ТАРИХИЛЫК ЮЛЫННАН
Нык үскән социализм һәм фән-техника прогрессы чоры әдәбияты үзендә тарихилык рухы көчәю белән характерлана. Тарихилык социалистик реализм теориясендә һәм эстетикасында да торган саен киңрәк урын ала.
Соңгы вакытта әдәбият галимнәрен бу принципның социалистик реализм әдәбиятында чагылышы мәсьәләләре кызыксындыра. Күренекле әдәбиятчы Б. Сучков- иың социалистик реализмга аңланган (осознанный) тарихилык хас дигән фикере яңадан-яңа яклаучылар таба. Әмма мондый тарихилык бер социалистик реализм әдәбиятына гына хасмы? Әдәбият фәнендә бу сорауга төрлечә җавап бирелә. Б. Сучков катгый рәвештә: «Социалистик реализмны аңа кадәрге реализмнан аера торган сыйфат ягыннан яңа принцип — ул аңланган тарихилык»,—диI. Академик М, Храпченко исә, киресенчә, «социалистик реализм әдәбияты тарихилыгының аң- лаиганлыгы аны классик әдәбиятта чагылган тарихилыктан аера торган төп сыйфат булмавы»3 турында яза. Аныңча, үткәндәге бөек художникларның тарихилыгы да киң иҗтимагый идеяләрне үз эченә алган һәм үзенең аңланган булуы белән аерылып торган. Шушы фикерне куәтләгәндәй, С. Петров мисалга Пушкин иҗатын китерә һәм аңа шулай ук аңланган тарихилык хас булуын, тик аның «мәгьрифәтчел эчтәлекле»3 булуын күрсәтә.
Кем хаклы соң? Сорауга җавап бирү өчен «аңланган тарихилык» төшенчәсенең үткәненә күз салыйк. Ә ул төшенчә Ф. Энгельсның 1859 елның 18 маенда Ф. Лас- сальга язган хатыннан алынган. Энгельс болай яза: «Сез хаклы рәвештә немец драмасына хас сыйфат дип күрсәтә торган зур идея тирәнлегенең, аңланган тарихи эчтәлекнең Шекспирча җанлылык һәм вакыйга байлыгы белән тулысынча кушылуына, ихтимал, киләчәктә генә ирешелер һәм, ихтимал, немецлардан бүтәннәр тарафыннан ирешелер».
«Аңланган тарихилык» төшенчәсе тууга нигез булган бу цитатадан күренгәнчә, Энгельс инде шул замандагы прогрессив немец драмасына аңланган тарихи эчтәлек хас дип санаган. Шул ук вакытта Ф. Лассальның «Франц фон Зикинген» дигән тарихи трагедиясен анализлап, Энгельс, язучының тарихи материалны нинди со- циаль-сыйнфый позицияләрдән торып үзләштерүе белән бәйле рәвештә, әсәре эчтәлегенең тарихи аңланганлыгы төрле дәрәҗәдә булуын күрсәтә. Мәсәлән, ди ул, үзенең трагедиясендә сурәтләнгән тарихи вакыйгаларны, шәхесләрне аңлатуга һәм бәяләүгә Лассаль Шиллер рухында, ягъни формаль буржуаз демократия позициясеннән чыгып килә. Ә чын тарихилыкка. Энгельс фикеренчә, чынбарлыкны һәм кешене заманның алдынгы революцион идеаллары һәм көрәше яктылыгында сурәтләгәндә генә ирешергә мөмкин.
Энгельс әйткәннәрдән шундый фикер туа: аңланган тарихилык, гомумән алганда, аерым бер иҗат методы күренеше генә була алмый. Киресенчә, ул төрле заман әдипләренә хас принцип. Тик аның аңланганлык дәрәҗәсе чорның иҗтимагый- политик һәм идея-эстетик фикере үсеше дәрәҗәсенә бәйле була.
Сәнгатьчә фикерләүнең тарихилыгы язучы, үзенең чикләнгән политик карашларына каршы рәвештә, үз әсәрләрендә тарихи процессның объектив закончалыкларын чагылдырган очракта гына «аңсыз» рәвештә гәүдәләнергә мөмкин. Бу моментка, Бальзак һәм Л. Толстой иҗатларын бәяләгәндә, Энгельс белән Ленин аеруча дикъкать иткәннәр иде.
Кыскасы, аңланган тарихилыкны, бер яктан, әдипнең дөньяга карашлары белән, икенче яктан, чорның тарихи эчтәлеге, аның социаль-фәлсәфи карашлары белән
I Б Сучков Ленин и проблемы современного искусства — «Эстетик» сегодня Актуальные проблемы» дигән китапта A,. 1971. 126 бит
• М. Храпченко Рост литературы и проблемы теории — «Знамя». 1976. 10 сан 229 бит.
• С. Петров Социалистический реализм в художественной литературе М , 1976, 169 бит.
ф ӘДӘБИЯТ ГАЛИМНӘРЕ ФИКЕР АЛЫША
бәйләнгән тарихи категория итеп, үсештә, хәрәкәттә карарга кирәк. Мәсьәләгә шулай караганда, социалистик реализм әдәбиятының тарихилыгы, гомумән, сәнгатьчә тарихилыкның иң югары формасы булып алга баса. Чөнки 'ул дөньядагы иң алдынгы һәм иң революцион тәгълиматка — марксизм-ленинизмга, марксистик-ленинчыл философиянең һәм эстетиканың нигез принципларына таяна.
Бу уңайдан бер сорау туа: «Тарихилык социалистик реализмның башка нигез принциплары белән үзара нинди мөнәсәбәттә тора?» Сүз, беренче чиратта, тарихилыкның партиялелек белән үзара мөнәсәбәтләре турында бара. Чөнки кайбер фәнни хезмәтләрдә бу ике принцип арасындагы чикләр ничектер юкка чыгарылалар һәм алар бер үк төрле күренешләр итеп карала башлыйлар. Бер ише әдәбиятчылар партиялелекне тарихилыкның иң югары формасы итеп карасалар, икенчеләре исә тарихилыкны автор һәм герой позициясенә кайтарып калдыралар. Хәлбуки, автор һәм герой позициясе барыннан да элек әдәбиятның партиялелеген билгели.
Әлеге карашлар һәм фикерләр, тулаем алганда, социалистик реализмның нигез принципларының үзара мөнәсәбәтләре мәсьәләсе әдәбият фәнендә әле аз тикшерелгән булуы һәм аны өйрәнүне көн тәртибенә ныклап кую кирәклеге турында сөйлиләр. Социалистик реализм әдәбиятында иҗат методы принциплары үзара гаять тыгыз мөнәсәбәттә яшиләр. Әмма бу хәл һич тә бер принципның икенчесен алыштыруына китерми. Биредә сүз бары тик аларның үзара йогынтысы турында гына барырга мөмкин. Социалистик реализм әдәбиятындагы тарихилыкның төп үзенчәлеге нәкъ менә аның ленинчыл партиялелек һәм халыкчанлык принципларына таянуыннан гыйбарәт. Шуннан совет әдәбиятының тарихи оптимизмы, тормышны һәм кешене тарихи перспективада күрсәтү сәләте барлыкка килә.
Тарихилык принцибының асылын билгеләгәндә, безнеңчә, В. И. Ленинның: «Марксизмның бөтен рухы, аның бөтен системасы һәр положениенең тарихи күзлектән генә, башкалар белән бәйләнештә генә, тарихның конкрет тәҗрибәсе белән- бәйләнештә генә каралуын таләп итә» ',—дигән сүзләре нигез булып торырга тиеш. Чөнки бары шул чакта гына тарихилыкның асылын марксистик-ленинчыл рухт» аңларга һәм аңлатырга мөмкин. Дөрес, тарихилык турындагы бу һәм башка фикерләрен Ленин башлыча гыйльми фикерләүгә карата әйткән. Шуннан: «Фәнни фикерләү белән сәнгатьчә фикерләүдәге тарихилык принципларының үзара багланышлары ничек соң?» дигән сорау туа. Әдәбият фәнендә бу сорауга җавап юк әле. Хәзергә бары түбәндәгене әйтергә мөмкин: фән белән сәнгать арасында яшәп килә торган мәгълүм аерымлыклар аларның тарихилык принципларына да кагылалар. Икенче яктан — фән-техника революциясе заманында фән белән сәнгатьнең үзара якынаюлары әлеге принципларның үзара мөнәсәбәтләренә дә билгеле бер эз сала торгандыр. Мәгълүм ки, дөньяны танып-белүнең бу ике топ формасының үзара якынаюлары аларның* бер-берсенә йогынтысы көчәюгә, үзара багланышлары ныгуга китерә. Алар бер-берсеннән өйрәнәләр һәм байыйлар. Шул нигездә фәнни фикерләү белән сәнгатьчә фикерләүгә хас тарихилык принциплары арасында да яңа уртак нокталар хасил була.
Тарихилык принцибын тарихи категория итеп һәм үсештә карарга омтылу фәндә һәм тәнкыйтьтә аңарга бермә-бер игътибар артуга китерде. Бу эволюция барыннан да элек тарихи һәм тарихи-революцион үткәнгә багышланган әсәрләр җирлегендә карала. Аерым алганда, хәзерге сәнгатьчә фикерләүнең тарихилыгы көчәюнең тарихи жанр үсешенә, бу жанрның асылын аңлауга эз салуы күрсәтелә. Әгәр элегрәк елларда тарихи романның нигез сыйфаты итеп документальлек каралса, соңгы вакытта бу жанрның асылын болай аңлатуның җитәрлек булмавына игътибар ителә. Чөнки 60—70 нче елларда дөнья күргән тарихи әсәрләрнең барысы да тулысынча документальлеккә нигезләнми; алар арасында документаль булмаган чыганакларга — легендага, риваятькә яки мифка нигезләнеп язылганнары да шактый очрый.
Кыскасы, күп милләтле совет прозасында без язучыларның һәм документаль һәм мифологик чыганакларга актив мөрәҗәгать итүләрен күрәбез. Әдипләр тарафыннан файдаланыла торган материалның шулай төрле характерда булуы тарих» жанрда формаларның күп төрлелеген тудыра. Шушы материалның характерына-
В И. Левин. Әсәрләр. Т.. 35. Казан. 1964. 221 бит.
бәйле рәвештә 60—70 нче еллар совет прозасында ике төрле тарихи хикәяләүне күзалларга мөмкин. Аларның берсе классик совет тарихи романының бай традицияләрен дәвам итә. Сүз биредә ныклап өйрәнелгән документаль материалга нигезләнгән, конкрет тарихи вакыйгаларга һәм шәхесләргә багышланган тарихи хикәяләү турында бара. Хәзерге тарихи әсәрләрдән С. Бородинның «Самарканд өстендә йолдызлар». Д. Балашовның «Марфа Посадница». П. Загребельныйның «Ди- ♦ во» һәм «Первомост», Г. Абшидзеның «Озын төн», Ә. Әлимҗановның «Махамбет угы» романнарында сюжет шул рәвешлерәк корыла. Шуның белән бергә, бу 3 әсәрләрдә автор фантазиясенең көчәя төшүе күзгә ташлана. Аларда авторның ро- J ле үсә. Ул әле турыдан-туры, әле читләтеп хикәяүләүгә килеп кушыла, төрле за- х маннарны үзара очраштыра. Нәтиҗәдә әсәр композициясе тагын да катлаулана. Z дәверләр бәйләнеше тагын да тирәнәя төшә. X
Әлеге сыйфатлар тарихи хикәяләүнең безнең көннәрдә шактый популярлашкан -J икенче төрендә тагын да көчәяләр. Бу төр хикәяләү документаль төгәллеккә аз- 2 рак дәгъва итә һәм автор фантазиясенә киңрәк мәйдан ача. Биредә инде әсәр жан- ? ры да, проблематикасы да үзгәрә. Әлеге төр хикәяләү күбрәк ерак үткәннең башлыча әхлакый-фәлсәфи мәсьәләләрен күтәргән повестьта чагылыш таба. Мисал итеп _
B. Панованың «Таң аткандагы шәүләләр», В. Лихоносовның «Таманьда көз». Д. Ба- — лашовның «Галиҗәнап Новгород». А. Кәкилбаевның «Онытылган еллар балладасы». =
C. Санбаевның «Миф көткәндә» повестьларын алырга була. Бу форма белән соңгы 2 вакытта шагыйрьләр һәм драматурглар да кызыксына башладылар. Ю. Марцинкяви- л чюсның «Миндаугас» поэмасы. Т Ахтановның «Ант» драмасы. М. Кәримнең «Сала- ♦ ват» һәм «Ташлама утны, Прометей!», Н. Фәттахның «Кол Гали» трагедияләре шул хакта сөйли. Ерак үткәндәге тормышның әхлакый-фәлсәфи проблемалары, андагы рухи башлангыч белән кызыксынып, бу әсәрләрнең авторлары легендага, кинаяле сүзгә (притча) яки фольклор символикасына мөрәҗәгать итәләр. Мондый проблемалар, мотивлар һәм чаралар кайбер тарихи романчыларның да игътибарын җәлеп итә. Мисалга В. Ивановның «Бөек Русь», Г. Гулнаның «Фараон Эхнатон» һәм «Афина кешесе», Н. Фәттахның «Этил суы ака торур» романнарын китерергә мөмкин.
Безнең көннәрдә тарихи жанр бик хәрәкәтчән һәм заманның эстетик таләпләренә гаять сизгер. Әгәр 20—30 һәм 60—70 нче еллар тарихи әсәрләрен үзара чагыштырып карасак, без аларда бу принципның бигүк бертөрле чагылмавын күрербез. 20—30 нчы еллар әдәбиятындагы тарихилыкның тарих фәнендәге шушы ук принципка шактый якын торуы һәм хәтта аңа «буйсынуы» күзгә ташлана. Чөнки уп чорда язучы, тарихчы кебек үк, күбрәк тарихның социаль аспекты белән кызыксынды. Гомумән, совет әдәбияты үз юлын чынбарлыкны, шул исәптән тарихны да, аңлы социаль планда үзләштерүдән башлады. Безнең көннәрдә исә, нык үскән со-циализм заманында, социалистик реализмның бу принцибы үзгәреш кичерә. Хәтта ул хәзер тулырак, бөтенрәк булып, чыннан да, әдәби тарихилык булып гәүдәләнә дияргә мөмкин. Болар барысы иң әүвәл язучыларның чынбарлыкны, бу очракта тарихны, шәхес аша өйрәнүгә һәм яктыртуга омтылышлары үсүдә чагыла. Шул нигездә совет әдәбиятының психологиэмы да кызыклы эволюция кичерә.
Безнең көннәрдә исә психологик анализның предметы шактый киңәйде Чөнки хәзерге язучылар Марксның кешеләрнең иҗтимагый тарихы һәр вакыт аларның индивидуаль үсеше тарихыннан гыйбарәт дигән фикеренә торган саен ныграк төшенәләр һәм тормыш агымын, тарих үсешен кеше күңеле, аның үсеше аша гәүдәләндерергә омтылалар. Әйтергә кирәк, тарихны шәхес аша танып-белүне алга куеп, хәзерге әдәбиятның тарихилыгы фәнни тарихилыкка да эз сала. Шул ук вакытта хәзерге тарихчылар үз хезмәтләрендә фантазиянең дә кирәклеген таныйлар. Мондый зарурлыкның сәбәбен аңлатып, тарих фәннәре докторы Р Нәфыйков «Тарих Һәм әдәбият» дигән темага багышланган сөйләшүдә («Социалистик Татарстан». 10 апрель, 1977 ел) болай диде: «Чөнки без, тарихчылар, өйрәнә торган тарих замандашлар алдына дөрес булып кына түгел, шигъриятле дә булып басарга тиеш Дип уйлыбыз. Бу теләк бигрәк тә тарихи шәхесләрне күрсәтүгә карый. Чөнки бу шәхесләр, гадәттә, бай рухлы гүзәл затлар булганнар һәм шундый сыйфатлары белән безнең замандашларга да үрнәк булып торалар Алар тарихи хезмәтләрдә дә әнә шундый затлар булып сурәтләнергә тиешләр».
Тарихи шәхесне сурәтләү хәзерге әдип өчен һич тә үзмаксат түгел. Киресенчә, авторлар биредә тарихи үткәннең аерым күренешләрен һәм мәсьәләләрен яктыртуны төп максат ител куялар һәм тарихи шәхесне сурәтләүгә дә шушы максат яктылыгында киләләр. Әйтик, соңгы вакытта илебездәге төрле әдәбиятларда ерак үткәндә яшәгән шагыйрьләр белән кызыксыну көчәйде. Ә. Әлимҗановның «Махамбет угы», Г. Гулианың «Гомәр Хәйям турында хикәят», А. Якуповның «Олугбәк хәзинәләре» романнары, М. Кәримнең «Салават», Н. Фәттахның «Кол Гали» трагедияләре, Ю. Марцинкявичюсның «Миндаугас» поэмасы һәм башкалар шул хакта сөйли. Мондый шагыйрьләргә игътибар көчәю барыннан да элек язучыларның үткән тарихи дәверләрнең рухи-әхлакый тәҗрибәсен, рухи эзләнүләрен һәм табышларын танып- белү. аларны хәзерге һәм киләчәк буыннарга җиткерү теләге белән бәйләнгән. Бу бөек шәхесләр үз күңелләрендә заманның өметләрен һәм шомнарын, аның әхлакый казанышларын һәм фаҗигаләрен йөрткәннәр. Алар еш кына үз заманнарындагы гаделсез иҗтимагый строй белән тирән конфликтка кергәннәр һәм бу конфликт аларны һәлакәткә китергән. Әмма геройларның үлеме рухи торгынлык һәм томаналыктан өстенлек тантанасы булып яңгырый ул әсәрләрдә.
Әлеге әсәрләрнең кайберләрендә тормышта гаделлекнең һәм яхшылыкның тантанасы өчен шигырь белән дә, кылыч белән дә көрәшкән борынгы сугышчы шагыйрь образы тудырыла. Шуның белән алар икеләтә батырлык эшлиләр. Шул сәбәпле, хәзерге әдипләр бу сугышчы шагыйрьләрне үз заманының иң яхшы сыйфатларын, күркәм идеалларын һәм рухи казанышларын үзендә чагылдырган яңа герой итеп күз алдына бастыралар. Шундый сыйфатлары белән алар, дәверләр бәйләнешен үзләрендә гәүдәләнедереп, буыннан-буынга күчеп яшиләр.
Күп кенә әсәрләрдә күренекле революционерларның батырлыкларын күз алдына тулырак бастыру белән бергә, аларның рухи дөньясын тирәнрәк ачарга омтылыш көчәя. Андый очракларда үткәндәге легендар революционерлар тарихи яктан тулы канлы шәхес һәм заманның яңа герое булып күз алдына баса. Шул ук вакытта кайбер әсәрләрдә авторлар, иҗат фантазиясен документаль материал белән тыгыз бәйли алмау сәбәпле, бу шәхесләрне сәнгатьчә сурәтләгәндә әллә ни уңыш казана алмыйлар. Ә кайчак тарихи шәхес турында хикәяләүнең документаль төгәллегенә омтылып, документальлеккә артык ябышып яталар һәм фантазияне санга сугып бетермиләр шикелле. Хәлбуки, инде В. Г. Белинский тарихи шәхесләр турында язучы авторның иҗади күзаллауга тулы хокукы булуын әйткән һәм бу хәлне әдәби әсәр «тукымасының һәм механизмының таләпләре» белән бәйләп аңлаткан. Шул ук вакытта бөек тәнкыйтьче тарихи әсәрдәге фантазиянең мәгълүм чикләре булуына да дикъкать иткән. Андый әсәрләрдә иҗади күзаллау, һичшиксез кирәк, тик ул шәхеснең тарихи йөзен бозуга китермәскә тиеш. Дөрестән дә, фантазия белән артык мавыгуның тарихи шәхесне реаль җирлектән аерып күрсәтүгә китерүе дә ихтимал.
Соңгы вакытта безнең әдәбиятларда хезмәт иясе массаларының революция алды елларында иҗтимагый үзаңы уянуын, революцион көрәш юлына басуларын бөтен катлаулылыгы һәм үзенчәлекле яклары белән күрсәтүгә игътибар артты. Бу тенденция, аерым алганда, төрки халыклар прозасына хас. Мисалга Ә. Нурпеисов- ның «Кан һәм тир», И. Шйхлының «Кызу агымлы Кура», Н. Сәфәровның «Каргышлы һәм өметле көн» романнарын, Г. Бәшировның «Туган ягым—яшел бишек» повестен һ. б. китерергә була. Туган халкының XX йөз башындагы катлаулы социаль- рухи уянуы процессын күрсәтергә алынып, Ә. Нурпеисов үз романында революциягә кадәрге ярым күчмә казакъ тормышына харктерлы булган бер моментка әледән-әле игътибар итә. Сүз казакъларның далада бер-берсеннән аерылган хәлдә, үзалдына гына яшәүләре турында бара. Бу хәл аларны социаль һәм рухи ял-гызлыкка дучар итә иде. Автор «далада һәркем үзалдына гына яши, бер ялгызы үз көтүен яки байлар көтүен көтә иде» дип яза. Менә шушы ялгызлыкка дучар ителгәнлекне язучы революциягә кадәрге казакъ тормышының иң күңелсез күре- нешләреннән берсе итеп күрсәтә. Ә үз геройларының социаль-рухи үсешен ул, барыннан да элек, аларның әнә шул ялгызлык хисеннән арынуларында күрә.
И. Шйхлының «Кызу агымлы Кура» романында исә иң кызыклысы—патриархаль яшәүнең туып килүче капиталистик мөнәсәбәтләр, гомумән, заманның яңа
карашлары белән конфликтка керүен күрсәтү. Бу фикер әсәрнең үзәк герое Джахандар аганың фаҗигале язмышы аша чагылдырыла. Ул патриархаль авыл тәртипләре буенча, бабайлардан калган иске гореф-гадәтләргә ияреп яшәргә күнеккән. Әмма «арслан йөрәкле» бу ир заманның яңа карашларын һәм идеяләрен аңлый алмый, нәтиҗәдә аның искергән карашлары һәм яшәү принциплары үсештәге чынбарлык белән конфликтка керәләр. Бу конфликт геройны фаҗигале үлемгә дучар итә.
Г. Бәшировның «Туган ягым — яшел бишеге» белән Н. Сәфәровның «Каргышлы һәм өметле көн»енә килсәк, аларда геройларның социаль-рухи үсеше иҗтимагый инертлыктан һәм пассивлыктан арыну аша бара. Мондый үсешне булдырган факторлар итеп авторлар, бер яктан, ачлык-ялангачлыкны, байларның һәм патша администрациясенең башбаштаклыкларын, икенче яктан, шәригатьнең рухи изүен саныйлар. Империалистик сугыш башлану белән исә татар авылы Яңасала крестьяннарының һәм провинциаль үзбәк шәһәрчеге Җизаг кешеләренең болай да кыен тормышы тагын да авырлаша. Болар барысы кешеләрне ничектер айнытып җибәрә, алар үзләренең авыр тормышы, аның сәбәпләре турында уйлана башлыйлар. Татар авылы крестьяннары гына түгел, бәлки ерак үзбәк шәһәрчегендә яшәүчеләр дә «ачлык, яңа налоглар. Россия шәһәрләрендәге чуалышлар, патшаның фронттагы уңышсызлыклары, массаларның патшадан да, сугыштан да риза булмаулары турында» сөйли башлыйлар. Авторлар алга таба моңа кадәр ничектер заемсызрак булып күренгән геройларының аңында һәм уйларында тирән үзгәрешләр башлануын, аларда үзләрен изүчеләргә карата ачы нәфрәт хисе тууын күрсәтәләр.
Әлеге әсәрләрдә хикәяләү еш кына яшь герой исеменнән алып барыла, авторлар үзләренең бала чакларын чагылдыралар. Язучыларның уз бала чакларына мөрәҗәгать итүләре хәзерге әдәби процессның фән-техника революциясе йогынтысында көчәеп киткән кызыклы бер тенденциясе чагылышы булып тора. Сүз әдипләрнең «дөньяны турыдан-туры, эмоциональ рәвештә кабул итүгә, бала чак поэзиясенә» омтылулары турында бара. Күренекле әдәбиятчы һәм тәнкыйтьче А. Метченко алга табан хәзерге язучыларның бала чак темасына игътибарлары артуын «кешеләрнең үзара мөнәсәбәтләрендә сафлыкка омтылулары, дөньяны балаларча сафлык белән күрергә һәм аны үзеңә өр-яңадан ачарга» теләүләре белән бәйләп аңлата. Г. Бәширов һәм Н. Сәфәров әсәрләреннән тыш, бу төр хикәяләүгә мисал итеп тагын 8. Смирновның «Дөньяны ачу». Ю. Балтушисның «Сатылган еллар» романнарын, М. Кәримнең «Озын-озак балачак» повестен һ. б. китерергә мөмкин. «Дөньяны балаларча саф күз белән күрергә һәм аны үзеңә өр-яңадан ачарга» омтылу ахыр чиктә әсәрләрдә сурәтләнгән чорның тарихи яктан тагын да объективрак күренешен тудырырга булыша.
Сәнгатьчә фикерләүнең тарихилыгы тирәнәю язучыларда әдәбиятта инде шактый яктыртылган темаларга кабат әйләнеп кайтып, аларны яңача «уку» теләге дә тудыра. Бу тенденция гражданнар сугышы һәм коллективлашу дәверләренә багышланган әсәрләрдә нык сизелә. Тарихилык хисләре тирәнәйгән хәзерге әдипләр шул киеренке еллардагы тормышны һәм көрәшне тарихи яктан тулырак күзалларга тырышалар һәм ул тормышның, көрәшнең яңа сәхифәләрен, яңа якларын ачалар. Әсәрләрдә бигрәк тә ул еллардагы көрәшне бөтен катлаулыгында, күл төрлелегендә һәм кискенлегендә ачуга омтылыш көчәйде. И. Газиның «Онытылмас еллар» трилогиясен, Җ. Икраминың «Бохараның унике капкасыпн, Ф Исәнгуловның «Ир- егеткәй белән ат башы» романын искә алыйк. Бу әсәрләрдә сурәтләнгән аерым геройларның милләтчелек омтылышлары әсәрләрдә яңа тормыш юлына баскан халык массаларының коммунистик интернационализмы һәм идея-политик бердәмлеге белән бәрелештә җиңелүгә Дучар була. Моның белән авторлар тарихи хакыйкатьне— социализм шартларында интернационализм һәм халыклар дуслыгы идеяләренең иске дөньядан калган милләтчелек һәм шовинизм карашларын җиңеп чыгуларын һәм тантана итүләрен чагылдыралар.
Әлеге әсәрләрдә революция казанышларын саклап калу һәм ныгыту ечен актив көрәшкә баскан геройларның характеры, иҗтимагый-әхлакый йөзе һәм үз-үзен тотышы төрле яклы һәм тирән итеп гәүдәләндерелә. И. Гази трилогиясендәге өяз чекасы председателе Шерифҗан образы бик тә характерлы. Аның образында язу-
♦ ӘДӘБИЯТ ГАЛИМНӘРЕ ФИКЕР АЛЫША
чы 20—30 нчы еллар героеның рухи яктан активлашуын күрсәтүне максат ител куя һәм үз фикерен гәүдәләндерү өчен тышкы күренешләрдән геройның эчке дөньясына күчә бара.
Әгәр 20 нче еллар һәм 30 нчы еллар башы әдәбиятында мондый герой еш кына революцион аскетизм тарафдары итеп күрсәтелсә яки шәхси тормыш мәсьәләләрендә уңышсызлыкка дучар булса, И. Гази әсәрендә инде укучы бу геройда тулы канлы шәхси тормышка омтылыш тууын һәм аның шул давыллы елларда уз теләгенә ирешүен күрә. Шушы җирлектә социаль актив геройның рухи яшәеше дә активлаша.
Әмма Шәрифҗанның социаль-рухи җитлеккән шәхескә әверелүе әсәрдә һич тә ниндидер хосусый һәм бердәнбер күренеш булып калмый. Язучы аны безнең илдә яңа кеше формалашу процессының характерлы чагылышы итеп карый. Бу факт кабат бер мәртәбә хәзерге әдәбиятта тарихи-революцион үткәнне шәхес җирлегендә өйрәнүгә һәм күрсәтүгә игътибар артуы турында сөйли.
Хәзерге әдәби процессның тагын бер әһәмиятле үзенчәлеге шунда: аңарда тарихилык үткәнне сурәтләүдә генә түгел, бәлки бүгенге үзгәрүчән заманны сәнгатьчә үзләштерүдә дә торган саен көчәя бара. Шул сәбәпле, бу принципка тәнкыйтьтә һәм әдәбият фәнендә дә караш үзгәрә. Элегрәк елларда тарихилык башлыча үткәнгә багышланган әсәрләргә генә хас дип каралса, хәзер ул бер үк дәрәҗәдә заман темасын яктыртуга да карый торган идея-эстетик категория итеп таныла.
Әдәбият галимнәрен һәм тәнкыйтьчеләрне: «Заман темасын яктыртуда бу принцип нидән гыйбарәт соң?» дигән сорау уйландыра башлады. Дөрес, совет әдәбият фәнендә бу сорау-а тулы җавап юк әле. Бары аерым фикерләрне һәм күзәтүләрне генә очратырга мөмкин. Гомумән, әдәбиятта бары заман турында хикәяләүгә генә хас тарихилык юк һәм була да алмый. Сүз заман темасын яктыртканда бу принципның аерым сыйфатлары һәм таләпләренең чагыштырмача актуальрәк яңгыраулары турында гына барырга мөмкин. Безнең карашча, заман тормышын сурәтләгәндә тарихилыкның чынбарлыкны сәнгатьчә тирән үзләштерү, аның тарихи эчтәлеген ачу кебек сыйфаты аеруча актуаль төс ала. Бу моментка заманында М. Горький да «бүгенге көннең» тарихилыгы турында сөйләгәндә дикъкать иткән иде. Йомшаграк әсәрләргә тукталып, ул болай дип яза: «Очраклы хәлләр»гә нигезләнеп, алар анекдотик характер алалар, аларда әдәби әсәр өчен бик кирәк булган тарихилык сизелми».1 Горький язучыларны заман тормышын «хәзерге көнгә монумент тудыру» максатында файдаланырга чакырды.
Идея-эстетик фикернең җитлеккәнлеге һәм чынбарлыкны танып-белүдәге тирәнлек рәвешендә аңланган тарихилык заман темасына багышланган әсәрләрдә төрлечә чагылыш таба. Барыннан да элек ул әдипләрнең хәзерге җәмгыять үсешенең магистраль тенденцияләрен һәм аның төп көчләрен сәнгатьчә үзләштерергә омтылуларында гәүдәләнә. Характерлы мисалларның берсе — ул хәзерге әдәбиятта эшчеләр сыйныфына игътибар тагын да көчәя төшү. Гомумән, соңгы вакытта бу сыйныфның хәзерге җәмгыятьтәге роле һәм урыны мәсьәләсе киң җәмәгатьчелекнең, беренче чиратта, иҗтимагый фәннәрнең дикъкать үзәгендә тора.
Эшчеләр сыйныфы эшчәнлегенең гомумфәлсәфи һәм гомумэстетик мәгънәсен ачыклаудан тыш тарихилык хисе хәзерге язучыларга тагын бу теманы яктыртуның милли үзенчәлекләрен һәм әһәмиятен төшенергә мөмкинлек бирә. Мәсәлән, Ә. Мохтар фикеренчә, Үзбәкстанда «эшче турында язу — милләтнең йөзе хакында язу дигән суз», чөнки үзбәкләр, «милләт буларак, бары эшчеләр сыйныфы барлыкка килгәч кенә формалаша башладылар.» А. Лупан да Молдавиядә эшче темасын «милләтнең үсүе һәм яңаруы турында уйланулардан башка тирәнтен чишеп булмый» дип белдерә.
Чыннан да, эшчеләр сыйныфының тарихи роле, миссиясе милли республикаларда тагын да калкурак булып гәүдәләнә. Бу сыйныфның фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә аларның экономикасында тирән үзгәрешләр хасил булды. Тарихи казанышлар, үз чиратында, халыкларыбыз тормышында зур социаль үзгәрешләргә китерделәр, аларның профессиональ-техник һәм рухи яктан үсүләренә булыштылар. Тарихилык хисе әдипләрнең игътибарын шушы социаль-рухи процессларга юнәлтә.
■ М. Горький Собр сочинений в 30 тн томах, т 27. М. 1953, II бит.
Әдипләрнең игьтибары еш кына хезмәттәге бөек җиңүләрнең тарихи мәгънәсен ачыклауга һәм гәүдәләндерүгә юнәлтелә. С. Хәкимнең «Дәверләр капкасы» поэма* сында КамАЗ төзелеп'е шагыйрь алдына нәкъ менә дәверләр калкасы булып баса. Бу төзелеш биеклегеннән шагыйрьгә борынгы Болгар иле һәм хәзер автозавод территориясендә калган татар авылы Гәрдәленең үткәне, 20 нче еллар башында ачлык газабын кичергән Идел буе, Курск дугасы һ. б. күренә... КамАЗны төзегәнгә кадәр шагыйрьнең туган халкына әнә шул юлны үтәргә туры килгән. Ә хәзер ул киләчәккә яңа адым ясый. Нурек ГЭСы төзелеше таҗик шагыйре X. Фәйэуллоны шулай ук туган халкының бүгенге казанышларыннан аның үткәненә алып кайта. «Юл поэмасыянда ул моны сукмак образы аша гәүдәләндерә. Сукмак таулар һәм үзәнлекләр буйлап урый-урый килгән дә, Нурек елгасына барыл җиткәч, «киң трактка әверелгән- Заманыбызның мондый зур төзелешләре, икенче яктан, шагыйрьләргә буыннар һәм дәверләр бәйләнешен ачарга мөмкинлек бирәләр.
Хәзерге тәнкыйтьтә һәм әдәбият фәнендә тарихилыкны эстетик категория итеп карауга игътибар бирелә башлады. Чөнки чынбарлыкны тарихи барльгында һәм катлаулылыгында күрсәтүне таләп ител, бу принцип әдәбиятта сәнгатьчә эзләнүләрнең һәм табышларның да күл төрле булуын сорый. Шул ук вакытта ул үзе дә әсәрләрдә төрле формалар һәм чаралар ярдәмендә чагылдырыла
Фән-техника революциясе заманында эшчеләр сыйныфының һәм сан. һәм сыйфат ягыннан үсүе аның хәзерге җәмгыятьнең иҗтимагый-политик һәм рухи тормышында роле тагын да артуга китерә. Шул сәбәпле, эшчеләр дөньясы сәнгать очен зур идея-эстетик кыйммәткә ия. Бу хакыйкать безнең көннәрдә тәнкыйтьчеләр һәм язучылар тарафыннан да торган саен тирәнрәк күзаллана. һәм әлеге факт аларның темага мөнәсәбәтендә тарихилыкның тирәнәюе турында сөйли.
Тарихилыкны сәнгатьчә гәүдәләндерүнең ике төп формасы турында сүз .алып барырга мөмкин. Аларның берсе бу принципны тормышның үз формаларында чагылдырудан гыйбарәт, һәм ул әдәбиятта аеруча киң таралыш тапкан. Тарихилыкны бу рәвешле чагылдырганда хәзерге прозада аналитик башлангычның көчәюе күренә. Соңгысы, үз чиратында, хәзерге әдәби иҗатта документалиэм белән пси- кологизмның көчәюенә китерде. Тарихилыкны гәүдәләндерүнең икенче мөһим формасы шартлылыкка нигезләнә. Биредә инде бу принцип синтезга омтылучы фәлсәфи фикерләү белән, типиклаштыру белән бәйләнгән. Шартлылык исә яшәеш күренешләрен һәм тенденцияләрен сәнгатьчә калку итеп күрсәтү өчен файдаланыла. Бу максатта әдипләр еш кына мифка мөрәҗәгать итәләр. Әмма мифка каоашта социалистик реализм белән модернизм арасында принципиаль аерма бар. Модернистлар, Б. Сучков сүзләре белән әйткәндә, «мифны универсальләштерергә. аны сәнгатьнең олы һәм хәтта бердәнбер юлына әйләндерергә тырышалар».1 Модернистларның бу концепциясен ренегат Р. Гароди аеруча актив пропагандалый. Социалистик реализм әдәбиятында исә миф дөньяны сәнгатьчә танып-белүнең үтемле чарасына әверелә.
Шул күзлектән Ч. Айтматов иҗаты аеруча игътибарга лаеклы. Үзенең «Ак пароход» Һәм «Иртә килгән торналар» повестьларында ул миф ярдәмендә туган халкының бүгенгесе белән үткәне арасындагы рухи бәйләнешне, әхлакый чыганакларын калку итеп һәм зур көч белән гәүдәләндерә алды. Моның белән Ч. Айтматов кабат бер мәртәбә совет язучыларының да мифка мөрәҗәгать итәргә тулы хокуклы булуларын күрсәтте. Ә бит үткән елларда бу хокук еш кына инкарь ителә иде. Гомумән, соңгы вакытта күп бәхәсләрдән соң шартлылык социалистик реализм поэтикасында үзенә тиешле урын алды дияргә була.
Социалистик реализмның нигез принципларыннан берсе — аерым язучы иҗатының Һәм бөтен әдәбиятның идея-эстетик җитлеккәнлегенең мөһим күрсәткече булган тарихилыкны өйрәнүгә әле игътибар җитәрлек түгел. Әдәби процессны тарихилык принцибы яктылыгында эзлекле рәвештә өйрәнү нык үскән социализм чоры әдәбиятының үсеш юлларын һәм тенденцияләрен тулырак һәм тирәнрәк күзалларга булышыр иде.