Логотип Казан Утлары
Публицистика

УКУЧЫЛАР СҮЗЕ


*Казан утлары*нда чыккан *Чын сөю бармы?* исемле повесть турында
укучылардан байтак кына хатлар килде Алар- ның кайберләре үзләре үк хикәя
булырлык Шуларның берни чәсен. артык *кыркымый гына». »геройлар»ның
исемнәрен дә үзгәртми генә, редакция карамагына тәкъдим итәсе килә. Чын
сөю бармы? Бу — мәңгелек сорау, мәңгелек бәхәс бит. Шуңа күрә, әгәр мин
хат авторларының иң нечкә, иң яшерен серлә рен үз исемнәре белән игълан
иткән булсам, укучыларым мине гвфу итсеннәр. Ул хикәяләрдәге *аромат*ны
саклау өчен, баш кача булдыра алмадым.
АВТОР
Кызыл яр авылыннан хат
Хөрмәтле дус Шәйхи!
Бүген «Казан утлары» журналының еченче санын алдым. «Нәрсәләр бар икән?» — дип актарсам
— синең повесть. «Бу ни турыда икән?» — дип укый башлаган идем, укып та чыктым.
Хискә, уйга, шигърияткә бай — мавыктыргыч.
Үткән көзен, Казанда, телефонда сөйләшкәндә «Мин әле үземне прозачы дип саный алмыйм...»
дигән идең. Алдыйсың. Кара, нинди матур хикәя язгансың. Сөендем.
Синең ул повесть миңа гына түгел, башкаларга да ошаган
Пермь өлкәсе. Барда авылында минем белән профтехникумда укыган Гайшә ханым белән хат
алышабыз. Үткән хатында: «Ш. Маннурның повестен бик яратып укыдым, инде ахырын көтәм», дигән
иде. Бүген менә тагын аңардан хат бар.
«Казан утларынның дүртенче саны килде. Ш. Маннур повестеның ахырын укып чыктым. Бик
ошады. Ул кызык яза бит. Халык мәкальләрен дә бик урынлы куллана. Көләрдәй җирләре дә.
җыларлык урыннары да бар», дигән ..
Ихтирам белән. И. Сәләхов.
Лениногорскидан хат
Хөрмәтле редакция!
Күптән түгел генә «Казан утлары» журналында Шәйхи Маннурның «Чын сөю бармы?» диген
лирик повесте басылган иде Мин бу повестьны кызыксынып укып чыктым. Бу повесть миңа бик
ошады Шуның өчен мин Шәйхи абый Маннурга киләчәк тормышында шатлыклар, эшендә зур уңышлар
теләп, һәм якынлашып килүче 9 нчы май — Җиңү бәйрәме белән котлап калам.
Хат ахырында минем шуны әйтәсем килә. Миңа хәзер унсигезенче яшь, яшьлегемнең иң матур
чоры. Яшьләрнең кызлар белән йөри торган чагы.. Ләкин мин, кызлар белен йөрү, алар белән танышуга
шул кадәр «кыргый» ки. кызларны күрсәм, күз алларым караңгыланып кала. Ә менә Шәйхи абыйның
повестен укыгач, бетенләй әллә ни эшләдем.
Рәхмәт сезгә, Шәйхи абый. Киләчәктә дә шундый певестьлар бастыруыгызны теләп, проф, тех.
училище укучысы — сварщик Хәмит Бикбөа
Башкортстаннан хат
Кадерле редакция!
Шәйхи Маннурның «Чын сөю бармы?» дигән повестен укыгач мин чынлап тә сөюнең бар
икәненә ышандым. Зәйтүнә бәхетле булган. Сөйгән, сөелгән кыз ул. Ә мин 19 яшем тулса да, бер
егет белән дә дус булып йөргәнем юк. Дөрес, бер егет миңа ошый иде. Тик ул минем белән бер дә
сөйләшкәне юк. Ул әле дә мин укыган техникумда укый. Кыска гына вакыт эчендә күп кызлар белән
йөрде инде. Бозылып бетәр инде ул. Ә Шәйхи абыйга чын күңелемнән рәхмәт әйтәм мин. Ул минем
күңелемдә киләчәккә дәрт уятты, башымдагы кара болытлар таралып, азаеп калды. Чирем дә
онытылып, шат күңелле бер кызга әйләндем мин. Үземнең киләчәгемне төрлечә күз алдына
китерәм. Канатланып очам уйлар диңгезендә, яңадан туган кеше кебек. Ә элек м ин киләчәгем
турында уйлый алмый идем. Үләрмен дә онытылырмын, үземне искә алырдай берни дә эшли
алмам ди идем. Зур рәхмәт сезгә.
Сәлам белән Лена.
Төмәннән хат
Хөрмәтле Шәйхи Маннур дускай!
«Чын сөю бармы?» әсәреңне укыдым, әсәр бик әйбәт язылган. Татар сүзләренә бик бай син,
туган! Әсәреңне укый башласам, укып бетермичә туктала алмыйм. Әсәр үзенә тартып тора — «укы-
укы, тагын да кызыграк», — дип тора.
Шәйхи туган! Тагын бер әйбәт әсәр язарга хәлең җитәрме? Синең озак яшәвеңне телим мин!
Тагын яңа язылган әсәрләреңне күрәсем, укыйсым килә!
Карт укытучы Т. Гарифуллин.
Уфадан хат
Хөрмәтле Маннур дус!
3 нче санда чыккан үкенечле язмышлар хакындагы хикәяләрең күңелгә нын тәэсир итәрлек
дәрәҗәдә тирән итеп язылганнар. Укыган кадәресе миңа бик ошады. 4 нче санны көтәм. Эшеңә
караганда син әле егетләр кебек булырга тиеш!
Яңа иҗади шатлыклар теләп калам!
Максуд Сөндекле.
Чын сөю уты сунми ул
Чыннан да, чын сөю бармы? Бар! Булмаганда Шәйхи аганың бу әсәренә әдәбият мәйданында
урын да булмас иде.
Әсәрнең «Ике дуотагы Гөлбәдрия белән Гафар мәхәббәте, «Сыйнфый дошман».- дагы
Зәйтүнә—Баязит арасында, «Матурның да матуры»нда Назикә белән Ихсаи арасында, «Барыбер
сүнми»дәге Зөлхиҗә белән Гәрәй дуслыгы, ялкынлы якынлык, бер-берсен үз итеп, карашларның
тәңгәл килеше, нечкә нәзакәтле гыйшык хисләренең бәрелеп үсеше, мәхәббәтнең илаһи көченнән
куәт алып, дәрт белән яшәү һәркем өчен уртак булуы мөмкин.
Яшьлектә беркем дә сөю утларында янмыйча калмый. Шуның өчен берәүләр Гөлбәдрия —
Гафар, Рәмзия — Мөслим, икенчеләр Зәйтүнә — Баязит, Таһир — Зөһрә, Назикә — Ихсан, Мәдинә
— Әбүзәр, Зөлхиҗә — Гәрәйләр мәхәббәтенең үз язмышында чагылышы итеп кабул итә,
охшашлыкларын күңелендәге хәтер көзгесендә күрә ала.
Минем үземә Назикә образы ошады. Назикә, ирдән «колак кагуы»на карамастан, Ихсанны
эзәрлекләми. Ихсанның яңа гаиләсенә тыкшынмый, үз улы Айдарны «әтиле малай» рухында тәрбияли.
Ихсан өчен дөнья куласасы әйләнүдән туктап кала язган чакта, аңа ярдәм кулын суза, Айдарына —
атасын таба, Ихсанның ике баласына ана була, агач аяклы Ихсанга — чын терәк, иптәш булырга үзендә
көч таба, үткәннәргә һич нинди үпкә тотмый. Менә шуңа да бит Назикә — чын инсан, баш хәрефле кеше,
матурның да матуры!
Әсәрдәге Зөлхиҗә белән Баязит язмышы тетрәткеч Мәхәббәтнеке шул инде — сөйдерә, көйдерә
башлата, тепсез упкыннарга, чоңгылларга, әҗәл ястыгына башыңны ташлата.
Ике җанның күңелендә гыйшык ярысыннан бөреләнеп, үсеп чыккан ярату хисләре бер-берсенә
үрелә-үрелә баралар да, тормыштагы киртәләр, таулар юлларны аера. Шул килеш юлда да чын сөю.
саф сөю булып кала бирә.
Китабының изге сәхифәсенә чын сөю булып язылган икән, шул ук сәхифәгә икенче мәхәббәтнең
язылышы мөмкин түгел. Чын сөю — кеше күңеленең мәңгелек иярчене ул.
X. Арсланоа.
Ташкенттан хат
Хөрмәтле «Казан утлары!»
Ш. Маннурның «Чын сөю бармы?» дигән лирик повестен көннәр-төннәр укып, җанга рәхәтлек
алдым, яңадан яшьлекне искә төшердем.
Ф. Әмирханның «Габделбасыйр гыйшкы» искә төшеп, Ш. Маннурның повесте артыгы белән
хәзерге «Габделбасыйр гыйшкы» дип әйтмәкчемен.
Бу повестьта автор табигать дөньясының матурлыгын, халкыбызның гореф -гадәтен, аның шаулы
вакытларын, тарихи тәрәккыятен бөртекләп яза алган. Гомумән, ничек итеп мактасам да мактап
бетерерлек түгел. Сөйләшкәндә сөйләнми торган сүзләрне дә матур итеп теркәгән, белмәгән сүзләрне
өйрәткән.
Моңарчы шундый оста телен кайда яшереп торган. Гади итеп язылган «Чын сөю бармы?» лирик
повесте халкым тормышын оста итеп сурәтләгән.
Ш. Маннурны кочаклап, дусларча «хакыйкать, тел бистәсе икән» дип әйтәсем килә... Ш. Маннурның
бу повестен «Мең дә бер кичә» хикәясенә тиңләп, «Ике мең дә җиде кичә», дип әйтәсем килә.
Картаймыйча, киләчәктә шундый матур лирик повестьларын яңадан кат-кат укыйсым килә.
Гарәф.