Логотип Казан Утлары
Хикәя

САГЫНУ


Туган ягым — Казан арты. Җиде классны Биектау районының Мәмдәл авыл мәктәбендә бетердем. Казанга килдем, һөнәр училищесында укыдым, аннан язмыш юллары Мэскәүгә алып китте. Заводта токарь, слесарь, шлифовщик, типографиядә китап басучы булып эшләдем. Шул дәвердә кичке мәктәпне тәмамладым, армиядә хезмәт иттем.
Күп еллардан бирле дәвам иткән төрле уйланулар, эзләнүләр Горький исемендәге әдәбият институтына китерде. Хәзер Казанда яшим. еКазан утлары» журналында эшлим. Инде күңелдәгелэрне берәм-берәм якты дөньяга чыгара башларга да вакыттыр...
шекне ачып бусагадан атлауга авыр операция кичереп өч ай буе палатада яткан Хафизга үз бүлмәләре тансык та, матур да булып күренде. Бөтен җирдә чисталык, пөхтәлек, паркет идәннең кибеп өлгермәгән урыннары каралып тора, агач исе дә бетеп үк җитмәгән иде.
Әлфиясе ыгы-зыгы килеп йөргән арада тәэсирләнеп утырган Хафиз, кунак егете кебек кызыксынып, инде онытыла да башлаган бүлмәне күзәтте. Ул авырып ятканда да тормыш дәвам иткән ләбаса. Менә бүлмәгә дә күпме үзгәреш кергән. Хафиз һәр нәрсәне озаклап, игътибар белән күздән киче
чаткылары күренеп киткәли иде.
Менә каршы стенага яңа пейзаж эленгән. Тау итәгенә сыенган кечкенә генә авыл, биек агачлар арасыннан яссы түбәләре генә күре
реп утырды. Суырылган ак йөзендә, коңгырт-кара күзләрендә шатлык
неп торган балчык өйләр, авыл өстендә көньякның юмарт кояшы балкый. Картинадан эсселек бөркелә. Салкынчарак бүлмәгә кояш нуры төшкән кебек. Төсләр дә нәкъ Хафиз яратканча — күзгә бәрелеп тора. Өстәвенә, тар гына итеп эшләнгән рамы да кояш нуры төсле икән.
Хафиз сак кына урыннан торды, якынрак килеп линогравюраның ♦ сыйфатын, буяуларның ничек төшүен җентекләп тикшерде һәм, төгәл = төшүләрен күреп, арткарак чигенде, канәгать рәвештә пейзажга та- 5 гын бер күз салды. <
Түрдә, ярты стенаны алып торган киң тәрәзә каршында, ялтыра- ф выклы кара өстәл, өстәлдәге кечкенә вазада кып-кызыл роза утыра. _ Хафиз, өстәл янына килеп, розага иелде. Борынына нәфис, тансык и хуш ис бәрелде. Бу татлы истән аның күкрәге киңәеп киткәндәй бул- 5 ды; чәчәкнең исе күңелне сихерләп, җанны рәхәтлектә эретеп, күз- 3 ләреңне йомарга мәҗбүр итәрлек иде. Чәчәк бөтен бер бакчаның _ ямен, матурлыгын, камиллеген һәм, ниһаять яшерен сихриятен үзенә < туплагандыр сыман тоелды аңа. һәм шул мизгелне хәтерендә япон н язучысы Кавабата сүзләре калыкты: «Чәчәкнең матурлыгы, гүзәлле- □ ге йөз чәчәккә караганда аерым бер чәчәктә камилрәк чыгыла», и
Бу ялгыз роза, чыннан да, гүзәл иде. Хафиз күзен алмыйча озак карап торды. Таҗына кунган алмаздай саф тамчыларның дерелдәп- дерелдәп куюын, бәрхеттәй йомшак таҗ яфракчыкларының нәфислеген, табигать тудырган бу камиллекнең серен акыл белән генә аңлап бетермәле түгел иде...
Кухняда өстәл әзерләп йөргән Әлфия, нидер эзләп, бу якка чыкты һәм, өстәл янында исәрләнеп торган Хафизга елмаеп кире чыгып китте. «Кара син Әлфиянең бөтен шартын китереп каршылавын»,— дип, Хафиз эченнән генә куанып куйды. Әйе, аның тормышында бик күп нәрсә Әлфия белән бәйле. Ансыз әлеге чәчәк һәм шуңа охшаш бик күп гүзәл нәрсәләр тормышына килеп кергән булыр идемени?
Аннан Хафиз стенаны тутырып тезелгән китапларына борылды. Китаплар — аның горурлыгы. Хафиз аларны гомере буе җыя. Алар сагынылган. Терелеп тагын шулар янына кайтуын нинди түземсезлек белән көтте ул... Монда да үзгәрешләр бар иде: кайбер китапларның урыны алышынган, берничәсенең урыны бөтенләй буш. «Берәрсе укырга алып торгандыр»,— дип уйлады ул һәм, якынрак килеп, тезелеп киткән бөек исемнәрне барлап чыкты. Менә ул үзенә аеруча кадерле булган бер китапны кулына алды, урта бер җиреннән ачып, таныш текстка күз салды:
«...Букет ясаучы осталар чәчәкне беркайчан да тикшерми-нитми өзмиләр; башта алар һәр чәчәкне төрле яктан карап, өзеләсе чәчәкнең кая, нинди вазага куеласына кадәр исәпкә алып эш итәләр, чөнки ясаласы букетта һәр чәчәкнең үз урыны бар. Яфракларны да, Европадагы кебек, өзеп ташламыйлар, бу — чәчәкнең бөтенлеген, гармониясен боза. Букет ясалып беткәч, оста аны бүлмәнең билгеле бер урынына куя. Букет ныграк тәэсир итсен өчен аның янәшәсендә башка бер әйбер дә булмаска тиеш. Оста тарафыннан ясалган композицияне урыныннан күчерсәң, ул үзенең кыйммәтен югалта, чөнки оста аны ясаганда, әйләнә-тирәдәге әйберләрне исәпкә алып эш иткән...»
Хафиз, китаптан аерылып, өстәлдәге розага борылды. Туры килсә дә килер икән текстка!.. Кара өстәл, нечкә генә кара сызыклар төшкән ак ваза, аңа утыртылган ялгыз роза — зәвык белән берләштерелгән бу өч әйбер берсен-берсе тулыландырып, бүлмәгә ямь өстиләр иде.
Хафизның күңеле күтәрелеп китте. Больницадан кайтып кергәннән бирле аның күңелендә җылылык артканнан-арта бара иде.
Әлфиянең куллары тылсым көченә ия булганын ул инде күптән белә, чөнки хатыны гади генә әйберне ничектер үзенчә борып, берәр
нәрсә белән янәшә куйса, әйбер шунда ук үзгәрә, игътибарны җәлеп итә башлый. Хафиз аның бу табигый сәләтенә соклана иде. Аның чәчәкләрне үлеп яратуын да ул хуп күрә, үзенә әйтмәсә дә, хатынының бу сыйфатына куанып бетә алмый иде.
Хафиз кулындагы әлеге китапны да Әлфия туфлига дип чыгып киткән җиреннән табып кайтты. «Туфли табылыр, ә менә китапны ычкындырасым килмәде»,— диде ул, өйгә кайтып кергәч.
...Хафизның уйларын бүлеп, кухнядан Әлфиянең:
— Әйдә чык, өстәл әзер,— дигәне ишетелде.
Хафиз китапны урынына куйды да кухняга чыкты. Әзер өстәл янында икмәк кисеп торган Әлфияне артыннан килеп кочаклады, хуш исле чәчләренә борынын төртте, кинәт тынып калган хатынының җылы, нәфис муеныннан сак кына үпте. Аннан:
— Белсәң иде сагынганымны, Әлфиям,— дип колагына пышылдады.— Рәхмәт сиңа... Барысы, барысы өчен дә рәхмәт. Сагындым үзеңне... Өебезне сагындым...
II
Хафиз авылда үсте. Кышларын кар-буран ерып күрше авыл мәктәбенә укырга йөрде, чаңгы шуды, ә җәйләрен... Хәер, авыл малаеның җәйләре ничек узганны бер-ике сүз белән сөйләп бетерерлекме соң? Бигрәк тә Хафиз кебек ятим малайның җәйләре ничек узганны...
Ул әтисен хәтерләми диярлек. Аны җирләгәндә Хафиз өч яшьлек сабый гына иде әле. Үзен белә-белгәннән бирле алар әнисе белән икәүдән-икәү...
Әлфия өйгә еш кына чәчәкләр тотып кайтып керә. Хатынының шуларны кадерләп вазага утыртуын, төрле композицияләр ясап, ихлас күңелдән куанып йөрүен күреп, Хафиз авылны, малай чакларын исенә төшерә һәм шәһәрдә үскән Әлфиясенең бала чагын үзенеке белән — авыл малаеның көннәре белән чагыштырып уйлана иде.
Хафиз малай чакта авылны әле машина-трактор басмаган, болыннар да актарылып кара җиргә әверелдерелмәгән иде. Ул заманда авыл җирендә яшеллек тә күбрәк, урамнар да матуррак иде; ә малайлар җәйгә чыгу белән чирәмдә ауный-ауный каз бәбкәләре каравыллыйлар иде. Тәпи йөри башлаган һәрбер бала шушы дөньяга аяк атлый, берәүнең дә башына хәзер телевизордан бик еш сөйләнелә торган табигатьне, яшеллекне, үләнне-чәчәкне саклау турындагы уй килми. Ул чакны болар беркайчан да кимемәс, бетмәс кебек тоела, шагыйрьләр дә табигать турында язганда «иксез-чиксез», «бетмәс- төкәнмәс» дигән сүзләрне ешрак кулланалар иде. Бу табигый дөнья авыл малае өчен ишек тоткасы кебек гадәти дә, күнегелгән дә иде ул чакларны. Әгәр беркөнне кояшта каралып янган, аягына «чеби» чыккан Хафиздан: «Син чәчәкләр яратасыңмы?»—дип сорасалар, ул, мөгаен, җавап урынына сиңа сәерсенеп, әллә җитешми инде моның, дип кенә караган булыр иде. Чөнки шәһәрдән кайтканнар исләре китеп чәчәк дип йөргән күп нәрсә авыл малае өчен кырда үскән чүп үләне. Ул аны утап мал-туарга сала.
Кеше 'табигатьне аннан аерылгач кына сагына, юксына башлый икән. Кадерен дә аерылгач кына белә. Хафизның хәзерге халәте дә, ягъни Ерак Көнчыгыш халыкларында барлыкка килгән табигатькә бәйле фәлсәфә һәм эстетика белән кызыксынып китеп, университетны бетергәч, шул юнәлештә аспирантурада укуы да нәкъ менә табигатьтән аерылу, аны юксыну галәмәте түгел микән әле! Кешегә со-
циаль продукт итеп кенә карау дөрес түгеллеген, аның табигатьтән аерылгысыз бер зат икәнлеген ул күптән чамалый иде, әлбәттә.
Кайвакыт Хафиз үзенең ничек шушы юлга кереп китүе, матурлыкны тою дигән нәрсәнең кешедә ничек яралуы, үсүе, ниһаять, ныгып, гомергә аны үзенә гашыйк итүе турында уйлана һәм күз ф алдына нигәдер малай чакта булып үткән бер вакыйга килеп баса. *
...Ул җәйне күршедәге Нәгыймә карчык янына шәһәрдән кунак- = ка кечкенә генә кызчык кайтты. Нәгыймә карчык ялгызы гына яшә- - тәнлектән, ул йортта кыска күлмәкле, чәченә күбәләк төсле ак бан- тик таккан ак чырайлы бу кызга аралашыр кеше, уйнарлык иптәш ♦ тә юк иде. Шуңа күрә ул гел ялгызы гына ишегалдында, бакчада. = капка төбендә чуала, кулында һәр вакыт нинди дә булса чәчәк утыртылган банкамы, шешәме була. Чәчәкләрнең суын алыштырып. мыштым гына йөри. Менә ул бакча рәшәткәсенә кунган күбәләкне з күреп катып кала, чыпчык сагалаган песи кебек посып күзәтә, очып _ китсә, озак итеп аның һавада мәтәлчек ата-ата очканын карап тора. < Кыскасы, бу нәни кызның уйнарга иптәше булмаса да, ул күңелсез- £ ләнеп, ялгызлыктан интегеп утырмый. Әйләнә-тирәдәге бөтен нәрсә ~ аңа кызык, серле, ул һәр вакыт ни беләндер мәшгуль, шуның белән и юанып көн үткәнне сизми дә кала. Аның үз дөньясы бар...
Бераздан кызчык батырая төште. Үзләренең капка төбенә чыгып утыргалый башлады, ерак китмәсә дә, урамда еш күренгәли иде. Ә беркөнне Хафиз аны үзләренең капка төбендә күрде.
Хафизның кызу эш вакыты — ул печән әзерли. Аларның сыеры булмаса да, олы җиленле, күп сөтле ак кәҗәләре, ике сарыклары бар. Сыер асрау ялгыз әнисенең генә көче җитә торган эш түгел иде шул. Хәер, аның вакыты да юк, ул көне-төне фермада. Кышны шул Хафиз ташыган белән чыгалар. Озынрак кышларны, аннан моннан акча юнәтеп, күрше авыл базарыннан өстәмә печән дә алырга туры килгәли иде.
Берзаман әлеге кызчык Хафизның кырдан үлән төяп кайтканын аларның капка төбендә көтеп утыра торган булып китте. Ике бүкәнгә сузып кадакланган такта өстендә аякларын селкетеп утыруын белә. Тирләп-пешкән, тузанлы йөзеннән юл-юл булып тир аккан Хафизның ике көпчәкле арба белән килеп туктавын, арба тәртәсен җиргә куеп, капканы ачуын, аннан ике багана арасына кысыла-кы- сыла ишегалдына үтүен карап тора иде ул.
Башта Хафизның моңа исе китмәде, ләкин мондый кызыксыну көн дә кабатлана башлагач, игътибар белән кызчыкка караса, теге арбада яткан зәңгәр чәчәкләргә кызыгып утыра икән бит.
Менә Хафиз ишегалдына кереп арбасын чиште, бушатты һәм әле һаман да капка төбендә утырган кызчыкны (аның исеме Лилия булып чыкты) чакырып алып, бер банкага утыртырлык чәчәкләр сайларга кушты. Лилия, моны ишеткәч, ярамаган эштә тотылгандай, башта кып-кызыл булып кызарды, аннан ышанырга да, ышанмаска да белмичә сынап Хафизга карады. Хафиз елмаеп: «Ал, ал!» —дигәч, кыймыйча гына уәчәк араларга кереште. Матуррагы, яньчелмәгән- рәге эләккән саен күзләре бәхетле елтырый иде...
Гаҗәп хәл! Бала чакның шушы хатирәсе исенә төште исә, Хафиз әлеге кечкенә кызчык урынына үзенең Әлфиясен куеп карый. Кыска күлмәкле ул шәһәр кызы Лилия түгел, Әлфия үзе булгандыр сыман тоела башлый Хафизга. Әлфия дә кечкенәдән шулай табигатьне яратып үсмәсә, мондый зәвык, нечкәлек, нәфислек каян килер иде...
...Теге җәйне Хафиз, гомерендә беренче тапкыр буларак, бәрәңге җиреңнән кулларны суйдырта суйдырта утаган гап-гади зәңгәр чәчәкнең малга ашатудан тыш тагын бер кыйммәте бар икәнен белде.
Бу чүп үләне дип аталган чәчәкләрнең кечкенә Лилияне бәхетле итә торган ниндидер көчкә ия булуын күреп, ул бик тә гаҗәпләнде. Хафиз булып Хафиз, зур үскән малай, шушы нәзек бармаклы кызчык каршында үзенең тупаслыгын сизеп, кимсенүгә охшаш бер тойгы кичерде. ~
Бәлки әле эстетиканың беренче сабагын да Хафизга шул кызчык биргәндер, аның алдында беренче тапкыр үзенең тупаслыгын сизү малайны сагаерга мәҗбүр итеп, әйләнә-тирәсенә игътибар беләнрәк карарга, үзенең бигүк камил булмаган якларын күрә белергә өйрәткәндер... Ул кадәресен хәзер инде кем белә, әмма чәченә ефәк тасма таккан ул кызчык хәтерендә тикмәгә генә алай калмагандыр...
Шулай да табигать кочагында үскән авыл малае матурлыкка сукыр була алмыйдыр ул. Табигать — ана кебек, аны яратмый, хөрмәт итми мөмкин түгел. Табигатьнең яшел күкрәгендә кызарып пешкән җиләкләрне җыйган малайда матурлыкны сизү булмый калмас, ләкин аны әле үстерәсе, тәрбиялисе, ныгытасы гына булгандыр...
Сигезенче классны тәмамлаган җәйне Хафизлар шәһәргә күчтеләр.
Ш
...Күп еллар үтте. Хафиз эшләде, аннан укыды, әле дә укый. Вакыт үтү белән ул беренче карашка файдасыз булып күренгән әйберләрнең дә зур мәгънәсе һәм файдасы барлыгын елдан-ел тирәнрәк аңлый барды. л
IV
Иртәгесен Хафиз шактый соң уянды. Кичәге көн мәшәкатьләре: кием-салымны алыштырып, документлар өлгергәнче әрле-бирле коридорда йөрүләр, өч ай буе тәмам дуслашып, туганнар кебек якынаеп беткән врачлар, шәфкать туташлары, нянялар, авырулар белән саубуллашу, күргән-белгәнне сөйләп йокысыз төннәр үткәргән палатадаш егетләр белән кул кысышып, терелеп чыгуларын теләп аерылышулар аннан сакланып кына таксида кайту (операциянең җөйләре ныгып җитмәгән иде әле), кайтып кергәч, ял итә-итә Әлфия белән бишенче каттагы квартирага менү, күңелен биләп алган яңа хисләр, тәэсирләр — болар барысы да әле тазарып җитмәгән Хафизга җитә калган иде, күрәсең. Үз өендә, Әлфиянең йомшак сулышын күкрәгендә тойган килеш, изрәп, тынычланып ял иткән Хафиз.
Әлфия иртәрәк торып каядыр чыгып киткән иде. Хафиз уянып тәрәзә янына килде, чалт аяз күкнең зәңгәрлегенә сокланып карап торды. Биектә, шәһәр өстендә, карлыгачлар уйный иде. Урамның каршы ягында кара комбинезон кигән ике кеше түбә буйыйлар. Түбәнең буялган өлеше кызыл элпә япкандай кояшта ялтырый.
Аста, урамны тутырып, бакча яшелләнеп утыра; ике яклап өрәңгеләр, гөлҗимеш куаклары сузылган, уртада төрле төстәге чәчәкләр белән чуарланган клумба.
Хафиз больницага кергәндә әле бу яшеллек тә, чәчәкләр дә юк иде. Әле генә кардан ачылган клумба тирәсендәге озын урындыкларга, яз килүгә куанышып, сөякләрен җылытырга карт-коры килеп утыра иде...
Шул мизгелдә Хафизның хәтеренә уналты яшьләрендәге бер кыэ килеп төште. Алар әнисе белән клумба янына атнага бер тапкыр — ял көнне генә киләләр иде. Башка көннәрне әнисенең вакыты юктыр,
кыз бердәнбер көнне түземсезлек белән көтә торгандыр, дип уйлый иде Хафиз.
Ана белән кыз скверга гадәттә төшкә кадәр үк килеп, култыклашкан килеш, акрын гына зур клумбаны әйләнәләр, аннары скверның асфальт сукмаклары буйлап китәләр иде. Кызы, тураеп каткан ♦ аякларын алмаш-тилмәш китереп, авырлык белән янәшәдә атлый. > Бераз баргач, туктап ял итәләр, акрын гына нидер сөйләшәләр, кай- = вакыт кызның ак чыраенда елмаю хасил була. Хафиз аларны ял < саең шушы тәрәзә аша күрә иде. Шуңа игътибар итте дә.
Бүген исә сквер буш булса да. Хафизның хәтеренә нигәдер нәкъ ♦ менә шул ана белән кыз килеп төште һәм ул, тетрәнеп, кызга ул-бу = булды микән әллә дип уйлап куйды...
Ул тиз генә тәрәзә яныннан китте. Аның бүген үткәннәргә кире л> кайтасы килми иде. Зур бәладән котылган һәрбер кеше кебек, ул 3 бүген, монысы инде соңгысы, бүтән авырмам, алдагы тормышым х ямьле, матур, бәхетле булыр, дип чын күңелдән ышана, шундый < өмет белән яши, план кора иде. ч
Урынны җыйгач, Хафизның күзенә кичәге роза төбенә куелган э кәгазь чалынды. Кәгазьне алса, анда түгәрәк, йомры хәрефләр белән: ° «Хафизым! Мин озак тормам!» диелгән һәм аскарак, кул куясы урынга озын койрыклы кошчык рәсеме ясалган иде. Хафиз көлемсерәп кошчыкка карап торды...
Күп тә үтмәде, тышта йөрүдән алсуланып, Әлфия үзе кайтып керде.
— Әй, көннең матурлыгы,— диде ул, сумкасыннан азык-төлек бушата-бушата.— Үзе җылы, үзе тыныч, җилнең әсәре дә юк.
Әлфиянең ак тешләре җемелдәп куйды.
— Әле мин дә, уянгач, тәрәзәдән карап тордым...— диде Хафиз, башы белән якты урамга ымлап.— Күк шундый чиста, карлыгачлар уйный, скверда яшеллек, аякларны сузып үлән өстендә бер утырасы килеп китте. Әллә мәйтәм...
Хафиз сораулы карашын Әлфиягә төбәде. Тегесе аның тел төбен аңлап:
— Болынгамы, болынга барабызмы? — дип, тиз генә сорап куйды.
Хафиз «әһә» дип баш какты, куанып елмайды, сөйләп китте.
— Әле больницада ук, терелеп чыксам, беренче булып шунда барырбыз дигән идем... Больницада яшеллеккә бигрәк тә сусата икән ул.
— Ярар, барырбыз,— диде Әлфия, куллары белән Хафизның иңенә кагылып.
Хафиз аны биленнән тотып сак кына үзенә тартты, аннан күкрәгенә кысты. Назга сусаган Әлфия, хискә бирелеп, күзләре йомыла, иреннәре ачыла башлавын сизде һәм үзен кулга алып:
— Әйдә алайса, чәй эчик тә китик,— диде.
Алар «болын», «безнең болын» дип йөргән бу җир чынында исә үлән белән капланган бер почмак булып, Хафизлар торган йорттан әллә ни ерак түгел иде.
Көннәр ачылып, матураеп киткән чакларны яки бүлмәдә озак утырып арыган, йончыган вакытларны Хафиз белән Әлфия, кинәт исләренә төшеп, җилләнеп кайтыйк әле дип, шушы «болынга» чыгып китәләр иде. Җәйге шәһәрнең кызган асфальтыннан, тузаныннан, гөрелтесеннән, бензин исе таралган бөркү һавасыннан, таш коридор булып сузылган урамнарыннан туеп, бер-ике сәгатькә генә булса да шушы кысыр җирдә онытылып, кинәт өсләренә иңгән тынлыкка колак салып утыралар.
Җыенып болынга китүләр Хафиз белән Әлфияне тагын да якынайта, җәй уртасының җылы яңгыры кебек күңелләренә сафлык өсти, хисләрен яңарта иде. Бу җирне дә бит беренче тапкыр Әлфия «табып» кайтты. Табып кына түгел, бер кочак кыр чәчәкләре дә күтәреп кайтып керде. Аннан бүлмәне болын исенә, печән өстендәге җил исенә тутырып бизәп чыкты. Нәкъ шул көннән алар бу җирне «безнең болын» дип йөртә башладылар һәм анда бару үзе бер бәйрәмгә әверелеп, гадәткә кереп китте.
Әйләнә-тирәсендә биек йортлар төзелеп, инде шәһәрнең эчендә үк диярлек утырып калган бу җир кисәге киләчәктә ни дә булса төзү максаты белән калдырылган булгандыр, күрәсең. Ләкин узган җәйне анда хәтфә палас кебек яшеллек хөкем сөрә иде әле.
Сул яктан болын шактый биек коймага барып тоташа. Койманың теге ягында ниндидер тәҗрибә участогы урнашкан, анда көнозын эш кайный, түтәлләр арасында чыр-чу килеп яулыкларын күзгә төшереп бәйләгән апалар йөри иде. Болынның түрендә тоташ пыяладан эшләнгән теплица кебек тәбәнәк, озын корылма сузылган. Пыялалары кояшта ялтырый. Кайчагында аннан эт өргән тавышлар ишетелә. Хафиз күпме кыстаса да, Әлфия анда хәтле барырга курка иде.
Хатынының эттән курка торган гадәте исенә төшеп, Хафиз елмаеп куйды, күз кырые белән генә кулын аның беләгенә салып баручы Әлфиягә күз салды. Аяз көннең каршыдан сирпелгән кояшында Әлфиянең кысыла төшкән керфекләре җемелди, йөзенә шатлык катыш дулкынлану билгеләре чыккан иде.
«Дулкынланырсың да,— дип уйлады Хафиз, үзенең дә менә бераздан болынга җитеп, бишектә тирбәлгән нарасыйдай таралып үләннәр арасында утырасын күз алдына китереп.— Быел бит беренче тапкыр баруыбыз...» Ул соңгы өч айны Әлфиянең күңелендә бер-бер- сен алыштырып хәвеф һәм өмет яшәвен, аның да университет белән больница арасында йөреп шактый арыган, талчыкканлыгын күреп назлы кызгану кичерде, йомшак кына итеп иңеннән кысты.
Өстәл яныннан кубып урамга чыкканнан бирле Хафиз ниндидер күтәренкелек белән һаман шул болын турында уйлады, күз алдында һаман болын тора иде. Ә болынны исенә төшерде исә, аның каршына һәр вакыт чәчәк җыючы Әлфиясе килеп баса һәм хатирәләр йомгагы сүтелә башлый...
...Ул көнне Әлфия үзен ничектер сәер тоткан иде. Әле тиктомалга серле итеп елмаеп куйгалый, әле онытылып бер ноктага төбәлеп тора, кайвакыт көтмәгәндә йөзенә кызыллык йөгерә.
Хафиз аның бу халәтен сизенсә дә, сорарга батырчылык итмәде. «Кирәксә үзе әйтер,— дип уйлады ул.— Хатын-кызның күңелендә . ни генә булмас, вакытсыз соравың белән эшне бозуың бар...»
Өйләнешеп бергә тора башлаган гына чаклары. Әле бер-берсен чынлап торып аңлап та бетермиләр, күп вакыт өзелеп ярату һәм бер-береңә соклану гына кискен сүзләрдән коткарйп кала, үпкәләгәндә дә тиз килештерә иде.
Ниһаять, иртәдән бирле үзен сәер тоткан Әлфия түзмәде. Тәрәзә яңагына сөялеп китап укыган Хафиз янына килде дә, күтәрелеп карарга тартынып, аның ак күлмәгенә төшкән вак-вак кызыл чәчәкләрнең берсен тырнагы белән бөтерергә кереште. Хафиз китабын бер читкәрәк куйды, Әлфиянең нидер әйтәсе килеп икеләнүен күреп, биленә кулын салды. Шул мәлне хатыны дулкынланып, оялып:
— Хафиз... минем кәефләрем үзгәреп тора, буемда бардыр, ахры.— диде һәм кызарган йөзе белән Хафизның күкрәгенә капланды.
Бу минутта Хафиз үзен кинәт шарлавык астында калгандай тойды, өстенә моңа кадәр кичерелмәгән яңа хисләр ташкыны ябырылды.
Йөрәгендә тоташ тантана иде, гүя ул яшәешнең тагын бер баскычына күтәрелде. Гомердә онытасы юк ул минутны!
Көтелмәгән шатлыкның беренче дулкыны үтеп бераз тынычлангач һәм аларны тагын да якынайткан бу хәбәргә күнегә алмыйча, гаҗәпләнеп, ишекле-түрле йөргәннән соң, ул көнне дә менә бүгенге кебек үк болынга дип чыгып киткәннәр иде бит... ♦
Ул якты көн әле дә булса Хафизның күз алдында. i
Менә алар икәүләшеп болынның үзләре килеп чыккан очыннан 3 үткәрелгән тимер юлда торалар. Моннан карасаң, болын уч төбендә < кебек, чөнки чуерташ өеп төзелгән тимер юл шактый биектән уза. ~ Шул биеклектән каршыда җәелеп яткан кыргый җирне күзәтәләр. _ Баягы хисләргә яңалары — торган саен фәкыйрьләнә баручы таби- “ гать белән очрашу куанычы өстәлә. g
Ләкин кая инде ул Әлфиягә мондый чакны түзеп тору! Кулларын ° кош канаты кебек җәеп, ул аска йөгереп төшә, биек үлән арасына 3 кереп, бер-ике чәчәк өзә. Аннан, борылып, арттан килүче Хафизга: =
— Әйдә, тизрәк... Кара син бу матурлыкны, бу киңлекне,— дип н кычкыра. Аның йөзе балкый, икегә аерып тараган кара чәче кояшта ч җемелди. 3
Хафиз төшеп җиткәндә, Әлфия инде, куе үләнне ерып, шактый алга үткән иде. Хафиз да азрак эчкә узды, калкурак урынга басып, бер мизгелдә бөтен болынны күзләренә сыйдырырга теләгәндәй, карашы белән тирә-юньне айкап чыкты. Тын иде, шәһәр авазлары тимер юлның теге ягында калды, гүя бу минутта хәрәкәт туктап, тормыш кинәт тынды. Хафиз тирән итеп сулыш алды. Кара син, ә, ул китапханәләрдә утырганда җәй уртасы да җиткән ләбаса. Үләннәр ныгып, карасу-яшел төскә кергәннәр. Аксыл таплар булып уйдык уйдык ромашка күренә, каралып, күч-күч тигәнәк үсә, салмак җилдә алабутаның юка яфраклары селкенгәләп ала, арырак, сул яктагы койма буенда, кояштан күзен аера алмыйча көнбагыш утыра.
Әлфия инде шактый ерак китте. Ул иелеп-иелеп нидер җыя, ара- тирә күкрәгенә төшкән толымын артка чөя, чуар блузкасы бер күренә, бер күздән югала.
Хафиз янында гына аунап яткан бетон плитага килеп утырды, кулларын артка куеп таянды да күккә карады. Бетон җылы һәм кытыршы иде. Вак цемент кисәкләре юкарган учына кадалдылар. Җир кибеп беренче тапкыр урамга чыккач та нәкъ шулай була торган иде. Кыш буе киез итектә йөргән табанның тиресе юкара, кечкенә ташка бассаң да, аяк авырта. Кешене дә мәдәният шулай нечкәртеп, сизгерләндерми микән?
Болын өстендә яткырып куелган кувшинга охшаш кечкенә болыт асылынып тора. Аннан тамчылар тамар да Әлфияне чылатыр сыман. Хафиз шул бердәнбер ак болыттан күзен алмый утырды. Тәненең бөтен күзәнәкләренә кояшның шифалы, тансык нурын сеңдереп, бу мәлне күңелен камап алган тынлыкка һәм шул ук вакытта минут саен ныгый барган ышанычка гаҗәпләнеп куйды: «Бу тынлык, әлеге күңелгә иңгән ышаныч — бәхет үзе түгел микән?..»
Утыра торгач, ул бире таба килүче Әлфияне күреп алды. Шул вакыт артта рельслар гүли башлады. Электричка якынлашып килә иде. Менә ул көтмәгәндә нечкә итеп сызгыртып куйды. Бу кискен тавыштан Хафизның күңеле әллә нишләп китте. Тавыш, моңсу көй гә әверелеп, чәчәкләр күтәреп килгән Әлфиянең баш өстеннән үтте, аннан болынга таралды, ерагайды, ерагайды да, ниһаять, бөтенләй сүнде. Шул мәлне Хафизның күңеле нечкәреп, хрусталь челтерәгәндәй булды, хисләре ташып, тыны кысылды... Аның аңында галәм киңлекләрендә туган яңа йолдыз сыман кинәт нидер кабынып, бөтен барлыгын үзенең яктысында эретте...
Болын өстеннән, үләннәрне җиңел тибрәтеп, салмак җил узды, Хафиз аның йомшак канатын тоя, күзләрен йомар-йоммас утыра бирде. Бераздан ул үзендә әйтеп бетермәслек җиңеллек сизде. Бу минутта ул инде салмак адымнар белән аңа таба килүче Әлфиянең гомерлек дус булачагына тәмам ышанган иде. Тормышлары бәлки бик җиңел дә булмас, ләкин юлларында нинди генә авырлыклар, бәла казалар очраса да, алар барысын бергәләп җиңәрләр; бу ышанычлы, гүзәл кеше ул сайлаган авыр һәм ләззәтле эштә аның ярдәмчесе, киңәшчесе, балаларының анасы булыр; Хафиз аңа йөрәгендә кайнаган уйларын, серләрен сөйләр һәм Әлфия аны, мәрхүмә әнисе кебек үк, бер вакытта да аңламый калмас...
Шул мәлне: «Ир затка аның әнисен алыштырырдай кеше генә яхшы хатын була аладыр ул»,— дип уйлаганы инде ике ел үтсә дә хәтерендә Хафизның. Ә менә нарасыйлары аларга насыйп булмаган икән. Аны кулга алып сөю бәхетенә ирешә алмадылар...
Үткәннәр турында уйлап бара торгач, Хафиз тимер юлга килеп җиткәннәрен сизми дә калды. Инде бары тик чуерташ арасында үскән әремнәргә тотына-тотына, шпал исе аңкып торган тимер юл өстенә үрмәләп менәсе бар. Анда менсәң, каршыңда бөтен киңлеге белән болын ачылачак, һәм күзләреңне ял иттереп бераз торганнан соң аска, яшел үләннәр кочагына ташланачаксың...
...Ләкин тимер юлның теге ягында аларны сихерләгән, күңелләренә кадерле утрау булып кереп урнашкан ул дөнья юк иде инде. Аның урынына йөк машиналары таптап-изеп бетергән кара җир, шул җир өстенә аударылган күч-күч ватык кирпеч һәм бетон кисәкләре, сынык агач-богач, кәгазь тартмалар, ниндидер саны-санга аерылган әрҗәләр, түбәтәйгә охшап тыпырдап каткан измә өемнәре, кыршаулары төшкән агач мичкәләр һәм башка мең төрле шәһәр чүбе аунап ята иде. Ә болынның аргы ягында чүплеккә әйләндерелгән бу җирне тигезләп ятучы бульдозер тавышы ишетелә. Күрәсең яңа төзелешкә мәйдан әзерләүләредер...
Хафиз белән Әлфия көтелмәгән бу күренештән катып калдылар. Әлфия, күңеле тулып, иренә сыенды. Хафиз аның дымлы күзләрен күреп, хатынын күкрәгенә кысты, юаткандай итеп бер-ике тапкыр чәченнән сыйпады...
Дөньяда нәрсәдер кимегән иде һәм моның өчен Хафиз үзен дә гаепле итеп тойды, бигрәк тә табигатьне сөйгән Әлфия алдында гаебе бар сыман иде.
Шул вакыт якынлашып килүче товар поезды чыелдап куйды. Алар юлдан төшеп, читкәрәк тайпылдылар. Менә колак төбендә, якты көнне урталай ярып, тәгәрмәчләр тукылдый башлады. Хафиз белән Әлфия юл кырыенда вагоннарның тизрәк үтеп күздән югалуын һәм әйләнә-тирәдә яңадан тынлык урнашуын көттеләр.