СОЦИАЛИСТИК РЕАЛИЗМ- КҮП МИЛЛӘТЛЕ СОВЕТ ӘДӘБИЯТЫНЫҢ УРТАК КАЗАНЫШЫ
__ оциалистик реализм генезисы мәсьәләсе — иң актуаль проблемаларның берсе. Совет Көнчыгышы әдәбиятлары өчен ул. ихтимал, аеруча әһәмиятледер. Ә инде социалистик реализмны безгә, янәсе, көчләп тагылган әдә- бият-сәнгать методы дип өзлексез лаф оручы чит ил «советологлары»на каршы көрәштә аның әһәмияте һичшиксез зур. Америка Кушма Штатлары советологлары. илебез халыкларының бердәмлеген какшату максаты белән, әдәбият фәне пәрдәсе артына яшеренеп, зур-зур «тикшеренүләр» язалар һәм шушы мәсьәләгә журналларда махсус саннар багышлыйлар. Советлар Союзында «милләтчелек рухы» чәчәк ата. диләр алар, ә руслар исә анда «өстенлек алып торучы милләт» булганлыктан, имеш, «совет милләтчелеге дә рус милләтчелеге белән тыгыз үрелгән». Шуңа күрә, тугандаш халыклар әдәбиятлары, янәсе, күп милләтле бердәм әдәбият буларак түгел, ә фәкать рус әдәбияты буларак кына үсә
Хәтта Советлар Союзында милли телләрнең бер-берсен үзара баетуы, шул исәптән, «СССР халыклары телләренә рус теленнән сүзләр, сүз тезмәләре һәм төрле атамалар керүне» дә алар, совет кешеләренең немец фашизмына каршы Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыгы кебек үк, «рус милләтчелеге» чагылышы дип карыйлар ’.
1 Review of National Leteratura 1972 ел.. III. № 1. 183 бит.
’ Slabic Review. 1973 ел. № 1. 20 бит.
ф ӘДӘБИЯТ ГАЛИМНӘРЕ ФИКЕР АЛЫША
Шуңа күрә дә, алты томда басылган «Күп милләтле совет әдәбияты тарихы»ның чит илләрдә зур кызыксыну белән каршы алынуы һич тә очраклы хәл түгел. Чөнки ул хезмәт совет әдәбиятының бердәмлеге һәм күп төрлелеге илебез халыкларының бердәм яшәеш процессы нәтиҗәсе икәнлеген кире кагылгысыз итеп раслый. Аны, әдәбиятчыларыбызның күп еллар буе алып барган тикшеренүләренә таянып, күп милләтле совет галимнәре коллективы тудырган.
Совет Көнчыгыш әдәбиятларында социалистик реализмның барлыкка килүен тик-шергәндә, бу әдәбиятларның тарихи үткәнен, үзенчәлекле үсеш юлларын исәпкә алып эш итәргә кирәк. Генезис проблемасын дөрес хәл итү бу әдәбиятларның милли үзенчәлеген төгәл билгеләргә, илебезнең күп милләтле һәм бердәм әдәбият-сәнгате системасында һәр әдәбиятка хас гомуми һәм хосуси билгеләрне ачыкларга мөмкинлек бирә. Хәлбуки, социалистик реализм генезисы мәсьәләсе безнең әдәбият теориясендә иң йомшак өйрәнелгән өлкәләрнең берсе дияргә була. Хәзерге көнгә кадәр галимнәребездән кайберәүләр, социалистик реализм методы принципларын халыкчанлык принцибына гына кайтарып калдырып, аны шактый ук ерак чорда туган дип күрсәтсәләр, икенчеләре социалистик реализм юлына аяк басуны ниндидер чиста язу мәктәбенә керүгә тиңләп булса кирәк, методны «үзләштерү» хакында сөйлиләр.
Социалистик реализм әдәбиятының формалашуын совет әдәбиятының кайбер классиклары иҗаты мисалында тикшереп карыйк. Садретдин Айни, Мохтар Әүэзов, Андрей Упит, Галимҗан Ибраһимов һәм башка каләм осталарының иҗатларында го- мумсоциалистик һәм милли сыйфатлар үзенчәлекле диалектик бердәмлек тәшкил итә. Бу әдипләр тәҗрибәсе аеруча кыйммәтле, чөнки алар совет сәнгатенең уртак хәзинәсенә үзара багланышлар һәм үзара йогынты ясау процессында яңарыш кичергән, үстерелгән милли-тарихи традицияләрне алып килделәр. Алар үзләренең әдәби практикасын иҗади яктан да нигезли алдылар ягъни үзеннән-үзе, мөстәкыйль рәвештә туган һәм үз эчке көченә таянып үсә баручы социалистик реализм методының тере организмына яңа куәтләр өстәделәр. Шушы художниклар йөзендә методның «үзеннән үзе барлыкка килүенең» төрле тибын күрергә мөмкин. Айни шәрык поэзиясенең мең еллык тәҗрибәсеннән килә. Андрей Упит үз иҗатында дөньякүләм әдәби процесска, беренче чиратта, рус һәм француз классик әдәбиятына таяна. Әүэзов исә берьюлы өч чыганакка: туган телендәге фольклорга, борынгы шәрык традициясенә һәм рус классик реализмына нигезләнә.
Совет сәнгатендә көнчыгыш, көнбатыш һәм шәрык-гареп традицияләрен күзаллан- дыручы шушы әдипләр иҗаты уртак тарихи кануннар нигезендә үсә һәм тармаклана. Нәкь шул закончалыклар һәр яңа дәвердә үз заманының үзенчәлекле яшәешен чагылдырырга, чорның әйдәп баручы көчләренә гайрәт өстәргә сәләтле яңа әдәбиятка нигез салучы художникларны мәйданга чыгара, һәр олы художник үткәннең тәҗрибәсенә таянып һәм, берьяктан, аны тормыш, тарих таләпләренә нисбәтле рәвештә үзгәртә, яңарта барып, икенче яктан, башка халыклар әдәбияты-сәнгате каза- нышларыннан үрнәк алып, үз чоры рухын гәүдәләндерү өчен яңа чаралар, төс-буяу- лар эзли. Тарихи үсештә нинди баскычта тору, милли әдәбият-сәнгать традицияләренең нинди үсеш дәрәҗәсенә ирешкән булуы иҗади эзләнүнең юнәлешен, характерын, художникның күзаллау колачын һәм, ахыр чиктә, әдәбиятның төп үсеш юлын билгели.
һәм каләм ияләренең эзләнүләре иң элек халыкчанлыкка, ягъни тарихи иҗат мәйданына чыгып килүче хезмәт иясе массаларының куп гасырлык хыял-омтылышлары яктылыгында яңалыкны күрә белү һәм заманның әйдәп баручы көче — пролетариатның социалистик революциясенә кушылып китеп, тормыш һәм сәнгать дөньясын аңларга һәм яңартырга омтылу, ягъни партиялелек аша тарихилык принцибын тормышка -ашыруга юнәлдерелә. Шушы гомуми закончалык югарыда исемнәре аталган язучыларның барысы алдына да уртак бөек максатлар куя. һәм аларның һәрберсе, төрле сукмаклардан килеп, бердәм совет әдәбиятының олы юлын салышалар.
Садретдин Айни гади бер шәрык авылында туып үсә, «изге Бохара» мәдрәсәлә- оендә сабак ала, җәдитчелек хәрәкәтендә якыннан катнаша, шәрык поэзиясен җентекләп өйрәнә һәм үзе дә искелек, торгынлыкка нәфрәт белдергән шигырьләр иҗат итә. Аны Бохара әмиренең боерыгы белән зинданга ябып, таяк белән суктыралар. Ул 140
Кызыл Армия госпиталендә дәваланып чыга. Шул рәвешчә. Айниның иҗади эзләнү юлы Бохара зинданы бусагасы f төбеннән башланып китте дияргә була. Бу чорда ул әле рус телен яхшы белми һәм иҗатында иске шәрык әдәбияты материалына таяна. Язарына «азыкны» ул барыннан да элек тирә-ягында кайнап торган тормыштан ала. кыю рәвештә реализм сукмагыннан атлый. Бу атаманы әлегә ишетмәгән булса да. үзен үстергән «халык турында яңа суз, хак сүз әйтергә теләвен ул бик яхшы белә.
Әдәбият-сәнгать яңа юллар салучыларга хас булганча. Айниның әдәби һәм фәнни иҗаты янәшә үрелеп бара. Бу елларда инде ул атаклы таҗик-үзбәк шагыйре һәм шәрык поэзиясен, тарихын өйрәнгән галим буларак таныла. Аның революциядән соңгы беренче чәчмә әсәрләрендә нәфис әдәбият һәм социаль-тарихи тикшеренү элементлары бергә кушыла. Әдип тормыш күренешләрен һәм кеше характерларын тарих катламнары белән бергә көрәп алырга омтыла. Әдип һәм тикшеренүче галимнең фикере әсәрдән әсәргә тирәнәя бара. Әмир деспотлыгын фаш иткән «Бохара җәлладлары» әсәреннән соң ул халыкның социаль-экономик яктан изелү темасын күтәрә («Одина»), ә аннары «Дохунда» әсәрендә хезмәт иясе массаларының аңлы, актив протестын гәүдәләндерә. Ниһаять, ул бөтен тарихи барышны тулаем килеш, иркен һәм эзлекле төстә җанландырып күрсәтү эшенә керешә. Хезмәт халкының иректән мәхрүм ителеп колга әверелдерелүе, изү-газаплауларның көчәюе һәм протест тудыруы, феодаль җәмгыять шартларында азатлык хәрәкәте күтәрелә бару, Россиядән кергән яңа идеяләр тамыр җәя башлавы, революция давылы кузгалу һәм яңа азат тормыш ныгып урнашуы,— боларның барысы чорлар эпопеясе булып яңа әдәбиятның нигезенә ята.
Шунысы характерлы. Айни үзенең әсәрләрендә һәр чорга хас җыелма образ, типлар тудыруга омтыла. Башта әле ул образ-шәүлә булып кына гәүдәләнә — Бохара җәлладлары нәкь әнә шундый — аннары, шәрык әдәбиятына хас булганча, гөнаһсыз килеш газап чигүче Одина образы сурәтләнә. Ә инде «Дохунда» әсәре битләреннән Айни прозасында Эргаш кебек актив образ — иске тормышны җимереп яңаны төзүче көрәшчеләр тибы калка.
Иске шәрык традициясенә таянып әдәбият мәйданына килгән Айни иҗатында әнә шулай акрынлап социалистик реализм принциплары тамыр җәя үсә башлый. Автор партиялелек һәм халыкчанлыкны үзенең төп кыйбласы итеп карый, тормышның типик күренешләрен гомумиләштерү юлыннан атлап, тарихны тудыручы халык образын гәүдәләндерүгә кадәр күтәрелә.
Урта Азия халыкларының, капитализм стадиясен читләтеп, урта гасырчылыктан турыдан-туры социализмга күчүе закончалыкларын тикшерү һәм образлы гәүдәләндерүгә корылган, Айни тарафыннан нигезләнгән тарихилык принцибы соңрак таҗик һәм үзбәк совет язучыларының бөтен бер буыны иҗатына юнәлеш бирә. Алар. Айни тәҗрибәсенә таянган хәлдә, милли характерлар психологиясен гәүдәләндерү аша типик характерлар тудыруга киләләр. Остазларының тарихилык принцибын һәм традицияләрен үстереп. Җәләл Икрами, Сатым Улугзадә кебек язучылар үз әсәрләрендә Айниның сурәтләү алымнарын баета баралар һәм шул ук вакытта кайбер искергән нәрсәләрдән арыналар да.
Илебездә социалистик әдәбиятлар кулга-кул тотынып яңа биеклекләр яулаган дәвердә, С. Айни иҗатында да яңа этап башлана. Бу этап олы әдипнең А. М. Горький тәҗрибәсен үзләштерүе чорына туры килә. Иске шәрык әдәби традициясе Айни әсәрләрендә сыйфат яңарышы кичерә. Мәсәлән. «Коллар», «Ростовщикның үлеме» әсәрләрендә образ-тип бер үк вакытта типик характерга әверелә ә «Истәлекләр-еидә (русчага тәрҗемәдә — «Бохара») бу яңарыш гаҗәп ачык бер характер ала Биредә Әхмәт Донишка хас шәрык публицистик дидактикасы һәм хикәяләүдә иске шәрыкның традицион «тәсбих» композициясе алымы Горькийның иҗат тәҗрибәсе белән кушылып, чын осталарча һәм гаять тирән эшләнгән «Изге Бохара» образ-портретын барлыкка китерә. Ул, ифрат зур газаплар эчендә торгынлык, караңгылыктан котылып, яңа эпоха кешесен иҗат итү юлына аяк баса. Әсәрнең геройлары әле үзләренең милли тормыш-көнкүрешенә кендекләре белән ябышканнар, тик шулай да инде алар — киләчәкнең гомумсоциалистик идеалын үзендә йөртүче яңа кешеләр
Художникка шушы портретны төгәлләргә үлем комачаулый. Ләкин әдәби традицияләр— үлемсез. Олы остазның эшен халыкның сөекле каһарманы турындагы
ф ӘДӘБИЯТ ГАЛИМНӘРЕ ФИКЕР АЛЫША
«Восе» романы белән С. Улугзадә дәвам иттерә. XIX йөздә халык күтәрелеше башында торган Восе — чын мәгънәсендә реалистик образ, аңарда характер һәм тиг» диалектик берлектә чагылдырыла. Әсәрдә таҗик милли характеры гәүдәләндерелә, халыкның тираниягә каршы күтәрелеше тарихи барыш закончалыкларына җавап бирүе исбат ителә. Герой характерының эчке асылы, үз заманының иң алдынгы вәкиленә хас сыйфатлары аны табигый рәвештә, гаделсезлеккә корылган җәмгыятькә, урта гасырчылык тәртипләренә каршы актив протест, көрәш юлына этәрә.
Айни «Истәлекләр»енең кайтавазын без үзбәк мемуар әдәбиятында, аеруча Нәзир Сәфәровнең «Нәүруз» (1975 ел) әсәрендә тоябыз. Әсәр героеның бала чагы һәм яшьлек елларын сурәтләгән картиналар Октябрьга кадәрге чорда шәрык халкының социаль уянуы тарихы булып кабул ителә. Автор биредә гади генә бер гаилә тарихын тасвирлый; бу гаилә кешеләре революцион процесста нинди дә булса аерым күренекле- урынга дәгъва итмәсэләр дә, аның аерылгысыз бер өлешенә әвереләләр. Әсәр нәкъ, әнә шуның белән отышлы да. Айбекның «Балачак», Гафур Голәмнең «Шук малай» әсәрләре, Абдулла Каһһарның бала чак турындагы истәлекләренә карата да шуны әйтергә мөмкин булыр иде. А. Каһһар караңгы бер кышлактан чыгып, революциягә кушылган авыл малаен тирән психологик реализм белән сурәтли. Бу образда гасырлар буе басылып яткан халык акылы, күңел дөньясының ачылып китүе, «кечкенә» кешенең тормышны революцион үзгәртеп кору процессында үзе дә үзгәреп, бөек эшләр башкарырга сәләтле булып үсеп җитүе сурәтләнә.
Бала күңелендә моңарчы күрелмәгән гаҗәеп яралгылар барлыкка килүен, яшь кешенең революциягә кушылуы темасын (тик бу юлы кышлактан чыгып түгел, ә бөтен авыл белән бергә), хикәяләүдәге шул ук «тәсбих» композициясен без Гомәр Бәширов- ның «Туган ягым— яшел бишек» исемле повестенда күрәбез. Үз чиратында Г. Бәширов повесте рус реалистик традициясе вәкиле Василий Смирновның «Дөн1|Я ачылганда» әсәренә аваздаш тоела. Бу ике әсәрнең баш геройлары Шурка белән Гомәр арасындагы охшашлык рус һәм татар авылының социаль һәм географик яктан мәгълүм дәрәҗәдә бер-берсенә якын торуы белән генә аңлатылмый, В. Смирнов һәм Г. Бәширов әсәрләренең охшашлыгы авторларның методологик яктан якынлыгы белән дә билгеләнә, чөнки татар әдәбияты Урта Азия әдәбиятларына караганда рус әдәбияты белән элгәрерәк туганлашкан.
Совет Көнчыгышы әдәбиятларында бала чак темасының зур урын биләп торуы со-циалистик реализм методы формалашу процессында гомуми уртак сыйфатлар туа баруы хакында сөйли. Аны революция барышында халыкның рухи дөньясы ничек яңаруын тулы һәм ачык итеп тасвирларга мөмкинлек бирә торган эпик форма эзләү дип әйтергә мөмкин. Кечкенә геройларның рухи үсешен тасвирлаган повестьлары белән язучылар халыкларның революциягә килү юлларын сурәтлиләр.
Инде килеп, латыш совет әдәбиятына нигез салган Андрей Упит иҗатын күздән кичерсәк социалистик реализм методының тууы һәм үсеше аңарда бөтенләй башкача баруын күрербез. Россия революцион хәрәкәтендә катнашкан кеше буларак, ул социалистик сәнгать чыганакларына политик яктан җитлеккән язучы, публицист, теоретик, ныклы реализм тарафдары булып килә. Ул рус һәм Көнбатыш Европа әдәбиятларын яхшы белә, бөтендөнья культура мирасын тәнкыйть күзлегеннән карап үзләштерә.
«Рус язучылары яшүсмер чагымнан ук минем иң яраткан авторларым булды,— дип яза ул.— Достоевскийны ике тапкыр, Тургенев белән Чеховны дүрт тапкыр укып чыктым, Лермонтов, Пушкин, Гоголь, Щедриннар да миңа бик кадерле, әмма Максим Горькийны барысыннан да артыграк яратам». («Знамя» журналы, 1977 ел, № 12, 230 бит.) А. Упит Горькийны социалистик реализм методына нигез салучы итеп саный, әмма теоретик буларак, һәр мәсьәләдә аңа иярми. Мәсәлән, ул реалистик метрд бердәмлеген яклап, романтизм элементларын мөстәкыйль метод итеп аерып алуга каршы чыга. Ул аңа гомумән реакцион романтизм итеп кенә карый. Үз иҗатында да А. Упит («Робежниеклар», «Яшел җир») аек реалист булып кала.
Айни кебек үк, А. Упит та үз иҗатына М. Горькийның зур йогынты ясавын таный, ләкин бу йогынты һәр ике язучының иҗатында төрлечә яңгыраш ала. Айни гавамнан типны, ә типтан исә индивидуаль характерны аерып ала. «Истәлек- ләр»ендә ул, мәсәлән, психологик яктан төгәл һәм ифрат җанлы сурәтләнгән индиви-
дуумнар галереясеи тудыра. Андрей Упит исә, киресенчә, индивидуаль характерлардан революцион масса образын тудыруга омтыла. Упит фикеренчэ. социалистик реализм сәигатендә шәхес коллектив тормышы һәм хезмәттәшлеге стихиясе эчендә өлгереп килүче итеп, шул тормышның барлык борылышлары, катлаулылыгы, сикерешләре белән бергә — чынбарлыкта исә бу нәкъ шулай — сурәтләнергә тиеш. (А. Упит, Әдәби-тән- кыйть мәкаләләре. Латыш дәүләт нәшрияты. Рига, 1955 ел. 222 бит.) Латыш совет әдә- ф биятында А. Упит традицияләрен Виллис Лацис, Анна Саксе, Висвальд Лам һәм башка язучылар дәвам иттерәләр. Аларның әсәрләрендә ялгыз кешенең эшчеләр коллективына кушылып, фәкать шунда үзләренең чын кешелек йөзен табулары һәм чын шәхес булып өлгереп җитүләре гаять эзлекле һәм калку гәүдәләндерелә. «Халыкның күргән газаплары, җәберләүләр, ул кичергән кыенлыклар, аның түземлелеге һәм киләчәккә какшамас ышанычы Упит әсәрләрендә лаеклы чагылышын тапкан.— дип яза В. Лам. — Аның фикерен һәм күңелен әнә шулар туендырып тора, берәүнең күпләр арасында булырга тиешлегенә нык ышаныч бирә». («Дружба народов», 1977 ел, N2 12, 263 бит.) Ә аның «Курчак һәм комедиант» әсәренең герое бу хакта менә нәрсә ди: «Ялгыз кеше ул яши алмый, бернинди эш майтара, ялгыз кеше тормышны бәяли дә алмый». С. Айни традицияләре, социалистик сәнгать принципларына аның карашы таҗик һәм үзбәк әдәбияты чикләреннән ашып, социалистик реализм методы яшәешендә яңа традицияләргә нигез булган кебек, А. Упит традицияләре дә, Балтик буе республикалары әдәбиятларына таралуы белән бергә, шул ук Урта Азия һәм гомумән Совет Көнчыгышы язучылары тарафыннан да, совет әдәбияты-сәнгате һәм аның методының уртак нигезен тәшкил итүче мирас итеп карала.
Татар совет әдәбиятында һәм әдәбият фәненә нигез салган Галимҗан Ибраһимрв иҗаты мисалында да шул ук фикерне раслый алабыз. Латыш художнигы белән туры- дан-туры бәйләнеш тотмаса да, реализм принципларына карашында ул күп яклардан А. Упит фикерләренә якын тора, тормышны аның «үз формасында», тарихи эзлеклелек белән тасвирлануны мәгъкуль күрә. Г. Ибраһимовның сурәтләү стиле әле шул чорда ук татар язучыларына (мәсәлән, Кави Нәҗмигә) гына түгел, төрки телле әдәбиятларның башка вәкилләренә дә зур йогынты ясый. Казакъ язучысы Бәембәт Май- лин, мәсәлән, беренче әсәрләрен Г. Ибраһимовның «Казакъ кызы» тәэсирендә иҗат итә. Бу стиль, гомум совет әдәбияты казанышлары белән байый барган хәлдә, бүгенге татар прозасында (әйтик, Г. Баширов, А. Расих. Г. Ахунов иҗатларында) яшәвен дәвам иттерә.
А. М. Горький, А. Толстой, С. Айни, А. Упит, М. Әүээов, Г. Ибраһимов, А. Кадый- ри, Айбек, С. Бородинны совет көнчыгышы әдәбиятларының тарихи романчылары үзләренең күмәк ориентирлары итеп саныйлар. Шулар арасыннан Көнчыгыш һәм Көнбатыш әдәби традицияләрен үз иҗатында бергә куша алган художникларның берсе Мохтар Әүэзов булды.
Көнчыгыш әдәбиятларында аңа кадәр аз үзләштерелгән жанрлардан проза һәм драматургия өлкәсендә иҗат итә бшлап, ул бик тиз вакыт эчендә үзен өлгергән реалист язучы буларак танытты. Рус классик әдәбиятына юнәлеш тоткан хәлдә, М. Әүэ- зоа үз халкының фольклор хәзинәсенә дә бик киң таяна. Аның беренче әсәре — «Иңлек— кибәк» трагедиясе (1917 ел) халык риваятенә нигезләнеп язылган Мәгърифәтчелек идеяләрен бик яшьли сеңдергән, учительская семинария тәмамлаган яшь каләм иясе шул чорда ук инде рус классик әдәбиятын (бигрәк тә Тургенев әсәрләрен) яхшы белә һәм яратып укый, чит ил әдәбиятыннан да хәбәрдар була Төпле белемнәр белән коралланган әдип тиздән казакъ халкының сөекле шагыйре Абай иҗатын халык арасыннан җыеп кабат тергезү, бу олы мирасны халыкка мөмкин кадәр тулырак итеп кайтарып бирү эшенә керешә, һәм аның бу гаять киң колачлы эшчәнлеге әдәбият белеменең Абай хакындагы махсус өлкәсен тудыруга һәм дөньякүләм әһәмияткә ия булган «Абай юлы» роман-эпопеясен иҗат итүгә китерә. Шул рәвешчә М. Әүэзов үз халкының иҗади традицияләрен, фольклор байлыгын җыеп һәм тәнкыйть күзлегеннән үткәреп, аны бөтен тулылыгында дөньякүләм әдәбият-сәнгать хәзинәсенә китереп куша.
Барлык халыкларның культура мирасына булган тирән ихтирамы, аларның иҗади тәҗрибә җимешләрен зур тырышлык белән үзләштерүе (мәсәлән, кыргыз халык эпо-
ф ӘДӘБИЯТ ГАЛИМНӘРЕ ФИКЕР АЛЫША
сы «Манас» хакындагы фәнни хезмәте) М. Әүэзовның үз иҗатында яңа социалистик әдәбият-сәнгать методы тамыр җәеп үсеп китүе эчен ныклы нигез тудыра.
М. Әүэзов таянган көнчыгыш-көнбатыш сәнгате хәзинәсенең байлыгы яңа казакъ әдәбияты үсеше өчен уңдырышлы җирлек булып хезмәт итә. Казакъ язучыларының күп төрле иҗат индивидуальлегенә ия булган яңа буыны күтәрелеп чыгуында М. Әүэ- зов калдырган игелекле традицияләрнең дә көчле йогынтысы бар. Әүэзов традициясенә хас эпик киңлек, халык характерларын нечкә сиземләү һәм аларны өйрәнүдә дөньякүләм әдәби тәҗрибәгә таяну кебек сыйфатларны Әбдеҗәмил Нурпеисов һәм Тәхәви Ахтанов («Кан һәм тир» эпопеясе, «Каһәрле көннәр», «Дала сере» романнары), Әбеш Кикелбаев («Дала балладалары»), Сатымҗан Санбаев («Ак дөя», «Күпәҗәл») әсәрләрендә ачык хоярга була.
М. Әүэзов калдырган традицияләрнең йогынтысы совет Көнчыгышы һәм күп кенә шәрык илләре әдәбиятлары белән генә дә чикләнми. «Кыргыз һәм каракалпак тарихи романнары (Т. Касыймбековның «Сынган кылыч», Т. Кайыпбергеновның «Каракалпак кызы», «Маман би турында хикәят»), рус язучылары С. Бородин, М. Симашконың тарихи әсәрләре, Ә. Фәйзинең Тукай турындагы биографик романы, бүгенге әзербәй- җан эпосы (М. Ибраһимов, С. Рагимов иҗатлары) һәм баШка бик күп милләт язучы- чыларының әсәрләре структур корылышлары һәм башка күп билгеләре ягыннан казакъ совет әдәбияты классигы белән аваздашлыклары хакында сөйлиләр.
Ә инде М. Әүэзовның әдәбият белеме өлкәсендәге гыйльми эшчәнлегенә килсәк, Казагыстан Фәннәр академиясе М. Әүэзов исемендәге Әдәбият һәм сәнгать институты эшчәнлегенең бу олы әдип традициясенә нигезләнгән булуын әйтү дә җитә. Ул совет әдәбиятын күп милләтле процесс буларак комплекслы өйрәнү проблемасын куйган совет галимнәренең беренчеләреннән берсе булды. Нәкъ менә әдәбият белеме өлкәсендә төрле милләт язучыларының тәҗрибәсе бергә кушыла. М. Әүэзов кебек үк, Айни да «Таҗик әдәбияты үрнәкләре» (1925 ел) исемле антологиясе белән таҗик әдәбият белеменә нигез сала. А. Упит та шулай ук «Яңа латыш әдәбияты тарихын» (1911 ел) яза, ә 1940 елдан башлап социалистик реализм теориясе өлкәсендә эшли башлый. (оӘдәби-тәнкыйть мәкаләләре», Рига, 1955 ел.)
Бу художникларның һәрберсе үз индивидуаль иҗат йөзләрен саклап калды, әмма аларның конкрет иҗат практикасында кристаллашкан методы уртак фәнни җирлеккә нигезләнгән иде. һәм ул методны алар марксизм-ленинизм позицияләреннән торып ycjepe килделәр.
Совет милли әдәбиятларына нигез салучыларның иҗат тәҗрибәсе рус язучылары тарафыннан да кабул ителә. Төрле республикаларда яшәүче рус язучылары иҗатында бу бигрәк тә ачык сизелә. С. Бородинның (ул Айни әсәрләрен дә куп тәрҗемә иткән) тарихи әсәрләрендә дә, М. Шевердинның тарихи-революцион романнарында да Айни тәҗрибәсе йогынтысын күрә алабыз. Ә тарихи романчы Морис Симашко исә үз иҗатында Айни белән дә, Әүэзов һәм С. Бородин белән дә элемтәдә тора.
Безнең уебызча, социалистик реализм методын ачык эстетик система дип билгеләве белән Д. Ф. Марков бик хаклы. Үзара иҗади элемтәләр һәм бер-береңне иҗади баету процессы социалистик реализм методын камилләштерүгә, күп милләтле совет әдәбиятының бердәмлеген ныгытуга, ахыр чиктә исә, киң мәгънәдәге милли формаларның үзара якыная баруына илтә. Шуңа күркәм бер мисал рәвешендә Чыңгыз Айтматов иҗатын китерергә мөмкин. М. Әүэзовны ул үзенең юл башында торган художниклардан берсе дип атый. Халык тормышының һәр мөһим чорын ул гомумсовет проблемалары белән бәйләп карый белә һәм кыргыз халкының үзенчәлекле тормыш-көнкүрешен дөньякүләм реалистик тәҗрибәгә таянып сурәтли. Җитмешенче еллар ахырында исә ул, нивх халкы фольклорына нигезләнеп, «Диңгез яры буйлап чаба торган эт» әсәрен иҗат итте һәм үзеннән бик ерак җирләрдә яшәүче халык рухын никадәр нечкә тоярга мөмкин булуын күрсәтте.
Андрей Упитны дулкынландырган кеше һәм коллектив проблемасы бүген оөтен- ләй башка чор һәм буын, бүтән милләт язучыларын җәлеп итә. Яшь кыргыз язучылары Муса Мораталиев («Ике гомер») Һәм Морза Гапаров («Киек каз») повестьлары нәкъ менә кеше гомерендә коллективның роле, ялгызлык һәм күмәклек мәсьәләләренә багышланган.
Татар язучысы Шамил Бикчуринның «Каты токым» романына мөрәҗәгать итсәк тә.
без шул У* мәсьәләгә тап булабыз. Коллективның аерым кеше тормышында хәлиткеч урын тотуы хакында В. Лам әйткәннәрне татар язучысы үзенчәлекле әдәби чаралар белән раслый. Бораулау мастеры Зөбәеров бригадасында сәер гадәтле кешеләр аз түгел, һәрберсенең диярлек тормышта үз исәбе, үз бизмәне бар. Әмма йөкне башта төрле якка тартучы бу кешеләр, күмәк хезмәт эчендә кайнап, нык береккән коллектив барлыкка китерәләр. Шушы процесста һәркайсының характерындагы иң ♦ яхшы сыйфатлар канат җәя, ачыла бара.
Югарыда санап үтелгән әсәрләр стилистик яктан бик күп төрле булсалар да, бу куп төрлелек, ике-өч дистә еллар элегрәк язылган әсәрләргә караганда, милли үзенчәлек, милли көнкүрешкә ул кадәр үк нык бәйләнмәгән, стиль төрлелеге бүген инде күбесенчә авторларның иҗат индивидуальлегеннән килә. Татар язучысы Атилла Расихның «Язгы авазлар» һәм «Ике буйдак» романнарын алып карыйк. Аларда хәзерге авыл, аның экономикасы, хезмәт һәм культура мәсьәләләренә зур урын бирелә. Фән һәм практика, җитәкчеләр һәм масса, материаль һәм әхлакый проблемаларны хәл итүче кеше һәм гомумдәүләт мәнфәгатьләре белән яшәүче коллектив кебек гаять актуаль проблемалар күтәрелә. Боларның барысы турында автор нык эшкәртелгән реалистик алымда, геройларының конкрет эшен бик яхшы белеп яза. Г. Ибраһимов кебек үк тасвирда ул үзен иркен һәм ышанычлы тота, һәрнәрсәне исбатлап, тормышны аның үз формасында сурәтли. Шул ук вакытта, мәсәлән, Елизар Мальцев яисә Анатолий Ананьев кебек рус язучылары да якынча шундый ук стильдә иҗат итәләр дип әйтергә мөмкин. Атилла Расих романнары формасының милли үзенчәлеге элгәрерәк чорда иҗат иткән Кави Нәҗми әсәрләрендәге кебек күзгә бәрелеп тормый. А. Расихның уңай ге-ройларына хас билгеләрне, үз-үзләренә карата кырыслык, көнкүрештә азга канәгать булу сыйфатларын якыннан төбәлеп күзәткәннән соң гына әсәрдә милли тәҗрибә җимешләрен аерып алырга мөмкин. Моның сәбәбе нәрсәдә соң? Күрәсең, эш төрле халыкларның күмәк хезмәт процессында мораль-этик яклардан бер-берсенә якыная баруында, аларның экономикасы, көнкүреш шартлары якын булуда, җитештерү мөнәсәбәтләре һәм коммунистик идеалларының уртак булуында. Социалистик реализм методының үзенчәлеген билгели торган шушы процесс бүгенгенең актуаль проблемаларына багышланган әсәрләрдә тагын да көчәя төшә. Хәтта С. Санбаев, Ә. Мохтар кебек милли символиканы бик яхшы белеп, аеруча тирән милли үзенчәлекле формада иҗат итүче әдипләр дә. бүгенге чорны сурәтләгәндә совет әдәбиятына хас гомуми тасвир чараларын активрак кулланалар, һәм авторлар күтәргән проблемаларның кайбер үзгә якларына, сюжет борылышларына (әйтик, күп кенә «кенчыгыш» романнарында ир белән хатын-кызның профессиональ мәнфәгатьләре арасында каршылык килеп тууы, шуның белән бәйләнешле шәхси кичерешләр тасвир ителә) якыннан төбәлеп караганда гына, без алардагы милли колоритны күрә алабыз.
Шунысын да әйтергә кирәк, совет әдәбиятының яңа туган жанрларында әлеге якынлык аеруча нык чагыла. Мәсәлән, Бөек Ватан сугышында югалган кешеләрне табып, батырларның чын исемнәрен халыкка кайтару, онытылганнарны әдәбият чаралары белән тергезү максатын куеп язылган китапларны алыйк. Константин Симонов һәм Агния Барто, Сергей Сергеевич Смирнов һәм Юрий Корольков, Гази Кашшаф һәм Рафаэль Мостафин нәкъ шундый әсәрләр иҗат иттеләр, һәм әгәр дә Р. Мостафинның герой- шагыйрь Муса Җәлил турындагы китабы күп кенә башка әсәрләрдән аерылып тора икән, моңа милли формадан бигрәк, Муса Җәлилнең татар шагыйре булуы һәм авторның иҗат индивидуальлеге сәбәпче. Чөнки автор әлеге әсәрендә бер үк вакытта әдәбият белгече дә, язучы да буларак чыгыш ясый.
Күрәсең, әдәби әсәрнең формасы эчтәлеккә битараф була алмый һәм эчтәлек белен бергә үзгәреш кичерә. Чынбарлыгыбызның эчтәлеге — идеаллар, хезмәт, экономика, көнкүрешнең үзара якынаюы тасвирлаудагы якынлыкны китереп чыгара. Ул процесс, әлбәттә, дәүләт күләмендәге яңа законнар кебек үк тиз вакыт эчендә гамәлгә керми. Шул ук вакытта якынаю процессы милли традицияләрне ярлыландыру хисабына бармыйча, төрле әдәбиятларның бер-берсен баету нәтиҗәсе булып тора Фикеребезне татар язучысы Гариф Ахунов иҗаты мисалында исбат итик. Аның «Хәзинә» романында сюжет — нефть өчен көрәш, кичәге игенчеләрдән эшчеләр формалашуы, элекке авыллар урынында шәһәрләр барлыкка килүе, хезмәт коллективында характер-
10. <К. У • М 6.
ф ӘДӘБИЯТ ГАЛИМНӘРЕ ФИКЕР АЛЫША
145
лар чыныгуы, семья көнкүреше һәА башкалар—болар барысы да, сурәтләү принциплары ягыннан караганда, бүгенге әзербәйҗан, үзбәк, казакъ язучылары романнарыннан аз аерыла кебек. Әмма, әсәргә әтрафлы анализ ясаганнан соң, без башкарак фикерләргә киләбез.
Гариф Ахунов романы татар фольклоры элементларына шактый бай. Халыкның образлы сөйләме, җыр-биюләр. мәкаль-әйтемнәр, этнографизм белән мавыгу нәтиҗәсе булмыйча, үз чорының типик шартларында яшәүче типик характерларга хас реалистик буяулар булып кабул ителә. Автор биредә халык тормышының киң һәм күпьяклы күренешләрен тудыра, хезмәт һәм көнкүреш җәмгыятьнең һәм аерым кешеләр яшәешенең бер-берсеннән аерылгысыз өлешләре булып күз алдына баса. Милли үзенчәлек образларның үзенә аерым бер экспрессивлыгында, характерларның ихтыяр көче белән тыелгысыз ярсулык кебек сыйфатларны бергә берләштерүендә, сабырлык һәм кирелек, олы җанлылык һәм көнчелекнең үзара бәрелешләрендә калку чагылыш таба.
Әгәр без Г. Ахуновның «Хәзинә» романындагы Арслан образы белән әзербәйҗан авторы Мәһди Хөсәеннең «Апшерон» әсәреннән Таир образын янәшә куеп карасак, аларда ике чор аермасын гына түгел, милли аерымлыкларны да күрер идек. М. Хөсәеннең Таиры — изге күңелле өлкән оста янында акрынлап социалистик хезмәт алдынгысы булып өлгереп килүче садә бер авыл малае. Ахунов әсәрендә исә куәтле ихтыяр көченә ия булган, сабыр холыклы, саф һәм туры җанлы Арслан белән аның антиподы — тал.антлы һәм ярсу табигатьле, шул ук вакытта мин-минлек чире белән авыручы Кәрим—халык характерының капма-каршы якларын гәүдәләндерәләр. Ә хосусый милек стихиясе белән (Шәвәли образы) тормышның әйдәп баручы көчләре (нефтьчеләр коллективы. Лотфулла) арасында кискен көрәшне сурәтләве, характерлар масштаблылыгы, эпик киңлек Гариф Ахуновның рус классик традициясенә дә, дөньякүләм сәнгать тәҗрибәсенә дә (Бальзак, Золя) һәм гомум совет әдәбияты хәзинәләре белән баетылган шәрык эстетикасына да бердәй дәрәҗәдә таянган һәм, үз чиратында, социалистик реализм методын, үз образлары һәм стиль ачышлары белән баетучы художник булуы хакында сөйли.
Илебез халыкларының күп гасырлык тормыш тәҗрибәсе белән табылган әдәбият- сәнгатебез методының эстетик яктан ачык система буларак иң асыл мәгънәсен билгеләүче социалистик интеграция процессында туплана килгән казанышлары барлык күп милләтле совет әдәбияты һәм аның методы — социалистик реализм тарафыннан үзләштерелә бара һәм әдәбиятларның үзара якынаюы нигезендә бер-берсен баетуларына ярдәм итә.