Логотип Казан Утлары
Публицистика

КАЛӘМ ОЧЫНДА-КамАЗ


артиябезнең XXV съезды алдыннан дөньяның бик күп илләрен урап чыккан, хәзер инде тарихи истәлеккә әверелгән бер рәсем бар: яңа гына тел конвейердан төшкән, үзенең мәһабәтлелеге белән күзнең явын алырлык «КамАЗ» машинасы сурәтләнгән анда. Рәсемнән шофер егет Валерий Пере- толчинның елмайган йөзе балкый. Сүз уңаеннан «КамАЗ» машиналары колоннасының съезд ачылу көненә Мәскәүгә нәкъ менә шушы егет җитәкчелегендә килеп җитүен дә әйтеп узасы килә.
Бүген исә Чаллыда эшләнгән меңнәрчә машиналар илебез юлларын иңли. Әмма «КамАЗ» машина маркасы гынамы соң? Юк, ул аңа караганда киңрәк һәм тирәнрәк мәгънәле төшенчә. Магнитка. Днепрогэс, Братск исемнәре кебек тиз арада телгә кереп китте, миллионнарча кешеләр күңелен яулап алды КамАЗ. Бу сүздә чорыбыз сулышы чагыла, исемен атауга күз алдына хезмәт дәрте кайнап торган гаять зур төзелеш мәйданнары килеп баса. Ә иң мөһиме — анда эшләүче, иҗат итүче батырлыклар үренә омтыла торган кеше булып төсмерләнә. Бу чыннан да шулай, мәшһүр Кама елгасы буйларында бүгенге көн батырлары эшли.
КамАЗда олы җиңү яуланды — аның беренче чираты сафка басты. Хәзер инде кайбер нәтиҗәләр дә ясарга мөмкин. Бу бөек төзелеш турында язылган әдәби әсәрләрне тагын бер тапкыр күздән кичергәч, КамАЗ әдәбиятка нәрсә бирде һәм, үз чиратында, каләм ияләре аны ни белән баеттылар соң, дигән сорау куясы килә.
Бу җәһәттән КамАЗ парткомының элеккеге секретаре А. Родыгинның «Новый мир» редакциясенә язган хатыннан бер өзек китереп үтик. «Көндәлек мәшәкатьләр белән тарихның нәкъ менә синең эш урыныңда, синең кул көчең белән ясалуын, ип төшләреңнең һәм үзеңнең бөек эшләрдә катнашуыңны аңлап җиткермисең, — ди ул, хаклы рәвештә. — Сездә басылып чыккан материаллар нәкъ менә илһамланып эшләүче хезмәт кешеләренең матурлыгын тоярга, үз көчебезнең бөеклеген күрергә ярдәм иттеләр»'.
Миңа шундый ук фикерне Чаллы шәһәр партия комитеты секретаре Рәис Беляевтән дә ишетергә туры килгәне бар. Аның бу хакта бик мәгънәле ител: «Бездә язучы, журналистларның җанлы, дәртле һәм илһамдандыргыч сүзэнә ихтыяҗ, әйтик, мате- риаль-техник тәэмин итүгә булган ихтыяҗдан һич ким түгел». — дип әйтүе онытылмаслык булып хәтердә калган.
Әлбәттә. КамАЗ темасын үзләштерү эше баштан ук планлы рәвештә оештырылды. Чаллыда «Социалистик Татарстан», «Советская Татария», «Социалистическая индустрия» газеталарының, «Казан утлары» һәм «Новый мир» журналларының даим*
1 «Набережные Челны» җыентыгы. 2 нче басма «Известия». 1976. 333 бит.
П
эшләүче постлары булдырылды Каләм осталары башкарган эшнең җимеше буларак, Мәскәүдә «Яр Чаллы» дип исемләнгән ике җыентык дөнья күрде. Татарстан китап нәшрияты исә КамАЗның үзенә бер төрле әдәби-документаль елъязмасын чыгарып килә. Киң катлау укучылар аның инде дүрт томын — «Камадагы батыр», «Батыр адымы». «Батыр биеклек яулый» һәм «Батырны сынау» китапларын бик җылы кабул g иттеләр. Шулай ук үзәк нәшриятлар да шактый зур эш алып баралар. Бу җәһәттән бигрәк тә «Молодая гвардия», «Советская Россия» нәшриятларын мактап телгә ала- < сы килә. Аларда бөек төзелешкә багышланган китаплар чыгару матур традициягә J әйләнде.
Күрүебезчә, эшләнгән кадәресе аз түгел. Димәк, киң планда сөйләшерлек, тәнкыйть күзлегеннән карап фикер йөртерлек һәм күпмедер дәрәҗәдә нәтиҗә ясарлык җирлек бар.
Яңа темаларны үзләштерүдә иң алгы сызыктан баручы, юл күрсәтеп килүче жанрлардан берсе, әлбәттә, очерк. Моның шулай икәнлеген Волга-Дон, Братск, Куйбышев ГЭСлары төзелеше мисалы белән дә расларга була. КамАЗ темасын яктыртуда да бу закончалык аеруча ачык чагылды.
Башлангыч чорда, төзелеш яңа җәелә башлаган бер вакытта очеркчы иптәшләрнең күпчелеге саннар күрсәтү белән мавыгып алды. КамАЗны нинди төзелешләр бе лән генә чагыштырмый калдылар икән! Саннар турыдан-туры да күрсәтелде, нинди дә булса берәр җитәкчедән дә әйттерелде. Мисалга А. Приставкинның «Алексей Болдырев белән үткәрелгән көн», «Алексей Болдырев белән үткәрелгән тагын бер «өн». М. Ганинаның «Таныш диспетчерлар» дип исемләнгән очеркларын китерергә мөмкин. Хәер, бу ысулның отышлы ягы да юк түгел иде. Ул шунда ук төзелеш тормышына үтеп керергә, аның ритмын һәм сулышын тоярга мөмкинлек бирде. Ләкин монда сурәтләүнең төп объекты — төзүчеләр үзләре читтә кала иде
Әлбәттә, шундый характердагы очерклар да кирәк иде. Әмма бу әле аз. Коры информация белән генә ерак китеп булмый. КамАЗ турында язылган очеркларның тагын бер кимчелекле ягын күрсәтеп үтәргә мөмкин. Ул да булса — әһәмияте аз булган һәр нәрсәне бик тәфсилләп тасвирлау, кирәгеннән артык хискә бирелү, игътибарны очраклы вакыйгага юнәлдерү Хәлбуки, КамАЗда өйрәнерлек, сокланырлык чын олы эшләр аз түгел. Очраклы һәр күренешкә сокланасың икән, бу инде бернинди дә чамага сыймый. Болай эшләү тормышны җиңеләйтеп аңлатуга, аны ал төсләрдә сурәтләүгә китерә.
Сүз дә юк, булачак шәһәр яки завод нигезен беренче булып казу, аңа беоенче кирпечне салу—мактаулы эш. Беренчеләрнең исемен тарихта калдыру да бик әйбәт. Әмма алга шундый сорау килеп баса: язучыларның роле аларга «мәдхия җырлау» белән генә чикләнергә тиеш мени? Очеркларда шулай ук «беренче» дигән сүз белән бергә яңгыравыклы, купшы «романтика», «энтузиазм», «авырлыклар» дигән тәгъбирләр дә бик еш очрый, һәрхәлдә, бу жанрда менә мондыйрак төрдәге «авырлыклар»— вагоннардагы кышкы салкынлык, суга чират тору, кибет һәм ашханәләр җитмәү, көзге яңгырлар, юлсызлык кебек вакытлыча кыенлыклар зур урын алмаска тиеш иде сыман.
Очеркчылар тора-бара «романтика» белән мавыгуның артык кыйммәткә төшүен, коры энтузиазм белән әллә ни эш майтарып булмавын аңлый башладылар Төзелешкә багышланган материалларда хәзер әһәмияте аз булган вакыйгаларны тасвирлаудан «троблемалылыкка, «романтика» томаныннан — аек анализлауга күчеш сизелә.
Мисалга «Новый мир» журналының актив каләм ияләреннән берсе Екатерина Лопатина очеркларын китерергә мөмкин Автор аларда башлыча тик бер теманы — КамАЗның шәһәр яны зонасын төзү проблемасын күтәреп чыкты. Анатолий Злобин белән Анатолий Приставкин исә гаять зур төзелешкә җитәкчелек итү мәсьәләсен җентекләп өйрәнәләр, җитәкче хезмәтенең төрле аспектларын ачып бирәләр Иң мөһиме, хәзер очерк жанрында зур әһәмияткә ия булган проблемалар күтәреп чыгу гадәткә керә Шундыйлардан Леонид Жухоеицкийның «Атнакич саен учак» дип исемләнгән китабын аерым атап күрсәтәсе килә Автор укучы игътибарын бер генә
1 л ЖухоанцкнА Костер по четвергам. М, «Советская Россия» нәшрияты. 19'6 ,
РАФАЭЛЬ МОСТАФИН ф КАЛӘМ ОЧЫНДА
проблемага — КамАЗда кадрларның эштан китүе мәсьәләсенә юнәлдерә. Дөресен әйтергә кирәк, язучы үз алдына куйган бурычны уңышлы башкарып чыккан. Очерк, мавыктыргыч әдәби әсәр кебек, яратып укыла. Чын очерк нәкъ менә шулай булырга тиештер дә.
70 нче еллар герое... Ниндирәк кеше ул? Үзеннән элекке буыннардан кайсы ягы белән аерылып тора? Аның рухи дөньясы нинди? Аны төзелешкә килергә нәрсә мәҗбүр иткән? Прозаик Г. Паушкин «Чаллы туфрагында» дип исемләнгән очерклар сериясендә нәкъ менә шушы сорауларга җавап бирергә омтыла. Очеркчы М. Ганина («Яңгырлы көздә», «Таныш диспетчерлар»), В. Семин («Тормыш кору»), М. Зарипов- ны («Ерактан — еракка») шундый ук сораулар борчый. Хәер. Чаллыдагы гомуми күренешне күреп алу әллә ни кыен да түгел. Мисалга В. Костровтан бер өзек китерик- «Смена төгәлләнү белән, асфальт буйлап КамАЗның җаны — кешеләр агыла». Әмма бөтен хикмәт тә шул кешеләрнең җанына, рухына үтеп керүдән, аны ачык һәм образлы итеп тасвирлый белүдән гыйбарәт. Бу инде «бүгенге көн героен аңлавы кыен» дип үз-үзеңне аклап фәлсәфә сатуга караганда күпкә катлаулырак.
Замандашыбыз портреты сурәтләнгән очерклардан Ю. Полухинның «Үтеп булмаслык ярлар» дип исемләнгән шактый күләмле китабына («Советская Россия, 1976) аерым тукталып үтәсе килә. Аңа, «Новый мир» журналында шактый уңай фикерләр әйтелүгә карамастан, бүтәнчәрәк бәя дә бирергә мөмкин. Әсәрнең төп герое итеп монтажчылар бригадиры Социалистик Хезмәт Герое А, Б. Новолодский алынган. Китапта мондый характерны сурәтләүгә кирәкле бөтен нәрсә бар кебек. Автор үз героен егерме ел чамасы якыннан белә. Ул аны хезмәттә генә түгел, ә көндәлек тормышта, гаилә шартларында да һәрьяклап күрсәтергә тырышкан. Үз героеның Ъәр эше. хәрәкәте һәм һәр сүзе «факт дөреслегенә» туры килә. Әмма шул «факт дөреслеген» характер дөреслегенә кадәр күтәрә алсаң иде икән! Кызганычка каршы, автор. гаять бай һәм кызыклы материал туплауга карамастан, художестволы гомумиләштерү дәрәҗәсенә күтәрелә алмаган. Югыйсә, очеркны «повесть» дип атау үзе генә дә күп нәрсә йөкли бит.
Шагыйрьләр дә очеркчылар белән янәшә, бер сафта бардылар. Бүген КамАЗга багышлап бер генә булса да шигырь язмаган татар шагыйре калдымы икән, әйтүе кыен. Коллектив авторларның шушы темага багышланган «Җиде җил үзәне», «Хыялым шәһәре» дип исемләнгән шигъри китаплары басылды. КамАЗ төзелеше турындагы коллектив җыентыкларның берсе дә диярлек шигъри әсәрләрдән башка дөнья күргәне юк.
Тирән эмоциональ көчкә ия булган шигъри сүз КамАЗ яшьләрендә югары романтик рух, дәртле хезмәт пафосы, максатка омтылыш тудырды. Бүген илебезнең бер генә зур төзелешен дә интеллектуаль һәм шигъри атмосферадан башка күз алдына китерүе кыен. Сүз уңаеннан укучы игътибарын гадәти, шул ук вакытта кызыклы бер фактка юнәлдерәсе килә—Чаллы урамнарында яраткан шигырь юлларын пла-кат һәм лозунг итеп язып элүне күпләп очратырга була. ВЛКСМның Чаллы шәһәр, ә хәзер өлкә комитеты секретаре Ф. Газизуллин сүзләре белән әйткәндә, шигърият үзенең тойгыларга тәэсир итү көче белән гадәти күргәзмә агитация формаларыннан күпкә өстен тора.
Әмма чынбарлык рифмага салынган әсәрләр арасында «буш юлларның» башка жанрларга караганда күбрәк булуын раслый. Чаллыдан бер таныш инженер начар очеркларга үтергеч итеп менә мондыйрак бәя биргән иде: «Аларда коры саннардан һәм төче сокланудан башка берни юк». Кайбер шигырьләрдә, әгәр аларны шигырь дип әйтергә яраса, саннар зур урын алмаса да, төчелек — буа буарлык.
Мисал өчен Феликс Чуевның «Чаллы» дип исемләнгән шигъри репортажына мөрәҗәгать итик . Автор күзгә бәрелгән фактлар белән генә эш итә. шагыйрьне төзелешнең колачы һәм масштаблары таңга калдыра. Әсәрдә күпләргә мәгълүм информация рифмалы юлларга гына салынган. Барысы да шома, көйле кебек. Тик бер генә нәрсә җитешми — анда КамАЗ төзүчеләрнең җаны, рухы юк.
1 КамАЗ, «.Молодая гвардия», 1974.
Әйе, мондый шигырьләрдә бугенге заман техникасына шундый зур урын бирелә ки, аларның «шавы һәм гөрелтесе» җанлы кешеләр авазын бөтенләй диярлек күмеп китә. Бүгенге герой күңеленә үтеп керүгә караганда, В. Костров язганча, «КамАЗның бетон тәненә, тимер сөякләренә» мәдхия җырлау, әлбәттә, күпкә җиңелрәк. Ә менә А. Гаврилов барысын да уздырган. Шигырь сөючеләр аның: «Килер бер көн — автомобиль чабар көпчәкләрен зыр-зыр әйләндереп», дигән юлларын * укыгач бик тә «сөенерләр» инде1. ”
Хәер, кемгә дә сер түгел: кайбер авторлар теманың актуальлеге һәм әһәмияте £ шигъри «гөнаһларны» яшереп кала дигәнрәк карашта торалар. Бәлки кайбер редактор һәм нәширләр дә алар ягындадыр. Әмма чын укучының күзенә «төтен җибәреп» булмый. Ул акны карадан бик әйбәт аера. Кайчакта хәтта танылган шагыйрьләр язганны укыйсың да гаҗәпкә каласың: аларның таланты, үзенчәлеге кая киткән соң? Бу нидән килә? Безнең кайбер шагыйрь дусларыбыз күпчелек очракта «килдем, күрдем... яздым» принцибы белән генә эш итмиме? Бу фикерне, мәсәлән, Виктор Бо- ковның «Чаллы» дип исемләнгән шигыре («Известия» газетасы, 2 октябрь. 1977) белән дә дәлилләргә мөмкин. Авторны шәһәрнең «электр нурларына чумып утыруы» гаҗәпкә калдыра. Бүген илебезнең иң ерак почмакларында да Ильич утлары балкуын күздә тотсак, «электр нурлары» КамАЗ өчен характерлы деталь була аламы соң? дигән урынлы сорау туа. Кыскасы, бөтен шигырь шундыйрак «ачышлардан» тора. Дөресен әйтик, бөек төзелешкә багышланган әдәби бакчаны мондый төр шигырьләр һич бизәми.
Хәер. Чулманнар ярларыннан ташып аккан чакта күбекләр калыкмый калмый. Әмма ул ничаклы тиз барлыкка килсә, шулай ук тиз юкка да чыга, КамАЗ да шигъри «күбекләр» генә тудырып калмады, дәверләр буе сакланырлык әһәмиятле, җегәрле шигъри әсәрләр дә иҗат ителде. Танылган каләм остасы Сибгат Хәкимнең «Дәверләр капкасы» һәм яшь шагыйрь Рөстәм Мингалимовның «Күз карасы-’ поэмалары нәкъ менә шундыйлардан санала ала.
«Дәверләр капкасы» поэмасының башында ук шагыйрь һәртөрле шаукымлы модаларны — «КамАЗ белән бары намаз гына рифмалашмый калган» модаларны кабул итә алмавын белдерә. Аны төзелешкә бөтенләй башка максат алып килә. Әдип замандашларын үз күзе белән күреп, аларның күңеленә үтеп керергә, халкыбызның үткәнен, бүгенгесен, киләчәген бөек төзелеш призмасы аша аңларга тели. Поэмада бердәм сюжетның юклыгы, әсәрнең аерым бәйләмнәрдән торуы да бәлки әнә шуннан киләдер. Ләкин әсәрне туган җир турында уйланулар бер төенгә бәйли, бөтен итә. Туган җир темасы әсәрнең буеннан-буена кызып җеп булып сузылып килә. Менә поэмадан бер өзек:
Терелде күк Чаллы туфрагы.
Гасырларның данлы туфрагы: Чаллы, чалгы, печән өсте чагы. Арышларның, камышларның шавы..
Анда кинәт пәйда булды бары, — Пугачевның ярды быргылары.
Уйнады күк, яши ул чак даны Гражданнар сугышы учаклары Янды ярда, җирнең күп зары. Күп болганган Болгар туфрагы...
Шагыйрь һәммәсен фәлсәфи күзлектән үткәрә. Төзелеш кайсыдыр ягы белән авторга Курск янындагы Дуганы хәтерләтә. Ул монда Ржевта кичергәннәрен янә бер тапкыр күңеле аша үткәрә Әйе. шагыйрь өчен истәлекле бу исемнәр, сугыш урыннары КамАЗ белән турыдан туры бәйләнгән Чөнки яу кырында әдип үзе һәм меңнәрчә башка сугышчылар куркып калсалар, бүгенге төзелешләр дә булмас иде С. Хәким камазлылар күзенә туры карап, аларны сынарга тели. Хәзерге буын Ватаныбызның бөйсеэлеге өчен корбаннарга барырга әзерме’ Авторның шагыйрь Муса Җәлилгә мөрәҗәгать итүе дә аңлашыла. Дәверләр бәйләнеше — биредә төп тема
■ К’ч\<
РАФАЭЛЬ МОСТАФИН ф КАЛӘМ ОЧЫНДА-
менә шул. Бу — халыкның үткәне, революция, Ленин декретлары, беренче бишьеллыклар белән бәйләнеш. Бу — иртәгесе кән белән бәйләнеш. Чөнки Чаллы киләчәк буыннар өчен төзелә Автор бүгенге шук малайлар йөзендә киләчәк Тукай һәм Җәлилләрне чалымлый.
Р, Мингалимовның «Күз карасы» поэмасы да формасы белән гадәти түгел, әсәр аерым өзекләрдән тора кебек. Әмма аларны шагыйрьнең кайнап торган эчке дәрте бер кысага бәйли. Шагыйрь өчен КамАЗ — барыннан да бигрәк хакыйкатьне бәяләү критерие. Автор хәзерге дөнья, кеше һәм үсешебез юллары турындагы карашын шул хакыйкать аша ачып бирә. Поэтик дөреслеккә таянып. Р. Мингалимов замандашыбыз рухын бөтен тулылыгы белән күрсәтергә омтыла.
Боларга янә татар шагыйрьләре Р. Харисов. М. Газизов, С. Шәрипова. Р. Гәрәй, рус шагыйрьләре М. Львов. В Костров. Н. Беляев һ. б.ларның истә калырлык, кызыклы шигъри бәйләмнәрен өстәргә кирәк.
КамАЗның үзендә яшәүче шагыйрьләр турында да берничә сүз әйтеп узыйк. Мәсәлән. Василий Росляков «Беренче очрашу» дигән очеркында, яшь камазлылар рухын аңларга теләп, менә мондыйрак сорау куя «Кемнәр алар, нәрсә хакында уйланалар, үзләрен ничегрәк аңлыйлар? Үзләренә, үз эшләренә, безгә — өлкәннәргә, кешелеккә, мәхәббәткә, гаделлеккә карата нинди мөнәсәбәттә торалар?» В. Росля- ковка бүгенге геройны аңлау өчен КамАЗда яшәүче шагыйрьләр ярдәмгә килЪ. Чөнки аларның бөтен иҗаты бүгенге кеше рухына багышланган бит. Эшче шагыйрьләр иҗатына бәлки профессиональлек, җитлеккәнлек һәм үз-үзеңә ышаныч та җитеп бетми торгандыр. Әмма шуңа карамастан, аларда җанлы йөрәк тибешен, хисләр сафлыгын тоясың. Бу шагыйрьләр дөньяны үзләренчә аңлыйлар. Шунлыктан алар иҗатына үзәк һәм җирле матбугат битләрендә киң урын бирелә, әсәрләре аерым җыентыклар булып чыга.
РСФСР Язучылар союзының моннан ике ел элек Казанда үткәрелгән киңәйтелгән утырышында чыгыш ясаучылар бөтенесе диярлек бертавыштан шундый фикер әйттеләр Соңгы елларда Татарстан куәтле нефть химиясе һәм машина төзелеше державасына әверелү белән беррәттән, бөтен совет әдәбиятын эшчеләр сыйныфы турында язылган байтак күләмле әсәрләр белән баетты. КамАЗ төзүчеләре турында иҗат ителгән Б. Камаловның «Урамнар киңәя», Ә. Баяновның «Ут һәм Су», М. Хәсө- новның «Кама таңнары», М. Хәбибуллинның «Тау белән тау очрашмаса да...» дигән повесть һәм романнарын күрсәтергә мөмкин. Язылу осталыгы дәрәҗәсе белән дә, стиль үзенчәлекләре белән дә бер-береннән шактый нык аерылып торган бу әсәрләргә хас уртак бер сыйфатны күрмәү мөмкин түгел — ул бүгенге замандашыбыз характерын бөтен тулылыгы белән күрсәтергә, КамАЗ төзүчеләренең рухын, интеллектуаль һәм әхлакый дөньясын ачып бирергә омтылудан гыйбарәт.
Югарыда телгә алынган әсәрләр исемлегенә шулай ук Красноярск язучысы Роман Солнцевның «Яшел калкулыкта кызыл ат» повестен өстәргә кирәк1. Кайбер кытыршы урыннары булуга карамастан, әсәрнең бик талантлы язылуын әйтеп узасы килә.
’ Күренекле татар прозаигы Б. Камаловның «Урамнар киңәя» исемле повестеның үзәгендә тәрбиягә авыр бирелүче үсмер егет Яфиз язмышы сурәтләнә. Егет буйга озын булып үсүе белән генә түгел, ә йөгәнсезлеге һәм үзен бик иркен тотуы белән дә башкалардан аерылып тора. Аңа әле уналты да тулмаган. Әмма ул инде укуны ташлап, тәмәке тартырга һәм бераз «төшергәләргә» өйрәнгән. Өлкәннәр кисәтү ясаса, ул бик шәпләп, «челт» итеп теш арасыннан гына төкереп куя. Язучы безгә анык нигә шундый бозык юлга басуын да тәфсилләп аңлатып бирә Баксаң, Яфиз әтисеэ үскән, җитмәсә, укытучылар да аңа битарафлык күрсәткән, урам үзенең тискәре йогынтысын ясаган икән. Менә Яфиз КамАЗга килә һәм хезмәт коллективында кабат тәрбияләү процессы башлана. Хәер, беренче карашка нәкъ шулай булырга тиештер дә кебек, әмма тормышта гел генә алай булмый. Язучы үз алдына куйган бурычны үтә берьяклы гына хәл итә Әсәрдәге геройларның эшләре, уй-фикерләре, хәтта
■ Р. Солнцев. Красная лошадь на зеленых холмах. М, «Молодая гвардия». 1977
тормыш юллары тик бер нәрсәгә — егетне дөрес юлга бастыруга буйсындырылган. Үз гомерен аямыйча, кораллы бандит белән бәрелешкә кергән механизатор Вәдүт, аиың хатыны. Яфизны укырга үгетләүче укытучы Рәйхан, егетне үзенең шәхси җа- ваплылыгында монтажчылар коллективына эшкә алган бригадир Григорий Прохорович. кара тир түгеп тапкан икмәкнең кадерен белүче Морзахан карт — һәммәсе Яфизга ничек тә булса уңай йогынты ясау, аны ничек тә кеше итү максаты белән “ генә яшиләр кебек. J2
Шушы урында укучы әсәр белән кызыксынуын югалта. Чөнки аңа вакыйганың S ни белән бетәчәге болай да көн кебек ачык. Димәк, язучы корган патрон «ядрәсез» булып чыккан түгелме? Туган телебезнең егәрен белүче, психологик детальләр белән эш итүче тәҗрибәле каләм иясе Б. Камалов ник шундый пешеп җитмәгән калач биргән? Хикмәт бәлки ашыгудадыр? Чыннан да, бик мөһим һәм актуаль темага берен- челәрдән булып тотыну гына әсәрне уңышлы итми икән шул.
Ә менә Роман Солнцевның «Яшел калкулыкта кызыл ат» повесте сюжет тукымасы белән Б. Камалов әсәренә шактый якын тора. Бу повестьта да сүз үсмер егет турында бара. Унҗиде яшьлек Алмаз Шаһидуллин КамАЗга килеп, шулай ук эшчеләр коллективында хезмәт чыныгуы уза. Әмма бу очракта әсәрне йотлыгып укыйсың. Чөнки төп герой үзенең гадәти авыл малае булуы, оялчанлыгы, сафлыгы, һәрнәрсәгә соклана белүе белән шунда ук күңелеңне яулап ала. Ул ат караучы булгангамы. үлеп ат ярата. Кайчак аптырап, югалып та калгалый. Ләкин тормыш каршында алай ук көчсез дә түгел. Автор бөек төзелешкә нәкъ менә шушы егет күзләре белән карый. Алмаз өчен монда һәммәсе яңа, бөтенесе кызык һәм үзгә. Шуңа да ул дөньяны романтик төсләрдә кабул итә.
Ләкин тормыш ал төсләрдән генә тормый икән. Ул акрынлап кырыс яклары белән дә ачыла. Егетнең КамАЗ турында беренче тәэсире шундый: ниндидер юньсез бәндәләр бер атны дагалары белән тимер челтәргә эретеп ябыштырып киткәннәр Ә мескен хайван, ничаклы гына чәбәләнсә дә, койрыгын болгап, тимер тозактан һич ычкынып китә алмый. Әлеге күренешнең үзенә бер төрле символик мәгънәсе дә бар. Бала чакның гүзәл хыялы — яшел калкулыктагы кызыл атка хәзер куәтле техника арасында, төзелеш барган урында ялларын уйнатып, иркенләп чабып йәрергә туры килмәс. Әмма монда язучы беркатлы рәвештә шәһәр белән авылны цивилизация белән табигатьне каршы куйган икән дип уйларга ярамый. Ялгышулар, хаталар, күңел бизүләр аркылы узып, каршылыклы мәхәббәт утында янып, чын дуслык ярдәмендә Алмаз чыныга, ир-егеткә хас сыйфатлар ала. Язучы үз каһарманының язмышын җиңеләйтеп күрсәтми, аның юлыннан киртәләрне алырга ашыкмый. Шуңа да Алмазның чын кешеләр белән танышудан, олы төзелештән үзенә уңай сабак алуы- укучыны ышандыра. Әдәби әсәрнең көче дә нәкъ менә шундадыр. Композицион характердагы аерым кимчелекләре булуга карамастан. «Яшел калкулыкта кызыл ат» повесте — Р. Солнцевның бәхәссез уңышы.
Мөсәгыйть Хәбибуллинның «Тау белән тау очрашмаса да...»IX дип исемләнгән повестенда да төп игътибар эшче кеше характеры формалашу проблемасы та юнәлдерелә, бу процесста коллективның роле күрсәтелә. Гомумән алганда, әсәр шоферлар тормышыннан алып язылган. Әсәрдә үзенчәлекле характерлар тасвирлана сюжет кискен бәрелеш һәм конфликтлар белән бергә үрелеп бара.
Төп геройларның берсе шофер Ислам Байтимеров — тәвәккәл, һәр очракта уңышка ирешүчән кеше. Шуңа хатын-кызлар да аңа кырын күз белән карамыйлар. Егеткә һәр нәрсә җиңел бирелә. Әллә ни тырышлык та куймыйча, ул дусты Зөлфәт Янаевның сөйгән кызын үзенә карата, һәм эштә дә аны үзеннән күпкә артта калдыра. Ни дисәң дә, Ислам — шофер, ә аның стихиясе — тизлек. Ул юллардан аргамактай җилдереп кенә уза. Моннан тыш, «файдалы рейска» чыгу өчен ул кемгә «күз кысарга» кирәклеген дә яхшы белә. Бөтен хикмәт хәйләли белүдә йөкне азрак аласың, аның каравы тонна-километрларда күбрәк отасың. Ислам әнә шундый принцип белән эш итә.
Ә Зөлфәт Янаевка килгәндә, ул Исламның нәкъ киресе Автор аны сабыр, кыюсыз, намуслы кеше итеп сурәтли. Егет сөйгәнен һич кенә оныта алмый газап чигә Иок төягәндә сәгатьләр буе чиратта торырга да риза ул, чөнки характеры шундый.
IX Әсәр Маскәүнең «Современник* нәшриятында «Сәгъди» исеме белән чыкты
РАФАЭЛЬ МОСТ АФИН А КАЛӘМ ОЧЫНДА
♦Ничакоы тырышлык куеп та, Зөлфәт көненә бер норма бирә алмаганда, Ислам инде ■ике-өч рейс ясарга өлгергән була. Повестьта болар һәммәсе бөтен нечкәлеге белән, җентекләп язылган. Ләкин кызыклы характерлар бирүенә, ышандырырлык тормышчан конфликтлар тудыруына карамастан, М. Хәбибуллин ситуацияне нәкъ Б. Кама- ловча хәл итә. КамАЗга ашыгыч йөк алып кайтучы Ислам машинасы белән Кама бозы астына китә. Гел уңышсызлыкка дучар булучан Зөлфәт исә, бозлы суга чумып, аны үлем тырнагыннан коткарып кала. Бөтенесе бик әйбәт төгәлләнә. Көндәшләр янә дуслашалар.
Шундый ук схемалылык күренекле драматург А. Сафроновның «Гигантлар» пьесасында даX сизелә. Автор әсәрдә ике аерылгысыз дус — производство алдынгылары Сергей Мартынов белән Степан Горобецны партиядән чыгару вакыйгасын сурәтли. Монда да геройлар язмышы өчен укучы борчылмый. Чөнки аларның язмышын хәл итүдә турыдан-туры завод директоры һәм партиянең шәһәр комитеты секретаре катнаша. Бу әсәрдә дә финал бәхетле төгәлләнә. Геройлар, әлбәттә, партиядә калдырылалар. Игътибарны пьесаның тагын бер ягына юнәлдерәсе килә. Автор монда җитәкчеләр образын җанлы кеше итеп бирә алмаган. Укучы аларны фәкать ниндидер бер функция үтәүче кешеләр итеп кенә күз алдына бастыра. М, Хәбибуллин повестенда да автохуҗалык директоры Сәгъди образы бирелгән. Аның шәхси тормышы да җентекләп сурәтләнгән. Әмма шуңа карамастан, без бу геройны чын җитәкче итеп һич тә күз алдына китерә алмыйбыз.
Шундый ук шелтә сүзләрен татар язучысы, «Кама таңнары» романы авторы Мәхмүт Хәсәнов адресына да әйтергә мөмкин. Әсәр «КамАЗның мие» булган ЭВМ машиналарына хезмәт күрсәтүче һәм төзелешкә аатоматлаштырылган идарә итү системасын кертү өчен көрәшүче инженерлар тормышына багышланган. Ләкин, дөресен әйтик, романда фән-техника прогрессының иң соңгы казанышларын күрсәтү тышкы «бизәк» ролен генә үти. Әсәрнең төп эчтәлеге геройларның профессиясе, аларның төп хезмәте белән һич тә бәйләнмәгән. Мәсәлән, төп герой Имам Котдусов сөяркәсенең серле шартларда дөнья куюы, аның яшь тол хатын белән мавыгуы; әсәрнең икенче герое Вагыйз Гайнановны гаепсезгә рәнҗетү һәм аны аклау тарихы; табигать кочагында күңел ачу, балык тотулар; берничә урында аннан-моннан сурәтләнгән «производство тормышы» югарыда әйтелгән фикерне бик ачык раслый. Мондый вакыйгаларны КамАЗда гына түгел, һәр җирдә теләгән хәтле очратырга мөмкин. Автор иң мөһимен — үз героеның рухын, интеллектуаль дөньясын ачып бирә алмаган. Мәгълүм булганча, профессия кешенең характерына, зәвыгына, эчке дөньясына йо-гынты ясый. Ә М. Хәсәнов әсәрендә профессия тик тышкы, билге итеп кенә бирелгән Язучы Әхсән Баяновның «Ут һәм Су» романында да төп геройлар итеп урта буын төзүче-инженерлар, атап әйткәндә, Фәиз Насыйбуллин белән Борис Филинов образлары алынган. М. Хәсәнов романыннан аермалы буларак, бу әсәрдә профессия геройларының характеры һәм рухи йөзе формалашуда шактый зур роль уйный, күп яктан аларның үз-үзләрен тотышы, мөнәсәбәтен билгели. Кыскасы, автор замандаш- ларыбызның җанлы, истә калырлык образларын тудыра алган. Фәиз Насыйбуллин һәм Борис Филинов ике типтагы характер булу белән генә түгел, бәлки һәркайсының дөньяга үз карашы булу белән дә бер-берләреннән нык аерылып торалар. Бу аерма аларның үз-үзләрен тотышында да ачык чагыла. Мәсәлән, Фәиз әсәрдә бөтен эшне намус белән үз җилкәсендә тартып баручы чын энтузиаст итеп сурәтләнә. Борисның аны ярым чынлап, ярым шаяртып «герой» дип атавы да тикмәгә генә түгел. Фәиз көне-төне эштә кайный, утырышлар үткәрә, прораблар белән әйткәләшә, төзелеш өчен цемент һәм башка кытлык материаллар артыннан чабып йөри. Уртак эш өчен үзен дә, бүтәннәрне дә кызганмый. Ә аның дусты Борис Филинов исә бөтенләй башка яссылыктагы образ итеп тасвирланган. Ул тормыштан мөмкин кадәр күбрәк каерып алырга омтылучы, вак җанлы, эгоист кеше буларак күз алдына килеп баса. Борис җитәкче булырга да омтылмый — ни дисәң дә. болай яшәве күпкә тынычрак. Эшкә дә ул вакытында килеп, нәкъ вакытында китәр. Эш көне төгәлләнү белән бөтен дөнья мәшәкатьләрен башыннан чыгарып ташлар. Шәхси «Волга»сына утырып, чираттагы «мәхәббәт кошы» белән табигать кочагына ашыгыр. Беренче карашка автор персонажларның беренчесен йөз проценты белән тик уңай, ә икенчесен гел тискәре яктан
X «Москва» журналы. № 2. 1976.
гына тасвирлый кебек. Ләкин әсәрдә вакыйгалар үсеше барышында бу гадәти схема җимерелә. «Энтузиаст» Фәизнең китап укырга да, махсус әдәбиятны күзәтеп барырга да, шәхси тормышын кайгыртырга да вакыты калмый. Ул эшендә ышанычлы рәвештә һәм тиз арада югары күтәрелә һәм шул ук вакытта белгеч буларак үз квалификациясен югалта бара. Ә «үзен генә яратучы» Борис — дөресен әйтик, талантлы инженер. Ул гади башкаручы гына түгел, бәлки иҗади кеше. Чынлыкта, Борис хезмәтне фәнни оештыруны хуп күрә. Аның фикеренчә, инженер тәүлек буе чабып йөрергә түгел, үз эше белән шөгыльләнергә тиеш.
Кызганычка каршы, Ә. Баяновка гадәти булмаган бу конфликтны ахырынача чишеп бетерергә иҗади кыюлык җитмәгән. Автор «уңай герой» Фәизне күтәрергә, ә «тискәре персонаж» Борисны фаш итәргә ашыга кебек. Хәлбуки, күп яктан бер-бер- сенә охшамаган, шул ук вакытта нәрсәдәдер бер-берсен тулыландыручы бу ике герой конфликтында бүгенге чорның кайбер үзенчәлекле сыйфатлары чагылган.
Зур эшләр генә җитди проблемалар, олы характерлар тудыра. Мәсәлән. КамАЗны берни белән дә исәпләшмичә, акча һәм көчне дә, техника һәм кешене дә кызггн- МЫйча төзергә мөмкин. Шул ук вакытта максатка иң кулай юл, дәүләт чыгымнарын мөмкин чаклы киметү юлы белән ирешергә була. «Дәвам» һәм «Диалоглар» пьесалары авторы Диас Вәлиевне нәкъ менә шушы проблемалар дулкынландыра. Драма-тургның әсәрләре хакында үзәк һәм җирле матбугатта күп язылды, аларның уңа» яклары һәм аерым кимчелекләре җентекләп анализланды. Д. Вәлиевнең төп уңышы үзе тудырган характерларның тормышчанлыгында һәм яңалыгында. Ә бу характерда производство һәм әхлак проблемалары бергә үрелеп килә, һәм алар әсәрләрнең тыгыз тукымасын тәшкил итәләр.
КамАЗ төзелешенә багышланган әсәрләр яңа теманы үзләштерү процессының җиңел генә бармавын ачык раслыйлар. Әмма ни генә булмасын, әдәбиятыбыз олы тема каршында каушап, югалып калмады. Алда телгә алынган әсәрләр арасында башкалар күзенә туры карап әйтерлек казанышларыбыз да юк түгел. Димәк, бу тема күп милләтле совет әдәбияты үсешенең баганалы юлында тора.
Кама автомобиль комплексының илебез экономикасына нинди зур йогынты ясаганлыгы берәүгә дә сер түгел. Ә менә «КамАЗ темасы* гомуми әдәби процесска ниндирәк тәэсир ясады соң? Югарыда әйтеп үтелгәнчә, бу тема, татар әдәбиятында мөһим урын алу белән беррәттән, илебездәге башка милләт язучыларының игътибарын да үзенә җәлеп итте.
Хәер, бөтен совет әдәбиятының үсеш адымнары чорыбызның бөек төзелешләрен үзләштерүгә барып тоташа. Мисалга В. Катаевның «Вакыт, алга!», М. Шагинянның «Гидроцентраль», Л. Леоновның «Соть», И. Эренбургның «Икенче көн,, В. Кетлин- скаяның «Батырлык» кебек романнарын китерү дә җитә торгандыр. Алар һәммәсе беренче бишьеллыкларның атаклы төзелешләре уңае белән дөньяга килделәр. Шуннан соң — кырыгынчы. илленче, алтмышынчы елларда да нәкъ шулай булды.
Бу әсәрләрнең әһәмияте нинди дә булса зур төзелешне тасвирлау белән генә чикләнми, аларда социалистик яшәү рәвешенең, совет кешесе характерының социаль һәм әхлакый чор рухын, заман сулышын ачык тоясың. Алар, тормышыбызның күләгәле якларын яшереп калдырмыйча, яңа җәмгыятькә һәм яңа кешегә хас югары романтик омтылышын, күңел шатлыгын, гүзәллекне аңлау хисен укучы йөрәгенә илтеп җиткерәләр. Иң мөһиме шул — нәкъ менә коммунизм өчен көрәшнең алгы сы-зыгында замандашыбызга хас иҗади сәләт, илнең хуҗасы булу хисе, төзүче таланты һәм яңаны кору кебек сыйфатлар ачык чагыла.
КамАЗ — бүгенге әдәбиятыбызның бик күп проблемалары да хәл ителә торган урын ул. һәм без монда хәзерге чынбарлык куйган дулкынландыргыч сорауларга җавап