVV>
Низамига
Исәнме, Низами, шигърият маһире! Баш иеп килдем мин мәгарәң янына. Син гафу ит мине, гашыйклар шагыйре. Нигәдер, йөрәгем дулкындай кагына. Кагына, гаҗәеп аһәңле сазыңның Рухи бер яктысы нурына тулганга;
«Ләйлә вә Мәҗнүн»нәр — без торган гасырның Тирән, саф мәхәббәт мирасы булганга.
Дастаннар тудырып, кердең син гүрләргә, Дастандай гел җиңеп яшисең телләрдә. Тылсымлы җырыңны укыйлар йотылып Иң бөек, иң кече, иң ерак илләрдә.
Галәмдә атыңа сүрелмәс дан алып, Мәңгелек үлемсез җырга син охшыйсың. Күзләрдә нурланып, йөрәктә урнашып, Минем халкымның күңелендә яшисең. Шуңарга яныңда утырам мин менә, Бу газиз күрешү һич чыкмас исемнән. Бакчамнан кабереңә чәчәкләр утырттым, Баш иям алдыңда үз халкым исменнән.
Сеитүмер Әмин
Җивана
Поездлар китерде мине бу җиргә, Күрдем мин сыныңны монда, Җивана! Ут салдың, сөеклем, яралы җанга, Йөрим мин юлларда тик яна-яна. Бакчамда гөлләрем чәчәк атканнар, Чүлләрем, су эчегез кана-канаXXV. Исертте дә мине, әсир дә итте Шомырттай күзләрең, гүзәл Җивана! Бекабад чүлендә ниләр күрмәдем! Иоземне ялкынлы коры җил өтә... Син туган туфракта мин бер узгынчы, — Мин юлчы... Мине зур юллар көтә.
Поездлар китерде мине бу җиргә... Ялкыннар кабыздың миңа, Җивана! Йөземне көйдергеч эссе җил өтә, Узгынчы мин, мине киңлекләр көтә.
XXV К а н a-к а к а — сусын кандырып, туйганчы
« Бекабад — Үзбәкстан чүлләрендә тезелгән яна промышленность узәге
Билал ЛЛамбет
Ана һәм Ватан
Бетмәгән шикелле кояшның яктысы, Аналар җылысы йөрәктә төгәнмәс, һич кипмәс аналар җанының чишмәсе, Аналар данына берни дә тиңләнмәс!
Анага җылылык чишмәсе — Тик Ватан!
Ватансыз ананы күрдем мин кинода...
Мескен ул, хәлсез ул, йөзендә беткән кан, Җаны көл-күмерле, җылысы калмаган, Әйтерсең янгыннан корыган бер тирәк... Ананы бәхетле итәргә — ни кирәк? Уйладым: Туган җир учагы — иң кирәк!
ӘДХӘТ СИНУГЫЛ тәрҗемәләре
Юныс Тимеркыя
Вәгъдәсе бар икән...
Ак мәрмәр ташларга уелган
Саф чишмә агадыр чылтырап. ,
Төбенә чүлмәкләр куелган.
Өстендә ай тора ялтырап.
Чүлмәкләр су белән тулуны Кыз көтә, бик сылу ул үзе! Зәйтүннән карадыр толымы, Ай төсле балкыйдыр ак йөзе. Ул миңа дөньядан кадерле! Чү, нинди сагышың бар, иркәм?
Сулары яшь булып түгелде,
Кемгәдер вәгъдәсе бар икән!..XXVI
Ә. ГАДЕЛ тәрҗемәсе