Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯШЕРЕН КАССА


әгъсүм Насыйбуллин— җиде китап авторы. Аларда тасвирланган вакыйгалар бер-берсе белән органик мөнәсәбәттә булып, үзара үрелеп баралар.
Дөреслекне бернинди таш капчыкка бикләп тә булмый. Асфальтны тишеп дөньяга чыккан үлән кебек, ул, богауларны өзеп, киң дөньяга чыга. Әлбәттә, дөреслек өчен түземле рәвештә, акыл белән, кыю көрәшергә кирәк. Бу сыйфатлар табигать тарафыннан һәркемгә тигез бирелмәгән. Берәү, әйтик, гомер буе үзенең кырын эшен кап-лар өчен көрәшә. Кеше алдында ал да гөл, матур сүзләрне сибә генә. Андыйларны фаш итү җиңел түгел. Әмма кырын эш кырык елдан соң да беленә. Дөреслек тантана итә. Тик менә аңа чаклы кырын эш эшләүче кайбер саф йөрәкле кешеләрне дә сазга батырып өлгерә. Бу очракта аңа башка саф йөрәкле кешеләр кул суза Бер ке-ше— бөтен кеше, бөтен кеше — бер кеше өчен яшәгән социалистик җәмгыятьтә бу — канунлашкан күренеш. Ил мәнфәгате белән яшәүче саф күңелле, гадел, бай рухлы кешеләр миллионнар. Кырын эшне кырык ел таш капчыкта яшәтә торган заманнар үткән. Чөнки бездә гадел совет суды бар.
М. Насыйбуллинның һәр әсәрендә бу идея кызыл җеп булып сузыла. Ул үзе — юстиция өлкән советнигы. Тикшерү һәм суд органнарында эшләүчеләр турында яза. Аларның хезмәте социалистик җәмгыять милкенә кул сузучы, кеше кесәсе исәбенә яшәргә тырышучы әрәмтамак, бүгенге матур тормышны сөткә тамган дегет кебек ямьсезләп торучылар белән рәхимсез көрәш алып баруга бәйләнгән.
Язучының әсәрләрендә әледән-әле бүгенге «культуралы караклар» белән дә очрашабыз. «Яшерен касса»'да да шулай. Яшь сатучы Хәят Солтанова эшли торган кибеткә яңа гына мичтән чыккан җылы күмәч китерелә. Кибет эчә икмәк хуш исе белән т/ла. Кабарып пешкән, тәмле күмәчне кешеләргә тәкъдим итүе нинди күңелле! Шулай уйлый Хәят. Ләкин ул акчасын банкка тапшыра алмаган, яшерен кассага салып куйгач. Икенче көн эшкә килсә, 810 сум акчадан җилләр искән. Томанлы Күл районы эчке эшләр бүлеге тикшерүчесе капитан Мотал-
1 М Насыйбуллин Яшерен касса. Казан. Та-тарстан китап нәшрияты. 1978.
12* лап, прокурор санкциясе булмый торып, Хәятне кулга ала. Укучы Моталлап яклы, акчаны Солтанова үзе үзләштергән дип уйлый. Тикшерә башлагач, вакыйга һаман куера бара, төенләнә, аны чишү дә авырлаша. Хәяткә карата алтынчы магазин директоры Шәмсениса Габбасова, районның сәүдә оешмасы башлыгы Мөхәммәт Сөбхангулов һәм башкаларның үз карашлары бар. Берәүләр аңа ышана, икенчеләре — юк Шулай итеп, акчаны кем үзләштерү мәсьәләсе табышмакка әйләнә. Җепнең очын табу һаман кыенлаша бара. Ярдәмгә республика прокуратурасының өлкән тикшерүчесе Гайнан Ибраһимов чакырыла. Тикшерүчеләр райком белән дә бәйләнештә. Район прокуроры Мөнип тә, җәмәгатьчелек тә читтә калмый.
һәркем күңелендә сакланып килгән бер сер, хис-тойгы, күчерелмә мәгънәдә әйтсәк, үзенә генә билгеле «яшерен касса» була. Дөрес, уй-хисләрне һаман бикләп кенә яшәү дә мөмкин түгел. Эчке әрнү, күңел тетрәнүе үзе үк сине ачылырга мәҗбүр итә. Әгәр ачыла алмый иза чигәсең икән, синең күңел сандыгыңны башкалар җимерә.
Бу әсәрдә дә шулай. Вакыйгалар барышында кешеләрнең эчке дөньясы, рухи халәте, чынбарлыкка мөнәсәбәте ачыклана. Хәят тә сөттән ак, судан пакь түгел икән. Үзләштерү нияте белән булмаса да, акчаны яшерен кассада тоту — үзе үк сәүдә тәртибен бозу. Бервакыт кешегә сатыласы ак онны да капчыклап алган әле ул. Бу фактлар эштә ал да гөл булып күренгән, беренчелек дилбегәсен кулына нык урап тоткан магазин мөдире Габбасовага яшь сатучы Хәятне гаепләү өчен җитә кебек. Әмма... мәсьәлә катлаулырак—акчаны Габбасова үзе үзләштергән икән. Хәят эшен тикшерергә килгән Гайнан Ибраһимов магазин мөдиренең бик күп кырын эшләрен, шул исәптән, яшерен кассасын да ача. Хәят аклана, Шәмсениса кулга алына Аның белән яшерен мөнәсәбәткә кергән капитан Моталлап та җәзага тартыла.
Үз вакытында М. Насыйбуллинга тикше-рүчеләр тормышын күп яклырак яктыртырга, алар арасындагы капма-каршылыкларны ти-рәнрәк итеп күрсәтергә киңәш ителгән иде. . Дәрес, бу мәсьәләгә язучы һәр әсәрендә игътибар итә. Ул башта республиканың күренекле юстиция кешеләре турында очерк-
17»
М
лар да язды, аларда кеше язмышы сагында
торучыларның иң гүзәл сыйфатларын
чагылдырырга тырышты Повестьларында да ил,
халык мәнфәгате белән яшәүчеләрне, гадел
кешеләрне беренче планга куя. Бу әсәрдә дә
республика прокуратурасы тикшерүчесе Гайнан
Ибраһимов, прокурор Мәнип шәһәр
прокуратурасы тикшерүчесе Марат райсоюз
башлыгы Мөхәммәт Сөб- хангулов, Хәятнең ире
Идрис — барысы да күңелдә матур тәэсир
калдыра. Суд органнарында эшләүчеләрнең иң
мөкатдәс бурычы кеше язмышы өчен көрәшү —
М. На- сыйбуллин шушы миссияне аңлап эш итә.
Моның өчен гадел юстиция кешеләренә үз
араларындагы йомшак җаннарга һәм со-
циалистик җәмгыять милкенә кул сузучыларга
каршы көрәшергә кирәк була. Бу әсәрдә без
шуның бер үрнәген күрәбез. Якты идеаллы
Гайнан тикшерү процессында капитан
Моталлапның кара эшләрен фаш итә. Изге
күңелле кеше булса да, Сөбхан- гулояның эштә
принципиальлек күрсәтмәве ачыклана.
Гайнанның матур рухи дөньясы шәһәр
прокуратурасы тикшерүчесе Маратның да
күңеленә якты нур булып керә.
Гайнан —хезмәт сөючән, кешелекле, изге
күңелле оста тикшерүче. Исле гөл янында иссез
гөл дә хуш исләнә дигән кебек, хезмәттәшләре
аннан фәһем, үрнәк алып яши. Укучылар
күңелендә дә ул тирән эз калдыра.
Кешене бәладән коткару өчен утка-суга
керергә әзер торучы тикшерүчеләр язучының
башка әсәрләрендә дә бар иде. Ул әлеге һөнәрнең
гаять җитди, авыр, җаваплы икәнлеген яшерми
Шуның белән бергә аның романтикасын да
күрсәтергә тырыша. Яшьләр, М. Насыйбуллин
әсәрләрен укыгач. караклар арасындагы
маҗаралар белән түгел, ул каракларны төрле
маҗаралы юллар аша тозакка эләктерүче
тикшерүчеләр белән кызыксына. Авторга
яшьләрдән килгән хатлар да моның шулай икән-
леген раслап тора. Менә Башкортстанның Яңавыл
районыннан килгән хат: «Кулга аттестат алганга
биш ел үтеп китте. Төрле җирдә эшләп карадым,
ләкин һаман яраткан һөнәремне таба алганым юк
иде. Ансыз яшәү бик кыен икән. Ә бит мәктәптә
начар укымадым. Мәгъсүм абый! Менә хәзер сез
күземне ачтыгыз. Рәхмәт! Бер иптәшнең тәкъдим
итүе буенча өч китабыгызны укып чыктым. «Их,
шул кешеләр кебек булырга иде»,— дигән уй
тудырды алар. Минем дә гаделсезлеккә каршы
көрәшәсем килә. Юрист булган кешегә бу өлкәдә
мөмкинлекләр зур икән».
Мондый хатлар алу язучы өчен күңелле хәл,
билгеле. Алар авторның әсәрдән-әсәргә үсә килүе
хакында сөйли. «Яшерен касса»- да тел-сурәтләү
чаралары юристларның хезмәтенә, яшәү рухына
бәйле рәвештә туа. Мәгъсүмнең әдәбиятта
моңарчы аз яктыртылган тема өстендә шулай
армый- талмый эшләве шатлыклы хәл.
Сүз азагында юристларның үзара мөнә-
сәбәтләрен тагын да сәнгатьчәрәк чагылдырырга
кирәк дигән фикерне кабатлап әйтәсе килә.
Тормышның үзе кебек катлаулы. тирән һәм
кызыклы итеп эшен башкару өчен юристның оста
педагог, психолог булуы зарури Шушы
сыйфатларны үзенә тупламаган тикшерүченең
кеше йөрәгенә юл табуы мөмкин түгел. Язучының
киләчәк әсәрләрендә бу мәсьәләләр игътибар
үзәгенә ныграк алынсын иде.
Автор туган тел мөмкинлекләрен егәрлеген дә
тулырак файдаланырга тиеш. Ничек кенә
булмасын, укучы М. Насыйбуллин- ның кешеләр
язмышын киң чагылдырган һәр яңа әсәрен
түземсезлек белән көтеп ала.