ТЫНЫЧЛЫК ТАЛӘП ИТӘМ
Инде күптән
Кырларда ыгы-зыгы беткән.
Күренми инде күзне сискәндерерлек
Чуар гөлләр,
Урман шәрә —
Чакырып йөдәтми күңелләрне, Кызыктырмый инде рәшәле күлләр.
Биген ача кочаклар, Кайнарлана иреннәр, Ягымлылана төшә сүзләр...
Ниһаять, җитте
Кешене кешегә генә бүләк итә торган Тыныч көзләр!
Агачларда еллар сыры Күзгә күренә кискәч кенә. Сагышы да йөзгә чыга Яшел сарыга күчкәч кенә. Күз яшен дә яшерми ул — Өз дә кара бер бөресен... Табут я тәре ясасаң, Үпкәләгәнен күрерсең. Утка салсаң, нәфрәтеннән Чатный-чатный янар, көяр. . Ә серләрен исән килеш Тик шагыйрьгә генә сөйләр.
Космоста коз
Космоста көз.
Йолдызлар сап-сары...
Галәм агачының яфраклары коелмыйлар.
Җирем агачлары инде шәп-шәрә.
Күңелем агачлары да,
Шулар сыман,
Бәргәләнә, сагышлана, шаулый, яшәрә...
Гомерем агачының да тамыры Җирдә — Яз, җәй, көз, кыш булып үзгәрә.
Коелган яфрак белән очрашканда да күзгә-күз,
Миңа яшәү кызык — һәрчак үзгәрештә булу миңа үз. Тирәмдә кыштырдыйлар сары яфраклар. Ә космоста тып-тын үле көз.
Совет космонавтларына
Аларның һәр яклары идән, һәр яклары түшәм. Мин һәр көн алар катына менеп төшәм.
Билгеле, яннарына кермим, Иллюминаторларыннан гына карыйм. Җирдә ике Кеше җитми — Мин кешеләрне барлыйм.
Кояш батареяларыннан сөртәм космос тузанын, Кул уңаеннан һәрбер җөйне капшап узамын — Метеорит бәрелеп салмаганмы яра? Борчылырсың да — Кешене сөймәс космоста Тере кораб.
Күңелемне сүрү итәм дә, Корабны төрәм.
Тынычланам.
Әверелеп Галәм иренә Төшәм Җиргә.
Йолдызларга төбәлеп, Горур тора «Сөембикә» — Казанның кызыл түбәсе.
Кичер,
Аның безенә эләгеп,
Эчеңне ярдырткан авыр болыт, Син үтәсе юлдан Тайпыла алмаган ул, Чүгә алмаган мескен булып.
Рәнҗемә,
Аның очына юлыгып,
Түшеңне тырнаткан ярсу вакыт, Калкып яшәргә дип баскач, Калмаган ул ятып.
Кичерегез, Рәнҗемәгез — Күптән төзәлде ярагыз!
Сүзегезне ишетергә дип сузылып, Янтаеп тора Сөембикә манарасы.
Көлкегә калса
Күз көлкегә калса, Кешегә оят төс алдында.
Борын көлкегә калса, Кешегә оят ис алдында.
Колак көлкегә калса, Кешегә оят җыр алдында.
Кул көлкегә калса, Кешегә оят кыр алдында.
Аяк көлкегә калса, Кешегә оят юл алдында.
Баш көлкегә калса, Баш көлкегә калсамы? — Кешегә оят ил адында...
Үтерергә өйрәнәләр
Үтерергә безне өйрәнәләр...
Манекеннар, әнә, йөзтүбән
Тузан көртләренә капланганнар —
Күкрәкләре инде йөз көйгән.
Кулларында әлегә япьле таяк,
Меңәрләгән учта ышкылып,
Ул шомарган. Ул тик йөрәк күзли —
Гади таяк түгел, мушкалы.
Үтерергә безне өйрәнәләр...
Өйрәтәләр күндәм тимерне.
Тимер көпшәләрдән чыккан әҗәл Күпме мишеньнәрне җимерде... Алар безнең канны агызмакчы Мишеньдәге кызыл йолдыздан.
Ә йөрәкләр безнең мишень түгел, Тамырларда ага алсу таң.
Үтерергә безне өйрәнәләр... Галимнәрнең миен савалар, Атомнарны фетнәгә өндиләр, Нейтроннарга коткы салалар. Агуларга дуслык кулы сузып, Микробларга тотып тәлинкә, Ясамакчы алар Җир өстендә Безне үтерә торган ярминкә.
Без яшәргә Җирдә өйрәнәбез! Безнең максат авыр, катлаулы. Аңа бәрелеп инде ничә үлем Өс-өстенә ничә кат ауды.
Кызганычка каршы, айныдылар... Сытып булмады шул бер орып. Хәзер бездә әзер — Кояш кебек, Җир шары күк ныклы йодырык!
Бала турындагы уйлар йөдәтә башны... Җирнең киләчәген күрәсе килә башлый — Балаң өлешенә тиячәген.
Син — тылсымчы, кыю фантаст.
Йөрәгең аша чор-гасырлар
Эфир булып исә.
Син — балаң гасырында.
Үз гасырыңда яшәвең, билгеле, истә...
Тәгәрмәчкә тәгәрмәч күк —
Ай кагылган Җиргә... һималайлар Ай кратерына кергән...
Ишелә таулар,
Сытыла шәһәрләр, Диңгезләр ташалар шаулап...
Аһ, бала турындагы борчулы уйлар. Әйләнәләр, ахры, чиргә...
Мин бүгенге Җирдә!
Балам турындагы уйлар
Әверелдерә мине
Нык йөрәкле.
Матур теләкле,
Изге ниятле иргә!
Якты аңга да килә кара уй. Аңа үзең үк тозак корып куй.
Ә тозакны Өскә асма — Кара уйның Башы аста!
Дуслык турында
...Урындык ватылгалады —
Төзәттек тә утырдык.
Өй ишелгән чаклар булды — Сипләдек, янә тордык.
Юллар өзелеп калганда
Күпер салып үтәсең...
Ә менә Дуслык өзелсә,
Бетәсең!
Тынычлык таләп итәм
Кышын да, язын да, җәен дә, көзен дә Бала талканнан соң беренче тапкыр Йоклап киткән ана йөзендәгедәй Тынычлыкны күрәсем килә күк йөзендә.
Мин тынычлык таләп итәм!
Мәһабәт йөзсеннәр болытлар,
Тигез карасын туры кояш Җанлыга да, җансызга да... Тоташтырып Җирне болытларга, Иген кырлары өстендә
Аллы-гөлле булып балкып торсын Бәхет билгесе — көмеш дага!
Мин тынычлык таләп итәм!
Вакыты җитеп кенә эресен кар һәм җырласын ерганак булып. Шытсын бөре, төртсен үлән...
Кызган табага тамган тамчыларны,
Буранга юлыккан бөреләрне,
Шундый язмышлы кешеләрне Күреп беләм.
Мин тынычлык таләп итәм!
Өзелгән имән яфраклары
Ятсын имән тамырына.
Тал яфрагы—талныкына. Каенныкы — каенныкына...
Кайгыларын тамырына җыйган • һәм сеңдергән агач үлми, — Халык кебек,—ныгый гына!
Мин тынычлык таләп итәм!
Сайрасын былбыл, аккош каңгылдасын, Чыр-чу килсен чыпчык, песнәк, Күгәрченнәр гөлдерәшсен...
һәрберебезгә иң кадерле үз җырыбыз, Җырларыбыз барыбызның да — Чор тиңдәше!
Мин тынычлык таләп итәм!
Җанлыбыз да, җансызыбыз да Эчәбез ич һава дигән илаһи сөт! Күкнең йөзе шатлыклы да, борчулы да — Беренче тапкыр күкрәк биргән Ана йөзе кебек.
Мин тынычлык таләп итәм, Таләп итәм тимердән, таштан, Таләп итәм кулдан, баштан, Үземнән, сездән, Күреп арыган һәм ачылып Беренче тапкыр шаккаткан күздән, Илдән илгә китәчәк, Халыктан халыкларга җитәчәк һәрбер сүздән, Яңгыр тамчысыннан, җилдән, һәр фиркадән, һәрбер илдән, Кыштан, яздан, жәйдән, көздән Тынычлык Таләп итәм Җиргә!
197&