ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ЯҢАЛЫКЛАРЫ
В. И. ЛЕНИНГА БАГЫШЛАНГАН
ФЕСТИВАЛЬ
Республикабызда ел саен В. И. Ленинның
туган көненә багышлап әдәбият һәм сәнгать
фестивале үткәрү күркәм традициягә әверелде.
Юлбашчының юбилеена багышланган сәнгать
бәйрәме быел 10 апрельдә Казан дәүләт
консерваториясенең актлар залында симфоник
концерт белән башланып китте. Анда
Бөтенсоюз һәм Бөтенроссия конкурслары
лауреаты — Г. Тукай исемендәге татар дәүләт
филармониясенең симфоник оркестры В. И.
Ленин яраткан музыкаль әсәрләрне—Гетеның
«Эгмонт» трагедиясенә Бетховен иҗат иткән
увертюра, Чай- ковскийның патетик
симфониясе һәм Ген- дельның орган
концертын башкарды
Фестивальдә республикабызның иң танылган
музыкаль коллективлары, күренекле
җырчылар һәм композиторлар катнашты.
Шулай ук илебезнең төрле республика-
ларыннан һәм өлкәләреннән килгән сәнгать
осталары — Мәскәү филармониясенең камера
оркестры, Латвия ССРның академик хоры,
Кабарда-Балкариянең «Кабардинка» ансамбле,
Мәскәү эстрада артистлары һәм башка иҗат
коллективлары чыгыш ясады.
Әдәбият һәм сәнгать бәйрәме көннәрендә
Казанның Актерлар йортында башкалабыз
хезмәт ияләре зур кызыксыну белән КПСС
Үзәк Комитетының Генеральный секретаре,
СССР Верховный Советы Президиумы
Председателе Л. И. Брежневның «Кече жнр»,
«Якарыш» һәм «Чирәм җир» әсәрләре буенча
эшләнгән «Илгә турылыклы йөрәк» дигән
әдәби-музыкаль композиция карадылар.
Фестиваль көннәрендә Г Камал исемендәге
Ленин орденлы татар дәүләт академия
театрының танылган сәхнә осталарыннан
СССРның халык артисты Шәүкәт Бик-
тнмеров һәм РСФСРның халык артисты
Габдулла Шамуков Казан тамашачылары
белән очрашуларда булдылар Алар икесе дә —
татар театры сәхнәсендә Ленин образын иҗат
иткән артистлар. Очрашулар вакытында Ш
Бнктнмеров һәм Г Шамуков тамашачыларга
Ильич образын татар сәхнәсендә гәүдәләндерү
өчен ничек эшләүләре турында сөйләделәр
В. И Качалов исемендәге зур драма театрында
«Ленин образы безнең театр сәхнәсендә» дигән
темага фотокүргәзмә оештырылды Театр
артистлары завод, фабрика, төзелешләрдә һәм
профессиональ-тех- ник училищеларда
очрашулар үткәрделәр.
В. И. Ленинга багышланган әдәбият һәм
сәнгать фестивале республикабызның башка
шәһәрләрендә дә тантаналы бәйрәм төсендә
үтте һәм 29 апрельдә Казанның Спорт сараенда
Татарстан сәнгать осталарының зур концерты
белән тәмамланды.
ТУКАЙ БӘЙРӘМНӘРЕ
Халкыбызның сөекле шагыйре Габдулла
Тукайның тууына 93 ел тулу алдыннан Арча
районының Яна Кырлай авылында мемориаль
музей ачылды. Бу зур вакыйгага багышланган
тантананы ТАССР культура министры
урынбасары М Т Ннзамиев ача. Шагыйрьнең
җырларында зурланган Кырлай авылының
соңгы елларда танымаслык булып үзгәрүен,
яңаруын искәреп, министр урынбасары Яна
Кырлайда Габдулла Тукайга мемориаль музей
ачылуны» татар әдәбияты һәм сәнгате өчен
олы бәйрәм, тарихи күренеш булуын әйтә
Трибунада Татарстан Язучылар союзы идарәсе
председателе. СССР Верховный Советы
депутаты Гариф Ахунов
— Тукай музее илебез халыкларының
хокукларын алтын хәрефләр белән язган
СССРның Төп Законы — яңа Конституция
нигезендә СССР Верховный Советына беренче
сайлаулардан сон, аның беренче сессиясеннән
соң ачыла.—диде ул— В. И. Ленинның тууына
109 ел тулган көннәрдә. бөек юлбашчыбызга
багышланган әдәбият-сәнгать фестивале
көннәрендә ачыла. Бөтен прогрессив кешелек
дөньясы бердәм рәвештә халыкара балалар
елын уздырган дәвердә ачыла, һәм ул шулай
булып тарнхка да кереп калачак.
Мемориаль музейны ачу тантанасында
КПССның Арча райкомы секретаре М Л.
Гайнетдинов. Яна Кырлай урта мәктәбенең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гомәр
Яруллин, «Тукай — Кырлай» совхозының
сыер савучысы Зәкия Шакирова. Татарстан
АССР Дәүләт музее директоры Л Г Валиева
иптәшләр чыгыш ясады
Иң истәлекле минут; ТАССР Министрлар
Советы Председателе урынбасары М X.
Хәсәнов, тантанага килүчеләрне рес-
публикабызның культура тормышында булган
бу зур вакыйга уңае белән котлап, ишектәге
алсу тасманы кисә.
Мемориаль музейны ачу тантанасында КПСС
өлкә комитетының культура бүлеге мөдире М.
М. Муснн катнашты
Шул ук көнне Яна Кырлай авылы культура
йортында Г. Туканнын туган көненә
багышланган зур әдәби кичә булды. Анда
республикабызның күренекле әдәбият һәм
сәнгать эшлеклеләре катнашты.
26 апрельдә халык шагыйре Габдулла
Туканнын туган көненә багышланган Шигырь
бәйрәме Казанда булды Анда катнашкан
әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләре В И.
Ленинның Ирек мәйданындагы һәйкәленә
чәчәкләр куйдылар. Анннары А. С. Пушкин, А
М Горький, Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил
һәйкәлләренә чәчәкләр салынды.
Шул ук көнне М. Җәлил исемендәге татар
дәүләт опера һәм балет театры янындагы Г
Тукай һәйкәле алдында шигъри митинг булды
Аны Татарстан Язучылар союзы идарәсе
председателе Г. Ахунов ачтц.
Беренче сүз республиканың Г. Тукай
исемендәге Дәүләт премиясенә быел лаек
булган яңа лауреатларга — драматург Туфан
Мнңнуллин һәм М Җәлил исемендәге татар
дәүләт опера һәм балет театры солисты Ренат
Ибраһимовка бирелде Алар илебездәге барлык
халыкларның әдәбиятын һәм сәнгатен үстерү'
турында даими кайгыртып торучы
коммунистлар партиясенә һәм Совет
хөкүмәтенә ихлас күңелдән рәхмәт
белдерделәр
Шигъри митингта шагыйрьләрдән Сибгат
Хәким. Әхмәт Исхак, Мөхәммәт Садри. Равил
Файзуллин, Шәүкәт Галиев. Роберт
Әхмәтжанов, Гөлшат Зәйнашева, Мәхмүт
Хөсәен. Лидия Григорьева. Галимҗан Латыйп.
Ренат Харис. Рәдиф Гатауллин, Мөдәррис
Әгъләмов, Зөлфәт. Шамил Майна- пов һәм
башкалар шигъриятебезнең мәңге сүнмәс
йолдызы—Тукайга багышланган шигырьләрен
укыдылар.
Митингта КПСС өлкә комитетының культура
бүлеге мөдире М. М Мусин, ТАССР
Министрлар Советы Председателе урынба-
сары М X Хәсәнов иптәшләр катнашты
Кнч белән Шигырь бәйрәме В И Ульянов-
1 Тиңдәшсез шагыйрь идек. 1 Мәнгелек язмыш.
• Кешеләргә билгеле булмаган үлем вакыты
• Кыска гомерең эчендә. 1 Армый талмый бик күп эшләдек.
§§§ Эшләгәнен өчен хезмәт хакы да алмадык.
’ Сорамадың да • Кешедән өмет итмәдең, сорамадың
“ Бөек дәрәҗәң 10 Исемең мәңгегә дан булып калачак
“ Мәнгелек үрнәк булдың.
ТӨРЛЕ ЯКТА. ТӨРЛЕ ТЕЛЛӘРДӘ
Филология фәннәре докторы Әбрар Кәри- муллин туплаган мәгълүматларга караганда. Г.
Тукай әсәрләре рус телендә. 1920 елдан алып хәзерге көйгә кадәр аерым китап булып 36 басмада
чыгарылган, алар- ныц гомуми тиражы 2 миллион данәгә жи- тә яза Шулар арасында бер тапкыр
ике томлыгы. 14 тапкыр Сайланма әсәрләре һәм 19 тапкыр балалар өчен китаплары нәшер
ителгән.
Рус теленә тәржемә аркылы Тукай әсәрләре илебезнең барлык халыклары арасында тарала
Аерым китап булып һәм вакытлы матбугат битләрендә чыгарылганнары белән исәпләгәндә,
Совет власте елларында Тукай әсәрләре 26 телдә басылган.
Тукай шигырьләре чит ил халыклары телләренә дә тәржемә ителә.
1969 елда Мәскәүнен «Мир» нәшрияты Гаяз Ишмөхәммәтов тәрҗемәсендә «Шүрәле» әкият-
поэмасын гарәп телендә. 1977 елда «Прогресс» нәшрияты «Европа поэзиясе» сериясендәге
сайланма әсәрләр җыентыгында Г Тукайның берничә шигырен инглиз, немец, француз
телләрендә бастырып чыгарды Лондон университеты каршындагы Шәрык институты
җәмгыятенең Гыйльми язмаларында Бензинг тәрҗемәсендә «Шүрәле» инглиз телендә басылган
Румыниянең венгр автономияле өлкәсендә
Ленин исемендәге Казан дәүләт уни-
верситетының Актлар залында дәвам итте.
Шундый ук кичәләр һәм шигырь бәйрәмнәре
Чаллы, Әлмәт. Түбән Кама һәм
республикабызның башка шәһәрләрендә
язучыларның актив катнашы белән тантаналы
төстә үтте.
65 ЕЛ ЭЛЕК ЯЗЫЛГАН ШИГЫРЬ
МӘРХҮМ ТУКАЕВКА
(2 апрель мөнәсәбәте илә)
И, Тукаев, син Тукаев! Шагыйрь идең би
мәсәл1.
Бигрәк иртә, бик вакытсыз, алды сине бу әжәл
Сине безгә биргән икән, бер гомерсез жан
кылып.
Ни чара? Без бичарага булса шул тәкъдир әзәл2
Гомре кыска улачагын күп сүзеңдә вар (бар)
иде.
Әллә сиңа мәгълүм иде барчага мәжһүл әжәл3.
Шул гомерсез гомрең иярә4 кичә, көндез
туктамый (би мәләл5.)
Сайрадың тик милләтем дип. алмадың һичбер
бәдә뇇‡ §§§.
Алмадың да. сормадың да7, тәмгы, өмед
кылмадың*.
Шуның өчен гани шаның*, бакый намың би
хәләл11’.
Шуның өчен үлмәдең дип, әйтә сине милләтең.
Үлмәдең, тик милләткә мәңгелек булдың
мәсәл".
1914 ел, 28 март.
Бу шигырьне редакциягә татар әдәбияты •
укытучысы пенсионер Вәли ага Хажисв
тапшырды Ул аны «Әльнслах» газеталары
эченнән кулъязма килеш тапкан Шигырь
авторы үз имзасын Ибраһим бин Гыйсмә- ти
әл-борындыкый дип куйган.
чыгарылган татар әдәбияты җыентыгында
Тукай шигырьләре венгр теленә тәржемә итеп
урнаштырылган. ГДРда һәм ГФРда чыккан
әдәби антологияләрдә Тукай шигырьләреннән
ү рнәкләр бирелгән.
Румыния татарлары өчен чыгарылган уку
китапларында Тукайның «Исемдә кал-
ганнармы һәм аерым шигырьләре басылган.
Хельсинкида Финляндия татарлары өчен дә
Тукайның жыентыгы чыгарылган.
Китап булып басылу ягыннан Г. Тукай
әсәрләре революциягә хәтле дә. революциядән
соң да татар язучылары арасында беренче
урында тора. 1917 елдан алып аның әсәрләре
туган телебездә 103 тапкыр аерым китап булып
басылып чыккан. Алар арасында ике дүрт
томлык, 18 сайланмалар һәм балалар өчен 56
басма бар. Боларның гомуми тиражы 1,5
миллионга җитә.
Мәскәүдә әдәбиятчыларның А. Фадеев
исемендәге Үзәк йортында ТАССРның ат-
казанган сәнгать эшлеклесе рәссам Фәй-
зрахман Әминовның күргәзмәсе булды. Аны
РСФСР Культура министрлыгы, РСФСР
Художниклар союзы һәм аның Ленинград
оешмасы, әдәбиятчыларның Үзәк йорты
оештырган иде.
Күргәзмәгә художникның бөек татар шагыйре
Г. Тукай әсәрләре нигезендә иҗат ителгән
рәсемнәре куелды.
БӨТЕНСОЮЗ КИҢӘШМӘСЕНДӘ
СССР Язучылар союзы идарәсе Мәскәүдә
әдәбиятчыларның А. Фадеев исемендәге Үзәк
йортында республика, край, өлкә язучылар
союзлары җитәкчеләренең, партия оешмалары
секретарьларының һәм әдәби басмалар
редакторларының Бөтенсоюз киңәшмәсен
үткәрде. Анда КПСС Үзәк Комитетының 1978
елгы июль һәм ноябрь Пленумнары һәм иптәш
Л. И. Брежневның чыгышларында бирелгән
нәтиҗәләр һәм киңәшләр яктылыгында совет
әдәбиятының бурычлары турында жнтдн һәм
эшлекле сөйләшү булды. Киңәшмәдә
Татарстан Язучылар союзыннан партия
оешмасы секретаре Туфан Мнңнуллин, «Казан
утлары» журналының баш редакторы
урынбасары Әхсән Баянов, «Идел» альманахы
редакторы Мансур Вәлиев катнашты.
ПОЭЗИЯ СЕКЦИЯСЕНДӘ
Шагыйрьләр секциясенең чираттагы уты-
рышында СССР Фәннәр академиясенең Г
Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих
институты галимнәре дә катнашты. Филология
фәннәре докторы профессор П. Г.
Ингъмәтуллннаның «Хәзерге татар
шагыйрьләре иҗаты мисалында дөнья моделе
һәм эстетик идеал» дигән докладын
шагыйрьләр һәм әдәбият белгечләре зур
кызыксыну белән тыңлады. Докладчы фәнни
тикшеренүләренә' нигез итеп шагыйрьләрдән
И Юзсев. Р. Фәйзуллин һәм Р. Гатауллин
нҗңтларын алган
Секция утырышында катнашучылардан өлкән
шагыйрь X. Туфан, филология фәннәре
докторы Н. Юзиев, филология фәннәре
кандидаты М. Бакиров, шагыйрьләрдән Г.
Рәхим. Ш. Маннапов һәм башкалар, фикер
алышуларда чыгыш ясап, галимнең бу
тикшеренүләре якача, кызыклы һәм бик
әһәмиятле булуын әйттеләр, татар поэзиясен
бу юнәлештә өйрәнүдә докладчыга уңышлар
теләделәр.
ТЕОРЕТИК СЕМИНАРНЫҢ
ЙОМГАКЛАУ ДӘРЕСЕ
Татарстан Язучылар союзы каршындагы
даими эшләп килүче теоретик семинарның
йомгаклау дәресе булды. «Фәнни-техник
революция чорында әдәбият-сәнгать өлкә-
сендә идеологик көрәш» дигән темага до-
кладларны «Идел» альманахы редакторы М.
Вәлиев. «Казан утлары» журналы ре-
дакциясенең тәнкыйть бүлеге редакторы Р.
Мөхәммәднев, «Азат хатын» журналы
редакциясенең бүлек редакторы Р. Юсупова.
шагыйрь М. Галиев сөйләделәр. Фикер
алышуларда Татарстан Язучылар союзы
идарәсе председателе Г. Ахунов, партбюро
секретаре Т. Мнңнуллин, язучылардан К.
Тнмбикова. В. Ихсанова. Р. Мостафин һәм
башка иптәшләр катнашты.
ИСТӘЛЕКЛЕ ОЧРАШУ
Апрель аенда РСФСРның М. Горький
исемендәге һәм республиканың Г. Тукай
исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты
шагыйрь Сибгат ага Хәким белән Татарстан
комсомолының М. Җәлил исемендәге
премиясе лауреаты Илдар Юзеев Минзәлэ
педагогия училищесында һәм районның
Хужамәт, Күзкәй авылларында поэзия
сөючеләр белән очраштылар. Район газетасы
редакциясе каршында оештырылган
«Бөреләр» әдәби берләшмәсенең беренче
утырышында катнашып, яшь һәм башлап
язучыларның әсәрләренә карата фикерләрен
әйттеләр, кннәшләр бирделәр
Күренекле шагыйрьләрнең Алабуга педагогия
институтында студентлар һәм укытучылар
белән очрашуы да истәлекле булды. Әдипләр
татар әдәбияты һәм поэзиясенең бүгенге
уңышлары турында сөйләде, кичәдә
катнашучыларның сорауларына җаваплар
бирде һәм шигырьләрен укыдылар.
ТАТАРСТАН КОМСОМОЛЫНЫҢ
60 ЕЛЛЫГЫНА
«ИҖАТ ДЕСАНТЫ»
Апрель башында Бөтенсоюз удар комсомол
төзелешләре барган Чаллы һәм Түбән Кама
шәһәрләренә республикабызның бер төркем
ижат яшьләре сәяхәт итеп кайтты. «Әдәбият
һәм сәнгать десанты» дип исемләнгән бу
бәйрәм республикабызның иҗат союзлары һәм
ВЛКСМның Татарстан өлкә комитеты
тарафыннан оештырылды. Анда
шагыйрьләрдән Равил Фәйзуллин. Рәднф
Гатауллин. Равил Вәлиев. Роберт Миңнул*
лнн. артнелардан Алла Фадснчева. Илдар
Хәйруллнн. Валерий Минаев, композитор
Рәшит Абдуллин. «Саз» халык ансамбле
һәм башкалар катнашты Ижат яшьләре КамАЗ
цехларында, Түбән Камадагы шин заводында,
професснональ-техник училищеларда һәм
мәктәпләрдә чыгыш ясадылар. «Татарстан
яшьләре» газетасы «ижат десантында»
катнашкан шагыйрьләрнең яңа әсәрләрен
махсус сәхифә итеп чыгарды
СТУДЕНТЛАР ТЕАТРЫ
Ленин орденлы Мәскәү дәүләт энергетика
институтының Казан филиалында укучы татар
студентлары оештырган драма театры
республика комсомолының 60 еллыгына
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе
Туфан Мнңнуллиннын «Ак тәүбә. кара тәүбә»
комедиясенең премьерасын күрсәтте.
Студентлар тормышын чагылдырган бу әсәрне
сәхнәгә Әнвәр Әхмәдуллин куйган Художнигы
— ТАССРнын атказанган сәнгать эшлеклесе
Петр Баландин. Спектакльдә РСФСРның М.
Глинка исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты.
ТАССРнын атказанган сәнгать эшлеклесе
композитор Фасил Әхмәтов көйләре фай-
даланылган.
ШИГЫРЬ КИЧӘСЕ
24 апрельдә Казанның Актерлар йортында
яшь шагыйрьләрнең ижат кичәсе булды Аны
Татарстан телевидениесе, Бө- тенроссия театр
жәмгыятенең Татарстан бүлеге һәм республика
китап сөючеләр жәмгыяте В И Ленинга
багышланган сәнгать фестивале һәм Татарстан
комсомолының 60 еллыгы уңае белән
үткәрделәр Шнгырь кичәсендә шагыйрьләрдән
Зөлфәт Маликов. Разил Вәлиев. Роберт
Миңнул- лин катнашты Аларның чыгышы
телевидение буенча тапшырылды.
ТАТАР КОМПОЗИТОРЛАРЫНЫҢ
УҢЫШЫ
РСФСР композиторларының Мәскәүдә 9—
13 апрельдә үткәрелгән съездында рес-
публикабызның күп кенә музыка осталары
катнашты, концерт залларында аларның яңа
әсәрләре тыңланды. Мәскәү дәүләт
консерваториясенең академик симфоник ор-
кеатры СССРнын халык артисты. Дәүләт
премиясе лауреаты Нәжнп Җнһановның
Сигезенче симфониясен башкарды Съезд алды
көннәрендә үк Алмаз Монасыйпов- нын
Дүртенче симфониясе яңгырады Әсәрне
Төньяк Осетия филармониясенең симфоник
оркестры уйнады һәм аңа композитор үзе
дирижерлык итте.
Илебез башкаласының жәмәгатьчелеге
татар композиторларының яна әсәрләрен бнк
җылы каршылады.
Мәскәүнең Чайковский исемендәге концерт
залында СССР Оборона министрлыгының
үрнәк оркестры, башка тугандаш халыклар
композиторларының әсәрләре белән
беррәттән. республика комсомолының М
Җәлил исемендәге премиясе лауреаты
Мирсәет Яруллннның «КамАЗчылар мар-
шы»н уйнады.
Съезд көннәрендә Мәскәүнең Компози-
торлар йортында Рөстәм Яхнн. Фасил Әх-
ыәтов. Бату Мулюков романслары яңгырады
Аларны ТАССРнын халык артисты Эмиль
Җәләлетдинов башкарды.
Луиза Хәйретдннова — балалар өчен иң актив
ижат итүче композитор Аның «Мәкерле песи»
операсы (либретто авторы — Зөлфәт Маликов)
М Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм
балет театры сәхнәсендә уңышлы бара.
Халыкара балалар елы дип игълан ителгән
1979 елны да композитор яңа әсәр —
«һәрвакыт әзер!» дигән пионер кантатасы
белән каршылады Шагыйрьләрдән Роберт
Миңнуллин һәм Абдулла Сәләх сүзләренә
язылган бу кантата Татарстан
композиторларының. XVI пленумында уңай
бәя алган иде Күптән түгел генә ул Казан
телестудиясенең балалар хоры башкаруында
зәңгәр экран аша яңгырады.
ТЕАТР ЯҢАРА
ТАССР Министрлар Советы карары белән
Татар дәүләт республика күчмә театры Татар
дәүләт драма һәм комедия театры итеп
үзгәртелде. Карарда яңартылган театр өчен
бина һәм 300 урынлы тамаша залы булдыру,
коллективның эшчәнлеген актив лаштыру
чаралары билгеләнгән.
СОЮЗНЫҢ ӘЛМӘТ БҮЛЕГЕНДӘ
ЗАМАНДАШ ГЕРОИ-КЕМ УЛ?
Нефть ягы язучыларының январь аенда
үткәрелгән чираттагы жыелышы «Татар
әдәбиятында заманчалык» дигән темага
багышланды Бүлек җитәкчесе Ә Маликов
докладыннан соң язучылардан Ш Бикчу- рин,
Р Төхфәтуллин. С. Сөләйманова. М Хәсәнов.
Җ Рәхимов үзләренең фикерләре белән
уртаклаштылар.
ОТЧЕТ-САЙЛАУ ҖЫЕЛЫШЫ
Шушы елның 4 апрелендә бүлекнең отчет-
сайлау жыелышы булды Нефть якларында
яшәүче әдипләрнең соңгы өч елда ижат иткән
әсәрләре һәм бүлекнең оештыру эшчәнлеге
турында докладны аның җитәкчесе Әдип
Маликов сөйләде.
Фикер алышуларда язучылардан В. Мальцев.
X Хайруллин, К. Булатова. Җ Рәхимов. М
Хәсәнов. Г. Афзал, Э Мө- эминова. Н
Әхмәдиев, Әлмәт татар драма театры
режиссеры Р Абдуллаев. Татарстан китап
нәшриятының баш редакторы В Нуруллин
бүлек эшчәнлегенә уңай бәя бирделәр.
йомгаклау сүзе белән Татарстан Язучылар
союзы идарәсе председателе Г. Ахунов чыкты.
Отчет-сайлау җыелышында КПССнын
Татарстан өлкә комитеты культура бүлеге
инструкторы Р Гарипов. Татарстан Язучылар
союзы идарәсе председателе урынбасары Ф
Миңнуллин һәм башка иптәшләр катнашты.
Бүлекнең яңа бюросына Ә Маликов (җаваплы
секретарь). Р Төхфәтуллин. Ш. Бик- чурин,
ревизия комиссиясе председателе итеп Г.
Афзал сайланды.