Логотип Казан Утлары
Хикәя

ИСЕМЕ БУЛСЫН СӘҮДӘГӘР


Бер агай хикәяте
енә шулай, агай-эне... Булдырып булмады шул. Тоттылар
да шудырдылар мине сәүдә челтәреннән... Кая, бир әле
берне, көйрәтик булмаса... Җанга сихәте тимәсме...
Башта мине алма сату эшенә җиктеләр. Прә- ме
урамда. Өеп куйдылар як-ягыма алма тулы әрҗәләр.
Дөресен әйтим, алманың сыйфаты теге ни... Кайсын гына
алып карама — тишек тә то- шык, ярык та йорык,
һәрберсендә диярлек теге ни... корт-кырмыска гөжли...
Торам шулай алма сатып, алма турында җыр көйләп:
Алма зирәк, алма зирәк.
Алып ашарга кирәк...
Менә минем каршыма мөлаем генә йөзле бер әби килеп туктады.
— Улым, — ди, — картым бүлнистә ята. шуңа күчтәнәчкә дип, бер-ике
кадак алма иЛтмәкче идем, сайлап бир әле матурракларын...
— Әбекәем, матурым, күз нурым! — дим аңа. — Юк матурларны каян
сайлап бирим ди мин сиңа?! Күреп торасың ич: бернинди ата- анасы юк
алмаларның. Тыштан гына ялтыраган ул, ә эчендә аның теге ни... гөҗ-гөҗ...
Мин бер зуррак алманы алып, әбинең колак төбендә тотып тордым:
— Ишетәсеңме?.. Керт-керт кимерә, азгын җан!.. Алма, әбекәй, син минем
алманы. Картың соңыннан колак итеңне чәйнәп интектерер-
— И, ходаем, — дип уфтана әби, — нишлим соң инде...
— Аптырагансың! — мәйтәм. — Әнә, күрәмсең, урамның аръягында өем-
өем әрҗәләр... Күрсәң, шул: анда да алма саталар. Шәп алмалар, менә дигәннәр,
берсеннән-берсе матур... Минекеләр белән чагыштырырлыкмы соң! Бар син,
әбекәй, шунда, чират-мират дип торма, бәреп кер, туп-туры әйт сатучысына:
«Вахитов җибәрде!» диген. Әхири кеше ул минем, күрше, һәр кич домино
сугабыз ишегалдында...
Әби рәхмәтләрен укый-укый китеп барды. Аның каравы, бактың исә, безнең
кибет мөдире читтән генә, астыртын рәвештә минем үгет- нәсихәтне тыңлап
торган икән. Җилләнеп килеп җитте дә бу минем яныма, әйтә салды:
— Кичен летучка! Сөйләшәсе сүзләр бар!..
Летучка дигәне мине тиргәр өчен, кызган табага бастыру өчен
җыелган-чакырылган булып чыкты. Ярыйсы гына тетелеп чыктым мин мөдир
кабинетыннан.
— Син, иптәш Вахитов, — диде мөдир, — сәүдә планын сознательный
өзәсең, коллективны премияләрдән колак кактырырга җыенасың, ахры, — ди.
Янәсе, андый үгет-нәсихәт белән, көт тә тор, барлык сатып алучыларны,
ягъни покупательларны, биздереп бетерергә можешь. Янәсе, без үстергән алма
түгел, ниндиен бирәләр, сыйфаты нинди — анда эшең булмасын, сатуыңны
бел! Мактап-мактап сат! Иначе какой син сәүдәгәр!..
Кыскасы, алма бүлегеннән алдылар да мине, концентрат бүлегенә
күчерделәр. Теге ни инде ул... Такта чәй формасында эшләнгән концентратлар.
Ягъни төрледән төрле боткалар... Дөгенеке, тарыныкы, кара бодайдан да бар
һәм башкалар.
Беләсездер инде, һәркайсының пакет кәгазенә цифр-саннар ташка
басылган, ягъни мәсәлән индекслары бар. Кайчанга чаклы, күпме срок сакларга
була әнә шул боткаларны.
Кызыксынам, карыйм һәм ни күзем белән күрим: әлеге боткаларның
барысының да диярлек саклау-сату сроклары әллә кайчан узып киткән.
Боткалар, димәк, яраксыз булып чыга?! Уйлап-уйлап тордым да, шундый
нәтиҗәгә килдем: «Юк, мәйтәм, боларны һич тә сатарга ярамый, мин,
понимаешь, сәүдә челтәренә кеше алдарга дип кермәгән, намусым кушмый!..»
Сатып алучыларга турыдан-туры әйтә тордым:
— Алмагыз... Ризык түгел бу. Күрмисезмени: сроклары чыккан, биш
былтыр инде... Эчегез-ниегез, аш казаныгыз богырдый башдаса, миңа үк
йөгереп киләчәксез, минем якага килеп ябышачаксыз бит, дим...
Бактың исә, мөдир тагын тыңлап торган икән, җәһәт кенә килеп җитте дә
яныма, әйтә салды кырыс кына:
— Летучка бүген! Ишетсен колагың!..
Сизенәсездер, тагын бик каты эләкте миңа. Ай-Һай пешекләде, мин сиңа
әйтим, очынып-ярсынып, акылдан шашкан шөпшә шикелле талады...
Кыскасы, концентрат бүлегеннән дә шудырдылар мине. Соңгы тапкыр
кисәтеп, конфет сатарга куйдылар. Башта ярыйсы гына барды минем эш, әмма
бер көн тагы бәлагә юлыктым бит. Ниндидер бер адәм прилавка янына килде
дә жалу кенәгәсен сорады. Аны-моны уйлап тормастан, тоттым да бирдем
кенәгәне. Нинди кеше булгандыр ул, корреспондентмы, әллә берәр
контролермы, кенәгәне җентекләп карап чыкты да, бернинди язу-сызусыз кире
сузды. Һәм... бу юлы инде мөдирнең үз туксаны барысыннан да яманрак булып
чыкты.
— Юк, иптәш Вахитов! — диде ул, кистереп һәм каршы сүз әйтергә урын
калдырмыйча. — Сәүдә системасында сез очраклы кеше!.. Башыгыз бармы
сезнең, юкмы, кем инде көпә-көндез әллә кемгә, сораган бер кешегә жалу
кенәгәсен чыгарып тоттыра ди, ә? Җитте! Саруларым кайный! Сал халатыңны!
Бер минут та тоталмыйм сине эштә! Туйдырдың чистый!..
...Менә шулай, агай-эне... Булдырып булмады шул. Әле җитмәсә, хезмәт
кенәгәмә «профессиональ яктан яраксыз* дигән язу чәпәп чыгарды мөдир.
Янәсе, сәүдә челтәрендә минем ише кеше бер кайчан да эшләргә тиеш түгел
һәм правасы да юк эшләргә!..
... Кая, бир әле берне... Көйрәтик булмаса... Җәрәхәтле күңелгә сихәте
тимәсме... Тьфү! Ничек тартасың син мондый әшәкене?!. Кит! Кит! Бердәнбер
газиз үпкәмне черетеп таркатырга баш ике түгел минем!.. Лутче бер-ике тәмле
алма алып ашарга. Тишек тошыклысын түгел —иң матурын, иң татлысын!
Беләм мин: кайда, кемнең, нинди алма сатканын!..