Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ЯҢАЛЫКЛАРЫ


ТАТАРСТАН ЯЗУЧЫЛАРЫНЫҢ
IX СЪЕЗДЫ
Шушы елның 23—24 маенда Татарстан АССР
язучыларының чираттагы IX съезды булып
узды. Аида СССР Язучылар союзы
членнарыннан һәм башлап язучылардан өч
йөзгә якын кеше, башкалабыз Мәскәудән,
союздаш һәм автономияле республикалардан
килгән кунаклар, республикабызның партия,
профсоюз һәм комсомол оешмалары
вәкилләре, сәнгать эшлеклеләре, про-
мышленность, авыл хуҗалыгы һәм культура
работниклары катнашты. Кунаклар арасында
СССР Язучылар союзы идарәсе секретаре,
РСФСР Язучылар союзы идарәсе
председателе, Социалистик Хезмәт Герое С.
Михалков, СССР Язучылар союзы идарәсе
секретаре, Башкортстан Язучылар союзы
идарәсе председателе Ә. Мирзаһитов, РСФСР
Язучылар союзы идарәсе секретарьлары М.
Кәрим, М. Шевченко, РСФСР Язучылар союзы
идарәсе секретаре, Чувашия Язучылар союзы
идарәсе председателе А Емельянов, Украина
Язучылар союзы идарәсе секретаре А. Мороз,
Удмуртия Язучылар союзы идарәсе
председателе Г. Перевощнков, Казагыстан
Язучылар союзы идарәсе секретаре Ш.
Муртазаев, язучылар JI Прокша (Белоруссия),
С. Жу- нусов (Казагыстан), К. Абрамов (Мордо-
вия), О. Абдирахманов (Каракалпак), «Волга»
журналы редакторы Н. Палькнн,
«Современник» нәшриятының РСФСР милли
әдәбиятлары редакциясе мөдире Н. Нефедов
һәм башка иптәшләр бар иде.
Съездны өлкән шагыйрь Сибгат Хәким ачып
жибәрде.
Республика язучыларының иҗаты һәм
ТАССР Язучылар союзы идарәсенең эше
турындагы отчет докладын идарә предсе-
дателе Гариф Ахунов ясады. Ревизия ко-
миссиясенең отчеты белән комиссия пред-
седателе Рәис Даутов таныштырды. Аннары
жанрлар буенча өстәмә докладлар тыңланды.
Ике съезд арасында иҗат ителгән проза
әсәрләре турында Атилла Расих, поэзия буенча
—Нил Юзеев, драматургия буенча — Азат
Әхмәдуллнн. тәнкыйть турында — Мөхәммәт
Мәһдиев, балалар һәм үсмерләр әдәбияты
буенча Шәүкәт Галиев, очерк һәм публицистика
буенча — Марсель Зарипов, рус язучыларының
ижаты турында Геннадий Паушкин сөйләде.
Яшь язучылар белән эшләү турында шагыйрь
Илдар Юзссвнын, ТАССР Язучылар союзының
Әлмәт бүлеге эше турында язучы Әдип
Маликовның өстәмә докладлары тыңланды.
Фикер алышуларда Ләбибә Икса- нова, «Казан
утлары» журналының баш редакторы Зәки
Нури, Рафаэль Мостафин. Әхәт Гаффар, Флүн
Мусин, Кояш Тнмби- кова, ТАССР Художниклар
союзы идарәсе председателе Әнәс Тумашев,
ТАССР Журналистлар союзы идарәсе
председателе. «Социалистик Татарстан»
газетасы редакторы Ш. Хамматов, Татарстан
китап нәшриятының баш редакторы Вакыйф
Нуруллин, ВЛКСМ өлкә комитеты секретаре Ф
Газизуллин. ТАССР Композиторлар союзы
идарәсе председателе урынбасары Фасил
Әхмәтов катнаштылар.
Съездны Түбән Кама «Нефтехнм» про-
изводство берләшмәсе аппаратчысы. СССР
Верховный Советы депутаты Л. Панькова,
Актаныш районының Шәймәрдәнов исемендәге
колхозы бозау караучысы А. Гарипова,
тугандаш әдәбиятлар вәкн мэре Ә. Мирзаһитов
(Башкортстан), А. Мороз (Украина), Ш.
Муртазаев (Казагыстан!. Л Прокша
(Белоруссия), А. Емельянов (Чувашия), О
Абдирахманов (Карпка 1- пак), «Современник»
нәшриятыннан Н. Нефедов иптәшләр
тәбрикләде.
Аннары Сергей Михалков сүз алды. Ул үзенең
чыгышында язучылар съ- ды- ның җанлы һәм
эшлекле узуын, отчет докладының һәм өстәмә
докладларның, гомумән съездда
сөйләшүләрнең эшлекле һәм принципиаль
булуын билгеләп үтте
Съездда КПСС өлкә комитеты секретаре М. Ф.
Вәлиев чыгыш ясады.
Съезд эшендә КПСС өлкә комнтс IKI 1
беренче секретаре Ф Ә. Табеев, ТАССР
Верховный Советы Президиумы Председателе
С. Г. Батыев, КПСС Үзәк Комитетының культура
бүлеге инструкторы А. В. Цветков, КПССның
Казан шәһәр комитеты беренче секретаре Р М.
Мусин, профсоюз ларның Татарстан өлкә
советы председә- теле С. Г. Сафнн, СССР
Верховный Советы депутаты. Социалистик
Хезмәт Герое Г. Ә. Әсхәдуллин, ТАССР
Министрлар Советы Председателе
урынбасары М. X. Хә- сәнов, КПСС өлкә
комитетының бүлек мөдирләре Ю. М. Воронов
һәм М. М. Муснн катнашты.
Съезд Татарстан Язучылар союзы идарәсен
түбәндәге составта сайлады: Гариф Ахунов,
Азат Әхмәдуллнн, Әхсән Баянов. Шәүкәт
Галиев, Тәлгат Галиуллин, Әдш»
Маликов. Мәдинә Малнковоа. Туфан Мии-
нуллнн. Фәрваз Мнннуллин. Роберт Мин-
нуллин. Мөхәммәт Мәһдиев. Зәки Нури.
Вакыйф Нуруллин. Геннадий Паушкин. Атилла
Расих. Хәсән Туфан. Равил Файзуллин. Сибгат
Хәким, Ренат Харис, Илдар Юзеев
Союзның ревизия комиссиясенә Рәис
Даутов. Шамил Бикчурин. Кояш Тнмби- нова.
Михаил Скороходов һәм Гөлшат Зәйнашева
сайланды.
ТАССР Язучылар союзынын яна идарәсе
үзенең беренче утырышын уздырды. Ул
оештыру мәсьәләләрен карады
Татарстан Язучылар союзы идарәсе пред-
седателе итеп Гариф Ахунов, аның урын-
басарлары итеп Фәрваз Миңнуллнн һәм Илдар
Юзеев. секретарь итеп Мөсәгынт Хәбибуллин
сайланды
Республика Язучылар союзының ревизия
комиссиясе председателе итеп Рәис Даутов
сайланды
Литфонд председателе итеп Азат Әхмә- дуллин
сайланды.
ТУГАНЛЫК ҺӘМ ДУСЛЫК БӘЙРӘМЕ
Май аенда Украинада Россия Федерациясе
әдәбияты көннәре уздырылды. Ул чын
мәгънәсендә олы бәйрәм төсен алды.
Украинанын Россиягә кушылуына 325 ел тулуга
багышланган тантаналы әдәби кичә. әдәбият
сөючеләр белән очрашулар, хезмәт
коллективларында булу Ватаныбызның төрле
почмакларыннан җыелган күренекле язучылар
һәм шагыйрьләрдә кабатланмас хатирәләр
калдырды. Бәйрәмдә Татарстаннан Гариф
Ахунов катнашты.
«ҮЛЕМСЕЗЛЕК»
Мәскәүнең «Прогресс» нәшрияты чыгарган
шигырьләр җыентыгы шулай дип атала. Анда
Бөек Ватан сугышында һәлак булган
шагыйрьләрнең шигырьләре тупланган. Инглиз
һәм рус телләрендә басылган бу китапта
Советлар Союзы Герое. Ленин премиясе
лауреаты Муса Җәлилнең дә җиде шигыре бар.
МОЛДАВАН ТЕЛЕНДӘ
Молдавиянең «Литература артнстикэ»
нәшрияты язучы һәм тәнкыйтьче Рафаэль
Мостафннның «Герой-шагыйрь эзләре буйлап»
исемле китабын молдаван телендә бастырып
чыгарды. Муса Җәлилгә багышланган әлеге
китапны танылган молдаван шагыйрәсе
Агнесса Рошка тәрҗемә иткән Татар укучылары
А. Рошка исеме белән «Синең җырың, Җәлил»
исемле поэмасы буенча яхшы таныш Ул аерым
китап булып, татарча басылып чыккан иде.
ХӘЙРЕТДИН МӨҖӘЙ ТУРЫНДА
Башкортстан китап нәшрияты Вәли Бик-
ташевның «Мы старше своей смерти. Записки
узника Дахау» дигән документаль повестен
бастырып чыгарды. Китапка Бөек Ватан сугышы
каһарманы, патриот-шл- гыйрь, полковник
Хәйретдин Мөҗәйнең Каршылык хәрәкәтендәге
эшчәнлегенә дә зур урын бирелгән, аның
көндәлегеннән өзекләр дә урнаштырылган.
УКРАИН СӘХНӘСЕНДӘ
Черкассы шәһәренең Т. Г. Шевченко исе-
мендәге музыкаль-драма театрында Аяз
Гыйләҗевнең «Без унике кыз идек» пьесасы
буенча эшләнгән спектакль зур уңыш белән
бара Пьесаны украин теленә Д. Гринько
тәрҗемә иткән.
ӘДИПЛӘР ЧИТ ИЛДӘ
Тәнкыйтьче Рафаэль Мостафин СССР
Язучылар союзы делегациясе составында
Төркиядә булып кайтты Стамбул. Анкара һәм
Кони шәһәрләрендә булган чакта төрек
язучылары, журналистлары һәм сәнгать
эшлеклеләре белән очрашулар, әңгәмәләр
уздырылды. Ион Друце. Микаэл Шатирян.
Рафаэль Мостафин һәм төрек язучысы Азиз
Неснн катнашкан пресс-конференция Стамбул
телевидениесе буенча күрсәтелде.
Анкарада Рафаэль Мостафин белән Микаэл
Шатирян сәнгать работниклары клубында
чыгыш ясап, татар һәм әрмән әдәбиятлары
турында сөйләделәр. Анкарада чыга торган
«Еннгюн» исемле прогрессив төрек газетасы
1979 ел. 25 март санының бер битен татар һәм
әрмән әдәбиятларына багышлады.
Мәскәүнең «Политиздат» нәшриятында «Наши
праздники (советские, общегосударственные.
трудовые, воинские, молодежные и семейно-
бытовые праздники, обряды, ритуалы)» дигән
китап басылып чыкты Китапта әлеге
бәйрәмнәрне уздыру буенча бай тәҗрибә
гомумнләштерелгән
«Старым праздникам — новые содержания»
(«Иске бәйрәмнәргә — яңа эчтәлек»)
бүлегендә татар халкының иң борынгы, иң
күңелле бәйрәмнәренең берсе — сабан туйга
да зур урын бирелгән.
«СИБГАТ ХӘКИМ»
Тәнкыйтьче Рафаэль Мостафин «Советская
Россия» нәшриятында русча басылып чыккан
бу китабында шагыйрьнең зур сән-
гатькә килү юлы, анык ижат үзенчәлекләре
турында сөйли.
Әлеге хезмәтнең ахырында шагыйрьнен рус
телендә басылган китаплары исемлеге дә
бирелгән.
ОЧРАШУЛАР
Түбән Кама шәһәренең яшь нефтехи- миклар
әзерли торган 44 нче профессио- наль-техник
училищесында язучы Гариф Ахунов укучыларга
үзенең ижаты турында сөйләде, сорауларга
җаваплар бирде. Соңыннан кунаклар китабына
мондый сүзләр язып калдырды: «Биредә
Галижәнаб эшче сыйныфының өлкән буынына
лаеклы алмаш әзерләнә. Искиткеч! Якты
йөзләр, якты фикерләр, якты елмаюлар!»
«ләйсән»
ӘДӘБИ БЕРЛӘШМӘСЕНДӘ
Чаллының «Ләйсән» әдәби берләшмәсе
членнары Түбән Кама ГЭСын төзүчеләр белән
тыгыз бәйләнештә торалар: яшь язучылар
эшчеләр яши торган тулай торакларда еш
булалар, алар алдында чыгышлар ясыйлар".
Түбән Кама ГЭСын төзүчеләргә культура
хезмәте күрсәтүдә һәм аларның мактаулы эшен
пропагандалауда актив катнашулары өчен.
«Камгэсэнерго- строй» производство
берләшмәсе парткомы «Ләйсән»
берләшмәсенең кайбер членнарын «Түбән
Кама ГЭСын төзүче» значогы белән бүләкләде
Бу бүләккә лаек булучы лар арасында Н.
Мадьяров, К. Сибгатул- лнн, X. Хөснуллин, Р
Лотфуллин, Р. Юны- сов, Ф. Хәлнуллина, С.
Шәрнпова. Т. Сә* гыйтова да бар.
Мәгариф работникларының республика
йортында Г. Камал исемендәге татар дәүләт
академия театрының баш режиссеры Марсель
Сәлнмжанов белән драматург Аяз Гыйләжев
Казан мәктәпләренең татар теле һәм әдәбияты
укытучылары белән очраштылар. Очрашуда сүз
театрда соңгы вакытта куелган әсәрләр, хәзерге
заман драматургиясе, балаларны эстетик яктан
тәрбияләү турында барды. Чаллының
Автозавод районындагы 18— 06 нчы тулай
торагында укучылар белән очрашып, язучы
Эдуард Касыймов КамАЗ- ның шәһәр яны
зонасы кешеләре тормышы турындагы
«Шиңмәсен гөлләрең» исемле яна романының
язылу тарихы турында сөйләде, әсәреннән
өзекләр укыды.
Шагыйрь Ренат Харис культура институтының
китапханә факультеты студентлары һәм
укытучылары белән очрашты һәм үз ижаты
турында, бүгенге поэзия алдында торган жнтдн
бурычлар турында сөйләде. Кичәдә
шагыйрьнең шигырьләре яңгырады.
Шул ук тулай торакта яшәүчеләр «Ләйсән»
берләшмәсе членнары белән очраштылар.
Шагыйрь К. Сибгатуллиннын. яшь авторлар Ф
Бәширова, В Хабибрахманова. Ә. Сабнрова, Ә
Гайнуллиннарның чыгышларын яшьләр яратып
кабул нтте.
Шагыйрь Роберт Миңнуллин Казанның 9 нчы
һәм 93 нче мәктәпләрендә укучылар белән
очрашу уздырды. Укучылар шагыйрьнең
шигырьләрен, бүгенге балалар әдәбиятының
соңгы еллардагы казанышлары турында
сөйләвен яратып тыңладылар.
Электрон-исәпләү машиналары заводының 10
нчы цехында эшчеләр белән очрашуга
драматург Туфан Мнцнулин һәм тәнкыйтьче
Рафаэль Мостафнн килгән иде Язучылар соңгы
вакытта дөнья күргән яна китаплар, әдәбиятка
яна килгән яшь язучылар үзләренең нжатлаоы
турында сөйләделәр, ижат планнары белән
таныштырдылар.
ХЕЗМӘТЛӘРЕН ХӨРМӘТЛӘП
Татар совет әдәбияты әсәрләрен рус теленә
тәржемә итеп бастыруда актив һәм нәтижәле
эш күрсәтүләре өчен түбәндәге иптәшләр КПСС
өлкә комитеты һәм Татарстан АССР
Министрлар Советының Почет грамотасы
белән бүләкләнделәр
Нефедов Николай Николаевич — «Со-
временник» нәшриятының РСФСР халыклары
әдәбиятлары редакциясе мөдире.
Корнеева Елена Ивановна — «Современник»
нәшриятының өлкән гыйльми редакторы.
Имбовнц Евгения Николаевна — «Советская
Россия» нәшриятының милли редакциясе
мөдире.
Чивилихин Владимир Алексеевич — язучы.
тәрҗемәче, Мәскәү шәһәре.
МАКТАУЛЫ ИСЕМНӘР
Совет музыка сәнгате өлкәсендәге хезмәтләре
өчен Татарстан АССР Дәүләт җыр һәм бию
ансамбле жырчысы Анастасия Петровна
Васильевага (Нәфисә Ва- силовага). Татарстан
АССР Верховный Советы Президиумының 1979
ел. 16 апрель Указы белән, Татарстан АССРның
халык артисты дигән мактаулы исем бирелде.
Совет сынлы сәнгате өлкәсендәге хезмәтләре
өчен художник-график. СССР Художниклар
союзы члены Валентин Валерьевич
Карамышевка, Татарстан АССР Верховный
Советы Президиумының 1979 ел, 3 ман Указы
белән, Татарстан АССРның халык художнигы
дигән мактаулы исем бирелде.
I
Совет театр сәнгате өлкәсендәге хезмәтләре
өчен Әлмәт дәүләт драма театры артистлары
Камил Шакирович Вәлиевка һәм Рамазан
Миңнехакович Ихсановка, Татарстан АССР
Верховный Советы Президиумының 1979 ел. 3
май Указы белән. Татарстанның халык артисты
дигән мактаулы исем бирелде.
Совет музыкасы өлкәсендәге хезмәтләре өчен
Казан дәүләт консерваториясенең сольный
җыр кафедрасы доценты вазифаларын
башкаручы Светлана Нәжиповна Җиһановага,
Татарстан АССР хор җәмгыяте идарәсе
председателе Владислав Георгиевич
Лукьяновка. Татарстан АССР Верховный
Советы Президиумы Указы белән. Татарстан
АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән
мактаулы исем бирелде.