Логотип Казан Утлары
Мәзәк

УЙНАП ӘЙТСӘҢ ДӘ, УЙЛАП ӘЙТ


Татар халык мәзәкләре
гасырның икенче яртысында күп кенә китаплар һәм календарьлар чыгарган, бер үк вакытта халык иҗатын җыю һәм бастыру буенча шактый хезмәт күрсәткән татар укымышлыларының берсе Шиһабетдин Рәх- мәтуллин 1895 елда чыккан «Чын мәзах» китабына җәя эчендә «Уйнап булса да уйлап әйтелә торган сүзләр» дигән аңлатма ести. Ш. Рәхмәтуллин, күрәсең, китап исемен гарәп телендәге «мәзах»тан алгандыр. «Мәзах» гарәпчә шаярту, шаяру мәгънәсенә туры килә. Мәзәк термины кулланыла башлаганчы халык иҗатының бу жанрын бездә «латыйфа» дип йертү таралган була. Элеккерәк заманнарда шул ук гарәпләрдән алынган «латыйфа» атамасы төрки халыкларның күбесенә уртак булып китә.
Фәнгә әлегә мәгълүм булган беренче мәзәк җыентыгы 1845 елда Казанда «Ләтаиф Хуҗа Насретдин әфәнде» исеме белән чыга. Төрекләрдән тәрҗемә ителгән бу җыентыктан кала (ул кайбер үзгәрешләр белән 31 мәртәбә нәшер ителә), тагын Октябрьга кадәр гарәпләрдән, французлардан, инглизләрдән, голландлардан һ. б. халыклардан тәрҗемә ителеп төзелгән латаиф — мәзәк җыентыклары да басыла.
Татар халкы арасында таралган мәзәкләрнең чыганакларын барлый
башласаң, гомумән, тәрҗемә сюжетларның шактый булуы күзгә ташлана.
Дөрес, аларның күпчелеге халыкның көнкүреш дөньясына яраклаштырып үзгәртелә. Әмма саф татар җирлегендә халыкның үз күңелендә, үз поэтик традицияләре нигезендә туган мәзәкләр үзәк урынны алып торалар дисәк хата булмас. Мондый мәзәкләр СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы, Г. Ибраһимов исемендеге тел, әдәбият һәм тарих институтының фольклор фондында меңгә якын берәмлек белән исәпләнә. Алар фольклорчылар тарафыннан Татарстан районнарында, күрше республика һәм өлкәләрнең татарлар яшәгән төбәкләрендә язылып алынганнар.
Соңгы елларда Урал татарлары иҗаты өйрәнелә башлады. Фольклорчылар Пермь, Чиләбе өлкәләрендәге дистәләгән татар авылларын йөреп чыктылар һәм берсеннән- берсе үткенрәк күп кенә мәзәкләр дә языл алдылар.
Гадәттә җирле мәзәк геройларының барлыкка килүенә тирә-якта җорлыгы, шаянлыгы белән дан тоткан берәр мәзәкчән кеше сәбәпче була. Мәсәлән, Пермь өлкәсе, Октябрь районы, Калтай авылында Сәйпүк мәзәкләре киң таралган. Сәйпүк (Сәйфулланың кушаматы) ярлы бер кеше була. Аның эшкә уңган, җыр-биюгә, тапкыр сүзгә оста булуы, шуның белән бергә, көтмәгән җирдән кызыклар ясап куюы халыкчан Сәйпүк образы тууга нигез була. Саратов өлкәсе, Дергач районы, Алтата авылында исә Кәпет бабайны (Кәрибулла) авылның Хуҗа Насретдины дип йөрткәннәр. Аның турында бик күп мәзәкләр сөйләнә. Менә шулерның берсе:
«Кәпет бабайны сарыклар фермасына каравылчы итеп куялар. Бер төнне, күрәсең, йоклап китә, бүреләр моның еч баш сарыгын ашап китәләр. Иртән тавыш куба. Моңа:
— Ни карадың, ник сакламадың?!—диләр икән.
by әйтә:
— Бүреләр бик күп иде. Ә мылтыгым юк. Кычкырсам да китмәделәр. Нишләмәк кирәк...
Ярый. Моны шулай ачуланалар да икенче көнне идарәдән бер мылтык бирәләр.
— Күрү белән ат бүрегә! — ди мылтыкны китерүче.
— Соң атуын атармын да мин, хәзер аерып белмим бит инде кайсы бүренең гаепле икәнен. Теге вакыт караңгы иде бит, — дип җавап бирә Кәпет бабай».
Менә шул рәвешле теге яки бу урында булган гайре табигый һәм көлке-кызык хәлләр, җор-зирәк кешеләр мәзәк жанрын баетып, төрләндереп торучы сәбәпләрнең берсе дип Әйтергә кирәк.
1976 елда Татарстан китап нәшрияты татар халык авыз иҗатының төп жанрларын туплаган 12 томлык җыйналма чыгара башлады. Аның бер томына мәзәкләр тупланды. Ул китапта институтның фольклор фондында экспедицияләр вакытында җыелган мәзәкләр белән бергә төрле төбәкләрдә яшәүче һәвәскәрләр җибәргән текстларның матур гына үрнәкләр дә аз түгел. Әлеге томны төзү дәвамында халык иҗатын җыю белән шөгыльләнүче аерым кешеләрнең фондтагы коллекцияләренә еш мөрәҗәгать итәргә туры килде. Мәсәлән, Татарстанның элеккеге Столбище районы. Хәерби авылыннан Гариф Вафин 1959 елда фондка әкиятләр, бәетләр белән бергә дистәләгән мәзәкләр язылган дәфтәрен тапшыра. «Мәзәкләр» томына ул коллекциядән алтмышка якын әсәр сайлап алынды. Татарстанның Арча районы, Кенәр авылында Марсель Әхмәтҗанов кечкенәдән халык иҗаты белән кызыксынып, аларны аерым дәфтәргә язып барган. Ул 1973 елда үзенең язмаларын фондка бүләк итә. Ике дистәгә якын мәзәк шуннан алынды. Республикабызның Баулы районыннан Җ. Гыйззәтуллина, Буа районыннан Г. Минаев, Кукмара районыннан Ә Гайфетдинов. Г. Шарипова һәм башка күп кенә исемнәрне рәхмәт әйтеп телгә алырга мөмкин булыр иде
Журналны укучылар игътибарына тәкъдим ителгән түбәндәге текстларның күбесе алдагы елда дөнья күрәчәк «Мәзәкләр» томыннан алынды.
Асия САДЫЙКОВА,
Казан тел, әдәбият һәм тарих институтының фәнни хезмәткәре.
АҢЛАТКАН
Бер колхозчы эштән кайткан саен ат арбасына печән салып кайта икән. Улы әтисенең бу караклыгын ошатмыйча, ник алай итәсен инде, ди икән.
— Кайтканда йомшак булсын дип салып кайтам, — ди икән әтисе.
— Алайса, барганда печәнеңне нигә салып бармыйсың соң? — дигәч, колхозчы:
— Атка җиңел булсын дип әйтәм, — дигән.
СӘГАТЬ НИЧӘ
Әби оныгыннан сорый:
— Улым, сәгать ничә, кара әле, — ди.
Оныгы җавап бирә:
— Бер угы кое сиртмәсенә караган, икенчесе Гайниҗамал апа ларның өй кыегына караган.
КИРӘГЕН БИРГӘН
Бер бик юаш кеше булган. Бер көнне күршесе ни өчендер аны бик нык тиргәгән. Бу бер сүз дә каршы әйтә алмаган, шулай да күңелендә бик нык ачу тотып, күршесе белән бер дә сөйләшми йөргән.
АСИЯ САДЫЙКОВА ф /ЯНАП ӘПТСӘҢ ДӘ. УЛЛАП ӘЛТ
Йөри торгач бервакыт урамнан бик кызуланып кайткан да хатынына әйткән: _
— Күрше очрады, бик ачуым килеп йөри иде, ну кирәген бирдем, — дигән.
Хатыны:
— Ни булды? Әллә суктыңмы? — дигән икән.
— Сугарсың аңа! Бияләй эченнән ныгытып бер йодрыгымны күрсәттем, — дип әйткән ди.
ЯРАТТЫМ
Бер егетнең яраткан кызы булган. Ләкин бу турыда кызга әйтергә батырлыгы җитмәгән. Кыз кияүгә чыккач:
— Ул кыз белән мин өч ел йөрдем, тик үзе генә белмәде, дип әйткән ди егет.
ЗӘЙТҮНЕ ӨСТӘЛ АСТЫНДА
Хуҗа Насретдин бер байның өенә кергән. Бай бу вакытта зәйтүн мае ашап утыра икән. Хуҗаны күргәч, майны тиз генә өстәл астына яшереп куйган.
— Я, Хуҗа,— дигән бай,— әйдә, бер коръән укып җибәр әле,— дигән. Хуҗа шунда укып та җибәргән:
— Вәәтдини, ватури, сиңа...
— Тукта, Хуҗа, ялгыштың, — ди бай. — Вәзәйтүни дигәнең кая куясың?
Хуҗа бер дә аптырап тормыйча:
— Зәйтүне әнә анда, өстәл астында, — ди.
Бай яшерелгәи майны өстәл өстенә чыгарып куярга мәҗбүр була.
ҮЗ АКЧАСЫ ҮЗЕНӘ БУЛСЫН
Хуҗа Насретдин кибеттән кайтышлый исәпләп караган да, кибетче акчаны артык кайтарып бирүен белеп:
— Хатын, хатын! Кибетче акчаны артык кайтарган, үз акчасы үзенә булсын, бар үзеңә бер кием галош алып кайт! — дигән.
ТИГЕЗ ЯШӘҮ
Элекке заманда бер ярлы:
Тигез яшәп булмый шул, — дип зарлана икән. Икенче бер ярлы моңардан:
— Ничек инде тигез яшәп булмый? — дип сораган.
Беренче ярлы әйткән:
Менә бит чәем бар, шикәрем юк. Кайвакыт шикәр була, чәй булмый, — дигән.
— Минем шикәрем дә, чәем дә юк. Мин тигез яшим! — дигән икенчесе.
СОРАВЫНА КҮРӘ ҖАВАБЫ
Бер иләкче: «Иләк-миләк ямарга бармы?»—дип урамда кычкырып йөргәндә бер мулла ишеген ачып:
— Гайфулла, аның иләге иләк инде, миләге нәрсә соң? — дип
сораган иде ди, иләкче: «
— Хәзрәт, сез дә «әлкарыйгатен-мәлкарыйга» дип әйтәсез бит. «Әлкарыйгатен» каргадыр инде, «мәлкарыйгате» нәрсә соң?» — дип әйтте ди.
МӘЧЕТТӘ НИШЛИЛӘР £
Борын заманда бер мари үзенең малае белән мәчетле бер татар 5 авылына килеп кергән ди. Өйлә вакыты икән. Азан әйткәнне ишетеп, 5 малай:
— Әти, бу ни? — дип сорый. Атасы:
— Бу, улым, мөселманнарның сходы, — ди.
— Ә синең анда булганың бармы?
— Булдым бер-ике мәртәбә. — ди атасы.
— Анда нишлиләр соң, әти? — ди малай. Атасы:
— И улым, анда кергәч, мулла идерә, бөктерә, уңга карата, сул- 5 га карата, шакмак саната да, өйгә тарата, — дигән. •

НИНДИ ЧИ ТАЛ БУЛСЫН < а
Көннәрдән беркөнне бер агай базарда сату өчен коры имән казы- ж гы төяп барган. Базарда моның янына бер рус кешесе килә дә сай- с лый башлый. Шуннан, мин сайлаганны хуҗа карап торды, ничә ка- “ зык алганымны санагандыр инде, дип уйлап:
— Сколько штук считал? — дип сорый.
Теге абзый ачуланып: «
— Җәһәңнәм, нинди чи тал булсын, ди, коры имән казыгы “
бит, ди. <
НИЗАМ БЕЛӘН НӘҖМИ
Бервакыт Низам белән Нәҗми ат белән авылга кайтып килгәндә, атларына су эчерү өчен бер рус авылына кое янына туктаганнар. Коеның чиләге булмаган. Низам белән Нәҗми, русча белмәгәнлектән, бер-берсенә «син кер дә, син кер» дип тарткалашканнар. Ниһаять, Низам бер өйгә кереп киткән. Русча сүзләрне буташтыргалап, чиләк сораган. Хуҗа хатыны Низамга:
— Возьми, — дигән. Низам чиләкне алмастан, чыгып Нәҗмигә кычкырган.
— Нәҗми, бу сине чакыра бит! — дигән.
Ишектән Нәҗми йөгереп кергән. Ә хуҗа хатыны:
— Одному давала, не дам,— дигән, моны ишеткәч, Нәҗми чыгып:
— Нишләп мине чакырсын, Низам дип әйтә бит! — дигән.
ЗАКАЗ БУЕНЧА
Бер төркем картлар сөйләшеп утыралар икән. Бер шома телле, шук күңелле Ибраһим атлы карт узып бара икән. Төркемнән берәү сүз кушкан моңар:
— Әй, Ибраһим агай, бер ялганлап кит әле.
— Ялганлап торырга вакыт юк. Иске почта тавында он белән баржа баткан. Шунда ашыгам, — дип, тиз-тиз китеп барган.
Картлар да өйләреннән капчыклар алып, баржага йөгергәннәр. Барсалар — он да юк, баржа да юк. Икенче вакыт күреп бабайдан сорыйлар:
— Ник теге вакытта ялганладың? — диләр.
— Үзегез ялганларга куштыгыз бит, — ди карт.
ХАРАП БУЛГАН
Бер кеше үзенең дустына кунакка килгән. Хуҗа табынга яңа гы- ңа аертылган май куйган. Кунак сыпырта гына икән. Өйгә кайткач:
— Ну, ашадым да соң май! — дип мактана ди бу. Хатыны моңа:
— Майны күп ашарга ярамый, сукырайта ул, ди икән.
Бу кеше икенче тапкыр кунакка килсә, өстәл өстендә бер нәрсә юк ди. Кире әйләнеп кайткан да:
— Әллә сукырайдым инде, өстәлдә бернәрсә дә күрмәдем, — дип әйтте ди.
ТҮЗЕМЛЕГЕ КАЛМАГАЧ
Бер кызны кияүгә ярәшәләр. Ләкин бу ураза ае кергән чак була. Рамазан узмыйча никах укырга ярамый, имеш. Бер көнне бу кыз суга бара. Су буенда бер эт сузылып яткан була.
— Бүре кыргыры, рамазан ае кебек сузылып яткан бит, — ди кыз ачуланып.
ҮЗ СЕМЬЯҢА РӘНҖЕП БУЛМЫЙ
Бер егет мич башында хыялланып ята икән.
— Эх, җылы да соң монда. Хатын алсам, аны менә шушы җылы урынга яткырырмын.
Егет бер кеше ятарлык урын калдырып, кырыйгарак шуа.
— Шуннан безнең кечкенә бәбәебез булыр. Ул менә монда ятар.
Егет тагын бер кадәр урын калдырып, кырыйгарак килә.
— Шуннан алла уң кылса, безнең тагын бер улыбыз туар...
Егет тагын да баягыча эшли.
— Бер биргәнгә бирә ул... безнең өченче балабыз да туар. Ул чакта миңа монда ук ятарга туры килер...
Егет шуа торгач, дөп итеп идәнгә егылып төшә.
Зарар юк, ди бу, янбашын тотып, — үземнең семья төртеп төшерде.
ГАРАНТИЯ КАИДА
_ Бер кеше хатыны хыянәт Итә дип шикләнә икән. Көнләшә торгач уилыи-уйлый бу авыруга сабышкан. Хәле бик начарлангач, хатынын чакырып сорый икән ди бу:
— Хатын, мин барыбер үләм инде, зинһар өйт өле, син миңа хыянәт иттеңме? — дип.
— Мин әйтүен әйтер идем дә бит, ярый ла, сия үлсәң, ө терелә
калсаң? — дигән хатын.