Логотип Казан Утлары
Публицистика

ПРОФЕССОР ТАҺИРОВ


(1903—1977)
җитәкчесе, РСФСР халык мәгарифенең Татарстан югары уку йортлары һәм техникумнары буенча җаваплы секретаре, Татарстан халык мәгарифе коллегиясе секретаре, Мулланур Вахитов исемендәге Үзәк көнчыгыш китапханә-музейда Көнбатыш Европа әдәбияты бүлеге мөдире вазифаларын үти. Шул ук елларда ул профессор В. Ф. Смолин җитәкчелегендәге археологик экспедицияләрдә катнаша, «Татарстан республика-сында 1917—1918 елларда революцион хәрәкәт хроникасы» дигән мәкаләсе белән
ВКП(б) Үзәк Комитеты каршындагы Ленин институты кушуы буенча ул Ленинның Казандагы тормышы турында архив материаллары эзләп таба һәм «Красная Татария, газетасының 1930 ел, 15 май санында «В. И. Ленин Казан университетында (Казан университеты материаллары буенча)» дигән мәкалә бастырып чыгара. Бу мәкалә «Студент Татарстана» (1930 ел, 15 май) һәм «Кызыл Татарстан» (1930 ел, 14 май) газеталарында да басыла.
1924 елда аның «Китапханәләрдә сәяси мәгариф эш» дип исемләнгән тәүге китабы дәнья күрә. Шул ук елда ул РСФСР китапханәчеләре съездына Татарстаннан делегат итеп сайлана.
Тарихчы, педагог һәм җәмәгать эшлеклесе, Ватан сугышы ветераны. Татарстан китап палатасына нигез салучы профессор Рифгать Шакирҗан улы Таһировның тууына 75 ел тулып узды. Ул 1903 елда Казанда укытучы Шакирҗан Әхмәтҗан улы Таһиров семьясында туа. Аның әтисе Октябрьга кадәрге чорда халык мәгарифен прогрессив юлга кую, татар халкына аң-белем бирү өлкәсендә күп эшли, татар язуын реформалаштыруга зур өлеш кертә, татар мәктәпләре өчен дәреслекләр төзи.
1923—1928 елларда Казандагы Көнчыгыш педагогия институтында укый.
Студентлык елларында ук Р. Ш. Таһиров җәмәгать эшләрендә актив катнаша. Пролетар студентларының Татарстан өлкә бюросының
1925 елда Татарстан Совнаркомы Р. Ш. Таһировның «Казанда Татарстан үзәк китап палатасы оештырырга кирәк» дигән тәкъдимен кабул итә. һәм бу эшкә бе- ренчеләрдән булып ул үзе керешә. Татарстан үзәк китап палатасы 1925 елда Р. Ш. Таһиров инициативасы белән оештырылып, бүгенгә кадәр үзенең эшен дәвам иттерә.
Р Ш. Таһиров библиография эшен үстерүгә керткән өлеше өчен Мәскәү университеты каршындагы рус библиография җәмгыятенең действительный члены
итеп сайлана. 1926 елда Баку да булып үткән Беренче Бөтенсоюз тюркологлары съездында катнаша.
1930 елда ул Казан дәүләт педагогия институтының гомуми тарих кафедрасына эшкә чакырыла
1928 елда Татарстан Совнаркомы карары буенча Р. Ш. Таһиров «Татарстанны өйрәнү җәмгыятемнең җитәкчеләреннән берсе итеп билгеләнә. Шушы җәмгыятьтә эшләве нигезендә ул Татарстан тарихы һәм СССР тарихы буенча фәнни мәкаләләр яза. Шулардан «Татарстандагы крестьяннар хәрәкәте тарихыннан (1917 ел)», «Галимҗан Сәйфетдинов биографиясеннән» дигән мәкаләләрен күрсәтеп үтәргә була.
30 нчы елларда Р. Ш. Таһиров Көнчыгыш педагогия институты каршындагы рус педагогия җәмгыяте члены, Татар мәдәнияте йорты каршындагы татар педагогия җәмгыяте члены, Татарстанны өйрәнү җәмгыяте члены, Чувашияне өйрәнү җәмгыяте члены. Казан дәүләт университеты каршындагы археология, тарих һәм этнография җәмгыяте члены, Мәскәү университеты каршындагы рус библиография җәмгыяте члены. Ул педагогия-методика һәм библиографиягә караган күп санлы фәнни хезмәтләр дә яза.
Сугышка кадәр чордагы тормышы турында ул үзе болай дип искә ала: «Минем яшьлек Ватаныбызның революцион үзгәрешләр кичергән чорына туры килде. Без ул вакытта гомуми революцион күтәрелеш шартларында эшли идек. Ул вакыттагы мәдәни хәрәкәтнең иң алдынгы сафларында торып, без фәнни-тикшеренү эшләрен, мәктәпләрдә уку-укыту процессын, мәктәптән тыш эшләрне, совет учреждениеләренең, китапханәләрнең сәяси-мәдәният эшләрен оештыруда актив катнаша идек. Ул вакытта безне үзенә җәлеп итмәгән, безне кызыксындырмаган бер генә эш тә юк иде. Ул вакыт безнең шәхси интересларыбыз да юк иде төсле. Барысы да җәмгыять өчен, барысы да җәмгыять интересларына буйсындырылган иде».
1942 елның 25 июненнән 1945 елның апреленәчә Рифгать Таһиров Сталинградтан Берлинга кадәр диярлек авыр сугыш юлы үтә. 1943 елда Коммунистлар партиясе сафына керә. Соңрак полк һәм бригада штабларында парторг вазифасын үти.
Сугыштан соң ул Казанга кайта һәм гомеренең соңгы көннәренә кадәр Казан дәүләт педагогия институтында эшли. Көнбатыш Европа илләре һәм Америка тарихын укыта, күп санлы фәнни мәкаләләр һәм берничә монография яза.
1953 елда Казан җәмәгатьчелеге Р. Ш. Таһировның тууына 50 ел һәм фәнни- педагогик хезмәтенә 25 ел тулу уңае белән тантана үткәрә. Ул Хезмәт Кызыл Бай. рагы ордены Һәм «Халык мәгарифе отличнигы» дигән значок белән бүләкләнә.
Тарихчы профессор яшьтән үк татар әдәбияты белән кызыксынып килә. Татар әдәбияты буенча библиографияләр бастырып чыгара, һ. Такташ. Г. Кутуй белән якыннан таныш була, тәнкыйтьче Г. Кашшаф һәм шагыйрь Сирин белән язышып тора. Аның архивында Г. Кашшафтан, Сириннан, Ә. Ерикәйдән. И. Кәлимуллиннан алынган хатлар, китаплар бар.
1968 елда Рифгать Таһировның «I Интернационал» буенча рус һәм совет исто- риографиясе» дигән монографиясе дөнья күрә. Бу аның докторлык диссертациясенең 1 кисәге иде. Р. Ш. Таһировның бу хезмәте чит илдә (Венгриядә) һәм үзебезнең матбугатта зур бәя ала. Мәсәлән, «Вопросы истории КПСС» журналының 1970 ел, 8 нче санында болай дип язылган: «Р. Ш. Таһировның бу китабы I Интернационал проблематикасын өйрәнү өчен генә түгел, Россиядәге иҗтимагый фикер тарихын өйрәнү өчен дә казаныш булып тора» (113 бит).
1956 елдан башлап ун ел буена ул Казандагы югары партия мәктәбендә һәм КПССның шәһәр комитеты каршындагы марксизм-ленинизм кичке университетында «Иң яңа тарих», «Халыкара мөнәсәбәтләр һәм СССРның тышкы политикасы тарихы» курсларын укытып килә.
Профессор Р. Ш. Таһиров гомеренең соңгы көннәренә кадәр актив җәмәгать эшлеклесе педагог һәм лектор буларак хезмәт итеп килде
ОРКЫЯ ШАКИРОВАТАҺИРОВА