ЯШЬЛЕГЕМ-ЮЛӘРЛЕГЕМ...
2 ПӘРДӘЛЕ МОҢСУ КОМЕДИЯ
КАТНАШАЛАР:
Гөлнара — студентка Лилия — студентка Рәшит — солдат Илгизәр — Буа егете Рафинад — көләч малай Кара мыек — пассажир Фәхрия карчык — ул да пассажир Проводница Чегән хатыны Роза
Искәрмә: Чегән хатыны һәм Роза рольләрен бер үк артистка башкарырга тиеш. Чөнки Роза сәхнәдә күренми. Әгәр инде режиссер бик теләсә, Розаны сәхнәгә чыгара ала. Ул чакта режиссер иптәш Роза роленә тагын бер артистка табарга мәҗбүр һәм автордай егет белән кыз өчен махсус текст яздырмавы хәерлерәк булыр.
Тагын бер искәрмә: пьесада авторның лирик чигенеш формасында язылган сүзләре бар. Режиссер, теләсә, аларны спектакльдә файдалана ала. Фай- даланмаса да, автор үпкәләми. Ләкин автор зинһар өчен дип үтенә — режиссер иптәш ул сүзләрне пьесадан сыздырып ук ташлатмасын иде.
Вакыйга безнең көннәрдә Ташкент — Казан поездының купелы вагонында һәм юл өстендәге станцияләрнең перронында бара. Җәй көне.
I ПӘРДӘ
Кадерле пассажирлар! Хөрмәтле пассажирлар!.. Автор сезгә пассажирлар дип эндәшә икән, гаҗәпләнмәгез, иптәшләр. Без бит барыбыз да пассажирлар. Гомеребезнең күпмедер өлеше юлда үтә. Әгәр дә инде арттырыбрак җибәрсәң — без мәңгелек пассажирлар. Җир дип аталган гаҗәеп планетага утырабыз да Кояш тирәли әйләнәбез. Көн әйләнәбез, төн әйләнәбез—туктаусыз әйләнәбез. Җирнең туктап-тукАп ала торган станцияләре юк. Ә җир өстендә станцияләр, вокзаллар бихисап. Анда — пассажирлар. Ашыгалар, ча
Әлмат татар дәүлат драма театрында сәхнәлаштерелде
балар, кабаланалар. Кайсылары туган якларына кайта, кайсылары туган’ якларыннан китә, кайберәүләр кая барганын да төгәл белми. Йөри адәм баласы — эзли, эзләнә. Кемнәрдер шаяра, көлә, кемнәрнеңдер күзләрендә яшь, кемнәрдер өчен барыбер: кайтса ни дә. китсә ни. Автор шулай уйланып Ташкент — Казан поездының купелы вагонында коридорда басып тора, үзе белән бергә кайтасы пассажирларны да күзәтә. Кем белә, бәлки ул шушында язарына азык та табар. Әнә ике кыз, вагон тәрәзәсенә сарылып, перронга караганнар. Кызларның берсе Лилия исемле булырга тиеш, икенчесе — Гөлнара. Әнә читтәрәк бер егет аларны күзли. Анысы, әлбәттә, Илгизәр исемле. Вокзал репродукторыннан үзбәкнең моңлы көе яңгырый.
Гөлнара (янында басып торган Лилиягэ). Кара кыяфәтенә — Зөһрәсен озатырга килгән Таһир диярсең. Вагон артына ябышып, Казанга хәтле мине озата бар дисәм, барачак.
Лилия. Чынлап гашыйк булды ул сиңа.
Гөлнара. Булмый карасын. (Перрондагы озатучы егеткә.) Нәрсә?! Язармын. Син көт. Бит ныклап көт. Очень, очень жди. (Кычкырып көлә.)
Лилия. Көлмә инде, үпкәләтерсең.
Гөлнара. Үпкәләсен. Үпкәләүчеләр бер ул гына түгел.
Репродуктордан поездның кнтүе турында хәбәр итәләр: «Граждане пассажирыһ Поезд номер триста восемьдесят — Ташкент — Казань отправляется с первого пути. Будьте осторожны!» Шул ук белдерү үзбәкчә әйтелә: «Хурмәтле пассажирлар! Өч йөз сиксәненчи Ташкент — Казан поезды беренчи юлдан китеп ятыпты.
Сак булыңызлар!»
Гөлнара (перрондагы егеткә). Ә? Язармын дидем ич, ә?.. Мин дә яратам. Ышанмасаң, синең эш... Ышанам, ышанам... Ярый, хуш!..
Поезд кузгалып китә.
(Гөлнара кулын селки.) Мескен.
Лилия. Мине күрмәде дә.
Гөлнара. Сиңа гашыйк булса, мине күрмәс иде.
Лилия. Йөгерә.
Илгизәр (кызлар янына елышып). Ай-яй, сиптерә. Казанга сездән алда кайтып җитәчәк бу. (Тәрәзәгә карап.) Азапланма, тиңдәш. Гөлнараң ышанычлы кулларда. Таныш булыйк, кызлар. Илгизәр, Буа егете. (Кызлар эндәшмәгәч.) Сезнең исемне беләм инде — теге егет Гөлнара дип такылдап колакны тондырып бетерде. Сезнеке ничек? Ягез инде, алай гөрбиян булмагыз, өч тәүлек бергә кай-тасы. Казанга барасызмы, кайтасызмы? (Тәрәзәдән карап.) Калды инде, калды. (Көйләп.) Күз керфекләрем талганчы карыйсым калган икән...
Гөлнара (карашы белән Илгизәрне тикшереп чыгып). Сезгә нәрсә кирәк?
Илгизәр. Әлегә дус кызыгызның исемен белү кирәк. Гөлнара. Хөббениса. (Лилиягэ.) Киттек. Лилия.
Илгизәр яныннан боргаланып үтеп китәләр. Илгизәр алар артыннан карап кала да купеның ишеген ача. Анда Рәшит, Кара мыек һәм Рафинад.
Илгизәр. Инде таныша башлыйк иптәшләр-товарищлар. Исемнәрегезне, фамилияләрегезне, әтиләрегезнең исемнәрен тулы итеп әйтегез. Кыскача биографияләрегезне сөйләп бирегез. Кая барасыз, кая кайтасыз? Юл озак, ныклап танышып куйыйк.
Кара мыек. Тел бистәсе булырга охшыйсыз. Юл буе лыгырдар булсаң, бүтән купега күч.
Илгизәр. Абый!.. Чырайны чытып сөйләшмик, абзый. Монысы әле баласы гына. Төнлә гырлый торган гадәтем бар, анасын шунда күрерсез. (Рафинад кычкырып көлеп җибәрә.)
Ил гизәр. Нигә көләбез?
Рафинад. Кызык ич. г
Илгизәр. Ярый. Юктан да кызык табып көлгәч, димәк, әй- бәт егет. Исемең ничек? ч
Рафинад. Рафинад. *
Илгизәр. Эһе, Буа шикәре. Авылдаш икәнсең. Бир кулны. 5
Рафинад (кул биреп күрешеп). Мин Казанга барам.
Илгизәр. Эһе... Мин үзем Буа егете. Шундый район үзәге һәм д тимер юл станциясе бар Татарстанда. Илгизәр Абдуллович Мостаев. =■ Егерме дүрт яшьтә. Механизатор экстра класса. Өйләнмәгән. Миллә- = тем — татар.
Кара мыек. Утыр, болганма. ♦
Илгизәр. Әйе, борчак пешмәячәк, абзый, сезнең белән. Суд = каршына басканчы, татулык белән аерылышырга кирәк булыр. -
Рәшит (Илгизәргә кулын сузып). Рәшит.
Илгизәр. Менә, монысы егетләрчә. Солдат — һәр вакыт сол- >> дат, мәгънәле. Мин дә солдат. Запастагы. Ялгамы?
Рәшит. Әйе.
Илгизәр. Шәп. Димәк, яхшы солдат. Минем кебек. Инде ? нишлибез? Ташкент күчтәнәчләрен ашый башлыйбызмы? =
Рафинад көлә. ө
Син көлмә. Иң элек синең күчтәнәчләрнең башына җитәбез. ь
Рафинад. Ә минем күчтәнәч юк.
Илгизәр. Молодец! Минем дә юк. Ташкентта ук ашап бетердем. (Кара мыекка.) Абзый, куегыз байлыгыгызны өстәлгә. (Кара мыек дәшмичә генә купедан чыгып киткәч.) Да-а, минем белән читен булачак бу кара мыекка. (Көйләп.) «Сызылып киткән кара мыек...»
Проводница (билетлар җыеп йөри). Билетлар...
Илгизәр. Баш өсте. Унөченче урын — бәхетсез сан. (Купега кергән кара мыекка.) Телисезме минем урынга — аска, ә мин сезнең куначага кунаклыйм.
Кара мыек (проводницага). Мине бүтән купега күчерегез әле.
Проводница. Ни өчен?
Илгизәр. Бездән ояла.
Рафинад көлә.
Р ә ш и т. Агай, нигә инде сез?..
Кара мыек. Арыдым — ял итәргә кирәк.
Рәшит. Итегез, кем сезгә комачаулый.
Кара мыек. Болтуннарны җенем сөйми. (Проводницага.) Күчерегез мине.
Проводница. Мин күчерә алмыйм. Буш урыннар юк. Үзегез тапсагыз — алышырсыз.
Кара мыек. Ресторан кайчан ачыла?
Проводница. Сез барып җиткәнче ачылыр. (Китә.)
Кара мыек та чыгып китә.
Илгизәр. Я, егетләр... Фу. мәлгунь, кәефне бозды. Поездның шул ягы начар — очрый берәү, качып та котыла алмыйсың. Күңелеңә корым сылый да куя. Я, мин аңа нинди яманлык эшләдем ин
де? (Рафинадка.) Әйт әле, Буа шикәре, мин аңа начарлык эшләдемме?
Рафинад. Юк. Үзе ул әллә нинди.
Р ә ш и т. Юкка исең китмәсен. Ул да кеше ич, кәефе юк чагы- ДЫРИ л г и з ә р. Әйтсен. Кешечә итеп әйтсен. Күчсә ярар иде,.. Я, ярый, егетләр! Теләсә нишләсен. Ә без күңелле итеп кайтырга тиеш. Беләсезме, өч көн бергә. Өч көн кеше гомере өчен бик күп ул. (Рафинадка.) Шулаймы?
Рафинад. Шулай.
Илгизәр. Ничә яшь сиңа?
Рафинад. Ундүрт тула.
Илгизәр. Сөйгән кызың бармы? (Рафинад көлгәч.) Нигә көләсең син сүз саен?
Рафинад. Кызык ич.
Илгизәр. Кызык булса, болай. Ну, Рәшит, безнең вагонда ике фәрештә бар. Берсе Гөлнара исемле, икенчесе—Лилия, Гөлнарасы үземә, Лилиясе сиңа. (Рафинадка.) Сиңа да берәрне табарбыз юл уңаенда.
Рафинад. Миңа кызлар кирәкми.
Илгизәр. Кирәкми дияргә ашыкма. Егет кешегә кызлар һәр вакыт кирәк. Бергәләп курчак уйнарсыз... Син дә әллә нигә күңелсез әле, Рәшит.
Рәшит. Юк...
Илгизәр. Күзләрең моңсу. Солдат кешегә моңсу булырга ярамый. Дошманнар сизмәсен. Киттек, Рәшит. Ә син минем әйберләрне сакла, Рафинад.
Рафинад. Әйберләрегез юк ич сезнең.
Илгизәр. Юкмыни?.. Онытылып калган инде, алайса. (Купе ишегеннән коридорга карап килеп.) Рәшит, тәвәккәлләдек. Кызлар безне көтә.
Рәшит. Юк, мин чыкмыйм. *
Илгизәр. Куркасыңмы?
Рәшит. Нәрсәдән куркыйм. Кызлар белән сөйләшә белмим мин.
Илгизәр. Ярый, алайса, утырып тор, Лилияне кертеп бирермен. Ычкындырма. (Коридорга чыга. Тәрәзә янына басып торучы кызлар янына килә.) Күренмиме?
Гөлнара. Кем?
Илгизәр. Егетегез. Йөгермиме?.. (Кызлар эндәшмәгәч.) Кешенең үзәген өзә торган бер нәрсә бар, кызлар: син сөйләшергә телисең, ә синең белән сөйләшергә теләмиләр. Сез гуманизм дигән төшенчәне беләсезме? (Кызлар эндәшмәгәч.) Болай ярамый... Барыбер сөйләшәчәксез.
Гөлнара. Сезгә ни кирәк?
Илгизәр. Ул сорауны икенче тапкыр бирәсез. Өзеп әйтәм: миңа сезнең белән танышу кирәк.
Г ө л н а р а. Таныштык ич. Сез — Илгизәр, беләбез.
Илгизәр. Анысы билгеле. Арырак китик, ныклабрак танышыйк. Бәлки безнең купега кунакка рәхим итәрсез? Менә дигән егет күрсәтәм үзегезгә. Сезнең теге егетегез безнең егет белән чагыштырганда — корчаңгы тай.
Лилия. Сез һәр вакыт шундый бәйләнчекме?
Ил гизәр. Беренче тапкыр. Чөнки сез миңа ошыйсыз. Гашыйклар һәр вакыт бәйләнчек була. Теге егет тә поезддан аерыла алмый азапланды ич.
Гөлнара (көлеп). Сүзегезнең дөреслеген исбатлап күрсәтегез — вагоннан сикереп төшегез дә безнең арттан чабыгыз.
Илгизәр. Мин андый ук тиле түгел.
Гөлнара. Кызларга тилеләр күбрәк ошый.
Илгизәр. Шулаймыни? Алайса, менә ул шыр чыккан тиле — сезнең янда басып тора.
Гөлнара. Кайсыбызга гашыйк инде ул шыр чыккан тиле? 7
Илгизәр. Әлегә анысы сер. Кайтасы юл шактый, йөрәгемне - ачып күрсәтергә вакыт бар.
Л и л и я. Сез һәрчак шундыймы? Теләсә кайда йөрәгегезне ачып 5 күрсәтеп йөрисезме?
Илгизәр. Ә ни булган? Җир йөзендә мәхәббәт аңлашырга дип ? махсус билгеләнгән урын юк. Мәсәлән, минем әти белән әни берсен- - берсе базарда тапканнар. Әти Казанга ит сатарга килгән булган, Т әни ит алырга чыккан. Әти итен кыйммәткә сатмакчы булган, әни- = нең акчасы җитмәгән. Киткән сатулашу һәм ул өйләнешү белән тәмамланган. Рәхмәт базарга — дөньяга мин пәйда булганмын. ♦
Гөлнара. Кыйммәткә сатарга җыенасызмы инде үзегезне? = Илгизәр. Сукыр бер тиен. Кызлар, нигә инде юл өстендә ба . сып торабыз, әйдәгез безгә. Рәшит зарыгып көтәдер. Мин аңа әйт- - тем, кунакка кызлар алып кайтам дидем.
Гөлнара. Рәшитегез дә сезгә охшаганмы?
Илгизәр. Аллам сакласын. Акыллы, тыйнак, чибәр. Күрәсе = гез киләме? (Купе ишеге янына барып.) Килегез әле монда, карагыз әле. (Кызлар килмәгәч.) Килегез инде, нидән куркасыз. Лилия, = килегез инде.
Гөлнара уенга кушылып китә. Купе ишеге янына килеп купега карый да көлә 2 көлә Лилия янына килеп баса.
Илгизәр. Я, ничек?
Гөлнара. Искиткеч!
Илгизәр. Әйдәгез, керәбез. Әйдәгез инде. Их, нигә ялындыра икән бу кызлар!
Г ө л н а р а. Әйдә, Лилия.
Л и ли я. Син нәрсә!..
Илгизәр. Әһә. Аңлашылды. Лилия куркак икән. Нидәндер шикләнә. Алайса, болай итәбез. Рәшитнең үзен монда алып чыгабыз. Әзергә бәзерне көтеп ятмасын, үзе танышсын. Тик сез качмагыз, кызлар, ярыймы? (Купега кереп китә.)
Л и л и я. Син тагын уннарга җыенасың, ахры.
Гөлнара. Ә нигә?
Лилия. Арымадыңмы?
Гөлнара. Ә син? Син инде үзеңне тыйнак итеп күрсәтәсең килә. Нигә кыланырга...
Лилия. Мин кыланмыйм. Миңа синең уйнавың ошамый.
Гөлнара. Миңа синең тәти кыз булып кылануың ошамый.
Ләкин аның өчен сиңа ачуланырга җыенмыйм. Шулай бул. Егетләр белән сөйләшмә, сөйләшергә теләүчеләрнең авызларына сук. Кияү гә чыккач, ирең үтереп мактар. Минем Лилиям миңа хәтле бер егет белән дә сөйләшмәгән дияр.
Лили я. Мәсьәлә сөйләшүдә түгел. Син гыйшык-мыйшык уйныйсың.
Гөлнара. Кияүгә чыккач, уйнамам әле. Менә берәрсенә чынлап торып үзем гашыйк булырмын да бүтәннәргә күтәрелеп тә ка рамам. Ә хәзергә... Күңелемә ошаган егет очрамый икән, нишлим — уйнарга кала.
Лили я. Уен — һәр вакыт уен. Ахыры яхшылык белән бетми.
Гөлнара. Әпчи карчык син, Лилия. Эх, синдәге чибәрлек миндә булса!.. Йөзләп егет каршымда тезләнеп торырлар иде.
Лили я. Шуннан ни?
Гөлнара. Җанга рәхәт. Үзеңне хан кызы итеп сизә башлыйсың. Картаеп туртайгач, сагынып искә алырлык хатирәләр була.
Лили я. Хан кызы булуы җиңел икән. Бу егетне тезләндереп ни кызык? Ул хәзер үк тезләнергә тора.
Гөлнара. Ә ул миңа ошамый. Характерларыбыз бер. Ул да уйнарга җыена. Икәүләп уйнагач, кызык түгел. Чыңлап гашыйк булганнар белән уйнау кызык. Күрдең, поезд артыннан чапты. Хат көтәчәк инде ул мескенкәй. Рәшит дигәне чибәр.
Шул вакыт Рафинад купе ишегеннән башын тыгып кызларга карый, үзе көлә. Ләкин аны эчтән тартып алалар.
Гөлнара. Сүз безнең турыда бара. Әйдә, керәбез.
Лили я. Гөлнара...
Гөлнара. Теге егетне күрәбез дә чыгабыз.
Лили я. Сиңа ничек оят түгел? Беләсеңме, алар безнең турыда ни уйлаячаклар?
Гөлнара. Аларның ни уйлавында минем ни эшем бар?
Илгизәр чыга, аңа Рафинад ияргән.
Илгизәр (Рафинадка). Кая чыктың, бар урыныңа.
Рафинад көлә.
Гөлнара. Егет дигәнегез шушымыни?
Илгизәр. Бусы минем стажер. Өйрәнә торсын. Рәшит кебек оялчан булып үсмәсен. Әнә, чыкмый утыра, ояла. Рафинад, сиңа апаңнарның кайсы ошый?
Рафинад (көлә, Лилиягә күрсәтеп). Монысы.
Илгизәр. Ялгыштың, Буа шикәре. Исеңдә тот, әгәр дә ике кыз янәшә басып тора икән, берсен аерып мактама. Икесе дә чибәр диген. Аңладыңмы?
Рафинад. Аңладым. (Лилиягә күрсәтеп.) Миңа монысы ошый.
Лилия китеп бара.
Илгизәр (Рафинадның борынына чиртеп). Үпкәләттең. Монысы, имеш. Исеме бар бит аның — Лилия. Бар, гафу үтен.
Рафинад. Үзең үтен. (Көлә-көлә купега кереп китә.)
Илгизәр. Сез ачуланмагыз инде, Гөлнара.
Гөлнара. Ни өчен?
Илгизәр. Малай гына әле, кемнең чибәррәк икәнен аерып бетерә алмый. Мәсәлән, миңа сез күбрәк ошыйсыз.
Гөлнара. Чынмы?
Илгизәр. Валлаһи, билләһи.
Гөлнара. Ләкин сез миңа ошамыйсыз. (Китеп бара.)
Илгизәр. Гөлнара, Гөлнара... (Гөлнара артыннан чабып бара да кире борылып килә. Купега керә). Бу юлы булмады. Кереп бикләнделәр. (Рафинадка.) Син бик алай узынып китмә, ярыймы, Буа шикәре? Тыңлап кына тор. (Тәрәзәдән карап баручы Рәшиткә.) Солдатларча түгел бу, Рәшит. Пешмәгән солдат белән разведкага йөреп булмый. (Рафинадка.) Димәк, сиңа Гөлнарасы ошыймы?
Рафинад. Анысы да чибәр. Тегесе әйбәтрәк.
Илгизәр. Әйбәтрәк икәнен каян беләсең?
Рафинад. Беләм инде. (Көлеп, өстәге урынга менеп китә.) Илгизәр (Рәшиткә). Я, нигә инде чыкмадың?
Рәшит. Бәйләнмәле.
Илгизәр. Булмады. Планнар пыран-заран килде. Берәү генә булса, сиңа ялыныр идемме? Икәү бит. Берсеннән икенчесен аерып алырга кирәк.
Рафинад. Аерып алгач ни була. Илгизәр абый? Ф
Илгизәр. Ни буласын кем белгән? Өч тәүлек бит, өч тәүлек.
Бушка, мәгънәсезгә узган өч тәүлек. Рәшит дус... ?
Рәшит. Сөйгән кызым бар минем.
Илгизәр. Кайда?
Рәшит. Ульяновскида.
Илгизәр. Булса ни? Шуңардан куркасыңмы?
Рәшит. Курыкмыйм, — яратам.
Илгизәр. Кызлар белән сөйләшмим дип вәгъдә бирдеңме, ант г иттеңме?
Рәшит. Итмәсәм дә... 3
к
Илгизәр кычкырып КӨЛӘ. ф
Нигә көләсең? =
Илгизәр. Соң, юләр, нинди егет син?..
Рәшит. Мин яратам аны.
Илгизәр. Ярат соң, кем сиңа яратма ди. Ульяновскидагы = сөйгән кыз һәм вагонда очраган кыз — икесе ике җан иясе.
Рәшит. Яратам мин Розаны.
Илгизәр. Роза исемлемени? =
Рәшит. Роза.
Илгизәр. Бик чибәрмени?
Рәшит. Яратам мин аны. •
Илгизәр. Бүтән сүз белмисеңме әллә? Ләкин шунысы бар, агай-эне, син аны яратсаң да, ул сине яратмый.
Рәшит. Каян беләсең?
Илгизәр. Беләм. Дөньяда мин күбрәк яшәгән. Хатын-кызга ничаклы турылыклы булсаң, шуның чаклы начар. Хатын-кызга турылыклы ир-ат хатын-кызның колына әйләнә. Ә колны кем ярата?
Рәшит. Мин кол түгел.
Илгизәр. Колның да ниндие әле. Ул сине яратамы соң?.. Ник дәшмисең?
Рәшит. Хатка яратам дип яза.
Илгизәр. Хатка кем ни язмас? Минем армиядән язган хатларны укысаң...
Рәшит. Ул син түгел.
Илгизәр, (кинәт үзгәреп). Син түгел... Кайдан беләсең, бәлки мин дә чынлап язганмындыр. Ул да язды. Яратам дип язды. (Кычкырып.) Нигә соң, алайса, мин кайтканчы кияүгә чыгып куйган? Әйт, аңлат, нигә кияүгә чыккан? Яратам, имеш. Ярат, әйдә, ярат! Ул анда бүтәннәр белән типтерә. (Урыныннан сикереп торган Рәшиткә.) Утыр. Өч тиенлек Розаң өчен сугышып торырга уйламыйм. Ярат. Тик минем адресны алып кал, син хаклы икәнсең, Илгизәр абый, дип хат язарсың. (Утыра да тәрәзәгә карап бара. Җыр суза.)
Өн түрендә гөл түгелгән — Сандугачлар күмелгән; Җаның сөйгәч гаҗәп икән, һич тә чыкмый күңелдән.
(Өске урыннан аптырап-гаҗәпләнеп карап торган Рафинадка.) Нигә көлмисең, Буа шикәре?
Рафинад. Син усал икән, Илгизәр абый.
Илгизәр. Усал түгел, энекәш. Болай гына ул. Җырлыйммы тагын?
Рафинад. Җырла.
Илгизәр. Өй аРтына сУган чөчтем —
Уңар микән суганым;
Бер җырламый булмас инде — Бар да минем туганым.
(Рәшиткә) Ачуланма, агай-эне, я. бир кулыңны. Я. без бит егет кешеләр. (Рәшитнең кулын кыскач.) Ышана белү, ахмаклык булса да, үзенә күрә бәхет. Ярый, мәтәлеп китсен Гөлнаралары. Дилияләре. Шулаймы, Рафинад?
Рафинад. Ә ни өчен синең сөйгән кызың кияүгә чыккан?
И л г и з ә р. Чыгасы килгәндер, энекәш. (Рәшиткә.) Син Ульянов- скида торасыңмыни?
Рәшит. Юк, Арчада.
Илгизәр. Ничек соң Роза Ульяновскида?
Рәшит. Ул анда яши.
Илгизәр. Карточкасы бармы?
Рәшит, (кесәсеннән фото алып күрсәтә). Менә.
Илгизәр, (фотоны карап). Алай...
Рафинад. Миңа да күрсәтегез әле. (Фотоны сузылып ала.) Алай-ай... (фото артындагы язуны укый.) «Рәшиткә — мәңгелеккә».
Илгизәр. Әй, тозсыз әлбә, кешегә язылганны укымыйлар. (Фотоны алып. Рәшиткә суза.) Я, рәхәтен күр. Башта кая кайтасың соң? Ульяновскигамы. әниләрең янына — Арчагамы?
Рәшит. Белмим әле.
Илгиз әр. Ульяновскийда каршы аламы соң Роза?
Рәшит. Белмим.
Купе ишеген шакыйлар.
Рафинад. Керегез.
Г ө л н а р а (керә). Егетләр, пычак биреп торыгыз әле.
Илгизәр. A-а, Гөлнара. Әйдәгез, түрдән узыгыз, рәхим итегез.
Г ө л н а р а. (Рәшитне күзәтеп өлгерә). Пычак биреп торыгыз инде.
Илгизәр. Пычак? Була ул, Гөлнара. Әз генә безнең янда утырыгыз инде. Пычак та була, барысы да була. Хәзер, чемоданнан пычакны алганчы гына утырып торыгыз. Менә монда рәхим итегез. (Гөлнара утыргач.) Пычак була ул. Пычак юктыр ул бездә, Гөлнара. Пычакны юлбасарлар гына үзләре белән йөртә. Егетләрдә пәке була. Пәке булса да ярыймы, Гөлнара?
Гөлнара. Бирегез инде тизрәк... Лилия көтә.
И л гизә р. Лилия көтә? Пәке?.. Хәзер. (Кесәләрен капшап.) Пәке дә юк икән минем, Гөлнара, пәке бит кияү егетләрендә генә була.
Гөлнара. Алайса, сездә булырга тиеш.
Илгизәр. Миндә? Әйе шул, булырга тиеш. Пәке дидегезме әле? Егетләр, бирегез инде Гөлнарага пәке. Лилия пәке көтә ич, егетләр. (Рәшит, чемоданыннан пәке алып, өстәлгә куя.)
Гөлнара (пәкене алып). Рәхмәт. Кияү егетегез бар икән. (Ләкин чыгып китәргә ашыкмый.)
Илгизәр. Нәрсә кисәсез инде пәке белән, Гөлнара?
Г ө л н а р а. Сезнең телне.
Рафинад келә.
Илгизәр. Рәхмәт, Гөлнара, шәп әйттегез.
Ге л н a ра (Рәшиткә ишарәләп). Әллә кияү егетегезнең теле юкмы?
Илгизәр. Солдат телсез булмый, Гөлнара.
Г ө л н а р а. Нигә соң бер сүз дә дәшми?
Илгизәр. Ояла. *
Гөлнара. Ояла? (Көлә. Рәшит алдындагы журналны алып карый.) *Огонек». «Огонек»та шәп кроссвордлар була. Әйдәгез, чишәбез. - Бәләкәй ат... Нәрсә ул? S
Рафинад. Пони.
Гөлнара. Дөрес, пони. Авыл хуҗалыгы машинасы?
Рафинад. Ничә хәрефтән?
Гөлнара. Ярый, анысы калып торсын. Хәрби звание. Монысын г солдат белергә тиеш инде. (Рәшиткә.) Нинди хәрби званиеләр белә- - сез?
Рәшит. Алар күп.
Гөлнара. Биш хәрефтән.
Рафинад. Майор. ♦
Илгизәр. Синнән сорамыйлар. Буа шикәре.
Гөлнара. Журналыгызны да алып торыйм әле. (Рәшиткә.) Сез- - некеме? е-
Рә ш и т. Мин аны укыйм.
Гөлнара. Кызганасызмыни? Кияү егетегез саран икән.
Ишек янына Фәрхия карчык килеп баса, эчтәгеләрнең сөйләшкәннәрен тыңлап тора. “ Егетләр аны күрмиләр.
Илгизәр. Юмарт кеше эзләсәгез, менә мин ул, Гөлнара. Киләсе < станциядәге бер кочак журнал сезнеке булачак.
Гөлнара. Әнә егетегезгә бүләк итәрсез. Сау булыгыз, пәкегезне £ кереп алырсыз.
Илгизәр. Гөлнара, печтик кенә утырыгыз инде, Гөлнара. (Фәрхияне күреп ала.) Әби, сезгә кем кирәк?
Гөлнара чыгып китә. Фәрхия карчык кереп утыра.
Илгизәр. Әби, сезнең урын монда түгел.
Фәрхия. Беләм, олан. Сөйләткәнегезне күреп туктадым, биг рәкләр дә тәмле итеп сөйләшәсез. Үзебезнең як теле шул. Кая кайта сыз, оланнар?
Илгизәр. Казан ягына, әби, Казан ягына.
Ф о р х и я. Менә мин дә кайтып барам әле аллага тапшырып. Ташкиннан утыртып җибәрделәр. Казанда көтеп торалар, алла боерса. Кулдан-кулга — посылка кебек инде. Отпуска алгач, бергә барып килербез дигән ие дә малай, кая аны көтеп торасың. Юлда кеше үлми. Тик менә урын җайсызрак туры килде. Аракы эчә торган кешеләр туры килде. Эчтеләр дә сүгенәләр, затсызлар. Олы-олы адәмнәр юкса. Бүтәннәргә акыл бирерлек кешеләр. Кондуктор янына барам әле. күчереп утыртмас микән.
Рафинад. Поездда кондуктор булмый, әби.
Фәрхия. Безгә барыбер инде олан — телгә ятыш булгач.
И л г и з ә р. Кондуктор монда түгел, кырый купеда.
Фәрхия. Анысын беләм лә. Каядыр чыгып киткән диме. Өчәү генә кайтасызмы?
Илгизәр. Дүртәү шул. әби. дүртәү. Бер дустыбыз чыгып китте.
Фәрхия. Алай икән. Билитын да алдан алып куйганые да кияү, карчык кешегә дип сорамагандыр кассирдан. Сораган булса, үзем ке бек кешеләр янына биргән булырые. Ярар, түзәрмен әле. Тәмсез телле кешеләрне яратмыйм шул. тәмсез телне яратмыйм. Кырык биш ел гомер итеп, сүгенгәнен ишеткәнем булмады Габдуллаҗанның. Малай
ларым да биргәненә шөкер. (Рәшиткә.) Кунакка кайтып барасыңмы, олан, бетерепме?
Рәшит. Кунакка, әби.
Фәрхия. Бик әйбәт. Исән булсаң, дөньялар тыныч булса, бетерерсең дә. Габдуллаҗан абзагыз сугышлардан исән кайтты да... Үлгәненә ике ел тула мәрхүмнен. Китәселәрем килмәгән ие дә бер төпләнгән җирләрдән, малай кайтам диде шул, Чаллы якларына кайтам диде. Мине дә үзеннән калдырмады. Аннан калып нишлим инде. Ташкинда кызым калды калуын. Үзбәк кешесендә кияүдә. Киявебез бик әйбәт тә, әниләр малайларында торырга тиеш диде малай. Габдулла абзагызны калдырып киттем шул. Берүзен калдырып киттем. Ялгызы ята мәрхүм. Карап кайтып киләм әле үзен.
Рафинад. Үлде дидең ич, әби.
Фәрхия. Үлгән булса ни? Кабере бар. Үлеп-нитеп китсәм, икебез ике төштә булабыз инде. Әтиең янына илтеп күмәрсез дим дә малайга, кая инде ул. Кабере бик җыйнак мәрхүмкәйнең. Киявем, кызым карап кына торалар инде. Кайт безнең янга ди дә кияү, кая инде. (Рәшиткә.) Менә синең сыман яшел җпмнәчтүркәдән кайтып керде Габдуллаҗан абзагыз сугыштан — җыларга да белмим, көләргә дә белмим. Шаян кеше иде мәрхүм, әллә көтмәгән идеңме, Фәрхия, ди. Мин сүз дә әйтә алмыйча торам. Сөенечемнән төн озыны җылап чыктым. Җүләр ди Габдуллаҗан. Хәзер кайтмас шул инде, үзем барсам гына янына.
Илгизәр. Әби, әнә проводница узып китте.
Фәрхия. Ни нәрсә дидең, олан?
Илгизәр. Кондуктор узып китте дим.
Фәрхия. Шулаймы? Рәхмәт төшкере. Үзебезнең кеше булса ярар иде, ходаем. (Ашыгып чыгып китә.)
Рафинад. Әйтергә кирәк проводницага, теге абый белән алыштырсын.
Илгизәр. Тик ят. Ул ир кеше, ичмасам, кыйнап ташларга да була. Моның белән нишлисең? Туксан еллык гомерен сөйли башласа...
Рафинад. Туксанда түгелдер ул.
Илгизәр. Илледә булсын — кирәкми.
Рәшит (көлеп). Миңа сөйләргә ирек бирмәс дисеңмени?
И л г и з ә р. Әй, сине дә әйтер идем. Каршыңда кыз сайрап тора. Рәшит. Сыланчык. Ниенә кызыккансыңдыр.
Илгизәр. Сыланчык булуында бәрәкәт. Тик миңа сыланмый, күзе син җүләргә төшкән.
Рафинад. Валлаһи шулай, мин дә күреп тордым.
Илгизәр. Ярый, миңа Лилиясе дә ярый. Рафинадка да анысы күбрәк ошый. Егет бул, минем хакка, укаң коелмас. Розаңа хат язармын, кызлар белән сөйләшмәде диярмен.
Гөлнара керә.
Г ө л н а р а. Пәкегез үтми икән, хуҗасына охшаган.
Илгизәр. Рәхим итегез. Гөлнара. Менә монда утырыгыз.
Г ө л н а р а. Сөйләшмәгән егетләр белән утыруы кызык түгел.
Илгизәр. Алай димәгез, Гөлнара. Менә'мин күп сөйлим дә бит, ошатмадыгыз. (Рафинадка чыгып тор дигән ишарә ясый, Рафинад аңлап алып чыгып китә.) Рәшит безнең аз сөйләшсә дә, һәр сүзе алтын. Гөлнара, зинһар, әз генә утырып торыгыз, мин кайтмыйча чыкмагыз, проводницаны күрәсем бар. (Чыгып китә.)
Гөлнара. Дустыгыз утырып торырга боерды, рөхсәтме?
Рәшит. Боергач, утырыгыз.
Пауза. Бер-берсенә карашып утыралар.
Гөлнара. Илгизәр ояла дигән иде, оялмыйсыз әле, күзгә туп- туры карап торасыз.
Рәшит. Сез дә карап торасыз ич.
Гөлнара. Мин үземне оялчан димәдем.
Рәшит. Мин дә әйтмәдем.
Гөлнара. Сез һәр вакыт шундый җитдиме? ♦
Рәшит, һәр вакыт. :
Гөлнара. Артык җитдиләрне яратмыйм. Рәшит. Рәхмәт. Гөлнара. Сез нәрсә, минем белән сөйләшергә теләмисезме? £ Рәшит. Нишләп...
Гөлнара. Сөйләшәсегез килмәсә, интекмәгез. Илгизәр кергәнне “ генә көтәм. “
Рәшит. Көтегез. £
Г ө л н а ра. Минем әби сезнең кебек кешеләрне гөрбиян ди. g
Рәшит. Әбиегез белеп әйтә. «
Гөлнара. Сезне кызлар яратамы? *
Рәшит. Ярата. х
Гөлнара. Мин булсам, борылып та карамас идем. х
Рәшит. Рәхмәт. R
Гөлнара. Сөйләшәсегез килмәсә, чыгып тора аласыз. Мин Ил- х гизәрне көтәм. Рәшит. Гөлнарамы әле исемегез? Гөлнара. Гөлнара. Нигә, әллә начар исемме? Рәшит. Нишләп... Матур исем.
Пауза.
Гөлнара. Исемемне нигә сорадыгыз?
Рәшит. Болай гына.
Гөлнара. Болай гына сорамыйлар.
Рәшит. Дус кызыгыз Лилияме?
Гөлнара. Лилия.
Р әш и т. Пәке сорап нигә Лилия кермәде?
Пауза. Тагын бер берсенә карап торалар. Гелнара түзми, карашын нн беренче булып ул ала.
Гөлнара. Карамагыз миңа алай!
Коридорда тавыш. Ишек янына Кара мыек киле. Ул кызмача. Илгизәр аны кертмәскә тырыша.
Илгизәр. Абзый кеше, сабыр ит инде.
Кара мыек. Нинди абзый булыйм мин сиңа? (Купега үтә. Гөл- нараны күрә дә аңа карап тора.) Хто ты такой?
Г ө л н а р а. Не тыкайте, пожалуйста.
Кара мыек. Што? Марыш отсюдово!
Гөлнара. Фу!.. ( Урыныннан тора да Кара мыекны читкә этеп чыгып китә.)
Кара мыек. Ты сам фуфу!.. (Утыра да Рәшиткә карап тора.) Эләктердеңмени?
Рәшит. Абый, урыныгызга менеп йоклагыз.
Кара мыек. Сука!..
Илгизәр (Кара мыекны изүеннән алып торгыза). Кем сука?
Кара мыек Илгизәргә сугарга маташа, ләкин Илгизәр аны нык тоткан.
Кара мыек (тартыла). Җибәр!.. Җибәр!.
Илгизәр. Әйт, кем сука?
Рәшит. Җибәр, Илгизәр, исерек ул.
э. -к у.» м в.
33
Илгизәр (Кара мыекны нык кына итеп урынга утыртып). Твз айнытырмын мин аны.
Кара мыек (тын гына, селкенмичә утыра да). Син көчле, да?. Спортсмен, да?.. Футболист, да?..
И л г и з ә р. Җитте! w
Кара мыек. Боксер, да?.. Кыйна, әйдә, кыйна. Мә, үтер.
Илгизәр. Тик кенә утыр, хәзер чыгарып ыргытам.
Кара мыек Герой!.. (Елап җибәрә. Рәшиткә күрсәтеп.) Мин аңа әйттем штоли сука дип. Тегеңәргә әйттем.
Илгизәр. Җит-те!
Рәшит. Абый, менеп ятыгыз.
Кара мыек. Ә минем ятасым килмәсә?.. Син молодец. (Илгизәргә күрсәтеп.) Ә ул... Көчең белән мактанма син. Мине болай да гомер буе кыйныйлар.
Илгизәр. Әз кыйнаганнар.
Кара мыек. Да, әз. Син каян беләсең? Син болтаешь. Син бер нәрсә белмисең. (Өске катка менәргә азаплана.) Да, син көчле...
Илгизәр. Ботинкаңны салып мен.
Кара мыек. Салам. Салмас дип белдеңме. (Туфлиен салып, менәргә азаплана.)
Илгизәр аны этеп менгерә.
Илгизәр. Йокла, тавышыңны чыгарма.
Кара мыек. Да, син начальник. Герой. Кыйныйсың, да? Ә син беләсеңме нигә мин сука дим? Малай да кыйный мине, ул да герой. Әнисе өйрәтеп тора, улы кыйный. Во, шушы кулларым белән көн- төн таш ватып ашатып үстердем, хәзер кыйный. Көчле, мин хәзер кирәкмим. Әнисенә дә мин кирәкмим, аңа таза ирләр кирәк. Ә мин кем? Кыйныйлар. Во, кая минем тешләр? Малай сугып төшерде. Таза... спортсмен... Футболист, боксер... Мин бер кем түгел.
Илгизәр. Йокла диләр. Айныгач сөйләрсең.
Кара мыек тына.
Рафинад (тынып калган). Тешләре, чыннан да, юк.
Илгизәр: Исереп бәрелгәндер.
Кара мыек. Да, исергән, бәрелгән.
Рәшит. Ярый, әкрен, йокласын.
Илгизәр. Кәефне бозды. (Коридорга чыгып китә.)
Кара мыек (торып утыра). Герой!.. (Тагын елап җибәрә.) Кайтам, әнием янына кайтам. Ул мине кыйнамас. Ул миңа бармагы белән дә чиртмәде. Иң авыр чагында да сукканы булмады. Сугыш вакытында үз ризыгын миңа ашатты. Мин аны ташлап чыгып киттем. Дурак. Менә хәзер кыйныйлар... Кайтам, әнием янына кайтам. Каршында ятып җылармын, ачуланма диярмен. Ул кыйнамас. Әниләр кыйнамый. (Ята да тагын сикереп тора.) Әни миңа әтине кыйнарга өйрәтмәде. Әтине көтте ул. Һаман көтә. Кайтам, бергәләп көтәрбез. Әти сугыштан кайткан булса, кыйнар идемме... (Кычкырып.) Ә мине кыйныйлар... Кыйныйлар!.. Кыйныйлар!!.
Р ә ш и т. Абый, абый, ят, тынычлан.
Кара мыек. Кыйныйлар... Ярый, мин начар ди! Начар ди, мин’ Нигә ул мине үз малаемнан кыйната? Үз малаем. Николай. Коля. Биендәге миңенә хәтле минеке. Мине кыйный (Әкрен-әкрен тынып.) Кайтам, әнием янына кайтам. Ул мине көтә торгандыр. (Кычкырып җырлап җибәрә.)
Чәчәк идек илләрдә —
Сибелдек чит жирләргә;
Тагы да чәчәк булыр идем
Кайтсам туган илләргә.
Тагы да чәчәк булыр идем...
Проводница керә.
Проводница. Нигә тавышланасың? Эчкәнсең икән, йокла.
Кара мыек (кинәт сүрелеп). Бетте, бетте. Йоклыйм.
Проводница. Син сораган идеңме күчерергә?
Кара мыек. Кая күчерергә?
Проводница. Бүтән урынга күчәм дигән идең бит.
Кара мыек. Күчәм, күчәм. Кыйнамагыз гына, күчәм.
Проводница (Рәшиткә). Булышыгыз... Җиденче купега. Үзе кебекләр янына. (Китә.)
Кара мыек. Күчәм, күчәм. (Коридорга чыга. Илгизәрне күреп тайпылыбрак үтә.) Герой! Спортсмен! (Күченеп килүче Фәрхия белән очраша.) Әбекәй! Саумы-исәнме, әбекәй?
Фәрхия (читкә кагылып). Бар, бар, юлыңда бул. И ходаем...
Кара мыек. Ачуланма, әбекәй. Минем әнием дә синең кебектер инде...
Проводница (Кара мыекны култыклап). Әйдә, әйдә.
Кара мыек. Күчәм, күчәм.
Фәрхия. И ходаем, өрлек кебек егетләр... (Илгизәр белән Рәшиткә.) Күчәм әле сезнең янга, оланнар. Рәхмәт төшкере, сүземне тыңлады кондуктор. Оланнар, минем әйберләрне генә алып килсә- гезче? (Купега кереп китә.)
Илгизәр. Бетте. Синеңчә булды, агай-эне, кызлар да юк, чурт та юк. Купедан чыкмаячак инде ул. Әйдә.
Китәләр. Фәрхия карчык чыга. Проводница үтеп бара.
Фәрхия. Рәхмәт, кызым, игелекле икәнсең. Тегеләр бер үзләре зыян-зәрәт эшләмәсләр микән?
Проводница. Борчылма, апа, андыйларны күргән бар.
Фәрхия. И ходаем, шул сасы сусыз торалмыйлар микәнни соң! Аллага шөкер, ни Габдуллаҗаным, ни балаларым якын җибәрмәделәр шуны.
Илгизәр белән Рәшит Фәрхиянең чемоданнарын, төенчекләрен алып киләлар.
Илгизәр. Бөтен Ташкентны төяп кайтасың икән, әби.
Фәрхия. Аллага шөкер, бар. Кияү җитәрлек итеп тутырды. (Сөйләнеп Рәшит белән Илгизәр артыннан купега кереп китә.)
Ут сүнә. Ут янганда поезд станциягә килеп туктый. Гөлнара белән Лилия йөгереп үтеп китәләр. Илгизар атылып чыгып тәрәзәдән карый. Гелнараларны күрә.
Илгизәр. Кызлар, нинди станция?
Гөлнара. Яшел.
Илгизар йөгереп чыгып кита, аңа купедан чыккан Рафинад нярә.
Илгизәр (перронда кызларны култыклап ала).
Казан диләр, Казан диләр.
Казанны күрсәң иде. Шул Казанның урамында Подручком йөрсәң иде.
Казанда эләкмәс, хет монда йөреп калыйм. Ничек йокладыгыз, кызлар? Төшләрегездә кемнәрне күрдегез? Төи буе купегызның ишеген сакладым, кердегез дә бикләндегез. Уйлап карагыз, кызлар, тәүлек-
УФ АН МИҢНУЛЛИН ф ЯШЬЛЕГЕМ ЮЛӘРЛЕГЕМ...
кә якын юл кайтабыз, рәтләп сөйләшкәнебез дә юк. Үкенәчәкбез бит, беләсезме?
Г ө л н а р а (көлеп.) Купегызда бер кыз бар ич, сөйләшегез.
Илгизәр. Ай-ай-ай... Миннән ике йөз тапкыр күп сөйли. Менеп кунаклады урынына да селкенми дә. Кызлар, шушында гына торып торыгыз. Рафинад, марш минем арттан.
Чыгып йөгерәләр. Гөлнара вагон тәрәзәсен күзәтә.
Лилия (көлеп.) Күренмиме? Бу юлы уеның барып чыкмады. Бөтен егет тә поезд артыннан чапмый.
Гөлнара. Бик исем китте.
Лилия. Китте. Мин сине беләм. Теләгәнеңне эшли алмасаң, җенләнәсең.
Гөлнара. Кайчан җенләнгәнем бар? Ә ул кызык та түгел, ниндидер пешмәгән.
Лили я. Йөзем җимеше пешмәгән, өлгермәгән дип әйткән ди төлке.
Гөлнара. Син нәрсә, минем белән талашырга җыенасыңмы? Көнләшәсең.
Лилия. Нидән?
Гөлнара. Сиңа егетләр карамый — шуннан.
Лилия. Насыйбы чыгар әле ди минем әби. (Коридорга чыккан Рәшитне күреп.) Әнә.
Гөлнара. Карама ул якка.
Лилия. Бик тиз бирештең.
Гөлнара. Күрербез әле анысын. Миңа мәхәббәтен аңлата башлагач, аңа әйтәсе сүзләрем әзер.
Шоколадлар, морожныйлар күтәреп. Илгизәр белән Рафинад керәләр.
Илгизәр. Кызлар, сыйланыгыз.
Лилия. Рәхмәт, кирәкми.
Ил гизәр. Лилия, мин ачулана да бэләм. Нәрсә кыланасыз? Мин бит чын күңелдән. Курыкмагыз, әҗәткә түгел. (Шоколадлар, морожныйлар өләшә. Рәшитне күреп алып.) А-а-а, Рәшит хәзрәтләре. Төш әйдә.
Гөлнара. Курка ул, әбисен урлап китәрләр дип курка. (Көлә, аңа Рафинад кушыла.)
Р әш и т. Озак торабызмы?
Илгизәр. Төш, егерме минут.
Рәшит перронга чыга, Гөлнара Лилияне култыклап тәкәббер генә китеп бара.
Илгизәр. Йөрәген алгансың кызның. Сине күргәч кача. (Мо- рожный биреп.) Мә.
Рафинад. Ә әбигә?
Илгизәр. Нәрсә — әбигә?
Рафинад. Морожный.
Илгизәр. Кара син аны, үзе сыйланган җитмәгән... (Кесәсеннән акча алып биреп.) Бар ал, бир әбиеңә. (Рафинад киткәч, кызларга күрсәтеп.) Кара син йөрүләрен!.. Эх!.. Фигураларын кара, фигураларын!.. Ә мин Лилия белән сөйләштем.
Рәшит. Эшең уңдымы соң?
Илгизәр. Уңдымы дип, уңар әле. Акыллы кыз. Гөлнара кебек җилбәзәк түгел.
Рәшит. Сиңа бит җилбәзәкләр кирәк.
Илгиз ә р. Алай димә. Минем йөрәкнең дә чиста бер клапаны бардыр әле. Кара син аларны, ә? Лилия, чыннан да, чибәррәк. Культура институтында укыйлар. Ташкентка кунакка барганнар. Эх, 36
мин дә бит студент идем, Рәшит. Ике курены бетергәч, университетны ташлап киттем, ошамады. Менә хәзер авылда җир сөрәм. Укыйсы килмәде, кызыгын тапмадым. Укуы бик авыр, стипендиясе аз. ф
Рәшит. Җир сөрү җиңелме? j
Илгизәр. Түгел дә... Аннан соң авылда... Фәһимә... *
Рәшит. Кем соң ул? «
Илгизәр. Әйттем ич. Теге... мине көтмичә кияүгә чыккан са- | бакы. Шу-лай... Сизәсеңме, Гөлнара сине күзәтә. Үлеп гашыйк бул- g ган ул сиңа. Тилмертмә баланы. Мәхәббәт аңлатмасаң да сөйләш. 2
Рәшит. Ни турында? ш
Рафинад морожный тотып вагонга үте. 5
3
Беләсеңме, мин Роза белән поездда танышкан идем. .
Илгизәр. Билгеле. Кайда танышасың. Кеше бит хәзер юлда. _ Бер минут тик тормый, айкала. s
Рәшит. Каршы алыр микән Роза? ч
Илгизәр. Анысын син беләсең инде. Беләме соң кайтасыңны? * Рәшит. Телеграмма суктым. ж
Илгизәр. Алай булгач ала да ала инде.
Р әшит. Алыр микән?..
И л ги зә р (кесәсеннән акча чыгарып). Хәзер беләбез. Күн ягы төшсә, каршы ала. (Акча чөя, карыйлар.) Бетте, үтүт Розаң. * Рәшит. Тагын чөй. ө
Илгизәр (чөя). Ала килеп чыкты. *
Рәшит. Әйтәм бит.
Илгизәр. Юан, өйдә, юан... Эх, карале, кара... Үтерәләр болар мине. Әйдәле, әйдә. Дүртәүләп подручком йөреп кйлик. (Рәшитне сөйрәп диярлек алып чыгып китә.)
Рафинад Фәрхияне жнтәклэп купедан чыга.
Рафинад. Әйдә, әби, кызык күрсәтәм, әйдә.
Фәрхия. Кая алып барасың, рәхмәт төшкере бала, ниткән кызык?
Рафинад (перронга күрсәтеп). Күрәсеңме Илгизәр абый белән Рәшит абыйны?
Фәрхия. Я, күрәм...
Рафинад. Кызларны күрәсеңме?
Фәрхия. Аларны да күрәм.
Рафинад. Әнә теге чалбар кигән кыз Рәшит абыйга гашыйк, ө Рәшит абыйның сөйгән кызы бар. Илгизәр абый башта Гөлнараны сайлаган иде, хәзер Лилиягә күчте. Әйдә, әби, артларыннан йөрибеа.
Фәрхия. Әй, хәерсез бала, ни әйтә икән дип торам.
Рафинад. Әби, әйдә инде, кызык итәбез.
Фәрхия. Кызлар белән егетләр сөйләшкәндә комачау итмиләр.
Рафинад. Ә мин итәм. (Чыгып йөгерә. Фәрхия дә вагоннан чыга.)
Проводница. Нишләп йөрисез инде, поезд хәзер китә.
Фәрхия. Мин шушында гына торам, кызым. (Паузадан соң.) Бигрәкләр дә зур инде ил. Киләбез, киләбез — очы-кырые күренми. Нинди генә халыклар юк. Менә әле хәзер Чаллыда торабыз. Урамга чыксаң, шаклар катып торасың. Тип-тигез кыр булган диләр, хәзер исләрең акылларың китәр. Үзең кайсы якныкы, кызым?
Проводница. Ташкенттан.
Фәрхия. Татар баласымы?
Проводница. Юк, казакъ.
Фәрхия. Әйтем җирле... Көн дә. көн дә тәгәрмәч өстендә йөрү туйдыргандыр да инде. Яшең дә шактый күренә. Җәмәгатең бармы?
Проводница. Иремме?
Фәрхия. Ирне бездә җәмәгать диләр инде.
Проводница. Бар.
Фәрхия. Болай чыгып китеп йөргәнгә сүз әйтмиме I
Проводница. Күнеккән инде.
Фәрхия. Аерым торырга күнегергә ярамый, кызым, аерым торырга ияләшергә ярамый. Мәхәббәт аерым торуны яратмый.
Проводница. Нинди мәхәббәт? Мәхәббәт ул яшь чакта гына кирәк... Кер әйдә, кузгалабыз.
Фәрхия (сөйләнә-сөйләнә коридорга керә). Юк, мәхәббәт гел кирәк. Мәхәббәтсез дөнья — сусыз дәрья...
Поезд кузгалырга сигнал. Яшьләр йөгерешеп вагонга тулалар.
Илгизәр. Димәк, сөйләштек — бүген кич безгә кунакка рәхим итәсез.
Кызлар үтеп китә. Рәшит белән Рафинад та кереп китәләр.
Илгизәр. Әйдә, кер, әби. урының суынадыр.
Фәрхия. Бераз карап барам әле.
И л ги зә р. Бүген кич безнең купега кызлар кунакка керсә, ачуланмассың, ярыймы, әби?
Фәрхия. Адәм көлкесе, нишләп ачуланыйм? Аракылар эчеп утырмыйсыздыр бит?
Илгизәр. Анысын өзеп әйтеп булмый әле.
Фәрхия. Эчмәгез, балам, ямьсезләнмәгез. Кичә күрдең.
И л г и з ә р. Курыкма, без андыйлар түгел.
Фәрхия. Кызлар белән сөйләшкәнгә кем сүз әйтсен. (Илгизәр купега кереп киткәч тә сөйләнеп кала.) Кызлар белән дә сөйләшмәгәч, егет булып йөриләр димени.
Рафинад (ишектән башын тыгып), Әби, морожныең эри.
Фәрхия. Үзең яла, олан, минем яшьтә ниткән маружный. (Купесыннан чыгып тәрәзәдән карап баручы Кара мыек янына килә.) Исәнме, улым? (Кара мыек дәшмәгәч.) Хәзер менә авырыйсыңдыр инде. Шулай ярыймы соң? Бердән, саулыгың бетә, икенчедән, хатының, балаларың бардыр.
Кара мыек. Бар әле, ычкын моннан, синнән башка да...
Фәрхия. И ходаем, карап торырга кеше үзең. Нигә эчәсең болай?
Кара мыек. Кит диләр.
Фәрхия. И ходаем, и ходаем... (Купега кереп китә.)
Илгизәр чыгып, кызлар купесы ягына юнәлә.
Кара мыек. Туктале...
Илгизәр. Я, туктадым...
Кара мыек. Син суктыңмы миңа кичә?
Илгизәр. Сугарга кирәк иде дә кызгандым.
Кара мыек. Ияк авырта.
Илгизәр. Баш авырта диген.
„ »„™»МЫеК‘ Баш та чатный- (Члгизэр китә башлагач.) Тукта- лс, аШЫлща.
Ил гизәр. Я, нәрсә?
Кара мы ек. Син мине ачуланма, яме.
Илгизәр. Без кичә килештек инде.
җенем сөйми Ы ТамаХм SY3He ^1ИН сезгө әйтмәдем, хатын-кызларны җенем сөими... хәмәкең бармы?
Илгизәр. Тартмыйм.
Кара мыек. Чибәр, таза егет идем мин. Минем аркада күп кызлар җылады. Ахырдан үзем дә килеп каптым.
Илгизәр. Сөйләдең.
Кара мыек. Әнинең каргышы төште. Чыгып киткәч хат та язмадым. Хәзер аңладым, аның каргышы төште. Аңладым.
Илгизәр. Аңлап бетермәгәнсең әле. s
Кара мыек. Синдә берәр нәрсә юкмы? Баш чатный.
Илгизәр. Эчмим.
Кара мыек. Бар әле, солдаттан сорап кара, юк микән.
Илгизәр. Ул да эчми. 2
Кара мыек. Ресторан ачылмады микән?
Илгизәр (китә башлап). Каян белим, бар да кара.
Кара мыек. Ашыкма инде. Бир миңа бер сум.
Илгизәр. Куеп торганың бар мәллә? =!
Кара мыек. Кызганма, бир. .
Илгизәр. Кит әле. (Узып китә.)
Кара мыек. (Илгизәрләр купесы янына бара). Солдат, чык = әле. ч
Рәшит (чыгып). Нәрсә кирәк? >,
Кара мыек. Бир миңа бер сум. Кызганма, бир.
Рәшит. Акчасыз кая барасыз соң сез?
Кара мыек. Сораштырма, бир. j
Илгизәр (килеп җитеп). Солдатка акча каян килсен. (Кесәсен- = нән акча чыгарып бирә). Мә, кара аны, кичәге кебек дуларлык бул- < саң...
Кара мыек. Юк. (Акчаны карап). Миңа бер генә сум кирәк. н Илгизәр. Калганын кайтарып бирерсең.
Кара мыек. Рәхмәт, кайтарам... (Ашыгып китеп бара.) Илгизәр (купеларыннан чыккан кызларны күреп). А-а-а, кызлар. Рәхим итегез. (Җырлап каршыларына бара.)
Дайте ходу пароходу — Первый номер киләдер: Я люблю вашу породу — Сөйкемле күренәдер.
II ПӘРДӘ
Поезд чаба да чаба. Чапмый нишләсен — аның эше шул. Ул чабарга тиеш. Кемнәрнеңдер тизрәк кайтып җитәсе бар, кемнәргәдер тизрәк китәргә кирәк. Әмма кемнәр өчендер поездның ашыкмавы яхшырак. Автор үзе дә ашыкмаучылар исемлегендә. Кызыклы гына нәрсәләр килеп чыгарга тора шикелле. Бүтәннәргә кызык итеп тә, гыйбрәт итеп тә сөйләрлек вакыйга оешып бара. Кызганыч, бик кызганыч — автор ул вакыйгага үзе катнаша алмый. Бераз гына олыгайган. Югыйсә, Илгизәр урынында булырга каршы килмәс иде ул. Кызлар янында бөтерелер иде. Әллә Рәшит кебек булыр иде микән? Юк, андый була алмас иде. түземлеге җитмәс иде. Бәлки түземлеге дә җитәр иде дә, аның өчен бит сине сагынып, бик сагынып көтеп торган сөйгән яр кирәк. Өстәвенә, син дә аны өзелеп- өзелеп яратырга тиеш. Булды микән шундый сөйгән яр, өзелеп-өзе- леп яратты микән аны автор? Фу, хәерсез, олыгайган кешенең башына әллә нинди уйлар килә. Нигә инде вакыйгага катнашы булмаган хисләргә бирелергә? Ни булса булган—яшьлек үткән. Кем белә, бәлки Рәшитне дә Роза дигән кыз сагынып, бик сагынып көтми тор
гандыр. Анысы күренер. Әлегә яшьләр Илгизәрләр купесында. Чәй эчәләр. Рафинад та шунда, ул, гадәттәгечә, өске урынга менеп оялаган да яшьләрне күзәтә. Өйрәнә малай актыгы. Фәрхия карчык яшьләргә комачауламас өчен купедан чыгып киткән, Гөлнаралар купесында үзенә тиң дуслар тапкан. Ике марҗа әбисе белән теттереп русча сөйләшә. Искиткеч карчык бу Фәрхия әби... Ярый, ул сөйләшә торсын, авторга Илгизәрләр купесыннан ерак китәргә ярамый.
Илгизәр. Гафу итәсез инде, кызлар. Чәй генә. Бүтәнен әбиебез рөхсәт итми.
Гөлнара. Бездә ике карчык, бөтен җирдә карчыклар, нишләп йөриләр алар?
Рәшит. Нишләп йөргәннәрен үзегез картайгач белерсез. Гөлнара. Авыз ачып бер сүз әйттегез, анысы да грубо. Рәшит (төзәтеп). Дорфа.
Гөлнара. Ярый, дорфа булсын. Мин авылда үсмәгән.
Илгизәр (көлеп яткан Рафинадка). Әй, стажер, нәрсә анда кыткылдап ятасың? Бар, әбиең янына чык.
Рафинад. Ул болар купесында үзенә дуслар тапты. Урысча сыптыра гына әби.
Илгизәр. Бер күрүдә гашыйк булып булмый дисез. Рафинад өнә күрүе булды әбине, гашыйк та булды. Морожный ташый.
Рафинад. Син үзең...
Илгизәр. Я, кызлар, нишлибез?
Лилия. Чәй эчәбез ич.
Илгизәр. Анысы дөрес. Тик...
Рафинад. Мәхәббәт турында сөйләшегез.
Илгизәр (Рафинадка). Кемгә әйтәләр. Куып чыгарам.
Рафинад. Чыгара алмыйсың, билетым бар.
Гөлнара. Сезнең стажер икәнлеге күренеп тора. Рәшитнеке булса, әллә кайчан ятып йоклар иде.
Илгизәр. Яле, Рәшит, матур гына җавап кайтар әле Гөлнара- га.
Гөлнара. Матур сүз белми ул.
Лилия (Илгизәргә). Җырлагыз.
Илгизәр. Минме? Ничек әле кинәттән генә?..
Лилия. Җырлагыз инде. Тавышыгыз матур бит сезнең.
Илгизәр. Әллә? Куш кыңгырау тавышы кебекме? Рәхмәтләр яусын, Лилия. Мактагач, әллә ничек булып китте. Начар дисәгез, үч итеп җырлап җибәрер идем... Әйдәгез, алайса, бергәләп...
Рукавица, рукавица. Рукавица — билли;
Бүре түгел, ашамамын. Якынрак кил әле.
Нигә кушылмыйсыз?
Лилия. Матуррак җыр җырлагыз.
Илгизәр. Матур җырлар белмим шул мин, белгәннәре оны- тылган.
Рафинад. Өй артына суган чәчкәнеңне җырла, Илгизәр абый. Илгизәр (кинәт җитдиләнә, җыр башлый).
Ике аккош атып алдым, Бауга тезелгәннәрен; Бары үзем генә беләм Бәгырем өзелгәннәрен. Өстәлләрем имән такта, Гөлләрем кыйбла якта; Якты йолдызларга карыйм Сезне сагынган чакта.
Икенче куплетка Лилия дә кушыла. Фәрхия карчык ишек янына килеп тыңлап тора.
Рафинад (Фәрхияне күреп). Полундра! Әби кайтты, таралыгыз.
Кызлар урыннарыннан торалар.
Фәрхия (эчкә үтеп). Утырыгыз, утыр. Җырлашыгыз. Җырыгызны ишетеп килдем. Безиең дә бар иде шундый чаклар. Әрәмәлеккә төшеп, җырлашып утыра идек.
Гөлнара. Сау булыгыз. Әйдә, Лилия. (Чыгалар. Аларга Илгизәр иярә.)
Фәрхия. Шулай шул, Рафинад балам, картларны яшьләр яратмый.
Коридорда кызлар купеларына таба атлыйлар. Илгизәр аларга ялына.
Илгизәр. Кызлар, китмәгез инде, кызлар. Күңелсез бит.
Гөлнара. Сезнең күңелне ачарга без клоуннар түгел.
Илгизәр. Алай дип әйтмәгез инде, Гөлнара. Күңелле иде бит. Лилия... (Лидиянең кулыннан тотып туктата. Гөлнара китә.)
Лилия. Нишлисез, җибәрегез.
Илгизәр. Китмәгез инде, Лилия. Бераз гына торыйк инде.
Лилия. Җибәрегез.
Илгизәр (Лилиянең кулын җибәрә, чын-чынлап үпкәләгән тавыш белән). Мин бит начарлык эшләмим. (Лилия китми, тәрәзәдән карап бара. Илгизәр ялынган тавыш белән сүзен дәвам итә.) Нигә инде сез алай?.. Уйнап сөйләшә дигәч тә...
Лилия. Сезгә җитди булу килешми. Җырлаганда гына җитди булыгыз. Анысы сезгә килешә.
Илгизәр. Рәхмәт, Лилия. Җырлыйммы үзегезгә генә бер җыр?
Лилия. Кешеләр ял итә.
Илгизәр. Мин әкрен генә.
Сандугачым-гүзалем. Тибрәтмә тал үзәген; Түзәргә калгач түзәрем. Өзелсә дә үзәгем.
(Паузадан соң.) Карагыз, ничаклы утлар.
Лилия. Җырлагыз.
Илгизәр. Сез дә минем кебек җыр яратасыз икән.
Лилия. Җырны кем яратмый.
Илгизәр. Культура институтында кайсы факультетта укыйсыз?
Лилия. Сез факультетның ни икәнен беләсезмени?
Илгизәр. Нишләп белмәскә.
Лилия. Тракторчы дигән идегез.
Илгизәр. Тракторчы аңгыра булырга тиешмени?
Лилия. Алай димим. Шулай да...
Илгизәр. Ярый ла эш барып торса уңайга. (Лилия көлгәч.) Сез көлә дә беләсез икән.
Лили я. Рәшит, чыннан да, шулай аз сүзлеме?
Илгизәр. Әллә сез дә аңа гашыйкмы?
Л и л ия. Сез дә... Тагын кем гашыйк?
Илгизәр. Гөлнара.
Лили я. Шулай дип уйлыйсызмы?
Илгизәр. Уйламыйм — дөресе шулай. Сизелеп тора.
Лили я. Сизелеп тора... Бигрәк сизгер кеше инде үзегез.
У«АН МИННУЛЛИН ф ЯШЬЛЕГЕМ ЮЛӘРЛЕГЕМ...
Илгизәр. Сез Гөлнара белән дуслармы?
Лили я. Нигә?
Илгизәр. Минемчә, дуслар түгел. Икегез ике кеше.
Л и л и я. Сизелеп торамы?
Илгизәр. Күренеп тора.
Л и л и я. Мин нинди дә, Гөлнара нинди соң?
Илгизәр. Сез — сабыр, тыйнак. Гөлнара... Ничек дип әйтим.
Лили я. Икебез ике кеше булгач, Гөлнара сабырсыз, тыйнак түгел булып чыга инде.
Илгизәр. Алай ук дип әйтмим. Шулай да...
Лилия. Ярый ла эш барып торса уңайга... Сез җырлагыз. Юк, җырламагыз, көйләгез генә.
Илгизәр көйли башлый. Купеда Фәрхия карчык сөйли. Рафинад авызын ачып тыңлый. Рәшит тәрәзәдән карап бара.
Фәрхия. И-и, яшьлеккә ни җитә. Яшьлегем — җүләрлегем, яшьлегем — гүзәллегем дип белми җырламыйлар.
Рафинад. Син дә юләр идеңме, әби?
Фәрхия. Юләр дә идем, гүзәл дә идем шул. Әти-әнигә иркә кыз булып үстем. Авылдагы бер егет белән дә рәтләп сөйләшмәдем. Бик күтәрмә борыныңны, чиләк элеп куярлар дип бәет әйтәләр иде минем хакта егетләр. Габдуллаҗан бабаңны гына санга суга идем. Яратканмындыр инде. Аңарга да сер бирмәдем болай. Ул сызгыргач капка төбенә чыгам чыгуын, шуннан арысы юк — Габдуллаҗаннан көлеп, мыскыл итеп тик утырам. Габдуллаҗан тузынып кайтып китә, мин көлеп калам. Көлеп калам да өйгә кереп яткач үкенәм. Озак азапладым мәрхүмкәйне. Чыдый алмый авылдан чыгып китте. И үкенүләрем, и ямансулаганнарым. Бер елдан соң гына кайтты. Көттем. Кайтты да — туп-туры безгә. Сине алырга кайттым, ди. Мин тагын тилерәм бит, юләр. Сиңа дигән кызлар мич артында күмер ашый, дим. Бераз торды да бу авылда, исеңә төшәр, үкенерсең, дип тагын китеп барды. Әле дә күз алдымда, менеп бара, мескенкәем, Идел тавыннан, мин капка төбеннән карап торам...
Рафинад. Шуннан артыннан чаптыңмы?
Фәрхия. Чаптым шул. Тенеш урманы авызында куып җиттем. Муенына асылындым.
Рафинад. Үбештегезме?
Фәрхия. Әллә ниләр беләсең, хәерсез бала. Кем хәтерләгән аларын, безнең заманда үбешү югые да сыман. Хәзер генә ул, ти- ливизыр кабызыр хәл юк, үбешергә тотыналар. Менә шул. Авылга борылып кайтып туйладык та, мине алып китте Габдуллаҗан эшләгән җиренә. Шунда төпләнеп калдык инде. Ул шунда мәңгелеккә калды инде.
Рафинад. Чибәр идеме бабай?
Фәрхия. Чибәрлеген кем тикшергән — җаның тарткач. (Рәшиткә.) Син, олан, нигә әле кызларыгыз янына чыкмыйсың? Утырма мине тыңлап, минем сүзнең бетәсе юк.
Рафинад. Ульяновскида сөйгән кызы бар аның, әби.
Фәрхия. Бер дә белмәгәнең юк, рәхмәт төшкересе. Кая кайтасың соң үзең, барасыңмы?
Рафинад. Казанга барам, кунакка.
Фәрхия. Үзеңне генә ышанып чыгарып җибәрәләрме?
Рафинад, һәй. Мин бәләкәй чактан ук поездда йөрим инде.
Фәрхи я. Замана балалары — уйлап та бирмиләр. (Рәшитка.) Сөйгән кызыңны уйлап ямансулап утырасыңмы?
Рәшит. Сез дә ямансулаган ич, әби.
Илгизәр. Курыкмагыз инде — урламам. (Лилияне култыклап й ала.) 2
Лилия. Җибәрегез. g
Чыгып китәләр. Рәшит тә купедан чыгып тәрәзәдән карап тора. Гөлнара күренә.
Г ө л н а р а. Лилия! (Рәшит янына килеп.) Лилияне күрмәдегез- f ме? Ф
Рәшит. Әнә йөриләр. _
Гөлнара. Ә сез нигә чыкмадыгыз? Рәшит. Өченче кеше артык. ч
Гөлнара. Аны да беләсезмени әле сез? Рәшит. Белом. Гөлнара. Тагын ниләр беләсез? Рәшит. Бүтән берни дә белмим. Гөлнара. Кызганыч. (Паузадан соң.) Кызлар белән сөйләшкәнегез бармы сезнең? ~
Рәшит. Бар. ө
Гөлнара. Кем инде ул бәхетле кеше? Рәшит. Сез. Гөлнара (көлеп). Шаярта да беләсез икән. Рәшит. Беләм. Гөлнара. Тагын ниләр беләсез? Рәшит (Гөлнарага туры карап). Гөлнара. Гөлнара. Тыңлыйм сезне. Рәшит. Сезгә миннән ни кирәк? Гөлнара. Нигә алай дор-фа? Рәшит. Юк, чынлап. Сезнең белән сөйләшәсем килмәгәнне күреп торасыз... Гөлнара. Күреп торам. Рәшит. Соң, шулай булгач?.. Нигә соң?.. Гөлнара. Дәвам итмәгез, кирәкми. Рәшит. Дөресен әйтәм, чибәр кыз сез, бик чибәр... Гөлнара. Кирәкми, дидем... Әйтегез әле, мин сезгә ошыйммы? Рәшит. Чибәр кыз, дидем. Гөлнара. Чибәрләр күп. Рәшит. Сез шуларның берсе. Гөлнара. Сезгә шул чибәрләрнең берсе белән кешеләрчә сөйләшү бик кызганычмыни? Рәшит. Юк. билгеле. Гөлнара. Шулай булгач... Рәшит. Сез бит кешеләрчә сөйләшергә җыенмыйсыз. Сез минем белән уйнарга җыенасыз.
Гөлнара (чын-чынлап аптырап). Менә сиңа мә. Ничек уйнарга?
Рәшит. Анысын үзегез беләсездер.
Гөлнара. Әйе... Кызык... Сезгә ул турыда кем әйтте?
Рәшит. Беркем әйтмәде. Гөлнара. Мин сезне...
Фәрхия (Рәшитне аркасыннан сөеп). Бәхетле баладыр сине көткән кеше.
Рафинад, һәй, әллә кайчан кияүгә чыккан инде ул. Фәрхия. Авызыңнан җил алсын, хәерсез бала.
Коридорда Лилия белән Илгизәр тәрәзәдән карап баралар.
Лилия. Ниндидер шәһәргә җиттек.
Илгизәр. Әйдәгез, карап менәбез.
Лилия. Гөлнарага әйтик.
Рәшит. Юнмаган бер агач пүләне дип уйлаган идегезме?
Г ө л н а р а. Алай ук дип уйламаган идем дә... Кызык...
Рәшит. Кызык шул, Гөлнара абыстай.
Г ө л н а р а. Миннән көләсезме? Гаепләргә уйлыйсызмы?
Рәшит. Нигә гаепләргә? Поездда вакытны үткәрергә кирәк ич. Сезнең урында мин дә шулай эшләр идем.
Гөлнара. Нигә шулай эшләмисез?
Рәшит. Сәбәпләре бар.
Гөлнара. Мин нигә шулай эшлим?
Рәшит. Сәбәпләре бардыр.
Гөлнара. Сезгә ничә яшь?
Рәшит. Солдатка ничә яшь була?
Гөлнара. Алайса, сез вакытыннан элек картайгансыз.
Рәшит. Миңа ул сүзне еш әйтәләр.
Гөлнара. Кызлармы?
Рәшит. Кызлар да.
Гөлнара. Илгизәр белән Лилия кешеләрчә сөйләшеп йөриләр.
Рәшит. Йөриләр.
Гөлнара. Ә сез минем белән ке-ше-ләр-чә сөйләшергә ризамы?
Рәшит. Баш өсте.
Гөлнара. Ничек була соң ул кешеләрчә сөйләшү?
Рәшит. Аптыратыйммы-тинтерәтимме дигән уен бар безнең якта.
Гөлнара. Рәхмәт сезгә. Сезне сөйләштерергә генә иде уем. Туйганчы сөйләштек, ичмасам. Тагын аз гына сөйләшик инде. Я, тагын берәр сүз әйтегез.
Рәшит. Бүгенгә җитәр.
Гөлнара. Иртәгә кайтып җитәбез. Сез дә Казангамы?
Рәшит. Аннан да ары.
Гөлнара. Әйдәгез, йөреп керәбез.
Рәшит. Хәзер кузгалабыздыр.
Гөлнара. Әйдәгез инде, мин сездән үтенеп сорыйм. (Рәшит ризалаша. Чыгып китәләр. Гөлнара әллә юри, әллә чынлап көлә.)
Проводница (ул перронда тора). Ерак китмәгез.
Гөлнара. Юк, апа, шушында гына йөрибез. (Китәләр.)
Кара мыек чыга.
Кара мыек. Кайсы станция.
Проводница. Сиңа барыбер түгелмени?
Пауза.
Кара мыек. Сызраньга кайчан җитәбез?
Проводница. Сиңа нәрсәгә Сызрань? Эч тә йокла, Казанда уятырмын.
Кара мыек. Ачуланмагыз инде.
Проводница. Ачуланмагыз дигән була тагын, культурный.
Пауза.
Кара мыек (егетләргә, кызларга карап). Йөриләр
бардыр° В ° Д Н И Ц а- Йөриләр ШУЛ- Синең дә шундый малаең, кызың
Кара мыек. Ба-ар... Да-а...
П р о а о д н и ц а фу... Торма янымда.
Кара мыек (читкэрәк китеп) Ла я ж
кы кушып эчә идем, сарымсак белән ирәнәләр- Сырага ара-
идем, фу дип әйтмиләр Иде. Синен кебеклап а"3 идзм’ тэмэке таРта Сып йөриләр иде. Болар-чепух? XaVepЛ9₽ ®-™’ү “таУ «Р"»н чар— да-а... во — тешләр юк.
Проводница. Башың исән булганга рәхмәт әйт.
Кара мыек. Ничава, яшәп карарбыз әле... Да-да, йөриләр.
Егетләр, кызлар үтеп баралар. ♦
Илгизәр (Кара мыекка). Тагын баш авыртамы? (Көлә.) 7 Кара мыек. Мин сиңа сдачаны бирдем.
Илгизәр. Бирдең. (Үтеп китәләр.)
Кара мыек. Көлә. Мин синнән дә кәттә идем, салага.
Поезд кузгалырга сигнал.
Проводница. Утыр, китәбез. Әй, кызлар, егетләр!.. (Егетләр, г кызлар шаулашып утыралар. Тәрәзә каршына тезеләләр. Кызларга = бәрелә-бәрелә Кара мыек үтеп китә.)
Г ө л н а р а (Кара мыекка). Әй, син чамалап...
Кара мыек (борылып). Малчи, гад. ♦
Илгизәр. Әле син тагын... (Кара мыекка таба бармакчы була. = Лилия аны тотып кала.)
Лилия. Кирәкми.
Рәшит. Бигрәк яратмый ул сезне, кызлар. >
Г ө л н а р а. Яратмаса тагын. Шушылар картая да яшьләр, яшь- 5 ләр дип яшьләрне сүккән булалар. Бандит.
Лилия. Кешеләр нигә рәхимсез булалар икән. s
Илгизәр. Дурак диген. _
Лилия. Юк, рәхимсез. Моның күзләрендә нур юк. Кайбер күз- < ләргә карасаң, җан өши.
Илгизәр. Минем күзләр ничек, Лилия?
Лилия. Үзегезгә килешеп тора.
Илгизәр. Үзем ничек?
Гө л н а р а. Искиткеч, Илгизәр. Аполлон.
Проводница (үтеп бара). Ничек, күңеллеме?
Илгизәр. Шәп, апа.
Проводница. Шулай булсын. Тик шаулашмагыз, пассажирлар йоклый.
Илгизәр. Апа, сез безгә ачуланмыйсызмы?
Проводница. Ни өчен?
Илгизәр. Мин Ташкентка барганда, проводница купедан да чыгармады. Юл буе кычкырып барды.
Проводница. Безнең эш шундый.
Илгизәр. Сез андый түгел бит.
Проводница. Сез тәртип бозмыйсыз. Көлешкәннән ни зыян.
Сезнең яшьтә дә көлмәгәч... Көлеп калыгыз — еларга өлгерерсез. (Үтеп китә.)
Лили я. Ярый, тыныч йокы, егетләр. Гөлнара, әйдә.
Илгизәр. Ашыкмагыз инде, Лилия.
Лилия. Булды, җитте.
Гөлнара. Тыныч йокы, Рәшит.
Рәшит. Тыныч йокы.
Кызлар ките.
Илгизәр. Борчагыгыз пешә башлаган. Ә син кәҗәләнәсең...
Рәшит. Без болай гына...
Илгизәр. Я, я, беләбез. Розаң каршыларга төшсә, әләклим.
Ут сүнә. Ут янганда поезд станциядә тора. Яп якты кон. Лилия белән Гөлнара перронга чыгалар.
Гөлнара. Тегеләр күренми...
Лилия. Озакламас Илгизәр, атылып чыгар.
Г ө л н а р а. Син мине дә уздырып җибәрдең әле.
Лилия. Ә миңа ул ошый. Яхшы егет.
Г ө л н а р а. Каян белеп өлгердең?
Лили я. Моңлы кеше начар була алмый. Күптәнге афоризм...
Г ө л н а р а. Котлыйм. Мине дә котлый аласың. Аерылышканда елап калачак. Тик кызык түгел. Мокыт. Ярар бу юлга шундые да.
Лили я. Мокыт түгел ул, минемчә.
Г ө л н а р а. Кем соң?
Лилия. Ниндидер уе бар кеше кебек.
Г ө л н а р а. Уй? Аңамы уй? (Ясалма көлә.)
Кызлар янына чегән хатыны килә.
Чегән хатыны. Погадаю, погадаю. (Гөлнарага.) Ай красавица, черноглазая, давай я тебе погадаю. Все я тебе скажу. Что было, что будет, все, все скажу. Озолоти ручку, милая.
Лилия. Әйдә, китәбез моннан. (Китәләр.)
Чегән хатыны (алардан калмый). Очень ты счастливая, красавица. Счастье большое тебя ждет. Дай погадаю.
Гөл нар а. Нигә миңа бәйләнде ул? (Чегән хатынына.) Я сама цыганка.
Чегән хатыны. Дай погадаю. Про любовь твою скажу. Покажи ручку, милая.
Г ө л н а р а (кулын сузып). Ну-ка, скажи.
Лилия. Нишлисең син?
Г ө л н а р а. Әйтеп карасын, кызык ич. (Көлә.)
Чегән хатыны. Озолоти ручку, красавица.
Г ө л н а р а. Бир әле шуңа.
Чегән хатыны (акчаны алып салып). Счастливая ты, милая. И любовь у тебя счастливая. Любишь ты одного, думаешь ты, что он тебя не любит. Любовь твоя любит тебя. Ждет твоего возвращения. Озолоти ручку, красавица, еще скажу.
Коридорга Илгизәр чыга. Кызларны күрә.
Илгизәр (купега кычкыра). Рәшит, Рәшит! Әйдә, тиз бул. (Үзе чыгып йөгерә.)
Коридорга Рәшит, Рафинад, Фәрхия карчык чыгалар. Рафинад перронга ук атылып чыга. Кызлар янына килә.
Нәрсә ДИ?
Чегән хатыны (Илгизәргә күчеп). Какое счастье тебя ждет, милый. Дай скажу.
Илгизәр. Давай. (Чегән хатынына бер сум акча суза.)
Чегән хатыны. Дома тебя ждет счастье. Было у тебя горе большое, любовь твоя счастливая.
Илгизәр (кулын тартып алып). Беләсең пычагым.
Рафинад. Илгизәр абый, мин дә, мин дә...
Илгизәр. Акчаң бармы соң?
Рафинад. Синдә бар ич.
Илгизәр. Тапты әндри казнасы. Әллә син... Мә... (Рафинад чегән хатыны янына йөгерә.)
Илгизәр. Рәшит, чык. Сына бәхетеңне.
Р ә ш и т. Син сынадың ич.
Илгизәр. Мин көтмәячәкләрен беләм, сиңа кирәк. (Чегән хатынына.) Әй, цыганка, иди сюда. (Чегән хатыны килгәч.) Погадай ему. (Рәшитне күрсәтә.)
Чегән хатыны. Выйди сюда, выйди, красавец, все скажу
Илгизәр. Деньги я даю, ты ему так скажи. Ждут его или нет.
Чегән хатыны. (Илгизәрдән акча ала, Рәшиткә сөйли). Ждет тебя красавица. Ждет не дождется. Любовь у тебя счастливая. (Илгизәргә.) Спасибо, милый. (Ашыгып бүтән вагоннар янына китеп бара.)
Фәрхия. Бер генә дә яман сүзе юк, рәхмәт төшкеренең. Көтә- ♦ ләр ди, бәхетле ди. Бөтен кешегә шулай ди.
Рәшит. Шулай димәсә, кем аңа акча бирә.
Илгизәр. Болар да халтурить итәргә өйрәнделәр.
Фәрхия (Илгизәргә). Акчаңны кызганмыйсың син, олан. Уң* га-сулга сибәсең.
Илгизәр. Шуның өчен кыш буе, яз буе трактордан төшмәдем. Кайткач, тагын утырам. Рафинад, минем арттан. (Рафинадны ияртеп чыгып китә.)
Искереп, таушалып, кыршылып беткән чемодан тотып, Кара мыек чыга.
Проводница. Кая барасың?
Кара мыек. Билетны бир.
Проводница. Казанга хәтле бит билетыгыз.
Кара мыек. Булса соң, сатам.
Проводница. Эчәргәме?
Кара мыек. Анысы минем эш.
Проводница. Чемоданың үзеңнекеме?
Кара мыек (чемоданын каерып ачып). Мә тикшер, мә. Карак што ли мин сиңа? Бир билетны.
Фәрхия. И ходаем! Монысы беткән бәндә, бүтәннәрен үзең сакла.
Проводница. Утыр урыныңа. Монда калып нишлисең син, башың бераз эшлиме?
Кара мыек. Эчмим мин аны.
Проводница. Нигә каласың соң, алайса?
Кара м ы е к. Эшкә урнашам.
Проводница. Кем ала сине эшкә?
Кара мыек. Мине монда беләләр. Мин монда эшләдем. Ну, бир билетны тизрәк.
Проводница кереп китә.
Фәрхия. Яшьлегендә тайпылган, хәзер игә керә алмый инде, бичара. Заклад салган маллар кебек йөри ата баласы диген.
МорожныЛлар күтәреп. Илгизәр үтеп бара.
Кара мыек. Әй, син. Кил әле монда.
Илгизәр. Я, килдем...
Кара мыек. Карама миңа җирәнеп.
Илгизәр. Я, ни әйтәсең?
Кара мыек. Ачуланма мине, ярыймы.
Илгизәр. Авызыңны чамалабрак ачсаң ачуланмам.
Проводница. Ал билетыңны.
Кара мыек. Тукта. (Илгизәргә.) Кил әле монда. (Читкә китеп баса.) Кил инде. (Илгизәр килгәч.) Илгизәр бит әле син?
Илгизәр. Илгизәр.
Кара мыек. Ачуланма мине. Аракы эчсәм, дуракланам.
Илгизәр. Эчмә.
Кара мы ек. Авылдан бит әле син?
И л г и з ә р. Я, әйтсәң әйт, морожный эри. Акча кирәкме?
Кара мыек. Алып кайт мине авылыңа.
Илгизәр. Синеме?
Кара мыек. Курыкма, минем паспорт бар.
Илгизәр. Безнең авылда сиңа ни калган?
У€АН МИҢНУЛЛИН ф ЯШЬЛЕГЕМ ЮЛӘРЛЕГЕМ,,,
Кара мыек. Плотник мин. Алып кайт. Әни янына болай кай- талмыйм мин, бераз акча эшләргә кирәк. (Елап.) Алып кайт. Эчмим, сука буду, эчмим.
Илгизәр. Сүгенмә.
Кара мыек. Юк, юк, бетте. Синнән куркам мин... Син мине калдырма монда.
Илгизәр. Әле калырга җыенган идеңмени?
Кара мыек. Нишлим... Алып кайт... Илгизәр, алып кайт... Энекәш, ну, алып кайт.
Илгизәр. Туктале. Уйларга ирек бир. (Рафинадны чакырып.) Рафинад, мә, морожныйларны апаңнарга бир. (Рафинад морожный- ларны алып киткәч.) Күрсәт әле паспортыңны.
Кара мыек (паспортын алып бирә). Менә, мә, кара.
Илгизәр (паспортны карап). Кырык җиде яшь. Минем әти белән бер яшьтә. Пропискадан да төшмәгән.
Кара мыек. Җибәрермен, тиз төшерерләр
Поезд кузгалырга сигнал.
Алып кайт, энекәш. (Илгизәр артыннан бара.)
Илгизәр. Елама ачу китереп, утыр.
Утыралар. Кара мыек җирдә яткан чемоданын алып керә. Берәүгә дә бә- релмәскә тырышып, үз купесына үтә.
Фәрхия. Акча сорыймы?
Илгизәр. Юк ла.
Рәшит. Серләрегез килеште сезнең. Кызларың үпкәләделәр, кереп бикләнделәр.
Илгизәр. Кызлар кайгысы түгел әле монда, агай-эне.
Рафинад. Нигә елый ул, Илгизәр абый?
Илгизәр. Әйдәгез, чәй эчәбез. (Рафинадка.) Миңа морожный калдырдыңмы?
Рафинад. Синеке эри башлады да...
Илгизәр. Молодец... Әйдә.
Фәрхия. Маладис димә. Азынмасын. Каян чыккан ул кеше өстенә салыну. Әтиеңнәр юлыңа биргәннәрдер. Таш тишегеннән чыккан диярсең. Әйдә, кер, хәерсез бала.
Ут сүнә. Ут янганда кич. Илгизәрләр купесында аншлаг.
Рәшит журнал караштырып бара. Фәрхия карчык үз урынына аякларын бокләп менеп утырган. Илгизәр еске урыннарның берсенә менеп яткан. Рафинад га үэ урынына өскә кунаклаган, башын аска салындырган — Фәрхия карчыкны сөйләндереп кызык тапмакчы.
Рафинад. Әби, син сызгыра беләсеңме?
Фәрхия. Кит, хәерсез бала... Ят тыныч кына, абыеңнар ял итә.
Рафинад. Илгизәр абый йокламый ул. Төн җиткәнне көтә, аннары Лилия янына чыгып китә. Әби, ә син җырлый беләсеңме?
Фәрхия. Белмәскә ни. Без җырлап үстек. Сезнең сыман радио җырлаганга ышанып ятмадык.
Р а ф и н ад. Әби, җырлап күрсәт әле, ә.
Рәшит. Азаплама әбине.
Фәрхия. Азапласын. Азаплар өчен туган бала. Җырлый белмәскә ни тагы. Кешеләр каршына чыгып җырламасак та, җаен таба идек. Габдуллаҗан бабаң да җырга маһир кеше иде. Җырлап җибә- рерие сузып. Бер җыры бикләр дә инде истә калган.
Безне кеше сөйләр инде Хагын да, нахагын да.
Нигә тотып алмадылар Кочагымда чагымда.
дип әйтер иде.
Рафинад (сикерә-сикерә көлә). Әби, син аны җырлап күрсәт.
Фәрхия. Әкрен, җимерелеп төшәсең, хәерсез бала. Юктан да кызык табасың, рәхмәт төшкересе.
Илгизәр (аска карап). Әби, тагын кабатла әле шул җырны.
Фәрхия (куанып). Әллә ошаттыңмы, балам? Рәхмәтләр яусын үзеңә. (Җырны бу юлы көйләп кабатлый.) Күп җырлар белә идем дә, онытыла шул инде хәзер.
Рафинад. Әби, әби, ә бии беләсеңме?
Фәрхия. Биедем, малаемның да, кызымның да туенда биедем. Габдуллаҗан бабагыз белән кара-каршы төшеп биедек. (Илгизәргә.) Карасана, тәмам сыланды бит бу бала миңа. Кеше кешегә елыша шул. Теге адәмне дә әйтәм әле. Тотынып торырга урын эзли, бахыр. Атаңнар ачуланмас микән инде ияртеп кайткан өчен?
Илгизәр. Кем белгән әле анысын.
Илгизәр коридорга чыга. Тәрәзә каршына килеп баса Янына Кара мыек килә.
Кара мыек. Җитмибезме әле, энекәш?
Илгизәр. Әллә Буаның кайда икәнен белмисеңме? Бар. йокла. Сагалама мине — калдырмам.
Кара мыек. Рәхмәт, энекәш. (Китә.)
Гвлнара үтеп бара.
Илгизәр. Гөлнара, Лилия чыгамы? (Гөлнара эндәшми үтеп киткәч.) Алай икән. (Тәрәзәгә таба борыла, Фәрхия карчык җырын көйли.)
Безне кеше сөйләр инде Хагын да. нахагын да; Нигә тотып алмадылар Кочагымда чагымда.
Илгизәр кәләдегезме?
Гөлнара
Ләкин бер сәбәпсезгә минем белән турсаеп сөйләшкәннәрне сөйми.
Гөлнара. Бик яхшы.
Илгизәр. Мин сезне үпкәләтерлек сүз әйтмәдем.
Гөлнара. Минем просто сөйләшәсем килми, китегез
И л г и з ә р. Рәшит ачуын миннән аласызмы?
< «к У • .** а.
ТУФАН М II Ц II У Л Л И II ф
Фәрхия. Булмас, игә китерә алмассың.
Илгизәр. Килмәсә, китәр дә барыр.
Фәрхия. Бара инде, бара. Йөри инде каңгырап. Кара син аны, йөрәге үлеп үк бетмәгән икән әле. Әни янына болай кайталмыйм диме? Хәерлеге булсын инде.
Рафин ад. Әби, ә син русча сөйләшә беләсеңме?
Илгизәр (Рафинадның маңгаена чиртеп). Ярый, булды. (Аска сикереп төшә.)
Фәрхия. Әбисеннән көлеп яткан була инде. Күрше бүлмәдәге марҗалар белән сөйләшеп утырганыем, шуннан көлә.
Илгизәр (Рәшиткә.) Чыкмыйсыңмы?
Рәшит. Юк.
Гвлнара кирегә үтеп бара.
(аның юлына аркылы таша). Гөлнара, өллө миңа үп
, „ „„„ (дорфа). Үткәрегез. (Ләкин үтеп китәргә ашыкмый.)
Илгизәр. Гөлнара, мин яңагыма сукканнарны гафу . - . л ...._naftfiaint.'nitiinnu
итәлам. җенем
юлдан.
Гөл на ра. Причем Рәшит. Төкердем мин сезнең солдатишка-
И л г и з ә р. Төкерерлек егет түгел ул солдат.
Г ө л н а р а. Булмагае, китегез.
Илгизәр (юл биреп). Рәхим итегез. (Гөлнара тәкәббер генә ки- теп бара. Илгизәр карашы белән аны озатып кала.) Алан...
Нигә тотып алмадылар
Кочагымда чагында...
Лилия (килә). Хәерле кич, Илгизәр.
Илгизәр. Хәерле кич. Гөлнарага ни булган ул, минем белән сөйләшергә теләми.
Лилия. Белмим. Арыгандыр.
Илгизәр. Кызык бу кешеләр.
Лили я. һәр кешенең үз холкы.
И л г и з ә р. һәр кешенең үз холкы шул... Иртәгә Буа. Авыл. Трактор.
Лили я. Әллә нишләп моңсуланып калгансыз әле.
Илгизәр. Авылда чакта чыгып качасым килә, чыгып киткәч сагынам. Әтәчләр кычкырып көлерлек, тракторны сагынам. Төнлә бер ялгызым җир сөрергә яратам. Трактор үзе белән үзе сөйләшеп бара да бара, син уйлыйсың да уйлыйсың.
Л и л и я. Ялгызлыкны ярата торган кешегә охшамагансыз.
Илгизәр. Каян беләсез сез мине... Төнлә ай яктысында сөрелгән җир матур. Үзенә бер төсле кара. Көндез бер төсле кара, ай яктысында икенче төсле. Безнең як җирләре...
Лилия. Беләм. Мин үзем Апае районыннан.
И л г и з әр. Апаслылар опасный... Каратунга төшәсезме?
Лили я. Юк. Элек Казанга.
Илгизәр. Апаска кайчан кайтасыз?
Лили я. Бер-ике көннән. Аннан сентябрьгә хәтле торам.
И л г и з ә р. Үзенәме Апаеның?
Лили я. Юк. Барышка.
Илгизәр. Укып бетергәч, кая җибәрәләр?
Л и л и я. Үзебезнең авылга. Колхоз укыта мине.
И л г и з ә р. Мин хат язсам, җавап язарсызмы?
Лилия. Рәшит нигә кача ул Гөлнарадан?
Илгизәр. Качмый.
Л и л и я. Чыкмый ич купедан да.
И л гизә р. Шундый егет инде. Һәр кешенең үз холкы. Бик каприз кыздыр бу Гөлнарагыз. Булачак иренә ходай сабырлык бирсен.
Л и л и я. Изге догагыздан ташламагыз инде, Илгизәр хәзрәт.
И л г и з ә р. Ташламабыз, аллаһы боерса... Сөйгән кызы бар аның Рәшитнең. Ульяновскида. Каршы алырмы, юкмы дип борчыла. Гый- шык-.мыйшык уйнап, Гөлнараның кәефен табарга кәефе юк.
Лили я. Бик ярата инде, күрәсең.
Илгизәр. Күрәсең. Кызы ничек икән, анысын иртәгә күрербез.
Лили я. Гөлнараның уйнаганын каян беләсез?
Илгизәр. Уенны сизеп була, Лилия, чынын сизеп булмый.
Лили я. Оста уйнасалар, сизеп булмый
Илгизәр. Оста уйнасалар, булмыйдыр шул... Булмыйдыр. (Ки- “яян гон‘“ Минем Казандагы абыйның хатыны бар. Абын ялгыш кына бер сүз әйтсә, авырый башлый. Йөткерә, төчкерә, башым әйләнә дип ндаи уртасына егыла. Врач чакырталарврач авыру табалмагач, зыяны тимәс әле дип берәр укол кадый да^итә. Абый җиңгинең уйнаганын сизми, пошаманга төшә, гафу үтенә һәм ги, ходайның хикмәте, шунда ук терелә. ү ‘ пам ч
Лилия. Бәлки ул чынлап авырудыр.
Илгизәр. Бәлки авырудыр да. Ләкин ул кинодагыча, театрдагыча авырый. Ә абый чын-чынлап чирли, тик ул кычкырып, шаулап чирләми. Абый инде бөкрәеп беткән, җиңги кызлар кебек. Абый үлгәч тә ике тап-таза ирне туздырачак әле ул.
Лилия. Алай сөйләшмәгез, ямьсез.
И л г из ә р. Бетте, бетте. Кайчак ычкынып китәм, гафу итегез.
Лилия. Ә сез минем белән ни өчен сөйләшәсез, уйныйсызмы?
Илгизәр. Минме? Әгәр дә чын дөресен әйтсәм...
Лилия. Чын дөресен әйтегез.
Илгизәр. Чын дөресенме? Чын дөресен, беләсезме, кайчан әйтермен?
Лилия. Кайчан?
Илгизәр. Ә сез?
Лилия. Мин?
Илгизәр. Сез миннән ни өчен качмыйсыз?
Лилия. Сорауны башта мин бирдем.
Илгизәр. Эләктердегез сез мине. Тирән сөрәсез. Беләсезме, кайчан?
Лилия. Кайчан?
Илгизәр. Поезддан төшкәндә... Юк, анда да түгел. Әгәр дә мин сезгә кайткач хат язсам... Юк, алай да түгел... Әгәр ике-өч ай узганнан соң да хат язсам, чын дөресе шул була.
Лилия. Нигә ике-өч ай?
Илгизәр. Бусы — икенче сорау. Инде сез әйтегез.
Лилия. Минме? Әгәр дә сез ике-өч ай узганнан соң миңа хат язып, мин сезгә җавап яза алсам... (Көлешәләр.)
Илгизәр. Килештек, алайса (Лилияне кочакламакчы була.)
Лили я. Монысы иртәрәк.
Илгизәр. Кайчан?
Лилия. Әгәр дә сез миңа ун ел буе хат язып, мин ун ел буе җавап язып тора алсам...
Илгизәр. У-ун ел! Картаябыз ич.
Лили я. Блокнотыгыз бармы?
Илгизәр. Нигә?
Лилия. Эх, сез!.. Хат язарга җыенган кеше.
Илгизәр. Ахмак! Аңгыра мин. Шул турыда уйлап йөрдем бит.
Лилия. Акланмагыз. Бу юлга гафу итәм.
Илгизәр тиз генә купега кереп, бәләкәй генә куен дәфтәре белән ручка алып чыга.
Илгизәр. Кайсы хәрефне ачыйм, Лилия.
Лилия. Үзем табармын. (Куен дәфтәрен алып яза да дәфтәрне Илгизәргә суза.) Мәгез, югалтмагыз.
Ут сүнә. Ут янганда Илгизәрләр купесындагылар Рәшит тирәсендә мәш киләләр. Аны тарихи очрашуга әзерлиләр.
Илгизәр. Сине күрүгә үк егылып китәчәк Роза.
Ф ә р х и я. Гинирал инде, гинирал.
Рафинад. Әби генералны да белә!
Фәрхия. Белмәскә. Дөнья күргән кеше ләбаса.
И л г и з ә р. Димәк, нишлибез?.. Портфелең әзер...
Фәрхия. И ходаем, хәзер солдат та партфил белән йөри.
Илгизәр. Портфелең монда торып тора. Портфельсез генә чыгасың. Әгәр дә каршы алса, бер-ике көн тор дисә, стажер портфелеңне чыгарып бирә. Әгәр дә...
Рәшит. Анысын әйтмә.
У Ф А Н МИННУЛ Л ИН ф ЯШЬЛЕГЕМ ЮЛӘРЛЕГЕМ
Илгизәр. Ашыкма, ни әйтәсемне белмисең. Әгәр дә каршы алып, мин дә синең белән Казанга хәтлеме. Арчага хәтлеме барам дисә...
Рәшит. Алай булмый.
Илгизәр. Алла диген — дөнья бу... Барам дисә, портфелең ул кергәндә өстәл өстендә торачак. Күрсен, белсен кем икәнлегеңне.
Рафинад (көлә, башына Рәшитнең фуражкасын алып кия). Мин төшимме Рәшит абый булып?
Фәрхия. Кыланма. Китер картузын. (Фуражканы алып, өстен алъяпкыч итәге белән сөртә.) Габдуллаҗан бабагызның башында пилутка дигән нәрсә иде.
Илгизәр. Тәк, значоклар тәртиптә, погон үз урынында, яка ак. Төймәләр бераз каралган.
Рәшит. Кичә генә чистарттым.
Илгизәр. Яхшы, бата алай булгач. Тәк... Тагын нәрсә... Ах, аңгыра сарыклар без, беләсеңме?
Фәрхия. Ни булды, ходаем?
Илгизәр. Чәчәк юк. Онытканбыз.
Рәшит. Анысы инде...
Илгизәр. Ярамый. Солдат һәр вакыт солдат булырга тиеш.
Рафинад. Чәчәкне каршы алучы алып килә.
И л г и з әр. Өйрәтмә — борының юеш. Нишләргә?
Рафинад. Проводница купесында банкада чәчәк бар.
Илгизәр. Молодец. Синнән дә солдат чыгачак. Әҗәткә алып торабыз. (Чыгып китә.)
Фәрхия. Кай арада күреп өлгерә диген. (Рәшиткә.) Төймәләреңне чишеп тор, улым, тирләрсең.
Илгизәр (чәчәк бәйләме тотып керә). Булды. Килеп җитәбез. Мәскәү вакыты белән өч сәгать егерме минут. Әзерләнегез. Рәшит баштан чыга, аннан әби, аннан Рафинад, мин — замыкающий. Киттек.
Коридорга чыгалар. Тезелешеп басалар. Читтәрәк Голнара белән Лилия. Төркем чыккач. Голнара кереп китә, Лилия дә аңа иярә.
Р а ф и н ад. Кызлар качты.
Илгизәр. Күпне күрмә. (Рәшиткә.) Йөрәк ничек, урынындамы? Каушама. Кызлар егетләрнең каушавын сизмәскә тиеш. Шулаймы, әби?
Фәрхия. Беренче күрешүләре түгел ди ич.
Илгизәр. Барыбер... Җитәбез. (Рәшиткә.) Карап бар, күренәме? Тик үзең тәрәзәгә капланма, сынатырга ярамый. (Ләкин Рәшит аны тыңлар дәрәҗәдә түгел, тәрәзәдән перрондагы бөтен кешене барлап бара.)
Рәшит. Күренми.
Илгизәр. Ашыкма. Тәк, килеп җиттек. Ашыкмыйча гына чыгабыз. (Рафинадка.) Син Рәшит абыеңа асылынма, без читтәрәк торырга тиеш. (Рәшит атылып чыгып чаба.)
Фәрхия. И ходаем, чәчәген дә онытты.
Перронга чыгалар.
Рәшитнең чабып йореп Розаны эзләгәнен күзәтәләр.
Рафинад. Килмәгән. Менә ышан хатын-кызга
Фархия. Кабаланма, хәерсез. (Шап кенә итеп Рафинадных арт ягына сылый.) ' ?
Рафинад. Нишлисең, ә?
белм/РХИЯ' КҮПТӨН КУЛЫМ кычытып кайтып килә. Тик кенә тора
Илгизәр. Күңелем сизгән иде.
Фәрхия. Килер. Иртә бит, трамвайлар йөрмидер.
Илгизәр. Кичтән вокзалга килеп кунмагач, юк инде ул.
Рәшит килә, сөмсере коелган.
Фәрхия. Поезд торадыр бит әле.
Илгизәр. (Рәшиткә.) Нык тор, агай-эне.
Рәшит. Килергә тиеш иде.
Гөлнара белән Лилия коридорга чыкканнар.
Күзәтәләр. Гөлнара кычкырып көлә
Рафинад (кинәт кычкырып җибәрә). Килә!.. Килә!..
Фәрхия. Кайда, балам?
Рафинад. Әнә!.. Йөгерә!..
Рәшит, Розаны күреп алгач, аңа каршы йөгерде. Әйе, Розаның пассажирларга бәрелә-сугыла йөгергәнен, Рәшитнең аңа каршы чапканын күрде автор, әмма очрашкан мизгелләрен күрмәде. Шул мизгелдә автор үзе дә хискә бирелеп, күзләрен чытырдатып йомган иде. Аннан ул ни өчендер вагон тәрәзәсенә карады. Гөлнараны күрергә теләде булса кирәк. Әйе, Гөлнара белән Лилия вагон тәрәзәсеннән Рәшит белән Розаның очрашуын күзәтәләр иде. Гөлнара үзе көлгән була. Ләкин мондый көлү Гөлнараның элекке көлүе түгел шул инде. Авторның күзенә тәрәзәдән карап торучы Кара мыек та чалынды. Карашы моңсу-моңсу иде Кара мыекның. Бик күп кызлар күргәндер ул, ләкин мондый очрашу тәтемәгәндер мескенкәйгә. Кызганыч, ике гашыйкның очрашу мизгелен күрми калды автор. Ничек очраштылар икән? Кыз, йөгереп килеп, егетнең муенына сарылды микән, әллә икесе дә берьюлы кочаклаштылар микән, әллә инде бер- берсенә якынайгач, икесе дә нишләргә белми туктап калдылар микән? һәрхәлдә, автор алар ягына караганда, гашыйклар күренмиләр иде инде. Кыз белән егетне ашыгучы, кабаланучы пассажирлар каплаган иде. Ниләр сөйләштеләр икән безнең заманның Таһир һәм Зөһрәсе? Хәер, табылгандыр ла сүзләр. Фәрхия карчык әйтмешли, и ходаем, булды микән безнең дә шундый чаклар? Гафу итегез, автор тагын хискә бирелә башлады. Илгизәрләр перронда көтеп тора лаба- са. Әнә Илгизәр нидер әйтте дә бугай.
Илгизәр. Безгә дә барырга вакыт җитте. Киттек!..
Илгизәр чәчәк бәйләмен тотып алдан бара, аңа Фәрхия карчык белән Рафинад ияргән. Сәхнәдән чыгып китәләр.
Гөлнара. Бик инде. Табак бит, песи борын. (Пауза. Рафинад йөгереп керә.)
Рафинад (куанычы эченә сыймый, кызларга кычкыра). Кала! Рәшит абый монда кала! (Купедан портфельне алып, тагын чыгып чаба.)
Проводница (аны туктатып). Билетын алырга онытмасын.
Рафинад. Әйтермен. (Чыгып китә.)
Лилия (Гөлнараның мөлдерәп тулган күзләрен күреп). Тилермә.
Гөлнара. Кит!..
Лилия. Үзең башладың уенны. Шулай инде, иркә балага уенчык бирмәсәләр елый.
Гөлнара. Каян беләсез?.. Нәрсә беләсез? Уен!.. Барысы да уен ди. Минем әллә чынлап гашыйк булырга хакым юкмы?!
Пәрдә.