ШИГЫРЬЛӘР
Хатлар килә миңа..
Хатлар килә миңа, хатлар килә. Ерактагы дуслар сагынган. Шәһәрләрдән, авыл якларыннан Минем йортка юллар салынган.
Бистәләрдән килә, төзелешләрдән...
Хатлар килә иртә-кичләрен.
Чалыш-полыш язган сүзләреннән Сизеп торам кайнар хисләрен.
Мин күрешәм кебек алар белән, Кул алышып шушы бер мәлдә. Елмаюлар балкый хат өстендә, Карый кебек күзләр күзләргә.
Исемнәрен алар яшермиләр. Адреслары конверт читендә.
Сызып куйган хәреф асларына — Калсын диеп минем исемдә.
Алар яза үз куллары белән, Үз сүзләре белән уйларын. Алар белә минем язмышымны, Нигә чәчем ап-ак булганын.
Мактамыйлар алар, хурламыйлар, Алар әйтә бары дөресен.
Менә шуфы гади, гади кешеләр, Миңа бирә тормыш дәресен.
Мин үземне көчле итеп сизәм, Бәхетемнең булмый чикләре. Әйтерсең лә юлдаш җилләр исеп, Киерә минем кыю җилкәнне.
Алар яза. Ачык, туры итеп — Боргаланмый, сыргаланмыйча. Алар да бит тыныч яши алмый, Минем белән бергә янмыйча.
Хаталансам — алар гафу итә, Янамыйлар ләкин беркайчан. Кызганмыйлар минем өлешемне, Нур сорасам әгәр кояштан.
Минем өчен тагы нәрсә кирәк, Бер медальме әллә күкрәккә? Медальләр бит кайчак тутыгалар, Ә яхшы сүз яши йөрәктә.
Менә мин дә язам бу шигырьне, Сагышланып калган чагымда. Тәнкыйтьчеләр булса, булмаса ни, Шундый дуслар булса янымда.
1977
Без язмышка үпкә белдермибез: Тормасак та таулар илендә, — Татарстан —
Үзенең исеме белән, КамАЗлары белән
Күренеп тора дөнья түрендә.
Күренеп тора
Кечкенә генә Кырлай белән.
Күренеп тора
Нәни генә тургай белән.
Күренеп тора
Татар улы, Ватан улы, Габдулла Тукай белән.
Тормышыбыз Идел ярларында, Без Иделне сөйдек гомергә, Татарстан —
Каеннары белән, Арышлары белән Күренеп тора дөнья түрендә. Күренеп тора Ап-ак кына карлар белән, Күренеп тора Кояш төшкән җире белән. Күренеп тора Татар улы, Ватан улы, Муса Җәлиле белән.
1978
Ялгыз торна узып бара, Кешеләр аңа карап кала: — Әнә, диләр, торна оча. Әйе, ялгыз торна оча. Бер ятим ул безнең очта.
Мөмкин түгел кызганмаска, Кошны күреп сызланмаска. Торна оча, торна оча. Кайгыларын уйлап оча.
Шул турыда беләләрме, Беләләрме безнең очта?
1977
Төн буенча йоклый алмыйм, Төн буенча уйда мин. Әйтерсең лә капчык аскан Юлчы кебек юлда мин.
Капчык авыр: анда — еллар, Анда минем язмышым. Кайгыларым, шатлыкларым, Эзләп алган табышым...
Кая җитеп тукталырмын — Юл азагын кем белә?
Миңа әле кояш белән Иртәгә дә көн килә.
1977