Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Мин 1962 елның январенда туганмын.
Быел урта мәктәп тәмамладым. Шигырьләрне бик яшьтән яза башладым.
Тукай. Такташ. Җәлил һәм Дәрдмэнд иҗатын өйрэнэм. Хәсән Туфан. Сибгат Хәкимнәргә гашыйкмын. 0 яхшы шагыйрьләр, куанычым зур! — бик күп.
Кешеләрне тетрәтә торган, чын мәгънәсендә шигырь дип аталырлык утлы, ярсулы. шул,ук вакытта моңлы шигырьләр язасы килә...
Әгәр җырда мактасам мин туган җирне, Сөям, димәк, бу түгәрәк җир шарын да. Әгәр җырда күккә чөйсәм үз халкымны — Сөям, димәк, халыкларның мин барын да.
Алмагач
Кояш көлә иде күктә, Күңелле иде көннәр, Ә ник чибәр алмагачның Яшь акты кәүсәсеннән?!
Ташлап китте хуҗа аны, Ташлады, игелексез.
... Бәхет монда гына түгел, Янәсе, җирләр чиксез.
Кышкы кардан ачылган җир Чәчүне сорап ята!
Алмагач көтте хуҗасын Ак чәчкә ата-ата.
Өмет өзмәде ул һаман. Көтте, зарыгып көтте. Ботакларда аңа дигән Алмалар пешеп җитте.
... Ул әйләнеп кайтты кире, Тик шундый салкын көнне - Алмагачның яфрагы да Коелган иде инде.Җил гитара уйный
... Офыкка ук иңеп бара Чия сыман кызыл кояш, Көзге кояш, гүзәл кояш, Үзе сәер, үзе юаш.
Ә шаян җил каян гына Болытларга менеп китә, Ерактагы кояшның да Ал битеннән үбеп үтә.
Серле кылга чиртеп ала — Ул бит иң шәп гитарачы, И табигать! Тыйма аны, Әйдә, күңелләрне ачсын.
... Ә офыктан чыгып килә Алтын кояш. Дөнья тынган — Гитарасын югалткан җил, Йоклап киткән таң алдыннан.
Кыйтга эзлим
Һай, киң дә бу тормыш дигән диңгез, Гомер — кораб.
Кабаланып фәрман
Бирәм, ашыктырам аны:—Тиз, тиз!
... Йөрәктә дәрт, беләгемдә дәрман.'
Таныш түгел урыннардан узам,
Җем-җем итә йолдызларым: «Читкә китмә».
Давыл чыга.
Куәтле җил — диңгез туза,
Ә мин эзлим табылмаган яңа кыйтга.
Утрауларны үтәм.
Тик аларга
Тукталулар минем максат түгел. ... Туры юлдан бару, ай-һай, авыр — Болытлана кайчак зәңгәр күгем.
Табасы иде бит...
«Мин җир күрәм!»
Диеп аваз саласы иде,
Тик бер теләк чынга ашмый никтер, ... Язмыш әле тотып калды өнне.
Кешеләр йөзгән моннан арып-талып
Миңа кадәр.
Йөзәр миннән соң да, һәм бик азлар тапкан кыйтгаларны, Күпләр йотылганнар упкыннарда.
Күпләр туктатканнар эзләнүне:
«Җитәр.
Йөрдек юк нәрсәне куып».
Якорь төшергәннәр утрауларга Кырыс язмыш белән риза булып.
Шаулый диңгез.
Шаулый тормыш шашып,
Мин онытылып офыкларны күзлим, Як-ягымда тагын күпме кораб, Барысы да яңа кыйтга эзли.
Сорасалар әгәр...
Я җиңелгәи татар, я җиңгән.- X. Туфан.
Туган җиргә ныклап береккән мин,
Халкым өчен тибә йөрәгем, Сорасалар әгәр, син кем? диеп, Мин — татар, дип җавап бирәмен
Утка-суга салсалар да барыбер Мин халкымны өзелеп сөярмен, Сорасалар әгәр, син кем? диеп, Мин — Тукайлар токымы, диярмен
Туган халкым — батыр татар халкы,
Шуңа күрә мәңге горурмын.
Катыйль алдында да Җәлил кебек Тезләнмичә басып торырмын.
Сынатмастыр-сүрелмәстер күңел, Дөрләр дә ул, балкыр, яныр да. Гаҗәп түгел, Тукай каны ага — Татар каны ага тамырда.
Бу башлардан барсы үткәндер шәт, Давыл булып күпме яу килгән?!
Тузан баскан ташлар сөйли башлый: Я җиңелгән татар, я җиңгән.
Бу дөньясы яралганнан бирле Язмыш безне азмы кыйнады, Беләзекне богау кысса кысты, Югалтмадык әмма иманны.
һәр гасырның ата шайтаны бар, Урландылар кайбер өметләр, Без һаман да татар булып калдык, Бирелмичә калдык, егетләр!
Сорасалар әгәр, син кем? диеп Мин — татар, дип җавап бирермен. Халкым өчен булса икеләнми Кайнар тәмугларга керермен.