Логотип Казан Утлары
Очерк

АТОМНЫ ЙӨГӘНЛӘҮЧЕ


герменче гасыр башы. Макс Планк табигатьтә кинәттән сикерешләр ясалу мөмкин түгел дигән мең еллар дәвамында тамыр җәйгән ышанычны тетрәтә. Альберт Эйнштейн әлегә кадәр какшамаслык төсле тоелган пространство һәм вакыт төшенчәләренең чагыштырмача гына төшенчә булуларын исбатлый, материяне «катып калган» энергия итеп таныта. Ирле-хатынлы Кюриләр, Эрнест Резерфорд һәм Нильс Борлар бүленмәс дип кабул ителгән нәрсәнең бүленергә мөмкинлеген, каты җисемнең тотрыклы булмавын, бәлки даими үзгәреш кичерүен ачалар. Күнегелгән чынбарлыкны туплау хакында хыяллана.
Эрнест Резерфорд, альфа-кисәкчекләр белән бомбага тотып, азот атомнарын тарката. Коркачык егете Шиһабетдин, Эбрә авылы кызына өйләнеп, башлы-күзле була. Нильс Бор микродөнья законнарын ача, Шиһабетдин исә үзе белгән иң нәни зат — яңа туган баласын тамаша итә. Татар агай-энеләргә бу чорда микродөнья күзәтер өчен махсус приборлар кирәкми — табигать бүләге күз дә бик җитеп тора, шушы ук оптик корал макродөньяга да канәгатьләнерлек тәрәзә ача. Үзе камил, үзе универсаль!
Егерменче еллар. Германиянең Геттинген университеты атом физикасы үзәгенә әйләнә. Гамбург аксөягенең улы Джемс Франк. Бреслау биологының малае Макс Борн кебек дөньяның төрле кыйтгаларыннан җыйналган интеллектуаль балалары атом серләренә сукмак эзлиләр. Шул көннәрдә Казанның «Транзит» әртиле ямчысы Шиһабетдин гаиләсендә өченче бала булып Шәүкәт Ибраһимов дөньяга килә. Аның көннәрдән бер көнне күренекле атомчы галимнәр сафына басачагын бу вакытта берәү дә фараз итә алмый, билгеле.
Тере, хәрәкәтчән, йөгерек карашлы, түгәрәк йөзле малай әле ни бары биш яшьтә генә булса да, кәгазь-карандаш ярата. «Сасу саса- сым килә, сабак укыйсым килә», дип ялына торгач, апасы аны үзе белән мәктәпкә алып бара. Шәүкәткә монда бик ошый һәм ул апасына тагын, тагын иярә.
Яз. газиз углым, кара тактаны сыз акбур белән!
Һәм кара күңлеңне ялт иттер ак нур белән!..
Габдулла Тукайның бу шигъри юллары шундый мәһабәт, серле, мавыктыргыч яңгырый ки, биш яшьлек сабый тылсымлы сүзләрнең сихеренә бирелеп, дәфтәр битләрен чуарлый башлый. Менә шулай ул Казанның Ногман мәктәбе дип даны чыккан уку йортына яшьтәшләреннән шактый элегрәк юл салырга өлгерә.
1932 ел. Англиядәге Кембридж университеты галиме Джемс Чэд- вик атомы таркату ачкычы булган нәни кисәкчә-нейтронны ача. Тугыз яшьлек Казан малае Шәүкәт исә завод урамындагы иптәшләре белән бергә ике бистә арасындагы алабута урманында өйдән чәлдереп чыккан самавыр морҗасыннан «туп» атып йөри.
1934 ел. Римда итальян физигы Энрико Ферми уран атомын нейтрон белән бомбалап, чылбыр реакциясен ача. Ә дүртенче класс укучысы Шәүкәт Ибраһимов бу вакытта Бакалтай болынында футбол тубы артыннан чаба. Анкары биш җанны туйдыруны ялгызы гына кайгырткан атасын да аптырашка калдырып, күгәрчен үрчетүче бер көтү дусларын җыеп кайта да табак тулы пәрәмәчне ялт иттерә. Киң күңелле Шиһабетдин абзыйга билбавын кысыбрак буып, улының юмартлыгына сокланырга гына кала!
Казандагы уникенче татар мәктәбендә туган тел укытучы Шакир Нигъмәтуллин Шәүкәтнең апасы Асияне күрә дә:
— Әтиеңә әйт әле, безнең яңа укучыбыз — синең энең бик шаян. Дәрестә астыртын гына шукланып, башкаларны көлдереп утыра,—ди.
Математика укытучысы Кәрим Хәмитов:
— Гаҗәп сәләтле, мин чишә алмаган мәсьәләләргә дә зиһене җитә,— дип шатлана. Аннары улда:—Тик наянлыгы артыграк менә,— дип өсти.
Үзгәреш сигезенче класска җиткәч башлана. Элек яхшы укуы белән генә күзгә бәрелсә, хәзер инде ул башка яклардан да мактап телгә алына. Комсомолга керә, ВЛКСМ бюросы эшендә актив катнаша башлый, мәктәп стена газетасы редакторы итеп сайлана. Проектлар ясый, Нәриман урамындагы прокат базасыннан тар тасмалы фильмнар алып кайтып, укучы иптәшләренә кино күрсәтә һәм шулай аның киномеханик даны тарала. Бер үк вакытта Кәрим Хәмитов оештырган математика, педагогия институты укытучысы доцент Галиев алып барган физика түгәрәкләренә дә һәвәсләнеп йөри, укытучысына ияреп пединститутка да бара, андагы лаборатория белән таныша. Мәктәптә исә физика буенча тәҗрибәләр уздыруда Галиевнең алыштыргысыз ярдәмчесенә әйләнә. Шул арада артист Сәлих Әхтәмов җитәкчелек иткән үзешчән сәнгать түгәрәгендә биергә өйрәнә һәм, шәһәр ярышларында җиңеп чыккач, осталыгын күрсәтергә Мәскәүгә сәфәр чыгарга әзерләнә.
Совет физигы академик Капица унөч ел буе Кембридж университетында дөньяның иң күренекле галимнәре белән бергәләп тикшеренүләр алып бара. Бу вакытта бистә малае Шәүкәт өйләрендә иң аулак урын саналган лапаста инглиз телен үзлегеннән өйрәнә генә башлый
әле. Атом физикасы исә ургылып алга атлый, төрле ил, төрле милләт вәкилләре казанышлары белән вакытында танышыр өчен телләр белү аеруча кирәкле шартка әйләнә.
Унынчы класс бик яхшы билгеләре белән тәмамлана. Алда —кызыктыргыч юллар. Әмма көтмәгәндә — сугыш афәте. Шәүкәт солдат шинелен кия һәм Оренбург артиллерия учили- щесендә укый башлый. Тик монда аны тиф бәреп ега. Савыга башлагач, сәламәтлеге ныгыганчы дип, егетне туган шәһәренә кайтарып җибәрәләр.
Дөньяда сугыш уты дөрли. Әле кайчан гына институт аудиторияләрендә, академик лабораторияләр һәм тын ка-бинетларда гына телгә алынган атом физикасы дәүләт эшлеклеләрен һәм хәрбиләрне кызыксындыра башлый. Атомчы галимнәрне «аулау» башлана. Фашистлар оккупа- цияләгәч, ватаны Данияне калдырып, Швециягә качкан мәшһүр Нильс Борны, самолетның бомба бүлегенә утыр- сы өлкәсенә алып керә.
Сугыш башлангач, СССР Фәннәр академиясенең кайбер институтлары Татарстан башкаласына эвакуацияләнә. Шәүкәт, савыкканчы эшләп торырга дип, әнә шул институтларның берсе шефлык иткән заводка урнаша. Монда урта белемле зирәк слесарь-лаборантка белорус академигы Николай Сирота игътибар итә һәм егеткә үзе дә укыта башлаган Казан авиация институтына керергә киңәш бирә.
1913 елда Мәскәүдә Атом энергиясе институты оештырып, Курчатов, Флеров, Капица һ. б. совет галимнәре төш физикасы өлкәсендәге тикшеренүләрне киңәйткәндә Ш. Ибраһимов КАИда техник фәннәр нигезен үзләштерергә керешә. Чор кырыс, егет үзе дә «алма иеш, авылыма төш» дип ятучылардан түгел. Салкын аудиторияләрдән чыккач, Шәүкәт вагоннардан йөк бушатыр өчен станциягә йөгерә, анда җылынып кайткач, күмер тузаннарын юып төшерә дә кулына дәреслекләрен ала. Шулай итеп югары белем алган егет 1948 елда завод үзәк лабораториясенә эшкә җибәрелә. Лаборатория башлыгы Б. А. Воскре-
ю »к
тып, инглизләр Бөекбританиягә алып китәләр. Уе югары материяләр тирәсендә әйләнгән галим, очучының кислород битлеген кияргә кушуын ишетми кала һәм, самолет болытлардан югары ашкач, тончыга башлый. Фашист истребительләре юлны бүлә калса, пилот төшерү төймәсенә басу белән ул үзенең «стратегик кыйммәтле башы» Төньяк диңгезенә олактырылачагын һәм акулаларга азык булачагын, әлбәттә, белми!..
Язмыш Шәүкәтне нәкъ менә шушы драматик чорда атом физика
145
Рлсемдз: Роальд Сзгъдиев.
Шәүкәт Ибраһимов (уцда)
сенский үз хезмәтенә бирелгән кеше була, озакламый ул кандидатлык диссертациясе яклый һәм Шәүкәтне дә металлар, каты җисемнәр буенча фәнни эш алып барырга дәртләндерә. Бераздан матбугатта Ибраһимовның гыйльми мәкаләләре дөнья күрә. Уңыш белән канатланган Шәүкәт хәзер инде белемен арттыру турында уйлый башлый, 1952 елда Мәскәү корыч һәм эретмәләр институты аспирантурасына керергә карар бирә. Бер урынга биш кеше конкурс тоткан имтиханнарда Казан егете яхшы теоретик әзерлекле икәнен күрсәткәнлектән, имтихан алучы профессор — СССР дәүләт премиясе лауреаты Борис Григорьевич Лифшиц:
— Бик перспективалы егет, — дип белдерә.
Аспирантурага чакыру килү белән сөенче тышка бәреп чыккан Шәүкәт, заводы белән арасы өзелеп бетүгә, нәни чемоданына бер-ике пар эчке кием сала да Казан белән саубуллаша.
Мәскәү. Яшь аспирант монда илебезнең күренекле галимнәре белән йөзгә-йөз очраша, мавыгып Финкельштейн, Уманский, Гуцов лекцияләрен тыңлый һәм төш физикасы өлкәсендәге проблемалар белән якыннан таныша. Ибраһимовның аспирантурада укыган дәвере атом энергиясен файдалануга бәйле төрле сенсацияләргә бай заман була. Ул Мәскәүгә килгән 1952 елны АКШ водород бомбасының атасы Эдвард Теллер өчен Ливермор шәһәрендә беренче класслы термотөш лабораториясе салына. 1953 елны Совет хөкүмәте дөнья җәмәгатьчелегенә үз водород бомбасының барлыкка килүен белдерә. 1954 елда АКШ атом бомбасының атасы саналган Роберт Оппенгеймер водород коралы җитештерүгә каршы хәрәкәт иткән өчен хөкем ителә һәм дәүләт аппаратындагы барлык рәсми вазифаларыннан берьюлы читләтелә. Шәүкәтнең остазлары исә 1955 елда атом энергиясен тыныч максатларда файдалану буенча галимнәрнең Женева халыкара конференциясен оештыруда актив катнашалар. Могҗизалы көчкә ия атом төшен һәлакәт чыганагыннан иминлек терәгенә, бәхет хәзинәсенә әйләндерү хәрәкәте көчәя. Профессор Лифшицка беренче күрүдә үк ошаган Казан егете аның җитәкчелегендә шушы юнәлештә тикшеренүләр алып бара һәм аспирантура чоры төгәлләнгәнче үк кандидатлык диссертациясен тәмамлый. Гыйльми совет членнары диссертация яклаучы Шәүкәт Ибраһимовның, мавыгып китеп, су буе формулаларны, такта тулгач, стенага яза башлавына ни әйтергә белми аптырап калалар, аннары егетнең кайнар дәрте, эзлекле исбатларына хуплау белдерәләр. Яшь галим 1955 елдан башлап атом энергиясен файдалану буенча Дәүләт комитетының физика-энергетика фәнни-тикшеренү институтында эшләргә тотына. Монда аның инициативалы галим, радиация шартларында тәвәккәл, кыю тикшеренүче сыйфатлары ачыла һәм ул тиздән өлкән фәнни хезмәткәрлектән әле нигез ташлары да салынмаган лабораториянең башлыгы итеп билгеләнә. Союзда шушы типтагы беренче эре тикшеренү үзәген барлыкка китергәндә һәм аның эшчәнлеген җайга салганда, әле фәнни яктан да хәл ителмәгән бик күп проблемалар калкып чыга. Шәүкәт Ибраһимов үз җитәкчелегендәге галимнәр, инженерлар белән берлектә байтак кыен мәсьәләләрне эш барышында ук уңышлы чишеп, нурландырылган радиоактив материалларның үзлеген һәм структурасын тикшерү өчен хәтсез генә прибор, ерактан торып идарә итә торган механизмнар иҗат итә.
Халык хуҗалыгының барлык тармакларын үстерү өчен энергия белән кораллану хәлиткеч роль уйный. Менә шуңа күрә безнең иядә электр станцияләре төзүгә даими игътибар бирелә. Нәтиҗәдә 1975 елда электр станцияләребезнең егәрлеге 1940 ел белән чагыштырганда егерме мәртәбә арта.
Әмма электр энергиясенең 85—90 проценты әле һаман казылма органик ягулыкны яндыру хисабына эшләп чыгарыла. Без, электр энергиясен куллану үскән саен, нефть, ташкүмер һәм табигый газ чыгаруны да күбәйтергә тиеш. Ә бит бу продуктлар халык хуҗалыгы ның бүтән мөһим тармаклары өчен дә бик кирәк. Кызганычка кар- _ шы, җирнең органик ягулык хәзинәсе иксез-чиксез түгел, сакчыл тот- J масак, ул инде якын киләчәктә үк сарыф ителеп бетәргә мөмкин. Га- 2 лимнәр моны алдан ук чамалап, энергиянең яңа чыганакларын эзли = башлаганнар. Авыр атом төше бүленү’, соңрак җиңел элементларның 5 термотөш синтезы процессында гаять зур күләмдә энергия бүленүе - ачылгач, кешелек дөньясы җиңел сулап куя. Чөнки. Ибраһимов яз- = ганча, «халык хуҗалыгында ягулык буларак водород изотоплары g дейтерий, тритий хезмәт иткән термотөш реакторлы электр станциядә- - рен файдалану дөнья энергетикасы проблемаларын берничә миллион . елга хәл итә». СССРда бу юнәлештәге хәрәкәт Шәүкәт килеп урнаш кан Обнинск шәһәрендә Җир шарындагы беренче атом электр стан- S циясен 1964 елда эшкә җибәрүдән башлана. Әмма атом энергиясен - кулланырга омтылу галимнәр алдына бик күп фәнни-техник табыш- ° маклар китереп куя. Кыйммәткә төшкән кечкенә егәрлекле Обнинск •» тәҗрибә станциясеннән арзанлы электр энергиясе бирерлек корылма- * лар салуга күчкәнче, теоретик һәм практик тикшеренүләрнең тулы « бер тезмәсен башкарырга кирәк була. Ибраһимов реактор белән цик- ' лотронда төш нурланышына дучар ителгән материалларны өйрәнергә карар бирә һәм фараз итү, исәпләү, тәҗрибәләр ясауга баштанаяк ке реп чума.
Термотөш электр станциясен эшләтер өчен төп үлчәмнәр — температура, тыгызлык һәм плазманы тоту вакытын идарә ителә торган термотөш реакциясе барырлык дәрәҗәгә җиткерү кирәк. Моның нинди кыен бурыч икәнлегенә ышаныр өчен бер генә үлчәмне атыйк- дейтерий-(-тритий реакциясе барсын өчен плазма температурасы ким дигәндә йөз миллион градуска хәтле күтәрелергә тиеш. Дейтерий4- дей -ерий реакциясе өчен исә дүрт йөз миллион градус җылылык таләп «телә!
ft енә шундый температуралар булдырыла торган атом казанын кай< ы материалдан ясарга? Без белә торган чуен казаннар җылы лык мең ярымнан узса эри, өч мең градуста исә кайнап парга әйләнә башлый бит!
Гадәттән тыш кызулык, радиация шартларында материаллар химик, физик яктан нинди үзгәрешләр кичерә? Уңай үзгәрешләрне көчәйтү, тискәреләрен тоткарлау мөмкинлеге бармы?
Шәүкәт Ибраһимов Обнинскидә ундүрт ел буе менә шундый мәсьәләләр буенча бу өлкәдә нигез ташы салуга китерә торган эзләнүләр алып бара. Фән дөньясында төш нурланышы белән җисемнәрнең үзара тәэсир итешүләрен, шул чакта җисемнәрнең атом структуралары үзгәрүен өйрәнүче пионер булып таныла һәм 1965 елда бу тармакта беренче докторлык диссертациясен яза. Аның гыйльми хезмәтләре каты җисемнәр физикасы һәм төш физикасы арасында яңа фән бар-лыкка килүен хәбәр итә.
Ибраһимовның бу чордагы кызыклы һәм әһәмиятле ачышлары эссе лаборатория эшчәнлеге белән бәйле. Бу лаборатория дүрт бүлек тән гыйбарәт булып, анда төрле җисемнәр җөмләсеннән тылсымлы энергияне үзенә туплаган җылылык чыгару элементы да тикшерелә, чөнки аның яну, төрле үзгәрешләр кичерү дәрәҗәсен белү фән өчен дә, практика өчен дә үтә мөһим була. Галимнәрне нурланган чагында җылылык чыгару элементының формасы үзгәрүе, тышчасы уалуы, бүленүче компонентларының хәле, изотоплары составы, трансуран элементларының туплануы һ. б. кызыксындыра.
Эссе лабораториядә тикшеренүләр күп төрле юнәлештә үткәрелә, чөнки ул реакторлар төзүнең тәҗрибә базасына әйләнә. Лабораториягә төрле республика һәм илләрдән белгечләр агыла. Алар монда фикер ишетә, киңәш ала. Ш. Ибраһимов табигатьтә әзер килеш очрамаган, әмма атом техникасы мохтаҗ булган материалны барлыкка китерү юлларын эзли. Медиклар җәнлекләргә чир йоктырып тәҗрибә ясаган шикелле, Шәүкәт тә лабораториядә материалга төрлечә тәэсир итеп карый: басым ясый, нейтрон белән бомбалый, төрле тирәлеккә батыра, пар һәм башка матдәләр белән эшкәртә. Материал чыдамлы- рак булсын өчен аны чыныктыру чаралары, дәвалау өчен тылсымлы ♦дару» эзләп, яңадан-яңа сынаулар уздыра. Көннәр, айлар, еллар агышы галимне вакытның кадерен тагын да ныграк белергә, бөтен көчен һәм сәләтен бер юнәлешкә тупларга әйди.
Әмма галим, серле күренешләрне тикшерүгә муеннан кереп чумуга карамастан, якташлары һәм яшьлек дусларына төрлечә булышырга да вакыт таба. Казан егетләре Нәҗип Якупов, Ярулла Сөнгатуллин- нарны фән дөньясына кыюрак атлап керергә рухландыра. Аспирант Ярулланың матди хәлләре «мөшкел»леген күреп, үзе диссертация яклагач ук:
— Хәзер мин эшли башлыйм инде, тагын алырмын әле, — дип аңа заманы өчен кадерле мал саналган сәгатен бүләк итә. Иптәшләрен атом өлкәсендәге ачышлар белән таныштырып, гыйльми эшкә һәвәс- ләндерә.
Ибраһимов фәнни докладларын аның белән бергә эшләүче институт галимнәре генә түгел, күренекле академиклар да кызыксынып тыңлый һәм хуплау белдерә. Төрле гыйльми басмаларда радиацион - материалчылыкның актуаль мәсьәләләрен яктырткан, шул тармакта нинди дә булса яңалык ачкан хезмәтләре белән аның исеме ватаныбызда гына түгел, чит илләрдә дә танылу таба.
Эшләнгән эшләре байтак. Әмма аларны кунакка килгән атасы Шиһабетдинга һәм, үзе сырхау булуга карамастан, улының хәлен белешергә юлга чыккан анасына ничек күрсәтергә соң?
— Плазма дигән нәрсә чамасыз кайнар булганлыктан, атом казаны бик тиз туза, — дип аңлата Шәүкәт,—аның эчке ягы тутыга. Аннары радиацион нурлар тәэсирендә уала, яргалана башлый. Нейтрон дигән кисәкчекләр килеп бәрелү аркасында кристаллик төзелеше үзгәрә. Реактор дип атала торган әнә шул казанны чыдамлырак итү юлларын эзлим мин.
♦Транзит» әртиле олаучысы Шиһабетдин абзый плазма, нейтрон, радиация дигән сүзләрне бер дә ишетмәгән төсле:
— Егерме ел укып, шул гомердән бирле әле һаман бер юньле казан ясый алмадыңмы? — дип шелтәле сорау ташлый.
Шәүкәт көлемсери, атомнар турында сөйләп, сиксән яшендәге картның башын әйләндерәсе килмәгәнлектән, кулына аккордеонын ала да ата-анасының яраткан җыры «Караурман»ны сузып җибәрә. Шиһабетдин абзый кайчандыр үзенең ♦шул малайның доңгыр- датып утыруларыннан туйдым инде», дип сукранулары, улының мондый зарланулардан соң аккордеонын тотып, лапаска төшеп китүләрен инде күптән оныткан. Ул хәзер рәхәтләнеп Шәүкәтнең җырлавын тыңлый, ♦Каз канаты», «Башмагым»нарны җиренә җиткереп сыздыруына куана. Юньле казан әмәлли алмаса да, бик үк төшеп калган егет түгелдер әле бу, дип уйлый. Югыйсә, җир кырыендагы әллә нин-ди Беркли лабораторияләренә кадәр сәфәр чыгармаслар иде!
Илебезнең экономикасы ныгый барган саен, кыйммәткәрәк төшүенә карамастан, яңа атом электр станцияләре төзү елдан-ел үсә.
Атом^энергиясен файдалану заманыбызның иң актуаль бурычына әйләнеп баруын бөтендөнья күрсәткечләре дә раслый.
Шәүкәт Ибраһимов та системалы рәвештә катлаулы процессларны өйрәнә һәм, фәндә беренче булып, кристалларның радиацион җимерелү теориясен барльГкка китерүдә әһәмиятле роль уйный торган күренеш һәм закончалыкларны ача. Аның Обнинск, И. В. Курчатов исемендәге Белояр атом станцияләре реакторлары, тиз нейтроннар реакторының җылылык чыгару элементларын тикшерүе атом энергетика- ♦ сы һәм төш техникасы үсешенә кертелгән җитди өлеш булып тора. =
1964 елның декабре. «Москоу Ньюс» газетасы совет галиме Шәү- g кәт Ибраһимов белән АКШ тикшеренүчесе Джон Вейт арасында бар- f ган дискуссия хакында хәбәр итеп, бәхәсләш үче ләрнең фотосын ба- 2 сып чыгара.
1969 ел. Илебезнең радиацион физика өлкәсендәге иң күренекле га- 2 лимнәреннән берсе булган Шәүкәт Ибраһимов Казагыстанда эшли = башлый. 1970 елда ул Казагыстан Төш физикасы институтының ди- | ректоры итеп билгеләнә һәм республика Фәннәр академиясе академи- * гы итеп сайлана. Аның җитәкчелегендә институт коллективы төш ♦ энергетикасында кулланыла торган байтак әһәмиятле материаллар- = ның радиактив нурланыш вакытындагы диффузиясе үзенчәлекләрен, < нурланышның корычтагы фаза үзгәрешләренә йогынтысын, алюми- £ ний эремәләре таркалу тизлеге һәм дәрәҗәсенә тәэсирен һ. б. бик күп . проблемаларны тикшерә башлый. Кыска гына вакыт эчендә инсти- * тутның шактый күрсәткечләре яхшыртыла, радиацион физиканың = яңа юнәлешләре буенча эзләнүләргә нигез салына. Шуның нәтиҗә- * сендә металлик кристаллардагы радиацион бозыклыкларны өйрәнү -> буенча Бөтенсоюз киңәшмәсе 1977 елда Алма-Атада уздырыла. Тер- н мотөш синтезы реакторлары өчен материаллар табу һәм тикшерүгә багышланган 1978 елгы Бөтенсоюз конференциясендә исә Ш. Ибраһимов җитәкләгән институт галимнәре унбер доклад укый. Шунысы да игътибарга лаек, бу гыйльми хезмәтләрнең һәрберсендә якташыбызның фәндәге шәхси табышлары да күркәм өлеш буларак чагылыш тапкан, бу докладлар турыдан-туры аның катнашында язылган иде.
Киеренке фәнни-тикшеренү эшләрен Шәүкәт Ибраһимов оештыру, яшь белгечләр әзерләү белән бергә алып бара. Аның шәкертләре арасында Г. Ганиев, Г. Ибраһимов, К. Фәрхетдинов кебек безнең якташларыбыз да бар, аларның соңгысы кандидатлык диссертациясен якларга да өлгергән инде.
1975 ел, Казан. Туган шәһәрен сагынып кайткан Ибраһимов бала чак дусты Василларга килеп керә. Араларыннан данлыклы галим чыгуына горурланып йөргән йорт хуҗасы, академикның үзен күргәч, аптырап кала: шундый дәрәҗәле зат гади бер эшченең ишеген шакыймы? Бераздан инде ул Шәүкәтнең элеккечә үк шаян, кече күңелле кеше булып калуын күргәч, өстәл тирәсендә мәш килә. Мондый асыл кунак көн дә килми!
— Икенче кайтканда шул завод урамындагы бергә үскән малайлар белән җыелып утырасы иде, — ди Шәүкәт Асия апасына. — Василлар мине, коймаклар пешереп, бик каты кунак иттеләр, сөйләшеп рәхәтләндек. Искиткеч эчкерсез, әйбәт кешеләр.
Ибраһимов кешеләрнең әнә шулай матур якларын күрә белә, шуңа күрә дә аңа иптәшләре һәм танышлары бик тиз ияләшә. Казагыстан Фәннәр академиясе президенты Аскар Кунаев Казан егете белән аралаша башлагач, Татарстан башкаласына ял итәргә дә килә. Бергәләп татар җырларын җырлыйлар, Кабан буйларын гизәләр.
Аннары сүз тагын төш физикасына кагыла. Шәүкәт Ибраһимов җитәкчелек иткән институтка СССР ФА президенты А. П. Александров, Атом энергиясен файдалану буенча СССР дәүләт комитеты председателе А. М. Петросянцлар килү, тикшеренүләрнең яңа программалары хакында киңәшүләр телгә алына.
1979 ел. АКШ эшчесе Эвинс Джефф, Франция фермеры Раймон Панар нейтрон бомбасын тыю кирәклеге турында үз хөкүмәтләренә мөрәҗәгать итәләр. Казагыстан Фәннәр акдемиясе вице-президенты Шәүкәт Ибраһимов исә төш энергиясен тыныч максатларда файдалану буенча эзләнүләр алып бара. Ул инде бу вакытта матбугатта фәннең өч юнәлеше буенча 150 ләп гыйльми хезмәт бастыруы һәм шуның өчен Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр, Казагыстанның Дәүләт премиясе белән бүләкләнүе, халык депутаты һәм җәмәгать эшлек- лесе буларак, илебез сәясәтен билгеләүдә катнашуы белән яхшы мәгълүм шәхескә әверелгән. «Транзит» әртиле олаучысы бөтерелгән кечкенә мәйданнан фәннең кыя тавына ургылып менгән академик, зур бер республиканың меңнәрчә галимнәре эшчәнлегенә җитәкчелек итүче фикер иясе — менә кем ул Шәүкәт Шиһабетдин улы Ибраһимов. Бөек Октябрь барлыкка китергән уңай мөмкинлекләр, кайнар омтылыш һәм тырыш хезмәт татар халкының бер улын кыска гына вакыт эчендә әнә шулай сукыр билгесезлектән бөтен дөнья укымыш - лылары күзенә ташланырлык биеклеккә күтәрде. Ак якалы Европа, көяз галстуклы Америка фәнни-техник революция очкыннары кабынган гасырыбыз башында ниндидер Коркачык крестьяны нәселеннән үзе игътибар белән күзәтәчәк зат чыгар һәм, Чехословакия, Германия, Англия кебек илләрнең менбәренә күтәрелеп, чорыбызның үзәк гыйльми проблемалары хакында төпле сүз алып барыр дип башына да китермәгәндер.
«Шәүкәт Шиһабетдинович Ибраһимовның фәнни эшчәнлеге миңа егерме ел чамасы таныш инде, — дип яза СССР Фәннәр академиясе член-корреспонденты А. С. Займовский. — Бу чор эчендә ул радиаци- он материалчылык өлкәсендә СССРда юл ярып баручы галимнәрнең берсенә әверелде, гыйльми хезмәтләре чит илләрдә дә киң танылды. Ибраһимовның фәнни тикшеренүләре теоретик яктан гына түгел, практик һәм техник яктан да атом энергетикасы белән төш техникасы өчен ифрат зур кыйммәткә ия».
«Ш. Ш. Ибраһимов җитәкчелегендә үткәрелгән тикшеренүләр атом материалчылыгын өйрәнүгә кертелгән зур өлеш булып тора, — ди икенче бер күренекле совет галиме. СССР ФА член -корреспонденты С. Т. Конобеевский. — Бу тикшеренүләр бер үк вакытта каты җисемнәр физикасы өчен дә җитди әһәмияткә ия, чөнки бу өлкәдә дә нурланыш күләменә карап тимер һәм вольфрам челтәре параметрларының монотон булмаган үзгәрешләре, феррит-перлит корычларының нейтрон белән нурландырылганда микроструктурасы үзгәрү кебек күп кенә факт һәм күренешләр беренче тапкыр ачылды. Тулаем алганда Ш. Ш. Ибраһимовны металлчылык, металл физикасы өлкәсендәге күп кенә гыйльми мәсьәләләрне уңышлы чишкән олы галимнәрнең берсе, оста оештыручы һәм фәнни тикшеренүчеләр коллективы җитәкчесе итеп санарга кирәк».
Якташыбыз Шәүкәт Ибраһимов бүген әнә шул үзе күтәрелгән юга ры мәйданнан зур дәрт белән яңа үрләргә таба атлый. Аның иң тат лы хыялы һәм бердәнбер зур максаты— кешелек дөньясын кояш хәзинәсе шикелле миллионнарча елга җитәрлек куәтле энергия чыганагы белән коралландыру. Прометей хупларлык һәм үз рухи омтылышларына лаек санарлык теләк!