Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИЯТ ФӘНЕ ҮСЕШЕ ТУРЫНДА УЙЛАП...

гат-тррҮзәк Комитетының 1972 елдагы П I 1.1. әдәбият һәм сәнгать тәнкыйте турындагы мәгълүм карарыннан соң әдәби тәнкыйтебез күзгә күренеп активлашты. Укучы һәм тәнкыйтьче кулына барып ирешкән әсәрләрнең күбесе бәяләнә тора, авторлар һәм укучылар квалифика-цияле итеп, әдәбият белеме үсеше таләпләренә туры китереп әйтелгән фикерләр ишетә торалар. Газета-журнал мәкаләләре, ■әрле җыелышларда сөйләнгән докладлардан тыш, ел саен әдәбият белеме һәм агымдагы әдәбият торышына караган хезмәтләр китап булып басылалар. Ул китап-ларның авторлары арасында М. Әмир, Г. Бәширов, Ф. Хөсни кебек өлкән азучыларыбыз да, М. Гайнуллин, Г. Халит. X. Госман, X. Хәйри, И. Нуруллин, Р. Мостафин, Ф. Миңнуллин, Ф. Мусин кебек әдәбиятчы- галимнәр, тәҗрибәле тәнкыйтьчеләр дә бар.
Күптән түгел генә әдәби җәмәгатьчелек һәм киң катлау укучылар кулына тагын бер хезмәт килеп керде, ул «Әдәбият хәзинәләре» XXVII дип атала. Авторы — филология фәннәре докторы Нил Юзиев. Бу хезмәтнең үзенчәлеге шунда — ул әдипләр һәм аларның иҗаты турында гына түгел, бәлки әдәбият фәне һәм тәнкыйте өлкәсендә эшләүче каләм әһелләре турында да. Мондый хезмәтне әдәбиятыбыз үсеше һәм язмышы белән кызыксынучылар көтеп алганнардыр.
Беренче бүлеккә мәкаләләр «Әдәбият хәзинәләрен ачу юлында» дигән исем астында туплап бирелгәннәр. Әдәбият фәне белән таныш булу язучы өчен иң әһәмиятле шартларның берсе булса, теоретикларга да язучы «кухнясын» белү зарури, һәр ике як өчен дә файдалы фикерләр күп монда. Практика теориясез көчсез булган кебек, теория практикага дөрес, акыллы, аны тирән белеп бәя бирсә генә канатлы була.
Әмма шунысын да әйтергә кирәк, автор пра/тиклар белән теоретикларны сө- зештерер~ә җыенмый. Төрле характердагы һәм юнәлеш-әге мәкаләләрне бергә туплауның уртак бер мәгънәсе дә бар — Н. Юзиев әдәбият фәнен җитлеккән, чын мәгънәсендә фәнни итеп күрергә тели, шуның өчен борчыла.
Агымдагы әдәби тормышны барлау инде җайга салынып килә кебек, тик тәнкыйтьнең үз эчендәге процессны хәзерге әдәбият фәне яктылыгында үтәли карау әлегә җитенкерәми. Дөрес, бу өлкәдә И. Нуруллин һәм Г. Халит уңышлы гына үрнәкләр бирделәр. Шул
1 Юанен Н. Әдәбият хәзинәләре Казан. Татарстан китап нәшрияты, 9 бит. 1978.
башлангыч алга таба да дәвам иттерелсә, әдәбияг фәне үсешенә җитди өлеш кертелер иде. Әдәбият фәне һәм тәнкыйть методологиясе хакында, сүз уңаенда гына түгел, махсус сөйләшер вакыт җитте. Бу инде зарурия- тыбызга әйләнде дисәк тә хата булмас. Шунсыз әдәбият фәнен алга таба хәрәкәтләндерү. хезмәтләребезнең сыйфатын күтәрү мөмкин түгел. Җанлы әдәби тормыштагы яңа күренешләрне күрмәү, алар- ны иске бизмәнгә салып карау шуннан килә дә инде. Мәсәлән, Ә. Баянов прозасының үзенчәлекләрен, хасиятен аңлауда, иң әһәмиятлесе, бәяләүдә, сер түгел, күпләр кыенсынып кала, кайберләребез аның эпик әсәрләренә шагыйрьлеге йогынты ясый, дип әйтү белән котылу җаен карый. Әдәбиятыбыздагы бу үзенчәлекле күренешне фәнни өйрәнүдә теория ярдәмгә килә алыр иде. Мәсәлән, Г. Халитнең «романтик реализм» агымын аерып чыгару турындагы фикерләрен тагын да үстереп җибәргәндә, аны бүгенге әдәбиятка бәйләп караганда, кайбер томанлы яклар ачыкланырга мөмкин. Н. Юзиев галимнәрне әдәби әсәрне бәяләү принципларындагы, тикшерү алымнарындагы үзенчәлекләрне тирән итеп ачу өстендә эшләргә чакыра. СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институтының әдәбият секторы җитәкчесенең мондый мәсьәләне бөтен кискенлеге белән көн тәртибенә куюы урынлы, бу татар әдәбияты фәне штабының тоткан юлы дөрес булуын һәм уртак көч белән киләчәктә бу өлкәдә җитди казанышларга исәп тотарга нигезебез барлыгын күрсәтә.
Автор куйган сорауларның иң әһәмият- леләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт: «Әдәбиятчы. традицион ысуллар белән генә эш итеп, бөтенләй яңа принципка нигезләнеп оешкан әдәби әсәрне аңлаганда аптырап калмыймы? Яңа дип уйлаган тикшерү алымы әсәрнең эчке рухын тирән итеп ачарга булышамы, әллә, киресенчә, комачаулый-мы? Башка фәннәрдә кулланылган методларны әдәбият белемендә ни рәвешле кулланырга? Әдәби әсәрне анализлау ысуллары белән әдәби процессны тикшерү ысуллары арасында нинди уртаклыклар һәм аермалыклар бар? Традицион тикшерү алымнарының яшәүчән көчен, аларның яңалыгын ничек сакларга? Бөтен фәннәрнең нигезендә яткан гомуми методологик принциплар белән аерым фәннәрдәге, шул исәптән әдәбият белемендәге методологик принципларның үзара Шул рәвешле, автор китапка гомуми тон бирүче теоретик мәкаләдә шушы сорауларны куя да башкаларында аларга өлешчә җавап бирә бара. Бүген тематик анализ белән генә әдәбиятны үстерүгә әллә ни ярдәм итеп булмый. Эстетика һәм әдәбият теориясенең әдәби процесска йогынтысын үстерү иң актуаль бурыч булып тора. Автор әдәбиятны комплекслы, системалы анализ ярдәмендә өйрәнүдә барлыкка килгән яңалыкларга игътибар юнәлтә, бу юлларның перспективалы булуын искәртә. Әлеге өлкәдә Й. Нигьмә- туллина, X. Госман, X. Курбатов һәм А. Яхин алып бара торган юнәлешләр белән таныштыра. Әдәбият белгечләре өчен этәрелеп китәргә мөмкинлек бирерлек кайбер хезмәтләрне атый.
Бүгенге әдәбиятчыга үз өлкәсенең ме-тодологик, теоретик һәм практик якларын бик яхшы белү генә дә җитми. Фәнни-техник революция чоры дип аталган безнең көннәрдә кызыклы табышлар төрле фәннәр очрашкан урыннарда табыла һәм гомумән башка тармакларда булган ачышлар әдәбият өлкәсендә яңа сүз әйтергә мөмкинлек бирәләр. Киң карашлылык, эрудициялелек әдәбиятчы өчен һәр вакыт иң кирәкле сыйфатлардан булды, бүген аларның әһәмияте тагын да арта. Бигрәк тә философиянең бу өлкәдә бәя биреп бетергесез терәк булуы үзеннән-үзе аңлашыла. Галимнең «әдәбият теориясенең, әдәби тәнкыйтьнең философик дәрәҗәсен күтәрү» турындагы кайгыртулары шуның белән аңлатыла.
Нил Юзиев күп яза. язучылар һәм үз коллегалары — әдәбиятчылар иҗатын нечкәләп тикшереп бара. Галимнең башкаларга әйтер сүзе бар. Бу китапта тупланган мәкаләләре дә дистәгә якын әдәбиятчы турында. Аларның кайберләрен, аерым алганда Ә Фәйзи, Г. Кашшаф, М. Гайнуллин. X. Госман, Г. Халитләргә багышланганнарын, бу әдип һәм галимнәрнең иҗат портретлары дип атарга мөмкин булыр иде.
Әлеге мәкаләләрнең структурасы да кызыклы. Монда методологик, теоретик һәм әдәбият тарихы мәсьәләләре дә күтәрелә, публицистик уйланулар, бәяләмәләр дә бар, кайбер авторлар белән бәхәскә керү дә күзәтелә. Галим мәсьәләләрне тирәнтен төшенеп, җиренә җиткереп күтәрә, үз фикерләрен такт белән, фәнни дәлилләп әйтә. Шул сәбәпле, автор фикерләре белән килешәсең, аларны авырсынмыйча кабул итәсең. Бу шулай ук галимнең матур сыйфатларыннан берсе.
Китапны укыганда авторның үзенчәлекле фәнни стилен, уз йөзен күрәсең. Бер урында ул болай ди: «Әдәбиятчылар төрле сәбәпләр аркасында популяр, фәнни- публицистик стильгә юнәлеш тоталар, шул сәбәпле мәкаләне вакыт-вакыт үтә билгеле нәрсәләр сөйләгән урыннар басып китә, үзенә кадәр галимнәр тарафыннан әйтелгән фикергә дә мөрәҗәгать итеп тору артык эш итеп санала. Нәтиҗәдә авторның үз ачышын, үз фикерен аерып алу кыенлаша» '. Н. Юзиев хезмәтләренең үзенчәлеге шунда, ул үткәндә булган казанышларга таяна, әмма башкаларны да, уз-үзен дә кабатламый.
Н. Юзиев патриот-шагыйрь М. Җәлил иҗатын озак еллар дәвамында өйрәнеп килүчеләрнең берсе, бу турыдагы хезмәтләре аерым китаплар булып та чыктылар. «Әдәбият хәзинәләре» җыентыгында да ул М. Җәлил иҗатын һәм тормышын өйрәнүгә карата кызыклы гына фикерләре белән уртаклаша. Г. Тукай, М. Җәлил юбилейларын үткәрүнең матур традициягә әйләнүенә шатлануын белдерә дә. әдәбиятчылар алдында бу шагыйрьләребез иҗатын өйрәнүнең актуаль бурыч булуын раслый, аның кайбер юнәлешләрен күрсәтә. Мәсәлән. М. Җәлил мирасын җыю, туплау буенча эшлисе эшләр, чишәсе мәсьәләләр зур һәм катлаулы. Н. Юзиев аларның кайберләрен атап, тикшеренүчеләр алдына проблемалар. бурычлар куя. М. Җәлилгә кагылышлы материалларны җыйнау, барлау һәм өйрәнү белән махсус шөгыльләнә торган фәнни үзәк кирәклеге турында сүз кузгата. Әдәбиятыбызның иң асыл хәзинәләреннән берсе булган М. Җәлил иҗатына карата тирән кайгыртучанлык белән сугарылган бу тәкъдим игътибарсыз калмас дигән олы ышанычыбыз бар.
Г. Ибраһимов иҗаты һәм тормыш юлы да шактый җентекле өйрәнелгән. «Академиянең 250 нче әгъзасы...» исемле мәкалә шул юнәлештәге фактик материал буларак әһәмиятле. Мәгълүм булганча Галимҗан Ибраһимов татар галимнәреннән беренче булып, сәнгать фәннәре академиясе член-корреспонденты итеп, тагын да дөресрәге, академиянең почетлы әгьзась итеп сайлана. Бу эшнең процедурасына кагылышлы төп документларны эзләп табу классик язучыбыз биографиясен аныклау өчен бик кирәкле өлеш дип саналырга
Китапның икенче бүлеге тулысынча әдә-биятыбыз галимнәренә багышланган Ә. Фәйзи турындагы «Осталык мәктәбе
1 Юзиев Н Әдәбият хәзинәләре. Казан. Та тарстан китап нәшрияты. 74 бит. 1978,
дип исемләнгән мәкалә дә шагыйрь, прозаик һәм драматург булган әдибебезнең әдәби тәнкыйть һәм әдәбият-сәнгать белеме елкәсендәге хезмәтләрен тикшерүдән гыйбарәт. Галим Ә. Фәйзинең әдәбият белемен үстерүгә өлеш керткән хезмәтләрен югары бәяли, үз заманындагы кайбер агымнарга ияреп әйтелгән хата фикерләрен дә искәртә. Ә. Фәйзинең Г. Тукай иҗатын һәм тормыш юлын өйрәнүгә ба-гышланган эшчәнлеге Н. Юзиев тарафыннан аеруча хөрмәт белән искә алына. Җыйнак кына бу мәкалә Ә. Фәйзи турында бер үзәккә җыеп әйтелгән тыгыз фикерләр тупланмасы булуы ягыннан әһә- ниятле. Ә. Фәйзинең әдәбият белеме өлкәсендәге эшчәнлегенең умыртка сөяге булган мәсьәләләрне мәкалә авторы дөрес тотып ала һәм шул нигез фикерләрне ахырынача лейтмотив итеп алып бара. Бу исә яшь әдәбиятчыларны алынган темага турылыклы булырга, шуны логик эзлекле- лектә үстерергә өйрәтә. Гомумән, Н. Юзиев иҗаты әдәбиятчылар өчен үзе бер осталык мәктәбе булып өлгерде дисәк, шаять, безне тыйнаксызлыкта гаепләмәсләрдер. Әдәбиятчылар арасыннан беренче булып Г. Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясенә лаек булган галимнең башкалар өчен үрнәк яклары күп.
Н. Юзиев әдәбият мәйданында эшләүче коллегаларын ярата, хөрмәт итә, аларга сак мөнәсәбәт Һәм кайгыртучанлык күрсәтә. Гази Кашшафка багышланган .(Фидакарьлек» дигән мәкаләне дулкынланмыйча уку мөмкин түгел. Мәрхүм Г. Әпсәләмов күренекле җәмәгать эшлеклесе, галим, язучы, тәнкыйтьче, журналист һәм педагог Гази Кашшафның М. Җәлил турында кайгыртып узган гомеренең бер өлешен сАгыла болыт» романында —матур әдәбият әсәрендә — сурәтләгән иде. Инде менә Н. Юзиев мәкаләсе. Баксаң, герой-ша- гыйрь М. Җәлил турындагы беренче зур фәнни авторы Г. Кашшафның эшчәнлеге үзе дә фидакарьлек үрнәге икән ич! Әле моннан берничә еллар элек кен саен диярлек аралашып, исәнләшеп йөргән бу тыйнак кеше образы безнең күз алдында ничек калку булып гәүдәләнде. Әйе, әдәбиятыбыз менә шундый фидакарь кешеләр җилкәсендә күтәрелде, аны тагын да ал-а алып китү әдәбиятка гомерен ба-гышлаган һәр :емнең намус эше. Н. Юзиев әйтергә теләгән төп фикер шул.
Журналистикада тормыш фактлары белән агитацияләү дигән төшенчә яшәп килә. Н. Юзиев әдәбиятчылар тормышыннан да шундый тәрбияви әһәмияткә ия булырдай сәхифәләрне сайлап ала. РСФСРның атказанган фән эшлеклесе, филология фәннәре докторы, профессор Мөхәммәт Гай- нуллинга багышланган мәкаләсен автор бик төгәл итеп «Игелеклелек» дип атый. Галимнең «Татар әдипләре» XXVIII дигән җыентыгына язган сүз башын да «Игелекле хезмәт белән узган гомер» дип исемли. Әдәбиятыбызга шактый катлаулы булган утызынчы елларда килеп, бүгенгә кадәр нәтиҗәле эшләп килүче, күпме исемнәрне, әсәрләрне барлап, халкыбызга кире кайтарган галимнең эшчәнлеген игелеклелек дип атамыйча, башкача исемләү мөмкин дә түгел. Күп кенә ак таплардан торган XIX йөз әдәбиятын шактый тулы итеп күз алдыбызга калкытып куючы М. Гайнуллин- га без никадәр рәхмәтле бүген. Н. Юзиев. М. Мәһдиев кебек үкг, галимнең бу хез-мәтләрен олылап бәяли, моның белән яшь әдәбиятчыларны да намуслы, хезмәт сөю- чән, гадел булырга өнди.
Филология фәннәре докторлары Хатип Госман, Гали Халитләр турында язылган бүлекләр белән танышкач та, укучы тикшерү объектларына чын күңелдән бирелгән галим образларын күз алдына китереп бастыра. Мәгълүм булганча, үз эшенә, хезмәтенә гашыйк булган кешедән дә матур кеше юк! Матур булып, әдәбиятка гашыйк булып гәүдәләнәләр алар.
Татар әдәбияты тарихында исемнәре еллар, чорлар үткәч тә тоныкланмаучы, һаман яктыра гына баручы бәхетле галимнәр шактый булды. Г. Сәгъди, Г. Нигъмә- ти, Г. Ибраһимовлар шундыйлардан. М. Гайнуллин, Г. Кашшаф, X. Госман, Г. Халитләр — бүгенге чорның күренекле галимнәре — аларның иҗаты әдәби хәзи-нәбезнең алтын фондын баетып тора. Алар эшчәнлегенең төп хасиятләрен бергә туплап укучыга тәкъдим итү кебек мактаулы эш эшләгән Н. Юзиевның үз хезмәтләре дә рәхмәт хисләре белән бәяләнерлек.