Логотип Казан Утлары
Публицистика

КЫЯМ МИҢЛЕБАЕВКА 50 ЯШЬ


Әдәбият-сэнгатьнең кайсы өлкәсенә аяк басма, ул синең тумыштан килә \ торган сәләтең, рухи кодрәтең өстенэ.
бөтен җаның-тэнең белән бирелеп иҗти- һа& итүеңне, үзең сайлаган сәнгать тө- ренең риясыз энтузиасты һәм карусыз хезмәтчесе, чын-чыннан иҗат каһарманы ' ‘ булуыңны таләп, итә.
Әдәби-нәфис тәрҗемә өлкәсендә эш- ләүчеләрнең хезмәтен каһарманлык бе- i лэн тиңләү, беренче карашка, дан-шөһрэт
1 җимешләрен үлчәмичә өләшеп, аларны
сәнгатьләр сарае түренә менгереп утырту кебегрэк нәрсә булып тоелырга мөмкин. Чынлыкта эш башкачарак тора. Беренче тәрҗемәче — профессионаллар шушы өлкәгә килгәндә үк инде түрдән урын алу. шөһрәт казану түгел, әдәби тәрҗемә белән шөгыльләнгән килеш хәтта әдип булып танылуның да ни дәрәҗәдә четерекле нәрсә икәнлеген белеп килгәннәр. Тәрҗемәче эш процессында оригиналь әсәр авторы белән бергә бер үк уй-хислэр һәм иҗат ялкыны белән янса да. күңеленә сеңдергән һәр образ, һәр күренешнең үз телендәге сурэт-бил- гелэрен эзләп иҗат газаплары кичерсә дә. аның үз шәхесе һәрчак диярлек автор күләгәсендә кала. Әмма ул иҗат дәртеннән, талант һәм нечкә зәвыктан, әдәбиятка фидакарь мәхәббәттән һич мәхрүм түгел.
Яхъя Халитов. Рәис Даутов. Таһир Нурмөхәммэтов кебек тәрҗемәчеләребез соңгы ун-унбиш ел эчендә рус классик әдәбияты һәм совет әдәбияты җәүһәрләре тәрҗемәләрен зур сәнгать таләпләренә җавап бирерлек итеп башкарып чыгулары белән татар телендәге тәрҗемә әдәбиятын яңа үрләргә күтәрделәр. Мондый казанышлар реалистик татар совет тәрҗемә мәктәбенең ныклап аякка басуы турында сөйли.
Менә шушы мәктәпне үстерү, аны иҗади тәҗрибә җимешләре белән баетуда Кыям Миңлебаевның эшчэнлеге дә күренекле урын били.
Беркем дэ. тәрҗемәче булып тумаган кебек, сиздермәстән һәм кинәт кенә оста иҗатчы булып китми, билгеле. К. Миңлебаев та яшьлек елларында ук тезмә һәм чәчмә әсәрләр язып каләмен чарлый башлый, классик әдәбиятны, сәнгатьнең башка төрләрен тәфсилле өйрэнү-үзләштерү, белем-тәҗрибә туплау. Татарстан китап нәшриятының матур әдәбият редакциясендә редактор булып эшләү дәвамында акрынлап аның күңелен дөнья һәм рус әдәбияты корифейларының атаклы әсәрләрен бөтен гүзәллеге, кабатланмас рухы, төс-бизәклэре белән татар укучысына җиткерү теләге биләп ала.
К. Миңлебаевка күптән түгел илле яшь тулды. Шуның яртысы диярлек әдәби тәрҗемә иҗатында үткән. Аның тәрҗемәсендә рус һәм совет авторларының егермеләп китабы дөнья күргән. Шулар арасында В. Шишковның мәшһүр «Хәсрәт дәрьясы» әсәренең тәрҗемәсе аерым урын алып тора.
Әмма тәрҗемә эшендә камил осталык тау өярлек хезмәт һәм тәҗрибә аша гына килә икән. К. Миңлебаев тәрҗемәсендә бөтен совет әдәбияты горурлыгы
булган *Хождение по мукам» трилогиясен укыганнан соң әлеге фикер тагын да ныгый төшә. Татар укучылары шушы тәрҗемә аша да бөек художник А. Тол- стойның иҗат дөньясын рәхәтләнеп гизә, гомерлек рухи хәзинә итеп үзләштерә алырлар дип әйтә алабыз. Димәк. Кыям Миңлебаевның киләчәктә дә мондый иҗади җиңүләре аз булмаслыгына ышаныч бар дигән сүз.
Бу санда хөрмәтле укучыларыбызга К. Миңлебаевның үз иҗат тәҗрибәсе тәрҗемәче иҗаты хакындагы уйлануларыннан чыгып язылган »Тәрҗемә үрләре» исемле мәкаләсе кыскартып тәкъдим ителә.