ТӘРҖЕМӘ ҮРЛӘРЕ
лебездә милли культуралар үскәннән-үсә, халыклар бер-берсе белән көн- нән-көн ныграк аралаша, һәр халыкның культура-әдәбият өлкәсендә ирешкән уңыш вә казанышларын башка халыкларга аңлау-күрсәтүдә тәрҗемәнең роле әйтеп бетергесез.
Хәзерге тәрҗемәчеләребез — сугыштан соңгы елларда югары белем алган, шул заманда поэзия вә прозаның киң колач белән үсеп китүенә чын күңелдән сөенгән һәм, киресенчә, тәрҗемә эшенең исә торышына җаны әрнегән, көенгән кешеләр. Көенмичә мөмкин тугел, чөнки ул дәвердә тәрҗемә эшенә җитәрлек әһәмият бирелми, әллә ни зур таләп куелмый, һәм тиешенчә хәзерлеге булмаган кешеләрнең теләсә нинди китапны алып, аны юньләп укып та чыкмаган килеш, әсәрнең идея эчтәлеген дә төшенеп бетмәгән, авторның стиль үзенчәлекләрен ныклап үзләштермәгән килеш, аннан-моннан гына, әштер-өштер генә аударып ташлау очраклары еш булгалый иде. Әдәбиятка яңа аяк басучы яшьләр әнә шул җөмләгә-җөмлә, сүзгә-сүз, хәрефкә-хәреф күчерелгән әсәрләрне өйрәнә-тикшерә торгач: «Юк, болай ярамый бит!» — дигән фикергә килделәр, ягъни әнә шул тәрҗемәләргә анализ ясау нәтиҗәсендә ничек тәрҗемә итмәскә икәнлегенә тәгаен ышандылар
Бүгенге тәрҗемә мәктәбе һич тә буш урында барлыкка килмәде. Әлбәттә, яшьләр өчен өлге булырлык тәрҗемәләребез моңарчы да бар иде инде.
Әдәби тәрҗемә тарихында беренчеләр сафына без бүген, мәсәлән Кәшфи Ба- сыйровны куярга тиешбез. Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак булган бу язучының исеме бүген зур хөрмәт белән, олылап телгә алынырга хаклы. Аның тәрҗемә итәр өчен әйбер сайлавы гына да игътибарга лаек ул Н. В Гогольнең «Үле җаннар» поэмасын һәм М. Ю. Лермонтовның гүзәл әсәре «Безнең заман герое- романын тәрҗемә итеп калдырган. Бу язучының тәрҗемәдә гаҗәеп оста кулланган шагыйранә алымнарына, оригиналдагы бөтен байлыкны түкми-чәчми. Һәр ике бөек әдипнең стиль үзенчәлекләрен төп-төгәл. җырлап торырдай итеп гәүдәләндерә алуына бүгенге көндә дә хәйран каласың. Бөек пролетар язучысы М. Горькийның иҗаты белән безнең укучыларыбыз Сәрвәр Әдһәмова. Ибраһим Гази тәрҗемә иткән әсәрләрне укып таныштылар. Классикларны тәрҗемә итүдә Сөгыйть Фәйэуллинның күрсәткән хезмәте дә игътибарга лаек. Шул ук вакытта аның теоретик хезмәтләрен дә, бүгенге тәрҗемәчеләребезнең остазы булуын да һич онытырга ярамый. Язучы Афзал Шамов — тәрҗемә өлкәсендә күп эшләгән кеше. Әмма аның арада бер яраткан хезмәте бар, ул да булса — «Капитан кызы». А. С. Пушкинның шушы гүзәл әсәре тәрҗемәсен ул әле бүгенге көндә дә камилләштерү өстендә эшли.
Урта буын язучылары да бу өлкәдә көчләрен сыный торалар. Үзләренең күңелләренә ошаган, яратып укый торган әсәрләрне тәрҗемә итү һичшиксез, уңай
И
нәтиҗә бирә .язучыларыбызның колачын киңәйтеп, иҗади фантазиясен көчәйтеп җибәрә Әйтик, Гариф Ахунов психологик картиналарны тасвирлау осталыгына М. Шолоховтан өйрәнсә, Нурихан Фәттах сюжетны мавыктыргыч итеп корырга бөек француз язучылары Виктор Гюго белән Оноре де Бальзактан өйрәнә. Авторның фикер агышы, тасвирлау манерасы тәрҗемә итәргә алынган язучының табигатенә туры килгән, телгә мөнәсәбәтләре якын булган очракта, һичшиксез, тәрҗемә дә уңышлы чыга.
Бүгенге көндә заман таләбенә тулысынча җавап бирә алырдай тәрҗемәләрне нигездә урта буын вәкилләре башкара. Бу иптәшләрне профессиональ тәрҗемәчеләр дип атарга туры килә, чөнки аларның һәркайсы билгеле бер дәрәҗәдә әдәби сәләткә һәм югары белемгә ия булу белән генә чикләнеп калмыйча, тәрҗемәнең теориясен ныклап өйрәнде һәм төрле тәрҗемә ысулларын бизмәнгә салып караган, куп төрле четерекле мәсьәләләргә тәмам төшенеп җиткәннән соң гына иҗат юлына басты, ягъни ирекле тәрҗемә итүдәй җиңел кәсепкә дә кызыкмады, шулай ук әсәрнең сүзен-сүзгә, җөмләсен-җөмләгә әйләндереп чыгу мөмкинлегенә дә алданмады. бәлки үз алдына тәңгәл тәрҗемә бирүне максат итеп куйды. Бу юл, бердәнбер иҗат юлы буларак, тәрҗемәчедән көчен кызганмыйча, ару-талуны белмичә эшләүне, әдипләрдән әдәби осталыкка өйрәнүне, стиль өстендә чокчынуны, әсәр мөмкин кадәр татарчарак яңгырасын өчен төрле вариантлар, яңадан-яңа синонимнар эзләүне, камилләшүгә омтылуны таләп итә.
Нәрсә тәрҗемә итәргә? Ничек тәрҗемә итәргә? Фәкать үзең тулысынча ошаткан китапны гына, фәкать күңелеңә хуш килердәй әсәрне, үзең мөкиббән китеп укырдай язучыны гына тәрҗемә итү эшенә алынырга һәм бөтен көчеңне-җегәреңне шуңа салырга кирәк. Тәрҗемә эше, әдәбиятның башка тармаклары шикелле үк, зур сәләт булуын да, иксез-чиксез көч сарыф итүне дә сорый.
Тәрҗемәдә хәзер ничек тә, моңарчы күп кулланылып, таушалып беткән сүзләрдән һәм сүз тезмәләреннән, гомумән күп сүзлелектән качу-котылу ягын карыйлар, кат-кат эшлиләр, әсәр җиңелрәк укылсын, табигыйрак яңгырасын өчен тырышалар һәм шуның белән әдәби телебезне баетуга үзләреннән өлеш кертәләр.
Мөхтәрәм язучыбыз Фатих ага Хөсни шулай бервакыт прозаны ничек итеп шигъри дәрәҗәгә, сәнгать дәрәҗәсенә җиткерүенең серен чиште: «Кул белән генә түгел, колак белән язарга кирәк, кычкырып укый-укый язарга кирәк, нәкъ менә шунда музыкасы килеп чыга. Сүзләрнең бер-берсенә яңгыраш ягыннан охшамавы, сүздәге хәрефләрнең урынлымы әллә урынсызмы куелган булуы кычкырып укыганда гына тотыла...»
Бу таләп тәрҗемәчеләргә дә бик нык кагыла.
Тәрҗемәче алдына куелган бурычларның да иң нечкәсе, четереклесе — ул да булса авторның стиленә төшенеп җитү, әсәрнең язылу манерасын, көен тоя белү, шуннан соң инде, авторга тирән хөрмәт саклаган хәлендә, ул тасвирлаган картиналарны түкми-чәчми генә үз телендә гәүдәләндерү, әсәрнең тел байлыгын, эмоциональ куәтен, бизәкләрен үз җирлегеңә күчереп утырту. Тәрҗемәченең иҗади йөзен нәкь әнә шундый оста алымнар, нәкъ әнә шундый киң колачлылык билгели.
Тәрҗемәнең алгы сызыгында кемнәр бар соң? Классик әдәбиятны бүген кемнәр тәрҗемә итә соң?
Иң әүвәл атаклы рус язучысы А. И. Купринның «Атышу» романын, шулай ук повесть вә хикәяләрен нәкъ татарча язылган әсәрләр дәрәҗәсенә җиткереп халкыбызга бүләк иткән Рәис Даутов исемен әйтер идем. Тәрҗемә иткәндә гомумән һәркем диалогларны бирә алмыйча азаплана, шулар белән чиләнә. Рәис менә шул иң читен эштә дә гаҗәеп уңышка ирешә: Купринның геройлары саф татарча сөйләшәләр Һәм шул ук вакытта һәркайсына хас үзенчәлекле индивидуаль сыйфатларын да югалтмыйлар. Р. Даутов тәрҗемә иткән әсәрләрдән янә Ф. М. Достоевскийның «Җинаять Һәм җәза» дигән әсәрен телгә алырга кирәк. Рус әдәбиятында иң авыр, иң катлаулы романнардан саналган шушы китаптагы психологик төеннәрне тәрҗемәчебез укучыга аңлаешлы итеп чишә һәм һәр сурәт-күренешне тәгаен үз телебездә аермачык тасвирлап чыга. Хәзер Р. Даутов Америка язучысы О. Генри әсәрләрен тәрҗемә итү өстендә эшли.
Икенче бер югары культуралы тәрҗемәчебез Яхъя Халитов төрле халык вәкилләре белән «кул биреп сөйләшә», ягъни литва язучысы В. Лацисны, кыргыз язучысы
Ч. Айтматовны, рус язучысы М. Шолоховны, Америка язучысы М. Ридны. Бельгия язучысы Шарль де Костерны татар укучылары нәкъ әнә Я. Халитовның тырышлыгы, белән үз ана телебездә уку бәхетенә иреште. Классик әдәбиятны тәрҗемә итүдә зур хезмәт куйган бу каләм иясе бүгенге көндә күренекле француз язучысы А. Дю- маның «Өч мушкетер» дигән мәшһүр романы тәрҗемәсен эшләп бетерде. Укучыларга бу зур бүләк булачак. ♦
Болардан башка әле тагын Таһир Нурмөхәммәтов, Саимә Ибраһимова, Фәния ш Гайнанова кебек тәрҗемәчеләребезнең соңгы елларда башкарган эшләре хакында да иркенләп сөйләп булыр иде. Фәния Гайнанова, мәсәлән, әлерәк кенә рус әдәбияты классигы И. А. Гончаровның «Гыйбрәтле язмыш» романын тәрҗемә итеп бетерде. Гәрчә аның тәрҗемәләре күп булса да, моңарчы классик әдәбиятта үзенең ләре», йомшак мамыклы үрдәкләр, җитез кыр тавыкларының да хәтсез күп икәнлеген күз алдыңа китерәсең... һәм нинди соклангыч, камил ител эшләнгән образлар галереясе: монда алпавытның ниндие генә юк та, крестьянның ниндиләре юк! Әмма иң нык эшләнгән, типлар дәрәҗәсенә җиткерелгән образлары — ике арадагы кешеләр, байга эт кебек турылыклы, алпавыт малын күз карасыдай саклаучы бурмистр, конторчы, урман каравылчысы һ. б. арадашчылар.
«Аучы язмалары» тәрҗемәсендә дә Вакыйф Зыятдинов хикәяләрнең татар телендә күңелгә ятышлы табигый яңгырашын бирүгә ирешкән. Ә бит рус әдәбиятында аеруча зур ихтирамга лаек булган. Н. А. Некрасов сүзләре белән әйткәндә, Пушкинннан кала иң зур шагыйрь И. С. Тургеневның теле искиткеч бай, мул бизәкле, тәрҗемә өчен бик тә авыр, катлаулы.
Вакыйф Зыятдинов сүзләрнең музыкасын тоя-сиэемли: әүвәл теге яки бу төшенчәнең гадирәк әйтелешен алып, катлаулырагын, баерагын азактан китерә һәм һәр хикәянең матур агылышын бирә.
Язучының стиль үзенчәлекләре дигәндә, аның ни рәвешле язуына, нинди җөмләләр төзүенә, тел байлыгына һичшиксез әһәмият бирү белән бергә, юл арасына салынган мәгънәсен дә күздән ычкындырмаска кирәк. «Аучы язмалары» исә бу яктан алганда бигрәк тә үзенчәлекле урын алып тора. Әдип үзенең әйтергә теләгәнен турыдан-туры язарга кыенсына, шуңа күрә мәгънә төсмерләрен, эчке халәтне еш кына юл арасыннан, персонажларның тел төбеннән шәйләргә кала.
Әйтик, менә «Бурмистр» хикәясе.
Йомшак табигатьле булып күренергә тырышучы алпавыт аш-су остасы утырган арбаның күпердән чыкканда авып китүенә бик борчыла: тәгәрмәч астында калган останың «куллары исән» икәнлеген белгәч исә бик тиз тынычлана. Алпавытның авылга килеп керүе һәр җан иясе тарафыннан олуг афәт, гарасат буларак кабул ителә: сабый балалар тизрәк өйләренә кереп посалар... Алай гынамы соң! «Хәтта тавыклар да йөгерә-йөгерә капка асларыннан кереп качтылар...» Вакыйгалар әнә шулай бер-бер артлы җиңел вә табигый агыла. Арадашчылар исә байга тәлинкә тотарга күнегеп беткәннәр. Алпавыт Пеночкинның коляскасын күрүгә бөтен авыл дер калтырап төшкән иде; ө менә аның ялчысы — бурмистр Софрон, тегенең күзенә карап ялганлый: «...килеп чыгуыгыз белән авылыбызны ямьләндереп җибәрде
12 <К. У.» М 6,
көчен сынап карау ысулында И. С. Тургеневның «Язгы сулар» дигән повестен гына тәрҗемә иткән иде. һәм аның тәрҗемәсенә тел-теш тидерерлек булмады.
Шул ук китапка кергән «Ася» һәм «Беренче мәхәббәт» повестьларын исә Вакыйф Зыятдинов тәрҗемә итте. Н. Г. Чернышевский бик тә яраткан, ә инде Н. А. Некрасов үзенең соклануын «саф алтыннан коелган шигърият лабаса» дип белдергән «Ася» повестен икенче бер телгә тәрҗемә итү зур кыюлык сорый.
Тәрҗемәләр җиңел укыла, повестьларның өчесенең дә гүзәллеге, шигъри аһәңе оста бирелгән дил әйтәсе килә.
Классик әдәбиятны татарчага тәрҗемә итү үрнәкләреннән иң яңасы, китап булып 1978 елда гына басылып чыкканы —И. С. Тургеневның «Аучы язмалары».
Аны укыганда ничәмә-ничә чакрымнарга сузылган сихри урманны да, басу-ту- гайны да, елга буйларын да. шул табигать кочагында яшәүче «затлы урман көртлек
КЫЯМ МИҢЛЕБАЕН ф ТӘРҖЕМӘ ҮРЛӘР!
гез...» — ди.
«Льгов» хикәясендәге Кузьма да алпавытка турыдан-туры тел-теш тидермәс:
•Егерме яшьтә ничек өйрәнчек булмак кирәк!» — дигән сорауга ул:
177
«Баең теләгәч, буласың икән ул. Рәхмәт төшкере, тиз үлеп китте...» — дип җавап бирә.
«— Аш пешерергә кайда өйрәндең соң?
— Аңа өйрәнеп торалар димени? Хатыннар пешерә ич әле!..
— Гаиләң бармы? Өйләндеңме?
— Юк, атакай, өйләнмәдем, мәрхүмә Татьяна Васильевна — урыны оҗмахта булсын! — беребезгә дә өйләнергә рөхсәт итмәде...
— Нәрсә хисабына яшисең соң хәзер? Эш хакы аласыңмы?
— Нинди эш хакы ди ул, атакай... Ашарга бирелә, анысына да шөкер инде! Бик канәгать. Байбикәбезгә генә озын гомер бир, ходаем».
Карап торышка бернинди ризасызлык, бернинди киная дә юк шикелле. Тик инде персонажның шөкеранә кылуы чын күңелдән түгел икәнлеген һәм авторның да ниләр әйтергә теләвен укучы, әлбәттә, күреп тора.
Китапта диалогларның әнә шулай бирелеше телебездәге мөмкинлекләрнең иксез-чиксез икәнлеген исбатлый. Әмма шундый да бай телле, гаять дәрәҗәдә үзенчәлекле һәм катлаулы, тәрҗемә өчен искиткеч авыр китапны татар теле җирлегенә оста гына күчереп чыккан тәрҗемәчебез ара-тирә сөртенгәләп тә куя. Китаптагы күңелне рәнҗетердәй җөмләләр, эзлеклелек сакланмаган урыннар, миңа калса, тиешле игътибар җитмәүдән, кайта-кайта укып тикшерергә вакыт тапмау аркасында килеп чыккан аянычлы хәл. «Я уже прежде по ее платью, телодвижениям и выговору, узнал в ней дворовую женщину—не бабу и не мещанку...», «Мин бая ук инде аның өс киеменә, үз-үзен тотышына карап, хатын да түгел, мещанка да түгел, ә хезмәтче икәнлеген шәйләп калган идем...» (22 бит, «Ермолай белән тегермәнче хатыны»). Уңышсызрак килеп чыккан. Биредә тәрҗемәчебез «не баба и не мещанка» дигәнне, ихтимал, төшендереп бирергә тиеш булгандыр: сала хатыны белән кала хатыны арасындагы бер кеше, яки; авылдан киткән, шәһәргә җитмәгән бер хатын, бер зат иде...
Татар телендә сингармонизм законнары хакимлек итә. Күренекле әдибебез Фатих ага Хөсни бу мәсьләдә болайрак фикер йөртә: сүзләрне бер җепкә тезгәндә, әлбәттә, аларның яңгырашына, музыкальлегенә игътибар итергә кирәк, алай гынамы соң, хәтта әле җөмләләрнең бер-берсенә бәйләнеп китүен дә һич истән чыгарырга ярамый.
Әмма кайбер яшьрәк буын язучыларыбыз еш кына моңа игътибар итеп җиткермиләр. кирәкле синонимны эзләп азапланмыйча, беренче очраган сүзне язалар да куялар! Ә бит андый сүзләр җөмләдән, ватык клавишлар сыман, бүлтәеп чыгып торалар; кычкырып укый башласаң — без монда ялгыш кына килеп эләктек, дип колагыңны тондырып бетерәләр. Бу хәл татарча язылган әсәрләрдә дә. шулай ук тәрҗемә әсәрләрендә дә күренгәли. Вакыйф Зыятдинов сингармонизмга исә хилафлылык китерми, шуңа күрә аның тәрҗемәсен рәхәтләнеп укыйсың: «Ике-өч мәртәбә чәй дә эчеп алдым, берничә тапкыр йокларга да ятып карадым, тәрәзәләргә, стеналарга ябыштырылган язуларны да укып чыктым: эч пошудан тәмам зарыгып беттем» (195 бит). Монда сүзләр, җепкә тезелгән мәрҗәннәр кебек, үз урыннарына куелган, синонимнар дөрес сайланган.
Нәтиҗә итеп шуны әйтәсе килә. Рәхәтләнеп укыла торган, иҗади тәрҗемә бирә алган Вакыйф Зыятдинов — әдәбиятта яңа кеше түгел инде. Аның ярыйсы ук күләмле тәрҗемәләре бар: Н. Островскийның «Давылда туганнар», Вьетнам хикәяләре, Г. Тушкайның «Җура», М. Максимовның «Камо» әсәрләре. Димәк, аның «Аучы язма- ларыпн тәрҗемә иткәндәге уңышлары һич тә очраклы хәл түгел: ул инде югары квалификацияле иҗат кешесе булып җитлеккән, аның осталыгына, тел байлыгына сокланырга була.