Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЛЕНИН ДЕКРЕТЫ БЕЛӘН


ешелек дөньясы тарихында яңа сәхифә ачкан Бөек Октябрь социалистик революциясе җир йөзендә капитализмның таркалу, социализм һәм коммунизмның тантана итү чорын башлап җибәрде.
Революция ленинчы-большевиклар партиясе җитәкчелегендә әзерләнде һәм җиңеп чыкты. Социалистик революциянең төп проблемалары, стратегиясе һәм тактикасы партия һәм халыкның бөек юлбашчысы В И. Ленин тарафыннан билгеләнде, партия документларында ныгытылды.
Халыклар төрмәсе булган царизм җимерелгәннән соң, большевиклар партиясенең политик һәм экономик платформасы В. И. Ленинның Апрель тезисларында һәм партиянең VII (Апрель) Бөтенроссия конференциясендә һәрьяклап яктыртылды, аныклач- дырылды.
«Россиядә хәзерге моментның үзенчәлеге, — дип язды В И. Ленин, — пролетариатның аңлылыгы һәм оешканлыгы җитәрлек булмау аркасында, революциянең властьны буржуазиягә биргән беренче этабыннан, аның властьны пролетариат һәм ярлы катлау крестьяннар кулына бирергә тиеш булган икенче этабына күчүдән гыйбарәт».
РСДРП(б) Үзәк Комитеты тарафыннан җибәрелгән күренекле революционер-ле- нинчы Виктор Александрович Тихомирнов җитәкчелегендә Казан большевиклар оешмасы яңадан аякка бастырыла. Көрәштә революцион тәҗрибә туплап һем массаларны җитәкләү осталыгын үзләштереп, Казан большевиклар оешмасы тиз арада РСДРП(б)- ның иң оешкан, бердәм һәм сугышчан отрядына әверелә
Партиянең VII (Апрель) Бөтенроссия конференциясендә сөйләгән речендә В И. Ленин «Казандагы иптәшләр турыдан-туры социалистик революция мәсьәләләренә киләләр» дип белдерде
К
Казандагы партия оешмасы сан ягыннан үсә, сыйнфый көрәш утларында чыныгып, сыйфат ягыннан ныгый. Башында В. А. Тихомирнов, И. Волков, Г. Олькенецкий торган шәһәр коммунистлары, район оешмалары активистлары завод-фабрикаларда. Казан гарнизоны солдатлары арасында революцион агитацияне кеннән-көн киңрәк җәелдереп, массаларга Ленин идеяләрен аңлаталар. Казанда чыгарылган «Рабочий» газетасы большевистик басмалар арасында иң яхшы, иң сугышчаннардан санала. Чистай, Бондюг һәм башка шәһәрләрдә һәм эшчеләр поселокларында да большевиклар нәти-җәле эш алып бара. Бондюгта һәм Алабугада эшчеләрнең революцион хәрәкәтенә партиянең турылыклы көрәшчеләре Л. Я. Карпов һәм С. Н. Гассар җитәкчелек итә.
Татар большевиклары Камил Якубов. Миңнулла Вахитов, Якуб Чанышев, Садыйк Әхтәмов, Ногман Гайсин, Мөхәммәтҗан Мөхәммәтшин һәм башкалар — Казанда, Гаяз Гыйләҗетдинов— Алабугада, Ади Мәликов Тәтеш өязендә татар хезмәт ияләре арасында киеренке революцион эш алып баралар. Чистайда В. М. Бажанов, Г. И. Корнилов, И. Н. Гуськов, Н. И. Барышев. Ф. И. Миксин кебек революционерлар белән кул- га-кул тотышып татар большевиклары Абдулла Исламов, Вәлиулла Рәхмәтуллин, Мөхлис Белялов һәм башкалар социалистик революциянең җиңүе хакына көрәшә
Җирле шартларда революцион көчләрне туплауда Казандагы фабрика-завод эшчеләре хәлиткеч роль уйный. Промышленность предприятиеләре цехларында, эшче бистәләрендә коммунистлар партия идеяләрен, революцион максатларны аңлату һәм массаларны көрәшкә туплау эшчәнлеген даими алып баралар, эшчеләрнең фабрика- завод комитетлары һәм профсоюз оешмаларына берләшүен тәэмин итәләр.
Алафузов предприятиеләрендә эшчеләрнең революцион рухын Иван Яковлевич Гладилов. Семен Матвеевич Калин, Миңнулла Вахитов кебек сыналган җитәкчеләр чыныктыра. Алар 1905 елгы революция утларын кичкән, Столыпин реакциясе елларында да революцион рухны сүрелдерми саклаган, яшерен шартларда массалар белән эшләү әмәлен белгән оста көрәшчеләр иде. 1917 елның март ахырында Алафузов фабрикасында эшчеләр комитетының үзәген Александр Антропович Константинов, Яков Лаврентьевич Хериков, Семен Алексеевич Протодьяконов, Сибгат Әхмәдуллин Тәхау Сәйфетдинов, Ситдыйк Хөснетдинов, Ибраһим Зәйнетдинов кебек ялкынлы көрәшчеләр тәшкил итә.
Ә авыл җирләрендә революция җиңүе хакына бердәм булып рус, татар, чуваш, мари крестьяннары күтәрелә. Революцион хәрәкәт Спасе өязендә аеруча көчле була. Анда большевик Григорий Степанович Гордеев зур оештыру эше алып бара, крестьяннар хәрәкәтенә җитәкчелек итә. Казан гарнизонында исә солдатларны революцион рухта Николай Ершовның ялкынлы эшчәнлеге тәрбияли.
Большевиклар партиясе көчле революцион агымнарны — сыйнфый көрәш авангарды булган эшчеләр массасының социалистик хәрәкәтен, крестьяннарның революцион үзгәрешләргә омтылышын, халыкларның милли-азатлык хәрәкәтен һәм тынычлык өчен көрәшен уртак бер ташкынга берләштерде һәм бу ташкынның көче Россиядә капитализмның язмышын хәл кылды. 1917 елда, мәсәлән, татар халкының милли-азатлык хәрәкәте көнләп түгел, сәгатьләп үсте, көчәйде, һәм бу хәрәкәттә ике капма-каршы лагерь — милли-азатлык өчен көрәш һәм буржуаз милләтчелек агымнары барлыкка килде һәм алар арасында тирән упкын хасил булды.
Татар эшчеләре һәм крестьяннары арасында революцион эш алып баруда татар большевикларына Мөселман социалистлар комитеты зур булышлык күрсәтте. Ул комитет 1917 елның мартында оештырылган иде. Аңа ялкынлы революционер Мулланур Вахитов белән берлектә Хөсәен Ямашевның көрәштәше, күренекле большевик Галимҗан Сәйфетдинов җитәкчелек иттеләр.
Мөселман социалистлар комитеты татар хезмәт ияләренең милли-азатлык хәрәкәтенә юнәлеш бирүче булды. Комитет тарафыннан чыгарылган «Кызыл байрак» газетасы татарлар яши торган иң ерак төбәкләргә дә барып җитә һәм аны укыйлар иде. Комитет составында большевиклар — Камил Якубов, Миңнулла Вахитов, Ибраһим Зәй- нетдиноө, Шәһит Әхмәдиев, Хасият Гайнуллин, Ибраһим Кулиев, Каюм Саттаров, Фатыйх Мөхәммәдъяров, Ситдыйк Хөснетдинов, Шиһаб Габидуллин, Вәли Шәфигуллин һәм башкалар тупланган иде.
Татар милли интеллигенциясенең прогрессив карашлы вәкилләре бу комитетның членнары булып та торды, күбесе, рәсми рәвештә комитет әгъзасы булмаса да ул үткәрә торган политик линияне яклады, аңа теләктәшлек белдерде, иҗаты белән булышты. Тел галиме Гыймад Ногайбәк, драматург Галиәсгар Камал, актер, режиссер һәм драматург Кәрим Тинчурин, сәхнә остасы Габдулла Кариев Мөселман социалистлар комитетының таянычлары булдылар.
Күренекле революционер Шәһид Әхмәдиев приказчикларның демократик җәмгыятен оештырып, «Аваз» газетасын чыгаруны юлга салды. Бу басма үз укучыларына прогрессив карашларны үтемле итеп җиткерде
Мулланур Вахитов, Шаһид Әхмәдиев һәм башка татар большевиклары миляи- буржуаз оешмаларга каршы кискен, килешмәүчән көрәш алып бардылар, аларның контрреволюцион йөзен, халыкка каршы юнәлтелгән эшләрен фаш итеп тордылар Милләтчеләрнең башлыгы булган Ф. Туктаров, С. Максуди, Ә. Цаликов, армиясез калган генераллар кебек, милли политика чытырманында буталып калды.
Партиянең тарихи VI съезды директивалары нигезендә Казан большевиклары кораллы восстаниене уңышлы әзерләде һәм аның җиңүен тәэмин итте
Бөек Октябрь социалистик революциясе социаль һәм милли изүнең барлык формаларын юкка чыгарды, элекке Россия империясендәге бөтен халыкларга тигез хокуклар бирде.
Моның тарихи әһәмиятен билгеләп, үзенең «Бөек Октябрь һәм кешелек дөньясының прогрессы» дигән докладында КПСС Үзәк Комитетының Генеральный секретаре һәм СССР Верховный Советы Президиумы Председателе Л. И. Брежнев: «Милли мәсьәләне — кешелек җәмгыяте тарихында иң четерекле, иң драматик мәсьәләне хәл итү Октябрь казанышлары арасында аерым урын тота», дип белдерде Пролетариат диктатурасы урнаштырылуның беренче көннәреннән үк большевиклар партиясенең милли политикасы бөтен дәүләт күләмендә тормышка ашырыла баш- £ лады. Аны илебездәге барлык милләтләр һәм халыклар «ленинчыл милли политика» х дип олылады.
Крестьянга — җир, эшчеләргә — завод һәм фабрикаларны, халыкларга тигез хокук биргән, тышкы политика нигезе халыкара тынычлык өчен көрәш булачак дип тантаналы төстә белдергән Совет властен барлык милләтләр дә гадел халык власте итеп таныды.
В. И. Ленин 1917 елның ахырында инде бик хаклы рәвештә: «Россиядәге халыкларның күпчелеге, барыннан да элек барлык милләт хезмәт иясе массаларының Совет властен тануы барысы өчен дә билгеле факт», — дип язды.
Буржуаз милләтчеләр, «үз» халыкларының ихтыярын һәм политик мәнфәгатьләрен санга сукмыйча, «сары шайтан» ялчыларына әверелеп. Халык Комиссарлары Советын— яңа властьны танудан баш тартуга барып җиттеләр Менә бер мисал. 1917 елның 1 декабрендә Милләтләр Халык Комиссары И. В. Сталин Смольныида Бөтен- россия мөселманнары советының рәисе Әхмәт Цаликовны кабул итә. Үзара әңгәмәдә сүз Совет власте һәм Россиядәге мөселман оешмаларының аңа мөнәсәбәтләре турында бара. Ә. Цаликов яңа власть органнары белән аралашу-аңлашуның барлык формаларыннан баш тарта.
Мондый шартларда. Совет властеның тарихи декретлары нигезендә милли политиканы тормышка ашыру, мөселман эшчеләр һәм крестьяннар арасында планлы һәм максатка юнәлтелгән эш алып бару өчен Үзәк Мөселман комиссариаты оештырыла. Аңа Мулланур Вахитов, Галимҗан Ибраһимов һәм Шәрәф Манатов җитәкчелек итәләр. Губерна һәм өязләрдә бу комиссариатның җирле органнары оештырыла В И. Ленин Мөселман Комиссариатының эше белән һәр вакыт кызыксынып, аның җитәкчеләренә даими булышлык итеп тора.
Мөселман комиссариатларының төп бурычлары итеп Совет властен ныгытуга юнәлтелгән чараларны тормышка ашыру. Совет дәүләте һәм большевиклар партиясенең политикасын пропагандалау һәм аңлату, милли-буржуаз оешмаларга һәм аларның агулы идеологиясенә каршы көрәш алып бару билгеләнә. 1918 елда Милләтләр Халык комиссариаты (Наркомнац) Татар-Башкорт республикасы оештыру турында «Положение» игълан ите. Чорның конкрет шартларында бу проектның политик әһәмияте зур булды, ченки ул совет проекты иде
МӨХӘРРӘМОВ ф ЛЕНИН ДЕКРЕТЫ БЕЛӘН
Уфа шәһәрендә 1917 елның 20 ноябрендә Эчке Россия һәм Себер мөселманнарының Милли мәҗлесе ачыла. Түр башында С. Максуди һәм Б. Әхтәмов кебек милләтчеләр утырган әлеге «мәҗлес» «Идел— Урал штаты» дигән республика оештырырга карар итә. Бу инде милли дәүләтчелек төзелешендә буржуаз проект иде. һәм татар, һәм башкорт хезмәт ияләре халыктан аерылган «җилкәнсезләрнең» проектына каршы чыкты.
Үзәк Мөселман комиссариаты татарлар һәм башкортлар яши торган төбәкләрдә культура төзелешенә җитәкчелек итте. Татар телендә беренче совет газетасы булып тарихка кергән «Чулпан» газетасын комиссариат шул чакта чыгара башлый.
Советлар Россиясендә яшәүче барлык милләтләрнең интернациональ бердәмлеге гражданнар сугышының утлы-давыллы елларында аеруча ачык күренде.
Татарстан хәзер биләгән җирләрдән 1918—1919 елларда ике тапкыр сугыш давылы узды. В. И. Ленин чакыруына җавап итеп, Мәскәу, Петроград, Тула, Иваново-Вознесенск эшчеләреннән тупланган пролетар полклар Көнчыгыш фронтка ярдәмгә ашыкты. Алар Идел һәм Урал буйларында акгвардияче интервентларны тар-мар итүдә хәлиткеч роль уйнады. Гражданнар сугышында батырлык күрсәткән Владимир Азии, Николай Маркин. Ян Юдин исемнәре Татарстан тарихына алтын хәрефләр белән языл-ган, татар халкы күңелендә саклана.
Татар халкының батыр уллары һәм кызлары да Бөек Октябрь казанышларын, Совет властен саклап калу өчен, Тукай әйтмешли, сугышта арсланнан көчле булдылар, тынычта аттан артык эшләделәр. Беренче татар укчы бригадасы узган данлы юл әле дә булса җырларда җырлана.
Милли хәрби частьлар оештыруда, сугышчыларны шул чорның революцион рухында тәрбияләүдә һәм аларны командование куйган сугышчан бурычларны намус белән үтәргә әзерләүдә татар большевиклары зур эш башкарды. Мулланур Вахитов, Камил Якубов, Хөсәен Мәүлетов, Хәсән Урманов, Бэкер Белоусов, Шамил Усманов, Ади Мәликов, Якуб Чанышев, Гали Касыймов, Абдулла Рәҗәпов, Хаҗи Габидуллин, Бәдри Җиһаншин, Зөһрә Баимбетова, Зәки Кутлин, Юсыф Ибраһимов, Мәхмүт Ша- һиәхмәтов. Нигъмәт Еникеев, Мөхәммәтсафа Корбанов. Нәбиулла Вахитов, Гомәр Әльмөхәммәтов, Мөхәммәт-Якуб Ильясов. Мөдәррис Вәлиәхмәтов, Хатыйп Алишев, Әхтәм Бахтизин һәм башка көрәшче-большевиклар. Кызыл Армиянең татарлардан торган частьларена җитәкчелек итеп, Совет властен яклау өчен барган көрәшләрдә дан казандылар.
В. И. Ленинның «чын-чыннан җитди һәм тирән политик мәсьәләдә группировкалар милләтләр буенча түгел, бәлки сыйныфлар буенча оеша» дигән сүзләре гражданнар сугышы чорында тулысынча расланды.
Татар буржуаз милләтчеләренең башлыклары Фуад Туктаров, Гаяз Исхаков, Бари Баттал, Гомәр Терегулов, Ильяс Алкин, акгвардияче бандалар белән элемтәгә кереп, үзләренең нинди «милләткә» һәм ничек хезмәт итүләрен күрсәттеләр. 1918 елның җәендә Казанга акчехлар кергәч, алар «Корылтай» дигән газета чыгара башлады. Аның һәр сәхифәсе, һәр юлы революцион халыкка каршы юнәлдерелгән иде.
Акгвардиячеләргә һәм чит ил интервентларына каршы сугышлар барган киеренке һәм авыр чакта да партия халык хуҗалыгын үзгәртеп коруга, милли культура мәсьәләләренә игътибар итәргә мөмкинлек тапты. Ленин һәм большевиклар партиясе милли политика һәм милли дәүләтчелек төзелеше проблемалары белән даим кызыксынып тордылар, аны хәл итүнең юлларын билгеләделәр.
Көнчыгыш халыклары арасында Коммунистлар партиясенең милли политикасын тормышка ашыруның дөрес юлын билгеләүдә мөселман-коммунистларның Мәскәүдә 1918 елның 4—12 ноябренда үткәрелгән I Бөтенроссия съезды әһәмиятле роль уйнады. Оештыру мәсьәләләрен тикшергәндә, делегатларның күпчелеге М. X. Солтан- галиев һәм И. К. Фирдәвеснең «мөселманнарга мөстәкыйль компартия кирәк» дигән ялгыш карашларына отпор бирде. Съезд мөселман-коммунистларның оешмалары бердәм РКП(б)ның аерылгысыз өлеше булырга тиешләр, дип карар итте. Шунда ук Үзәк Мөселман Комиссариатының эшчәнлеге турында да карар кабул ителде һәм аның эшен яхшыртырга кирәклеге күрсәтелде. Съезд мөселман-коммунистлар оешмаларының Үзәк бюросын сайлады. Аның составына членнар итеп Камил Якубов, Буниат
Сардаров Һ. б.( кандидатлар итеп Нурулла Яруллин, Минһаҗ Конов, Мәхмүт Дулат* Али, Буниатзаде Дадашев, Исхак Рахматуллин сайланды.
Съезддан соң партиянең Казан губерна комитеты һәм РКП(б)ның өяз комитетлары составында да мөселман бюролары оештырылды. Алар татар хезмәт ияләре арасында партия-тәрбия эшен туган телдә алып бардылар РКП(б)ның Казан губкомында шулай ук чуваш һәм мари коммунистларының бюролары да оештырылды
Татар һәм башкорт хезмәт ияләре арасында партия-политик эшне көчәйтү политиканың иң катлаулы проблемаларыннан берсе булган милли социалистик республикалар оештыру мәсьәләсен хәл итүгә юл ачты. 1919 елның март аенда Башкортстан автономия алды. Татар халкының милли дәүләтен булдыру өчен дә уңай шартлар туды Революцион авангард — эшчеләр сыйныфы белән хезмәтчел крестьяннар союзы ныгыды. Авыр көрәшләрдә халыкларның ленинчыл дуслыгы чыныкты. Татарстан җирләре интервентлардан һәм акгвардияче бандалардан азат ителде. Халык хуҗалыгын торгызырга керешкән территориядә партия, совет аппараты һәм хәрби белгеч кадрлар үсеп чыкты.
1919 елның 12—13 октябренда Казан шәһәрендә җаваплы постларда эшләүче татар партия работникларының җыелышы булды Анда мөстәкыйль Татарстан республикасы оештырырга кирәк, бу тарихи зарурлык дигән карар кабул ителде Татар коммунистларының Казан губерна конференциясенең карары да шундый ук иде.
Татар һәм башкортлар өчен социалистик дәүләтчелек булдыру мәсьәләсе Көнчыгыш халыклары коммунистик оешмаларының 1919 елның 22 ноябрь — 3 декабрендә үткәрелгән II Бөтенроссия съездында җентекләп тикшерелде
Бу вакытта В. И. Ленин, Мәскәүгә ыргылган Деникин армияләрен тар-мар итүне оештыру буенча гадәттән тыш киеренке эш алып баруга да карамастан, партиянең милли политикасын тормышка ашыру мәсьәләләренә дә игътибар итеп тора Ул 1919 елның 21 ноябрендә Көнчыгыш халыклары коммунистик оешмаларының II Бөтенроссия съездында делегат булып катнашкан татар һәм башкорт вәкилләрен Кремльдә кабул итә. Әңгәмәдә РКП(б) Үзәк Комитетының кайбер членнары да катнаша Съезд делегатларыннан монда Шәймәрдән Ибраһимов, Халик Садриев. Кәрим Хәкимов. Кадыйр Абдрахманов һәм башкалар була Татар һәм башкорт коммунистларының чыгышларын зур игътибар белән тыңлаганнан соң, В И. Ленин делегатларга съездның көн тәртибенә куела торган мәсьәләләр турында һәрьяклап уйланылган, нигезле күрсәтмәләр бирә Татар һәм башкорт автономиясе мәсьәләсен хәл иткәндә, ул халыкларның үз ихтыярын, үз теләкләрен искә алырга кирәклеген әйтә.
Съездда мәгълүм булганча, Татар-Башкорт республикасы турындагы мәсьәлә һем бу хакта 1918 елда ук игълан ителгән «Положение» тикшерелә. Милли хисләр агымыннан чыга алмаган татар делегатлары М X. Солтангалиев, М Ю Бурундуков, И. К Фирдәвес съездда өстенлек алалар Тавышларның бик аз өстенлеге белән алар берләштерелгән Татар-Башкорт республикасын оештыру эшен дәвам иттерергә дигән карар кабул иттерүгә ирешәләр. Тавышларның шулай икегә бүленүе нәтиҗәсендә мәсьәләне хәл итү РКП(б) Үзәк Комитетына тапшырыла.
1919 елның 13 декабренда РКП(б) Үзәк Комитеты Политбюросы Милләтләр Халык Комиссариатының Татар-Башкорт Совет республикасы оештыру турындагы 1918 ел 22 март декретын гамәлдән чыккан дип карар итә. чөнки мөстәкыйль Башкортстан республикасы төзелгәннән соң инде әлеге декрет тормыш таләпләренә җавап бирә алмый. РКП(б) Үзәк Комитеты Политбюросының бу карары 1920 елның 6 январенда Казан губерна комитеты утырышында, ә аннан соң, губком тәкъдиме белән, Месел- ман бюросында тикшерелә. Шулай итеп, көн тәртибенә берләштерелгән Татар-Башкорт республикасы оештыру түгел, ә мөстәкыйль Татарстан автономиясе турындагы мәсьәлә килеп баса.
1920 елның 26 январенда РКП(б) Үзәк Комитеты Политбюросы Татарстан АССРны оештыру мәсьәләсен карый һәм уңай хәл итә
Шул ук елның 2 февралендә В И Ленин VII чакырылыш Бөтенроссия Үзәк Башкарма Комитетының беренче сессиясендә Комитет һәм Совнарком эше турындагы докладында: «Без Башкорт республикасына автономия бирдек. Без автономияле Татарстан республикасын оештырырга тиешбез һәм шундый ук политиканы Көнчыгышның башка барлык халыкларына мөнәсәбәттә дәвам иттерәбез» диде
МИДХӘТ МӨХӘРРӘМОВ ф ЛЕНИН ДЕКРЕТЫ БЕЛӘН
Партиянең милли политикасына кагылышлы мвһим проблемаларның күбесе, шул исәптән милли автономияләр мәсьәләсе дә, РКП(б) Үзәк Комитетының 1920 елның 21 февралендә игълан ителгән «Көнчыгыш халыклары арасында эшләүгә карата» дигән циркуляр хатында бик ачык чагылыш тапты. Бу хатта Үзәк Комитет мөселман массаларының совет строе шартларында милли үзбилгеләнүгә омтылышын коммунистлар дөрес аңларга, аңа теләктәшлек күрсәтергә тиеш, дип күрсәтте.
1920 елның 22 мартында 8. И. Ленин РКП(б) Үзәк Комитеты каршындагы Көнчыгыш халыклары коммунистик оешмаларының Үзәк Бюросы җитәкчеләреннән С. Сәед- галиев, Б. Мансуров һәм башкаларны Кремльдә кабул итеп, алар белән Татарстан республикасын оештыру турында сөйләште. Үзәк Бюроның кайбер вәкилләре, бигрәк тә М. Солтангалиев, иске әләмгә ябыштылар — берләштерелгән Татар-Башкорт республикасы оештыруны яклап чыктылар. В. И. Ленин бу позициянең ялгыш һәм зарар-лы булуын бик ышандырырлык итеп аңлатты. Бу урында шунысын да әйтеп үтик, ул вакытта партиянең Казан губкомында һәм губерна башкарма комитетындагы җитәкче работникларның кайберләре Татарстан республикасын оештыруның әһәмиятен төгәл һәм ачык аңлап җитә алмадылар.
Мәскәүдә партиянең IX съезды барган көннәрдә шул съезд делегатларыннан Казан губерна башкарма комитеты председателе И. И. Ходоровский, РКП(б)ның Казан губкомы секретаре Г. С. Гордеев, губерна профсоветы председателе А. И. Догадов В. И. Ленин белән очрашалар һәм аңа Татарстан республикасы оештыруның файдасыз булуын нигезләргә тырышалар. Ходоровский, мәсәлән, татарлар арасында республикага җитәкчелек итәргә әзерлеге булган кешеләр юк, дип расларга тели. Җәй урта-сында губернаның идарә органнарын үзгәртеп кору мәшәкатьләренең ашлык әзерләү буенча дәүләт планын өзүгә китерүе ихтимал дигән фикер дә белдерә. В И. Ленин мондый фикерләрнең нигезсезлеген шундук ачып сала, аларның ялгышуларын күрсәтә. В. И. Ленин белән очрашудан соң Ходоровский һәм башкалар барысы да республика оештыруга карата ялгыш карашта торуларын бик яхшы аңлыйлар һәм соңыннан Татарстан АССРны төзүдә актив эшчәнлек күрсәтәләр.
РКП(б) Үзәк Комитеты һәм В. И. Ленин җитәкчелегендә башкарылган зур хәзерлек эшләре тәмамлаганнан соң, 1920 елның 4 маенда РСФСР Халык Комиссарлары Советы Татарстан автономияле республикасын оештыру турындагы декрет проектын әзерләү өчен комиссия төзи. Аның председателе итеп И. 8. Сталин раслана, членнары С. Сәедгалиев, М. Владимирский һ. б. була. Шушы комиссия тарафыннан эшләнгән декрет проекты 1920 елның 25 маенда Халык Комиссарлары Советында тикшерелә һәм хуплана.
1920 елның 27 маенда 8. И. Ленин һәм М. И. Калинин Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасын оештыру турындагы декретка кул куялар.
Республика оештыру турындагы декрет Татарстан шәһәрләрендә һәм авылларында зур политик күтәренкелек тудыра, һәркайда митинглар, җыелышлар уза. аларда катнашучы хезмәт ияләре — руслар һәм татарлар, чувашлар һәм марилар — барысы да Коммунистлар партиясенә. Совет хөкүмәтенә, бөек юлбашчы Ленинга рәхмәт белдерәләр.
Партиясез татар эшчеләренең Казанда үткәрелгән конференциясе, халыкның уртак фикерен чагылдырып, 1920 елның 12 июлендә III Коммунистик Интернационалның II Конгрессына телеграмма җибәрә. «Бары тик эшче-крестьяннарның Совет власте гына сыйнфый һәм милли изүне бетерә, нинди милләттән булуларына карамастан, хезмәт ияләренең тормышын яхшырту турында кайгырта. Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы игълан ителү — шуның ачык чагылышы», дип яза пар-тиясез татар эшчеләре конференциясенең делегатлары.
1920 елның 8 июнендә РКП(б) Үзәк Комитеты Политбюросының утырышы була. Ленин председательлек иткән бу утырышта М. И. Калинин, М. Владимирский, С. Сәедгалиев. И. Ходоровский һәм башкалар катнаша. Монда Татарстанда партия һәм совет төзелешенә кагылышлы бик куп мәсьәләләр хәл ителә. Политбюро карары нигезендә, ТАССРда партиянең югары органы итеп РКП(б)ның өлкә комитеты билгеләнә, аның Татарстан республика партия конференциясендә сайланырга тиешлеге зарур итеп куела. Өлкә Комитеты оештырылганчы, аның функцияләрен РКП(б)ның Казан губкомы башкара. Политбюроның шул ук утырышында ТАССР Вакытлы революцион комитеты
(ВРК) составы да тикшерелә, соңыннан ул Бетенроссия Үзәк Башкарма Комитеты тарафыннан 1920 елның 10 июнендә раслана. ВРК председателе итеп С. Сәедгалиее. членнары И. Казаков, К Хәкимов, И. Ходоровский, А. Бочков һәм башка җитәкче кадрлар раслана. Политбюроның 1920 елгы 6 июнь карарында Казан шәһәр советын тезү дә хәл ителә. Аңарчы бетен эшләрне губерна башкарма комитеты үтәп килгән була.
1920 елның 25 июнендә, тантаналы җыелышта. Казан губерна башкарма комитеты үз вәкаләтләрен Татарстан АССРның Вакытлы революцион комитетына тапшыра. Шул дата Татарстан АССР тезелгән көн булып тарихка керде.
РКП(б)ның I Татарстан өлкә конференциясе 1920 елның 23 августында ачыла. Анда губком секретаре К. Машкинның доклады тыңлана һәм өлкә партия оешмасының агымдагы эшләре — фронтка ярдәмне көчәйтү, халык хуҗалыгын торгызу, идеологии эшне яхшырту бурычлары билгеләнә. Конференциядә партиянең Татарстан өлкә комитеты сайлана. Аның составына А. И. Бочков, С. Сәедгалиев, Н. А. Ванькова, А. П. Та- няев, И. И. Ходоровский, Б. Гольдберг, Н. И. Барышев. И. Е. Табейкин, И. А. Дерунов, X. 3. Гайнуллин һәм башкалар кертелә.
Тагын бер айдан, 1920 елның 26—27 сентябрендә Татарстан АССР Советларының I Учредительный съезды була. Аның делегатлары—татар, рус, чуваш, мари, башкорт халыкларының вәкилләре Татарстан АССР төзелүне Коммунистлар партиясенең зирәк милли политикасының тарихи казанышы дип бәялиләр һәм беренче рәхмәт хисләрен большевиклар партиясенә нигез салган. Совет дәүләтен оештырган бәен Ленинга юллыйлар. Съезд Россия Федерациясенең Үзәк Башкарма Комитетына котлау телеграммасы җибәрә, илебез халыкларына социалистик дәүләт төзүдә зур булышлык иткән Россия эшчеләр сыйныфына рәхмәт белдерә.
Съездда Татарстан Советларының Үзәк Башкарма Комитетына 59 кеше сайлана. Алар арасында элекке Вакытлы революцион комитетының җитәкчеләре Сәхибгерәй Сәедгалиев. Борһан Мансуров, революцион эшчәнлеген Мөселман социалистлар комитетында башлаган Хасият Гайнуллин, профсоюз эшлеклесе Александр Иванович До- гадов( партия работнигы Александр Петрович Таняев, РКП(б)ның элекке Казан губ- комы каршындагы Мөселман бюросы җитәкчесе Исхак Казаков, Минзәлә өясе укы-тучысы, соңыннан республиканың беренче халык мәгарифе комиссары булган Хәсән Шаһисолтанович Солтанов, РКП(б) Үзәк Комитеты каршындагы Көнчыгыш халыклары коммунистик оешмалары Үзәк Бюросы членлыгына кандидат Нурулла Яруллин, 1918 елда Мулланур Вахитов белән бергә Мөселман Комиссариатында эшләгән Минһаҗ Гайнетдинович Конов, 1907 елдан партия члены Абдрахман Юсупович Измайлов, татар хатын-кызлары арасында актив эш алып барган Зөһрә Әхтәмовна Баимбетова һәм башкалар бар.
Татарстан Үзәк Башкарма Комитетының председателе итеп Борһан Мансуров сайлана. Беренче утырышта ук республика хөкүмәте — Татарстан АССР Халык Комиссарлары Советы оештырыла, аның председателе итеп күренекле революционер Сехнб- гәрәй Сәедгалиев сайлана.
Бөек Октябрь социалистик революциясенең җиңүе һәм коммунистлар партиясенең ленинчыл милли политикасы нәтиҗәсендә татар хезмәт ияләренең социалистик дәүләте барлыкка килде. Татар халкының тормыш офыклары киңәйде, аңа политик, экономик һәм культура үсешенә ирешү өчен киң мөмкинлекләр ачылды
Ленин декреты белән туган Татарстан республикасы, тугандаш халыкларның тату семьясында, тиңнәр арасында тиң булып яши, иҗат итә. тормышның һәр өлкәсендә яңадан-яңа үрләр яулый.