КӨРӘШЧЕ
әһлеван елгага төшә торган баскычның кузгалган ташларын рәтләп тезә, аларны, дәү чүкеч белән сугып, тигезләп батыра, араларына чиләк белән ташып ком тутыра. Баскыч нык кирәк, моннан мал-туар эчерергә, кыяр-кишергә сибәргә җәй буена су ташыйсы бар Пәһлеван абзаңның, ташларны килделе-киттеле тезсәң, бер төшеп менүгә үк кыйшаеп-чалшаеп бетәрләр. Куш аяклап сикереп, баскычның тазалыгын сынап карады Пәһлеван — шәп, түзәчәк баскыч! Аннары ул, ак ыштан балакларын ботына тикле сызганып, имән казыклар сукты, өч тактадан гына кечкенә басма җәйде. Балакларын сызгануның кирәге дә булмаган икән, су биленә җитеп күлмәк итәген дә чылатты. Әмма юеш киемнәренең тәненә сылануы шифа гына кебек иде аңа, чөнки Пәһлеван ташу тынып елга үз эзенә кайткан иртәдә үк Мишәдә коенып рәхәтләнергә элек-электән күнеккән инде. Әнә бит, Мишәнең тилереп котырынган яз ташкыннарын куып арганнан соң, көч-куәтен кабат җыйгандай, йокымсырап агуы да Пәһлеванның күзләрен иркәли.
— Сиңа әйтәм, нишләвең бу? Чык тизрәк судан! — дигән тавышын ишетте ул карчыгы Җәмиләнең. — Салкын тидерәсең ич.
Пәһлеван яр өстенә баскан карчыгына борылып карады да:
— Шайтан да булмый миңа, салкын миннән курка ул,—диде.— Менә кара, ышанмасаң, чумып та күрсәтәм әле үзеңә!
һәм ул капыл гына чүгәләп күздән югалды, башыннан түбәтәе салынды да салмак кына агып китте. Пәһлеванның, күбекләр чыгара- чыгара, зур куллары белән башын-битен ышкып юганы су астыннан күренеп торды.
— Бер эләксә, чир китә белми. Үкенерсең аннары, —дип нәсихәт бирүен дәвам итте Җәмилә, Пәһлеван юынып бетергәч. — Басма сугарга малайларыңа кушсаң, ни була инде, я?
— Үз көчемдә була торып, нигә мин кеше кулына калыйм, ди?! Пәһлеван судан чыкты, яшь таллар арасына кереп киемнәрен
салды, коры чалбарын киеп, аягына тирән галошын эләктерде. Шуннан соң гына агач ботагындагы пинжәген җилкәсенә элде. Җәмилә аңа түбәтәен китереп тоттырды.
— Шулай, карчык, мең шөкер, көчемдә. Ә малайларның үз эшләре үзләренә җитеп ашкан.
— Чирләп китәрсең дим шул. Гомеренә бер авырып карамаган кешегә чир йокса, яман бит.
— Ярар, кирәкмәсне сөйләмә. Мирҗан кайтып җитмәгәнме?
— Кайтса, шуңарчы әйтмим диме соң инде. ♦
— Сөенче алырга кыймыйсыңмы дип торам тагын мин.
— Сугыш бетүгә үк җибәрмәүләре дә бар.
— Кайтам, дигән хәбәрен сорашмыйча гына салмагандыр Мир- 2
җан. ®
— Шулай да... Кеше кулындагы кеше әле ул. — Кинәт Җәмиләгә ♦ күңелсез булып китте һәм ул, картын тынычландырырга теләп: — х Кайтыр, аллаһы боерса, озакламас, — дип өстәде.
— Мин дә, кайтмас, димим. Кайтыр, әлбәттә. Тик сабан туена
соңламагае дип кенә борчылам. Әллә соң авылдашларга сүз катып х караргамы икән? г
Алар эш коралларын лапаска менгереп куйдылар, шуннан ук > шактый зур мичкә бәйләнгән бәләкәй арба тартып чыгардылар. Пәһ- £ леван тәртә арасына керде, Җәмилә, мичкәгә тотынып, эткәндәй итеп - барды. Бакча уртасында шушы арба сыяр өчен киң итеп калдырылган сукмактан, килер сабан туе турында гәпләшә-гәпләшә, су ташыр- ' га — басманың яңалыгын алырга төштеләр алар.
— Тыңламый калмас авыл халкы минем үтенечне. Ни өчен, дисәң, сугыш алдындагы сабан туенда без мәйдан тоттык, — дип үз фикерен расларга тырышты Пәһлеван. — Сугыштан соңгы беренче сабан туенда минем малайларның нигә барысы да катнашмаска тиеш икән?!
— Әллә сүз кузгатмыйсыңмы дим, сиңа әйтәм. Хуҗаҗан белән Галиҗан барыбер көрәшми калмаслар. Сабан туеның ахыргысы түгел, Мирҗаны киләсе елда көрәшер. Ике олы малаең көрәшкәч, җитмәгәнмени тагын.
— Нигә икәү генә? Нигә өчесе дә түгел? Сугышта өчесе дә исән калганнар икән, өчесе дә көрәшсеннәр. Пәһлеванның шатлыгы — бөтен авыл өчен дә шатлык. Бәлкем, сабан туена аты таралган көрәшчеләр кирәк булган өчен кайтканнардыр минем малайлар.
— Әле кечесе, Мирҗаны кайтмаган ич.
— Әйтеп яздым мин аңа, әгәренки бөтенләйгә җибәрмәсәләр, көрәшергә генә кайт, дидем. Тыңлар минем кушканны, моңарчы берсе дә сүземнән чыкмады. Аннары килеп, алгы көндә малайларның кайсысы мәйдан тотачагын ачыклыйсы бар. Димәк ки, өчесе дә көрәшергә тиеш. Бәлкем әле, — дип кинәт арбаны туктатып артка борыл ды Пәһлеван,—дүртәүләп көрәшербез, менә күрерсең, карчык! Бәлкем, әй-йе, батыр сөлгесе миндә калыр, әй-йе!
— Кирәкмәс, ватылып йөрмә, карт, —дип тагын ипләп кенә үгеткә кереште Җәмилә. — Кабыргаларыңны сындырырлар, имгәтеп бетерерләр.
— Кабырга сынган чаклар да булмады түгел, күнегелгән анысына. Мәйданда кабырга сыну була ул.
— Картаеп беткәч, яшең җитмешкә үрләгәч инде.
— һаман ышанмыйсың, көчемдә, дип әйтеп торам ләбаса. Малайларны үзем сынап карыйм, өчесе белән дә көрәшәм.
— Нәрсәгә сыныйсың инде аларны. аллага шөкер, исән-саулар.
— Ә минем үз уем, сыныйсым килә, бетте-китте, вәссәлам.
— Үз холкым, диген, ичмасам.
— Сугыш ул сабан туе түгел. Дүрт ел сугышта йөреп, көрашне оныткан булсалар, өйрәнерләр.
Авыл җитәкчеләре дә, картлар да Пәһлеванның үтенечен кире какмады: язгы кыр эшләре беткән булса да, сабан туен бер якшәмбегә кичектерергә килештеләр. Пәһлеван моңа бик шатланды, ә башлыклар:
— Син хаклы. Пәһлеван абзый, көтәрбез Мирҗанны, дүртегезнең бергә көрәшүен күрүе авылдашлар күңеленә дә хуш килер. Син авылның мөхтәрәм кешесе, фронтка бер үзең бер танк төзетеп биргән кеше, — дигәч, түбәсе күккә тиде Пәһлеванның. — Әйбәт малайлар үстердегез Җәмилә җиңги белән.
Фронтка танк бүләк итүен авыл җитәкчеләренең ихтирам белән искә алуларына сөенде Пәһлеван һәм хәтта күңеле дә нечкәреп куйды аның. Гадәттә ул хискә бирелми, кызгануны-жәлләүне ят күрә. Кешеләргә усаллык-әшәкелек эшләмәсә дә, хәйран кырыс холыклы адәм. Әмма бу гадәт-сыйфатларын мәйданга ияртеп керми, бәхәс-та- выш куптармый, көрәшүне изге санап, көндәшенең биленә елмаеп сөлге сала. Бүтән чакта гаҗәп холкын үзе белән йөртә һәм кайчак ап-ачык мәсьәләләрне дә, карышуга урын калдырмыйча, сәер-үзгә хәл итә. *
Хуҗаҗан белән Галиҗан бер-бер артлы өйләнгәч, аларны төп йортта берәр ел яшәтте. Гаилә тәртипләренә күнектерү ата-ана янында мәслихәт, дип санады. Аннары аларны башка чыгарды. Хуҗаҗанына олы урамның югары очында, Галиҗанына түбән очында йорт салды, башка каралты-кураларны җиткерергә үзләренә кушты. Ике малаена да сүзе бер булды:
— Бу йортларыгызны мин салып бирәм, болары тузгач, үзегез салырсыз һәм балаларыгызга да беренЧе йортларын сез үк торгызырсыз, — диде ул һәм мондый карашының серен ансат кына аңлатты.— Әлегә сез йорт салуның мүклисе дә чутлыйсы гына түгел икәнен белмисез һәм кесәгез дә сай, шуңа мин булышам. Киләчәктәгеләрен җиткерергә менә хәзер тәҗрибә җыегыз. Тагын бер нәрсәне онытасы булмагыз — кеше үз гомерендә кимендә ике йорт салырга тиеш.
Кече малае Мирҗан да өйләнде. Инде анысы, гадәт-йола буенча төп йортта калырга тиеш иде. Әмма Пәһлеван карчыгы Җәмиләнең:
— Картайган көндә үзебезне карарга да кирәк булырлар, — дип искәртүенә карамастан, Мирҗанны башка чыгарды һәм төпчегенә йорт урынын абыйлары күрше-тирәсендә дә, төп йорт янында — су буенда да түгел, тау башы урамыннан сайлады. Малайларын авылның төрле төшенә урнаштыруның да үз сере бар икән: якын торсалар, бер-берсенә, болай да күз алдында, дип, кереп йөрмәүләре ихти-мал, ә хәзер белешми-йөрешми хәлләре юк.
Хуҗаҗан белән Галиҗаны сугыштан әйләнеп кайттылар, ә Мирҗаны тоткарлана менә. Олыларында үзгәреш сизелми диярлек. Хуҗаҗанның чәченә чал кергән дә, ияк астына сызык сызылган. Галиҗаны гел дә элеккечә, кичә китеп бүген кайтып кергән кебек. Хәрби киеме генә бүтән төс бирә. Мирҗаны да, шәт, элекке көч-куәтендә үк кайтыр, чөнки анысы арада иң яше, ә яшьлек тиз бирешми ул. Хуҗаҗаны олыгаеп килә, шул сәбәпле генә аңа сугыш эз төшергәндер. Я, Мирҗан, кайтып күрен әле, көчең югалмадымы икән, сөлге салып карыйк билеңә...
Шулай, көч сынашырга ярата Пәһлеван. Күп булды инде аның көч сынашулары, бу озын гомерендә кемнәр белән генә алышырга туры килмәгәндер дә, күпме көч чыкмагандыр. Ә көч. шөкер, һаман бар, көрәшеп-сынашып яшәсәң, чыкканы да кайтып тора икән аның, бетми икән ул. Таяк та тартыш, бүрәнәгә атланып капчык белән дә сугыш, юан тумранны ялгызың гына күтәреп арбага да сал — ярыштан беркайчан да йөз чөермә, үзеңне гел күнектереп тор...
Әмма бервакытны Пәһлеван көч сынашудан баш тарткан иде. Байтау ягындагы сабан туенда батыр калгач булган иде бу хәл. Мәйдан халкы таралыр чакта бер шаяны Пәһлеван янына килде дә:
— Батыр дигән даның бөтен тирә-юньгә таралган, Пәһлеван
абый, — диде. — Менә шушыны салып бетерсәң, батырның да батыры буласың. — Һәм аның алдына тулы чирек аракы куйды. ♦
Пәһлеван кәгазь бөке тыккан чирекле шешәгә озак карап торды, SJ аннары аны муеныннан тотып күтәрде дә, көлемсерәп, җиргә кире S утыртты. Әлеге егеткә:
— Көчле икән бу нәрсәкәй, — диде. — Моны, шул, ексаң, син ге- ®
нә ега аласыңдыр. Шешә белән көрәшү миңа фараз ителмәгән. ф
Түгәрәктәге кешеләр Пәһлеванның сүзен хуплап теге егеткә:
— Көрәштә дә, монда да җиңде сине Пәһлеван, — диделәр.
— Ашау-эчүдә минем белән көч сынашасың килгәч, без болай
бәхәсләшик, — диде Пәһлеван үзен аракы белән сыйламакчы егет-* кә.— Мәй эчүдән түгел, май ашаудан! Бер кадак майны коры килеш _ дүрт кабуда ашап бетерештән! *
Мондый бәхәс халыкка ошый калды, каяндыр ике кадак май да ° табып китерделәр, һәм Пәһлеван зур йомарлам майны беренче булып £ ялт иттерде.
— Сыегыз өчен рәхмәт, егетләр!—диде һәм җигүле атына утырып 5 китеп тә барды.
Әйе, күп тапкыр көч сынашты инде ул. Сабан туйларында үз малайлары белән дә көрәште, быел да алышырга исәбе, тик менә Мирҗаны көттерә. Быел малайлары белән көрәшүнең соңгысы булуы да бар. Карчыгы Җәмилә әйтеп тора, җиткән инде сиңа, ди, бер дә чамаламыйча такылдамый торгандыр. Әйе, бәлки, ул да дөрес фикерлидер, мәйдан тотуны башкаларга калдырырга кирәктер. Тик малайларның кайсы алыр икән Пәһлеван батыр урынын? Яшь буенча барса, олысы —Хуҗаҗаны инде. Әллә уртанчысы — Галиҗанымы? Әллә бүген-иртәгә кайтып төшәсесе—төпчеге — Мирҗанымы? Әллә... Сабан туе батырлар табарга ярата, ул — батырлар җыены. Пәһлеванга мәйдан тотуны чит кешегә тапшырырга туры килерме?..
Пәһлеван еш кырынмый, сакал-мыегы чәчләрен куып җитеп, йомры башы тоташ агаргач кына чалгы пәкесен беләүли. Бу арада исә көн саен кырына. Моның бер сәбәбе сабан туе якынлашу булса, икенче сәбәбе Мирҗанны чистарынып каршылыйсы килү иде. Ә Мирҗан бүген кайтып та җитәчәк, шулай дип хәбәр суккан. Димәк, яшәрү - чибәрләнү шарт. Һәм Пәһлеван чәчен алдыртырга күрше картына керде, тегесе бер уңайдан сакал-мыегын да кырды. Бәйрәм ашы — кара-каршы, дип. Пәһлеван күршесен үзе дә чибәрләде. Хуҗалыктагы иртәнге эшләрдән соңгы мәшәкате шушы булды аның. Хәзер менә Җәмиләсе белән чишмәгә суга баралар. Чәйлек-ашлык суны оныклары да алып кайтып китәрләр инде, ләкин Пәһлеван моңа риза түгел, үз эшегезне миңа өймәгез генә, безне дә хезмәттән мәхрүм итмәгез. Ди ул аларга. Чыннан да, чишмәгә суга бару — бу ике агылый белән тагылыйның яраткан шөгыльләреннән берсе. Пәһлеван тәгәрмәчләр урынына трактор подшипникларын куеп ясаган арбага имән кисмәк утырта. Җәмиләсе, тулы булмасада ярар, дип. көянтә-чиләкләрен күтәрә. Болай көйләү җайлы булды: Пәһлеван сулы кисмәкне, ике колагыннан күтәреп, өйалдыңдагы бүкән өстенә эһ тә итмичә кертеп куя, чайпалган өлешен тутырырга Жәмилә чиләкләрендәге су җитә.
— Карале, сиңа әйтәм, — диде Җәмилә, чишмәдән су алгач, — синең авылга чыбыркы шартлатып кайтканыңны шушында ишеткән идем инде миң.
— Булгандыр, ишеткәнсеңдер, чишмә юлында хәбәр тиз йөрү- чән, — дип төрттерде Пәһлеван.
— Бик кызганган идем мин сине ул чакта.
— Ялгышкансың.
— Кызгану да түгел инде, әмма гел сине уйладым ул көннәрдә.
— Шулай диген, яраттым, диген, югыйсә, кызганган, имеш.
— Аңарчы да икешәр йөк бүләк төяп кайта идең, бергә яшәгәндә дә сабан туе бүләген ат белән ташыдың. Ә шул елны гына нигә буш кул белән кайттың соң син?
— Сиңа өйләнәсе булганга. — Пәһлеван көлемсерәде. — Сабан туе бүләгенә көн итәргә җыенмасын әле Җәмилә, дип алып кайтмадым ул елны.
— Ә чыны? Авыл саен көрәшеп йөреп, бер бүләксез дә калмаган- сыңдыр инде. Алты-җиде тәкәң була иде башка елны. Әллә кыйна- дылар-таладылармы? Атың да юк иде бит. Сатмагансыңдыр ла инде ул атыңны? Чыбыркы шартлатып кайтып керүеңнең серен авылда хәзергә чаклы берәү’ дә белми. Мин дә сорарга базмый йөрдем моңарчы.
— Сорасагыз, мин яшермәс идем. Авылдашларның да беләсе килмәгән, димәк. Ә чыбыркы үземә иптәш иде. Шартлаткан саен күп хикмәтләр сөйләде ул миңа...
Алар кайту ягына борылдылар. Җәмилә алга төште — һәй, әттә- генәсе, яшь чагындагы кебек диярлек Җәмиләсе, җиңел-җитез атлаганда, талир тәңкәләре челтерәп куя. Тик кәшемир яулыгын гына җилкәләренә салып, көянтәсе астына кертеп калдырган, күлмәге дә киң, озын, итәге болганмый. .
Пәһлеван карчыгы артыннан кисмәкле тәбәнәк арбаны тарта-тарта Җәмиләсе соравына кайтты:
— Булды, чыбыркы шартлатып бүләксез кайткан чак та булды, — дип сөйләп китте ул. — Инде өч авылда батыр калырга өлгергән идем, бүләк белән бер йөгем яртылаш иде. Дүртенче авылда ектылар мине. Каяндыр килгән егет иде ул, исемен дә белмәдем мин аның. Икенче елны очрашкач та сорамадым. Хәер, исеме билгеле инде — Батыр. Ә икенче очрашуда ул көрәшмәде, авырый иде, синең көрәшүеңне күрергә килдем, диде. Менә шул егет салган иде мине. Шәп салды, хәрәмләшмичә. Көч белән күтәреп алды да табага коймак җәелгән кебек итеп аркам белән китереп салды, кулын биреп тартып та торгызды. Чиста салды, андый егулар чын батырларга гына хас. Әйтәм бит, сабан туе батырлар җыела торган урын ул дип...
Пәһлеван бүген кырынган яңакларын сыпырып-ышкып алды, — төксез шома булса да, җыерчык буразналары тирәнәя икән.
— Шулай, көрәштә гел җиңеп кенә тормыйсың. Колхоз башланган елны Хуҗаҗан мине екканны онытмагансыңдыр, шәт. Әле сугыш алды сабан туенда Мирҗан да ега язды бит үземне. Гел җиңсәң, бервакытны бөтенләй җиңеләсең, ә мин гомерем буе җиңелүдән курык- мый яшәдем. Җиңелгәч, ныграк уйланыла һәм рәттән батыр калуым ишәя генә иде. Теге чакта нигә чыбыркы шартлатып кайтыммы? — дип йомгаклады Пәһлеван.— Бүләкләрне һәм ике атымны үземне еккан егеткә бирдем һәм бүтән көрәшмәдем ул елны. Алмаска әйткән иде дә теге егет, ай-ваена карамадым, батыр — син, барысы да синеке, сөлге-яулыклар сиңа сабан туе бүләге булса, атлар — миннән бүләк, дидем. Менә шул. Сере юк ул чыбыркы шартлатуның. Ә теге егет минем көрәшкәнне карарга икенче елны авыру килеш тә килгән бит әле, димәк, яраткан минем көрәшкәнне, үзенә тиң күр-гән...
Калган юлны, уйга чумып, сөйләшмичә кайттылар. Икесенең дә уе бер иде — быелгы сабан туенда кем батыр калыр? Хуҗаҗанмы? Галиҗанмы? Мирҗанмы? Пәһлеван, әлбәттә, үзе дә тырышып караячак. Пәһлеванны исәптән төшерергә иртәрәк түгелме? Әллә сабан туе өр-яңа батырлар табармы? Шаярмагыз, Гитлерны чәнчелдергән. Гитлерның оясын туздырган егетләр чыга быел мәйданга! Шулай да Пәһлеван барын да онытмасыннар...
Сабан туен кичектереп торулары шәп булды, — төш турында Мирҗан да кайтып җитте. Күкрәге орден-медальләр белән тулы егетнең, бүләк ягыннан да ике абыйсын егып салган! Хуҗаҗан белән Галиҗанда да орден-медальләр җитәрлек, алар да сынатмаган, тик, ни әйтсәң дә, Мирҗанда дәрәҗәлерәк бүләкләр шул. Менә иртәгәсе көрәштә ничек булыр тагын, малайларның кайсысы батыр калыр, әллә быелга Пәһлеван үзе калырмы?..
Иртәгә күрербез-белербез инде, иртәгә сабан туе.
Җәмиләгә утырырга җайлырак урын сайлыйсы булыр иртәгә, картының һәм малайларының көрәшүен бөтен-бар нечкәлекләренә хәтле күреп торсын ул. Ә менә... Кайсысы җиңсен дип теләр соң? Иң көчлесе, киләчәктә мәйдан тотардае батыр калсын. Ә кайсысы иң көчле батыр соң...
Пәһлеван читек кунычларын җыерып куйган, ак күлмәгенең итәген чыгарып салып, кара камзулының изүен ычкындырган, укалы түбәтәен ялтыравык башына батырып кигән. Ул, җил-җил килеп, көрәшкә зарыгуын халыкка ирештереп, мәйдан уртасына керде. Солдат малайлары, күкрәкләрендә орден-медальләрен чыңлатып, артыннан иярде, һәм мәйдан түгәрәге берьюлы тулып китте.
— Без көрәшкә әзер, җәмәгать, — диде Пәһлеван, түбәтәен салып, һәм халыкка башын иде.
Аның бөтен тәне-рухы көрәшче көченнән кайный иде.
. 1977