Логотип Казан Утлары
Шигърият

​​​​​​​АЛМА БАКЧАСЫНДА


Татарстан!
Татарстан, синең хөрмәтеңә ярышырга әзер юргалар Табыныңда дәртле «Әпипә» бар, ә теләсәң, моңлы җыр агар...
Уйларымны минем сизәсең син, Татарстан — алтын Ватаным. — Давылларны узып очып бара ераклардан муллык бәйрәмеңә чакырып язган ярсу хатларым.
Мин аларда яздым сине данлап, хыялларны иркен һәм зур дип Халкым теләкләрен язсам да тик, куйдым гади генә «Фәннур» дип. .
Яхшылык
Казан күген, Идел киңлекләрен сыйпап у?ган төсле ак болыт, рәнҗүләрне чиста кулы белән юып ала икән яхшылык.
Хыялларга күпме киртә куйдык, кирәгеннән артык сак булып. Матурлыкка матур дип, кинәнеп бер соклану үзе яхшылык.
Ныклык теләп безгә, йөрәк кушкан хаклык якларына чакырып, таш өстендә борын төртә үлән — җирдән безгә дигән яхшылык.
Денья киң.
Шуңадыр аны
Кискэлэгэн челтәрләр- Милләтләр, Илләр, Сыйныфлар.
Меридианнар.
Бүтәннәр.
Әхсән Баянов. •Челтәрләргә карап
Кайный янар таулар, суга дулкын, ил өстенә ишелеп төшә тау.
Бер яшьтәшем үзенең кордашының муенына үлчәп ишә бау.
Тимер рәшәткәле тәрәз аша сузып богау кискән кулларын, замандашым кар бөртеге хәтле яктысына тилмерә дөньяның.
— Бу җиһанның бер-бер ноктасына нур булыр,— дип,— шигырь юлларым,— уйласам да, читлектәге кошны азат иткән кебек буламын...
Дөнья...
Кемдер дәшми шәһит китә, тугры калыр өчен.
Кемдер яши тугры сүзне ярып салыр өчен.
Кемдер яши, тыныч кына гомер үтсен, диеп.
Яки минем алда дөнья тезен чүксен, диеп.
Кемдер яши «сөям...» дигән бердәнбере өчен.
һәм кемгәдер күкрәгеннән ялкын өрер өчен...
Шул кемнәрдер өчен бу җир борчыла, сөенә.
... Бер карадан киенә ул, бер актан киенә...
Яр буенда алмагач
Шагыйрь дуска
Син алмагач, дустым, яшь алмагач, алсу алма пешә җаныңда...
Алмалары берни белмәсә дә, алмагачы күрә барын да...
Зилзиләне күрә, бураннарны, күрә дусын давыл екканын. Яшереп елый...
Таңгы алмаларга каян килсен инде чык тагын!..
Син алмагач, дустым, яшь алмагач! Тамырларың җиргә береккән. Убылудан бары шул тамырлар йолып калган элек-электән...
Канат-ботакларың ныгыр, ләкин тамырларың ныгыт иң башта.
Үз бакчаңда бит син, — икеләнмим, — ул бакчада бәлки син патша!
... Ә алмалар берни тоймый әле, алмагачы күрә барын да...
... Яр буенда үскән алмагач син, тик алмалар — ботагыңда түгел, алмаларың пешә җаныңда...
Чын сөю
Баллада
Пешкән алмаларын күтәрергә инде түзәр хәле калмагач, өз алмамны, зинһар, дип ялвара көзге ачы җилгә алмагач.
Җил өзә дә ташлый кыз алдына, — алъяпкычы тулган бит инде!
Кыз алманы алып кабып карый, ул үзе дә алма шикелле...
Оялудан янган йөзе — алма. Сөйгәненнән монда ул качып, курку катыш татлы уйга талды, тотылган күк нидер урлашып...
Өз, сеңелем, алсу алмаларны, сөйгәнеңә илт син аларны.
Алмада ул таң һәм шәфәкъ күрер, чын сөюне аңлар аннары!..
Кызыл алма ак чәчәктән истәлек булып калган... Синең өчен мин дә — чәчәк, и киләчәк-күзалмам!..
Синең өчен дә бер чәчәк минем гомер, и каләм!..
Син булганга, шатлыгымны җиргә күмми китәләм.
Ядкарь
Алмаларым калыр җирдә — кызыл ярда кызарып. (Кемдер өзәр гамьсез генә, кемдер узар кызганып...)
Калыр бәхет, якты сагыш... (Калмас бит кара ялган?) Ул алмалар — минем яздан Бер ядкарь булып калган.
Алма бакчасында
Туп-туп коела алмалар, «Син1» дип барсам — җил исә. Ул алманы мин үзем дә өзәр идем, югыйсә.
Өзәр идем... һәм әйтерсең гомер буе, бер генәм, кычытканга чагыла-чагыла мин алмага үреләм.
Ә ул алма йолдыздан да югарырак икән бит!
Юкка җанны ышандырам беркөн буем җитәр дип.
Җиталмагач, өмет өзеп күзләр түбән карады. ... Күктән эзләгәнмен икән җирдә яткан алманы!..
Оҗмах
Безне юллар очраштырды Көндез түгел, кичкырын. Шатланыпмы, шаярыпмы:
— Куып җит! — дип кычкырдың.
Эңгерләрдән зәңгәрләнгән Кырларга йөгердек без, Дөньяның шушы почмагын Оҗмах итеп күрдек без.
Кояштай якты бәхетне Кызганып түгел бер дә, Качтык икәү онытылып, Качтык иң аулак җиргә.
Планеталар кавышкандай, Куллар кулны алганда, «Өзеләм!..» дип тирбәлделәр Нәни кыргый алмалар...
Сүзләр түгел, күзләр иде Аңлашу чаралары.
Яшерәлми иде серне Хәтта төн каралары.
Хәзер белдек, соңлап белдек, Чын мәхәббәт булган ул.
... Төн... Кыр... һәм мин... Сагышымнан
Уянмасын, дим, авыл...
Йөгерә еллар
Ярсу идек, яндык-көйдек, Хискә күңел шундый бай, — Ерганаклар ера-ера Йөгергән малайлардай.
Хыялдагы мәхәббәтең Елмаеп дәшкән чакта, Кояш үзе килә иде Айсыз кичләрдә хәтта. Язгы ташкын кебек идек, —. Җан тоташ язлар иле. Җемелдәгән һәрбер йолдыз Безнеке генә иде.
Инде хәзер тынычландык, Гомерләр генә елдам.— Ашыга-ашыга йөгерә еллар Малай чактагы сыман...
Җырчы
Илһам Шакировна
Салкын акыл белән кайнар йөрәк, яр дулкыннар белән алыша.
Мәңгелек гамь белән битарафлык, дулкын белән дулкын ярыша.
Корылык белән яңгыр тамчылары, ашлык белән ачлык тартыша. Көн корабы баткач төн-диңгезгә, төн җиңдем дип ләкин ялгыша...
Төн диңгезен кичеп чыга кояш, яшәү белән үлем сынаша...
... Башын тоткан җырчы: ничек барын сурәтлим, дип, гади җыр аша?!.
Җан түрендә ак бураннар, тагын нидер бар кебек... Көннәр җепкә асылып язга кергән мамык кар кебек...
Күңелдә
Алмагачлар шау чәчәктә! Ә күңелдә — кар иле...
Ник очрашкан көндә, сылу, калдырып киттең мине?!
Җәберсетеп дәшмәгез, рәнҗетмәгез толларны! Ай үсәсен көн эчендә үсеп килә уллары!
Яши алар Ил белән.
(Кем ничек өйрәтмәде!..) Кайбер кызларга биргесез садәдер йөрәкләре...
Сүз әйтмәгез
Сафлык яклы идек без, шулай булып калыйкчы?!
— Тол тарихы — Ил тарихы...— дияр беркөн тарихчы...
Елатмагыз, какмагыз, сүз әйтмәгез толларга! Җавап бирәсегез булыр узып киткән елларга...
Уйчан көз
Мин — уйчан көз.
Кемдер бәлки яздыр, таңдыр яисә — кайдадыр бит дулкын кага, йомшак җылы җил исә...
Мин — уйчан көз.
Кемдер бәлки карама я усактыр.
Кемдер шәфәкъ балкышыдыр яки төнге учактыр...
Мин — уйчан көз...
Мөгаен, бу начардыр... я әйбәттер.
Көздә — кайгы дигән сүзләр — ышанмагыз, гайбәттер...
Миндә уңыш муллыклары, төсләр, хисләр байлыгы; саллы, салмак фикерләр һәм кичерешләр саулыгы.
Мин — уйчан көз.
Уйлар белән күңелләрне җылытам.
Чык түгел ул, хисләр тама җил тибрәткән яфрактан!..
Кал моңнарым булып
Син — кояшлы көнем, хыялдагы өнем, бердәнберем, Ләйләм минем дип, риза булсаң әгәр, ал таңнарга кадәр гел янәшә барыр идем бит.
Синең белән бергә менеп биек үргә, ' басар идек дөнья алдына.
Чәчәкләрне күр син, такыялар үр син, сөюдәнме алар ал гына?..
Син гаҗәпкә калма, күңелемне аңла, күзләремә тутырып кара да.
Ялгызлыктан йолып, кал моңнарым булып, - тик йокысыз төннән арала!