Логотип Казан Утлары
Публицистика

СҮЗДӘН ҺӘЙКӘЛ


араштырып кына багыйм да иркенрәк вакытта җентекләп укып чыгармын әле, дип кенә кулга алган идем, кырык эшне ташлап кырык якка дигәндәй, бер сулыш белән укып чыктым бу китапны. Әйе, бер сулыш белән. Ә бит укучыда баштан ук кызыксыну уяту — авторның беренче максатына ирешүе дигән сүз. Әмма беренче тәэсир эзсез-юлсыз гына да югалырга мөмкин. Шамил Рәкыйпов- ның Татарстан китап нәшриятында узган ел басылып чыккан «Геройлар үлмиләр» исемле документаль проза әсәрләре җыентыгындагы геройлар, аларның данлы да, катлаулы да, әрнеткеч тә булган язмышлары хәтергә тирән сеңеп кала, искә төшкән саен дулкынландыра, күңелдә туган халкың, аның үзенә лаеклы вәкилләре өчен горурлык хисе кузгата.
Әсәрләрнең үзенә тарту көче нәрсәдә соң? Беренче нәүбәттә — аларның темасында, геройларында. Сугыш темасы, сугыш каһарманнары даны — алар һәр вакыт изге булып калачак. Безнең бүгенге тыныч тормышыбыз хакына җаннарын фида кылган, иҗат өчен яратылып та, матур хыяллары еэелгән, мәхәббәтләренә кырау төшкән чәчкә кебек яшь егет Һәм кызларның язмышы, илебез азатлыгы өчен көрәштә үзләренең иң гүзәл сыйфатлары ачылып киткән азамат ирләрнең язмышы безнең күңелләребезне һәркайчан җәлеп итәчәк. Чөнки бүгенге бөек эшләребездә аларның да өлеше бар. «Бу баһадирларның,— дип яза автор кереш мәкаләсендә,— һәркайсы- ның тормышы, сугышчан юлы матур җырга тиң! Алар алдында без( 9 нчы Майны ел саен шаулатып-гөрләтеп бәйрәм итүчеләр, һәммәбез бурычлы». Сугыш каһарманнарына карата үзеңне гел бурычлы итеп тою аларга багышланган әсәрләрне тартымлы итә.
Әлбәттә хикмәт темада гына түгел. Шул ук сугыш темасына, аның каһарманнарына багышланган, әмма донесение һәм рапортларга. бүләкләү кәгазьләренә теркәлгән кырыс вакыйга һәм фактларны «җанланды* рырга», «әдәби итәргә» маташудан узмаган, батырны «ура» кычкыртып, шарт-шарт аттырып (нәкъ урамда малайларның сугыш уены уйнаганы кебек), рәхимсез сугышның тышкы күренешләрен теркәүдән ары китмәгән, яисә конкрет баһадирлар, аеруча вафат булганнары турында (алар ризасызлык белдерә алмыйлар ич!) тузга яэмаган- нарны тасвирлаган, фантазия-уйланманы эшкә җиккән булып төрле сентиментлар белән тутырылган кысыр хәсрәт язмаларны укыганда күңел бөтерелеп-бөтерепеп рәнҗи бит. Андый язмаларның авторларына: «Булышма, изге «темага тыкшынма...»— диясе килә.
Димәк, Ш. Рәкыйпов әсәрләренең үзенә тарту көче темада гына түгел, ә тирәнрәк катлауларда. Иң тәү шунысы — автор моңарчы без белмәгән яңа геройлар яисә безгә электән күпмедер билгеле булган каһарманнарның яңа яклары, яңа сыйфат-лары белән таныштыра. Ш. Рәкыйпов туктаусыз эзләнә, архивларда казына, ерак сәфәрләрдән кайтып керми, илнең төрле почмакларындагы төрле кешеләр белән языша. Язучы-журналист бик тә изге эш белән мәшгуль. Бөек Ватан сугышында каһарманлык күрсәткән милләттәшләребеэ- нең, республикабызда туып-үскән бүтән милләт вәкилләренең язмышлары белән кызыксынып яшәве, моны иҗат кыйбласы итүе өчен аңа рәхмәт сүзләре аз әйтелмәде. моннан соң да әйтелер. Чыннан да, тәкъдир ителерлек эш. Барлык совет кешеләренең ихтыярын чагылдырып, үзе дә Боек Ватан сугышы каһарманы Л. И. Брежнев: «...бүген, сугыштан соң күп еллар үткәч, без бик күп санлы эшләр арасында сугыш юлларын үткән кешеләрне һәр вакыт исебездә тотарга тиешбез».— дип, тагын бер кат без — исәннәрнең — изге бурычын хәтердә яңартты.
«Беркем дә онытылмасын, бернәрсә до
К
онытылмасын!» Бу девизны эшкә ашырыр өчен кул кушырып утырырга тугел. ә хәрәкәт итәргә, эзләнергә, төпченергә кирәк. Баксаң, яу кырында кеше ышанмаслык гайрәтлекләр күрсәтеп тә тыныч тормышта җай гына, тыйнак кына яшәп һәм эшләп ятучы каһарманнар яши икән арабызда. Шулай тыйнак кына яшәп тыйнак кына дөнья куйганнары да байтак икән. «Чирәм җир» исемле китабында Л. И. Брежнев шундыйларның берсе — Даниил Нестеренко дигән геройның фаҗигале язмышын тасвирлап күңелләрне тетрәткән иде. Хәтерегездәдер. батып үлгән бу тракторчыны судан чыгаргач, иптәшләре аның кесәсеннән. Советлар Союзы Герое таныклыгы табып алалар. Ә бу фаҗигага кадәр совхоз эшчеләре үзләре белән янәшәдә Герой эшләгәнен һәм яшәгәнен белмәгәннәр бит. Әйе, геройлар тыныч тормышта күзгә бәрелеп тормыйлар, тыйнак булалар.
Ш. Рәкыйповның «Кайту» исемле әсәре герое, Актаныш егете Хәсән Заманов шул ук Нестеренколар токымыннан түгелмени! Киевны азат итү өчен барган бәрелешләрдә зур батырлык күрсәткән бу егет. Каты яраланган, аны үлгән дип уйлаганнар. Әмма ул мең бәла белән исән калган. Уралдагы шәһәрләрнең берсенә кайтып, бер аяк-сыз килеш, шахтада эшләп йөргән, алдынгы эшче булып танылган, 1951 елда салкын тидереп дөнья куйган. Үзенә Герой исеме бирелгәнлекне белмичә китеп барган. Сугышка хәтле Харьков трактор заводында тыйнак кына хезмәт иткән, үзенең һөнәрен намус белән үтәгән, сугыш кырында да батырлыкны гадәти эш үтәгән кебек кенә башкарган, сугыштан соң да күзгә бәрелеп тормыйча гына яшәгән. Геройлык эшләгәнен исбат итәр өчен бармакка бармак та сукмаган. Ш. Рәкыйпов үз героеның менә шушы тыйнаклык сыйфатын әдәби чаралар белән дә, публицистика чаралары белән дә матур итеп тасвирлап биргән, шушы төп сыйфатын үзәккә алып мөлаем һәм тимер ихтыярлы кеше образын тудырган. Тыйнак кешеләр көчле ихтыярга ия булалар икән шул. Әсәрне укыганда әлеге каһарманның үзе исән чагында тиешенчә тәкъдир ителмәвенә автор белән бергә әрнисең дә. Кешеләргә: тыйнакларга игътибарлырак булыйк, алардагы әлеге сыйфатны хөрмәтли белик! — дип оран саласы килә.
«Мәңге сакларга!» очеркы да безгә яңа герой ача. Бу геройга нәкъ менә Заманов- ның сыйфатлары, хәтта аның моңсу язмышы да хас кебек. Рейхстаг стеналарына исем- фамилияләрен уеп язган милләттәшләребез хакында укыганыбыз бар. Ә менә Рейхстаг түбәсенә җиңү байрагы кадаганы турында ишеткән юк иде. Гәрчә андый каһарманыбыз да булган икән. Башкорт- станда туып үсеп врач булырга хыялланып йөргән, әмма каһәр төшкән сугыш тарафын нан шул изге хыяллары челпәрәмә китерелгән Гази Заһитоа исемле тыйнак егетебез булган икән. 30 апрельдә яралы килеш Рейхстаг түбәсенә беренче Җиңү байрагын кадый ул һәм шушы батырлыгы өчен аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелергә тиеш дип кәгазь языла. Әмма ни сәбәпледер бу югары исем аңа бирелмичә кала. Алай гына да түгел, Г. Заһитоа һәм аның сугышчан дусларының әлеге фидакарьлеге әлегә кадәр тиешенчә яктыртылмаган да. Ш. Рәкыйпов әнә шушы сер йомгагын чишә. Ул без — укучыларны да үзе белән «ияртеп» йөртә, төрле документлар, Гази-ның дусларының истәлекләре белән таныштыра, бүләкләү кәгазендәге фактны тәфсилләп бирә. Бу очеркында автор геройның эчке рухын ачудан битәр әлеге фактны ачыклауга төп игътибарын юнәлтә. Табигый хәл. Сүз бит тарихи факт хакын-да бара. Әмма операцияне тасвирлау барышында аны башкаручыларның, беренче чиратта Гази Заһитоөның асыл сыйфатларын да саран шәрехләр белән булса да күрсәтеп бирә. Гази үз теләге белән рейхстагны штурмлаучылар сафына баса, коммунистның урыны алгы сызыкта булырга тиеш, дип уйлый ул. Сугышчан бурычны үтәгәндә каты яралана: дошман пулясы аның партбилетын үтәли тишеп чыга. Аны Кызыл Йолдыз ордены белән бүләклиләр. Госпитальдә дәваланып туган ягына кайткач, җиң сызганып эшкә керешә Гази. Авыл советы председателе, киң профильле механизатор, иң алдынгы тракторчы һәм комбайнчы. Кызганычка каршы, ул 1953 елда автомобиль һәлакәтенә эләгеп вафат була. Авылдашлары аның да герой икәнлеген белмиләр. Гази, аучыларга хас булганча, атнага ике сүз әйтә торган йомыкый, юаш, түземле, сабыр холыклы булган. Автор бо- лай ди: «Табигый матурлык беркайчан да бәясен җуймаган кебек, тыйнак батырлык та адәм балаларын үзеннән читкә этәрми. Халыкның мактанычы булган чын батырның каһарманлыгы үз иленә кайчан әйләнеп кайтса да соңламый диләр. Хак сүзләр болар».
Китап безгә электән таныш булган кайбер каһарманнарның да яңа сыйфатларын
ача, дидек. Бу җәһәттән киносценарий рәвешендә язылган «һәйкәлләр янында» исемле әсәр характерлы, аның үзәгендә — атаклы генерал. Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин. Бу легендар каһарманның сугышчан тормыш юлы шактый яхшы билгеле — аның турында укыган да бар, истәлекләре белән дә таныш. Әмма LU. Рәкый- пов әлеге әсәре белән командирның обра-зын тагын да тулыландырган, дөресрәге, аның мөлаем образын иҗат иткән. Ул безнең алга чын гуманист һәм интернационалист булып килеп баса. Ординарецы Сидор Новгородцевның оригиналь хикәяте аша без Г Сафиуллинның фронттагы батырлыкларын солдат күзлеге аша хәтердән уздырабыз, солдатның аңа мөнәсәбәте аша генералның ифрат дәрәҗәдә кешелекле булганлыгын ачык итеп тоемлыйбыз. Моңа тагын Советлар Союзы Герое Нәҗип Ну- гаевның тасвирлаулары өстәлә. Батыр украин каһарманы Петр Гончаров һәм бигрәк тә үзбәк егете, Советлар Союзы Герое, Болгариянең Халык Герое Зыямәт Хусанов- ка мөнәсәбәтендә генералның гуманлыгы. халыклар дуслыгы хисенең канына сеңгән булуы калку итеп гәүдәләнә (әсәрдә шулай ук татар Нәҗип Нугаев белән украин Петр Гончаровның туганлыгы күңелне кузгатырлык итеп тасвир кылынган). Үзенең частенда хезмәт итүче үзбәк егете 3. Хуса- нов безнең илдә һәм Болгариядә фантазия җитмәслек батырлыклар эшли. Ике тапкыр үлде дип исәпләнә. Әмма корычтан коелган егетне үлем алмый: исән калып туган илгә кайта. Ләкин геройның намусына яла ягыла. Концлагерьдан качкач, немецлар үз архивларына мәкер, хәйлә тулы кәгазьләр язып калдырган булалар. 3. Хусанов Герой исеменнән мәхрүм ителә. Кара көннәр баш пана. Шул чак аңа Г. Сафиуллин ярдәм кулы суза. Инде авыру булуына карамастан ерак сәфәргә чыга, төрле оешмаларга хат лар яза. Нәтиҗәдә Герой исеменә төшкән тап алып ташлана. Автор бу эпизодларны күңелне тетрәндерерлек итеп тасвир итә алган.
Әсәрләрне, аларның геройларын күңелгә якын иткән тагын бөр сәбәп бар Ш. Рә кыйпов үз персонажларының язмышларын шомартып күрсәтми, ул әлеге язмышлар ның чоңгыллы урыннарын әйләнеп узмый. Нәтиҗәдә, каһарманнар үз язмышлы, индивидуаль төсмерле тере кешеләр булып алга килеп басалар- Алыгыз шул ук 3. Хусанов фаҗигасын, яисә «Мәтрүшкәләр һаман хуш исле» очеркы герое, атаклы партизан Николай Орлов-Гатаулланың ифрат катлаулы язмышына игътибар итегез, «Хәрәкәттә — бәрәкәт» очеркы герое Сәлим Айткуловны хәтергә төшерегез. Сугыш кебек дәһшәттә дә кешеләр кеше булып калалар: бер-берсен яратышалар, дус итешәләр, шул ук вакытта бер-берсенә мөнәсәбәттә каршылыклар да чыгып тора. Әмма барыбер ахыр чиктә гаделлек, безнең тормышыбызда тыныч вакытта ук ныклап урнашкан нормалар җиңә.
Документаль әсәрләрдәге һәр геройның үз шәхси дөньясы бар. Әнә шул дөньяга да күз ташлап, автор аның гаять бай һәм эмоциональ икәнен ача. Бу уңайдан «Сөю дәвам итә» исемле әсәр аеруча хәтердә кала. Солдат көндәлеге рәвешендә иҗат ителгән әсәрнең герое Вилдан Хабиевның искиткеч батырлыгы һәм үзәкләрне өзгеч яшьлек мәхәббәте турында ул. Чын мәгънәсендә оптимистик трагедия. Челпәрәмә китерелгән өметләр дә. яшьлек хатасы аркасында туган гомерлек вөҗдан газабы, шашынып көнләшү хисләре,., һәммәсе дә бар монда. Кирәк бит: бер үк Миләүшәне яраткан ике егет (берсе — ханымның элекке сөйгәне, икенчесе — ире) яу кырында очрашалар. Бер-берсен чын мәгънәсендә дошман күргән бу кешеләр, үлем якадан алгач булса да, бер-берсен аңлашалар. бер-берсен гафу итешәләр. Икесенең дә күңелен биләгән олы мәхәббәт хакына!
Җыентыкта тагын да әле үзенчәлекле язмышлар бар Ничек кенә үзгә язмышлы, үзгә холыклы булмасыннар, бу батырларны берләштергән чыганак бер үк: туган илгә азат илгә бирелгәнлек, аны ярату, аның өчен җанны фида кылырга әзер булу, хак эш өчен көрәшкәнне аңлау үзара мөнәсәбәт пәрдә кешелеклелек, туганлык, ярдәмләшү, тыйнаклык, хезмәт сөючәнлеи дош-манга көйдергеч нәфрәт хисе Аларның бу сыйфатлары советча яшәү җирлегендә тәрбияләнгән. Әлеге сыйфатлар тыныч хезмәт елларында тамырланып үсеп килгәннәр дә авыр сынау мизгелләрендә гөлт итеп тышка бәреп чыкканнар һәм каһарманлык дигән гүзәл рухи бөеклеккә әверелгәннәр Ш. Рәкыйпов үзенең әсәрләрендә әнә шун дый идеяне үткәрә.
Җыентыкның тарту көче ниһаять шунда автор һәр әсәренә оригиналь әдәби форма тапкан. Кайсына гына мөрәҗәгать итмә һәрберенең жанры, сюжеты, композициясе тел-стиль чараларның үзенчәлеге турында сөйләргә мөмкин Автор документаль про-
IJ. «К У • № 7
□аның мөмкинлекләре киң икәнлекне исбат итәргә тырыша.
Әмма бер мәсьәләдә автор белән принципиаль бәхәскә керәсе килә. Сүз такт һәм документаль төгәллек хакында, тормыш дөреслеге белән автор уйланмасы нисбәте турында бара. Бәхәссез, әдәби документаль проза әсәре язу—иң кыен иҗат тере. Төп хикмәт шунда, документа- лизм дигән метод авторның фантазиясен чикли. Ләкин бу — документаль әдәбиятта уйланмага урын юк дигән сүз түгел. Ансыз гомумән иҗат була алмый. Документаль әдәбиятта художество алымнары белән бергә публицистика алымнары да ярдәмгә килә. Документаль әдәбият, сурәт әдәбияты булу белән бергә, логик формаларда әйтеп бирелә торган фикер әдәбияты да ул. Документаль прозаның шушы хасиятеннән уңышлы файдаланган очракта автор иҗади уңышка ирешә. Моның бер мисалы «һәйкәлләр янында» исемле сценарий. Оригиналь алым. Автор, вакыйгалар һәм характерлар логикасына каршы килмичә, үзенең иҗат фантазиясен эшкә җиккән, шартлылык алымнарын кыю кулланган. Художестволы сурәтләүгә табигый рәвештә авторның публицистик уйланулары, чиге-нешләре, фикерләре килеп керә. Язучы гоман да-итә («Әгәр мин кино төшерүче булсам...»), геройларның монологларын һәм диалогларын да бирә. Әмма без белеп-си- эеп торабыз: ул шартлылык кысаларында эш итә. Шуңа күрә укучы тормыш дөреслегенә каршы килү хисе кичерми.
Әмма аерым әсәрләрендә автор чама хисен онытыл җибәрә. Замановка багышланган очеркта, мәсәлән, шәфкать туташы Тамара бар. Бик мөлаем, бик кешелекле образ. Геройның үлемне, каты авыруны җиңүендә аның роле гаять зур Ләкин ул ханымның Замановка булган интим мөнәсәбәтләрен. мәхәббәтен әсәргә кертү нигә кирәкте? Очеркны җанлы, психологик итү өченме7 Ә бит Замановның тормыш иптәше, балалары, дуслары, якташлары бар. Турысын әйтергә кирәк, бу очракта авторга такт, чама хисе җитеп бетмәгән. «Сөю дәвам итә» дигән әсәрдә дә шул ук хәл. Геройның яшьлек хатасын, Миләүшә белән булган иң нечкә интим мөнәсәбәтләрен тәфсилләү (хәтта дөреслеккә туры килгән очракта да), минемчә, шулай ук такт җитмәүнең бер чагылышы.
Бу әсәрдә автор эмоциональ тәэсир итү көче ягыннан бик тә үтемле булган тагын бер алым—солдат көндәлеге алымын куллана. Ләкин андый «көндәлек» тормышта булганмы, бар икән —- ул әдәби яктан шулай камил эшләнгән булганмы (чын язучы кулы әллә каян сизелеп тора) — ыша-нуы кыен. Геройның эчке дөньясын, бу дөньяның драматизмын ачу өчен кулай алым булса да. ул бу очракта документаль әдәбиятның төп таләбенә каршы килә. Минемчә, фактлар төгәллеге, тормыш дөреслеге мондый төр әдәбиятта бозылмас закон булырга тиеш. Аннары бит сүз объективлык принцибы турында гына түгел, ә каһарманнар алдындагы җаваплылык турында да бара. Реаль кешеләр хакындагы әсәр-ләрдә фактлар дөреслегенә бернинди хилафлык килергә тиеш түгелдер кебек. Моннан «язучы — фактлар колы» дигән хата нәтиҗә ясалмасын, алай түгеллекне авторның инде телгә алынган «һәйкәлләр янында» дигән һәм башка әсәрләре раслап тора.
Китапның ахырында гаҗәеп бер документ китерелгән. Ул — Татарстанда туып үскән, яшәгән һәм эшләгән, һәм Татарстаннан читтә туган, милләте татар булган Советлар Союзы Геройларының исемлеге Ул исемлектә һәр геройның исем-фамилиясе, туган елы, урыны, милләте. Герой исеме бирелү турындагы Указның датасы күрсәтелгән. Күңелдә горурлык хисе уята торган бик кирәкле исемлек!
>Ңыеп әйткәндә, Ш. Рәкыйпов, үзенең эз-ләнүләрен дәвам иттереп, иҗат кыйбласына тугрылык саклаган хәлдә, тәрбияви көче зур булган файдалы, мавыктыргыч китап иҗат иткән. Ул совет кешесенең рухи гүзәллегенә дан җырлый, аңа сүздән һәйкәл торгыза. Нәтиҗәдә, Бөек Ватан сугышы каһарманнары меңнәр аңында үзләренең икенче гомерләрен башлыйлар. Совет кешесенең гүзәллегенә соклану белән бергә, кешенең асылына ук каршы килә торган рәхимсез сугышка карата күңелдә бунт кузгата бу китап. Уйлар ирексездән бүгенге көннең фаҗигале вакыйгаларына килеп тоташа. Бүген дә дөнья тыныч түгел, Океан артыннан да, Көнбатыштан да, Көнчыгыштан да янау авазлары яңгырап китә, корал чыңлавы ишетелеп тора. Алар барысы да социализм дөньясына каршы юнәлтелгән. Мондый шартларда аталарыбызның туган илгә бирелгәнлеге, каһарманлыгы, дош-манга нәфрәте яшь буыннарның характерында төпкелләнеп тамырланырга тиеш. Шамил Рәкыйповның әсәрләре әнә шул изге эшкә хезмәт итә.