Логотип Казан Утлары
Хикәя

ТАПШЫРУ


ине редактор үзенә чакыртып алды:
— Үзебезнең район газетасын гына укыйсың, тапшыруларны кызыграк итү
өчен бөтен фантазияңне җик, хәзергә эшеңнән канәгать
түгел, — диде.
Мин, үз бүлмәмә чыккач, газетабыздагы исемлектән
иң күп сөт савучыны эзләп таптым. «Алга» колхозыннан
Н. Камалова иде ул. Күпме шалтыратып сорасам да, ни
зоотехникны, ни ферма мөдирен табып бирә алмадылар.
Шулай да хисапчы кыздан белештем: Камалованың исе
ме Нәсимә икән.
«Алга» колхозына ничек барып чыгарга дип уйланып утырганда, район
культура йортында эшләүче Рәшит исемле дустым исемә төште. Аның «Иж»
мотоциклы бар ич. Бәлки дуслык хакына илтеп куяр.
— Ә нигә барып йөрергә? Нужа чигеп йөрмичә дә бөтен район таң
калырлык радиотапшыру эшлибез,— дип, ярты сүздән туктатты мине Рәшит
дустым. — Аннан соң, монда минем ачылмаган талантым чәчәк атарга җае да
чыгып тора, — дип, үзенең планын сөй
ләргә кереште.
Тапшыру болай башланырга тиеш иде
Ф арсин (мин үзем ягъни): Мин «Алга» колхозының сөтчелек
фермаларына якынлашканда кызарып таң атып килә иде. Авылның тынычлыгын
бозып, беренче әтәч тавышы ишетелде. (Рәшит бу вакытта сузып-сузып әтәч
булып кычкыра.) Бу беренче әтәчкә авылның барлык әтәчләре кушылды.
Рәшит (микрофоннан ераклаша-ераклаша тагын әтәч булып кычкыра).
Ки-кри-күк, ки-кри-күк...
Ф а р с и н. Таң атып килгәндә фермада кеше булуга ышанып җитмичә,
шунда йөрүче каравылчы карт белән исәнләштем.— Бабай, исәнме.
Рәшит (калын тавыш белән бабай булып сөйли). Аллага шөкер. улым,
аллага шөкер. Кая юл тоттың әле әче таңнан?
Ф а р с и н. Бабай, районның җирле радиотапшыру редакциясеннән килдем
менә. Сезнең ферманың алдынгы савучысы Нәсимә апа Камалова турында
радиодан сөйләргә булдык.
Рәшит. Бик мәслихәт, бик дөрес эшлисез. Күз алдымда үсте, яшьли
терлекчелектә эшли башлады, һай, аның сауган сөтләрен исәпләсәң, авыл
уртасындагы түгәрәк күл мөлдерәп тулыр...
Ф а р с и н. Бабай, аны каян эзләп табарга соң, кайсы урамда торуын әйтеп
җибәрә алмассыңмы?
Рәшит. Балакаем, күптән сыерлары янында инде ул...
Ферма эченәрәк үткәч. Рәшит нәсел үгезе булып үкерде. Нәсимә апа булып
миңа эш тәҗрибәсе турында сөйләде. Аның сыерлары булып мөгрәде.
Ахырдан Нәсимә апа: «Яле, иркәм, әйтче дөресен»,—дип җыр- лый-
җырлый, мине озатып калырга тиеш иде.
Терлекчеләргә багышланган тапшыру җомга көнне яңгырады. Ә дүшәмбе
эшкә баргач, мине редактор үз кабинетына чакыртып алды.
— Молодец, булдырдың! — диде ул, сүзләрен теш арасыннан гына
чыгарып. — Менә, хөрмәтлем, кәгазь.
— Нәрсәгә ул?
— Гариза яз, үз теләгем белән эштән китәм дип... Без монда шундый
карарга килдек.
Нишлисең, берхәл итеп булмый. Иртәгесен үк гариза язып редакторга
кердем. Тик бу юлы ул елмаеп, ачык чырай белән каршы алды.
— Кая йөрисең? Сиңа монда хат бар менә...
♦ Хөрмәтле редакция! Терлекчеләргә багышланган тапшыруларда мине
мактап сөйләгән Фарсил иптәшкә район газетасы аша рәхмәтемне белдерәм.
Ул минем күземне ачты. Әйе, заманында алдынгы савучы, чынлап та, мин
идем. Хәзер үзем өйрәткән яшьләр алда бара. Хәзер Нәфисә Камалова беренче
урында. Ләкин мин 15 яшьтән савучы булып эшләп зур тәҗрибә туплаган
кеше. Әле үземдә яшьләр белән ярышырлык бетмәс-төкәнмәс көч сизәм. Шуңа
күрә сеңелем Нәфисә Камалованы ярышка чакырам. Фарсин иптәш, ышаны-
чыгызны аклармын, беренчелек минеке булыр.
Сәлам белән Нәсимә апаң».
Редактор гаризамны ертып ыргытты да:
— Бар, эшеңне дәвам ит, — диде. Чыгып планны ачып карасам, үзара
ярышучы коллективлар турында тапшыру оештырырга тиешмен икән.
Магнитофонымны астым да «Алга» колхозына киттем. Хәзер миңа Рәшитнең
артистлыгы да, мотоциклы да кирәк түгел иде.