Логотип Казан Утлары
Очерк

ЯҢА ЭШ-КИҢ КОЛАЧ


Элек бер башак үскән җирдә — ике башак, бер үлән-кыяк үскән тештә ике кыяк үстерә алган кеше бөтен кешелек дөньясының рәхмәтенә лаек булыр, үз иленә зур хезмәт күрсәтер иде.
ДЖОНАТАН СВИФТ.
I i ярдәмче производство оештыру турындагы .
I I елның 22 февралендә кул куйган. Анда мондый пунктлар
г«Л.И Н бүла:
■ "■ 1 .Түбән Кама «Нефтехимия» берләшмәсенә бирелгән
■*- ~УГ\- •*-- җирләрдә 1978 елның 1 февраленнән «Нефтехимик» совхо-
VV I зы оештырырга...
' J i К 2. Бу максатлар өчен 1978 елга... хезмәт лимитлары һәм
7 4 \ кирәк кадәр акча бирү тәэмин ителә...
г W Ж «Кирәк кадәр акча» — биш миллион сум!
' М ■ ' Соңгы елларда онытыла башлаган бу тармакны — про
изводство предприятиесенең ярдәмче хуҗалыгын җәелдереп җибәрү өчен ике мең ярым гектар җир билгеләнде, үзәктән биш миллион сум акча бүленде. Шул нигездә көн саен ике тонна ит җитештерерлек кошчылык фабрикасы һәм дуңгыз симертү фермалары — моңарчы бу якларда күрелмәгән зур-зур биналар салырга кирәк иде. Елына иткә ике йөз мең тавык һәм һәркайсы кимендә алты пот авыр лыктагы җиде мең баш дуңгыз үстерү планлаштырылды.
Совхозны оештыру турындагы боерык башкалада мондый эшләр башланган чагында була торган урау юлларда йөри иде әле. Түбән Камада исә аны көтеп тор- мастан. җиң сызганып эшкә дә керештеләр. Җитмеш сигезенче елның март аенда ит фабрикасы тезелешенә бетон юллар салынды. Бу җирләрдәге элеккеге колхоз фермалары ремонтланды — аларга су керттеләр, улак-тагараклар урнаштырдылар. Кошчылык фабрикасы төзү башланды. Камага балыкчы артельләре чыкты. Якын- тирә авыллардан мең ярым баш умарта сатып алынды.
Яңа хуҗалык үзенең оеша башлау чорында ук. дәүләттән бер килограмм азык та алмыйча. 2S6 баш дуңгыз симертеп, ашханәләргә итнең беренче тонналарын озатты.
— Көзен инде һәр умартадан кимендә берәр пот бал алдык,— ди Чигвинцев.— Приказ көтеп ятсак, бармак яларлык та булмас иде...
— Бал кортлары ашарга сорамый, алар чәчәктән ризык таба. — дип каршы төштем мин.— Дуңгызлар бөтенләй башка бит: һәркайсына көнгә ун килограмм азык кирәк. Аны кайдан аласы!
— Анысын да таптык. Ике кешегә бер машина бирдек тә. балалар бакчаларына. ашханәләргә җибәрдек. Азык калдыкларын төяп кайтырга Тоннасына җитмеш биш тиен түлибез. Мул да. арзан да. Җыймасак. әрәм генә булыр иде. Фуражга күчереп исәпләсәң, без кайтарткан азыкның тоннасы өч сумга тешә, ә концентратка дүрт-биш тапкыр артыграк түлисе... 

Журнал укучылары Григорий Никифорович Чигвинцевны хәтерлиләрдер эле Мин аның эшчәнлеге хакында элегрәк тә бер язып чыккан идем. Аның мондагы эзләнүләре тагын да кызыйлырак.
Кама буендагы «Красный ключ» кошчылык фабрикасы комбиазыкны Чаллы элеваторыннан кайтара. Дистәләгән машина — махсус >ңиһазландырылган фургоннар — иртүк чыгып китә. Баруы — кырык, кайтуы кырык километр, шактый ара бит! Гадәттә, элеватордагы лаборатория азыкның рецептын яза. бу инде, үзенә күрә. ♦ продукциянең сыйфат билгесе. Алып кайт та тавыкларга ашат. Юк бит. Чигвинцев- _ ның үз сиксәне сиксән, азыкның сыйфатын тикшерү ечен, фабрикада да лабо- < рантлар билгели. Элеватордан бирелгән кәгазьләрдә «азык шәп. дип язалар, ә 5 фабрика лаборантларының тикшерүе моны расламый. Азыкта иң кирәкле кушып- * малар булмый. Нишләсен Чигвинцев — уйлый да кошчылык фабрикасында элеватор zZ филиалы ачып җибәрә. Элпә найлардан — Кара диңгез буйларыннан кабырчык каи- 7 тарта, Камадан чуерташ китерә, ит комбинатыннан май алдыра, «А«. «В», «С» витаминнары эзләргә кешеләрен Белгород шәһәренә. Мари республикасына юллый. =
Чигвинцев белән исәп-хисап ясаганыбыз бар. Бик кызыклы, мавыктырырлык һәм уйландырырлык саннар килеп чыкты. Бер ел дәвамында «Красный ключ,, фабрика- S сында элеватордан алынган азыкка естәү ечен 120 центнер балык мае, 1558 цент- - иер техник майлар, 958 центнер балык шпроты, 2042 центнер кабырчык. 964 цент- кер чуерташ. 252 центнер сеяк оны, 319 центнер тоз файдаланылган. Болар өчен * тотылган чыгым — 230 мең сум. Аз акча түгел! Ә бу естәмә эшне башкару өчен а күпме тырышлык салынган, күпме көч куелган...
Шуларны уйлыйм да Чигвинцевка сорау бирәм:
— Кош караучыларга мондый естәмә мәшәкатьләр кирәк микән соң! Элеватор азыкны тиешенчә әзерләдек дигән паспорт-гарантия биргәч, аңа тагын ниндидер кушылмалар эзләп йөрү — өстәмә мәшәкать кенә ич.
— Элеватор азыкка нинди гарантия бирә соң! — дип. сорауга сорау белән җа- л вал кайтарды Чигвинцев.— Элеватор тавык асрамый, чебеш үстерми, әзерләгән 7 азыгын үзендә ашатмый. Ә миңа тавыкларның үрчүе, артымы, ите, каурый-мамыгы u кирәк. Җиңеп юлдан бару мәшәкатьсез, әлбәттә. Дөресен әйтим, ул азыкны дуңгызлар да ашамый. Ә без чебеш үстерәбез, че-беш! Элеватор азыгына ышанып ят- а сак. алар кырыла башласа! Чигвинцевның якасыннан эләктереп алачаклар бит. һич-шиксез, алачаклар. «Әһә, син тего чакта дәүләтнең күпме акчасын туздырдың — ' зур фабрика салдырдың, колачны киң җәеп эшләргә вәгъдә бирдең түгелме!! Кайда ул вәгъдәләрең, иптәш Чигвинцев! Алдадың!. » Шулай дисәләр — кая барасың!
Бу сөйләшү яхшырак аңлашылсын ечен, «Красный ключ» ирешкән уңышларга күз салырга кирәк. Кош караучылар җитмешенче елда 31 миллион 189 мең данә йомырка. 343 тонна тавык ите җитештергән. 1975 елда йомырка 80 миллион данә алынган: 2,6 тапкыр артык! Кошчылар үзләренең бишьеллык планнарын дүрт елда үтәп чыкты: 188 миллион 300 мең йомырка җитештерергә сүз биргәннәр иде. ике йоз алтмыш миллион данәдән күбрәк алдылар. Тавык ите дә 1860 тонна урынына 2545 тонна җитештерелде. Фабрика унынчы бишьеллыкка шундый биеклектән атлап керде һәм ел саен 90—100 миллион данә йомырка алырга вәгъдә итте. Бу инде—әйткән сүзендә торучы коллектив!
Кошчылык фермаларында эш сыйфатын, кешеләрнең осталыгын һәм талантын билгели торган бизмән бер генә: ул — һәр центнер ит. мең данә йомырка җитештерү өчен тотылган азык күләме. Терлек һәм кош-корт алдына азыкны юмарт кулдан мул итеп салу өчен әллә ни зур акыл кирәкми Азыкны азрак бир. ит, сөт. йомырканы күбрәк ал — менә кайда осталык, уңганлык, эш итә белү сере!.
«Красный ключнта моны беләләр. Монда мең данә йомырка җитештерү ечен елга 1,7 центнер бөртек (күз алдына китерергә, исәпләргә уңайрак булсын ечен. биредә барлык төр азыклар бөртеккә күчереп исәпләнә) тотыла
Ә РСФСРның «Птицепром» фабрикаларында исә шул хәтле үк йомырка җитештерү ечен бөртек «Красный ключмтагыдан кырык килограммга артыграк тотыла. Димәк, елга сиксән миллион данә йомырка җитештерүче уңган бу коллектив утыз мең тоннадан күбрәк бөртекне янга калдыра.
Тагын бер санга күз салу урынлы булыр: фабрикада бер данә йомырканың үзкыйммәте 3.7 тиен, ә дәүләткә сату бәясе - тугыз тиен. Тиеннәрдән сумнар җыела: «Красный ключ» узган бишьеллыкта унике миллион сум саф табыш алды. Шуннан соң инде: «Тавык — кош түгел, тавык асрау — эш түгел» дип әйтеп кара
Сер түгел, кайберәүләр төрттереп тә куйгалый: «Красный ключ, кошчыларының эше җиңел, апарга табигать үзе дә булыша, янәсе. Сүз юк җир уңдырышлы бу якларда. Игенчегә тагын ни кирәк! 1975 елда хәтәр корылык булды. Республикада бертеклеләр уңышы уртача 8.6 центнер алынса. «Красный ключ.та утызар цент
нер җыйдылар.
Фабрикадагы тавыклар да бу төбәктә «иң уңганнардан, санала: читлекләрдә утыралар, бөртек чүплиләр һәм. сүз берләшкәндәй, елына 230 235 йомырка салалар «Красный ключ.ның бал кортлары да тырыш, мондыйларны канлардай гына табып китерделәр икән дип уйларлык Фабриканың дүрт умарталыгындагы һәр
умартадан ним дигәндә икешәр пот бал алына. Бу җәһәттән дә «Красный ключаиы мактыйлар, умартачыларына премия-буләкләр ява.
«Боларның эше нишләп бармасын — бөтенесе заводтагы шикелле корылган бит» дигән сүзләрне дә ишетергә туры килә. Чыннан да, директор кабинетында телевизор тора, айда фабриканың теләсә кайсы почмагын күрергә мөмкин. Төймәгә бастың исә — рәхим ит. тавыклар ни ашый, сулары бармы — бөтенесе күз алдында.
Хәзер Татарстанда унбишләп кошчылык фабрикасы эшли. Кошчылык производствосын концентрацияләү дәвам иттерелә. Иске фабрикалар үзгәртеп корыла, яңалары бүгенге көн таләпләренә яраклы итеп салына, һәр фабрика кимендә 200 мең тавыкны бер урында тотуга исәп итеп тезелә. Татарстандагы кошчылык хуҗалыклары якын арада дәүләткә ел саен ярты миллиард данә йомырка, 14 мең тонна кош ите бирәчәк. 1985 елда исә йомырканы 750 миллион данә, кош итен 42 мең тонна җитештерү күздә тотыла.
Бер түбә астында 250 мең тавык асрарлык зур фабриканы, республикада беренче булып, «Красный ключита төзеделәр. Кечкенә фермаларга караганда зур фабрикаларның экономик яктан күп мәртәбә нәтиҗәлерәк, файдалырак булуы да шунда расланды.
Моңарчы кошчылык биналары егерме мең тавык сыярлык итеп төзелә иде. Әгәр барына бер зур корпус салып куйсаң! Биналарны гадәттәгечә салу өчен 2 миллион 600 мең сум акча кирәк. Бер генә корпус төзесәң — миллион сумга арзангарак төшә. Өч миллионның берсен янга калдыру аз түгел бит!
Чигвинцевның фикере энә күзеннән үткәрелде дисәк тә хаталану булмас Башта аның тәкъдимен трестта өйрәнделәр, аннары республиканың Министрлар Советы карады. КПСС өлкә комитетында да тикшерелде бу мәсьәлә. Ниһаять, Рос сия Федерациясенең авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм СССР Госстроеның коллегияләренә куелды. Яңалык һәр җирдә хупланды, чөнки отыш булачагы ярылып ята иде.
Безнеңчә. Чигвинцев һәм аның кулы астында эшләүче кешеләрнең төп сыйфаты да шунда, алар зур идеяләр белән ялкынланып, олы ниятләрен башкаларга сөйләп кенә калмыйлар, бәлки шуларны тормышка ашыру өчен җиң сызганып эшкә тотыналар.
Бу предприятиедә эшнең куелышын һәм барышын күрсәткән гыйбрәтле саннарны мин шулай бик төпченеп куен дәфтәремә теркәп йөргәндә. Чигвинцев миңа:
— Тыйнаграк булыйк, безнең уңышларны бик мактамыйк! — дип куймасынмы Менә сиңа кирәк булса! Дөресен әйткәндә, мин аптырабрак калдым. «Красный
ключ» ирешкән биеклекләр күпләрнең төшенә дә керми, алар турында әле хыялланырга гына мөмкин. Ә директор «бик мактамыйк!» дип торсын. Ни өчен! Шуны аңламый торуыма гаҗәпләнгәндәй. Чигвинцев төшендерергә кереште:
— Әлбәттә, без ирешкән уңышлар кайберәүләр өчен һавадагы торна әле. Тик үзебез өчен дә бик зурдан дип уйламыйм. Бездә булган барлык мөмкинлекләрне куз алдына тотып уйласаң, кулдагы күкшел генә алар. Кешеләребез, һичшиксез, әйбәт, тырышлар. Эш өчен ялкынланып йөрүчеләр, һәркайсы уз урынында алдынгы. Тамара Андриянова, Нюра Зотина, Валя Сочкова, Мария Прохорова һәр тавыктан ике йөз иллешәр йомырка ала. Ә тулаем фабрика буенча әлегә ике йөз утыз алтыда туктадык. Азык әйбәт булганда, ике йөз иллене уртача алуыбыз да ихтимал. Бу да чик түгел. Тавыктан елга өч йөз йомырка алырга кирәк. Без хәзер көнгә илле тонна бөртек ашатабыз, сыйфатын яхшыртканда — аның утыз тоннасы да җитәр дип уйлыйм. Күрәсез, нинди экономия!.. Моңа ил күләмендә ирешсәк — кая барып баса!
Мин бер хикмәткә төшенә алмый озак йөрдем: шулай да комбиазык хәзерләү филиалы фабрикага бик кирәкме икән соң! Чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, мең шөгыльгә тагын зур мәшәкать ич ул. Шуңа күпме өстәмә акча тотыла. Әйтик, фабрикада йомырканың мең данәсе утыз җиде сумга төшә, шуның тугыз тәңкәсе азыкны өстәмә эшкәртүгә китә. Аннары бит. кош караучылар, дөресен әйткәндә, башкалар эшләргә тиешле эшне башкара.
Башыңа төшсә, башмакчы булырсың, дигәннәр. Азыкны тиешле кондициягә җиткерү өчен, ул үзендә комбиазык заводының филиалын ачарга мәҗбүр. Бер фабрикада гына андый хәл булса, язып торасы да юк, аерым очрак, дияр идең. Тавык асраучы бик күп предприятиеләргә хас күренеш шул бу. Татарстанда гына түгел, бөтен ил күләмендә. Элеваторлар һәм комбиазык заводлары һәркайда бер үк төрле азык болгатып чыгаралар.
«Статистика бөтенесен белә» дигән сүз бар. Бу очракта әлеге раслау хаклыктан ерак тора. Иң ышанычлы саналган белешмәләрдән дә комбиазык җитештерүче элеваторлар һәм заводлар белән кошчылык фабрикалары арасындагы каршылыкны раслый торган мәгълүматны таба алмыйсың.
Бездә бу бәлагә шул хәтле күнегеп җителде ки, кошчылык фабрикалары штатында лаборантлар билгеләү каралган. Йомырка җитештерәсе предприятиеләрне салганда ук азык цехларын төзүне күздә тоталар һәм зур-зур чыгымнар тотып аларны корып та куялар. Аннары ни лаборантлар, ни әлеге азык цехлары мөстә-
кыйль эш башкармый, бары тик азык заводлары болгаткан боткага терле өстәмәләр, витаминнар кушып, аны кондициягә җиткерү белән шөгыльләнәләр. Моңа күпме чыгымнар тотыла, меңләгән кешенең хезмәте салына. Әмма эш анда гына да түгел Кошчылык фабрикасындагы азык цехларын күз алдына китерик. Аларда бернинди машина юк. эш коралы — чиләк тә керәк. Ә теп корпусларда автомат- ж лар эшли, телевизион идарә аппаратлары куелган. *
«Красный ключ» һәм башка кошчылык фабрикаларында азыкны яхшырту ечен $ гаҗәп күп кеч сарыф ителә. Бетенесе кул кече белән башкарыла. Азык заводла- =: рында исә шул ук эшне күп тапкыр җиңелрәк башкарырга азрак чимал тотып. ° әйбәтрәк нәтиҗәгә ирешергә мөмкин, чөнки аларда производство процессларын механикалаштырырга, автоматлаштырырга була. Поливитамин табу авыр, аны юнәтү = ечен Чигвинцевның үткенлеге дә кирәк ди, әмма чуерташ, кабырчык ише өстәмәләр эзләп иөрисе юк лабаса. Идел. Кама, Вятка елгалары. Кара һәм башка диң- _ тезләрдән аларны кирәк кадәр алырга була. Шуны уйлыйсың да. азык заводла- = рында эшләүчеләргә әйтәсе килә: «Нишләп әле сез үзегез башкарасы эшне __ бүтәннәр иңенә саласыз, туганкайлар! Хезмәт бурычларыгызны әйбәт үтәмисез х бит, намусыгыз йокымсырап ятамы әллә!»
«Красный ключ» директоры Чигаинцевка бу фикеремне әйткәч, ул сорау белән ♦ җавап бирде:
— Элеватор кешеләренең намусы уянганын көтсәк, кая барып җитәрбез, ә!.. о Безнең инкубатордан көн саен меңләгән чебеш чыга. Ашатырга, җылытырга, наз- - ларга кирәк аларны. Элеватордан сыйфатлы азык биргәннәрен көтеп ят! Һәр - чебигә көн саен егерме бер грамм азык кирәк. Протеинлы, витаминлы булсын!., а. Алары юк икән — чебеш үсми. Үссә дә йөз сиксәненче көнне үк йомырка сал- < мый. бер ел көттерә. Ә аны барыбер ашатасың. Менә шундый арифметика бездә: ” азык әзерләү өчен елына ике йөз дә утыз мең сум тотабыз, ә табыш — ике-оч -э миллион! Кайсы яхшырак!.. =;
Әлбәттә, табыш алу әйбәтрәк, анысы бәхәссез. Ләкин хикмәт шунда, кошчылык ‘j фабрикасы бу керемне әлеге азык расходларын тотмыйча гына да ала ала. Арбитражга мөрәҗәгать итеп, тиешле документларны тапшырсалар һәм элеваторның < сыйфатсыз азык бирүен дәлилләсәләр, «Красный ключика бу акчаны кайтарачаклар. < Ул бит директорның шәхси капиталы түгел, бөтен коллектив табышы, дәүләт акчасы. Директор теләсә-теләмәсә дә. табышның ике йөз утыз мең сумга кимүе произ-водствоны үстерүгә җибәрелә торган фондны кыскартуга китерә Былтыр, мәсәлән, фабрика бер торак йортны төзеп бетерә алмады, менә шунда бу акча бик ярап торыр иде. Премиягә дигән өстәмә өлеш тә шунда — былтыр аны да кырык алтышар сумга кимрәк билгеләргә туры килгән.
— Безнең бүтән чарабыз юк. Элеватор бу мәсьәләне бик гади хәл итә: азыкны озата да, акчасын күчертеп ала. Калганы өчен кайгырмый. Фабрикада ул азыкны ашатып файда алалармы, юкмы — монысында хәсрәтләре-гамьнәре сизелми.
— Арбитраж ни өчен!— дип сорадым мин. һаман бирешергә теләмичә,— Хезмәттәшлек мөнәсәбәтләре шундый йомшак икән, партнерларның берсе икенчесенең экономик мәнфәгатьләрен оныта икән,— хуҗалык итү мөнәсәбәтләренең хокук нормалары бар бит әле. Бу очракта юридик каналлардан файдаланырга кирәк, минемчә Эш итә белү үзеннән-үзе генә килми, җаваплы кешеләрдә бу сыйфатны тәрбияләргә дә кирәк. Бу хакта партиябезнең XXV съездында болай диелгән иде: «Договор йөкләмәләрен бозуларына һәм начар сыйфатлы продукция җитештерү пәренә дә карамастан, ваемсызларның алдынгы булып йөрүләренә мөмкинлек бирә торган бетен юлларны ябарга кирәк, план һәм договор дисциплинасын бозган өчен кагтый һәм ныклы санкцияләр белән бергә, материаль һәм мораль стимуллаштыру системасы төгәл хәрәкәт итәргә тиеш». Нигә, мәсәлән, шундый тәртипне урнаштырмаска: комбиазык индустриясе предприятиеләре үз гаепләре аркасында башкалар тоткан чыгымнарны процент белән түләсеннәр, ә яхшы эшләгәннәренә партнерлары алган табыштан да өлеш чыга торган булсын
— Яоый синеңчә дә булсын,— Чигвинцев минем белән килешкәндәй күренде — Без^ үзебезнең юридик хокүкыбыздан файдаланып. элеваторга арбитраж күсәге белән тондырдык та ди. Ә Закиров безгә күсәкнең икенче башын төшерәчәк Ничекме! Фонд белән! Андый хәлне ишеткәнең юкмы! Квартал башлана, ә азык алу өчен нарядлар Мэскәүдә йөри: Госснабта, министрлыкта. Гпавкада Анда тоткарла-нып торырлык урыннар бар. аллага шөкер Әмма чебешләргә моны
•Түзегез, Сарыкайларым. пипелдәмәгез’» дия алмыйсың. Юк. без элеваторга бара быз: «Коткар, зинһар!. Ә аның капкасында ат башы чаклы йозак и вәссәлам! «Хакыбыз юк. дәүләт фондын рәсми кәгазьсез җибәрә алмыйбыз», диләр анда. Алар хаклы да. Менә шул чакларда инде үзең *’*4 6*"“n җитәсең. Әгәр Чигвинцев көннәрдән бер көнне «Җитте! Чебешләргә, тавыклар a азыкны тиешенчә әзерләп китерсеннәр, мин башкача кыл да “ "
дип белдерсә, ни әйтерсең! Директорга үпкәләрлек юк. Бөтенесен үз өстеннән төшерү өчен, эшлекле кыяфәт белән, кабинетындагы телевизор твмм’л’Р*ив ? шолт басып та утырса, төрле оешмаларга белешмәләр, хатлар язарга керешсә, хәбәр итсә...
Мин Чигвинцевны «кыздырыргап тырыштым: директор урынында булсам, моны болай калдырмас идем, янәсе. Арбитраж ярдәмендә партнерларның арт сабагын укытыр идем... Тегәллеккә ейрәнсеннәр. эшне җиренә җиткереп ути белергә вакыт. Күпме, ничә ел түзәргә була! Әллә кайчаннан килә бит инде бу.
Күпне күргән, тәҗрибәле Чигвинцев, «дөньяга син балаларча садә карыйсың, егет» дигәндәй кыяфәт белән аңлата миңа:
— Мине юлдан яздырырга азапланма. Җитлеккән иждивинец нтмәкче буласың. Барып чыкмас. Кыенлыклар өчен гаеплене читтән эзләү — буш, мәгънәсез эш. Һәр урында проблемалар булган, бар һәм булачак. Алар бетсә, тормыш та сүнәр иде. Мин бит бүген эшлим. Бү-ге-ен!.. Димәк, хәзер үк нидер булдырырга тиешмен. Эшем өчен кешеләр алдында кызарырга туры килмәсен. Үз намусым алдында да...
— Тагын нәрсәне бүген үк эшләргә телисең!—дип сорадым мин, җавап сүзендә берәр фәлсәфи гомумиләштерү ишетергә өметләнеп. Аның холкы шундый инде — сүзләре уйланган, үлчәнгән, тирән мәгънәле булыр.
Гәптәшем беравык сүзсез торды, ни әйтәсен уйлады, ахрысы, аннары мин бөтенләй көтмәгән җавапны бирде:
— Хәзер үк нәрсә эшләр идемме!.. Аминокислоталар табар идем: цистеин, аргинин, метионин... Шуларны тапсам, иллә дә шәп буласы! Тавыкларга азыкны азрак бирәсең, ә продукция күбрәк алына. Йомырканың бер данәсе дүрт тиенгә төшми, өч тиен генә була. Сиксән миллион тиен отыш бит! Юк. начар түгел!..
Промышленность үзәге буларак. Түбән Кама шәһәренең һәм андагы нефть химиясе производствосы комплексының ничек барлыкка килүе, үсеше, аларның авыл хуҗалыгына таләпләре мәгълүм. Шул таләпләрне үтәү йөзеннән авыллар ни башкара, аларда нинди үзгәрешләр бара — шуңа күз салыйк.
Түбән Кама районы территориаль-административ яктан алтмышынчы елларда формалашты. 1977 елда районның авып хуҗалыгы җирләре 86 мең гектардан 82 933 гектарга калды — шәһәр һәм промышленность комплекслары шактый мәйданны кисеп алдылар. Иң мөһиме шунда — сөрү җирләре кимеде. Шуннан инде һәр гектарның, һәр басуның кадере ничек күтәрелүен чамаларга була. Элек иген үскән кырлар киңлегендә яңа шәһәр калыкты. Ул, бер яктан, эшчеләр өчен азык-төлекне һаман күбрәк сорый, икенче яктан, авыл кешеләрен үзенә тартып, эшче көчләрне ала тора.
Бу тирәдәге авылларда хуҗалык итүчеләргә бер генә юл кала: индустриаль яктан үскән каланың ихтыяҗларын ничек тә канәгатьләндерергә кирәк. Димәк, авылда производствоны үстерүнең яңа оештыру формаларын эзләү һәм табу, агрономик һәм зоотехник ысулларның иң нәтиҗәлеләрен файдалану таләп ителә.
Соңгы ике дистә ел эчендә район колхозлары һәм совхозларында булган экономик үзгәрешләргә күз салсак, менә нинди хәл күрәбез: җитмешенче елда, сөрү җирләренең кимүенә дә карамастан, бөртекле ашлык җитештерү 50 608 тоннага җитте, ягъни 1960 ел белән чагыштырганда, 10 788 тоннага артык булды. Район хуҗалыклары алтмышынчы елда 9 913 тонна сөт алган булсалар, җитмеш җиденче елда 23 810 тонна җитештерделәр. Арту 2.3 тапкыр, димәк! Ит җитештерү тармагында да үсеш бар — унҗиде ел эчендә ул 2 595 тән 5 193 тоннага җиткән. Ә авыл хуҗалыгында эшләүчеләр саны кимеде бит. Әйтик, унҗиде ел элек район территориясендәге колхоз һәм совхозларда 6 171 кеше эшләгән булса, җитмеш җиденче елда 5 412 кеше генә кала. Эшләүчеләр саны кимеп тә продукция җитештерүне ике-өч тапкыр арттыруга ирешелгән икән — бу инде игътибарга лаек казаныш. Яңа үр ничек яуланган соң! «Статистика : дигән нәрсәнең бүтән параграфына күз салыйк. Кешеләрдәге энтузиазм. дәрт һәм осталыкның күтәрелүе монда бик әһәмиятле, әлбәттә, ләкин боларны ниндидер саннар белән аңлатып, сөйләп бирә алмыйсың. Могаен, моны авыл хуҗалыгына тотылган капитал салымнарны чагылдырган саннардан да яхшырак төшендерүче табылмас. Соңгы егерме елда районның авыл хуҗалыгы производствосын үстерүгә тотылган акча һаман арта барган. Зур комплекслар — ит, сөт. йомырка җитештерү фабрикалары төзелә, ясалма яңгыр белән үпән-печән үстерелә торган көтүлекләр булдырыла, алардан җәенә өч-дүрт тапкыр уңыш алына. Колхозлар һәм совхозлар яңа машиналар, куәтле техника белән тәэмин ителә. Һәр авылда торак йортлар, клуб һәм кибетләр, мәктәпләр, яслеләр һәм балалар бакчалары салына. Районда яхшы юллар булдыруга игътибар итәләр. Район советы башкарма комитетының тынгысыз председателе Александр Васильевич Тимофеев безгә бөтен бетон тасмаларны, яңа күперләрне тикмәгә генә күрсәтеп йөрми... Бопарның барысы да район ху-җалыгын тәшкил иткән тоташ чылбырның буыннары. Шуларның ныклыгын раслаучы саннар мондый: алтмышынчы елда район авыл хуҗалыгын үстерүгә 1 миллион 452 мең сум тотылган, ә ун елдан — бу суммага караганда ике ярым талкыр күбрәк: 3 миллион 477 мең 200 сум. Җитмеш җиденче елда бирелгән сумманы күз алдына китерүе дә кыен: 19 миллион 906 мең! Үсеш 14 тапкырдан артыграк!

СЕЛЬ ЗАРИПОВ ф ЯНА ЭШ - КИН КОЛАЧ ф
максатына зур хәйләләр белән генә нрешкән: ес киемен салып ташлаган, башына яшел яфраклар ураган, җилкәсенә арыслан тиресе ябынган. Кулында кистән ди моның. Шул кыяфәттән бу гаскәр башының чатыры урнашкан урга күтәрелә икән... Шулай сәер киенгән кешене күреп ала да Александр Македонский аны үз янына чакыртып китерә, сораша башлый: кем син, янәсе, бу тирәләрдә нишләп иерисең!
— Мин — Дннокрит,— дн әлеге сәер кеше.— Македониядан үзем, архитектор булам. Сиңа үземнең бик зур проектларымны күрсәтергә җөрьәт итәм хекемдар. Алар — синең бөтен дөньяга таралган бөек даныңа лаек эшләр, алар синең нур сирпеп күз салуыңны көтәләр. Мин Афон тавын үзгәртергә, аны баһадир ирнең сыны итеп корырга ният кылдым. Баһадир сул кулында бик зур шәһәрне, ә уңында таулардан агып төшкән барлык суларны сыйдырырлык зур касә — дәрьяны тотып торачак.
Га>ңәеп зур проект турындагы фикер Александр Македонскийны сокландыра, ләкин аның тышкы ялтыравы гаскәр башының акылын томалый алмый Полководец шундук сораша башлый. Дннокрит шәһәр саласы урында иген үстерерлек җирләр бармы! Яңа калада яшәячәк кешеләрне тукландырырга кирәк булачак бит. Иген чәчәрлек җирләр юк. ризыкны шәһәр халкына читтән ташып торырга туры киләчәк икән. Моны белгәч, Александр Македонский архитекторның мәһәбат проектын болан бәяли:
«Дннокрит. проектыңның композициясенә караган өлешенә сүзем юк. ул — соклангыч! Әмма яшәү өчен шундый җайсыз тау-таш арасына кешеләрне китереп утырткан хөкемдарга ни әйтерләр! Аның башына, һичшиксез, нәгьләт һәм каргыш явар. Яңа туган баланы күкрәк сөтеннән башка яшәтеп, үстереп, гомер баскычлары буйлап мендереп булмаган кебек үк, тирә-юньдә кырлары булмаган, ул кырлардан өзлексез чишмә булып ризык килеп тормаган бер шәһәр дә үсә алмый, туклану әйберләре муллыгыннан һәм халыкны яшәтү өчен кирәкле шул муллык чыганакларыннан башка адәм нәселе ишәйми. Шуңа күрә дә. проектыңны, яхшы ният буларак. ни дәрәҗәдә хупласам, урын сайлавыңны шул дәрәҗәдә кире кагам» .
Татарстанда төзелгән яңа шәһәрләргә урын сайлау мәсьәләсендә бәхәс була алмый. Кама аръягында индустриаль узәкләр булдыру өчен урынны кешеләр түгел, табигать үзе әзерләп куйган: монда ул җир асты хәзинәләрендә зур байлыклар саклаган, монда ул ике бөек елганы — Идел белән Каманы кушылдырган. Алар — менә дигән табигый су юллары. Яр буйларында халык тыгыз утырган авыллар, һәм шәһәрләр. Биредә дәүләтебезнең зур акча тотып, зур-зур индустриаль комплекслар салуга нәкъ менә шушы уңай шартлар юл ярды. Бөтен хикмәт — икмәктә, дигәндәй, мәсьәлә бу төбәктә кырларның ашлыкка юмартлыгын арттыруга кайтып капа. Авыл хуҗалыгы мондый зур индустриаль күтәрелешне тәэмин итәргә әзер булганмы — төп сорау шул.
Кем — ничектер, ә мин статистик белешмәләр караштырып, саннар белән серләшеп утырырга яратам. Менә хәзер дә күңел шуңа тартыла.
Октябрьдан соңгы алтмыш ел эчендә Татарстан биләгән җир мәйданы артмады да. кимемәде дә. Шул ук 68 мең квадрат километр — илебез территориясенең ярты процентыннан да кимрәк. Әмма шушы территориядәге иген кырларында агро техник үзгәрешләр зур булды. Барыннан да элек, чәчү җирләре күбәйде, аларнын гомуми мәйданы бер миллион ике йөз җитмеш биш мең гектарга артты, кысыр яткан басулар калмады. Дөрес, әлеге миллионнан арткан гектарларның бары 46 меңендә генә ашлык үстерелә, калганы азык базасын ныгытуга, техник культураларга бирелде. Бу мәйданның биштән бер өлешендә кукуруз игелә. Татарстанда моңарчы булмаган культура — шикәр чөгендере үстерелә башлады, сугарулы көтүлекләр барлыкка килде, бәрәңге чәчүлекләре артты.
1913 елда бер миллион биш мең җиде йөз тонна уңыш җыеп алынган җирләрдән 1976 елда Татарстан бу якларда моңарчы күрелмәгән уңыш җыйды — игенчеләр дүрт миллион ике йөз унҗиде мең ике йөз тонна ашлык җыйды.
Терлекчелектә баш саны да арткан. Колхоз-совхозларда һәм индивидуаль хуҗалыкларда мөгезле эре терлекләр 609 мең баштан 1 миллион 544 меңгә, дуңгызлар 224 меңнән 1 миллион 47 меңгә җитте. Сарыклар һәм кәҗәләрнең баш саны 200 меңгә арткан. Сугышка кадәрге 1940 ел белән чагыштырганда — статистик мәгълүматлар шул чордан алынган — республикада ит җитештерү, тере үлчәүдә. 79.7 мең тоннадан 326,6 мең тоннага, сет — 373.2 мең тоннадан 1 миллион 253 мең тоннага җиткән, йомырка җитештерү 188.6 миллион данәдән 811.9 миллионга арткан.
Еллар төрлечә килсә дә. иген уңышы һәм терлекчелек продуктлары җитештерүнең график сызыгы даими — ул туктаусыз үсешне күрсәтә, өскә күтәрелә. Шулай да индустриаль биеклекләр янында (1913 ел белән чагыштырганда 655 тапкырга арткан дидек] бу үр шактый тәбәнәк күренә.
Авыл хуҗалыгын үстерү, азык-төлек җитештерүне арттыру проблемалары һәр вакыт бөтен совет халкының һәм партиябезнең игътибар үзәгендә булды. Тугызынчы бишьеллыкта моңа юнәлтелгән средство сигезенче бишьеллыкта үзләштерелгән
Г. Волков «Социология науки». М. 1968. 249 бит.
суммадан шактый зур—129 миллиард сум булуын искә тешеру дә җитә Ә 197$ __________________
1980 елларда авыл хуҗалыгына капитал салымнар 171,7 миллиард сум итеп билгеләнгән.
Яңа промышленность комплекслары янәшәсендә калкып чыккан шәһәрләр һәм поселокларны тезу темпларының азык-төлек җитештерү производствосы куләменә һәм характерына туры килерлек булуы бик мөһим.
Сугыштан соңгы елларда, академик Губкинның «Идел. Урал зонасында «кара ♦ алтын» хәзинәләре ята» дигән зирәк сүзләре раслана башлагач, нефть эзләүчеләр - җир асты горизонтларының тирән катламнарына төшеп җиттеләр. Совет экономика - фәне хуҗалыкны идарә итүнең зур тәҗрибәсен туплады, якындагы бурычларны һәм ' киләчәктә хәл ителәсе стратегик проблемаларны алдан билгеләү теориясен бул- * Д“РДЫ Е
ГОЭЛРО — беренче адым иде. Аннары беренче бишьеллыкның индустриаль Z тезелешләре күтәрелде, алар яңадан-яңа төбәкләрнең үсешенә этәргеч бирде. Шул җирлектә аерым республика һәм өлкәләрдә җитештерү көчләре ныгыды ишәи- = де. Ниһаять. Урал. Кузбасс. Себер һәм Ерак Көнчыгыштагы җир асты байлыкларын- нан файдалана башларга чират җитте. Бу регионнар әле сугыш вакытында ук Совет дәүләтенең көче һәм куәте бетмәс-төкәнмәс булуын раслады, алар безнең гаскәр- = парга дөньяны кол итәргә җыенган фашизм хәшәрәтен җиңү өчен кирәк булганның барысын да җитештереп торды һәм. бер үк вакытта, совет экономика фәненең ♦ зирәклеген дә күрсәтте. Бу фән халык хуҗалыгын үстерүгә юнәлтелгән яңа про- а граммаларны эшләү юлларын ачык һәм төгәл билгели алды, илнең индустриаль үсеш перспективаларын аерым предприятиеләр төзүдә түгел, бәлки эре промыш- - леиность комплекслары, бөтен-бөтен тармакларны булдыруда күрде
Совет экономика фәненең күренекле вәкиле Николай Николаевич Колосов- 7 ский-ГОЭЛРО. Урал-Кузнецк комплексы планнарын, илебезнең җитештерүче көчләрен ул елларда әле үзләштерелергә өлгермәгән Көнчыгыш районнарга күчерү схемасын тезүдә катиашкан зур белгеч — үзенең бу турыдагы теоретик фикерен Z болай белдерде: «Эре экономик хуҗалыкларны комплекслы итеп төзегәндә, бөтен _ кеч һәм капиталны төгәл билгеләнгән территориядә концентрацияләү шартларын үтәү зарури. -
Сайлап алынган территориядә төп промышленностьны, энергетика һәм транспорт корылмаларын гына түгел, авыл хуҗалыгын да (ассызык — безне- ' ке М. 3.) үстерергә кирәк... Мөмкин кадәр... чимал һәм энергия резервлары... кул астында булсын...»
«Экономик районлаштыру һәм халык хуҗалыгын үстерү» дигән зур хезмәтендә ул, зирәк карашын киләчәккә төбәп, проблемаларны кыю күтәреп, илебез киңлек ләрен бер бөтен һәм хәрәкәттәге тере организм итеп күз апдына китерә Галим илне егерме алты өлкәгә — зур экономик регионнарга бүлә, аларның һәркаисыиа. илкүләм бурычлардан чыгып, аерым программа һәм үзенчәлекле үсеш юнәлешләре билгели. Капма-каршы фикерләрнең үзара кисешүе, төрле принципларның һәм аргументларның бәрелешүе фән үсеше өчен зарур нәрсәләр. Табигый ки. Н. Ко- лосовскийның хезмәтен тәнкыйть итүчеләр, аны хәтта тетеп ташлаучылар да табыла- Ә ул үз эшен дәвам иттерә. Комиссияләрдә катнаша, бер өлкәдән икенчесенә командировкаларга йөри,бетмәс-төкәнмәс оптимизм рухы белән ялкынланып, көрәшче һәм гражданин буларак, үзенең фәнни карашларын һәм концепцияләрем аклый.
Илебез сугыш яраларын төзәтте, фашист яулары җимергән авылларны калалармы торгызды. Тыныч җиргә бөтенләй башка чор — лазерлар, атом теше, телевидение һәм космик дәвере килде. Үзе иҗат иткән программалардан күбесенең тормышка ашырылуын Колосовский күрергә өлгерә алмады, аның эшен совет кешеләренең яңа буыннары дәвам иттерә.
Колосовский программасында Кама буендагы бу индустриаль «мәйданчык» атап әйтелмәгән. Әлеге җир — меңнәрчә квадрат километр мәйдан — ип картасында кечкенә бер нокта, күз иңләмәс киңлектә бәләкәй бер «түтәл» генә. Әмма галим аның үзенчәлеген, ролен аңлаган, алдан күргән, бу урынны «Урап белән Үзәк арасындагы индустриаль күперчек» дип атаган.
Регионның әһәмиятен билгеләгәндә, галим үз заманында ныгып урнашкан карашларга каршы төшә. Аның фикерләре әле киләчәктә дә озак еллар буена актуаль булып калыр, чорга аваздаш яңгырар. Киләчәкне алдан күргән иеше белән сойләшү ялыктырмый — Колосовскийның китабын ачабыз: «Индустриаль Үзәк белән Урал арасындагы — Идел, Кама. Вятка һәм Ветлуга елгалары буендагы территория— Госпланның 1923 елгы проектында дөрес бәяләнмәгән.— дип яза галим, ул чорда китерелгән дәлилләргә һәм аргументларга каршы төшеп — Бу территория Урал белән Үзәкне тоташтыручы буын буларак, су ресурслары белән яхшы тәэмин ителгән Анда нефть чыгаруны арттыру бик әһәмияле һәм шулай булачак та. Тагын да ераграк перспективада гидроузелпар төзү. Урта Идел буеның характеристикасын кискен үзгәртәчәк... Шулай итеп, район үзендә машина тезелеше белән нефть «имнясе профильләрен берләштергән катлаулы промышленность комплексын үстерү •чей алшартлар ала. Промышленность комплексы интенсив авып хуҗалыгы белән
10 «К. У.» М 7. №
бәйләнештә булачак. Ә тагын да ераграк киләчәктә бу районда промышленностьны һәм авыл хуҗалыгын специальләштерү көчәячәк, монысы электр куп тотыла торган производство һәм игенчелектә суландырудан файдалану һәм техник культуралар җитештерүнең үсешенә бәйле...*
Бу юллар язылганга ничә дистә ел үткән инде. Вакыт галимнең сүзләрен раслады. Әлеге регионда җитештерү кочләренең үсеше нәкь ул сурәтләгән юлдан бара. Хәзер инде безнең күз алдында Идел һәм Кама гидростанцияләренең каскадлары, иң яхшы җиһазлар куелган нефть промыселларыбыз, баһадир КамАЗ, нефть химиясе гигантлары, уннарча яңа поселоклар һәм шәһәрләребез бар. Хәзер инде Кама аръягындагы комплексны тезү төгәлләнеп килә, аның перспективадагы гомуми күренеше ачык шәйләнә башлады.
Барлыкка килгән яңа экономик үзәкләрнең һәркайсы индустриаль державабызның бөек гигантлары арасында беренче дәрәҗәдәге йолдызлар итеп санарлык булып чыкты. Табигый ки, мондый гигантларның ихтыяҗы да зур һәм алар янында ышанычлы ярдәмче производство объектлары — заводлар комбинатлар, базалар төзелде. Индустриаль регионның нәкъ үзәгендә. Зәй елгасында. Европада иң зурлардан саналган ГРЭС салынды. Баһадир станция ул — аның еллык энергетик куәте 2 миллион 4С0 мең киловатт. Түбән Камада, автомобиль тезүчеләр шәһәренә әверелгән Чаллыда җылылык электр станцияләре сафка басты. Монда салынган ги-дростанцияләрнең агрегатлары да эшли башлагач. Татарстан җиренең Кама буйларындагы кечкенә генә мәйданның энергия куәте Себердәге баһадирлар — Усть- Илим, Саян-Шуша гидростанцияләренең егәрлеге белән тиңләшерлек булачак.
Киләчәктәге перспективаларны алдан күреп эшләнгән комплекслы программаның булмавы аркасында, җитештерү көчләренең шулай тиз үсеше бүгенгенең бик күп хәлләрен, иртәгә туачак проблемаларны өйрәнү кадәресен арткарак калдырып торды. Яңа мәйданнар үзләштерү, аларда зур территориаль-производство комплекслары төзү барышында дистәләрчә идарәләр һәм ведомстволар үз тармакларын чикләп торган койма артыннан еракка карый алмады, тормышта җитлегеп килгән проблемаларның барысын да бер бөтен итеп күз алдына китермәде. Нәтиҗәдә. элек-электән игенчелек белән шөгыльләнгән районнар шулкадәр үскән яңа промышленность үзәкләрен авыл хуҗалыгы продуктлары белән тәэмин итә алырмы. юкмы!—дигән сорау индустриаль үсеш программасында бөтенләй каралмаган булып чыкты. Дөрес, бу төбәк азык-төлекне аз җитештерми, ите-мае, йомыркасы, бәрәңгесе һәм башка продуктлар аның үзенә дә җитә, читкә чыгарырга да арта. Ләкин индустриаль усешнең колачы шундый киң булып чыкты ки — төбәкнең үзендә генә җитештерелгән ашамлык продуктлар бу регионда тупланган эшчеләр их-тыяҗын канәгатьләндерергә инде җитми башлады.
Биредә ил экономикасының ничек үсүе, промышленность үзәкләренең гадәттә ничек оештырылуы, яңа поселокларның һәм шәһәрләрнең ничек күтәрелүе тарихын искә төшереп узу урынлы булыр. Промышленность, шәһәр, эшче һәр вакыт авылга карап яши. кресьянның калада яшәүчеләр табынына кайчак, нинди ризыкны күпме бирә алырын төгәл исәпли. Бу элек-электән шулай. Россия җирләренең байлыгын беренче булып үзләштерергә керешкән өлгер эшкуар Строгановлар. Демидовлар заманында, мәсәлән, патша хөкүмәте заводларга, рудникларга меңләгән авылларны беркеткән. Руда казучылар, тау эшчеләре, корал ясау осталары үзләре дә җир эшкәртүдән аерылмаган: мал-туар да асраган, тавык кош та тоткан... Октябрь революциясенә кадәрге чорда. 1917 елда. Уралдагы рудник һәм заводларда эшләүчеләрнең җитмеш проценттан артыграк өлеше җирле булган. Беренче бишьеллыклар башланган чакта Донбасс шахтерларының яртысыннан күбрәге җир белән араны өзмәгән. Мәскәу өлкәсендәге эшчеләрнең 22 проценты шулай ук авып хуҗалыгы белән дә шөгыльләнгән.
Вакыт үтү белән, илебез экономикасын, халык хуҗалыгын үстерү максатлары һәм характеры эшче белән крестьян арасындагы хезмәтнең табигый бүленешенә китерә Завод конвейеры, төрле оешма һәм учреждениеләр шәһәр кешесенең төп эш урынына әверелә. Җир белән шөгыльләнү мәшәкатьләре — түтәл, бакча үстерү, кош-корт, мал-туар карау — барысы да икенчел булып кала. Бу хезмәт белән бе рәуләр гаилә бюджетына өстәмә булдыру өчен шөгыльләнә, икенчеләре — саф һа ва сулап, җан рәхәте алу өчен мавыга, шулар белән кеше үз күңелен күп буыннарга тоташтырган тамырларны саклап яши.
Ил өстенә афәт булып төшкән авыр сугыш елларында совет кешеләре соңгы сыныкларын да, үзләре капмыйча, карлы-бозлы окопларда яткан, гитлерчы дивизияләрне җимереп Көнбатышка һөҗүмгә барган сугышчыларга җибәрделәр. Шундый авыр чакта шәһәр янындагы җир кишәрлекләре, шәхси хуҗалыкларда асрап ган сыерлар, кәҗәләр, йорт куяннары һәм кош-корт күпме гомерләрне саклап калды... Бу—ип хакына, явыз дошманны җиңү хакына барган аяусыз көрәшнең аерылгысыз өлеше иде.
Сугыштан соңгы елларда да шәһәр кешеләренең бакчалар үстерүе, кечкенә генә хуҗалыкта мал-туар асравы файдасызга булмады һәм берни белән дә чикләнмәде. Алтмышынчы елларда гына бу мәсьәләгә кырын караш ташлаучылар булып алды. Алар, нигәдер, шәхси хуҗалыклардан ил табынына күпме азык-төлек өстәлү ен онытып җибәрделәр. Нәкъ шул чакта инде: «Һәр гаилә карамагындагы кечкенә
ярдәмче хуҗалыклардан баш тартырга кирәк, алар белән мавыгуның экономик нәтиҗәсе кузгә күренми», дигән фикерләр һаман ешрак һәм торган саен кагтыйрак әйтелә башлады. Мондый ялгыш карашның «нәтиҗәсе» тиз күренде: шәһәр, поселок кешеләре генә түгел, авылда яшәүчеләрнең дә күбесе ит, сет, йомырка, май, яшелчә, җиләк-җимешне дәүләт яки кооператив кибетләреннән, колхоз һәм совхозлардан сатыл алырга тиеш булдылар. Колхозчы, эшче, интеллигенция гаиләлә рендәге ярдәмче хуҗалыкларда терлек асрау кимеде. Колхоз һәм совхозларда тер- * лейчелек продукциясе җитештерүнең артуы гына моны каплый алмады һәм илнең Е азык-төлек ресурслары кәтелгәннән бик күпкә аз булып чыкты. Мәсәлән. 1977 ел е= иьҗ 1 январена илдә сыерлар саны колхозларда һәм совхозларда. 1940 елның шул ° ук вакытына караганда, 14 миллион 94 башка артты, ләкин шәхси хуҗалыкларда 7 _ миллион 619 башка кимеде. Шулай итеп, гомуми үсеш 6 миллион 475 мең баш кы- Е на булды. Шул ук чорда шәхси хуҗалыкларда дуңгызлар — 5 миллион 330 мең, * сарыклар — 9 миллион 262 мең, кәҗәләр 4 миллион 572 мең башка кимеде. Мон _ дый хәлнең сәбәбен авылда яшәүчеләр азая, ә шәһәрдә торучылар арта, анда хә- = зер сугыш алды елларындагыча, халыкның өчтән бере түгел, ә алтмыш проценттан күбрәге яши, дип кенә аңлатырга мөмкин түгел. Монда бүтән сәбәпләр дә бар. $ Әйтик, хәзер авыл җирендә дә һәр йортта сыер асрамыйлар, өч, биш, ун хуҗалык- к ка бер сыер туры килә торган урыннар да аз түгел. Авылда да продуктларны мага- ф. зиннан, ашханәдән, рестораннан алуга күнегә башладылар.
Азык-төлек ресурсларының еллык балансын исәпкә алучы экономистлар белә: о бер сыердан елына 108 килограмм ит, ике ярым тонна сөт. дуңгыздан 83 кило- с грамм ит алуны планлаштырырга мөмкин. Әгәр ил күләмендә шәхси хуҗалыклар х дагы терлекләр саны сугыш алды елларындагы дәрәҗәдә сакланса, без ел саен а. халык табынына өстәмә рәвештә 800 мең тонна сыер ите, 450 мең тонна дуңгыз < ите, 150 мең тонна чамасы сарык ите куя алыр идек, сөт тә 19 миллион 47 мең тонна- т га артыграк булыр иде. -
Ьоып хуҗалыгы производствосының бүгенге үсеше нинди генә булмасын, аграр конвейер ничек кенә төгәл эшләмәсен — әлеге зур югалтуларны башка участоклар- о да эшне яхшырту исәбенә генә әле тиз каплау мөмкин түгел шикелле. в.
Шәһәр кешеләрен генә түгел, авылда яшәүчеләрне дә үз бакчаларында казы иудан, үз хуҗалыкларында мал-туар, кош-корт асрау мәшәкатьләреннән коткарырга ' кирәк дигән ялгыш нигезгә корылган агымнарга каршы төшеп, партиябез тагын бер кат, илнең җитештерү көчләрен үстерүнең хәзерге торышында хуҗалыкны алып баруда иҗтимагый хезмәт һәм көнкүрешне индивидуаль алымнар белән дә бәйләргә кирәк, дип күрсәтте. Яңа производство мөнәсәбәтләрен формалаштыру барышында тоткарлану да, теге яки бу тармакта объектив хәлдән алга сикереп узарга маташу да уңышка китерми.
1977 елның 7 октябрендә кабул ителгән яңа Конституциябездә: «Дәүләт, колхоз һәм совхозлар гражданнарга ярдәмче хуҗалык алып баруда булышлык итәләр», дигән сүзләр язылган. КПСС Үзәк Комитетының илебеэ аграр политикасын перспективада билгеләнгән июль Пленумында (1978 ел) Л. И. Брежнев: «Без колхозчы- ' ларның, эшчеләрнең, хезмәткәрләрнең үз хуҗалыклары турында кайгыртырга тиешбез..., промышленность предприятиеләренең ярдәмче хуҗалыклары да азык-төлек белән тәэмин итүне яхшыртуда файдалы роль уйнарга тиешләр», дип күрсәтте. Совет власте урнаштырылганнан бирле авыл хуҗалыгын үстерүгә 385 миллиард сум акча салынган, шуның 277 миллиарды, ягъни дүрттән бере чамасы, соңгы унике елда бирелгән. Дәүләт тарафыннан үткәрелгән чаралар нәтиҗәсез калмый, билгеле. Ләкин иҗтимагый сектор уңышларына гына өметләнеп яши торгач, «үз хуҗалыгыбыз» дигән нәрсәне оныта да башладык бугай. Бакчачылык, терлек, кош-корт асрау белән мавыгу кимеде. Әлбәттә, эштән соң чыгып сыерга печән салу, тавыкларга җим сибүгә караганда телевизор янында утыру, китап уку рәхәтрәк. Аратада азык сорап сыерың мөгерәми, йортыңда үрдәкләр бакылдамый, күркәләр кабарынып йөрми. «Гастрономда бүген ни бар икән!» дип кенә борчыласы... Җырда әйтелгәнчә, «ял итә-итә-итә» рәхәт кичерү, вакытны әрәмгә уздыру һәр очракта да сәламәтлеккә файдалы, гомерне озайта, кәефне күтәрә һәм эшкә яңа дәрт тудыра дип уйлау хаталану булыр иде.
Элегрәк — ул чаклар әле безнең буын хәтерендә — йортлары бер катлы гына булган һәр шәһәрчектә, завод поселогында терлек тоталар, ул мал-туар шактый зур көтү булып җыела торган иде. Производствода эшләүчеләр сет-каимак алыр эчен һәр көнне кич белән кибеткә йөгерми — алар күпчелек хуҗалыкның үзендә була. Ит хәстәре дә шулай ук: кышка әзерлек турында сүз чыкканда, һәр йортта бозау, унлап каз яки алты-җиде потлык дуңгыэ телгә алына иде.
Ә ул чактагы базар!..
Теләсә нинди нәзберек кешене дә канәгатьләндерерлек азык телек сатыла, муллыкта аптырап калырлык. Ак алъяпкыч бәйләгән, алмадай алсу битле хатын- кызлар, рәтләргә тезелеп, сөт сатыл тора, каймактан авыз итәргә чакыра. Сөтнең теләсә ннндисн сайла — кичкесе, кайнатылганы. яңа савылганы, күбекләнеп торганы... Кирәк икән — атланмай да бар. Сап-сары йомрылар — тәмле ис боркеп тора Аһ-ух килеп ит чабучылар эшли, кулларында балталар уйнап тора. Берәүгә итнең
йомшагын чабалар — кәтлигкэ. пилмангэ дип сорый апаең, икенчеләре сөяклерәк төшен сайлый — монысы, билгеле инде, татар салмасына, я булмаса русның кәбестәле ашына...
Хәзер хәл башкачарак. Индустриаль яктан ускән Кама аръягының яшь калаларында һәм поселокларында, промышленность усу белән үзгәргән, яңарган шәһәрләрдә терлек көтүенең нинди булуын да оныттылар инде. Производствода эшләүчеләр арасыннан үз хуҗалыгында терлек асраучы гаиләне көндез чыра яндырып эзләргә кирәк! Сыерларны, бүтән терлек затын телевизор йотты, автомобильләр ялмады! Шәһәр базарлары, элекке шикелле, герләп тормый, андагы товарлар да бүтән. Җиләк-җимеш өлгергән, урманда гөмбә җитешкән чакларда шәһәр кешеләре базарга күмәк файдаланудагы бакчаларда үстерелгән кура җиләге, кара карлыган, кара миләш, алма китерәләр, укроп, кишер, чөгендер, керән һәм торма саталар. Базар өстәлләренә кәрзиннәр тезелә, аларда — Кама буе урманнарында ускән гө- рәҗдәләр. кызыл түбәтәйле усак гөмбәләре, сары гөмбә, нарат гөмбәләре... Елның башка фасылларында шәһәр базарларында еракта, көньяк кояшы астында үскән җиләк-җимеш мактый-мактый сатыла... Ит. тавык казлар базарга ихтыяҗмы канәгатьләндерер күләмдә чыкмый. Моны аңлатырга да мөмкин: алырга теләүчеләр күбәйде: ә сатарга китерүчеләр аз.
Моторын дистәләгән ат көченә гөжләтеп торучы машиналар — төрле «Москвич». «Запорожец», «Жигули»лар һәркайда җитәрлек. Түбән Кама шәһәрендә, мәсәлән. 1978 елның 1 январена өч мең гаиләдә җиңел автомобиль бар иде. Ә терлек асраучы гайләләр юк. Шәһәр кешеләре барысы да магазин, ашханә, ресторан аша гына туклана. Мондый шартларда, табигый ки, сәүдә ничек итеп артып, дәүләт фондларыннан продуктлар белән тәэмин итү ничек кенә яхшырып тормасын, азык төлек проблемасы ахырынача хәл ителә алмый. 1977 елда Түбән Камада, мәсәлән, һәр кешегә 45 килограмм ит — ил күләмендәге уртача саннан 12 килограммга ким сатылган.
Индустриаль Кама аръягы, гомумән, тиз үсеп барган шәһәрләр өчен уртак булган проблема — читтән килгән кешеләрне яхшылап урнаштыру, аларның кире китүен булдырмас өчен кирәкле бөтен шартларны булдыру. Белгечләргә мохтаҗлык зур, төзүчеләр җитешми, шин заводына эшчеләр кирәк. Яңа шәһәргә килүче яшь белгечләр дә аз түгел, ләкин килгәннәрнең барысы да төпләнеп калмый. Шәһәр. гигант иләк шикелле, күп меңләгән кешеләрне үзе аркылы үткәреп кенә тора, берәүләр килә, икенчеләре китеп бара.
Яңа урыннарны үзләштерү чорында миграция — котылгысыз һәм үзенең характеры белән прогрессив күренеш. Яшьләр күченеп килмәсә. яңа промышленность үзәкләрен кем төзер дә аларда кем эшләр! Әмма бу мәсьәләдә бер «ләкин» бар. Түбән Кама да, төбәкнең башка шәһәрләре дә — нәкъ менә шундый, яңа үзләштерелә торган урыннар аларның тизрәк үзләштерелүен бөтен ил көтә. Хәл шундый, бу шәһәрләрдән бер кешенең, бер гаиләнең генә кире китүе дә кызганыч, хәтта — бәла Китүчеләрнең кайберләре, төп сәбәпләрнең берсе итеп, шәһәрдә туклану продуктларына кытлык булуын күрсәтте. Аңлашыла ки, азык-төлек белән тәэмин итү мәсьәләсе миграциягә дә тәэсир итә.
Билгеле, традицияләрнең барысын да прогрессив дип әйтергә ярамый, кайберләре, хәтта файдалы һәм кирәкле булсалар да. заман үтү белән яраксызга чыгалар. Әйтик, элекке промышленность үзәкләрендә яшәгән кешеләрнең тормыш итүен, аларның үз хуҗалыклары булуын үрнәк итеп алу хәзер урынсыз. Бертуган Демидовларның Уралдагы заводларында һәм башка хуҗаларның предприятиеле рендә эшләүчеләрне ул чактагы ревизия исемлекләрендә крестьяннар итеп язганнар шуның белән аларны кисәтеп тә куйганнар: «Заводта эшләү сезне гаиләгез өчен көндәлек икмәк табу хәсрәтеннән коткармый, үз көнегезне үзегез күрегез», янәсе. Хәзерге заман инженеры һәм эшчесе — катлаулы аппаратлар, автоматик системалар белән идарә итүче кешеләр — эштән кайтуга көрәк-сәнәккә тотынсын, кулга чиләк алып, сыер саварга ашыксын дигән сүз түгел бу. Шәһәр кешесен безнең чорда болай күз алдына китерү сабыйларча беркатлылык булыр иде. Шәһәр тезү нең өр-яңа тенденцияләре һәм казанышлары нигезендә салынган калалар һәм посе-локларны иске такталардан укмаштырылган абзар, лапас һәм лабазлар чолганышында күрү, шулардан сыер мөгрәвен, сарык бәэлдәвен. тавык кытаклавын ишетеп тору да бик сәер булыр иде. Юк, заманасы бүтән, җырлары бүтән хәзер!
Әмма халыкны тукландыру җиңел генә эш түгел бит. Илебездә җитештерелә торган итнең һәм сөтнең — утыз ике. бәрәңгенең — алтмыш дүрт проценты, яшелчәнең өчтән бер өлеше әле «шәхси хуҗалык» секторыннан алына, моны исәптән төшерергә ярамый. Ниндидер сәбәпләр белән бу пропорция кайда да булса бозыла икән, ризыкларны «оешмаган» рәвештә җитештерүчеләр кими һәм иҗтимагый җитештерү секторының үсеше әлеге бушлыкны тутыра алмый башлый, үзеннән-үзе проб-лема барлыкка килә. Промышленность үзәкләрендә тиз арада тупланган халыкны азык-төлек белән ничек тәэмин итәргә! дигән четерекле сорау шулай туа.
Кызганычка каршы, Татарстандагы Кама аръягы кебек зур индустриаль регионны үзләштерү шундый табигый рәвештә барлыкка килә торган проблемаларны тиешенчә ейрәну һәм тикшерү белән бәйләнештә бармады. Масштабы һәм характеры ягыннан бик зур һәм гаҗәеп тирән булган экономик һәм социаль программаны тормышка ашыру чорында нефтьчеләр, энергетиклар, машина тезүчеләр, нефте-химияләр. башка бик күп төрле ведомстволар — һәркайсы мәсьәләнең үзенә кагылган производство өлешен генә күрде, азык-төлек проблемаларының катлаулана ф баруын күрмәмешкә салышты, ә иң дөресе, бу йөкне башкалар җилкәсенә салырга _ тырышты. Ә башкалар — колхоз һәм совхоз кырларында, фермаларда, җиләк-җи- > меш һәм яшелчә бакчаларында эшләүчеләр — сан ягыннан һаман азая барды. Чен- ки барча производстволар да эшче көчләрне авылдан алды. Кичә иген иккән, мал 3 асраган, бакчалар үстергән кешеләр, борын-борыннаи килгән авыл хезмәтен ташлап. эшче хезмәткәр булып киттеләр.
Үткән елның язында очерк язучы авторлар белән очрашуга Татарстан АССР * Госпланы председателе Владимир Васильевич Ермаков килде. Очеркистлар — бү- тенге көн проблемалары белән аеруча кызыксына, шуларны яза торган халык — — республиканың планлаштыру органы җитәкчесенә сорауларны яудырып кына торды < Апар арасында, безнеңчә, бик җитди һәм катлаулы булган мондый сорау да бар ± иде: '’Республика шәһәрләрендә һәм авылларында хезмәт ресурслары балансы нин- 05 ди. бу өлкәдә киләчәк перспективалар ничегрәк күренә!» Перспективалар менә нин- ф ди икән. 1978 елда республикадагы халыкның күпчелеге — 2 миллион 162 мең ке я ше—шәһәрләрдә, эшчеләр поселокларында тора. 1 миллион 246 меңе авыл җирлә- с рендә яши. Киләчәктә демографик үзгәрешләр көтелә. 1991 елда Татарстанда халык - саны 4 миллионга якынлашачак, шәһәрләрдә яшәүчеләр чама белән 900 мең - кешегә артачак, ә авып җирләрендә ярты миллионга кимиячән — нибары 372 мең а. иеше яшәячәк. <
Бу уңайдан тагын бер хәлне игътибарга алырга кирәк. Хәзерге авылда бит т игенчеләр, терлекчеләр, бакчачылар — уз хезмәтләре белән башкаларны да туен- л дырып торучы кешеләр генә яшәми. Укытучылар, төзүчеләр, тегүче, итекче, авып " хуҗалыгы продукциясен эшкәртүче профессия ияләре дә шул ук исәпкә кертелә “ Әлеге саннар серле йомгак түгел. Җитәрлек кызыксыну, төпченү, өйрәнү бул- ' ганда, алар — инде бик күптән ачыласы мәгълүмат. Әмма индустриаль үсеш бары < шында моңа игътибар ителмәде. Инде әйтелгәнчә, һәр ведомство, уз тармагы g мәшәкатьләрен генә кичереп, тирә-юньгә күз салмады, яңа предприятиеләрдә эшләүчеләрне азык-төлек белән тәэмин итү мәсьәләсе бер заман бик җитди проблемага әвереләсен алдан күрә алмады. Әгәр шуңа игътибар ителсә, проблеманы булдырмау чаралары үз вакытында күрелер һәм төбәктәге колхоз базарларына, кибетләргә төрле яктан агылып торган муллык чишмәләре саекмас иде.
«Кызганычка каршы» дигән суз бар. аны төрле мәгънәдә кулланырга мөмкин. Ул исәп-хисапларның төгәлсезлеген дә. очраклы ялгышуны да бер үк төрле итеп аңлата, ләкин хәлне берничек тә җиңеләйтә алмый. Кызганычка каршы, тик нефтьчеләр генә, билгеле чамада, хәлне дөрес аңладылар. Үзләре яши торган шәһәр һәм поселокларда азык-төлек балансын исәпләгәндә, алар шәхси секторда ит. сет җитештерү нимиячәген күздә тотты һәм ярдәмче хуҗалыклар булдырды, промыселларда эшләүчеләрне түтәл арасында казынудан һәм мал-туар асраудан коткарыл, өстәмә продукт җитештерү ягын оешкан төстә кайгыртты. Дәүләт фондларыннан тыш. аларның үз запаслары да бар иде. Түбән Кама шәһәре һәм андагы нефтехимия комбинаты да үзендә 130 мең кеше яши торган зур каланы тудырган предприятие — министрның без югарыда телгә алган приказы килеп җиткәнче үк инде берничә теплица булдырды, алардан яшелчә, помидор, кыяр алды. Ләкин нефтьчеләрнең продукция ассортименты аларныкыннан баерак иде Үз карамакларындагы совхозда үстерелгән яшелчәләрдән тыш, нефтьчеләр хәтта аерым ферма да бияләр асрауны оештырдылар һәм безнең көннәрдә инде сирәк күренә торган эчемлек —кымыз әзерләргә керештеләр. 800 баш сыер алып, сөт комплексы төзе-деләр. куәтле кошчылык фабрикасы кордылар, дуңгыз симертүне башлап җибәрделәр. Ләкин, дөресен әйтик, санап үтелгән объектларда җитештерелгән продукция — зур табынга бик кечкенә бер өстәмә генә: 1976 елда нефтьчеләр үзләре җитештер гән ит — дәүләттән алынганның биш проценты, сөтнең уннан бер өлеше, яшелчә илле процент булды...
Бик тиз үскән индустриаль үзәкләрне азык-төлек белән тәэмин итүнең җитди, эшлекле һәм уйланылган яхшы үрнәге КамАЗ белән бергә барлыкка килде. Ул элеккедән бөтенләй аерылып торган принципларга корылган, авыл хуҗалыгы производствосында иҗтимагый форманы үстерү юнәлешендә баруны күздә тота Кама буенда автомобиль төзү гиганты корыла башлауның икенче елында ук инде РСФСР Министрлар Советы индустриаль Кама аръягы төбәгендә аграр конвейер булдыру программасын эшләде.
Хәзер барлык индустриаль гигантларның да аграр комплекслары инде билгеләнгән. республикабыздагы унике административ район территориясендә специальләштерелгән 34 совхоз оештырыла. Автомобиль ясаучылар, химиклар, нефтьчеләр. энергетиклар, төзүчеләр табынына ризыкны шулар бирәчәк Авыл хуҗалыгын үстерү өчен гадәти каналлар буенча бирелә торган средстволарга өстәмә рәвештә
тагын 200 миллион сум—Татарстанда авыл хуҗалыгын үстерүгә 1955—1965 елларда бирелгән кадәр — акча тотылачак. Азык-төлекне читтән мөмкин кадәр азрак кертеп. урында күбрәк һәм күбрәк җитештерергә — мәсьәлә шулай куела. Унынчы бишьеллык ахырына кадәр ит һәм сөт җитештерүне — 4. бәрәңгене — 8, яшелчәне 33,5 талкыр арттыру бурычы тора алда. Уен эш түгел!
«Күбрәк!» дип әйтүләре җиңел дә. моңа ирешүләре — ай-һай четерекле! Авыл хуҗалыгы производствосын киң күләмдә һәм тамырдан үзгәртеп корырга кирәк. Бу исә кешеләрнең шөгыльләрен алмаштыруга китерәчәк. Шөгыль үзгәртү — кешенең үзен үзгәртү. Крестьян хезмәтенең асылы үзгәрми, әлбәттә. Ул — үз хезмәте белән кешеләрне, дөньяны тук итеп яшәтү. Ләкин философлар инде күптән искәртеп куйган: тарихи чорлар бер-береннән нәрсә җитештерелү белән түгел, ә кешеләрнең нинди шартларда, ничек эшләве, ягъни производствоның характеры белән аерылып тора.
Азык-төлек җитештерүне арттыру авыл хуҗалыгында эшләүче кешеләр санын чшәйтү хисабына булмаячак. Производствоны интенсивлаштыру ,аны өр-яңа техника белән коралландыру, хезмәт күп куела торган тармаклардан саналган терлекчелекне промышленность нигезенә кору, терлек азыгын һәм яшелчәләрне кирәк чакта яңгыр яудырып үстерү — алга таба илтәсе, югары темплар белән эшләү мөмкинлеге булдырасы юл әнә шундый. Элек ун, егерме, йөз кеше башкарган хезмәтне техника һәм автоматика ярдәмендә берәү үти алачак!
Иң мөһиме шул, бу җитди һәм катлаулы программа тирәнтен өйрәнелеп, башланган эшкә тәэсир итәрдәй факторларны күздә тотып төзелгән. Аграр шәһәрчекләр индустриаль үзәкләрдән шактый ерак урнашсалар да. аларда яшәүче һәм эшләүче кешеләр өчен көнкүреш, социаль һәм культура шартлары промышленность эшчеләреиеке шикелле ук булачак. Совхозларда 120 мең квадрат метр квартиралар, 18 мәктәп, 25 балалар бакчасы һәм ясле. 29 клуб төзү күздә тотыла. Аграр конвейер программасында шул максатларга 35 миллион сум — барлык сумманың 18 проценты — бирелә. Яңа эш — яңа принциплар, киң колач! Шулармы уйлыйсың да, туган илебезнең бөек патриоты Дмитрий Иванович Менделеевның хыял һәм өмет белән әйткән сүзләре искә төшә: «Киләчәк гасыр Россияне яңа хәлдә — авыл белән завод-фабрика хезмәтенең нормаль бәйләнешенә ирешкән ил буларак күрер. Үзем ул чоргача яши алмам, әмма бу сүзләр иртәме-соңмы акланырга тиеш», дигән ул.
Хәзерге темплар тизлеген искә алсаң, җиде-ун ел вакыт кыска ара Tvren. һәрхәлдә, артка борылып, шул чорда башкарылган эшләрне барларга, нидән башладык та, нәрсәгә ирештек дип. уйланырга инде мөмкин. Аграр программаны тормышка ашыруда үсеш зур. ул күзгә күренеп тора. Аны хәтта «штурм белән сикереш» дип әйтергә дә ярый. Төбәкнең промышленность гигантларын тәэмин итүче колхозларын һәм совхозларын үстерүгә беренче алты елда 387 миллион сумнан күб рәк акча тотылды Моның нәтиҗәсе дә күз алдында: тугызынчы бишьеллыкта авыл җирләреннән шәһәр табынына продуктлар күбрәк килә башлады. Яшелчә — 2.8 тапкырга, сөт — 48 процентка, ит — 45 процентка, йомырка — 2,3 тапкырга артты... Нефтьчеләр иң якын арада ирешелергә тиешле бурыч итеп ит җитештерүне биш тапкыр арттыруны куйдылар.
Башланган эшнең колачы һаман киңәя бара, аны хәрәкәткә китерүче пружина нык кысылган һәм үзенә салынган көч арта барган саен зур программаны тормышка ашыруны тизләтә, аңа ныграк тәэсир итә.
Күтәреләсе үрләрнең күбесе әле «киләчәктә» булса да. ирешелгән кадәресе дә марксистик философиянең бер кагыйдәсен — кырыс табигатьнең тискәрелегенә яки игелегенә дә карамастан җирнең уңдырышлыгын хезмәт һәм капитал салу белән күтәрергә мөмкин дигән положениесен практикада раслый. Ә бу исә, үз чиратында. Кама аръягындагы киңлекләрне үзләштерүдә катнашучыларның аграр тактикасын һәм стратегиясен билгели. Ничәмә ничә еллар буена игътибарга алынмый килгән икенчел факторлар да төгәл исәпләнә, реаль шартлар тәгаен билгеләнә.
Моның мәгънәсе тирән, әһәмияте зур. Вакыты-вакыты белән эшне, әлеге дә баягы, «нульдән» башларга туры килгәләсә дә. без барыбер прогресс баскычларыннан өскә таба үрлибез. Әйтик. Чигвинцев яңа производствода үз хезмәтен, артка кайтып. «Әлифба„дан башлый, әмма аның адымнары ныклы, ышанычлы. Ул инде яңа шартларда эшли, кечкенә кечкенә фермалар түгел, зур промышленность комплексының ярдәмче конвейерын оештыра. Бурычы да тәгаен билгеләнгән: көн саен ике тонна тавык ите, бер тонна үрдәк ите, елга алты мең дуңгыз түшкәсе, миллион йомырка җитештерү.
Илледән узган кешегә яңа эшкә тотыну — бер яктан, җиңел дә. чөнки күп нәрсә таныш, тәҗрибә тупланган, ә икенче яктан уйласаң, — кыен һәм катлаулы да. Яңа эшкә керешеп китү — яңадан туу шикеллерәк бит ул. үз-үзеңне үзгәртергә, кабат үсәргә кирәк була. Чигвинцевның эшләре ничек барыр! Казанышлары артыр мы. әллә үкенечләре күбрәк булырмы! Үз җилкәсенә яңа хезмәтнең элеккесенә караганда да авыррак, зуррак йөгән салгач, кеше нинди хисләр кичерә икән: канә гатьләнүме, кыюсызлыкмы, ниндидер чая адым ясарга әзерлекме! Соңгысына, гадәттә, үз-үзләренә нык ышанган кешеләр генә сәләтле була, шул изге хис аларны канатландыра, киләчәккә ашкындырып тора.
Күптәнге танышым булганга, аның белән очрашуларның берсендә мин Чигвин- цевтан:
— Яңа эштә, узең әйтмешли, «нульдән» башлап җибәрү ничек соң, Григорий Никифорович!— дип сорадым — Производствосы да элекке эшләгәнегез кебек түгел, анда сез —төп производство җитәкчесе идегез, ә монда, ни дисәң дә— ярдәмче предприятие...
— Төп производство, ярдәмче предприятие, имеш...—Чигвинцев көлемсерәп җааап бирде.— Минемчә, бернинди аерма юк монда. Үз эшеңә ничек карыйсың бит, иң әһәмиятлесе шул. Ничек дигән әле шагыйрь: «Яу өчен дә. хезмәт өчен дә медаль коела бер үк металлдан!» Шундый хәл. Комбинатта СССР Министрлар Советының премиясен химияне үстергән өчен алдылар, ә безгә шундый ук хөрмәт нвыклар асрый белгән өчен күрсәтелде.
— Шулай да «нульдән» башлыйсыз бит. Григорий Никифорович. Иң зур эшләрегез һаман киләчәктә, планнарда, проектта...
— Министр биргән биш миллион сумны «нуль» дисеңмени! — Үз карашларында иык торучан Чигвинцев бушка сүз көрәштерүне яратмый. Аның әйткән сүзе — атылган ук. Бәхәстә үзләрен шулай хис итүче кешеләр, минемчә, тормышта ни эзләгәннәрен, кая атлауларын яхшы беләләр, алай гына тугел, алар үз максатларына ирешүнең ачык юлларын да күрәләр. Директор сүзен дәвам итте:— Мондый капитал белән теләсә нинди эшкә керешергә мөмкин. «Башлармын да, ярты юлда ташларга туры килер» дип борчыласы юк. Ике мең гектар җир, элекке колхозларның хуҗалык корылмалары, умарталар урнаштыру очен урман. Кама суы, аның күлләре — балыкчылар бригадасы өчен хәйран шәп урыннар!.. Болар барысы да •нуль» дисеңме!! Аннары бит. минем идеяне якладылар, фикерне! Мораль яктан тупладылар — материаль яктан аны тормышка ашыру өчен нигез бу. Элекке тәҗрибәне дә чутка сал. Хезмәттә, эзләнүләрдә тупланган бит ул. Ялгышулар, хаталанулар булмаган дисеңме әллә миндә! «Красный ключ»та миңа бүләк тә, премия тенә бирделәр дип уйлыйсыңмы! Кет шайтаннан иман! Күпме шелтә, кисәтү чәпәделәр—сөйләп бетергесез. Алары да маяклар бит. юл күрсәткечләр. Шупарны хәтерләп барсаң, адашмыйсың, сирәгрәк абынасың. Бүгенге эшебезнең нигезен күрәсеңме — нинди! Юк, «нуль» түгел бу. киң колач белән башланып киткән зур эш. Минемчә, уңышлы булырга тиеш. Хәер, эшләп карыйк — күрербез...
Әйе, Чигвинцев: «Исән булсак — күрербез» димәде, «эшләп карыйк», диде. Гомеренең һәр көнен башкарылган эш белән үлчәүче уңган кешеләр үз тормышларын хезмәттән тыш күз алдына да китерә алмыйлар, моны теләмиләр дә. күрәсең.