Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЯШЬЛӘР ИҖАТЫ


Татарстан Язучылар союзы идарәсенең яшь авторлар белән эшләү комиссиясе соңгы вакытларда әдәбиятыбызга килергә омтылучы авторларны барлау, оештыру, әсәрләрен матбугатта чыгару юнәлешендә шактый күп эшләр башкарды. Урыннарда зона конференцияләре уздыру инде әйбәт бер традициягә кереп бара. Андагы семинарларда үзенчәлекле яңа авторлар ачыла, аларны Язучылар союзына тәкъдим итү яки китапларын эшләү буенча конкрет чаралар күрелә. Шунысы күңелле факт: бу конференцияләрдә төрле буын язучылары бик теләп катнашалар, алар әдәби алмаш әзерләүдә зур игътибарлык һәм таләпчәнлек күрсәтәләр. Апае. Чаллы. Арча зона конференцияләреннән соң. узган елның 5—6 декабренда Азнакайда булып узган нефть зонасы яшь язучылары конференциясендә унбиш авторның әсәрләре тикшерелде. Шулардан Фәрит Гыйльметдинов. Марсель Галиев һәм Әхмәт Гадел СССР Язучылар союзына членлыкка, э Ямаш Игэнәй һәм Нур Әхмә- диевләрнең шигырь җыентыклары Татарстан китап нәшриятына тәкъдим ителделәр.
Без соңгы елларда яшь талантларны мәктәптән, укучы балалар арасыннан да эзлибез. һәрбер конференциягә иҗат белән шөгыльләнгән укучы балаларны чакырабыз. Шулай ук. аларны Язучылар союзына чакырып, индивидуаль эш алып барабыз. Соңгы вакытта гына унынчы класс укучылары Ркаил Зэйдуллин һәм Ләис Зөлкарнәевларның кулъязмалары тикшерелде.
Ркаил—Чувашстаннан. Ләис — Башкортстаннан. Икесенә дә унҗиде яшь. ВЛКСМ членнары. Моңа кадәр пионер матбугатында катнашсалар, хәзер без алар- 1'ың шигырьләрен беренче тапкыр калын журналга тәкъдим итәбез һәм укучылар кызыксынып кабул итәрләр дип уйлыйбыз.
ИЛДАР ЮЗЕЕ8.
Союз идарәсе председателенең яшь авторлар белән эшләү беунча урынбасары.
Марсель Галиев
Атлантида баткан чакта кем ишеткән соңгы кешесе кычкырганны?!
Кеше — үз күңеленең беренче һәм соңгы могиканы.
Кайчагында батып барган утрауның соңгы кешеседәй кычкырасы килә.
Оныттырып
бөтен шөбһәләрне сабый көлә...
Хәсән Туфанга
Җырларда саргайган еллар, чәчләрдә агарган еллар, маңгайда сырланган еллар! — сезме ишек кагасыз?..
Бүген аңа уналты яшьлек кыз чәчәкләр китерде...
Еллар, сезме ишек кагасыз?..
Бүген аңа уналты яшьлек кыз чәчәкләр китерде.
Чәчләренең чал кышымы, чәчәкләрнең чагылышымы, күз яшенең балкышымы? — күзләрендә кызның ак болыт...
Еллар, сезме ишек кагасыз?..
Бүген аңа уналты яшьлек кыз чәчәкләр китерде...
Минем якта — япан тигезлекләр, синең якта — башкорт таулары. Ык суының ике яры буйлап күпер эзләп чаба юллары.
Йөгерек юлдан күперләргә җиткәч ярсу атлар килә тыюлы.
Ике ярны күрештергән күпер — уртак язмыш юлы, туй юлы.
Хәерле таң, дисә безнекеләр, хәерле көн, диләр башкортлар. Бер үк үрдән караса да кояш төрле икән әле вакытлар...
Минем якта — уклар адашырлык тарих учы сыман киңлекләр. Синең якта — кояш таянырлык олпат таулар калкан кебекләр.
Син тугансың Ыкның тау ягында, мин туганмын үзән ягында. Без яшәрбез ике яры булып мәңге агар елга барында.
Асылына койткан әкият
Кузгалдың да кинәт биеп киттең карашымны чигеп идәнгә. Шәм уты да чүгеп-чүгеп куйды, әверелде идән келәмгә.
һәм аннан соң көлдең яңгыратып, өстәлдәге шәраб чайпалды.
Җәйге төндә йөзек кашы булып тәрәзәдә туңып ай калды.
Күз яшеңә кушып җыр җырладың, стеналар артка чигенде.
һәм без калдык ялан уртасында, шәм кимеде, калды чиреге...
Кыргый сукмак алып төште безне салкын сулы төнге арыкка.
Су эчтем дә, мин бер тирәк булдым, син әйләндең алтын балыкка...
Яз соңлыймы?
Шәмәхә төн. Якты урам.
Куырып ала апрель җиле.
Нидер эзлим. Тапсам, җанда — кабыныр яз яшеллеге.
Шәһәр йоклый. Мин ялгызым туасы моңга табынып, яшеллеккә сусап барам, ачылмаган дөнья булып.
Әхмәт Гадел
Кызыма
Алтын балыгым минем!
Борчулы көннәремдә, сихри елмаюың белән миңа тынычлык бүләк итәр өчен, ерак диңгезләрдән килгәнсең син.
Сайрар кошым минем!
Серле тавышың белән мине кайгылардан йолыр өчен, урманнарны ташлап килгәнсең син.
Әгәр син булмасаң, кемнәр генә, кызым, ' кемнәр бу дөньяга бәйләр иде мине?
Әгәр мин булмасам, кемнәр генә, кызым, татлы бу дөньяда назлар иде сине?
Кызым минем, кошым-сыерчыгым минем.
Кызым минем, кызым — язгы җырым минем.
Тормыш дәрьясында алтын балыгым син...
Бөтен барлыгым — син!..
Башлары булганнар — Баш и ярга мәҗбүр булдылар.
Аяклары булганнар — тезләнде...
Борынгы язмалардан.
... Ә бит бар шундый йөрәкләр, —
Кылычка баш имәүчеләр!
Данла андый йөрәк көчен!
Баш и алдында —
Тезләнмәве өчен!
Кайтар!
Сиңа биргән көннәремне кайтар,
Сиңа биргән төннәремне кайтар,
Хисләремнең йолдызларын кайтар,
Моңнарымның болытларын кайтар,
Урманымның серле шавын кайтар,
Суларымның дулкын-давын кайтар, Кырларымның гаҗәп моңын кайтар, Тауларымның серле шомын кайтар.
Кайтар минем утлы сүземне, Кайтар миңа минем үземне.
Келәтле авылы янындагы ялгыз кабер ташына карап
Кырда утрау булып калган:
Тимәгән сабаннар,
Җиңелгән заманнар,
Җил-буранга торган каршы
Кабер ташы!
Алып килгән болгар чорын
безнең көнгә...
Ташлар килә икән телгә, Яннарына барып сөйләш кенә...
Нур Әхмәдиев
Мин —җирнеке!
«Тукта, җирем! Төшеп калам синнән...» Кемнәр язган? Нигә язганнар?
Әллә инде шушы дәрәҗәдә Берәр акылыннан язган бар?
Нәрсә белән җирем ярамыйдыр, Суларын әйт, урман, һавасын! һәр адымы нидер хәтерләткән Җирне ничек ташлый аласың?
Тик су белән түгел, кан белән дә
Кат-кат сугарылган бу җирне
Син ирекле көннән,
Син ирекле көннән
Үзең ташлап китәр идеңме?
Назлы ярның сусыл иреннәре
Иркәләгән шушы дөньядан Ирексезләп Әҗәл кагылмаса, Мин туялмам, һич тә туялмам.
«Тукта, җирем! Төшеп калам синнән. .» Кемнәр мәҗбүр булган язарга?
Үз-үзеннән туйса аңлар идең, Җирдән туйган... Ничек аңларга?
Тыйгысызлыгыннан киләчәкнең Алынганмы әллә соң коты? Ә кем белә, бәлки протесттыр, Гаделсезлекләргә бойкоты?
Юк, барыбер бу сүзләрне язган Кешене мин гафу итәлмим.
Кан тамырым белән җирнеке мин!
Китсәм дә, тик галәмнәрне иңләп Җиргә кайтыр өчен китәм мин.
Пистолет һәм шагыйрь
Пистолетын гаепләде Муса Хыянәттә, аны алдауда.
Волхов ярларында солдат булып
Батырларча үлә алмауда
Ничек әсир булсын илен сөйгән һәм җыр ташып торган ир җаны?!
Камерада яткан көе Муса Әсир итте үзе дөньяны.
Пуля кебек утлы шигырь туды, Нәфрәт арты нәфрәт өстәлеп. Мондый шартта былбыл йөрәге дә Була икән хәнҗәр, пистолет.
Пистолеты әгәр аткан булса, Ауса Муса йөрәк тишелеп?.. Атылмыйча калган пуляга да Күп бурычлы кайчак кешелек.
Аллалар
Сабый чагы булган кешелекнең, Табынган ул җыен юк-барга: Бүреләрдә ил анасын күргән, һәм алласын күргән утларда.
Шул утлары, аллалары белән И ваклаган җанын, шәхесен. Теткәләнгән гарип җаның белән Син бәхетле ничек яшисең?
Үз-үзеңә кайда анда хөрмәт, Ни кадерләү көтмә, ни зурлык. . . Минем дә бар аллам. Өчәү алар... һәр өчесе — минем горурлык!
Әй Ватаным! Синме аллам түгел? — Соңгы сулышым һәм юл башым? Ил бәхете өчен көрәшкәндә, Коммунистик иман — юлдашым.
Туган Анам! Синме аллам түгел? Син намусым минем, вөҗданым. Ана белән юкка ант итәме Яклаганда егет ил данын?
Мәхәббәтем! Синме аллам түгел? — Хур иткән дә мине, зур иткән. Син булмасаң, яшәү нигә кирәк, Өч аршинга якын җир җиткән.
Табынганым минем, әйе, өчәү, Ялгыз-ялгыз ятим алар да. Дошманыма да мин теләмәмен Мәхәббәтсез, илсез, һәм әнкәсез яшәп карарга.
Аллаларым өчен яу чыгармын, Мәсхәрәләргә тик бирмәмен. Шул түгелме иң зур миссиясе — Үзе исән чакта — ирләрнең!?
Җырлыйсы да килми, елыйсы да, Күз яшьләре кипкән, түгелгән. Ярсу йөрәк, сүнгән вулкан сыман, Тынып калган кебек бүгеннән.
Җырлыйсы да килми, елыйсы да, Күңелдә юк сөю, әрнү дә. Шикләнү юк миндә, ачу да юк, Исем китми кебек бернигә.
Җырлыйсы да килми, елыйсы да, Уйлыйсы да килми — арылган. Диңгез кебек тынып калган күңел, Тынып калган — давыл алдыннан.
Роберт Рәкыйпов
Диңгезче дәфтәреннән
Диңгезләрдә кошлар түбән оча
Диңгезләрдә кошлар түбән оча, Каурыйларын дулкын чыгГата, Күкрәген ачкан ана кебек Җылы сулап диңгез тын ята.
Диңгезләрдә кошлар түбән оча Корабларны тиңләп ак ярга. Акчарлактай моңсу күңелләрне Ашкындырып туган якларга.
Диңгезләрдә кошлар түбән оча Бер сулышта мәллә су белән, Төнбоеклар кебек акчарлаклар Диңгез өсләренә сибелгән.
Диңгезләрдә кошлар түбән оча, Су юллары алда бер эзсез. Акчарлаксыз диңгез диңгезмени, Сагыну сагынумыни диңгезсез...
Диңгез өстен күксел томан баса Җиз иләктән койса яңгырлар. Күз алдымда җирем чәчәкләре Хуш ис бөркеп һаман аңкырлар.
Күмеп китәр төсле тау-дулкыннар Ыргылганда ярсып корабка, Нигә эзлим икән җир кисәген Карашымны төбәп еракка.
Җил-давыллы һава диңгез белән Ишелеп аккан тоташ болытта. Диңгезченең күңелен ерактагы Бозлы яр да икән җылыта.
Туган илдән искән көзге җил дә Җырлап туймас моңлы җыр миңа. Ватанымның корыч кораблары Океаннарда — туган җир миңа.
Диңгез өсте кабат ак чәчәктә, Күктә уйный акчарлакларым. Минем дә шул җитез акчарлактай Диңгезләрне гизәр чакларым...
Белмисеңме, диңгез?
Дөньяны гиз, галәмнәрне буйла, Туган җирне уйла.
Г. Афзал
Диңгез, диңгез, суың тозлы инде, Нигә ява тозлы яңгырлар?
Иренемдә чишмә суларының
Тәме калган туган ягым бар.
Бозлы суың салкын, салкын инде, Салкын карлар нигә ява соң?
Җаным-тәнем белән һаман тоям Туган якның җылы һавасын.
Офыкларың ерак, ерак инде, Нигә кирәк соры томаннар? Белмисеңме, диңгез, күз алдымда Ул озатып калган туган яр.
Кыяларың биек, биек инде, Ник түбәннән исә җилләрең? Сагышларым эреп юкка чыга Диңгезләрдә тойсам Җир ямен...