Логотип Казан Утлары
Повесть

ТАБУ ҺӘМ ЮГАЛТУ


1
аланы... Ишетәсеңме? Баланы су буена ялгызын җибәрә күрмә! Ишетәсеңме!..
Яшел вагоннар бер-берсенә бәрелә-бәрелә. тимер тавышы чыгарып. Мәрьям яныннан узалар иде. Ул кызын алып китүче вагонны куып җитәргә теләп, йөгерә-атлый баруын дәвам итте:
— Ишетәсеңме? Әйтерсең аның күкрәгенә төрттеләр. Мәрьям артка тайпылды... Перрон астында шәрә салкын рельс ята иде. Соңгы вагон артындагы кызыл ут чекрәеп Мәрьямгә карап бара. Ниһаять, кызыл ут та соргылт таш корылмалар артына күмелде. Ире дә, кызы да юк хәзер Мәрьямнең. Ялгызлык. Шыксыз бушлык чорнап алды.
«... Кәримәне... су коенырга ялгызын җнбәрмәсә инде? Аңа ышансаң... Ул бит баланы чыныктырам дип авылга алып китте. Кәримәнең ашказаны начар. Габдрахман акламый, авылда суыткыч та булмый бит ичмасам. Ачыган аш ашатып баланы харап итмәсә инде... Әллә ияреп барырга кирәк идеме? Мәрьям үкенеп куйды. «Баланы...»
Перрон очына утырткан тимер баганада семафорның салкын уты чекрәеп поезд киткән якка карап тора иде. Тирә-якта таш корылмалар. Таш һәм асфальт дөньясы. Кызы да юк хәзер Мәрьямнең, ире дә. Алар башкаладан минут саен, секунд саен ераклаша баралар
Перронга яка пассажирлар җыела башлады. «Әллә ял сорап алырга инде?.. И раббым. баланы гына харап итмәсә ярар иде инде!»
Шәһәр артта калды. Аннары шәһәр читендәге төзелеп бетмәгән йортлар, бакчалар, кырлар күренеп калды. Менә хәзер тәрәзә яныннан нарат агачлары йөгерә башладылар. Таза матур хатын бидон белән сөт алып кайта. Яшел койма буенда чәченә ак лента таккан кыз
скакалка аша сикерә. Агачлар арасыннан поезд ягына тәкәббер караш ташлап торган бай дачалар.
Кәримә тәрәзә яңагына ябышып коридорда вагон яныннан йөгереп үтүче наратларны күзәтеп тора иде.
— Әти, агачлар кая баралар?
— Агачлар урыннарында тора, кызым. Без барабыз.
— Юк. агачлар поезддан куркып качалар. Әнә ничек йөгерәләр.
Габдрахман кызын тәрәзәдән куптарып алды;
— йокларга вакыт. Әйдә, купега керик.
Баланың күзләреннән яшь тәгәрәп чыкты.
— Минем барасым килми. Төшик, әти. Өйгә кайтыйк. Зинһар өйгә кайтыйк, әти. Әниемне күрәсем килә. Мин әниемне сагындым. Ә-ә-ә-ә...
— Сагынырга иртә әле, кызым. Барган чакта поезддан төшеп булмый. Күрмисеңмени, ничек тиз барабыз?
Кыз елавыннан туктады. Өлкәннәрчә итеп әйтте;
— Туктатыйк. Үзең әнә теге тотканы тартсаң, поезд туктый дидең.
— Ул тоткага кагылырга ярамый, кызым. Әйдә, керик. Йокларга вакыт.
Купега кергәч Габдрахман урын җәйде. Кызый чишендерде. Төнге пижама кигерде.
— Ят, матурым, йокла. Бик иртә тордык бит. Арыгансыңдыр.
— Син дә ят. Вагон астында кемдер йөри, ишетәсеңме? Дөп-дөп басып йөри. Мин куркам. Ул кеше вагонны аударып ташламасмы соң?
Әти кеше кызының өстенә япкан одеялның читен матрац астына кыстырды. Чишенмичә генә кызы янына ятты. Сабыйны кысып кочаклады.
— Вагон астында ике кеше йөри, ишетәсеңме?
— Йөрми, кызым. Тәгәрмәчләр шулай дөпелди. Көпчәк тавышы ул. Йокла, кызым, яме.
— Кеше бар, әти, бар. — Кәримә әтисенең муенын кысып кочаклады. Вагон астында көпчәкләр дөпелди. Өстә, түбә белән түшәм арасында, нәрсәдер шыгырдый. Ярый әле, купедашлар, бер карчык белән кызмача ир, коридорда сөйләшеп торалар.
Бала йоклады дип уйлап. Габдрахман урыныннан тора башлаган иде, Кәримә аның муенын җибәрмәде.
— Бездән башка әнием нишләр инде? Иртән эшкә киткәндә аңа баш тарагын кем табып китерер?
— Бездән котылгач, әниең рәхәтләнеп ял итәр. Өйдә уенчыкларын идәнгә таратып ташлаучы юк хәзер. Пычрак туфли белән идән таптаучы да юк. Уенчыгын идәндә онытып калдыручы кем әле?
— Бүре.
— Укыган китабын диванда онытып калдыручы кем?
— Син, — диде Кәримә шатланып. — Син онытып калдырасың. Әни җыештыра. Әниемне сагынам.
«Мәрьям метродан чыгып, автобуска утыргандыр инде, — дип уйлады Габдрахман. — Азык магазины янындагы тукталышка төшкәндер. «Яшь техниклар йорты» дип язып фронтонга кадакланган язу астыннан да узгандыр. Җидеме, сигезме катлы шул шыксыз бина яныннан узганда сак булырга кирәк. Балконнар астыннан барганда башыңа утлы тәмәке төпчеге төшүе бар. Бер мәртәбә, получка алган көнне. Габдрахманның түбәсенә буш шешә төшә язган иде. Ул бинаның ничә катлы икәнлеген Габдрахман белми иде әле. һаман санар-га оныта. Командировкада чакта нигәдер шул йорт искә төшә. Шуның ничә катлы икәнлеген беләсе килә башлый. Ә кайткач оныта Габ-
лрахман. Әллә жиде, әллә сигез катлы ул. Сугышка кадәр салынган бина. Квартирларының түшәмнәре биек.
Шул соры бинага янәшә биш катлы типовой йорт, йортның беренче катында балалар бакчасы. Мәрьям ул йортны да үткәндер инде. Бәлки инде ул өйгә дә кайтып житкәндер. Габдрахман хатынының ялгыз буш караңгы бүлмәгә керүен күз алдына китерде дә йөрәк әрнү- ♦ ен басар өчен кызын кысып кочаклады. Узган жәйне Мәрьям Кәримәне алып Балтик диңгезе буена ял итәргә киткәч, беренче төнне буш калган фатирда куна алмыйча, Габдрахман төн уртасында торып Ос-танкинога энесе янына китте.
3
Фатирда бушлык хөкем сө'рә. Бала тавышы югалу белән бүлмә жансызланды. Мәрьям тизрәк ут алды. Тынычлык. Сәгать вакытны секундларга тураклап гомерне узган заманга озата: кнт-тек, кит-тек, киттек — мәңгегә...
Тынычлык. Мәет чыккан йорттагы кебек. Башта уйлар, күңелдә тынгысызлык. Әйтерсең күкрәк эчендә кара кырмыска йөри.
Кәримә туганчы, икәү генә яшәгәндә ире берәр жиргә китсә, хәтердә аның яхшылыгы гына кала иде. Әле дә шулай тоела. Менә хәзер, шушы мизгелдә, Мәрьямнең йөрәгендә бары тик ире күрсәткән игелекләр, аның юмартлыгы, кешелеклеге. Гел шулай. Аерылсалар, гел әйбәт хатирәләре генә кала, ә бергә чакта... Әле китәр алдыннан гына бнк каты ызгышып алдылар. Габдрахманның авылга өчәүләп кайтасы килгән иде. Хатыны, кызы белән. Аның кызын күтәреп, хатынын култыклап Караяр урамыннан үтәсе килә иде. Мәрьям авылга кайтудан баш тартты. Габдрахман аны кыйнар хәлгә җиткән иде. Үзен интеллигент саный, ә Мәрьямнең хәлен аңларга сәләте житми. йа алла! Нигә болай катлаулы икән бу яшәү? Килен кеше авыл жирен дә ял итә аламени ул? Мәрьям шушы хәлне никадәр аңлатырга тырышып карады. Юк, аңларга теләми. Соң бит инде аңгыра кеше дә түгел. Җан сизгерлеге гажәп көчле үзенең. Теләми аңларга: «Бергә кай-табыз!» — ди дә бетте китте.
Кайтып төшү белән Габдрахманның туган-тумачасы җыелачак. Тышкы яктан оялчан, ипле кешеләр алар. Сөйләшкәндә авызларын тотып, пышылдап кына сөйләшәләр. Ә күзләре Мәрьямнең һәр хәрәкәтен, һәр сулышын тикшереп, сынап тора. Юк, алар гаеп табып көлмиләр, мәсхәрәләмиләр. Шул астыртын гына карап тору чыгырыннан чыгара, үтерә Мәрьямне. Арый, хәлдән тая ул берничә көннән. Нер- вылары чыдамый. Габдрахман белән икәү генә калган чакларда үкереп елый башлый. Ә ире аңламый. «Гади психоз бу, —ди ул. — Алар сине яраталар, ихтирам итәләр. Күрмисеңмени сине өрмәгән жиргә дә утыртмыйлар. Син төчкергәндә яр.хамкалла дип торалар». Габдрах- манга туганнарының карашы табигый тоела. Ә бит үзе шундый сизгер, бер карау белән кешенең башыннан узганын һәм киләчәген әйтә ала торган кеше, йа алла!
Мәрьям башкалада туып үсте. Балалар үзара русча сөйләшәләр иде. Бары тик әнисе белән генә татарча (Габдрахман «мишәрчә» днп үрти). Әнисе русча яхшы белсә дә, үлгәнче татарчасын ташламады. Авылча яшәде, гел татар ашлары пешереп ашатты балаларына. Шуңа карамастан. Габдрахманның авылыннан килгән кешеләр чит ил кешеләре кебек тоела иде Мәрьямгә. Сөйләшүләре дә чит. кыланулары да чит. чит һәм ят, ят һәм чит. Әнисенең сөйләшүе дә татарча иде. ләкин аның сөйләшүе үзенчә татарча, туган әнинеке. Ә Караяр авылыннан килгән кешеләрнеке ят. инглизчә шикелле. Мәрьям белән авыл-
М II Р Г А 3 II я Н ЮНЫС ф ТАБУ ҺӘМ ЮГАЛТУ
дан килгән кешеләр арасында аерма шул кадәр зур иде. Габдрахман- ның туганнары чиксез юаш, үзләрен бер сәбәпсез кимсетеп күрсәтергә яраталар. «Бед ни, бед авыл кешесе. Бед инде, кая, башкала кешесе белән ярыша алмайбыд...» Ә карашларында — сынау. Һәр әйткән сүзеннән, һәр хәрәкәтеңнән гаеп эзләгән шикелле карыйлар. Юк, алар сиңа бернинди начарлык эшләмиләр. Киресенчә, сиңа ярдәм итәргә теләп, бөтерелеп торалар. Ләкин алар — читләр. Гадәтләре, зәвыклары, культуралары белән чит. Эш менә нәрсәдә. Ә Габдрахман рәнҗи. Аңлый алмый ул, рәнҗи генә.
Квартирада шыксыз тынычлык. Беркем юк. Хәтта тәрәзә астындагы юлдан үтүче дә юк. Кәримә өйдә чакта Измаил паркыннан кайтучы яшь-җилбәзәк Габдрахманнарның тәрәзәсе астына туктап үбешәләр иде. Үбешеп туйгач, бер-берсенә интим сүзләр әйтәләр. Кәримә шул сүзләрне ишетеп торган булса кирәк. Бер мәртәбә сабыйлар эчкерсезлеге белән әтисенә сөйләп торды «Кыргыйланма инде, күкрәгеңне генә тотам бит...» Менә хәзер Кәримә дә юк, Габдрахман да. Бушлык квартирда, һәм тынычлык. Тынычлык бар, иминлек — юк. Сәгать тә элеккегә караганда аяусызрак текелди. Өске каттагы алты яшьлек кыз, яһүд кызы да нигәдер фортепиано уйнарга утырмады бүген. Әллә алар да ялга киттеләр инде?
Тынычлык бар, рәхәтлек юк. Җан тыныч түгел. Бала да өйдә юк. Җан бала белән вагонга утырып китте. Шуңа күрә үзеңне ташу чыгарып ташлаган бүрәнә итеп сизәсең. Тойгыларда газаплы киеренкелек. Зур каза көткәндә менә шулай сизәсең үзеңне. Бала кызганыч — Кәримә. Моңа кадәр Мәрьямнең кызыннан аерылганы юк иде әле. Ирен бер үзен җибәреп Кәримә белән калган чаклары еш булды. Чөнки Габдрахман бер генә урында утырып эшли алмый. Каядыр ашкына. ашыга, җирсенә башлый. Өйләнешкән чорны ул диңгездә йөзә иде. Ана кадәр ул һавада очкан. Кәримәсе тәпи йөри, сөйләшә башлагач, Габдрахман аерылып яшәүгә түзә алмыйча диңгезне ташлады. Диңгез министрлыгына эшкә урнашты. Эше бик әйбәт иде. Бүлек начальнигы иде. Почетлы эш. Акчаны күп түлиләр. Түзмәде, өйрәнчек булып журналда эшли башлады. Гел үзенә авырлык эзләп йөри, тынгы белми. Кайчакта Мәрьям аны кызганып та куя. Үгетләп карый, ачулана, юк, файдасы тими.
«Баланы ялгызын су буенда җибәрмәсә инде. Иң куркынычы — ачыган аш ашатып агулау. И раббым, ярдәм бир».
4
—йокларга теләмәсәң. берүзеңне калдырып торып китәм, — диде Габдрахман ачуланып. Купедагы күршеләре, Уфага кайтучы карчык һәм кызмача ир, инде күптән йоклыйлар. Габдрахман үзе дә йокыга киткән иде, аны кызы уятты, һаман көйсезләнә. Әллә нәрсә булды балага. Әллә авырып китте инде. Аның болай көйсезләнгәне дә, бу кадәр елаганы да юк иде.
—йоклый алмыйм, әти. Күзем йомылмый. Мин өстә йоклаган абыйдан куркам. Нигә гырылдый ул? Үләме әллә. Әти, мин куркам, елыйсым килә.
— Иртәгә төнлә Бөгелмәгә кайтып җитәбез. Йоклап кал, кызым. Иртәгә көне буе интегерсең, бүген йоклап калмасаң.
— Минем әни янына кайтасым килә, шуңа йоклый алмыйм, ул да бер үзе куркып ята торгандыр инде?
«Нинди бала бу?» — дип уйлады Габдрахман. — Башка балалар белән аралашмый. Үзендә сабыйлар ваемсызлыгы юк. Мавыгуы — әтисе белән әнисе арасындагы мөнәсәбәтне тикшереп, төпченеп тору. Ара- 88
да әз генә киеренкелек туа башлады исә шунда ук сизеп ала. Өлкән- •иәр шикелле, ихлас күңелдән, ут йотып борчыла. Әллә бердәнбер булганга шулай, әллә заманасы шундый? Бала мондый булмаска тиеш. Ваемсыз, шат күңелле булырга тиеш. Уен-көлке белән, сайрар кош шикелле яшәргә тиеш бала. Бала чакта без шулай идек. Кәримә кебек чакта без табигать кочагында, әкияттәге кебек яшәдек. Бәлки авыл ф балалары әле дә шулай яши торганнардыр?
— Эти, минем әкият тыңлыйсым килә.— диде Кәримә әтисенең ко- ь
лагына.— Син бит әкият белән йокы китертә беләсең. Синең әкиятен < йокы алып килсен әле. 2
— Тагын сөйлә дип интектермәсәң генә,— Габдрахман кызының g
башыннан сыпыра башлады. Баланың чәче шундый йомшак, үзәк өзгеч х газиз иде. Шушы чәчне сыпырганда бар җыелган гөнаһың, күңел керең > җуелып төшә шикелле. Кәримәнең нәни бармагы әтисенең колак яфра- < гын сыпыра. Сабыйның саф сулышы йомшак кына булып биткә тиеп - тора.— Караяр авылы турындагы әкиятләрне беләсең бит. кызым! Ул турыда мин сиңа күп сөйләдем. Без хәзер шул авылга кайтабыз. 3
— «Кайтабыз» түгел, «барабыз». Әни миңа «сез барасы авыл» диде, х
— Дөресе — «кайтабыз», кызым. Мин бит шунда туып үскән кеше. 2
Син.— минем кызым. Шунлыктан, ул синең авылың да. х
— Ә әни кайда туып үскән?
— Мәскәүдә. “
— Мин дә Мәскәүдә. Караяр минем авылым түгел. Минем авы- < лым — Мәскәү. Синеке дә Мәскәү, әни шулай диде. «Хәзер синең £ әтиең москвич инде» диде.
— Юк, кызым, синең авылың Караяр. Мәскәү авыл түгел — шәһәр. г Зур шәһәр, башкала.
— Минем авылым Мәскәү. Әнинеке дә, синеке дә шул. «Түгел», дисәң, хәзер үк елый башлыйм.
— Ярын, сүз көрәштермик. Соң инде. Син «барасы», мин «кайтасы» авылның урамында ямь-яшел чирәм. Анда йом-йомшак бәбкә үләне үсә. Каз бәбкәләре шул үләнне нәни томшыклары белән өзеп ашыйлар. Шул үләннәргә куна-куна күбәләкләр оча анда. Каз бәбкәләре күбәләк куып уйныйлар. Арыгач, үләнгә чумып, рәхәтләнеп йоклыйлар. Каз бәбкәләре шундый акыллылар, яту белән йокыга китәләр. Авылдагы балалар да бик акыллы. Алар җәй буе ялан аяк бәбкә үләненә басып йөриләр. Шунлыктан аларга томау төшми. Жылы үләнгә басып йөрүе шундый рәхәт. Авыл сиңа да ошар әле. Анда көне буе кошлар сайрап гора. Балаларны йокыдан әтәч кычкырып уята. Әтәч кычкыргач, каз бәбкәләре, күбәләкләр, бозаулар йокыдан «уяна. Куян балалары да. йокыдан уянып, битләрен юа башлыйлар. Сине дә көн саен йокыдан әтәч уятыр. Сине уятыр өчен ул шундый матур итеп кычкырачак, синең авылдан кайтасың да килмәс әле. Син каз бәбкәләре белән уйнарсың. Алар да сине яратыр, әтәч тә. бозау да. Син күбәләкләр белән дә дуслашырсың. Күбәләкләр яту белән йокыга китә торган баланы бик яраталар.
— Әти, без баймы, ярлымы?
Габдрахман тетрәнеп китте
— Каян ишеттең син бу сүзләрне?
— Тетя Ларисаларга баргач, дядя Леня әнигә әйтте: «Ирең нефть чыга торган якка бара икән. Ул якта халык бай яши».— диде.
— Байлык турында баш ватарга сиңа иртә әле. Күбәләкләр турында сөйләшик, яме
— Без баймы, ярлымы? Шуны беләсем килә минем. Әйт инде.
— Байлыгыбыз җитәрлек безнең. Пластинкаларга язылган борынгы татар көйләребез бар. Без аларны яратабыз. Ярату — байлык. Шәһәр музейларында без яраткан данлыклы картиналар ба» Теләгән чакта
без аларны туйганчы карыйбыз. Китаплар турыда сөйләп тә торасы юк. Китапларыбызның күпме икәнлеген үзең дә беләсең. Олы бүлмәдә генә ике шкаф, ике киштә. Кече бүлмәдә дә җитәрлек. Китапны әниең дә, син дә, мин дә яратам. Бу ярату бик зур байлык. Аңладыңмы?
_ Китап байлык түгел, кәгазь генә. Ира Зельдинага көн саен магазиннан курчак алып бирәләр. Аның миллион күлмәге бар — менә кайда ул чын байлык. Сез минем туган көнемә генә курчак сатып аласыз. Әнинең институт кичәсенә киеп барырга юньле күлмәге дә юк. Без ярлы, белдеңме?
— Юк, күлмәк байлык түгел, кызым. Күлмәк туза да бетә. Яраткан музыка, яраткан китап, яраткан картина — менә кайда ул байлык. Яшел үләнгә ялан аяк басып йөрү дә зур байлык. Аннан соң, тынычлык— байлык, тату яшәү — байлык.— Габдрахман китәр алдыннан Мәрьям белән ызгышуын капыл исенә төшерде дә аның йөрәге ачытып китте:—Мин сине бик яратам, кызым. Бу да зур байлык. Авылга кайткач, син каз бәбкәләре, күбәләкләр белән дуслашырсың. Дуслашу сине баетыр. Байлык ул дуслашу, зур байлык.
— Әни миңа ялан аяк йөрмәскә кушты. Аягыңа пыяла кадалыр, диде.
— Авыл балаларының аякларына бернәрсә кадалмый. Аларның табаннары чыныккан була.
— Безнең белән кайтса, әни дә ялан аяк йөрер идеме?
Бу сорау Габдрахманның йөрәген тагын әрнетеп җибәрде. «Нигә бергәләп кайтмаска инде? — дип уйлады ул.— Ял бирмәүләре сылтау гына иде. Ныклап, ялынып сораса, ял бирәләр иде Мәрьямгә. Аның авылга кайтасы килмәде — эш менә нәрсәдә».
Мәрьям белән очрашканда, хат язышып хәбәр алышканда бар нәрсә ачык иде. Карашлары да бер иде аларның, зәвыклары да. Мәрьямнең бар ягы ошый иде Габдрахманга, холкы да, эшчәнлеге дә, җыйнаклыгы да. Мәрьям унынчыны алтын медальга бетерде. Институтны да гел бишлегә тәмамлады. Мәктәптә дә, институтта да комсомол оешмасы секретаре иде. Өйләнгәч һәр көнне, һәр сәгатьне — гомер буе бәхетле яшәрбез дип уйлыйлар иде алар. Чөнки Мәрьям дә Габдрахманны чын күңелдән ярата, гадәтләрен ихтирам итә, аның белән горурлана иде. Өйләнешеп, бергә яши башлагач, мәсьәләләр катлауланып китте. Алар һаман яратышалар иде. Ихтирам да бетмәгән иде әле. Бар мөнәсәбәт элеккегечә, үзләре еш кына бер-берсен аңлый алмыйлар. Мөнәсәбәттә ниндидер тоныклыклар барлыкка килә. Кояшлы көндәге болыт шикелле, шатлыкны, бәхетне кайгы каплап китә. Араны тоташтырып торган җепләр өзелә, йөрәккә җылылык биреп торган мәхәббәтне кара томан каплап китә. Нилектән бу? Мондый кыенлыклардан ничек котылырга? Ничек? Газапның иң авыр чагы шунда — бернинди киңәш, бернинди фикер ярдәм итә алмый мондый чакларда.
Мәрьям авылны, авыл җиренең табигатен, анда яшәүче кешеләрне ярата иде. Яраткан булып кыланмый иде Мәрьям, чын күңелдән ярата иде. Габдрахманның яраткан булып кыланучы кызларны да очратканы бар. Яратуның нәрсә икәнен белмәүчеләр, никадәр тырышып та мәхәббәткә ирешә алмаучылар да җитәрлек бу дөньяда. Ләкин Мәрьямнең авыл яратуы белән Габдрахманның яратуы арасында аерма зур иде. Мәрьям авылны шәһәрчә ярата, дачада яшәүче шикелле итеп, ә шул ук авыл Габдрахманның иманында, вөҗданында. Менә кайдан туа аларның бер-берсен аңлый алмыйча газапланулары. Бәлки Габдрахманның шәһәр тормышына авылча каравын да Мәрьям аңлый алмый торгандыр. Бер-береңне аңлый алмау газаплый, ачуны китерә.
Габдрахманның исенә күптән түгел генә булган бер сөйләшү килеп төште. «Рәхәт яши дә инде авыл кешесе. Мәскәүдә мин үземне бәйге
дә чабышкан ат шикелле тоям. Иртән уяну белән кабаланып йөгереп йөри башлыйсың, авып йокыга киткәнче туктый алмый йөгерәсең. Темпны әкренәйтеп тә, туктап та булмый, чөнки яшәү ритмы шундый. Стресс. Авылда һәркем үз көенчә йөри. Җитез кеше — җәһәт, пошмас кеше—атлар-атламас. Оҗмах тормышы авылда, җәннәт»,— диде ул хатынына. «Анда шундый рәхәт булгач, нигә башкалада интегеп яши- ♦ сең? Син бит бик тәвәккәл кеше. Министрлыктагы өч йөз илле сумлык > урыныңны редакция өйрәнчеклегенә бер минут икеләнеп, тормыйча ч алыштырдың бит. Аңламыйм мин сине, акыллым. Авыл тормышы миңа g шулай ошаса, мин бер минут шәһәрдә тормас идем».
һаман туган авылын сагынса да, Габдрахман шәһәр тормышының о җиңеллегенә күнеккән иде. Эчкече аракыга шулай күнегә. Уйнашчы * хатын үзенең хыянәтенә.
Өйләнешкән елны алар икәүләп авылга кайттылар. Мәрьям үзен н авылда гаҗәп әдәпле тотты. Авылда киленне бик нык сынасалар да ♦ ошаттылар. Габдрахманның хатыны сынатмады. Порт эшләрен бөтере- о леп эшләп йөрде. Күршеләре каршында үзен шул кадәр әйбәт тотты. * Шуңа күрә дә аны бөтен Караяр яратып калды. Авылдан кайткач. 2 Мәрьям иренә болай дип сөйләде: «Туганнарың әйбәт, кешелекле. Алар _ шундый табигый — сабый шикелле. Ләкин шәһәр кешесе андый әйбәт- « леккә битараф. Миңа, мәсәлән, шәһәр кешесенең үзара дикъкатьсезле- = ге, туганнарына сүлпән каравы ошый». Хакыйкать Мәрьям фикерендә " иде. Шуңа карамастан, бу сүзләргә Габдрахманның хәтере калды.
Вагон түшәмендәге тонык зәңгәр лампочкага карап Рахманкулов « менә шушы турыда уйлап ята иде. Вагон тәгәрмәчләре рельс арасында- г гы җөйләрне саный. Кәримә йоклый.
5
Йөгереп урам аша чыкканда Мәрьям кинәт туктап калды. Трамвай юлы. Аның үкчәсе ике рельс арасына кысылган иде. Аягын суырып карады Мәрьям. Ярдәм көтеп як-ягына каранып алды. Урам буш. Зур кызыл трамвай һаман якынлаша. Трамвай белән бергә үлем якынлаша. Менә сигнал бирә башладылар. Шундый зәһәр көчле сигнал. Мәрьям соңгы көчен җыеп ыргылды да уянып китте. Өстәлдә шашынып будильник чылтырый иде.
«Нинди әшәке саташу бу?» — дип уйлады Мәрьям. Ул төшкә бераз ышана иде. Гомумән, начар төш кәефне боза.
Мәрьям төнге күлмәген салып ташлап, ваннага юнәлде. Бәләкәй бүлмә яныннан үткәндә баланы уятудан куркып бармак очына гына басып бара иде. Кәримәнең өйдә юклыгы исенә төште. Рузаевкага җитеп килә торганнардыр инде? Поезд кузгалып киткәч, «Кәримәне ялгызын су буена җибәрмә» дип кычкырган иде, әтисе ишеттеме икән».
Авылга барудан Мәрьям баш тартты. Менә хәзер ул үкенә иде. Хәзер ул квартирда бер үзе. Ире эшкә киткәнче аш әзерлисе, Кәримәне бакчага илтәсе юк. Мәшәкать кимеде. Ләкин мәшәкать кимү нигәдер куандырмый. Квартир буш. Ниндидер җансызлык хөкем итә ятим калган фатирда. Габдрахман китте. Өйдә аның яхшылыклары гына калды. Аерылып торган чакларда гына Мәрьям иренең шундый әйбәт, шундый акыллы кеше икәнен тоя башлый иде. Бергә яшәгәндә көндәлек мәшәкатьләр, ыгы-зыгы мәхәббәтне каплап китә башлый. Көч хуҗалыкны алып баруга, йорт эше вакчыллыгына тотылып бетә. Йөрәк җылысын, ихтирамыңны өзелеп яраткан иреңә генә багышлап торырга да вакыт калмый. Вак-төяк эш. дөнья куу яшәү куанычын каплап китмәсен өчен нәрсә эшләргә кирәк икән? Вакчыллыкка ничек каршы торырга, аны ничек җиңәргә?
Битен югач. Мәрьям, озаклап, шушы эшеннән тәм табып, чәчен тарады. Көзге каршысына килеп, битенә пудра сөртергә кереште. Көзгедән Мәрьямгә утыз биш яшьлек бер хатын карап тора иде. Тирән урнашкан коңгырт уйчан күзләр, зуррак булса да матур уелган сизгер иреннәр. Ә тойгылар һаман унҗиде яшьлек кызныкы. Теләкләр дә. өметләр дә шул чордагы шикелле. Кешенең елдан-ел картая барганын Мәрьям яхшы белә иде. Күрә иде яшьтәшләренең, дусларының әкренләп картая .килгәннәрен. Ләкин шул картаюны үз тормышыңа, үзеңә берничек тә кабул итеп булмый иде. Күңел тирәнлегендә «мин гомер буе шушылай яшь килеш сакланырмын» дигән дуамал өмет туктаусыз яши иде. Әнә, көзгедән карап торган хатынның күз читләрендр вак кына җыерчыклар...
«...Тукта әле, мин нигә болай чекрәеп көзгегә карап торам? Әллә берәрсенә ошарга азапланам инде? Оятсыз, ирең киткәнгә тәүлек тә үтмәде бит әле». Уңайсызланды Мәрьям, кызарынып китте.
Ваннадан чыккач, газ яндырды, чәй куйды. «Нәрсә пешерим икән — боткамы, йомыркамы? Әллә коймак пешереп ашыйммы икән?». Бернәрсә дә ашыйсы килми. Үзең өчен пешеренеп торасы да килми. Ни куаныч, син пешергәнне ләззәтләнеп ашаучы булмагач. Бер телем ипигә май ягып ашады, ике чынаяк чәй эчте дә ишеген бикләп институтка юнәлде Мәрьям.
Ул милли мәктәпләр фәнни институтында фәнни хезмәткәр булып эшли иде. Эшли торган җир ерак — бер сәгать унбиш минутлык юл. Унбиш минут автобус белән, илле минут метрода, ун минут троллейбуска утырып барасы. Җаныңны чыгарырлык итеп кысалар, һәм тынчу була шәһәр транспортында.
Автобус тукталышына озын чират тезелгән иде. Ике машинаны үткәреп җибәрде һәм метроның иң тыгын чагына туры килде. Шул кадәр кыстылар вагон эченә кергәндә, кереп җиткәнче Мәрьямнең аяклары җиргә тимәде. «Сак булыгыз, ишекләр ябыла!» Метро поезды ургылып урыныннан кузгалды. Мәрьямне ике яктан ике ир кеше кыса. Уң яктагысы бәләкәй, юан, үзе туктаусыз мышкылдый, тыныннан кичә эчкән аракы сасысы аңкый. Шушы авыр ис борынына килеп бә-релгәндә Рахманкулованың күз аллары караңгыланып китә иде. Юан ир симез гәүдәсе белән Мәрьямгә сырыша иде. Сул яктагы ир чандыр һәм чибәр. Америка вестерннарында ковбой ролен уйнаучы артистларны хәтерләтә. Бу адәм симез шикелле сырышмый, киресенчә, читкә тайпылырга тырышып, Мәрьямне кысылудан сакламакчы була. Аның бу кыланышы тактика гына булып чыкты ковбой, сизмәмешкә салышып. кулын Мәрьямнең күкрәгенә тери иде. Иң кабахәт ирләр менә шушындый булалар. Тышкы яктан әдәпле, культуралы, эчтән — намуслары пычрак, вөҗданнарыннан сасы ис бөркелеп тора, аракы исеннән дә әшәке, кабахәт ис...
Мәрьям ирләр арасыннан чыгып, почмакта китап укып торган хатын янына барып сырышты. Аның артындагы кешеләр эсселек турында сөйләшәләр. Инде ике атна башкаланың бар кайгысы — эсселек. Айдан артык яңгыр яуганы юк. Кыямәт көне. Корылыктан агач яфраклары кибеп корый башлады. Урманга керсәң, аяк астында коры яфрак кыштырдый. Метрода, трамвай тукталышында, институтта шушы турыда сөйләшәләр. Икмәк көеп бетте, кытлык килә, диләр паникага бирелергә яратучы куркаклар.
Әнә, Мәрьямгә сырышкан юан кеше елак тавыш белән зарланып азаплана:
— Квартирабызда төтен. Тын алып булмый. Мин урамда чүп яндыралар дип торам. Горький юлы буенда торф яна икән. Сүндереп булмый, ди. Җир астыннан янып бара да өскә бәреп чыга, ди. Больнислар- да урын юк, ди. Астма белән авыручылар чебен шикелле кырыла, ди.
Төтен исе минем йөрәгемә ярамый.— «Ә үзен карават аягы шикелле мускулсыз беләкләрең белән хатыннарга сырышасын»,— дип җирәнеп куйды Рахманкулова.
Эшли торган җиренә барып җиткәнче тәмам арыган иде ул.
Институттд да һаман шул кайгы иде. Горький юлы буенда торф яна. Сүндереп булырлык түгел. Сазлыкларны киптереп бетергәннәр. Сазлык кирәк нәрсә икән ул. Табигатьтә артык, кирәкмәгән нәрсә юк. * Экологик бәйләнеш... Сүз һәм сүз, сүз һәм сүз...
6
S П
— Әти, нигә сөйләмисең? Нигә туктадың? Минем әбием дә урамда ” ялан аяк йөриме?
— Син уянып та өлгердеңмени әле? Кичә бик сон йокыга киткән н
идең бит. Йокла, кызым, йокла, яме. ♦
— Минем өйгә кайтасым килә. Әниемне сагынам,— Кәримә тыелып _ кына еларга кереште.
«Әнисенең тәэсире»,— дип уйлады Габдрахман. Мәрьямнең күп сый- Z фатлары Кәримәдә дә бар иде. Тынгысызлык, киеренке яшәү, каза * булыр дип инстинктив куркып яшәү әкренләп балага да күчә башла = ган иде инде. Әти-әнисенең сыйфатлары балага күчкән геннарга да - язылган бит. Кызын юатыр өчен Габдрахман тагын сөйләргә кереште. ~
— Безнең урамдагы йортларның бакчалары инешкә төшә. Инеш _ аръягында — таулар. Аларның исемнәре нинди матур Урындык тау. Бакыр тау, Карагыш кулы. Карагыш кулы дигән тау астыннан чишмә ~ бәреп чыга. Суы салкын, чиста, көмеш кебек.
— Тау астында водопровод күмгәннәр.менн?
— Күммәгәннәр. Су үзе саркып чыга. Янгир яуганда җиргә сеңә дә чишмә булып саркып чыга.
— Җирдән чыккан су чиста буламсни? Җир астыннан чыккан су балчыкка буялган була. Андый суны әни эчмәскә кушты. Кайнатмаган су эчсәң, авызыңа чирләтә торган микроб керер, диде.
— Чишмә суында микроб юк. Әйдә, йокла. Чишмәнең суы нинди икәнен кайткач күрерсең әле. Әле иртә.
— «Кайткач» түгел, «баргач». — Бала юри бәхәс кузгатырга тырыша иде. Габдрахман кызын кысып кочаклады, бармаклары белән аның йомшак чәчен араларга кереште. Бераздан сабыйның буыннары йомшарып китте.
Йоклаганда бала шул кадәр газиз, шул кадәр кадерле була иде. Йоклап яткан сабыйга карап торганда ярату җелекләргә үтеп керә иде. Хис йомшарудан күздән яшь тәгәрәп чыга. Нәни беләкләр әтисенең муенына сырышкан. Йоклап яткан баланың йөзенә карау белән җир йөзендәге ызгышлар, кансызлыклар бетә, юкка чыга иде. Бала йоклаганда вагон тәгәрмәчләре дә тавышсыз тәгәри, тимер вагон ефәк чатырга әйләнә.
Кинәт Габдрахманның баланы уятып сөйләшәсе килә башлады. Ялгызлыкка түзеп булмый — ямансу. Бала якынлыгы ямансулыкны тагын да көчәйтә иде.
Поезд Рузаевкага килеп туктады. Ике кеше татарча сөйләшеп коридордан уздылар. Габдрахман Мәрьям белән русча сөйләшә иде. Уйлаганда, фикер йөрткәндә дә рус сүзләрен куллана иде ул. Авылга кайтып бер ай торса, исәпләгәндә һәм фикер йөрткәндә татар сүзләре кулланыла башлый. Мәскәүгә әйләнеп кайткач, эшләгән җирендә еш кына сизмәстән татарча сөйләшә башлый иде Габдрахман.
Яки менә Мәскәүдән авылга кайтканда: Казан вокзалына килү белән беренче мәртәбә татарча сөйләшкән кеше тавышы ишетәсең. Поездга утыргач та вагонда берме, икеме, кан вакытларда, бәхетеңә
каршы, татарча сөйләшеп барган биш-алты кеше очрый. Бөгелмәгә якынлашкан саен таныш «и туган тел. и матур тел» ешрак ишетелә.
Поезд Рузаевкада озак торырга ниятләде булса кирәк. Әле һаман кузгалырга исәпләми. Габдрахман урыныннан торды. Чалбарын киеп коридорга чыкты.
Көн саен эшкә йөргәндә аруыңны сизә алмыйсың. Чөйки арып-ал- җуга да күнегеп була. Адәм баласының күнекмәгән нәрсәсе юк. Ялга чыгып, үз иркеңә яши башлау белән тәмам хәлдән тайгаклыгыңны сизеп аласың. Кичәге дәрт, авылга кайту белән канатлану сүрелә башлаган иде. Тәндә ниндидер хәлсезлек. Баш миңрәүләнгән. Кыймылдасы да килми. Калган гомерне кыймылдамыйча, ятып үткәрәсе килә.
Габдрахман перронга төште. Станция буш. Тирә-юньдә төнге сизгер тынлык. Пакгауз артында ипле генә дөпелдәп мотор эшләп тора. «Ике тактлы двигатель».—дип искәреп куйды Рахманкулов. Вагон көпчәкләренә озын саплы чүкеч белән бәргәләп перроннан обходчик узды. Кызыл фуражкалы чандыр бер бәндә дежурка ишегеннән гәүдәсен яртылаш күрсәтеп, сары флаг сузды. Проводниклар да сары флаг тоткан кулларын перрон ягына суздылар. Поезд теләр-теләмәс кенә урыныннан кузгала башлады.
Икенче мәртәбә уянганда поезд Мәләкәскә килеп җиткән иде инде. Пассажирлар вагонга тозлы кыяр, карлыган, җиләк ташыйлар. Кайнар бәрәңге сатучы хатын тәрәзә астыннан кычкырып узып китте. Мәлә- кәстән кузгалу белән Габдрахман кызын туалетка кертеп юындырды. Проводниктан чәй сорап алды да Мәрьямнең юлга әзерләгән ашамлыкларын сумкадан алып өстәлгә куйды. Ипи. сыр, пешкән ит. һәр ашамлык пөхтә итеп кәгазь салфеткага төрелгән. Валидол савытына салган тоз да бар. Кәримәнең яраткан зефиры да. • Мәрьямнең юлга дигән ризыкларны шул кадәр җентекләп әзерләве кичәге рәнҗүне бераз йомшартып җибәрде, һәркемнең үз иркен сакларга хакы бар. Авылга кайтырга теләми икән, көчләп күндерүдә ни файда?
Тәүлек тулганда, поезд Бөгелмәгә килеп җитте. Перронга төшкәндә төн урталары узып бара иде инде.
7
Институтның тел секторындагы бердәм коллектив төш вакыты җитеп, ашау турында кайгырта башлау белән берничә төркемгә бүленә иде. һәр фәнни хезмәткәр тамак ялгау проблемасын үзенчә, оптималь вариантта хәл итә. һәркем үзе уйлап тапкан ысулны яклый, мактый һәм башкаларныкыннан артык күрә. Фән кандидаты, аристократ Теодорин үзенең «Җигули»енә дусты Лисицынны утыртып, ресторанга тая. Аңа рестораннан башка җирдә ашау мәсхәрәле тоела. Кыйммәтле күн куртка, вельвет чалбар киеп, иң соңгы модадагы галстук тагып ничек ашханәгә кереп булсын? Сарык арасына кергән бүре шикелле күренергәме? Гөлшат Аванесовна Бутко белән фән докторы һәм секторның җитәкчесе Жорес Әхмәтовнч Буйнаковский днеташханәгә йөриләр. Фән докторы дәрәҗәсенә күтәрелә алган 'кеше урам чатына утырып ашаса да ярый. Калган фәнни хезмәткәрләр бергә җыелып секторда чәй эчәләр иде. һәркем портфеленнән ашамлыгын чыгарып өстәлгә куя. кәгазьләрен читкәрәк этәреп ташлый, өстәл тартмасыннан фарфор чынаяк ала. Юрганыңа карап аягыңны сузасың, күлнең тирәнлегенә карап чумасын. Кыйммәтле, зур мохер юрган ябынып, искиткеч тирән күлдә яшәүче өлкән фәнни хезмәткәр, иң яшь кандидат Инна Ивановна Ярославцева иде.
Менә бүген дә Мәрьям чәй кайнатып кергән арада Инна өстәленә өеннән алып килгән ашамлыкларны күргәзмәдәге шикелле итеп тезеп
куйган. Балык уылдыгы ягып ясаган бутерброд, семга бутерброды, ветчина бутерброды, кыздырылган тавык боты, бал. ике апельсин, салат, яшел кыяр, помидор, җиләк. Кечкенә генә порцияләр — Инна Ивановна фигурасын саклый. Ярославцеваның чынаягы японныкы, зәңгәр, аждаһа рәсеме төшкән. Чынаякны яктылыкка тотып карасаң, төбендә чибәр кыз күренә. Инна Ивановнаның һәр әйбере иң югары сый- ♦ фатлы, чиксез кыйммәтле күлмәге, итеге, каләме, төймәсе, ире, квартиры, эте, фәнни эш бүлешкәндә эләккән темасы — һәр нәрсәсе. Хәтта ул туалетка да чит илдә эшләнгән кәгазь белән йөри, сумкасына салып өеннән алып килә. Ире бик зур урында. Теләсә кайчан, теләсә кайсы илгә, күпмегә дә командировкага китә ала. Секторда эшләүчеләр арасында иң бәхетле хатын — Инна. Иң бәхетле, иң рәхәт, шат яшәгән кеше. Бары тик кечкенә генә бер күңелсезлек бар аның тормышында — Инна Ивановна үле бала таба... Секторда эшләүчеләр шушы хатынны, ни кадәр тырышсалар да, чын күңелдән кызгана һәм ярата алмыйлар иде. Болай, тыштан алар яраткан булып кыланалар, туктаусыз комплимент яудырып торалар, ләкин нигәдер ихтирамлый алмыйлар.
— Бу ашамлыкларны, Инна Ивановна, ирең эшләгән җирдән китереп торалармы? Ул бит спецпаек алырга тиештер, әйеме? — диде Теодорин секторның иң яшь, иң матур кандидатына. Инна гаҗәп матур итеп елмайды:
— Господи, Борис Израилевич, сез бит чын интеллигент. Интеллигент кеше, чын джентельмен мондый сорау бирергә тиеш түгел.
— Борис Израилевич, нишләп бүген ресторанга бармадыгыз? Принципка хыянәт итү түгелме соң бу? — диде Мәрьям Теодориннын чәй эчеп утырганын күреп.
— Бик эссе, иптәш Рахманкулова. Гаҗәп эссе. Аппетит юк. Сезнең группа чәйдән соң ярты сәгать һава сулап керә. Мин дә сезгә иярергә уйладым
бүген.
— Ял алырга кирәк иде, Борис Израилевич, — диде лаборант Маша. Башкаланың элитасы хәзер Кара диңгез буенда, Адриатиканың данлыклы курортларында.
— Мин беләм Боречканың нигә ялга китмәгәнен, — диде Инна назланып. Назланганда аның матурлыгы бермә-бер арта иде. — Теодорин хатынын санаторийга озатты. Ул югында хәзер үзе ял итә.
— Инна Ивановна, сез һәркемнең гөнаһлы якларын беләсез. Ә менә Мәрьям Гыйлемдаровна, үзе эчкерсез кеше, башкаларны да изгегә санап йөри.
— Сезнең Изге Мәрьям мадоннагыз кичә кич ирен авылга озатты. Бүген ул холостячка, — Ярославцева күкрәкләрен дерелдәтеп көләргә кереште. Ул көлгән чакта ирләрнең касыкларында ут кабынып китә иде.
Өстәлдәге калган ашамлыкларны җыештырып, һава суларга чыга башладылар. Баскычтан төшкәндә Теодорин Мәрьямне куып җитте:
— Инна тыңлап торганда әйтергә кыймадым, Таганка театрына ике билетым бар. Есенинның «Путачевэын куйганнар. Премьера. Сәгать кичке җидедә башлана. Теләсәгез, рәхим итегез.
— Иремнең ялда икәнен ишетеп чакырасыз инде, әйеме’
— Мәрьям Гыйлемдаровна, ай-яй-ян. Белми идем сезнең шикле кеше икәнлегегезне. Чакыруымның сәбәбе шул, сезнең белән карасам, соңыннан рәхәтләнеп фикер алышып булыр. Хатыным санаторийдан кайткач, Рахманкулова белән театрга бардык дип яшермичә әйтә алам мин. Ул сезнең вөҗданлы кеше икәнлегегезне белә, көнләшмәячәк.
— Инна, Борис Израилевич мине театрга чакыра. — диде Мәрьям аларныц артларыннан Ярославцева куып җиткәч, — барыйммы икән?
МИРГАЗИ ЯН ЮНЫС ф ТЛЬУ ҺӘМ ЮГАЛТУ
— Рахманкулова баш тартса, үзем барам. Кайсы театрга, Боречка? — диде Инна Ивановна назланып.
Таганкага. Ничә ел эзәрлекләп, ниһаять, билет эләктергән идем, хатыным ялда чакка туры килде.
— Мине үпкәләтәсегез килсә, Мәрьямне чакырыгыз. Мәрьямгә сез һәр вакыт любезность ясап торасыз. Бу юлы мине алып барырга тиешсез. Баш тартсагыз, дуслык мәнгегә өзелә. — диде Ярославцева. Назлы итеп әйтелсә дә боерык иде бу. Катгый боерык иде. Иң югары сыйфатлы нәрсә аныкы булырга тиеш. Соңгы вакытта Таганка театры иң югары сыйфатлы тамаша санала иде. Моңа Мәрьямнең ачуы кабарып китте. «Комсыз, туймас тамак. — дип уйлады ул. Көче җитсә, кояшны да гел үзе өчен генә яктырттырып торыр иде». Ачуына бире-леп, сизмәстән Мәрьям әйтеп ташлады:
— Спектакль ничәдә бетә икән? — Нәкъ шушы мизгелдә ире искә
төште. «Юк, мин болай гына сорадым», — дип баш тартырга уйлап торганда Теодорин мәсьәләне хәл итеп үк куйды: _
— Курыкмагыз. Мәрьям Гыйлемдаровна, соңга калынмый. Спектакль сәгать тугызлар тирәсендә тәмамлана.
Ярославцеваның бите матур итеп елмая иде, ә маңгай астыннан ике зәңгәр фирәзә лазер уты шикелле Мәрьямгә таба чаткы ата.
— Дөрес, Борис Израилевич, фәрештә хатын белән театрга баруның бер гөнаһы юк. Татар хатыннары ирләренә гаҗәп тугрылыклы булалар алар.
Мәрьямнең йөрәгендә ике ачы тойгы кайный иде: аянычлы җиңү һәм тагын да аянычлырак югалту...
8
Бөгелмә вокзалы бәләкәйләнгән. Бөгелмә кешеләре, элек. Габд- рахман бала чакта, бик тә шәһәрчә иделәр. Хәзер‘алар провинциалларга тартым.
Ике кулына ике чемоданын күтәреп, Рахманкулов вокзал каршындагы мәйданга төшә башлады. Бөгелмәгә кайтучылар аз иде. Алар минут эчендә каядыр саркып беттеләр. Кәримә курчагын кочаклаган килеш әтисенең чалбарына ябышып бара. Әле йокыдан уянып җитмәгән. «Читтән карап торган кешегә тол ир булып күренә торганмындыр инде, — дип уйлап куйды Габдрахман. Авылдашлар төпченәчәкләр Кайчан кайттың? Бәй. үдең генә кайттыңмени?» Бала җитәкләгән ир нигәдер кызганыч күренә. Бигрәк тә кыз бала җитәкләгән ир. Шушы авылга кайтулар тормышның астын-өскә китереп ташлый. Әмма кайту булмаса. яшәүнең кирәге дә бетәр иде. Габдрахман армиягә киткән көннән башлап авылга кайту өмете белән яшәде. Ниндидер көч кайтармый шәһәрдә тота, икенче бер көч авылга суыра. Икесе дә аяусыз, бер-берсе белән килешә алмый торган көчләр.
Вокзал каршында, элекке заманда ат бәйли торган җирдә, машиналар тезелеп тора. Ат заманы булса, Габдрахман Караяр атын шунда ук танып алыр иде. Һәр авылның үзенә хас атлары, арбалары, ат җигү ысулы бар иде. Машиналар бер стандартта. Сахалинда да. Одессада да һәм Караярда да бер төсле машиналар йөри. Машиналарга әһәмият бирмичә, шоферларга гына карап барды. Караяр кешесенә охшашлы шофер юк иде монда. Авылдашын күрү белән танып алырына ышана иде Габдрахман. Ләкин бу юлы Әтәмби егетенең яныннан узып китте. Аны каршыларга килгән шофер үзе дәште:
Габдрахман абый түгелме соң бу? Танымай торам икән. Әйдә, утырыгыз. — шофер Рахманкуловның кулыннан чемоданын алып машинасына урнаштыра башлады. Егетнең чәче кызларныкы шикелле
•озын, джинс чалбар. Менә нигә Габдрахман бу егетнен яныннан узып киткән икән. Бу монда Караярга да барып җитәр дип кем унлаган.
— Акыллым, сез кем малае?
— Мәдинә малае. — диде шофер һәм Рахманкулов аның елмаюыннан күрше егете икәнлеген абайлап алды. «Сугыштан соң барлыкка килде әнисе малайлары. Элек Караярда әти балалары гына бар иде». ♦ — дип уйлады ул.
Мотор кабынды, машина, пошкырып, урыныннан кузгалды. Портларның тәбәнәклеге тагын Габдрахманның эчен ачыттырып алды. «Мәскәү масштабыннан котылырга тырышырга кирәк». — дип уйлап куйды ул. Армиягә киткәнче мондагы йортлар шундый биек иде. Кече Бөгелмәнең үре шул кадәр текә иде. Бөгелмә үзе гаҗәп ерак иде. «K'I к йөзе искиткеч зәңгәр иде. ипи шул кадәр тәмле иде. Ә гармун тавышы? Гармун тавышы кичләрен үзәкләрне өзеп яңгырый иде. Шундый моңлы иде ул чакта тальян гармунның тавышы!» Ә хәзер шәһәр читендәге сыек утлар чагылып кына үттеләр. Кече Бөгелмә үре сизелми дә калды. Ә элек бу шәһәрнең спирт заводына ашлык ташучы атларның җаннарын ала иде бу каһәрле үр. Патшалар һәр яулап алган җиргә спирт заводы салдыра килгән...
Баулы юлыннан читтәрәк, сул якта, тонык утлар күренде. Авыл ның исеме онытылган иде.
— Бу авылның исеме ничек әле?—дип сорады Габдрахман Мә динә малаеннан.
— Бәрәшәү, икенчесе Исәкәү.
Олаудан кайткан ирләрнең шушы авыл янына туктап ат ашат «аннары турында тыңлап утырганда «Исәкәү» һәм «Бәрәшәү» роман тикалы күңелгә «Рио-де-Җанейро», «Лас-Пальмас» булып яңгырый иде. Иван Грозный заманында барлыкка килгәннәр бу авыллар...
Чуваш Наратлысы уңда калды. Газик Никкүчтем үренә күтәрелә башлады. Калкулыкка менеп җиткәч. Ык үзәне ачылачак. Габдрах- манның йөрәге рәхәт булып әрни, ачыта иде шушы таныш, газиз калкулыкларга караганда. Нәрсә соң бу туган авылга кайту? Туган авылга кайту — ләззәтле газап, газаплы ләззәт, утлы моң. Катарсис бу. Ә катарсис сүзенең татарчасы да. русчасы да юк. Якынча пакьләнү дип тәрҗемә итәргә була, ләкин тулы мәгънәсен бары тик шушы грек сүзе генә ача ала. Туган авылга кайту—шәһитләрнең гашүрә бәйрәме. Туган авылга кайту булмаса. тыныч яшәп булыр иде. Яшәп булыр иде. әмма үзеңнең кеше затыннан икәнлегеңне белмәс идең. Дөнья гизүләр, эш алыштырулар, сагынулар, җирсенүләр, динамит шикелле кабынып киткән гаугалар шушы авылга кайту белән бәйләнгән. Бер якта яшәү, икенче якта — авыл, шул ике нәрсә Габдрахманның йөрәге аша бергә тоташкан.
Уң якта шомлы төнге урман. Промысел насослары — сәмруг кошына охшашлы тимер җәнлекләр җирнең маен суыралар. Нәрсә соң бу туган авылга кайту? Үзәктән ераклашкан саен тәкъдирнең рәхимсез көчен тою ул.
Акбуаның утлары шәм тотып яуга баручы гаскәр шикелле машина яныннан йөгереп уздылар. Иске Баулы утлары үтеп китте колхоз газигы яныннан. Нефть көчле чакта салынган монтаж участоклары, бараклар сырпаеп калды сул якта.
Киртә белән урап алынган түбән оч зираты. Сәрбн агачлары, моңсу каеннар астында, кызыл балчыкка җиткереп казылган тар ләхетләрдә Караярның ничәмә буын тарихка кермәгән кешеләре. Поклый- лар.
Ниһаять. Үртәмән үре —авыл үзәге. Караярның кыл уртасы. Кибет—авылның бердәнбер таш бинасы. Клуб, авыл советы. Машина үр төшә. Инеш күпере тәпән тавышы чыгарып дөпелдәп калды. Нер-
; «К У. м 7
МИ РГАЭИ Я Н ЮНЫС ф ТАБУ ҺӘМ ЮГАЛТУ
97
валар скрипка көйләгәндә тартылган кыл шикелле зыңлап, сыкрый лар...
Машина өянке астына килеп туктады.
— И-н-и, улым! Бәбкәм! —Тире һәм сөяк, картаюдан куллар кп беп беткән. Бишектән бирле таныш бармаклар... йөрәктә ләззәтле yi дөрли. Күзләрдә—яшь.
«И-и-н. раббым! Бу бит минем малаем түгел... Өлкән бер ир. Ми нем Габдрахманымның битенә төк тә чыкмаган иде әле. Ә үзе минем улым, тавышы да шуныкы, елмаюы да. Нәкъ әтисенең елмаюы...»
— Ә килен кая? Килен кайтмадымени?
— Ял бирмәделәр,—диде Габдрахман авызыннан чыккан ялган,
ның исен тоеп. •
— Бусы кем? Менә кем кайткан икә-ә-ән.— карчык машинадан төшеп килгән Кәримәне күтәреп алды: — И-н-и, бәбкәм!
Кәримә әбисеннән ычкынып әтисенә сырышты.
— Әти. нәрсә сөйли ул? Мин аны аңламыйм.
— Кызым, әбиең ул. татарча сөйләшә. Зур үскәнсең, ди. Бәбкәм, ди. Яратам, ди.
— Нигә ул безнеңчә сөйләшми? Безнеңчә сөйләшсеи. Мин аннан куркам.
— Бәрәкәт! Татарча үрәтмәдегезмени? И ходаем, ничек сүләшер- без икән инде?
— Кайгырма, үзем тәрҗемә итәрмен, — диде Габдрахман әнисен юатырга тырышып. Бумажнигын ачып, шоферга акча сузды.
— Кит аннан, кит. Нишләп кунак кешедән акча аласың ди,— Мәдинә малаеның хәтере калды. Ул машинасын фырылдатып урыныннан кузгатты.
Ниндидер киеренкелек сизеп өйгә керделәр.
9
Мәрьям Теодоринның машинасына утырмады. Үгетләп тә карады Борис Израилевич, тәнкыйтьләп тә. Файдасы тимәде. Мәрьям кырт кисте:
— Ирләр янына утырып йөрергә тартынам мин.
Теодоринның күңелендә үкенү туа башлаган иде. «Иннадан баш тартырга кирәк булмаган, ахры?» Гомумән. Таганка театрына ул теләгән кешесен чакыра ала иде. Соңгы вакытта башкала интеллигентлары Таганка театры дип акылдан шашалар иде. Әллә мода, әллә, чыннан да, шедевр күрсәтәләр? «Театрдан соң күз күрер. Ул да бит бары тик хатын кеше генә». Ә хатын-кыз белән эш итүдә Теодорин фән докторы гына түгел, академик иде. «Аларның күбесе башта менә шушылай кылана. Бәяләрен күтәрү өчен кыланалар», — дип уйлады Теодорин һәм тынычланып, ялгызы үзәккә таба юл тотты. Мәрьям белән театр янында очрашырга булдылар.
Мәрьям метродан төште. Монда да эссе һәм бөркү иде. Таш корылмалар. урам асфальты кояшка ут кебек кыза да кичләрен көндез җыйган эсселекне кире кайтара. Бәлки Теодоринның машинасына утырып барса да берни булмас иде. Машинада болай тынчу булмый бит. Бәлки чит ир янына ялгыз утырып бару тынчу метрода кысылып интегүдән дә~ кыендыр? Хәзерге заман хатыннары гадәти санаган күп нәрсәне кабул итә алмый иде Мәрьям. Ана сөте белән кергәндер инде. Иптәшләре аның искечә гадәтләреннән көләләр иде. Кайберәүләр. киресенчә, ихтирамлый иде.
Таганка станциясенең перронында бер төркем яшь кыз муеннарына каты кәгазьдән ясалган камыт аскан. Кәгазьгә эре хәрефләр бе-
ган иде. «
— Менә монда, — Теодорин Коммунистическая урамы ягына та- =
ба ымлап күрсәтте. — «Кама» исемле ресторан бар. Әллә тамак ял-< ran, авыз чылатып чыгабызмы? £
— Рәхмәт, минем ашыйсым килми, — диде Мәрьям. — Миңа шул s кадәр уңайсыз. Урлашырга барган кеше шикелле сизәм үземне.
— Господи. Мәрьям Гыйлемдаровна. Биш ел бергә эшлибез. Бер гаилә бит. Безгә күптән аралашырга, бер-беребезгә парлап кунакка йөрергә кирәк иде. Вакыт таба алмыйбыз. Эш тә эш, эш тә эш. ә гомер үтә, — үзе уйлады: «Юк, бу хатынны чакырмаска кирәк иде. Та- ганкага алып барам дисәм. Жаклин Кеннеди да баш тартмас иде. Үкенүнең бер файдасы юк. Киресенчә, үкенү — ялгыш өстенә ялгышлык». Ә үзе Мәрьямгә сөйләргә тотынды:
— Безнең яшәү баштанаяк конформизма бәйле. Нәрсә теләгәнебезне белмибез, белсәк тә үти алмыйбыз. Башкалар нәрсә теләсә, шуны телибез. Шулай, башкаларга карап, гавам ихтыяҗына яши торгач, шәхеслегебезне тәмам югалтып бетерәбез.
Шушы турыда сөйләшеп фойэга керделәр һәм залга үттеләр. Бераздан спектакль башланды.
Декорация дә, пәрдә дә юк иде бу театрда. Шәп-шәрә сәхнә. Уртада ит чаба торган зур түмәр Түмәр яныннан залга таба сөзәкләп җәйгән такта. Тамашачылар тын да алмыйча, шушы түмәргә карап утыралар. Тамашачы искиткеч зур. хәйран калырлык хикмәт көтә. Көтмәс иде. билетны шундый зур авырлык белән тапты. Өстәвенә, театр каршында керергә өметләнеп торган меңләгән гавамны күрде. Гадәти спектакльгә бу кадәр ашкынып ташланмаслар иде.
Ут сүнде. Залны тылсымлы караңгылык чорнады. Нәкъ шушы мизгелдә ике яктан ике прожектор уты сәхнәдәге түмәрне тотып алдылар. Балалайканың бер кылы стаккатода «Иван кода, ишеттеңме, халык нәрсә сөйли?» — дигән борынгы көйне көйли. Балалайка тавышы турыдан-туры тамашачыларның нервыларына бәрелеп тора. Тузган киндер ыштан гына кигән шәрә мужик сәхнәгә атылып килеп чыкты да баш кисә торган зур балтаны түмәргә чапты. Сәхнәнең икенче ягыннан чыккан мужик та балтасын түмәргә каптырып юк булды. Сөзәкләп куйган тактадан тамашачыларга таба кисек башлар тәгәрәп төшә башладылар. Халык телсез калып, тораташ булып катты. Нәрсә бу? Балалайка тоткан нке дивана сәхнәгә чыгып частушка әйтергә керештеләр: «Иван кода, ишеттеңме?..»
лән «Артык билетыгыз юкмы?» дип язылып куелган. Чибәрләр, яшьләр, модалы киенгәннәр. Студентлар булса кирәк. Нинди хәл бу? Яшьләр теләгән нәрсәләрен, кыенлыкларга әһәмият бирмичә, барыбер табалар. Яшь кызлар арасында тәмәке тарту, ресторанга йөрү гадә- ти санала башлады. Нинди кыйммәтле киемнәр кияләр унжиде-унси- гез яшьлек кызлар. Хәйран калырлык хәл бу. Театрга керәселәре килә икән, бернинди авырлык алдында да туктап тормыйлар алар. Данлыклы театр дип акылдан язарга ярыймы икән соң? Яшьләр генә түгел, Мәрьямнең яшьтәшләре арасында да шундый кешеләр бар. Мәсәлән, Инна Ярославцева. Кирәк нәрсәсен кулга төшерү өчен вөж- даи дип тә, әхлак дип тә тормый. Таба. Муллык, кыйммәтлелек беЛән ләззәтләнеп яши. Әз генә булса да әдәп сакларга кирәк иде. «Ә үзең саклыйсыңмы соң? Ирең, синең күңелеңне к\реп, бала карау мәшәкатен үз өстенә алды. Ә син? Әллә кайтып китәргә инде?» — дип уйлап алды Мәрьям метродай чыккач.
Теодорин аны метро ишеге янында көтеп тора иде. Өстен дә алыштырып өлгергән. Замша курткасын салып, кичке костюм кигән. Галстук урынына «күбәләк» таккан. «Артык билет юкмы?» — дип өстенә ташланырга торган театраллар гаскәре Таганка театрын урап ал
га
Тамашачы режиссер кулында иде. Залда утыручыларны хәзер нәрсәгә дә ышандырып була. Сәер, аңлап булмаслык символика тамашачыны гипнозлады.
Артистлар ялан аяк. күлмәксез, алама киндер ыштан киеп кенә сәхнәгә чыгалар иде. Монологларын каргыш шикелле итеп көчле пафос белән кычкыралар. Монолог сөйләгәндә тәннәреннән шарлап тир ага. •
Мәрьямнең хәтерендә ике эпизод гажәп ачык сурәтләнеп калды. Әби патшаның идарә итеп утыруы һәм Пугачевны бәйләп патша гаскәрләренә тапшырган чак.
Власть өчен җанын. иманын бирергә әзер булган, кырыктан узган хатын. Аны куштаннар чорнап алган. Власть комсызлыгы куштанлык тудыра. Бу ике сыйфат үзара шул кадәр бәйле икән, кайда буйсындыру. кайда куштанлык икәнен аерып та булмый. Икейөзлелек идарә итүчедә, икейөзлелек тәхеткә тугрылыклы булырга тырышып куштанланучыларда. Әби патша халкына бәхетле, мул тормыш биргән булып күз буйый, аның тирәсендәгеләр тырышкан булып кылана. Әби патшаның идарә итүен күрсәткән эпизодта властьның икейөзлелек, куштанлык, ялган тудыруы турындагы хакыйкатьне ачып салдылар.
Бергә азатлык өчен көрәшкән кешеләр Пугачевны тотып патша кулына тапшыру турында киңәшмә алып баралар. «Ул безне гаиләбездән аерды». — дип кычкыра берәү үзенең сатлык җан булуын яшерер өчен. «Азатлык бирәм дигән булып, ул безне ирекле тормыштан аерды. Минем буаз сыерым, ярты дисәтинә җирем бар иде. Ул мине җиремнән, сыерымнан аерды». — дип күкрәгенә суга-суга кычкыра икенчесе. «Минем йортым, тәрәзә каршында үскән тирәгем бар иде. Ул мине йортымнан, тирәгемнән мәхрүм калдырды», — дип кычкыра өченчесе. Әле кичә генә азатлык өчен көрәшкән сугышчылар юлбашчыларын бәйләп патша генералына тапшырырга алып баралар...
Тамашачылар ике сәгать сәхнәдә барган вөҗдан белән вөҗдансызлык, иман белән имансызлык көрәшен карап утырдылар.
10
Элек бу түшәм шул кадәр биек иде. Бүлмә киң, иркен иде. Түшәм тәбәнәкләнгән. Бүлмә тар. кысынкы хәзер.
Фәрпха карчык улы кайтуына өйне бизәп куйган. Яна чаршавын корган, өй әйләнәсенә кашагалар, тәрәзә арасына кызыл башлы сөлгеләр элгән. Җиһазлар, язмышларына зарланмыйча, тыйнак кына эленеп торалар. Габдрахманның ничә мәртәбә җиһазларны яңартыйк дип әйткәне булды. Ничә тапкыр карчыкны шәһәргә күчәргә үгетләп карады. Юк. гомер буе башын да күтәрмичә эшләп йөргән карчык соңгы сулышына кадәр шушылар арасында булачак. Җиһазларын да яңартмаячак. Җитенен үзе үстергән ул, җебен үзе эрләгән, киндерен үзе суккан. Кул көче генә түгел, яшьлек дәрте, кыз чакның бәхете, шатлыгы, өметләре кереп калган бу әйберләргә. Герман сугышы, ре-волюция. гражданнар сугышы, колхозлашу, ватан сугышы — менә нинди чорларда булып үткән вакыйгаларның шаһиты бу чаршау, сөлгеләр, кашагалар. Бу өйдә тулып бала үскән, ашаганда өстәл янына сигез кеше җыелып утырган чакларны хәтерли торганнардыр әле шушы җиһазлар.
Габдрахманның әтисе салган йорт, ул юнган бүрәнәләр. Алар йөз төрле тарих, йөз мең хатирә саклыйлар. Менә нигә картайган көнендә карчык кышкы бураннарда чишмәдән су ташып, утын кисеп, мич ягып, интегеп яши. Какшап беткән иске агач карават та, чалыш аяк-
лы өстәл дә, тәрәзә төбендә елап утырган тамчы гөл дә карчыкның тормыш юлдашы. Шушы аксак өстәлгә карау белән ире Бакирның утынлыкта юнышып азапланганын күз алдына китерә торгандыр әле мескен карчык. Юк, бер генә әйберен дә чыгарып ташлый алмын ул. Бу йорттагы җиһазлар күптән әйберлекләрен югалтып тарихка, му- ♦ зей экспонатына әйләнгәннәр инде. Фариха карчык музейда яши... «Нишлисең, нишлисең, нишлисең бит...» — дип өзгәләнде Габдрах- ман шушы әйберләргә карап. Тамак төбендәге утлы төерне йотып булмый — сулыш алырга комачаулый.
Ят, сәер җиһазлар Кәримәгә шом салдылар. Ул сагаеп кына матчага беркеткән кашагага карап тора иде:
— Әти, әнә теге чүпрәкне нигә түшәмгә элгәннәр?
— Чүпрәк түгел ул, кызым, кашага.
— Кашага нәрсә соң ул?
Чыннан да, нәрсә соң ул кашага? Кем уйлап тапкан аны? Нинди тормыш тудырган искиткеч матур итеп чиккән тукыманы? Меңләгән, йөз меңләгән рус сүзе арасында шушы яшел яфраклы сары чәчәкләр төшкән киндер кисәгенең нәрсә икәнлеген аңлатырлык сүз юк иде. Ә Кәримә татарча белми — менә кайда ул аптыраш... Шушы тукымага әбиеңнең матурлыкка омтылуы, тырышлыгы, таланты кергән дип әйтергәме әллә? Абстракт сүзләр. Бала яшь әле, аңлый алмас.
— Кашага — чигүле тукыма. Кыз чагында әбиең үзе чиккән. — диде Габдрахман ахыр чиктә.
— Әби кеше дә яшь кыз була аламыни?
— Әйе, кызым.
— Кашаганы магазиннан сатып алырга әбиемнең акчасы бхлма- ганмени?
Тагын психологик киртә. Талантың, сәләтең, зәвыгың кергән нәрсәнең магазин әйбереннән кыйммәтрәк торганын балага барыбер аңлатып булмас.
— Нәрсә сорый ул? Әллә бәбкәмнең ашыйсы киләме? — диде Фә- риха карчык тынычсызланып.
— Кашагаларны карый. Аның мондый әйберләрне күргәне юк иде әле.
— И ходаем, аларның карар җире калмады инде. Таушалып беттеләр,—диде карчык борчыла төшеп.
Кәримә әтисенең колагына нәрсәдер әйтте. Әтисе аңа ишек ачты.
— Фонарь алыгыз. Кирәк булса дип өйалдына яндырып куйдым. Төз лапас астыннан үткәндә башыңны бәрә күрмә, улым. Каралтылар басылды. Башымны иеп кенә йөрим.
— Әти, бу утны шешә эченә ничек тыгып куйганнар? — диде Кәримә, керосин фонарена күрсәтеп. Фонарьның куыгын, чыннан да. шешәдән ясаганнар иде. Габдрахманның әле дә хәтерендә. Киселәсе урынны керосинга манган җеп белән урап, шуңа ут төртеп, кызгач, салкын суга тыгып, шешә кискәннәре. Шушы фонарьны тотып Бакир агай төн урталарында малларга печән салып керә иде. Сыерның җилене тулгач, төненә өч-дүрт мәртәбә чыгыла иде. Шушы фонарьны ясаганда Габдрахманга алты-җиде яшь булгандыр. Әтисенең төнге юлдашы һаман исән, ә Бакир агай гүрдә. Берничә елдан Габдрахман әтисеннән өлкәнрәк булачак. Мәрхүм үзен саклый белмәде инде. Ике сугыш, окопта туңып, ревматизм эләктерү һәм колхоз подвалына дезинфекция ясаганда агуланып, үпкәсен яндыру. Намуслы кешегә яшәү катлаулырак шул.
— Аның эчендә баба-яга юкмы? Мин куркам, — Кәримә әтисенә сырышты.
МИРГАЭИЯН ЮНЫС ф ТАБУ ҺӘМ ЮГАЛТУ
«Ә әнкәй ничек өлгерә? Түземлеге ничек җитә? Җитмештән дә узды бит инде. Алтмыш ел бер генә көн дә камыт салып ял иткәне юк. Ул эрләгән җепләрне экваторга сузсаң, җир шарын ничә мәртәбә урап чыгар иде икән? Алтмыш ел бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр. Зарлана белү юк. «Ирләр эшеме бу, хатыннарныкымы?» — дип ачыклап тору булмаган алар заманында. Кем нәрсә эшләргә тиеш икәнлеге ерак бабалар заманыннан ук ачыкланып калган булган.
Габдрахман белән Мәрьямнең бу ирләр эшеме, хатыннарныкымы дип баш ватуга күп көчләре китә. «Заманында ачык булган нәрсәнең серен нишләп югалттык икән без,— дип уйлады Габдрахман.— Күп эшне машина эшли. Ял озайды. Хатын белән кара-каршы утырып сөйләшергә вакыт табып булмый».
Шушы абзар-кураны, каралтыларны Бакир агай үзе салган. Каян тапкан ул вакыт. Җәен — кыр эше, кышын — мал карау, утын кисү. Габдрахманның бар нәрсәсе сатып алынган. Мебель —финныкы, суыткыч Чехословакиянеке. Хәтта бит сөртә торган сөлгеләренә кадәр магазиннан алынган. Үз кулы белән ясаган бер нәрсәсе юк аның квартирында. Күп җиһазлар кирәклектән түгел, башка кешеләрдә шундый җиһазһар булганлыктан, алардан кпм булмаска теләп кенә алынган. Бәлки шуңа күрә, әйбергә ихтирам юктыр? Ә менә әтисенең үзе ясаган фонаре — юлдаш, ярдәмче. Сатып алган әйбернең җаны булмый шул.
Кәримә «алачык»тан атылып килеп чыкты:
— Әти, монда бүре бармы?
— Юк. кызым, юк. 1Ок хәзер бүреләр. Аларны кырып бетерделәр инде.
— Ә мин бүре тавышы ишеттем. Үкерә: у-у-у-у,— ди.
Фәриха карчык мичтән яна чыгарган ит бәлешен кисеп азаплана иде. Өй эченә тәмле ит исе таралган. Җиз самавар бала чактан таныш моңлы көйне сызгырып утыра. «Табын тирәсендәге татулык». «Гаилә иминлеге көе». — дип уйлады Габдрахман. Нервыларны тынычландыра торган көй.
— Бу кайчан алынган самавар?
— Бирнәгә дип әткәй Мәкәрҗәдән апкайткан ие. Самаур картларда fbiHa калды инде. Яшьләр чәй эчмәмдер, — карчык Кәримәнең аркасыннан сөеп алды. — Инәкәң чирләп китмәгәндер бит, бәбкәм?
Бала күтәрелеп карады да әбисеннән читкәрәк шуышып утырды.
— Таза ул. Пыр туздырып эшләп йөри, — диде Габдрахман.
— Замана хатыннары кулларына шырпы кадалса да больниска йөгерәләр. Иркә яшәй башладылар. Синең сабакташың Оркыяны бүләкләп путүфкә биргәннәрне, бер көтү баласын иренә ташлап Кырымга китте барды. Кырым суының Ык суыннан ни аермасы бардыр инде? Безгә андый иркенлек тәтемәде шул. Ир күңелен күреп гомеребез үтте.
Габдрахман Мәрьям турында уйлый иде. Ул. «Исән булсак, киләсе елга бергәләп кайтырбыз инде», — дип әйткән иде.
Мәрьямнең кайтмый калуына Фәриха карчык та чын күңелдән, сабыйларча рәнҗи иде. Авылдашларының килене белән ачуланышкандыр дип уйлавыннан курка иде ул. «Минем кимсенәсемме белмәде микәнни. Миңа хурлык бит инде бу. Авыл кешесен санга санамавы шушыдыр инде. Борын чөя торгандыр. Әллә иренә ихтирамы сүнә башладымы икән? Картлык бит. и раббым! Аның бәхиллеген алмаеи- чы үлеп китсәң нишләрсең? Алла сакласын!»
Карчык улын да кызгана иде. «Ялгыз башы тырпаеп ничек кеше күзенә күренеп йөрер инде мескенкәем? Нәрсә уйламаслар. Аеры
лышкан дип тә уйлаулары бар, алла сакласын. Ирләр сабыйлар шикелле бит алар. Ничек инде ир кеше бер үзе яши алсын. Ичмасам, шуны аңларга кирәк ие. йа раббым, мәрхәмәтеңнән ташлама!» — дип. ут йотып утырды Фәриха карчык ялгыз кайткан малаена карап.
— Кая ятасың, өйдәме, келәттәме? — дип сорады ул,— Армиягә киткәнче келәтне ярата иең бит. Мин сина шунда җәйгән нем.
— Инде ике тәүлек йокы күргән юк, — диде Габдрахман әнисенең келәткә урын җәюенә шатланып. Үзе уйлады келәт ярата идең дип әйтүе «келәт» серен белгәнлектәнме икән? Ул чакта әни сизенгән идеме икән?
Кунакларын келәткә алып кергәч, җәйгән урынын ятарга уңайлы итеп йомшартты да балалар караватына күрсәтеп, сөйләп китте
— Интернаттан сорап алдым. Интернат директоры синең сабакташың Фатима бит. Машина белән китертеп кунды. Габдрахманның кызына дигәч, бөтерелеп йөрде, балакаем. Бер бөртек картаймый үзе. һаман матур, яшь киленнәр шикелле. Мескен, иреннән генә уңмады. Эчә. Эчкәч холыксызлана. Кан чакта яныма килеп хәлемне белеп китә.
«Келәт серен белә икән бу»,— дип уйлады Габдрахман. Аңа үкенечле һәм ямансу булып китте. Кем белгән бит? Әгәр ул дуамаллык эшләп, Фатиманы ташламаган булса, язмыш башка төрле булыр иде. Бәлки ул очракта авылдан мәхрүм булып та яшәмәс иде ул. Кем белгән бит...
Әнисе чыгып киткәч, Габдрахман ишеккә терәү салды. Кәримәне чишендерде, үпте, урынына яткырып, утны сүндерде.
— Әти, чормага елан асканнар. Кыймылдый.
— Курыкма, кызым. Елан түгел ул. Әбиең дару үләннәре җыйган.
— Әти, тәнемне әллә нәрсә тешләде. Әби безне монда кандаладан талатырга керттеме?
— Кем әйтте сиңа келәткә кандаладан талатырга кертәләр дип?
— Әнием әйтте.
— Ул әйтмәс. Ялгыш аңлагансыңдыр. Син фантазерка. Үзең уйлап чыгаргансыңдыр әле?
— Әнием мескен. Без булмагач нишләр инде ул?
Баланы бик озак юатырга туры килде.
Кәримә йоклап киткәч тә Габдрахман семья тормышының катлау- лылыгы, ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләрнең гаҗәп нечкә булуы турында бик озак уйлап ятты.
11
Мәрьям театр янында тамашачыларның таралганын карап тора иде. Театрдан чыккан кешегә дөнья алышынган шикелле күренә. Хисләреңне тетрәткән спектакльдән соң күп нәрсәгә озак төшенеп булмый. Әйбәт пьеса сине яңадан тудырып чыгара. «Теодорин нигә минем тирәдә бөтерелеп йөри икән? Яз көне ата үрдәк шулай кылана»,— дип уйлады Мәрьям. Аның Теодоринга, бигрәк тә үзенә, ачуы килә башлады.
— Төнлә автобус сирәк йөри. Ә төн караңгы, айсыз. Хатын кызга төннәрен ялгыз йөрергә ярамый. Исерек кеше, хулиган очравы бар. Мин сезне машина белән илтеп куям.
Мәрьям әллә нинди дәлилләр китереп карады. Колак та салмый. Менә култыклый ук башлады.
— Юк. юк, җибәрмим. Мин җаваплы. Төнлә әллә нәрсә очравы бар. Җибәрмим.
М И Р 1 А 3 И я Н ЮНЫС ф ТАЬУ ҺӘМ ЮГАЛТУ
Мәрьямиен түземе бетте. Түзәр хәл калмагач, әйтте:
— Гафу итегез, Борис Израилевич. Минем беркемне дә күрәсем килми. Хәтта сезне дә. Гарык мин тигәнәк шикелле ябышып торган ирләрдән. Гафу итегез, ялгыз каласым килә.
— Рәхим итегез, рәхим итегез, Мәрьям Гыйлемдаровна. Рәхим итегез. Мин сезнең өчен генә. Сезнең өчен генә тырышам.
— Сау булыгыз, Борис Израилевич. Хәерле төн. — Мәрьям Таганка мәйданы аша йөгерә-атлый автобус тукталышына юнәлде. Артына борылып карарга курка иде ул. Борылып караса, Теодорин тагын тагылыр дип курка иде. «Тупас, дорфа, үзен әдәпсез тоткан ирләр мондый интеллигент сагыздан мең артык. Дикъкатеңне, зиһенеңне, теләкләреңне чорнап ала да җилем шикелле синең һәр күзәнәгеңә саркып керә башлый. Противно!» — дип уйлый иде Мәрьям тукталышта автобус көтеп торганда.— Иреңә хыянәт итү чит кеше белән түшәктә яту гына түгел бит ул. Хыянәт чит ирнең сыйлыйм дигән булып биргән конфетын алудан башлана. Валлаһи шулай. Тән белән генә түгел, күңел белән дә хыянәт итеп була. Хыянәтнең зуры, кечкенәсе юк».
Мәрьям киткәч, машинасына утырмыйча Теодорин бик озак театр янында басып торды. «Әгәр театрдан чыгу белән җибәргән булсам бу кәнтәйне, — дип уйлады ул,—утыртып алып кайтыр кеше таба идем мин». Әйе, дип уйлый Теодорин, кем дә кире какмас иде. Чыннан да, моңа кадәр кире кагучы булмады. Кемне теләсә, шуны тотты Борис Израилевич — фән кандидаты, сәнгать нечкәлекләрен иң оста белүче, ел саен диярлек китап чыгарып торган чын галим. Кәефе бик нык кырылган иде аның. Театрдан соң кирәк булыр дип бер шешә шампанский, бер шешә коньяк алып куйды. Инде театрда утырганда ук ул хыялында Мәрьямнең йокы бүлмәсен күрә иде. Аның Мәрьям белән кызыксынуы «татар хатыннары нинди була икән?» дигән фикердән башланды. Ул хәзер юанырга тырыша иде. «Аларның шушындый примитив икәнлекләрен алдан белергә тиеш идем мин. Овчинка выделки не стоит. Бетте, тынычлан, иптәш Теодорин. Бүген ял ит. Иртәгәсе көн синеке. Кемне теләсәң шул синеке булачак». Аның исенә Инна Ярославцева килеп төште. Инночка — иң югары дәрәҗәле интеллигент хатын. Ярый, бетте-китте. Бу мәсьәләгә әйләнеп кайту юк. Иртәгә Иннаны ресторанга чакырам. Зур бәхеткә ирешүгә санап кабул итәчәк.
Теодоринның хәтере калган иде. Өстәвенә машинасы кабынмый торды. Тынычланыр өчен коньяк шешәсен ачып, бер мәртәбә йотты. Затлы эчемлек аның авызын, тамагын рәхәт итеп яндырып ашказа- нына төшеп китте. «Яшәү гаҗәп күңелле яши белгән кешегә. Күпләр яши белми. Нәрсә теләгәннәрен аңламыйлар, чокыналар, һавадагы торнага карап, кулларындагы чыпчыкны очыралар. Мин чыпчык тотып яшим, әмма чыпчыкның тутый коштан да матурын, аннан да кыйммәтлерәген сайлыйм. Яшәү философиясенең иң дөресе шушы кагыйдәдә».
Ульяновский урамы белән барып, Садовое кольцога чыкканда Теодорин тәмам тынычланып беткән иде. Мотор эшләгәне ишетелми дә. Машина эчендә иркен, рәхәт, җиләс. Көчле машина анын һәр теләген эшкә ашырырга тора. Акча җитәрлек. Кирәк булса, тагын таба аны Теодорин. Ир кешенең башы эшләргә тиеш һәм ир кеше үзенең нәрсә теләгәнен белергә тиеш. Ә фән кандидаты Теодоринда рациональ акыл бар инде ул! Яшәү шундый рәхәт бу дөньяда. «Теге» дөньяда да Борис Израилевич, унҗиде дәреслекнең авторы, жир тетрәтеп яши беләчәк. Хәтта докторлык дәрәҗәсенә дә төкерә ул. Диссертация белән азапланырга аның вакыты юк. Яшәп калырга кирәк.
12
Җир тетри иде. Келәт идәне дер селкенә. Кәримә атылып караватыннан төште дә әтисенең куенына чумды.
— Әти, сугышмы бу?
— Юк,.кызым, трактор. Урамнан трактор уза. *
— Ул безне таптап китмәсме соң. Әнә, һаман якынлаша, — са- £
бый дер калтырый иде. $
— Юк, таптый алмас. Тракторны кеше йөртә бит. Кеше кешене бер <5
вакытта да таптап китми. Тракторның тавышы ерагая башлады. Ул ? узып китте инде. 2
— Поездда чакта авылда йокыдан әтәч кычкырып уята дип ялганладың. Кая синең әтәчең? <
— Әтәч бик иртә кычкыра, кызым. Без ишетми калганбыз. — Ки- . нәт,
бернинди бәйләнешсез рәвештә әтисеннән калган дәфтәр Габд- рахманның исенә килеп төште. Калын күн тышлы дәфтәргә Бакир Рахманкулов гражданнар сугышы чорыннан алып фикерләрен, башыннан үткән вакыйгаларны язып барган иде. Үләр алдыннан дәфтәр тышына латинча «Улым Габдрахманга» дип язып калдырган. Гарәп хәрефләре белән язылганга күрә Габдрахман кулъязманы укый алмады. Чит кешегә күрсәтергә куркыныч иде. «Бәлки анда чит кеше белмәскә тиешле гаилә серләре бардыр». — дип уйлады Рахманкулов. «Дәфтәрне хәзер үк әнидән сорап алып, чемоданга салып куярга кирәк», — дип уйлады Габдрахман.
Трактор тавышы китеп югалгач, янәшә абзарда тавык кытаклый башлады.
— Әти, ишетәсеңме, әтәч кычкыра, — диде Кәримә шатланып.
— Әтәч түгел, тавык.
— Ник кычкыра ул? Әллә берәр жире авыртамы?
— Авыртмый. Тавык йомырка сала.
— Нигә мыштым гына салмый? Мәче ишетсә, йомыркасын ашап та китәр әле. Юләр тавык, кычкырма, ишетәсеңме?
— Йомырка салганын кешеләргә белгертергә тели ул. Ишеткәч, әбиең тавык астыннан йомырканы алыр да сиңа пешереп бирер.
Әкрен генә ишек шакыдылар. Габдрахман урыннан күтәрелеп, ишекнең терәвен алды.
— Сөйләшеп ятканыгызны ишетеп кердем, — диде Фәриха карчык.
— Трактор уятты. Туйганчы йокларга иде исәп.
— Келәт яныннан үтеп йөриләр шул. Читтәнрәк йөрегез дип әйткәләгән нем, тыңламыйлар. Тракторыбыз коймак исенә ымсынып сезгә таба борыла дип шаярталар, тәүфыйклары арткыры. Яз көне сабаннарына эләктереп келәтемне аударып китә яздылар.
— Әби сиңа тавык турында сөйлимени? — дип сорады Кәримә, әбисе сөйләгәннәрен тыңлап торганнан соң.
— Юк, кызым, трактор турында. Әбиеңнең келәтен без генә түгел, трактор да ярата икән.
— Улым, мин мунча якканием, чәйгә хәтле кереп чыгасызмы?
— Кызым, әбиең мунча яккан. Кереп юынабызмы?
— Әнием миңа мунча кермәскә кушты. Анда заразалы чир була диде.
Фариха карчык тынгысызланды;
— Бармаем ди түгелме соң? Юлдан соң аны әйбәтләп юындырырга кирәк ие бит.
— Мунча яратмый ул. Әнисенең дә, Кәримәнең дә мунча кергәннәре юк. Алар ваннада юыналар.
МИРГАЗИЯН ЮНЫС
— Үзеиә охшаган икән. Бәләкәй чакта син дә мунча яратмый иең. Баланы үзем юындырып чыгарырмын инде. Киленнең шикләнерен белеп, ләүкәләрне, утыргычларны селтеләп юдым.
— Үзем генә керермен инде. Баланы инештә юындырырмын,—диде Габдрахман.— Ул әле авыл тормышына күнекмәгән. Күнеккәч, мунча да керер. Кире шәһәргә кайтасы да килмәс әле бераз яшәгәннән соң.
— Инеш саекты шул. Хәзер анда су керерлек түгел. Кызымны таска утыртып кына юындырып алырмын инде.
Сөлге, алмаш күлмәк алып, Габдрахман мунчага китте. Мунча каршында тәккәббер кыяфәтле ак әтәч тирес актара иде. Әтәч үзен шул кадәр горур тота. Әйтерсең тавыкларның тәкъдире аның кулында. Мескен тавыклар язмышларына риза булып, әтәчнең «көт-көт-көт» дип җим чүпләргә чакыруын сабыр гына көтәләр. Габдрахман тагын Мәрьямне исенә төшерде. «Бергәләп кайтырга кирәк иде,— дип ачынып куйды ул,— һава саф. тыныч. Иркен. Безнең кайтуга әни карчык сабыйларча шатлана. Шәһәрдәге тынгысыз тормыштан, андагы һава җитмәүдән соң монда рәхәтләнеп ял итәргә була иде. Мәрьям диңгез буена барырга тырышачак. Гаеп Габдрахманның үзендә. Инде ничә ел Мәрьямнең диңгез буена барасы килә. Ә ул ир башы белән путевка таба алмый, һәр елны путевка алып ял иткән кешеләр бар. Ә Габдрахманның кем беләкдер файда өчен генә танышуны, матди кирәклек өчен генә дуслашуны вөҗданы кабул итми. Дөньядагы иң кыйммәт нәрсәне — дуслыкны вак-төяк тормыш кирәклегенә сарыф ит инде. Зур җинаять булырлык эш ич бу. Кешенең рухын агулый, имансыз- ландыра торган гадәт.
Каен яфрагы, мәтрүшкә исе аңкып торган мунчада Габдрахман .■кренләп тынычлана башлады. Тәннән бәреп тир чыга. Тиргә ияреп ару. алҗу чыга, һәр күзәнәктә рәхәтлек, һава кайнар, тын алганда эсселек тешләрне пешереп китә, ә тәндә ләззәтле тынычлык. Рахман- кулов тышка чыгып саф һава сулап керде дә мунча ташына эссе су җибәреп, туйганчы чабынды. Салкын су белән коенып, чиста күлмәк киеп җибәргәч, тын юллары иркенәеп китте. Тәнгә ябышкан авырлыкны. киеренкелекләрне юып ташлаган шикелле булды.
Дөнья ничектер киңәеп киткән, һава нурлы’. Кошлар сайрый. Ерак яланнан трактор тавышы ишетелә. Ләкин бу тавыш шәһәрдә ишетелгән мотор тавышына охшамаган. Саф һава, кояш нурлары металл дөбердәгән тавышны чистартып, йомшартып тора шикелле.
Урындыктан нәни тәпиләрен асылындырып Кәримә коймак ашап утыра иде. Әтисен күрү белән елмайды, ашыгып сөйләргә кереште:
— Сиңа дигән коймакның кая икәнен беләсеңме?
— Юк. белмим.
— Мичтә. Әбинең миче бар икән. Эчендә ут янып тора. Шул утка куеп әби коймак пешерде. Синең өлешне майлы табага салып, кире мичкә яшерде. Син мунчада чакта мин татарчага өйрәндем. «Бәбкәм» —-внучка дигән сүз икән. «Ашакызымаша» нәрсә дигән сүз ул?
— Ашаганда сөйләшмә дигән сүз.
— Юк. әти, алай түгел. «Ашакызымаша» яратам дигән сүз ул. Әби мине ярата. Тыймый. Нәрсә сорасам, шуны бирә.
13
«Б\ кадәр сагынырмын икән».— дип уйлады Мәрьям автобус кузгалып киткәч. Кызы алдында үзенең гөнаһлы икәнен тою якынлыкны тагын да көчәйтә иде. «Минем ирем дә чит хатыннарга менә шушылай сыланса Вөҗдан дигән нәрсә шулай көчсез микәнни? Институтта биЫ?»ССМЬЯСЫНа тУгРылыкЛы’ гадсл- камуслы кеше дип санап йөртәләр
танышлары карап тора шикелле тоелып теңкәңне корыта...
Төнге шәһәр әллә нинди ямансу хисләр уята. Төннәрен үзеңә үзең дә, башка кешеләргә дә шәфкатьлерәк булырга тырышасын. Бетон баганаларга аскан төнге фонарьлардан асфальт юлга сыек яктылык иңә. Йортларның таш гәүдәләрен тонык шәүләләр чорнаган. Як-якта ялгыз тәрәзә утлары автобусны озатып калалар. Төнге шәһәр шәүләләр карамагында. Утлар сүнсә төнге шәһәр куркыныч булып калыр иде. «Шәһәрләрдә генә утлар яна...» — дип уйлады Мәрьям Габдрах- ман яраткан борынгы җырны үзгәртеп. Урамда тылсымлы кызыл утлар яна. Кызыл утлар өерелеп алга баралар. Төнге урамның бар яме шул кызыл утларда. Шушы утларның матурлыгына, аларның батырлыгына хәйран калып бара Мәрьям. Автобус үткәндә светофор күз кысып кала. Төнге шәһәрнең төнге урамында җанлы кызыл җепләрдән тукылган төнге тормыш хөкем итә. Кабына-сүнә хәрәкәтләнгән кызыл утлар шәһәрдә яшәүчеләрнең теләкләре булып тоела ана. Теләкләре генәме? Бу утлар аларның вөҗданнары, иманнары. Мәрьямнең бүгенге гөнаһлы эшен күреп кызарганнар алар. Вөҗдан тынычлыгы булмаганда бәхет тә юк, шатлык та. Вөҗданың тыныч булсын ди-сәң, ят ир белән театрга чапма. Хакыйкать менә шушы кагыйдәдә. Иман пакьлеген саклыйсың килсә, ят ирдән бернәрсә дә алма. Хәтта театр билетыннан да баш тарт, трамвайга да түләтмә. Чын гаиләдә тәрбияләнгән кызга ят ир белән театрга йөрү бик зур хурлык булырга тиеш. Бик зур хурлык.
Мәрьям бала чактагы бер эпизодны хәтеренә төшерде. Сугыш вакытында Мәскәү халкын эвакуациягә озаткач, алар, әниләренә ияреп. Олы Тигәнәледәге туганнарына кайтканнар иде. Авылда яшәгәндә Мәрьям күршеләренең баскычларыннан бер сабын кисәге алып кайтты. «Каян алдың бу сабынны, әйт. үтерәм», — дип куркытты аны әнисе. Каян алганын әйткәч, шул сабынны хуҗаларына илткәндә әнисе урам буена сөйләп барды: «Минем кече кызым сабын урлаган. Кече кызым сабын урлаган». Шул вакыйгадан соң бүген урлап театрга барганга кадәр’ гөнаһ эшләгәнен хәтерләми иде Мәрьям. Әнисе исән чагында гомер буе кабатлады «Кеше өлешенә тиясе булма, кеше хакына керәсе булма...» Аның шушы сүзләре әле һаман колакта яңгырый: «Кеше хакына керәсе булма». Шушы сүзләрне аяк атлаган саен очратырлык итеп, лозунг урынына элеп куяр иде Мәрьям, әгәр шуңа көче җитәрлек булса. Мәрьямнең әнисе кеше хакына керүне ачлыктан да. ялангачлыктан да, хәтта үлемнән дә куркыныч саный иде. «Шундый хатыннан менә ят ирләр белән урлашып театрга йөри торган кыз туган»,— дип уйлады Мәрьям. Урамдагы кызыл утлар хәйран калып
Алдагы утыргычта ирле-хатынлы бер пар утыра. Квартирларына ремонт ясарга җыеналар булса кирәк, обой турында сөйләшәләр. Менә, шушылай сөйләшеп утыру нинди бәхет. Чит кеше белән театрда утыру шундый газаплы икән. Синең ят ир белән утырганыңны читтән
МИРГАЗИЯН ЮНЫС ф ТАЬУ ҺӘМ ЮГАЛТУ
аңа карап торалар иде.
«Әгәр кинәт балам авырып китсә? Авыруның сәбәбе Мәрьямнең ят ир белән театрга чабуында булса. Ул гөнаһлы бит. Театрда утырганда Теодорин әллә ничә мәртәбә аның кулын тотты. Болай гына түгел, гөнаһлы итеп тотты...» Дөньяда бер генә нәрсә дә бушлай бирелми, һәр нәрсә өчен хак түләргә туры килә. Бүгенге театр билеты өчен вөҗданының бер өлешен умырып алып бирде Мәрьям. Ул өлеш аның йөрәгеннән алынды. Элек тә сынап караганы булды Мәрьямнең. Үзен артык бәхетле сизгән чакларда: «Шушы бәхет өчен нәрсә белән түләрмен икән?» —дип пошына башлый иде. һәм бер генә мәртәбә дә түләми калганы булмады. Матди түләүдән тыш рухи түләү дә бар бит әле бу дөньяда, күпләр аны юк дип уйлый. «Кеше хакына кермә...» Каян белгәч безнең әни җир йөзендәге ни зур хакыйкатьне?»
Мәрьям баскычтан күтәрелә, ишеген ача—бүлмәдә аны Габдрах- ман көтеп утыра. Янында Кәримә. Әниләренең кайтканын йокламыйча көтеп утыралар. «Әни, шушы вакытка кадәр канда йөрдең?» — дип сорый Кәримә?
Ә квартир буш иде. Авыр, киеренке бушлык таш йортның таш бүлмәләрендә. Ә сәгать вакытны секундларга тураклап, гомерне кыскарта: кит-тек, кит-тек, кит-тек...
Үтеп барган һәр мизгелне ялгызлык чорнап алган.
14
Урамда матур җәй көне. Күктә кояш, җирдә... ә үләннәр кая киткән?
Йортлар яңарган. Чыбык читән беткән, киртәләр дә күренми. Урамның ике ягыннан челтәрле такта коймалар сузыла. Салам түбәле бер, ике, өч йорт — ялгыз карчыклар яши торган йортлар гына салам түбәле. Койма эчендә җимеш агачлары: чия, кура җиләге, карлыган, алмагачлар. Сугышка кадәр Караярда икеме, өчме бакча үстерүче бар иде. Хәзер хуҗалык саен бакча.
йортлар да икенче хәзер, алты почмаклы, сигез, ун, унике почмаклы. Алга да бура өстәгәннәр, артка да, як-якка да. Акча бар. дәрт бар — нигә киңәйтмәскә, нигә озынайтмаска? Бары тик биегәйгән йорт кына юк. Ике катлы, яисә чардак ясап йорт салырга өйрәнмәгәннәр әле Караяр кешеләре. Авыл тәбәнәк, сәнгати яктан ярлы. Монысы инде архитектура үзенчәлеге булмаганлыктан. Ә бит, ниһаять, тәрәзә капкачлары да буяу күрүгә ирешкәннәр, йортны такта белән тышлау да, пыялалы веранда ясау да модага кереп киткән. «Нигә йортларны ике катлы итеп салмыйлар икән? — дип уйлады Габдрах- ман.— Җылытырга уңайлы булыр иде, урын да әз кирәк ике катлы йортка».
— Авыл урамы шушымыни инде?—Кәримә гаҗәпләнеп урамны күзәтеп тора иде.
— Әйе, кызым, шушы.
— Кая соң яшел чирәм? Каз бәбкәләре кая?
Урам — кантарланып беткән кара балчык. Яңгыр яуган саен юлны үзгәртә торганнар. Урамны иңләп янәшә дүрт-биш ташландык юл сузыла.
— Өйгә кереп туфлиеңне киеп чык, кызым,—диде Габдрахман кәефе кырылуын яшерергә тырышып.
Кәримә аягына туфли киеп чыкты. Икәүләп су буена таба юл тоттылар.
— Без чирәм җиргә барабызмы?
— Чишмә карарга барабыз.
— Теге тау астыннан агып чыга торган салкын чишмәнемени?
— Шуны.
. — Чишмә суы нигә салкын? Тау астына холодильник күмгәннәр- мени?
— Җир астыннан чыкканга салкын,—диде Габдрахман. Ул кызына күптән т\гел үзенең Везувии тавына менгәнен сөйләгән иде. Бала моны онытмаган икән.
Үзең җир астында кызу була дидең, хәзер салкын дисең.
— Башта салкын була, аска төшкән саен җылына,—диде Габдрахман баланың хәтеренә сокланып. «Хәтер әйбәт дип, аны информация белән күмеп ташларга ярамый. Тормышта кулланырга ярамый торган белешмә барыбер акылга әйләнми»,— дип уйлады ул.
Аскы урамда бура күтәрәләр иде. Сөян бүрәнәләрдән тирә-якка тәмле бал исе таралган. Осталарның балталары астыннан ак йомычкалар очып чыга. Алар, балык күреп суга ташланган акчарлаклар шикелле, очып җиргә куналар. Балта тавышы яңгырый, осталар сөйләшкәне еракка ишетелеп тора. «Бу яңа йорт эченә нинди тормыш керер икән? Яңа гаилә белән өй эченә татулыкмы, ызгышмы керер?» ♦ Габдрахманның осталар белән бергә эшлисе килеп китте. *
Бакчалар арасындагы тыкрыктан инеш үзәненә төштеләр. Суның 3 ар ягында түгәрәк калкулык, борынгылардан калган курган. Габдрах- g ман бала чакта калкулык кардан ачылу белән шунда «карга боткасы» г пешерәләр иде. Казанда ботка кайнаган арада, аяк киемнәрен салып. 2 йөгерешеп уйныйлар иде. Киез итектән, күтәртмәле чабатадан котыл- > ганнан соң. ялан аяк йөрүе шундый рәхәт, шундый тансык. Әйтерсең « аякка аскан богауларны алып ташлаганнар. Хәзер андый бәйрәм юктыр инде. *
«Карга боткасы» турында да Габдрахман кызына сөйли алмады. 3 «Карга боткасы»ның русчага тәрҗемәсе юк иде. Өстәвенә Кәримә s ботка яратмый. Шәһәр балаларына ботка тансык түгел хәзер. Тансык 2 уеннары да әзәеп килә. Аларга уенны да, бәйрәмне дә әзер килеш г китереп кулларына тоттыралар.
Бүрәнә басма астыннан инеш суы саркып ята. Су буенда уйнап m йөргән балалар да күренми. Каз көтүләре дә юк. *
Ур урамының бакчалары тау кабыргасына күтәрелә иде. Монда а. кар иртә эри. кояш нурлары мул төшә. Ур кешеләре сугышка кадәр “ бакча үстерәләр иде. Август урталарында алтын тышлы кавыннар, кып- кызыл помидорлар нур чәчеп тора башлыйлар иде. Шул бакчалар урынына сыер фермасы салганнар. Урамның инеш ягындагы йортлары гына калган.
Аяк астында җир депелдәгән тавыш ишетелә. Картлар урам астына күмелгән хәзинә тавыш бирә дип аңлаталар иде бу хикмәтне. «Монда торф бар шикелле»,—дип уйлады Габдрахман. Ачы чокырындагы сазлыктан төннәрен бөркелеп ут күтәрелә иде. Анда да хәзинә бар дип сөйлиләр иде картлар. Ул сүз дөрес булды — геологлар сазлык астыннан нефть күле таптылар.
Ур урамыннан чыккач. Чишмә башы урамына җиткәнче тау кабыргасындагы сукмактан барыла иде. Сукмакны киңәйтеп, машина юлы салганнар хәзер. Юл ясаучы бульдозер белән яр буендагы талларны да кырып ташлаган. Юлның ярты өлеше упкынга җимерелеп төшкән.
«Хәзер чишмә тавышы ишетелергә тиеш» —дип уйлады Габдрахман. Тавыш ишетелми иде. Чишмә өстендәге ак кыялар да күренде — тавыш һаман юк.
Кыялар астындагы таныш чокыр. Шушы чокырдан кайнап көмеш чыганак күтәрелеп тора иде. Элеккеге чишмә урынында сай гына күлләвек җыелып тора. Су читендә канатларын салындырып чыпчык юынып азаплана. Әкрен генә бака кычкырып алды. Кая соң чишмә? Җир астыннан ашкынып бәреп чыккан су тамыры кая?
Әнә Чишмә башы урамының зәңгәр коймалары. Чишмә тирәсендәге үләнлек. Тимерче алачыгы да җимерелеп бетмәгән әле. Чишмә генә зәгыйфьләнгән. Яз килгәндә әҗәл көткән матур кыз шикелле чишмә моңсу гына саркып ята.
Челлә вакытында һәм раштуа суыкларында, көне-төне, гасырлар буе адәм балаларына, терлекләргә татлы су китереп торучы чишмә хастага юлыккан. Бизәкле көянтә асып, вак-вак атлап суга баручы сылу кызлар да күренми. Кыя артына качып кыз күзләүче егетләр дә юктыр инде монда? Чишмә яныннан үткәндә юрга атлар тезгеннәрен тартып туктап калалармы икән?
— Әти, минем чишмә янына барасым килә,— диде Кәримә.— Нигә туктадык?
— Чишмә менә шушы чокырдан чыга иде инде,— диде 1 абдрахман кызына.— Әллә нишләп суы беткән аның.
Авыл урамыннан дөбердәп узган машиналарның тавышы ишетелеп тора. Ә чишмә җансыз.
— Чишмә суын чыпчык эчеп бетергәнме?
— Юк. Аның суы чыпчык эчеп бетерерлек кенә түгел иде. t
— Алай булгач, чишмә авырган. Доктор чакырып терелтергә кирәк аны,—диде Кәримә. Ул кешеләр, җәнлекләр, үсемлекләр бер төрле яшиләр, сөйләшә, уйлый беләләр дип ышана иде. Озакламый бу бала да өлкәннәр шикелле җир йөзендәге әйберләрне, җан ияләрен фанда- лы-файдасызга бүләргә өйрәнәчәк.
15
Өлкән яшьтәге бер кеше ак кыяларга язган язуларны карап йөри иде. Караярда бу язуларны укый алучылар бар, ләкин сүзләренең күбесен аңлый алмыйлар иде. Анда безнең ерак бабаларыбыз телендәге борынгы сүзләр язылган иде. Габдрахман кызын җитәкләп шул кыялар янына менде.
Өлкән кеше башлап исәнләште:
— Исәнлек-саулыкмы? Чишмә карарга килдегез, иеме?
Ят кеше һәр сүзен җентекләп сайлап әйтә, ашыкмыйча гына сөйләшә.
Карт, солдат шикелле, гәүдәсен киереп йөри. Күз карашы йомшак. Ләкин күз сирпел алган арада синең үткәнеңне һәм киләчәгеңне күреп ала шикелле.
— Әллә археологмы сез? — диде Габдрахман.
— Юк, чишмә карап йөрүче.
— Шундый должность бармени хәзер?
— Чишмәләр турында китап язарга иде исәп. Ә сез шушы авылга кунакка кайткан кешеме? Әйбәт инде, читтә яшәп тә авыл чишмәсен онытмагач.
«Бу кешедә бераз күрәзәлек тә бар икән»,— дип уйлап куйды Габдрахман һәм сорады:
— Минем кунакка кайткан кеше икәнемне каян белдегез?
— Кыяфәтегездән. Телегездә дә сизелә. Татарча күптән сөйләшмәгәнсез шикелле. Әле телегез күнегеп җитмәгән.
— Сез районнан килгән кешемени? — диде Габдрахман аның белән кызыксына барып.
— Казаннан. Идел тирәсендә табигать таушала башлагач, бу төбәкне карарга килгән идем. Кичә авыл советында сөйләшеп утырдым. «Инешебезнең суын нефть чыгару өчен җир астына тутырып бетерделәр»,—дип зарланалар караярлылар. Агып яткан суны беркая тутырып бетереп булмый. Чишмәләр кипкәнгә инеш саеккан, ә чишмәләр урман кимегәнгә кибә башлаганнар. Әнә теге тау кабыргасында элек урман бар идеме?
— Мин бәләкәй чакта йөзяшәр имәннәр үсә иде.
— Кайбер бәндәләр халыкны акчага, малга баетып кына бәхетле итмәкче булалар.— диде өлкән кеше тирә-якка ымлап,— юк, булмый. Яшәгән җирендә чылтырап чишмә чыгып, шаулап үскән урманнарында кәккүкләр кычкырып, сандугачлар сайрап тормаса, адәм баласының хисләре ярлылана. Чыганакларны сакларга кирәк, табигатьнекен дә, халыкныкын да,— диде өлкән кеше саубуллашыр алдыннан.
Инде ул кеше ераклашкач, инеш басмасыннан чыгып килгәндә Габдрахман үкенеп куйды. «Адресын сорыйсы калган икән. Менә кемгә күрсәтергә иде әтинең дәфтәрен».
Алар икәүләп авыл урамыннан яланга чыктылар. Бакчалар артында бодай басуы башланды. Басу Ык буендагы әрәмәлеккә барып тоташканчы яшел хәтфә булып җәелеп ята иде.
16
Мәрьям эшкә ярты сәгать алдан килде. Пәнҗешәмбе директорның кабул итә торган көне. Бу көнне аның янына керергә теләүче күп була. Алдан килеп чират алып куймасаң, кабинетка эләгә алмыйсың.
Кабул итү бүлмәсе ачылмаган иде әле. Директорның секретаре килгәнен көтәргә туры килде. Милли мәктәпләр фәнни институтының директоры Кондратий Филиппович Чернуха әйбәт җитәкче иде. Озак еллар танкист булып хезмәт иткән кеше, генерал, отставкага чыккач, төрле урыннарда эшләп директорлыкка күтәрелгән кеше. Институт милли мәктәпләрдә рус телен өйрәнү мәсьәләсен камилләштерү өстендә эшли иде. Директорлыкка Чернуха утыргач, институт бик зур уңышларга иреште. Аның оештыра белүе аркасында фәнни институт елдан-ел планны арттырып үтәп килә. Тәртип каты. Тәртип каты җирдә эшләү җиңел була. Диссертацияләр елдан-ел арта, фәнни хезмәт-кәрләрнең дәрәҗәләре һаман күтәрелеп тора иде. Бары тик Мәрьям генә, планга кергән тема өстендә артык мавыгып эшләп, әле һаман диссертация яклый алганы юк иде.
Ниһаять, институтка директор да килеп җитте. Кабул итү бүлмәсе аша үзып, үзенең кабинетына үтте. Көтеп торучылар белән яхшылап исәпләште.
Директорның секретаре шеф килүгә иртәнге почтаны тикшереп, хатларны. югарыдан җибәрелгән күрсәтмәләрне регистрация журналына теркәп, өлгертеп куйган иде. Секретарь хатынның өс-башы җыйнак, пөхтә, чәч әйбәтләп таралган, ирен кызартылган, тырнаклар буялган. Кабинетка юнәлер алдыннан секретарь үзенең хәзерлеген тагын бер мәртәбә тикшереп чыкты. Кәгазьләр, өс-баш. кыяфәт, кәеф — һәрберсе нормада. Барысы да барланып беткәч, җиңел атлап ишектән кереп китте.
«Корыч пружина шикелле безнең Мария Ивановна,—дип уйлады Мәрьям —Кнопкага бастың — хәрәкәткә килә. Кабаланмый, икеләнеп тормый, сәгать механизмы шикелле эшләп тора». Секретарьның шундый булуы Мәрьямгә дә тәэсир итте. Ул җанланып китте, икеләнеп тору кимеде, тәвәккәллек артты:
Секретарь хатын кабинеттан чыгып, машинкада суктырырга тотынгач:
— Керергә мөмкинме? — днп сорады Мәрьям.
— Юк, иртә әле.
«Ярты сәгать көтәм дә аллага тапшырам», днп уйлады Мәрьям.
Таң атканчы уйлап ятканнан соң Мәрьям кызы белән ире янына авылга китәргә ниятләгән иде. График буенча ялны шушы айда бирергә тиешләр иде. Ләкин бу мәсьәләне директор гына хәл итә ала. <Әгәр ял бирмичә, сәбәп табып, институтта калдырса нишләрсең?» Бу очракта директорның карарын аллаһы тәгалә дә үзгәртә алмаячак иде.
Егерме биш минут тулганда кабул итү бүлмәсенә директор урынбасары, фән кандидаты Борис Кәлпмуллович Сабанчеев килеп керде. Сабанчеев Казанда туып үскән, шул шәһәрдән Мәскәүгә күчерелгән кеше иде. Булдыклы, тырыш кеше Борис Кәлпмуллович. Аның белән
М II Р г А 3 И Я Н ЮНЫС ф ТАБУ ҺӘМ ЮГАЛТУ
уртак тел табуы да кыен түгел. Билгеле, эшне аның аша йөртеп карасаң, ял алу шансы артыр да иде. Ләкин Мәрьям бу варианттан баш тартты. Казаннан килеп Мәскәүдә эшләүче кеше гадәттә бик өркәк була дип. Сабанчеев та шундый кеше дип уйлый иде Мәрьям. Ул директорның үзе белән сөйләшергә булды. Бары тик аның үзе белән сөйләшеп кенә ял алып булуга ышана иде Мәрьям.
Урынбасар шефының бүлмәсендә озак торды. Аның чыкканын көткән арада министрлыкта эшләүче, институттан алган темага диссертация язып азапланучы инспектор секретарьга баш кына кагып кабинетка узды. Шул кадәр газаплы үтә көтеп тору минутлары. Директор кабинеты каршында торганда вакыт тагын да авыррак уза.
Ниһаять. Сабанчеев эшен бетереп кабинеттан чыкты. Министрлыктан килгән кешенең чыгарга исәбе юк шикелле иде. Югары инстанциядән килгән кеше гадәттә озак сөйләшүне яратмый. Югарыдан килгән булса да, институтта диссертация язганлыктан, инспектор озак сөйләште. Шуның чыкканын көткән арада кабул итү бүлмәсендә Ярославцева күренде. Хәтта исәнләшмәде дә Инна Ивановна Мәрьям белән. Кичә Теодорин белән театрга бара алмый калганга ачу тота иде булса кирәк.
Инна тукталып тормыйча, турыдан-туры дерматин тышлы ишеккә юнәлде. Оятсыз хатын. Ул гел шундый инде. Май кискән пычак шикелле үтеп керә иде кешеләр арасыннан.
— Кондратий Филиппович кабул итми. Ул министрлыктан килгән кеше белән сөйләшә.— диде секретарь. Инна ишеккә таба баруын дәвам итте.
— Мин профсоюз эше белән керәм. Экстренный мәсьәлә.— диде ул> борылып карамыйча.
Мәрьям Иннаның нинди йомыш белән кергәнен белә иде. Кавказ якларында хәзер иң ямьле вакыт. Инна директордан Дагстанга барырга командировка сорамакчы иде. Теләгенә ирешми калганы юк иде Инна Ивановнаның. Аның командировка алачагына Мәрьям ышана иде. Үзенең ялга чыга алуына гына ышанып бетми иде ул. Инна кабинетка кереп китте. Чибәр кешегә бер җирдә, бернинди тоткарлык булмаска тиеш дип уйлый һәм шушы кагыйдәгә ышана иде Ярославцева. Ул үзенең матурлыгын пропуск урынына куллана белә иде. Матурлыктан файдаланып күбрәк алу өчен вөҗдан дигән нәрсәгә әһәмият биреп тормаска туры килә иде аңа. Шушы кагыйдәне Инна Ивановна иртә үзләштерде.
Инспектор белән Ярославцеваның чыкканын көтеп утырган арада кабул итү бүлмәсенә Польша делегатлары килеп керде. Делегация унике кешедән тора иде. Күбесе чибәр хатыннар. «Иа алла, болар миннән алда керсә, баш бетте»,— дип уйлады Мәрьям. Бишәр минут кына сөйләшкәндә дә алтмыш минут вакыт кирәк булачак. Тәнәфескә илле минут вакыт калды, нишләргә?».
— Мария Ивановна, — диде ул секретарьга. — Сез күреп торасыз, иртәдән бирле көтәм. йомышым бик җитди. Дүрт яшьлек кызымны авылга җибәргән идем, куркам. Ял сорамакчы идем директордан. Хәзер керә алмасам, төштән соң ул берәр җиргә китәр дип куркам.
— Төштән соң Кондратий Филиппович Бөтенсоюз аттестация ко- миссиясына киңәшмәгә барырга тиеш, — диде секретарь. —Мин сезне кертә алмыйм. Чит илдән килгән кешеләр чиратсыз керергә тиеш, этикасы шундый.
Делегатлар кереп киткәч, Мәрьям сәгатенә карап алды. Тәнәфескә кадәр утыз сигез минут вакыт калган иде. «Польшадан килгән кунаклар белән әңгәмә озакка сузылса, ялга чыгу турында өметләнеп тә торасы юк. Иртәгә җомга — директор кабул итми торган көн. Шимбә, якшәмбе — ял. Дүшәмбедә директорның иҗат көне, ул өендә эшли»-
Ниһаять, мәгариф министрлыгыннан килгән кеше бик канәгать кыяфәттә елмаеп килеп чыкты. «Эше пешкән ахры монын, — дип уйлады Мәрьям,— директорның кәефе әйбәт булса кирәк, һәркем канәгать чыга».
«Инна Ярославцева директор белән делегат вәкилләре арасында барган әңгәмәгә кушылып китте булса кирәк, командировка мәсьәлә- ♦ сен күптән хәл иткәндер инде», — дип тагын борчылып алды Мәрьям. Инна чит ил кешеләре белән сөйләшергә ярата иде. Шундый сөйләшү вакытында ул үзен дөнья күләмендә данлыклы кеше итеп сизә. «Начальниклар һәм таныш булмаган кешеләр алдында үзен шул кадәр акыллы тотарга Инна каян өйрәнде икән?» — дип уйлады Мәрьям. Ят кеше белән сөйләшкәндә ул шул кадәр көчле тәэсир калдыра. Беренче мәртәбә Ярославцева белән очрашкан кеше аның матурлы-гына. акылына, культурасына һәм тәрбияле булуына хәйран кала иде. Бу хатынның кимчелекләре озак аралашканнан соң гына ачыла башлый. Аның каравы, якынрак белгән саен Иннаның кимчелекләре арта, матурлыгы әкренләп югала бара...
«Кабинет каршында чират көтеп утырудан да газаплы кичереш юктыр бу дөньяда». Мәрьям хәлдән таярга җитеп арыган иде инде көтеп утыра торгач. Ниһаять, делегат вәкилләре дә эшләрен бетереп чыктылар. Инна һаман утыра. Әллә юри Мәрьямне кертмәс өчен шулай кылана инде? Төшкелеккә туктарга унсигез минут калды.
— Ярославцеваның чыкканын көтеп торсагыз, өлгерә алмыйсыз,— диде секретарь хатын һәм шундый ягымлы итеп ишеккә таба ымлады.
„ ~ 17
һава тыныч. Җил исми һәм бер үлән яфрагы да селкенми. Ә бодай кыры ярсып дулкынлана. Бодайның серкәгә утырган вакыты. Инде башаклар авырая башлады. Боз сукмасмы, көзге яңгырларга кадәр җыеп алырга өлгерерләрме икән дип дулкынлана иде бодай кыры.
Яланны бер нәфис ис чорнап алган. Бодай серкәгә утырганда аткан чәчәкләр исе. Ак, зәңгәр, сары, ал чәчәкләр чорнап алган бодай кырын. Башаклар өстеннән дулкын йөгерә.
— Әти, менә бу зәңгәр чәчәкнең исеме ничек? — диде Кәримә юл кырыена чүгәләп.
— Чәчәк исемнәрен, кызым, мин белмим.
— Син бит җир йөзендәге бар нәрсәне дә беләсең. Нишләп моны белмисең, чәчәк исемен?
— Чәчәк исемнәрен бәләкәйдән өйрәнәләр. Мин бәләкәй чакта сугыш бара иде. Чәчәк исемнәрен өйрәнеп торырга вакыт булмады,— диде Габдрахман. Ул үлән һәм агач исемнәрен бары тик татарча гына белә иде. Тагын бер кызык нәрсә, русча сүзләр белән фикер йөртүенә карамастан, тапкырлау таблицасын татарча гына белә иде.
— Әнигә букет җыеп җибәрик әле,— диде Кәримә һәм иелеп чәчәк өзә башлады.
— Өзмә, кызым. Кирәкми, өзмә. Үссен.
— Өзмәгәч минеке булмый бит ул.
— Өзгәч, чәчәк үлә. Синең чәчәкне үтерәсең килми бит, әйеме?
— Өзмәгәч, әнигә биреп булмый бит аны,— мәсьәләнең катлау- лылыгыннан Кәримә елар хәлгә җиткән иде.
— Шушы яландагы чәчәкләрнең барсы да синеке булсын. Теләсәң, яланы белән әниеңә бүләк итәрсең, яме.
— Яланны Мәскәүгә җибәреп булмас шул.
— Мондагы килеш әниеңнеке булыр. Караяр авылын да Мәскәүгә илтеп булмый бит. еракта торса да авылымны мин үземнеке итеп йөрим. Чәчәкләрне дә шулай үзеңнеке итеп була. 8
8 «К У.» XV 7.
МИРГАЗИЯН ЮНЫС ТАБУ ҺӘМ ЮГАЛТУ
113
— Бу чәчәкләрнең барысы да минеке. Мәскәүдә беркемнең дә бу кадәр чәчәкләре юк, —диде Кәримә шатланып.
Ашлык кырын дулкынланып торган диңгез белән чагыштыралар. Диңгез холкын белмәгән, аны ярдан гына күргән кеше ышана торгандыр мондый чагыштыруга. Диңгез — үзе бер дөнья. Фани дөнья шикелле диңгез шәфкатьле, мәрхәмәтле һәм аяусыз була ала. Ашлык кыры—кешенең өмете, иминлеге. Шашынып дулкын чөйгән диңгезнең ник холыксызланганын, давыл вакытында аның йөрәгендә, күңелендә ни барлыгын беркем дә белә алмый. Ә бодай кырының нигә дулкынлануы аңлашыла.
һавада тургай сайрый иде. Тавыш биектән ишетелә. Әйтерсең ул җиденче кат күктән иңә. Тургай җыры һаман көчәя, һаман якыная һәм кинәт өзелә. Нәкъ тургай тавышы өзелгәндә йөрәк әрнеп китә. Искә сүнгән, тар-мар булган мәхәббәтләр килеп төшә.
Бер якыннан, бер ерактан кычкырган бүдәнә тавышы ишетелә. Бодайның җитлегеп килгәнлеген белгертеп бүдәнә елый: юк булдык, юк булдык, юк булдык.
— Әти, кем тавышы бу? — Габдрахманның кызы кошларга, җәйлекләргә «кем» дип дәшә иде.
— Бүдәнә кычкыра, кызым.
— Нигә алай әрнеп кычкыра соң ул?
— Шушы тирәдә аның оясы бар. Оясында балалары. Бодай кырына кергән кешене кычкыра-кычкыра үзенә ияртеп оясыннан читкә алып китә.— дип аңлатты Габдрахман кызына.
Әрәмәгә җитәрәк елый-елый күл яныннан күтәрелгән тәкәрлек тавышы ишетелде.
— Ә бусы кем?
— Тәкәрлек, кызым.
— Нәрсә ул тәкәрлек? Аның русча исеме ничек?
Тәкәрлекнең русча исемен белми иде Габдрахман. Кызык хәл. Моңа кадәр ул сүз запасының русчасы күбрәктер дип йөри иде. Бала чакта ишетелгән сүзләр хәтердә шул килеш, русчага әверелмичә сакланганнар. «Бу бик кызык нәрсә»,— дип уйлады Габдрахман.
— Ә тәкәрлек нигә елый?
— Әрәмәгә килгән кешеләр үләнне таптап бетерерләр, куакларны сындырырлар дип куркып елый ул. кызым. Бодай басуы белән әрәмә арасында элек бик матур болынлык бар иде. Хәзер аны сөргәннәр. Бәлки шуңа күрә дә елый торгандыр тәкәрлек. Кем белгән?
Сандугачлар тавышы каршы алды әрәмәгә кереп килүче кунакларны. Шул кадәр моңлы сайрыйлар иде Ык буенда яшәүче сандугачлар. Мәскәү тирәсендәге урманнарда сандугачлар башка төрле сайраган кебек иде Габдрахманга. Борынга ниндидер хуш ис бөркелеп килеп бәрелде.
Куаклар арасындагы кояшлы яланнарда җиләк кызарып килә. Шомырт карала башлаган. Гөлҗимешләргә дә саргылт төс кереп азаплана. Балан һәм бөрлегәннәр генә әлегә яшел килеш торалар. Кояшрак җирдә кара карлыганнар җитлегеп киләләр.
— Ыкка төшеп су коенабызмы? Әллә әрәмәгә кереп җиләк ашыйбызмы? Әрәмә шундый юмарт ул. Без бәләкәй чакта еш кына кытлык була иде.
— Нәрсә ул кытлык?
— Ашарга ипи булмаган чак, кызым. Ашарга ипекәй булмаган чакларда кар ачыла башлау белән без әрәмәгә килеп үрдәк йомыркалары җыеп ашый идек. Ташу киткәч, күлдәвекләрдән балык җыя идек. Аннан соң какы, юа, кузгалак өлгерә. Алардан соң җонлыкай, баллы көпшә, балтырган җитә. Әрәмәнең тәмле үләннәрен, аның җимешләрен ашаган кешегә витамин кирәк түгел. Әрәмә үләнен ашап
үскән кеше бик таза була, гомергә авырмый. Синең әбиең шундый. Ул бала чактан әрәмә җимешен, аның тәмле үләннәрен ашап үскән кеше. Ыктагы балыкларны күргәч, су буеннан кайтасың да килмәс әле. Ыкның теге ягындагы тауларны күрәсеңме? Шул тауларда үскән урманда чикләвек күп, анда ногыт, чия, кыргый алма үсә. Нинди генә җимешләр юк анда. Эзләсәң, куыш агач эченнән бал табып була. Жир«е казып карасаң, алтын табып була ул тирәдән. Чикләвек җыярга барган җирдән алтын табып кайтучылар да була иде сугышка кадәр.
— Сугыштан соң алтын табучылар юкмыни инде?
— Белмим, кызым. Монда нефть чыгаручылар күп йөрде. Алар бу тирәдәге җирләрне бик нык айкадылар. Ыктагы балыкларны динамит белән шартлатып тоттылар. Бәлки хәзер Ык буйлары алай ук бай түгелдер инде.
Ата белән бала Ыкның көмеш суында озаклап коендылар. Аннан соң яр башыннан суда уйнаклап йөргән балыкларны күзәтеп утырдылар. Әрәмәгә кереп туйганчы җиләк ашагач, әбисенә дип сабаклап җиләк җыйдылар да кайтыр юлга чыктылар.
Тургай һаман сайрый, бүдәнә һаман кычкыра. Әрәмәдән чыкканда тәкәрлек елап озатып калды. Серкәгә утырып килгән бодай кыры һаман дулкынлана иде. «Шушы көннәрдә кичләрен нәҗәгай уйнарга тиеш. Кәримәгә нәҗәгай балкыганын күрсәтергә кирәк әле». — дип уйлады Габдрахман бакчалар артына кайтып җиткәндә.
Капка төбендә кызы белән ире әрәмәдән кайтканын Кәримәнең әнисе Мәрьям көтеп утыра иде. Аны күрү белән арыганын онытып, сабый әнисенә ташланды:
— Әни, синме бу?
— Мин, бәбкәм, мин, мин,—диде Мәрьям баланы күкрәгенә кысып.— Бәхетем бар икән минем, — диде ул Габдрахманга. — Директор ялга чыгарга рөхсәт итте. Бу якка очучы самолетларга билет ун көн алдан сатылып беткән иде. Быково аэродромыннан самолет Бөгелмәгә очарга әзерләнеп тора иде. Пассажирларны утыртыр алдын- дан минем бәхетемә бер буш урын табылды.
Фәриха карчыкның самавары иминлек һәм гаилә татулыгы жы рын көйләп утыра иде. «Менә шушыдыр инде ул чын бәхет», — дип. уйлады Габдрахман. Чыннан да, шатлык нәкъ шушы иде.