Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЛӘЙЛӘ БЕЛӘН МӘҖНҮН КЫЙССАСЫНЫҢ ТАТАРЧА ВАРИАНТЫ

fA. Әхмәтҗанов,
М. Гайнетдинов

әйлә белән Мәҗнүннең романтик мәхәббәте хакындагы хикәя урта гасырларда көнчыгышның күп шагыйрьләрен илһамландырган. Хәзерге татар укучысы бу сюжетка язылган әсәрләрдән әзербәйҗан шагыйре Низами Ганжәвинең (1141—1203) өлкән әдибебез М. Максуд тарафыннан 1948 елда тәрҗемә итеп бастырылган «Ләйлә белән Мәҗнүн» поэмасы аша таныш. Бу популяр сюжет татар әдәбиятында төрле чорларда күп мәртәбә кабат-кабат мәйданга чыккан. Мәсәлән. Өмбә мулласы Габделгафур Динмөхәммәт углының XIX йөздә шигырь белән «Ләйли-Мәҗнүн» дигән әсәр язганлыгы билгеле', Ф Халидинең 1902 елда басылган •Мәшһүр гашыйк — мәгьшук Ләйли илә Мәҗнүн хикәясе». Г. Г. Рәшиди (Чартуши)нең 1917 елда чыккан шигъри «Ләйлә вә Мәҗнүн хикәясе» нәкъ шул хакта сөйлиләр. ТАССРның Арча районы Түбән Көек авылыннан 1973 елда табылган кулъязмада Ләйлә белән Мәҗнүн хикәясе саклану, бу дастанның татар әдәбиятында XVIII йөздә дә яшәгәнлеген күрсәтте.
Кулъязма, язу стиленә караганда, XVIII гасыр ахырларында төзелгән. Истәлекнең бер битендә Ишнияз бине Ширнияз исеме телгә алыну да аның XVIII гасырның икенче яртысында төзелгәнлегенә бер дәлил булып тора.
Ишнияз бине Ширнияз Харәзем якларыннан килеп Казаклар һәм Каргалы мәдрәсәләрендә дәрес әйткән Кулъязма табылган Түбән Көек авылыннан ерак булмаган Казаклар авылы ул укыткан авыл булса кирәк. Кайбер хәбәрләргә караганда Ишнияз бине Ширнияз Кышкарда да укыткан булган. Бу галим 1776 елдан башлап Оренбург Каргалысыида укыта башлаган һәм шунда 1791 елда вафат булган3.
Кулыбызга төшкән кулъязма бу галимнең үзенеке яисә ул укыткан берәр шәкертнеке булгандыр, күрәсең. Ул тулы түгел, бары өч биттән тора. Шул өч кәгазьдә Ләй- лә-Мәҗнүн дастаныннан башка ике тулы һәм биш тулы булмаган хикәя сакланган. Аларның эчтәлеге белән танышу китапның яшьләргә тәрбия максатыннан чыгып төзелгән дәреслек булу ихтималын күрсәтә. Тел җәһәтеннән караганда ул татар әдәби телендә язылган. Тел, стиль, композиция һ. б. үзенчәлекләрен күрсәтер өчен, кулъязмадагы Ләйлә-Мәҗнүн хикәясен күчереп үтәбез.
' ' нсәен Әмирхан Тзварихе Болгария 1883. 47 бит Өмбә хәзерге ТАССР, Бнектау районында.
1 Ш Мәрҗанн Мостафадел әхбар 2 том Казан. 1900. 216 бит.
1 К. Насыйрн. 1878 ел календаре 30—31 битләр
Л
Ләйлә белән Мәҗнүн
Хикәят. Кадим 1 заманда Зәед дигән остазның ике шәкерте бар иде. Бере кыз иде. Аның аты Ләйлә иде. Бере егет иде. Аның аты Мәҗнүн иде. Соңра бу Ләйлә илә Мәҗнүн балигъ улдылар. һәр икесе бигаят2 күркәм иделәр. Бәгъде, Ләйлә Мәҗнүнгә гашыйк улды. Шул кадәр кем, бикарар 3 улды. әмма Мәҗнүннең күңеле төшмәс ирде Бу Ләйлә бу кадәр зиннәт4 илә Мәҗнүннең алдындыйн үтәр ирде. Мәҗнүн аңар карамас иде. Соңра Ләйлә гаҗиз улып, мөзәйинә варды иде. Эйде: «И, мөзәйин. бәне4 зиннәтләгел, шул кадәр кем, бәнем кеби — җиһанда улмасын» — диде. Бундыйн соң бу мөзәйин ул кадәр зиннәтләде, күргән кемсәнә хәйран улды. Бу зиннәт илә Ләйлә кайтып бер иске ивгә керде. Муйнина йеп тагып, аллаһе табарәкә вә тәгаләгә ялварды, еглады: «Ярабби, бу зиннәтне бәндин китәрмәгел»— диде. Таң улды. Торып, карады, әмма зиннәтләре китмәде. Шат улып догалар кылды. Соңра киенеп, зиннәтләнеп тә кем хушбуйланып. Мәҗнүннең хозурындыйн 8 үтте. Мәҗнүн күзенең бер кыйрыкы 9 илән каракан ирде, мең җан илә гашыйк улды. Шулкадәр, әгәр янына барсаң, сулаган сулу- ыидыйн, — Ләйлә, — дигән аваз килер ирде. Акрынлык илә янына варды. Соңра Мәҗнүн бикарар улып сахрайа10 чыкты. Ләйлә күрде. Мәҗнүн урынында юк. Шул заман бер кешесене йибәреп караттый. Тапмады. Кайтып әйтте: «Тапмадым», —дип. Ләйлә аһ ордый. Кинәйибәрди: «Сахрага бар. эзләп тапкыл», дию. Бу кемсәнә сахрада йөре- де. Мәҗнүнни тапдый. Күрди кем, бер йирә яткан, күзен йомган. Аһ-ваһ илә. «Ләйлә!»— дию чакрып, күккә бакып ятыр. Кайтып Ләйләгә хәбәр бирди «Шул йирдә, шул хәл илә ятадыр», — диди. Ләйлә буны ишедеп, чагырып, йөгереп-йөгереп, чыгып сахрайа бардый. Мәҗнүнне күрди, аһ орып ятыр. Барып, пәрдәсене Мәҗнүн өстенә куеп күләгә ясадый вә әйди: «И, Мәҗнүн, мәгъшукаң—бән көлдем»,—дию. Мәҗнүи кузене ачтый. «И җаным, сән-бәнем, куңелемгә сәнең мәхәббәтеңдин гайри нәрсә сыйг- майдыр, сән киткел»,— диде вә кулын болгады. Ләйлә мең хәсрәт илә еглаю кири кайттый, ивгә керди, вафат улдый, хак тәгаләгә җаныны тәслим кыйлдый. Бу Мәҗнүн ивенә кайтып керәчәк заман сорый: «Каный Ләйлә?» —дию. Әйделәр. «Ләйлә вафат улдый»,— диделәр. Андыйн соң Мәҗнүн егламак илә чыкып каберләр өстинә менди. Барып йитдектә бер кызчыгазга уградый. Андыйн сурдый: «Әй. кыэчыгаз. каный Ләйләнең кабери? Бәңа күргүэгел»,—тиди. Ул кыз әйди: «Мән гашыйкман дию дәгъва кы- лырсән, хакыкый мәгъшук улсаң, Ләйләнең кабрене белер ирдең», — дию әйди. Бу Мәҗнүн, моны ишедеп каберләр арасына варып борынын куеп искәди. Йөри торгач, бер кабердин Ләйләнең исе кәлди, борнина керди. Шул заман, искәде ирсә, вафат булдый. Ләйләнең кабере ярылып, бу — кабрә инди.
Бундыйн соң остазларый Зәед төш күрди. Шийлә бер олуг бостан. Ул бостан эчендә һәр әнваг 12 агачлар вә йимешләр туп-тулу торыр. Бу бостанның бер тарафында...
* † ‡ *
Хикәятләрнең үзенчәлекләренә караганда алар — дидактик әсәрләр җыентыгы, яки уку китабының аерым битләрен тәшкил итәләр кебек. Шунысы кызыклы, элеккеге гасырларда дд («Нәсихәт әс-салихин» һ. б.) һәм XIX йөздә дә тәрбия китапларында («Фәзаил эш шөһүр», «Тәрбияле бала», «Шәкертлек әдәбе» һ. б) тәрбияви хикәятләр озын-озын дидактика-үгет. өйрәтүләр арасында биреләләр. Шундый нәсихәт җыентыкларында Түбән Көек кулъязмасы хикәятләрен хәтерләткән бик күп материаллар сакланып калган. Ә бу яңа табылган кулъязмада исә ул хикәятләр нәсихәт сүзләре белән бүлгәләнмәстән генә бирелә. Димәк, үткән заманнарда ул хикәятләр аерым хрестоматия рәвешендә дә яшәгәннәр. Бүген күп санлы кулъязмаларга чәчелеп калган андый хикәятләрнең дөньяви һәм әдәби мотивларга язылганнарын барлау, җыю, үткән чорлар әдәбиятының кайбер үзенчәлекләрен өйрәнүгә шактый материал бирә алыр иде.
1