ДУСЛАР ҖЫРЫ
Әсхәп Әхмәтхуҗин, башкорт шагыйре
Алсу кош турында
Муса Галигә
Күлдән калкып көмеш аккош Канат какты зәңгәр таңда; Туган төяк яңгырап калды Чыңрап-мыңрап ул очканда.
Ялгыз аккош — гүя сагыш —
Очты биек-биекләргә;
Күк җырлады — кыйгач канат Тигәч күкшел нур-җепләргә.
Зифа аккош — ярсу тавыш — Күтәрелде янә өскә;
Аккош түгел — алсу кош ул!
Манчылды нәкъ алсу төскә.
Манчылды кош алсу төскә, Туып килгән кояш сымак... Кош та кояш — таулар аша Йөзде алар салмак-салмак.
Кош һәм кояш йөзеп китте, Алар нинди якты, горур!
Җиргә яуды чыңраулы нур! Нинди бу таң затлы, хозур!
Куш кояшмы янып үтте:
Көн чыгышы — бурзат-алтын, Караңгыны ялмап-ялмап. Көнбатышка капты ялкын.
Куш кояшмы балкып китте: Бөтен офык — тоташ балкыш.
... Күк аръягын нур итәргә Кояш китте. Калды аккош.
Калды аккош, кайтты аккош: Алсу түгел — инде балку! Чыңратудан кая туктау! Очудан ди кайда ялку!
Кайтты аккош — кояшлы кош: Җаны күркәм, тәне бер ямь. Кайтты аккош — җәйгор 9 катыш Каурый койды берәм-берәм.
Чыңрап-урап туган кырны, Тирә-якка бөркеп сафлык, Табигатьне куандырды, Күңелләргә сипте шатлык.
Күк капусы ачылдымы — Дөнья шундый асыл-зиннәт!
... Җирем — ятим, әгәр моннан Китсә аккош капылт-кинәт...
Әй гомерем! Кадерен бел, Канатлы нур күктән яуса... Туган төяк иңрәп калыр, Янган йөрәк тетрәп талыр — Бер мәл аккош чыңрап ауса! Айдар Хәлим,
башкорт шагыйре
Гарсиа Лорка авазы
...Зыңк ачылды төрмә биге, Сәгать тугыз чак тулганда, һәм конвоирлар, бишәүләп, Шәраб эчеп, тыгынганда...
Г. Лорка. •Антонъито эль Камборьоны. Севилья юлында...»
Иректә ирексез яшәп, Вакланып маташканчы, Көрәшчеләр белән бергә Көрәшеп үлү яхшы.
Мин халкымның тугры улы, Аның саф җырчысы да — Булырмын беренчесе дә, Булырмын соңгысы да.
... Севилья күгендә аунап, Яңа ай әвәләнә —
Ул да конвой җәтмәсеннән Чыгалмый чәбәләнә...
9 Җәй гор — салават күпере.
Ай туа, туа иркенләп, Туа ул җайлап кына. Вакыт тар, әйтергә иде Сүзләрне сайлап кына.
Үләнме, әллә кешеме, Кошмы син, киекме син, Табигать тере яраткач, Үсәргә тиешле син!
Я үсәрмен, я үләрмен Үлемсезлегем өчен. Гасырларны тулгак тоткан Мине тудыру өчен...
Галим Дәүләтов,
башкорт шагыйре
Туган моңнар
Зөлфәткә
Без йөрмибез әле чит илләрдә, Агыйделдән бераз читтәбез. Туган моңны әллә без ныграк Сагынырга гына киткәнбез? Таныш сүзләр әгәр ишетелсә. Ник сагая безнең колаклар? Сүзләр нәрсә...
Туган моң яңраса, Үсеп чыга икән канатлар. Шулай бер көн кичке аллеядан Уйчан гына барып ятканда, Тальян гармун тарткан егет белән Җырлап үтте кызлар якында. Онытылды барыр юлларыбыз, Онытылды урам шау-шуы.
Күңел, язын зәңгәр күккә очкан Сабантургай кебек, ярсыды. Каян килде бу моң?
Уралданмы,
Әллә инде Арча ягыннан?
Тавышлары моңлы булды микән, Әллә күңел өзелеп сагынган?
Тик торганда шул көй, бер гади көй, Йөрәкләрне ничек дулатты!
Идел булып ташты...
Аннан сабыр
Ана тавышыдай юатты.
Туган моң, син язмыш җилләрендә Тугансыңмы икән ялкыннан?
Син еракта — бигрәк моңлыраксың, Аласың ла икән алкымнан!1
1976—77. Мэскэү.
' Алкымнан (башкортча) — бугазымнан.