Логотип Казан Утлары
Публицистика

ПУБЛИЦИСТИКАГА— КЫЮЛЫК ҺӘМ ОСТАЛЫК


ублицистиканы ачыграк төшенер өчен төрле чагыштырулар эзләп караган бар. Әйтик, ул йөрәк тибешен бик төгәл сызып бара торган кардиограмманы хәтерләтә. Публицистика халкыбызның, илебезнең, чорыбыз хың йөрәк тибешен, сулышын язып бара. Үткәннәрне күз алдына китерер өчен юкка гына элекке газета, журналларга ябышып ятмыйбыз. Бүгенге иҗат очкыннарыбыз да тарих елъязмасына җуелмас эзләр булып уелып кала. Без аларга әле торып-то- рып кире кайтачакбыз, балаларыбыз, оныкларыбыз да шулардан безнең бүген ничек яшәгәнебезне күрәчәк. Бу хәл публицистларны, бер яктан, горурландырып торса. икенче яктан, алардан уз эшләрендә ифрат җаваплы булуны таләп итә.
Ләкин әлеге чагыштыруның җитди кимчелеге бар: ул бер генә яклы. Публицистикага классик чагыштыруны гасыр башында ук әле Владимир Ильич Ленин тапкай. Вакытлы матбугатны ул төзелеш белән бергә уралып менгән басмаларга тиңли (В. И. Ленин. Әсәрләр. 4 иче басмадан тәрҗемә, 5 том, 11 бит).
Димәк, публицистика чорыбыз сулышын теркәп кенә бармый, ә бәлки җәмгыятьнең зур эшләрендә турыдан-туры катнаша, коммунистлар партиясенең җитәкчелек һәм оештыру эшчөнлегендә тугры ярдәмчесе, тәэсирле коралы булып тора. Публи цист халкыбыз, илебез йөрәк тибешен язып кына бармый, аның нык, ышанычлы тибүенә үзенең иҗат ялкыны белән тәэсир дә итә.
1977 ел Бөек Октябрьның 60 еллык бәйрәме елында илебезнең яңа төп законы — СССР Конституциясе кабул ителде. Аның проектын тикшерүдә катнашканда 140 миллионнан күбрәк совет халкы кулына каләм алды. Чын мәгънәсендә бөтен халык таш- ■кынына әверелгән бу хәрәкәттән язучылар читтә кала алыр идемени?! Алар Совет Властеның 60 ел яшәү дәверендә илебез, республикабыз ирешкән казанышларны данладылар, гыйбрәтле мисаллар, кызыклы чагыштырулар белән бүгенге тормышыбызны тасвирладылар.
Гариф Ахуновның, мәсәлән. «Илебез маршрутлары» («Социалистик Татарстан». 1 январь, 1977 ел), «Хыял һәм чынбарлык» («Социалистик Татарстан», 18 август, 1977 ел), «Дәверләр документы» («Казан утлары». 1977 ел, № 11), «Халыклар дуслыгы кодрәте» («Советская Россия» нәшрияты 1977 елда басып чыгарган «Горизонтлар’ китабы) һәм башка публицистик мәкаләләре хәтердә калган.
Публицистикада автор үзе, аның позициясе ярылып ята. Алай гына да түгел, ул актив, көчле позиция. Димәк, сүзнең үтемле, тәэсирле булуы синең тормышта, эштә ■ничек яшәвеңә дә нык бәйле. Халык һәм ил язмышы, аның олы эшләре хәл ителгән вакыйгаларда үзләре турыдан туры катнашкан язучыларыбызның әсәрләре аеруча кызыксынып укыла. М. Әмирнең «Без бәләкәй чакларда» повестеның («Казан утлары». 6. 7 саннар, 1977 ел) йотылып укылуы да анда халык тарихының иң гыйбрәтле, иң истәлекле вакыйгалары язучының үз язмышы аркылы сурәтләнүенә бәйле.
Г. Бәшироеның «Без үткән юллар» («Социалистик Татарстан». 23 октябрь 1977 ел), Р Ишморатның «Рәхмәт сиңа. язмышым» («Социалистик Татарстан, 25 сентябрь, "1977 ел) дигән истәлекләре дә безне шундый хискә баеталар.
П
Аларның эмоциональ тәэсир көче бай тарихи мәгълүмат бирүдә генә түгел, әлбәттә Биредә публицистик осталык та җитди роль уйный. Шуны уйласаң, янә теория ечен дә ярап куярлык кайбер нәтиҗәләр чыга, публицистиканың яңа үзенчәлекләре төсмерләнә. М. Әмир, мәсәлән, үзенең сүзләре белән әйтсәк, «Кичә турында бүген яза», ягьни хатирә-истәлекләрен бүгенге тормышыбыз, алда торган бурычлар биеклегеннән бәяли, бүгенге кешеләрне уйлап яза Әйтик, туган тел, әни. җыр турында- ф гы шигърият белән өртелгән кичерешләр дә. Казан, КамАЗ турындагы яки әдәп кагыйдәләренә бәйләнешле уйлары да, бүгенге көннең актуаль проблемалары булганлыктан, заманча яңгырыйлар, укучыларның һәр төрле катламында кызыксыну уяталар.
Язу алымына килгәндә дә, сырлап, бизәкләп язарга тырышмыйча, автор бик дөрес эшләгән. Ул үзе үк: «Мотлак образлар теле булсын Дип тормадым, ачыктан- ачык публицистика алымына мөрәҗәгать иттем», — ди. Өстәп шуны гына әйтәсе килә бу юнәлеш—татар әдәбияты өчен сыналган, традицион юнәлеш. Г. Тукайдан, Г. Ибраһимов, М. Гафурилардан килә ул.
Тагын шунысы бар, идеология фронты активисты буларак язучының осталыгы истәлекләрен нәкъ вакытында чыгару, көн кадагына суга белү* белән дә билгеләнә. М Садри, мәсәлән, Вахитов исемендәге химия комбинатыннан репортаж язды («Социалистик Татарстан», 5 ноябрь, 1977 ел) Хикмәт өлкән язучының бүгенге комбинатны. аның кешеләрен үзе моннан күп еллар элек, шунда эшләгән вакытлар белән оста чагыштырып, гыйбрәтле сөземтәләр чыгаруында һәм шул хакта укучыларга нәкъ менә юбилей көннәрендә сөйләп бирүендә.
Бөек Октябрь революциясе, гражданнар сугышы. Бөек Ватан сугышы—мәңгелек темалар. Алар әле яңадан-яңа яшь публицистларга рухи азык, илһам бирер. Ләкин о бу юнәлештә эшләве кыенлашканнан-кыенлаша бара Архивларда эзләнү, берәмтек- •£ леп истәлекләр җыю күп вакыт, физик көч. зур сабырлык, өстәмә белем сорый. * Шуңа күрә дә моңа алынган яшьләр күп түгел. Аларга аеруча игътибарлы булырга, — хезмәтләренә гадел бәя бирергә тиешбез. =
Әлбәттә, һәр язучы шагыйрь була алмаган кебек, публицист булу да һәркемгә “ насыйп түгел. Инде үзеңдә шундый сәләт барлыгын сизәсең икән, алдыңа максат- «ың зурын куярга һәм аңа ирешү өчен бөтен көчеңне бирергә тиешсең. «Мин һәлак булып калган героем өчен сөйлим, — ди Шамил Рәкыйпов.— Аның эзләреннән ~ йөреп, мин ил гиздем. Аны күргән, белгән кешеләр белән гәп кордым. Аны хыялымда терелттем. Башкача булмый. Шулай итмәсәм, сүзгә саран каһарманнар мәңге дәшмәячәкләр». Менә шундый изге, олы максат язучыны осталыкка омтылдыра Аның «Рейхстагка беренче адымнар» («Татарстан яшьләре», ноябрь-декабрь, 1977 ел), «һәйкәлләр янында» («Яшь ленинчы», 2—27 апрель. 1977 ел), «Днепр ярында таллар бар» («Казан утлары», 1978 ел, 5 сан) очерклары — шушы иҗади омтылуның җимешләре.
Публицистиканың иң төп үзенчәлеге, Мариэтта Шагинян сүзләре белән әйтсәк, «факттан фикер чыгару». Публицистиканың бурычы портрет тасвирлау, вакыйга сөй ләү, ягъни факт санау түгел, ә бәлки фактлардан акылга, хискә тәэсир итәрлек фикер проблема кузгату. Шунсыз публицистика була алмый. Алдынгылыкны мактыймы ул, әллә кимчелекне яманлыймы, публицистик чыгыш һәр вакыт укучыны уйланырга, дулкынланырга этәргән фикер чыганагы булырга тиеш.
Бәйрәм, тантана уңаеннан язылган материалларга да шул ук таләп. Бүтәнчә мөмкин дә түгел, чөнки В. И. Ленин, партия безне, революцион бәйрәмнәр алдагы көнгә хезмәт итә, дип өйрәтә Халыкка әйтер сүзе булган язучы газета журнал биргән мөмкинлекне андый вакытта да урынлы файдаланыр, күптән мәгълүм фикерләрне чәчәкле чуклы сүзләргә төреп кенә яңартырга маташмас, һәр вакыйганы үзенчә күрә белеп, яңача тасвирлый алыр. Шушы җәһәттән Б Камаловның «Совет кешесе» («Социалистик Татарстан». 9 апрель, 1977 ел). Г. Минскийның «Хакыбыз хокукыбыз» («Татарстан яшьләре», 13 август, 1977 ел). Ә Баяновның «Туган җирем — горурлы гымв («Советская Татария», 7 август, 1977 ел) мәкаләләре хәтердә калган. Аларда
<1. «К У » М 7.
ПУБЛИЦИСТИКАГА-КЫЮЛЫК ҺӘМ ОСТАЛЫК
161
«үпие кочаюирг* тырышып таркалу »«. 6э»к». исемч.речн.н үк күрекгакча, ач- рмм бер масьалө тирәсендә конкрет суэ йөртелә.
Ф М Досгоеәскии .һәр тенкмЯТӘЧӨ публицист булырга тиеш, шул «етьиәда публицист: һәр тәикыйтәчеиец бурычы уаеиөц нык ышанычын (имаиыи) булдыруда гына түгел, ә бәлки шул иманын үткәзә белүлек ла тора. I. «игән Талантлы язучы кулыннан төшкәндә юбилей, туган көн уңаеннан язылган гади мәкалә-рецензия дә татлы җимеш булып җитлегеп, өлгереп төшә С. Хәкимнең шагыйрь М. Львов турын- дагы мәкаләсен («Социалистик Татарстан», 4 январь, 1977 ел), әдипнең үз шигырьләрен укыган кебек онытылып, ләззәтләнеп укыйсың, авыр юлда салкын чишмә очрап, шуннан бер кушуч су эчеп җибәргәндәй буласың. ..Фикер уйнасын... Львов үз хисләренең агыш формасын тапты. Минем юка боз катлавы астында үзенә юл эзләгән суны күзәтеп торганым бар. Башта азаплана кебек... Аннан уйнап-гөрләп ага башлый, тавышы ияртә, артыннан калмый йөгерәсе килә. Чоңгылга ашыккан ерганак...»
Биредә публицистика белән шигърият аерып ала алмаслык хәлдә кушылган. Гомумән, публицистика шундый аралашучан жанр ки, ул бүтән иҗади алымнарның иң яхшы сыйфатларын үзләштерүгә бер дә каршы түгел. Әйтик, фәнни стильнең конкретлыгын, кырыслыгын алып, цитата һәм төрле документларны образ биеклегенә күтәрә алган кебек, матур әдәбият стиленең дә үзенә ятыш, кулай сыйфатларын бик иркен куллана.
Публицистик ялкын белән өртелгән әдәби тәнкыйтьнең тәэсир мөмкинлекләре ифрат зур. М Мәһдиевнең «Галимҗан Ибраһимов әсәрләрендәге образларның прототиплары» («Казан утлары», 1977 ел, 1 сан), «Иван Бунин һәм татар фольклоры» («Советская Татария, 23 январь, 1977 ел), Р. Мостафинның М. Җәлил эзләреннән яңа табышлары («Казан утлары», 1977 ел, 2 сан; «Ялкын», 1977 ел, 8 сан), X. Сарьянның «Уеңны уйдырып сал» китабындагы (Татарстан китап нәшрияты, 1977 ел) туган тел турындагы мәкаләләре укучыларга әдәбияттан, тарихтан төрле бай мәгълүмат биреп кенә калмый, бәлки чын сәнгать әсәренең үзе кебек үк тәрбия чарасы буларак та төрле яклап йогынты ясый.
Тик мондый чыгышлар әле бик аз. Яңа спектакльләргә рецензияләрнең фәнни яктан да сай булып, публицистикадан да ерак торулары борчылу тудыра. Кайбер яшь язучылар аларны уенчык мылтыктан борчак аткан кебек кенә ыргытып торалар. Ә Гаффаровның телевизион спектакльгә язган рецензиясен («Социалистик Татарстан», 25 июнь, 1977 ел) кызыксынып укый башлыйсың; тормышыбыздагы, сәнгатебездәге бу яңа күренеш ничек бәяләнә икән, күңелне борчыган кайбер якларын төзәтер өчен автор ниләр тәкъдим итә икән? Тик өмет акланмый: «телевизор экраны ясалмалылыкны яратмый, купшылык, төчелек монда чит нәрсә. Иң кирәклесе — тормышчан кичерешләр, детальләр дөреслеге», кебек әүвәлге театр рецензияләрендә үк тапталып беткән штампларның, яңа квартирга ияреп килгән иске-москы кебек, монда да тагылып керүе җанны гына әрнетә.
Ә бит өйрәнергә бер дә ерак барасы юк. С. Хәкимнең «Камай чишмәсенең суы җырлата» очеркы («Социалистик Татарстан», 27 август, 1977 ел) бер караганда нибары җыр турында гына кебек, әмма аны укыганда үзеңнән-үзең публицистик» турында тирәнрәк уйларга биреләсең. Кайбер йомгаклар ясала. Әйтик, публицистик гомумиләштерү мәсьәләсе. С. Хәким очеркы шундый көчкә ия ки, Вафирә Гыйззә- туллина йөзендә без барлык артистларыбызны уйлый башлыйбыз. Талантлы җырчыбыз өчен, бөтен сәнгатебез өчен горурлык хисе туа. Авторның җыр сәнгате һәм артистларыбыз турында Вафирәгә кушылып уйлануы барыбызның да борчылуы, уйлануы булып әверелә.
Бу чын осталык, публицистикада зур казаныш. Моңа ирешер өчен язучыга нык кына каршылыкны җиңәргә кирәк. Уйлап карагыз: бер якта — публицистика чынбарлыкта булган факт белән, анда да әле кабатланмаган, яңа факт белән эш итәргә тиеш. әмма икенче якта—ул факт «шаккатаризм», сенсация дә булмыйча, безнең та-
1 Краткая литературная энциклопедия. 6 том. 74 бит.
бигый яшәешебезнең уртак күренеше, типик факт, вакыйга Дип кабуп ителерлек булырга тиеш. Җиңеп кара син шундый каршылыкны! Әмма җиңәргә кирәк, һәм моның матур үрнәкләре үзебездә үк булуы безне сееидерә.
Публицистика үзенең сәләтен, асыл сыйфатларын көннең төп темаларын яктыртканда гына тулысынча ача. Эшче, колхозчыдан, галим, инженердан башка, аларның хезмәт каэанышларыннан башка иҗтимагый яшәеш юк. Төп тема дигәнебез менә шулар. Алардан башка әдәбиятның да, публицистиканың да булуы мөмкин түгел. Завод-фабрикаларда, ферма-кырларда, фәнни лабораторияләрдә төзелешләрдә бүген иҗади, тынгысыз хезмәт шавы. Совет халкы унынчы бишьеллыкның яңа кыяларын яулый.
1978 ел да тарихка кереп калырлык вакыйгаларга бай булды РСФСР Конституциясе. Татарстан АССР Конституциясе кабул ителде. КПСС Үзәк Комитетының июль Пленумы «СССР авыл хуҗалыгын тагын да үстерү турында» карар кабул итте. Аны ■гамәлгә ашыру өчен республикабызда да киң колачлы эшләр бара.
Язучының урыны — алгы сафларда. Иҗади оешма җитәкчеләренең бөтен союз киңәшмәсендә Г. Марков болай дигән иде: «Халыкның күтәренке рух белән яшәве, массаларның политик һәм хезмәт активлыгы безнең күп милләтле әдәбиятыбызны шифалы чишмәдәй сугарды һәм сугарачак. Без халыкның практик эшләренә тагын да якынаерга, халык тормышының теп агымнарына тагын да тирәнгәрәк керергә тиешбез. Совет кешеләренең батырлыгы язучыларны үзенә җәлеп итми кала алмый. Шундый шартларда һәр язучылар оешмасы, һәр журнал һәм газета алдында инициатива өчен, иҗат, эзләнү өчен бетмәс-төкәнмәс мөмкинлекләр ачыла Бу эшкә һәрбер язучыны тарту, халык белән аралашуның барлык плацдармнарына чыгу, унынчы бишьеллыкның чын шагыйрьләре булу бик тә әһәмиятле».
Партиябез халык алдына куйган чираттагы яңа җитди бурычлар публицистика турында да тирәнтен уйланырга, аның торышына, бурычларына яңача, таләпчәнрәк дер ясалмалык барлыкка килгән. Моны ачыклап китәргә кирәк.
Очерк ул — бүген иҗтимагый әһәмиятле булган чын факт, вакыйганы кеше ха рактерына бәйләп, җәмәгать фикере тудырырлык итеп, әдәби һәм публицистик чаралар белән хикәяләү. Димәк, ул повесть, хикәядән документаль фактлар һәм чын персонажларга нигезләнүе белән генә аерыла. Безнең фикеребезчә, повесть, хикәя
карауга этәрә
Иҗади борчылу, уйлануларның нәтиҗәсе буларак, язучыларның авыл темасына Z багышланган публицистикасы шактый җанлана төште. Г. Ахуновның Куйбышев рай- а оныннан язган «Икмәк» циклы, С. Хәким. Роб. Әхмәтҗанда, М. Хәсәнов, Ф. Шәфигул- < линнарның соңгы язмалары шул хакта сөйли. Ләкин болар әле беренче адымнар гына. Кызганычка каршы, аларның барысына Да хас. һәм, гомумән, тулаем публици- s стикабыэга хас бер кимчелек бар — аларда аерым хуҗалыкларның, аерым герой-ларның казанышларына, күрсәткечләренә мөкиббән кителә дә, публицистиканың төп асыл сыйфатларыннан берсе — гомумиләштерү типиклаштыру онытыла. Хәлбуки, Владимир Ильич Ленин моңа аеруча әһәмият биргән; ул «Крестьян хуҗалыкларын дифференцияләү мәсьәләсенә карата» дигән китап авторы Борис Книповичка язган хатында: «Саннар рәте артында вакыты вакыты белән күздән типлар, хуҗалыкларның иҗтимагый экономик типлары төшеп калмыймы. Статистика мате-риалларының үзенчәлек көче бик нык булганга, моның куркынычы бик зур «Саннар рәте» мавыктыра Авторга мин бу куркынычны исәпкә алырга киңәш итәр идем »— ди. (Н. К. Крупская. Ленин—редактор и организатор печати. М., Гослитиздат. 1956.
19 бит.)
Безгә хәзер публицистика, бигрәк тә аның катлаулырак, саллырак жанры — очерк- пар белән җитдирәк эш итәргә вакыттыр
Бүгенге очеркларны анализларга керешкәч, аларның бер берсеннән нык үзгә ике төркемгә аерылуын күрәсең, беришләре кеше турында, икенчеләре язучыны борчыган мәсьәлә турында Бер жанр дип тамгаланган сәнгать әсәрләренең эчтәлекләре ягыннан шулай аерылуы сәер хәл, тормышта бит кешеләр үзенә проблемалар үзенә аерым яшәмиләр, алар аерылгысыз. Димәк, бүгенге очеркистикада нинди
бепан бер рәткә куеласы очеркны портрет очерк, проблемалы очерк, тагын әллә нинди очерк дип классификацияләү ким дигәндә җавапсызлык белән янәшә тора.
Әгәр очеркны чын әдәби жанр дип саныйсың икән, анда тормышның реаль чагылырга тиешлеген танымый кала алмыйсың. Шулай булгач, анда кешеләр аерым, проблемалар аерым дши алмый Язмада шулай килеп чыга икән, димәк, ул әле очерк дәрәҗәсенә җитмәгән.
Шулай да без портрет язмаларны игътибарсыз калдырмыйк. Аларны укыгач республиканың терле төбәкләрендә, хуҗалыкның төрле тармакларында эшләүче алдынгы кешеләребезнең эш алымнары, яшәү рәвешләре күңелдә әйбәт эз калдыра Я. Винецкий, Б. Камалов, К. Тимбикоеа, Җ. Рәхимов, X. Хәйруллин, Ә Маликов. Ф. Яруллиннар бу юнәлештә активлык күрсәттеләр. Тулаем алганда, мондый язмалар күптән мәгълүм калыплар хәлендә торсалар да. бу язучыларның иҗаты шул хәлдә» чыгу юлларын эзләүләре белән игътибарга лаек. Ф Яруллин, мәсәлән, моңарчы язылмаган профессия кешеләрен тәкъдим итте. Б Камалов язмаларында, геройларны бөтен яклап тасвирларга омтылудан котылып, аеруча характерлы бер ген» ягына тукталу күренде. К, Тимбикова исә, киресенчә, портретларны киңрәк планда язуда үзен сынады. Ә. Маликов үз геройларының эчке кичерешләрен калкурак бирергә омтылды
Ләкин портрет язмаларның күпчелегеннән, чыннан да, ясалмалылык бөркелеп- тора Бу аларга тормышчанлык, әйтер идем, документальлек җитмәүдән килә Документальлек ул геройның чын исемен атап, адресын күрсәтүдә генә түгел Әсәрнең барлык күзәнәкләре дә тормышчан булырга тиеш. Ә без тормыш дөреслеген» еш кына хилафлык китерәбез. Мисаллармы?
Персонажларыбызның телен алыгыз, тормышта алар шулай сөйләшәләрмени?}
Язмаларыбызның финалын алыгыз, ал да гөл булып бетмәгәне бармы? Ә бит тормышта геройларыбыз безнең арттан хәл ителеп бетмәгән эшләре, борчу мәшәкатьләре белән калалар.
Геройларыбызга сокланып, твчеләнү дә ясалмалылык түгелмени?!
Дөрес, композитор Прокофьевның: «Мин сокланам һәм шуны кешеләргә сөйләргә телим», дигән сүзе бар. Чын сәнгать әсәре сокланудан, хәтта аптыраудан, шуны башкалар да сокланырлык, аптырарлык итеп язудан туа. Ләкин моның өчен бөтен кеше дә соклана торган фактның табылуы мотлак. «Кара, иске чикмәнгә исе киткән», димәсеннәр.
Ясалмалыкның иң тәп сәбәбе — геройларны конфликттан, проблемадан аеру. Дөрес, яэучыларыбыз яшәп килгән кимчелекләрне ачуда, аларны бетерү өчен барган көрәштә катнашмый дип булмый, тәнкыйть чыгышлары матбугатта күренгәли. Аларны тикшерә-анализлый китсәк, мондыйрак күренешкә тап булырбыз: язмаларның күлчелеге әхлак-тәрбия темаларына карый, тормыштагы гыйбрәтле хәлләргә таянып, үгет-нәсихәт бирелә. Бу яктан «Азат хатын» журналы актив. Д. Зөбәерова- ның мәкаләләре проблеманы кискен, таләпчән куюы белән характерлы. М. Маликова исә күңел кылларын тибрәтергә тырышып, нечкәртеп яза. Бу аның Р. Уразмано- ва белән язган «Котлы булсын туеггыз» дигән китабында (Татарстан китап нәшрияты» 1977 ел) туй проблемаларын кузгатуда да күренде.
Кешеләр язмышына бәйле кискен конфликтларга язучы күбрәк хезмәт кайнаган, көн бурычлары хәл ителгән җаваплы участокларда — завод-фабрикаларда, колхоз-совхоэларда, удар төзелешләрдә юлыга. Тик бездә әле тормыш эчендә кайнап, бөтен җәмәгатьчелек игътибарына күтәреп чыккан проблемалар бик аз. Тәнкыйть материалларының күпчелегенә акыл сату, барыбызга да күптән мәгълүм фактлар белән, яисә бүтән халык, илләрдән алынган мисаллар белән гомумәч сүз куерту хас.
Бу мәкаләмне мин «Публицистикага — кыюлык һәм осталык» дип атадым. Димәк, шушы сыйфатлар җитми. Чыннан да шулай. Кыюлык җитмәүгә бер генә мисал китерим. СССР Конституциясе проектын тикшерү барышында Ә. Еникинең «Иске белә» яңа» дигән мәкаләсе басылып чыкты («Социалистик Татарстан», 6 август, 1977 ел). Автор Казан шәһәрен яңартканда истәлекле урыннарны сакларга өнди. Мәсьәләне
конкрет тормышка ашыруга килгәндә инде язучы бик пассив. Менә аның агышы: 3 бу йортларны сүтәләр инде, әмма аларны фоторәсемгә яисә фототасмага төшереп < алу булдымы икән, юкмы икән? Моның өчен җаваплы берәр оешма бармы икән, 5 әллә уйлаган кеше дә юкмы икән?
Бу, чыннан да, кыюсызлык, тешсезлек. Шундый сораулар борчый икән, ачык- о лыйсы килә икән, язучының бөтен халыкка билгеле абруе бар, кесәдә олы манда- ~ ты — язучылар союзы биргән билеты бар, ул иң югары җитәкчегә кадәр менеп җи- 3 теп, тикшерә, мәсьәләнең очына чыга ала. «По городам и весям» дигән китабы g өчен Дәүләт премиясенә лаек булган Владимир Чивилихин болай ди: «Минем бу- 3 рычым укучы алдына негатив фактларны өеп куеп, аңа үземнең кырылган кәефемне көчләп тагу Һәм аны өметсезлектә калдырудан тормый. Кешеләр арасында күп- < тән инде өлгереп килгән конкрет тәкъдимнәр әйтергә телим...»
Бурычны нәкъ менә шулай кую, ягъни мәсьәләне кузгатып кына калмыйча, аны g җиренә җиткерү кирәк. Җентекләбрәк караганда, моның өчен мөмкинлекләр язма- У ларның үзләрендә үк ялтырап-ялтырап киткәнен күрәсең. К. Тимбикованың «Кара = юргахочеркында, мәсәлән, («Казан утлары». 1977 ел, 2 сан) колхоз председателе Ч үзенең көндәлек мәшәкатьләре арасында бүгенге техникага ныграк игътибар бирә. * Аның инде бу хакта кайбер күзәтүләре, фикерләре дә бар, шуларны уртаклашырга университет галимнәренә дә мөрәҗәгать итә. Кыскасы, язмада заман рухына туры * килгән, күпләрне кызыксындырган, аннан да бигрәк, әле язучылар кулы тимәгән, ® «фән-техника революциясе чорында колхоз председателе» дигән проблема бөре- ? ләнгән. <
X. Хәйруллинның «Бригадир Зөфәр» (Казан утлары». 1977 ел( 10 сан), Ә Мали- = ковның «Мәйдан тоту» («Казан утлары», 1977 ел, 9 сан) Һәм башка язмаларда да х мондый «бөреләр» күренә. Тик аларны чәчәк, җимеш итәр өчен очеркистларга о. портретлык чиреннән котылырга, моның өчен трамвай юлыннан төшеп, бормалы- * бормалы үз юлларын салырга кирәк. с-
Шулай кирәк икәнен иптәшләр үзләре дә белә. Ә. Маликов 1975 елда ук әле S «Очерк жанрына бүгенге көннең актуаль проблемаларын күтәрү миссиясе йеклә- телгән» — дип язган иде, нефтьчеләр тормышындагы җитдн-җитди проблемаларны санап күрсәткән иде. («Социалистик Татарстан», 19 сентябрь, 1975 ел) «Социалистик Татарстан» оештырган «түгәрәк өстәл» янында Аяз Гыйләҗеа тә: «Безнең публицистлар авылдагы проблемаларны корыч каләм белән ачып салу урынына, күбрәк естә яткан күренешләр белән мавьгалар кимчелекләрне майлы канат белән генә сыйпап узалар. Күбесенең үз проблемасы, үз карашы юк» («Социалистик Татарстан», 13 август, 1970 ел), — дип сөйләде.
Кирәк икәнен беләбез, кайнарланыл-кайнарланып сөйлибез, ә менә үзебез теп» кә җигелеп китәргә ашыкмыйбыз. «Казан утлары» журналының узган елгы алты санын тикшергән җыелышта очерклар турында сөйләгән Җәмит Рәхимов болай дигән иде: «... байтак кына танылган язучыларыбызның очерк жанрына вак эш. икенчел эш, талантсызлар шөгыле диебрәк карауларын әйтмичә булмый. Болай дияргә тулы нигез бар. Русның һөм башка милләтләрнең Марков, Сартаков, Залыгин. Кожевников. Лагунов. Шесталов, Рытхэу кебек язучылары нәфис публицистика өлкәсендә җиң сызганып эшләгән бер заманда ни өчен соң безнең прозаны җилкәләрендә алып бара торган язучыларыбыз очеркка кырын карыйлар икән? Габдрахман Әпсәләмов, Фатих Хөсни, Мирсәй Әмир. Афзал Шамов кебек аксакалларга тел ти-дермик. аларга инде колхоз һәм совхозларга, олы төзелешләргә чыгыл йөрүе кыендыр. Соң нигә Нурихан. Фәттах, Аяз Гыйләҗев, Әхсән Баянов, Рафаил Техфәтуллин, Вакыйф Нуруллин. Мөсәгыйть Хәбибуллин һ. б талантлы прозаикларга, менә болай язалар аны, егетләр, дип елына бер-икешәр очерк бирмәскә?!» («Социалистик Татарстан». 11 октябрь. 1973 ел).
Әлбәттә, бу юнәлештә каләмнәрен сынап караган язучы публицистларыбыз юк түгел. Г. Бәширов, С. Хәким, Э. Касыймов, Җ. Рәхимов, Равил Вәлиев, журналистлардан М. Рафиков һәм башкалар проблемалы публицистикада шактый актив эшлиләр. 1977 елда Татарстан китап нәшриятында Ш. Бикчуринның «Алтын җирдә ятмый» исемле бөтен бер очерклар җыентыгы басылып чыкты. «Социалистик Татарстан» газетасында язган рецензиясендә Ф Әгъзәмов очеркларны сәнгатьчә остә
язылганнар, шуңа күрә дә алар озын гомерлеләр, дип югары бәяләде. («Социалистик Татарстан., 21 август, 1977 ел). Аның белән тулысынча килешеп, бер генә фикер эстисе килә: очеркны озын гомерле иткән төп шартларның янә берсе — аның тимерне кызуында сугып мөһим эшләр, вакыйгалар турында нәкъ үз көнендә, үз сәгатендә язылуында.
Гомумән алганда, публицистиканың гомере кыска. Мин аны яктырткыч ракета гомеренә тиңләр идем — балкып ала да сүнә. Әмма шушы бер мизгел эчендә ул кешеләрне айнытып җибәрә, алга өнди, хәрәкәткә китерә, барасы юлларын яктыртып калдыра. Нәкъ кирәкле минутта кабынган ракета яктысын кешеләр озак еллар үткәч тә искә төшерәләр.
Уңышлы әсәрләрне санаганда, мин ике әсәрне аерып калдырдым: Г. Бәширов- ның «Сөендек матур яши» («Социалистик Татарстан», 4 август, 1977 ел) һәм М. За- риповның «Моңлы Казан, нурлы Казан» («Казан утлары», 1977 ел, 12 сан) очеркларын. Бүгенге очерклар шундый булырга тиеш диясем килә. Аларда чорның актуаль проблемалары авторның үз катнашында, аның актив уй-хисләре аркылы фәл-сәфи тирәнлек белән, кешеләр язмышыннан аерылгысыз рәвештә, сәнгатьчә ачыла. Аларда без аерым геройларның гына түгел, ә бөтен бер коллективларның, аерым проблемаларны гына түгел, ө бөтен бер проблемалар комплексын хәл иткәндә образ дәрәҗәсенә үсүен күрәбез. Әмма аңа карап очеркның аңлаешлылыгына зыян килми. Бүгенге укучының яшәү рәвеше, белеме, интеллекты нәкъ шуны таләп итә дә.
Өстәвенә, бу ике язучы мисалында публицистикабыз үсешенең ике төп юнәлеше дә төсмерләнә кебек. Беренчедән, Г. Бәширов, t. Әпсәләмов, М. Әмир, С. Хәким, Г. Ахунов. Б Камалов, Ш. Бикчурин кебек язучыларыбыз роман-повесть язып ятканда да тормыштан бер көнгә дә аерылмаслар, публицистиканы алга җилдерүче ракетаның ышанычлы бер буыны булырлар — моңа шикләнмәскә мөмкин. Узган ел мин Ленинградта Мариэтта Шагинян белән очрашу шатлыгын кичердем. Ул моннан илле ел элек Ленинград тукучылары турында очерклар язган булган. Хәзер совет тукучыларының бүгенге казанышлары белән кызыксынып, ул шулар эзеннән яңа сәяхәткә чыккан. Туксан яшьлек язучыбызның үзенең гомерлек жанры очеркка тугры булып калуы сокландыра. 1977 елда аның «Очерки разных лет» исемле китабы басылып чыкты. Дулкынланмыйча укуы мөмкин түгел. Китапка кереш сүзендә Мариэтта Сергиевна болай яза: «Очеркистларыбызның күпчелеге, минем кебек үк яңа социалистик җәмгыять төзүнең һәм аның материаль базасын булдыруның барлык этапларында турыдан-туры катнаштылар. Безнең очерклар буенча матбугатта ведомство җитәкчеләре чыгыш ясадылар, министрлыкларның коллегияләрен җыйдылар, инде кабул ителгән карарлар кире кагылды». Их, еллар үткәч, без дә менә шулай дип яза алсак икән!
Публицистиканы үстерүнең икенче юнәлеше — аның үз солдатлары булырга тиеш. Марсель Зарипов кебек. Ни әйтсәң дә, роман, повесть язучы кеше очеркны үзенең төп эше арасында гына яза. И. Газиның «очерк ул разведка» дигәне менә шуларга кагыла. Төп әсәрен язар-а тотынгач, алар үзләренең разведчик икәнен онытып торалар, Һәм моның өчен аларны гаепләп тә булмый.
Ләкин, тулаем алганда, әдәбиятта разведканың бер генә минутка да онытылып торырга хакы юк. Олы армияләрдә махсус разведка подразделениеләре була. Рус совет әдәбиятының андый разведчиклары Овечкин, Атаров, Радов, Агроновскийларны бөтен дөнья белә.
Аянычка каршы, бездә публицистларның менә шундый отрядын тәрбияләү эше моңарчы җайга салынмаган иде. Язучылар союзы идарәсенең публицистика һәм очерк секциясен оештырып җибәрүе мактауга лаек. Секция алдында хәзер зур, җаваплы бурычлар тора. Аның эшенә тәҗрибәле язучыларны тартырга кирәк. Ә яшь очеркистларны тырышып эзләргә, табарга, үстерергә, ә булганнарының кадерен белергә кирәк.
Ниһаять, публицистиканың үз тәнкыйтенә дә кыюрак һәм остарак булырга вакыттыр. Аның нигезе салынган, стенасын өярлек белгечләре лә бар. Әйтик, Ф. Әгъ- зәмовның публицистикага шактый өлеш керткән «Яшәү көче» дигән китабы чыкты
(Татарстан китап нәшрияты, 1977 ел). Р. Мостафинның «Сүз ялкыны йөрәктән генәя («Социалистик Татарстан», 12 июнь, 1977 ел), Б. Камаловның «Очеркларыбыз турын» да» («Социалистик Татарстан», 22 декабрь, 1977 ел), Җ. Рәхимовның «Публицистикага— киң колач» («Социалистик Татарстан», 11 октябрь, 1978 ел) чыгышлары басылды. Гәрчә теориягә бик үк тирән төшмәсәләр дә, бүгенге публицистикага үз вакытында күзәтү ясарга тырышулары белән бу хезмәтләр әһәмиятле булдылар.
Ләкин публицистиканың өлгереп . җиткән куп кенә мәсьәләләре әле теориядән дә. агымдагы тәнкыйтьтән дә читтә кала килә. Очерк — үсештә, дибез икән, аның тенденцияләрен ачыклап бару бик мөһим. Соңгы ике елда гына да Г. Ахуновның очерк- репортажын, Ш. Рәкыйповның очерк-сценариен, М. Хөсәеннең очерк-памфлетын укыдык. X. Зарипов очерк-диалоглар язуда үзен сыный. Димәк, форма турында да да уртага салып сөйләшергә вакыт җиткән; публицистиканың тел-стиль үзенчәлекләре дә тәмам ачыклауны көтә; радио-телевидение публицистикасына килсәк, үзе бер чытырман.
Публицистика алдына куелган таләпләр — заман таләпләре ул. В. И. Ленинның публицистикага биргән билгеләмәсе бүген дә үз көчендә. Тик без ул билгеләмәнең башта~ы өлешен ешрак кабатлыйбыз, публицистика ул — тарих язу дибез. Ә юлбашчының төп фикере билгеләмәнең азаккы өлешендә. «Аны шундый итеп язарга тиешбез,— ди В. И. Ленин,— безнең тарих язмабыз анда, вакыйгалар барган җирдә, хәрәкәттә турыдан-туры катнашучыларга һәм герой-пролетарийларга хәл кадәренчә ярдәм итәрлек булсын, шундый итеп язарга тиешбез ки, ул хәрәкәтнең киңәюенә, көрәшнең аз көч түгеп, иң зур һәм иң нык нәтиҗәләр бирерлек чараларын, алымнарын һәм методларын аңлы рәвештә сайлап алырга ярдәм итсен». (В И. Ленин. Әсәрләр, 4 басмадан тәрҗемә. 8 том, 88 бит.)
Бүген дә публицистика коммунизм төзү бурычларын хәл итүдә партиягә, халыкка нәкь менә шулай булышырга тиеш. Публицистика — әдәбиятның киләчәге. Ул бүген чәчәк ата икән, аның иртәгәсе җимешләре—хикәя, повесть, роман, поэмалар.