ӘДӘБИЯТЫБЫЗДА ИНТЕРНАЦИОНАЛИЗМ ИДЕЯЛӘРЕ
оциаль чынбарлык һәм тормыш-көнкүрештәге уртаклыклар элек-электән Россиядә яшәүче төрле милләт вәкилләренең, бигрәк тә рус һәм татар халыкларының, рухи омтылышлары уртаклыгына нигез булып килгән. Әйтик, Степан Разин һәм Емельян Пугачев кул астында башка милләт крестьяннары белән бергә татарлар да сугыша. Аларның теләк һәм омтылышлары халык җырларында, бәетләрдә чагылыш таба.
Пугачев патшаны күрсә идең,
Алларыннан буй бөгеп узса идең.
Аргамак менеп, дан тотып, Җае к яуларында йөрсә идең,
— диелә «Пугачев турындаигы җырда.
Ике яшь йөрәкнең бер-берсенә мәхәббәте турындагы җырлар һәм бәетләр аеруча тәэсирле, дулкынландыргыч булулары белән аерылып торалар. «Хәернисә бәете»н- дә. мәсәлән, татар егетенең рус кызы Марусяга (аңа Хәерниса дип яңа исем кушалар) булган мәхәббәте сурәтләнә.
Бәеттә әйтелгәнчә, егет һәм кызның фаҗигалы язмышы өчен кайгырып (алар кавыша алмый!), кешеләр кайнар күз яшьләрен түгәләр.
Мондый әсәрләр халык аңында акрынлап интернационализм яралгылары барлыкка килүгә нигез була. Халыклар дуслыгы мәсьәләләре, рус культурасы һәм рус телен өйрәнүнең кирәклеге турында XIX йөз татар мәгърифәтчеләре дә ачыктан-ачык белдерәләр.
Татар халкының интернационалистик аңы үсешендәге яңа чор пролетар хәрәкәт, Идел буенда яшәүче халыклар арасында киң эш җәелдергән большевиклар эшчән- леге белән аерылгысыз бәйләнгән. РСДРПның Казан комитеты җитәкчелегендә Хөсәен Ямашев, Гафур Колахметов, Мулланур Вахитов шикелле күренекле революционер- большевиклар үсеп чыга. Алар әдәби хәрәкәткә якын торалар һәм Г. Тукай, Г. Камал. Ф. Әмирхан. М. Гафури, Г. Ибраһимов кебек язучыларның идея үсешенә уңай йогынты ясыйлар.
1905 елгы Беренче рус революциясе татар халкының барлык катламнарын хәрәкәткә китерә. Татар телендә күп санлы газета-журналлар чыга башлый, театр'барлыкка килә, халыкның культура үсеше өчен яңа шартлар туа. Пролетар интернационализм идеяләре аның иң түбән, артта калган катламнарына да үтеп керә. Россия халыклары көрәшенең интернациональләшү перспективасыннан курыккан татар буржуазиясе бө-
С
ген кечей куеп милләтчелек идеяләрен пропагандалый, революциядән котылу юлын шуннан эзли. Бу болганчык дулкын алдынгы карашлы кайбер язучыларга да тәэсир итә —реакция елларында М. Гафури, мәсәлән, мөселман бердәмлеге һәм төрек милләте идеяләре белән сугарылган шигырь яза. Ләкин революция елларында инде ул әсәрләрендә азатлык байрагын шатланып алкышлый. Вакытлы ялгышлыкларыннан арынуга аңа большевиклар ярдәмгә килә. ♦
Г. Тукай үз иҗатында милләтчеләрне аеруча аяусыз камчылый. Ф. Әмирхан да g алардан ачы көлә. Алдынгы карашлы әдипләр татар милләтенең киләчәк язмышын 2 гомумән, тар милләтчелек һәм исламчылык кысалары белән чикләмиләр. Реакциянен « котырынуына да карамастан, ул елларда рус һәм дөнья әдәбияты белән кызыксыну 5 тагын да көчәя бара. Язучылар, милләтчеләргә капма-каршы буларак, халыклар дус- ~ лыгы идеяләрен яклап чыгалар. «Олуг юбилей мөнәсәбәте белән халык өмидләре» - шигырендә Г. Тукай:
— һич бетәрме тарихи бу бергәлек! —
Без туган бер җепкә бергә теркәлеп,
— дип яза. 2
Әмма милли чикләнгәнлеккә каршы көрәш гаять авыр шартларда бара һәм ул £ кешеләрнең аңы формалашуында да ачык гәүдәләнә. Моның чагылышын без матур “ әдәбиятта да күрәбез. Ф. Әмирханның 1911 елда язылган «Хәят» повестенда сәүдәгәр 5 гаиләсендә туып-үскән татар кызы һәм рус студенты Михаилның бер-берсенә гыйшкы тасвирлана. Ихлас хисләр белән янган Михаил үзенең хатында Хәятка болай дип яза: «Сез, бәлки, мине рус булганга күрә үзегезгә муафыйк күрмәссез, ләкин, дускаем 3 сөю дигән нәрсә милләт аермаларын белми торган көчле нәрсә икән ул. Мин аны 3 татып белдем. Минем бәхетем хәзер сезнең кулда, шуңа күрә мин сездән бер хүкем к кетам». Әмма Хәят «тормышны ике төрлегә аера: мөселман тормышы — монысы үз- 3 ләренекечә булырга тиешле; рус тормышы — монысы Мясниковларныкыча булырга =1 кирәк дип ышана иде... Аларның бер-берсенә кушылып, үрелеп китүләреннән курка, икесен йөрәгенең ике почмагына яшереп, араларына калын бер пәрдә корып куя». * Патриархаль традицияләрдә тәрбияләнгән кыз үзенең күңелендә туган якты хисләр 10 өчен көрәшергә көч таба алмый,- дини хорафатларга һәм гасырлар буена сакланып £ килгән йолаларга буйсынып, бөтенләй таныш булмаган кешегә тормышка чыгарга X мәҗбүр була.
Октябрь революциясе халыклар дуслыгының ныгуы өчен бөтен шартларны тудыр- х ды Милләтләр арасындагы яңа мөнәсәбәтләр, пролетар интернационализм рухы революцион көрәш һәм гражданнар сугышы утында чыныкты. Шуның белән беррәттән татар әдәбияты төрле төркемнәргә бүленү чоры кичерде. Ачуларына чыдаша алма- m гаи милләтчеләр, азатлык татар әдәбиятына файда түгел, зарар китерде, дип раслар- е га маташтылар. «Болак арты республикасы» һәм «Башкортстан автономиясе» дип < аталган нәрсәләр уңышсызлыкка очраганнан соң аларның кайберләре «Идел — Урал штатларывн яклап көрәшү өчен Берлинга, Варшава, Париж. Әнкара һәм Истамбулга сыздылар.
Язучыларның күпчелеге исә социализмны яклап халык белән бер сафтан атлады Мәсәлән, Г. Ибраһимов Бөтенроссия Үзәк Башкарма Комитеты члены итеп сайлана һәм Үзәк Мөселман комиссариаты председателе урынбасары итеп билгеләнә. Аның туры- дан-туры катнашында милләтчеләргә каршы күп кенә чаралар уздырыла Вакытлы матбугат битләрендә, шул җөмләдән «Чулпан» газетасында, ул әледән-әле чыгышлар да ясап килә.
Кызыл Армия күп санлы яшь язучылар өчен менә дигән интернационализм мәктәбе булды. Шамил Усманов, Мәхмүд Максуд, Афзал Шамов, Кави Нәҗми, Муса Җәлил, Фәтхи Бурнаш һәм башкалар әдәбиятка турыдан-туры төрле милләт хезмәт ияләре белән иңгә-иң көрәшкән утлы яу кырыннан килделәр Революция һәм гражданнар сугышы татар совет әдәбиятының төп темасына әверелде
Әмма НЭП чорында Татарстанда милләтчелек элементлары активлаша, вак буржуазия яңадан баш калкыта. Шуңа күрә дә алдынгы карашлы әдипләрнең әсәрләрендә милләтчелек идеяләре кискен рәвештә кире кагыла. «Җавап» пьесасында Г Кутуй. гражданнар сугышы герое коммунист Нургали Хановны үтереп, аның документларын үзләштергән кулак малаен сурәтли. Ул партия оешмасы секретаре булып ала. зчке
контрреволюция — кулак Хисамый, аның иярчене Дәүли, буржуаз милләтче Сәйфул- лин һем Каһиров белән элемтәгә керә. Дошман явыз һәм кечле. Ул үч алырга, үткәнне кире кайтарырга омтыла. Ләкин эшче-комсомолец, үз тормышын куркыныч астына куеп, аларны фаш итә.
Бу чорда, бетүгә хөкем ителгән күренеш буларак, милләтчелек бигрәк тә сатирик образларда киң чагылыш таба. К. Тинчуринның «Җилкәнсезләр» комедиясендә милләтче Батырхан тамашачы алдында көлкегә кала. Ш. Камалның «Таң атканда» романында бөтен Россияне революция ялкыны чолгап алган бер вакытта социалистик идеяләрнең зарары турыйда. туктаусыз сафсата сатучы милләтче «эшлеклеләрвнең чын йөзләре фаш ителә. «Шәмсетдин бай» повестенда Ш. Усманов милләтче ак эмигрантларның тормышка ашмаслык хыялларыннан көлә.
Әмма бу көрәштә классик мираска һәм «юлаучылар», «эчке эмигрантлар» дип аталган язучылар өстенә анархистларча ташлану кебек суллык күренешләре дә булды. Г. Камал. Ш. Камал. Ф. Әмирхан, һ. Такташ, Ф. Бурнаш нигезсез эзәрлекләүләргә дучар ителделәр. Ф. ’Бурнашның иҗаты, мәсәлән, реакцион иҗат, ә ул үзе эре буржуазия хезмәтчесе дип характерланды. Вульгар социологлар, әсәрләрендә буржуаз- милләтчелек идеологиясенең «типик сыйфатларын» чокып табарга тырышып, Г. Тукай иҗатын кире кагарга маташтылар. Күп кенә язучылар һәм культура эшлеклеләре милли культураларның кичекмәстән «кушылупын таләп иттеләр. Алар пролеткультчыларның «милли чикләнгәнлекнне тиз арада ерып чыгарга һәм тулысынча сыйнфый нигездә экстерриториаль культура төзергә дигән карашларын чагылдырдылар. Бу ялгыш тенденцияләрдән арынырга Ленин хезмәтләрен өйрәнү һәм М. Горькийның татар язучылары белән булган әңгәмәсе ярдәм итте. Үткәндәге әдәбиятның казанышларын тану, татар культурасының гомумсовет культурасында тоткан урынын ачык билгеләү бай милли традицияләрнең прогрессив элементларын саклап калырга мөмкинлек бирде.
Шуның белән бергә утызынчы елларда татар язучыларының тормышны күзаллау дәрәҗәсе үсте, күп милләтле совет әдәбияты белән танышлыклары, элемтәләре ныгыды һәм тирәнәйде. 1929 елның җәендә Татарстан язучылары Горький инициативасы белән Дагстан, Әзербәйҗан, Грузия һәм Украина буйлап сәяхәт оештыралар. Анда Ш. Камал, һ. Такташ, К. Тинчурин, Г. Кутуй, К. Нәҗми, М. Әмир һәм башка язучылар катнаша. Бу сәяхәт татар язучыларына интернациональ элемтәләрне ныгытырга, илдә барган үзгәрешләрне тирәнрәк аңларга ярдәм итә.
Утызынчы елларда татар язучылары, узган көннәрнең истәлекле вакыйгаларына яңадан борылып кайтып, гражданнар сугышы темасын яктыртуны дәвам иттерәләр. Т. Гыйззәт «Бишбүләк» драмасын. Г. Баширов «Сиваш» повестен яза. Китап битләрендә инде поход юлларыннан төрле милләт сугышчылары кулга-кул тотынышып атлыйлар.
Г. Бәширов укучыларны Казанда оешкан һәм үзе аның гади солдаты булып хезмәт иткән унбишенче Инза дивизиясе сугышчылары белән таныштыра. Әсәрдә без яшь сугышчы Шәмси, аның тәҗрибәле өлкән иптәше Вәлитов, рота командиры Пахомов, политрук Исмаев, украинлы Перебейнос, белорус Басило, чуваш Митька, руслар Данилов. Борисов һәм башкалар белән очрашабыз. Алар барысы да 1920 елның салкын көзендә, кыска вакытлы привалга туктаган араларда шакраеп каткан арыш икмәген бүкәнгә куеп, балта белән вата-аата ашаганда бары тик бер генә нәрсә — кышка кадәр ничек тә Врангельны дөмектерү турында уйлыйлар. Авыр сугышлар һәм поход юллары, коралдаш дусларны югалту кайгылары, җиңүнең якынлыгын тою шатлыгы кешеләрне чыныктыра, аларда теләктәшлек, бердәмлек хисләрен тудыра һәм ныгыта.
Ш. Усмановның «Легион юлы» әсәрендә интернациональ полкларның данлы көрәше тасвирлана. Аклар белән ике арада булып узган аяусыз сугышлар, чигенү газаплары һәм ерак Төркестанда чиксез авырлыклар бәрабәренә ирешелгән җиңү — әсәрдә болар бернинди купшы бизәкләрсез, ялган романтик буяуларсыз күрсәтелгән. Әсәрнең төп герое — татар, рус, венгр һәм немец иренлеләреннән торган революцион масса. Аның составында төрекләр, афганнар, казакълар, башкортлар, үзбәкләр һәм башка милләт вәкилләре дә бар. Алар өчен бернинди кургаш яңгыры да, казакларның еракка ата торган пушкалары да, Тургай даласының җиргә төкрек төшмәслек салкыннары да куркыныч түгел.
Халыкара теләктәшлек хисләре татар шигыренә дә үтеп керә. Баш калкытып килгән фашизмга каршы керәш темасына мөрәҗәгать итү аңа аеруча көчле яңгыраш бирә. Бу тема Ә. Исхакның «Батырның үлеме», Г. Хуҗиевның «Хасаи күле», Ф. Кәримнең «Аникин» поэмаларында чагыла. Ф. Кәрим ике дус — чик сакчылары Галим белән Михаил Аникин, аларның ил чиген үтеп кергән дошманга каршы ничек сугы-шулары турында сөйли.
Интернационализм идеяләре һәм рухы белән өртелгән әсәрләргә мисал итеп Г. Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» повестен китерергә мөмкин. Аның төп геройлары: Галия, Искәндәр, Вәли — болар бөтенесе дә бер милләт кешеләре. Әмма әсәрдә Галиянең иптәш кызы Лиза турында телгә алынып үтелә, партоешма секретаре Николаев күз алдыбызга килеп баса, пионерка А. И. Мойкина, революционерка Ольга Делевская һәм 1920 елда Одесса шәһәрендә аклар тарафыннан үтерелгән Д. Любарская хатлары китерелә. Галия совет кешеләре мәнфәгатьләре белән яши, аның уйлары һәм тормышы шул еллардагы күпчелек хатын-кызлар өчен типик күренеш. Совет халкының бердәмлеге Галиянең Ватан турында уйлануларында үзенең ачык гәүдәләнешен таба. Радио аша Шуберт симфониясен тыңлаганда ул туган иленә мөрәҗәгать итеп болай ди: «Шатлыклы туган илем! Шуберт, Бетховен шикелле композиторларның иң тирән моңнарын ерак авылларга ишеттерүең өчен сиңа җылы рәхмәт яусын».
Татар азучыларының әсәрләрендә интернационализмның көннән-көн көчлерәк гәүдәләнүе гадәти күренешкә әйләнә, ә милләтчелек кизәнешләре узган заман күренеше булып кала. Хәзер инде игьтибар үзәгендә милләтләрнең үзара якынаюы, төрле культураларның бер-берләренә йогынтысы, халыкара хезмәттәшлек көчәюе тора.
Бөек Ватан сугышы исә халыклар дуслыгы мәсьәләсен көн тәртибенә аеруча кискен итеп куйды. Бу чорда әдәбият Ватанга бирелгәнлек хисен тагын да көчәйтә торган. барлык совет кешеләрендә җиңүгә булган ышанычны арттыра, дошманга карата тирән үч һәм нәфрәт тойгысы тәрбияли торган куәтле көчкә әверелде. Барлык совет халкы белән бергә язучылар да кулларына корал һәм каләм тотып изге сугышка күтәрелделәр. «Без — руслар, украинлылар, татарлар, белоруслар — корыч таулар тезмәсе булып, сине якларга килдек», — дип язды Г. Кутуй «Без—сталинградчылар!» нәсерендә.
Бу елларда интернациональлек дигән төшенчәнең мәгънәсе киңәя һәм тирәнәя. Иң беренче чиратта Ватан темасы яңача яңгырый башлый. «Мин үз илемнең борынгы Иделен, тын Донын, якты Арагвасын, шигъри Дим буйларын сагынам» — дип яза әсәрләренең берсендә Г. Кутуй.
М. Җәлилнең кайгы-әрнүләре, көенү-ачынулары, әмет-хыяллары да киң туган илгә юнәлгән. Ул барлык көчен төрле легионнар оештырып, совет әсирләрен милли нигездә бер-берсенә каршы куярга маташкан гитлерчыларны фаш итүгә бирә, иҗатын интернационализм рухы белән сугара.
Рәхим Саттар Берлинда чыгып килгән «Идел — Урал» редакциясенең әдәби хезмәткәре буларак, газетаны зыянсыз, төссез, хәтта немец пропагандасы өчен зарарлы органга әверелдерүгә булышты. «Булачак» «Идел — Урал» дәүләтенең «булачак» президенты Шәфи Алмаз Р. Саттар һәм А. Алиш өстеннән язган доносында болай ди: «Бу елның мартында большевиклар немецларга әсир төшкән татар милләтеннән булган Кызыл Армия сугышчыларына Россияне сакларга чакырып мөрәҗәгать иттеләр. Алар аны уртак Ватан дип атыйлар. Бу чакыруда татар шагыйре Тукайның руслар белән татарлар бердәмлеген мактап җырлаган шигыре искә алына. Нәкъ шушы вакытта Саттаров «Идел — Урал» газетасы өчен мәкалә язды Анда ул рус һәм татар халыкларының бердәмлеге, мәнфәгатьләр уртаклыгы идеясен чагылдырды һәм әлеге шигырьне хәрефкә хәреф саклап калдырды...»
Җәлилчеләр иң каты цензура шартларында, гитлерчыларның үз өнендә дә интернационализмга тугрылыклы калдылар. Әлбәттә, бу союзга каршы чыкканда газета кинаяләп сөйләргә мәҗбүр иде. Шәфи Алмаз А. Алишның төрле милләт хәрби әсирләрен «уртак дошманвга каршы берләшергә чакырган мәкаләсен искә алмый. Газетаны укучылар исә мәкаләдә нинди дошман күздә тотылганлыкны бик яхшы аңлыйлар.
РАФАЭЛЬ ХӘКИМОВ ф ӘДӘБИЯТЫБЫЗДА ИНТЕРНАЦИОНАЛИЗМ ИДЕЯЛӘРЕ
Фашистлар тылында әдәбият көчле коралга әверелә. Ул кешеләрне рухландыра һәм берләштерә. Җәлилнең камерадаш иптәше Андре Тиммерманска багышланган «Бүләгем» шигырендә мондый юллар бар:
Үзем үлсәм, исмем, җырым үлмәс,
Ул яңгырар илнең кырында, Сейләп илгә тоткын күңелләрдә Чәчәк аткан дуслык турында.
Халыкларның бердәм керәшен, һаман үсә, ныгый барган дуслыгын данлау сугыш- тан соңгы елларда да бетен көченә яңгыравын дәвам итте. Моны раслау өчен Г. Әп- сәләмовның «Ак тәннәр» повестен, «Алтын йолдыз» романын, Ә. Еники повестьларын, С. Хәкимнең «Курск дугасы» поэмасын санап узу да җитә. Аларда халыкларның уртак көрәше темасы белән беррәттән, интернационализм идеяләре киң яктыртылган. Мәсәлән, Г. Әпсаләмовның «Мәңгелек кеше» романында немец антифашистларының калку образлары бирелгән. Фашизмга булган нәфрәт патриот сугышчыларны немецлар арасында да дусны дошманнан аера белергә өйрәтте. Фашизм тәмам җиңелгәнчегә кадәр үк совет кешеләре Гете һәм Бетховен, Шиллер һәм Гейне, Маркс һәм Тельман Германиясе дә барлыгын хәтердән чыгармады. 1943 елның азагында Моабит төрмәсендә М. Җәлил:
Борыгыз муйнын комсыз карчыганың,
Кояш чыксын Алман җиренә.
Күтәрелсен Тельман трибунага, Маркс, Гейне кайтсын иленә,
— дип язды.
Бу мәсьәлә җиңү якынлашкан көннәрдә, Германиянең киләчәге проблемасы алга куелгач бөтен тулылыгы белән күтәрелде. Г. Әпсәләмовның «Мәңгелек кеше» романында совет, немец, чех, француз һәм башка милләт антифашистларының Бухенвальд- тагы көрәше тасвирлана. Әсәрнең төп герое подполковник Бакый Назыймов, әсирлектән качарга омтылулары барып чыкмагач, концлагерьдагы «Рус хәрби-политик үзәге» белән элемтәгә керә. Бакыйның дусты, подполье заданиесе буенча лагерьдагы балаларның тормышын яхшыртуга, хәтта аларны укытуны оештыруга ирешкән Задонов, «Рус үзәгемнең җитәкчесе Симагин һәм башка совет кешеләренең образлары белән янәшәдә немец антифашистларының үзәк персонажлары Ганс, Отто, Бруно чех Йозеф. «Интернациональ үзәк» җитекчесе Вальтер образлары гәүдәләндерелгән. Тыгыз элемтәдә бергә эшләү, пролетар бердәмлек концлагерьда восстаниенең җиңүенә ки-
Бер кешелек камерада алты ел утырган тарих укытучысы карт Ганс образы аеруча дулкынландыргыч итеп сурәтләнгән. Ул Бухенвальдка килеп эләгә. Анда кайчандыр ябалдашын киң җәеп үскән карт имән төбендә Гете үзенең «Фаустпын язган, Шиллер иҗат иткән, Бах һәм Листның тылсымлы көйләре яңгыраган. Концлагерьга кергәндә Ганс пышылдап кына әйтә: «О. изге җирләр! О, Шиллер һәм Гете ватаны! Үләр алдыннан бу почмакны күрүемә мин шатмын!» Ватаны, халкы өчен әрнү хисе аның йөрәген телгәли. Ул һәр вакыт совет кешеләре белән дуслыкны яклап чыга, алар яңа Германия өчен көрәшүчеләрнең булуын белми калырлар дип ачыргалана. Аның Бакыйга төбәп әйткән соңгы сүзләре дә шул хакта: «Хуш, дустым. Әгәр исән калсаң, онытма: нацизм һәм немец халкы — бер үк нәрсә түгел...» Немец антифашистлары белән бердәмлек символы буларак, немец эшчеләр сыйныфы юлбашчысы Э. Тельман үлеме уңае белән Бухенвальдта тоткыннарның матәм митингысы уздырыла.
Марс Шабаевның «Җирән Конрад» поэмасы немец теле укытучысы, «чын немец» турында. Балалар аны фашист. «Җирән бүре» дип йөртәләр. Аннары ул «Җирән Кон- рад»ка, ә соңрак Конрадка әйләнә. Немецка балаларның ышанычын яулау бик авыр була.
Миллилекне һәм интернациональлекне берләштерү мисалы буларак Г. Әпсәләмов- ның «Газинур» романы да игътибарга лаек. Газинур образы милли сыйфатлар белән бизәп бирелгән. Алар аның үзенчәлекле сөйләмендә, мәзәкләрендә, үз-үзен тотышында, Бөгелмә ягындагы туган авылын сагынуларында күренә. Шул ук вакытта Га-
яииур образы барлык совет кешеләренә аңлаешлы образ, аның батыр йәрәге барлык совет кешеләренең уй-фикерләренә аваздаш тибә. Татар егете рус солдаты ясаган батырлыкны кабатлый. Бу образда һәм әлеге батырлыкта төрле милләт кешеләренең уртак асылы чагыла. Романда Газинур шәхесенең калыплануы совет чынбарлыгының тирәнәя барган интернациональләшүе нәтиҗәсе буларак күз алдына килеп баса.
Сугыштан соңгы елларда интернационализмны киң тарихи материалда күрсәткән ♦ зур күләмле байтак әсәрләр дөнья күрде. К. Нәҗминең «Язгы җилләр» романы И. Газиның «Онытылмас еллар» трилогиясе, А. Расихның «Дустым Мансур» повесте Казан губернасындагы татарларның һәм русларның революцион көрәшен тасвирлый. ■Язгы җилләр»нең прологында Сәүбән әйткән сүзләр бик мөһим: Рус мужигы булды ни дә. ди ул, татар булды ни, аерма юк. Икесенә дә җир кирәк. К. Нәҗми, элек томана булган кешеләрдә аң уянуын һәм үсүен, революцион көрәштә интернациональ бердәмлекнең массалар терәге булып әверелүен күрсәтә
К. Нәҗми романы идеясен И. Газиның «Онытылмас еллар» трилогиясе тагын да тирәнәйтеп сурәтләде. Аның төп темасы — крестьяннарның социалистик революциягә килүе. Коммунист Якубның, авыл ярлысы Миңнулланың, яшүсмер Хәлимнең һәм башкаларның язмышы киң социаль-политик планда күрсәтелгән. Әсәрдә ике дус чекистның— крестьян егете Гыйльметдин белән анархистларга хас холыклы Федюшкин образлары зур урын алып тора. Гыйльметдин русча көч-хәл белән генә аңлаша. Ул хәтта Федюшкинның исемен дә Анатолий дип түгел, Тула дип йөртә Әмма дуслык тел һәм милли киртәләрне белми, уртак дошманга каршы көчләрне тупларга кирәккәндә максатлар бер булганда күңелләр бердәмлеге җиңә. Аларны бары тик бандит пулясы гына аера. Трилогиянең икенче кисәгендә автор милләтчеләрдән Дәүләтъяров, Курманаев Халит Җамали образларын бирә. Дәүләтъяров Керенский һәм акчехлар белән бергә булган, ә хәзер автономия биргән большевиклар ярдәме белән, коммунистлар партиясе исеменнән, руслар һәм татарлар арасында ызгыш политикасын уздырырга маташа. Ләкин аның бу мәкерле уйларын тормыш үзе кире кага. И. Гази күләмле ма- ♦ териалда кешеләрнең «үз» мөселманнары арасындагы дошманнарны һәм руслар арасындагы дусларны аерырга өйрәнүләрен күрсәтә. Гади халыкның азык-төлек комие- £ сары буларак авылларда тәртип урншатырган, кулаклар белән рәхимсез эш иткән Федюшкинга карата булган мөнәсәбәте бу яктан бик характерлы. Аны татар авылла- ж рында үз туганнарыдай күреп каршы алалар, озатканда җылы саубуллашалар.
Шулай итеп, сугыштан соңгы елларда татар матур әдәбиятында милләтчелек белән интернациональлек арасындагы көрәш аерым күренешләрдә генә чагылмыйча, социаль проблемаларның киң спектрында яңа. тагын да тирәнрәк гәүдәләнеш тапты -'
Сугыштан соң, бөтен илебездәге шикелле үк, Татарстан тормышында да зур үз- * гәрешләр булды. Яңа нефть ятмалары ачылды, Казанда һәм Кама буенда эре про- .L мышленность предприятиеләре үсеп чыкты. Машина төзелеше, металл эшкәртү һәм х нефть-газ чыгару алга китте.
Русларның һәм татарларның шул яңа тармакларда иңгә-иң торып эшләүләре байтак әсәрләрдә чагылыш тапты. Моны барыннан да элек Г Әпсәләмовның «Сүнмәс утлар», Ш. Бикчуринның «Каты токым» романнарына, С. Хәкимнең "Үрләр аша» поэмасы, Д. Вәлиев драмаларына карата әйтергә кирәк. Шунысы характерлы, бу әсәрләрдә татарлар һәм руслар социаль мәгънәдә бертөрле итеп, тигез итеп күрсәтеләләр Егерменче елларда татарлар башлыча кара эшчеләр иде. соңрак милли кадрлар үсеп чык-кач, әдәбиятта аларның образлары барлыкка килде. Ш. Камал иҗатында инженер Габбас Галин, Г. Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар»ында врач Галия һәм башкалар өнә шундыйлар. Сугыштан соңгы елларда исә бу күренеш гадәти хәлгә әйләнә «Сүнмәс утлар» романын укыганда җитәкчеләрнең, инженерларның һәм гади эшчеләрнең нинди милләттән булуларын бөтенләй онытабыз, безне аларның производство, социаль һәм шәхси проблемалары дулкынландыра. Әлбәттә моңа карап романның милли үзенчәлеге юкка чыкмый, автор татарларга хас сыйфатларны тулы сурәтли, әмма әсәрдә интернационализм рухы сулый4торган һавабыз кебек үк даими яши
Соңгы еллар әдәбиятында геройларның милли «составы» киңәя бара Элекке еллардагы әсәрләрдә, кагыйдә буларак, татарлар һәм руслар, сирәк кенә якын күрше- лврөбеэдән башкортлар, чувашлар, марилар, удмуртлар һәм мордвалар күренголи
ӘДӘБИЯТЫБЫЗДА ИНТЕРНАЦИОНАЛИЗМ ИДЕЯЛӘРЕ
иде. Нефть ятмаларын үзләштерү, эре промышленность предприятиеләре кору республикабызга Советлар Союзының барлык почмакларыннан төрле милләт вәкилләре килүгә сәбәп булды. Бу хәл, билгеле, әдәбиятта да чагылмый калмады. Ш. Бикчурин- ның «Каты токым» романы шуның күркәм дәлиле. Романның баш өлешендә укучылар нефть эзләүчеләрнең ашыгыч кына тупланган бригадасы белән танышалар. Бригададагы кешеләрнең күбесе нефть эзләүдә үзләрен вакытлы кешеләр дип саный. Берсе—Тин Тиныч — яраткан кызы Валяны эзләп килгән. Икенче бер персонаж — тәҗрибәле бораулаучы Саачян бригадада характерлар чуарлыгын күреп хафалана һәм кире китәргә ниятли. Ускенбаев, калымлык акча җыйгач та, далага ычкыну турында уйлый. Мотгәрәй һаман югалып тора, Кадермәт тирә-юньдәгеләргә жанвардай карый.
Мондый уйлардан соң Зөбәеров үзе дә Ибраһим-задә янына китү турында уйлап куя. Ләкин күпчелек эшчеләр каты тау токымнарыннан да ныграк булып чыгалар. Язтургайда яңа, бердәм тупланган интернациональ бригада барлыкка килә. Авырлыклар кешеләрне чыныктыра, үз көчләренә ышанырга өйрәтә.
Совет әдәбиятында интернационализм, төрле милләт кешеләренең бердәмлеге, хыяллары, идеаллары һәр вакыт Ленин образы белән бәйләп бирелә килде. Егерменче еллар уртасыннан башлап Ленин образы, партия һәм халык бердәмлеге темасы татар әдәбиятында үзәк урыннарның берсен ныклап ала. 1924 елда Г. Кутуй «Биш минутка дөнья туктады» дигән шигырен яза. «Октябрь» әдәби берләшмәсе «Ленин» дигән җыентык бастырып чыгара. Әмма бу елларның иң күренекле әсәре һ. Такташның «Гасырлар һәм минутлар» поэмасы булды. Башлангычны дәвам итеп, утызынчы- кырыгынчы елларда Г. Хуҗиев— «Ильич», Ш. Маннур — «Аның рәсеме», Ә. Исхак — «Ленин йорты» һәм «Мавзолей янында» дигән шигырьләрен иҗат итә. Юлбашчыга багышланган әсәрләр сугыштан соңгы чорда да әледән-әле языла тора. Ленин образына шагыйрьләр генә түгел, прозаиклар һәм драматурглар да мөрәҗәгать итә.
Татар поэзиясенең аксакалларыннан X. Туфан Ленинга күп кенә әсәрләрен багышлый. Бу теманы ачуга шагыйрь С. Хәким дә зур өлеш кертте. Аның «Күңелем Ленин белән сөйләшә», «Баһавиның моңы», «Кукушкино авылы крестьяннарының Ленинга хаты», «Языгыз, җир уллары», «Ленин фәрманы белән» һ. б. әсәрләре бөек юлбашчыга багышланып язылган.
Юлбашчы образының язучыларыбыз иҗатында тирән һәм күпкырлы чагылыш табуы татар әдәбиятында халыкара хезмәттәшлек, теләктәшлек һәм интернационализм идеяләренең тантана итүен раслаган гыйбрәтле һәм якты мисал булып тора.