Логотип Казан Утлары
Очерк

ХЫЯЛЛАР ОСТАСЫ


ораулаучылар көн саен таныш скважина яныннан үтәләр. Дамир Нуретдинов бригадасы аны биш-алты ай элек бораулаган иде. Егетләр, аның яныннан узганда, бер-берсенә карашып ала, кайберләре телгә дә килә:
— һаман килеп җитмәгәннәр икән...
— Нефть чыгаручыларны әйтәсеңме?..
— Башка кемнәрне булсын.
Бу сүзләр Дамирның йөрәгенә уктай кадала. Моның өчен үзенең гаепле түгеллеген дә белә, ләкин борчылуын баса алмый. Скважинаны айлар буе эшләтми торуга һич күнегә алмый ул.
на ягына ымлап алды.
Оператор ир уртасы кеше — чатнатып җавап бирде:
— Син моны бораучылардан сора, агайне. Арматураны тиешенчә кормаганнар, эшләтеп җибәрүе — мең бәла. Тирә-ягыңа да күз салып бак: мазут диңгезе бит, әй! Күрәсеңме?.. Аларга нәрсә — бораулыйлар да хуш иттек — без киттек!.. Операторлар чиләнсә дә ярый. Шул да булдымы эш?..
Дамир бригада егетләренә карап алды. Барысы да сөйләшүне ишетеп тора, хәлне үз күзләре белән күрә. Чыннан да, әйбәт эш түгел шул.
Нуретдинов шушы минутта үзенең ни уйланып, ниләр кылырга җыенып йөрүен әйтсә, бөтен бригада дәррәү күтәреп алыр иде, мөгаен. Ләкин Дамир үз күңелен күптән борчып торган фикерне һәм ниятләрен ачып салырга ашыкмады. Соңгы карарны бригадага әйткәнче, тагын җиде кат исәплисе бар әле.
«Сәер хәл, — дип уйланды үзалдына Нуретдинов. — Бораулаучылар скважиналарны срогыннан элек тапшыра. Ләкин алар әзерләгән
ОЧЕРКЛАР
ниндидер хикмәтен табып, хәлне үзгәртәсе килә.
Беркөнне «иске таныш» янында бер кеше күренде. Дамирның вченә җылы бәреп керде. «Ниһаять, җитешкәннәр икән!..» Бригадир шофердан вахта автобусын туктатып торуын үтенде дә, машинадан
төшмичә генә ишекне ачып, скважина янындагы кешегә эндәште:
— Нишләп нефть бирми бу? — Нуретдинов кулы белән скважи
лар.
Бригадага яңа скважина борауларга кушылды. Гадәти генә эш түгел. Геологлар дистәләгән сорау әзерләгән — бораулау барышында шуларга җавап көтәчәкләр. Арадашчыларның да уңганлыгы, өлгерлеге тикшереләчәк. Дамир сөенеп бетә алмады. «Менә ул — скважина кору конвейерын сынап карау өчен иң җайлы вакыт!»
Идарәнең баш геологы Николай Александрович Плотников бригадага йөкләнгән яңа бурычны бик тәфсилләп аңлатты.
— Бу скважина сынау тәртибендә бораулана, — диде ул. — Бригаданың осталыгына имтихан да, арадашчыларның үзара мөнәсәбәтләрен яхшырту максатында үзенә күрә бер тикшеренү дә ул. Монда бөтенесе төгәл исәпләнгән, төгәл башкарылырга да тиеш. «Авария» дигән сүзне онытыйк, әйе, телгә алынмаслык булсын андый хәтәр атама. Бурыч бик җитди: девон катламнарыннан өстәрәк нефть күлләре бармы, юкмы — шуны ачыкларга кирәк. Производство планы гына түгел, фәнни эш тә бу, иптәшләр. Карбонат ятмалары өлешен тикшерү зарури. Болары — җир асты эшләре. Җир өстендә дә аныклыйсы нәрсәләр күп. Әйтик, арадашчылар белән элемтәләр кайда күбрәк аксый, кайсы төшендә үтә «нечкәреп» киткән — шуңа игътибар итегез. Аларның бөтен эшенә юнәлешне бригада үзе бирәчәк...
Дамир канатланып киткәндәй булды. Ләкин скважинаны тәҗрибә өчен бораулау, эш барышында хезмәтне яңача оештыру — күнегелгән, ^гадәти хәл түгел. Моның авырлыгын да тойды Нуретдинов. Мондый катлаулы һәм җаваплы эшне беркайчан да эшләп караганнары юк иде әле. Скважинаны иң кыска арада бораула, әллә ничә катламнан керн ал. торбаларга урнаштырылган төрле җайланмаларны сына, арадашчыларның эшен анализла — бер бригадага ничәмә- ничә оурыч! Барысы өчен дә иң элек мастер җаваплы.
Эшкә тотыныр алдыннан, элекке еллардагы шикелле үк, барысы оергә буровойга җыелып киңәштеләр. Сөйләшү озакка сузылды, һәр тәгаен аЧлать1лды. Бу җәһәттән Нуретдиновның үз ка- боРаулаУЧЬ1лаРның һәркайсы бөтен коллектив максатын я сен, шуннан чыгьш үзе башкарырга тиешле конкрет эшне чыкласын. Югыйсә, Крылов мәсәлендәгечә килеп чыгуы ихтимал:
эш мәйданына операторлар килеп җиткәнче айлар уза, кайчагывд, ел да үтеп китә. Булмый болан, башкача кирәк!»
Шул «башкача» дигәне хакында бригада белән киңәшергә җыена да инде ул. Бөтен коллектив бердәм тотынса гына барып чыгачак бу эш.
Мастер башта үзенең булган тәҗрибә хәзинәсен күздән кичерде. Күп еллар буена тупланган ул, анда сөендерерлек уңышлар да, маңгайда сырларны арттырган ялгышлар да бар.
Нуретдиновның эш урыны сызымнар, саннар язылган кәгазьләр, схемалар белән тулды, үтә четерекле мәсьәләне хәл итәргә утырган галимнең эш өстәленә охшап калды. Шунысы мөһим: аның алдында яткан кәгазьләрдә теория сүзләре түгел, ә практик эш җимешләре теркәлгән. Шуларга таянып, Дамир Нуретдинов нефть скважиналары бораулаучыларның хезмәтен яңача оештырырга тели. Хәзер инде фикере ачык: кыр уртасында скважиналарны әзерләү завод конвейерындагы шикелле булсын, вышка төзүдән башлап, беренче нефть алынган минутка кадәр анда эш өзелмәсен. Бораулаучылар үзләре корган скважинадан алынган «кара алтынны» үз күзләре белән күрсен, операторлар алардан нефть чыгып торган эш мәйданы кабул итеп алсын. Дамирның нияте шундый. Бу, әлбәттә, бригадага өстәмә эшләр йөкләячәк. Моны артык мәшәкать итеп санамаслармы? Мастер шул хакта бораулаучылар белән дә киңәште. Петр Рыжиков һәм Мөхәммәтзәки Сәйфуллин аның фикерен хуплап каршы алды
аккош — һавага, кысла — коры җиргә, чуртан суга тарта, ә арба кузгалмый. Максатны төгәл белү коллективның көчен, өлгерлеген арттыра. Моңа инде Дамир эш барышында ничәмә-ничә кат ышанган. Белгән эш — үрчемле, белмәгән эш — мең чирле. .
Буровойда киңәшеп утырган чакта икеләнүчеләр, шик белдерүчеләр дә булды. ф
— Беркайчан да бу хәтле күп керн алганыбыз юк пде, киметеп з
булмыймы соң шуны? <
— Яңа җайланмаларны сыныйсы да бар бит, кернын киметергә о
дә ярый торгандыр... а
— Геологлар йөкли торган эшләр җиңелдән түгел, планны үти
алырбызмы соң?.. g
Дамир Нуретдинов барысына берьюлы җавап бирде:
— Бригадага зур эшләр кушалар икән, ышаналар, димәк. Бу *
ышанычны акларбыз, егетләр. Безгә кырык биш көн вакыт бирелә, аз түгел. Производство планы да булыр, фәнни эш тә... Бөтенесен ки- о рәгенчә башкарырбыз. с
Борауларга керешкәч, ышаныч тагын да артты. Бригада дәртлә- - неп эшләде. Геологларның сорауларына җавап эзләү, яңа җайланма- < ларны сынау, шул ук вакытта арадашчыларның да ничек эшләвенә ~ «күз- колак» булу бораулаучыларны шул кадәр мавыктырды — алар бернинди авырлыкны да тоймадылар шикелле. Барыннан да бигрәк, < эшнең тоткарлыксыз баруы сөендерә иде. Ни кирәк булса — шул 2 әзер! Дамир күңелендә бик күптән йөргән хыял — скважина коруда “ хезмәтне завод конвейерындагыча итеп оештыру гаҗәп нәрсә икән, һәркем үз урынында, эшләр бер-беренә ялганып кына бара. Махсус идарә механизаторлары белән бораулаучылар арасында бернинди каршылык, аңлашылмаучылык юк, эш кораллары белән тәэмин итүчеләр тоткарламый, тампонажчыларга бер ым кагу җитә — шундук кирәген эшләп куялар. Скважина борауланган җирдә тикшеренүләр үткәрү өчен килгән геофизиклар да өлгер — тикшерү өчен алынган тау токымнарын карап, нәтиҗәне бик тиз әйтеп бирәләр.
Гыйбрәтле хәл: башка чакларда эленке-салынкырак йөрергә яраткан, бораулаучыларны «кәкре каенга терәтеп» калдырудан да тартынмаган арадашчыларны алыштырып куйганнар диярсең. Теләк булганда, бөтен кирәк-яракны алдан да әзерләп куярга мөмкин икән.
Нуретдинов алар эшен дә күзәтә, дөресе, аңа үзе җитәкчелек итә. Берәр урында өзеклек юкмы, булса — кем гаепле, кайсы тарафка чаң сугарга? Барысы да бер урында, бер кул астында булгач, моны ачыклавы да кыен түгел икән. «Их, гади скважиналар бораулаганда да шулай булсачы! Бик мөмкин эш бит, югыйсә», дип уйлый Дамир. Аның үз нияте тыелгысыз: бораулаучылар хезмәтен нәкъ менә шундый конвейер булырлык итеп оештыру. Максатына ирешеп тә килә инде, ахрысы. Тик үзе генә сынатмасын, осталыгы гына җитсен.
Осталык дигәннән...
Дамир гомер буе кулындагы эшне коеп куючы кешеләргә кызыгып, сокланып карады. Алар гади адәми затлар түгел, ниндидер тылсым ияләре булып күренә иде аңа. Бигрәк тә малай чагында шундый хис көчле булды Дамирда.
Кыш якынлашып килә иде. Әтисе Дамирга иске итекләр тоттырды да:
— Бар, Котдус абзыйга илтеп бир, яңартып кайтарсын, — диде.
Малай, төбе тишелеп беткән итекләрне култык астына кыстырып, кеше-кара күрмәсен бу аламаларны дигәндәй, ындыр артлап кына авылның икенче очына юнәлде. «Бу иске-москыны да яңартып була микәнни? — дип уйлады. — Карарлыгы да калмаган лабаса!..»
Котдус абзый, аның кулыннан киез итек аламасын алып, әйлән- дергәләп карады да караңгы почмакка атып бәрде. Дамир итекченең кул сыртында ярылып яткан сумалалы киндер җеп эзләрен күреп алды. Кызыгып, шуларга карап торды. Аның борынына тузан исе, сумала исе килеп бәрелде. «Ничек итеп иске итекләрне яңарта икән Котдус абзый?» — малайның шуны үз күзләре белән күрәсе килде. Тәбәнәк урындыкка утырган оста, аның теләген аңлагандай, үз алдында яткан өемнән киез итекләрнең берсен алды да чалгы пычак белән сызып җибәрде. Иске олтан останың кыршылып беткән күн алъяпкычына әйләнеп кенә төште.
— Шул инде безнең һөнәр, кисәбез дә тегәбез, улым, — дип, ул малайга күтәрелеп карады. Аннары, учына төкергәләп, кулларын угалады. Аның уч төпләре, кытыршы кәгазь шикелле, кыштырдап куйды. Ул кулларда Дамирга билгеле булмаган ниндидер көч, тылсым бар иде шикелле.
— Бар, бар, иртәгә төштән соң килеп алырсың, — диде оста.
Икенче көнне әйтелгән вакытка килеп, Котдус абзыйларына кергәч, малай үзенең иске киез итекләрен танымый торды. Итекче абый аларга бик пөхтә итеп олтан салган, озын эскәмиягә бастырып куйган иде. Көлеп торалар диярсең — малайның исе китте! Яңа чакта да болай ук матур булмагандыр бәлки бу итекләр. Дамир аларны күтәреп авылның үзәк урамы буйлап атлады. Күрсеннәр, янәсе, ба-рысы да күрсен аның яңарган киез итекләрен!
Дамирның әтисе Котдус абзыйның эшен бик мактады.
— Кара син, ә! Җөйләрен нинди тигез салган! Бик пөхтә итеп эшләгән, матур итеп. Оста шул, оста кулы.
— Мондый осталыкка кем өйрәтте икән аны, әти?
Малайның әтисе мыек астыннан гына елмайды да, кулында киез итекләрне әйләндерә-әйләндерә, телен шартлаткалады, аннары җавап бирде:
— Котдус абзыйның осталыгы ата-бабасыннан килә, улым. Шундый һөнәр онытылмый. Эш остасы — бөек кеше ул, Дамир. Балта остасымы, игенчеме, тимерчеме — барыбер. Андыйлардан көнләшү дә язык түгел. Һөнәрле үлмәс, дигәннәр. Кайда эшләсәң дә, осталыкка омтыл. Тормышның хикмәте шунда...
Әтисеннән ишеткән бу сүзләр Дамирның хәтеренә тирән сеңеп калды. Соңыннан, күп еллар үткәч тә, аларны гел-гел искә төшерә иде. Берәр авырлыкка юлыкты исә, күз алдына әтисе килеп баса. Кулында Котдус абзый яңартып биргән итекләр, имеш.
— Оста бул, тормышның хикмәте шул, — дип, мыек астыннан гына көлемсери. Шуны искә төшерү Дамирны һәрчак тынычландыра иде.
...Еллар узды. Иж суы буенда беренче буровойлар корылды. Аларны күргән Дамирга һәм аның яшьтәшләренә «кара алтын» эзләүче егетләр баһадирлар булып тоелды. Авыл малайлары көннәр буе шулар тирәсендә мәш килеп йөрде. Кызык монда! Дизельләр гөрелтесе һаваны яра, җир астына төшерелгән торбалар шавы әллә кайдан — билгесез дөньядан ишетелеп тора кебек. Корыч «шәмнәр» чыңы, машиналар гүләве һәм, ташлы-комлы катламнарны бораулап, тирәндә яткан хәзинәләргә юл салучы кешеләр — барысы да Дамирның күңелен җилкетә, аны буровой янына тартып тора. Малай аңлый: Котдус абзыйсы аны иске киез итекләрен яңартып сөендергән иде, ә болар, җир астыннан нефть чыгарып, бөтен илне куандыра. Осталыкларына сокланмаслык түгел. Дамирның күңелен бораулаучы абыйлардан көнләшү дигән хис биләп алды.
Авыл халкы_ да буровойның үз кырларында салынуына сөенә, горурлана. Кайсы йортка килеп кермәсеннәр — бораулаучыларга
ачык йөз, тәмле сүз. Нефть эзләүче егетләрне батырлар дип зурлый авыл халкы, уңган-булганнар дип олылый. Чыннан да, үзләре дә ут егетләр икән шул. Алар осталыгы турында газеталар яза, радио сөйли. Казаннан гына түгел, Мәскәүдән дә таныш исемнәре бик еш яңгырый. Дамир яхшы хәтерли: нәкъ шул чакларда СССР Вер- ф ховный Советына депутатлыкка кандидатлар белән очрашу җыелы- - шы да булды. Бораулаучы осталарның берсен кандидат итеп күрсәт- 5 кәннәр икән — халык белән очрашуга килде ул. Авыл клубында 5 игенчеләр белән бергә нефтьчеләр утырды. Яше җитмәсә дә, җыелыш- = ка Дамир да керде. Колхозчылар да сөйләде, нефтьчеләр дә. Депутат- < лыкка кандидатны «бораулау эшенең остасы» дип зурладылар. Җир § асты байлыкларына юл салуның бик күп серләрен ачкан кеше икән | ул. *
Унбиш яшьлек малай күңеленә ул кеше үз һөнәрен бик яхшы бе- ♦ лүче «зур оста» буларак кереп урнашты. Әтисе әйтмешли, эш оста- ® сы — бөек кеше ул! Аның бөеклеген бөтен халык таный. 2
Шул чакларда инде Дамир күңеленә үз ниятен ныгытып куйды: = бораулаучы булачак ул. Ата-баба һөнәре булмаса да — үзләштерер, ~ өйрәнер. Ни кирәк булса шуны эшләр, әмма оста булмыйча калмас. <п Җир асты хәзинәләренә юл ачышыр. =;
Солдат шинеле киеп йөргән елларда да бу уйдан кайтмады Нурет- = динов. Армиядән язган хатларында авыл хәлләрен генә түгел, нефть- я челәр турында да сорашып торды. Үзе еракта булса да, Татарстанда = «кара алтын» чыгаручы осталарның эшенә сокланып яшәде. Газим Гайфуллин, Мөгаллим Гыймазов, Михаил Гринь, Ми*°ил Белоглазов, Николай Драцкий, Галимҗан Хаҗиевларны ул нефтьчеләр арасында иң югары осталыкка ирешкән кешеләр итеп күрә, алар эше турында язылган материаллар күзенә чалынса, зур кызыксыну белән укып чыга. Яшерен-батырын түгел, Дамир Нуретдинов алардан көнләшә дә башлады. Ләкин бу начар сыйфат түгел иде. Үз эшендә алар ирешкән камиллеккә омтылу, шул осталар кебек булырга ашкыну хисе көнләштерде Дамирны. «Шушы тойгы булмаса, осталык үзен- нән-үзе килми, — ди Нуретдинов. — һәр эштә шулай дип уйлыйм. Осталардан көнләшүемне берәүдән дә яшермим».
Армиядән кайтуына, Дамир бораулау конторасына килде. Аны буровой эшчесе итеп алдылар. Хезмәткә чыгуының беренче көненнән үк үзе башкарасы эшнең нечкәлекләрен бик җентекләп өйрәнергә кереште. Аныңча, осталык күзгә бәреп тормаган үзенчәлекләрне күрә белүдән башлана. Нефтьче хезмәтенең нечкәлекләрен өйрәнүдә аның үз алымнары бар. Бораулау эшенең һәр операциясен аерым өлешләргә бүлгәли дә ш-уларның ничек башкарылуын анализлый. Элеваторның һавада нинди хәлдә торуыннан башлап, бауларда төен-нәрнең ничек урнашуына кадәр бөтенесен күздән кичерә. Эш хикмәтләрен шулай берәмлекләп өйрәнгәндә генә уңышка ирешергә мөмкин дип саный Дамир Нуретдинов.
Бораулау эшенең әлифбасын үзләштерү белән бер үк вакытта ул киләчәккә дә караш ташлый. Бүген алдынгы булып саналган алымнар иртәгә гадәти булып калачак һәм искерәчәк — техника үсеше шуңа илтә. Аннары бит бер үк ысулларны да төрле кеше төрлечә куллана. Берәүләр күнегелгән юлдан бара, икенчеләре сукмакның яңасын эзли. Шул юнәлештә Дамир Нуретдинов ачасы нечкәлекләр Дә булырга тиеш дип саный. Ачмый калмас ул аларны, бораулау эшендә үз сүзен әйтер. Ләкин аңарчы осталык баскычларының иң югарысына менеп җитәргә кирәк.
Дамир Нуретдинов бораулаучы булып эшләгән бригада алдынгы иде. Эше гөрләп барды. Хезмәтендә шактый танылып өлгергәч, аны
е «х. У.» № б.
129
артта калучы бригадага күчерделәр. Тынгысыз, эзләнүчән бораулаучы коллективны өзеклектән чыгарыр дип өметләнделәр.
Бу бригаданың эш мәйданы геологик яктан үтә катлаулы булып чыкты. Арадашчыларның хезмәте дә ташка үлчим генә. Буровойда бер аварияне бетерүгә, икенчесе килә дә чыга. Коллектив графикны һич үти алмый. Билгеле, мондый шартларда күңел күтәренкелеге юк, кешеләрнең борыннары салынган. «Юк, үз көчеңә ышанырга кирәк», — дип уйлый Дамир Нуретдинов һәм бригада егетләренең күңелләрен күтәрергә тырыша. Ләкин моңа җор сүз белән һәм үз- үзеңә ышаныч белән генә түгел, җиде кат җир астында терәлеп калган эшне алга җибәреп кенә ирешергә мөмкин.
Дамир зур өметләр белән борауларга керешә һәм... беренче скважинаны тишкәндә үк авариягә юлыга. Тиз генә төзәтерлек тә түгел. Бригада тагын да арткарак тәгәри. Яшь бораулаучыны өмет белән каршылаган кешеләрнең аңа ышанычы какшый. Авариядә Нурет- диновны гаеплиләр, аңа административ җәза да бирелә: бораулаучы ярдәмчесе итеп калдыралар. Әмма аны җәза борчымый, бригаданың авыр хәлдә булуына хафалана ул, үз-үзен хөкем итә. «Моңарчы килгән бораулаучылар эшли алмаганны кырыштырдың син, Дамир. Алар бригаданы аксатканнар гына, ә син бөтенләй сыртына салдың. Тиз генә аякка бастырырлык та түгел...»
Иптәшләренең дә кырын каравын сизә Нуретдинов. «Күтәрә алмаган — авыр йөккә сузылыр» дигәннәр. Үрелдең дә кузгата алмадың — аңа үпкә белән текәлгән карашлар шулай әйтә кебек. Әйе, гаепле Нуретдинов, нидәдер ялгышты, ашыкты, кызыбрак китте шикелле. Уйлабрак эш итсә, бөтен колонна гөмбердәп төшеп китәр идеме? Бораулаучы, үз ялгышын табарга тырышып, бу аварияне, үзенең бөтен эшләрен, хәрәкәтләрен кат-кат күздән кичерде, ләкин хатасының нидә икәнен ачыклый алмады. Аңа тагын шунысы бик сәер булып тоелды: берәү дә аны тиргәми, ачуланмый. Барыннан да бигрәк шунысы әрнетә. Башлыклар җитлекмәгән бораулаучыны бу бригадага җибәрүләренә үкенәдер, ә эшчеләр: «Безгә чын осталар килми шул», — дип офтана иде шикелле.
Ә Дамир Нуретдинов авариядән әйбәт сабак алды. Авыр хәлнең сәбәбе ачыклангач та (бораулаучы гаепсез булып чыкты), ул үз- үзен аклауны кирәк санамады. Бригада эшенең еллык йомгакларын тикшерүгә багышланган җыелышта аны тәнкыйть иттеләр, нык «пешерделәр». Әлеге «кыздыруны» урынсыз димәде, чыгып сүз әйтмәде. «Туйдан соң дөмбергә» дигәндәй, эш узгач акланудан ни файда. Авария өчен турыдан-вуры гаепле булмаса да, ул үзен сөттән пакь итеп санамады. Яшь оста, уңышсызлык өчен җаваплылыкны үз җилкәсеннән төшермичә, алдагы эштә уңышка ирешү юлын билгеләде. «Аварияләрне алдан күрә белү һәм аларны бетерү — үзенә бер осталык. — дигән сүзләр язып куйды ул үзенең күңел дәфтәренә. — Шундый осталыкка ия булганда гына зур уңышлар яуларга, ә яу- ланган нәтиҗәләрнең тотрыклы булуын тәэмин итәргә мөмкин. Очраклы җиңеллеккә исәп тотарга ярамый». Соңыннан үзенең бу фикерләре дөреслеген ул эше белән дә раслады. Күрәсең, авариядән алынган сабак аның кулларын салындырмаган, уйланырга, төпче-нергә мәҗбүр иткән һәм аңа хезмәтенең төп кагыйдәсен ачарга этәргеч булган.
Бригада җыелышында еллык эшкә йомгак ясау белән генә чикләнмәде алар. Анда мәсьәлә бөтен кискенлеге белән куелды: болай эшләү мөмкин түгел! Буровойда бөтенесен үзгәртергә кирәк — эш алымнарын да, кешеләрнең кәефен дә, тәртибен дә.
1965 ел башында бригада яңа скважина борауларга кереште.
Дамир буровойда эшкә уңай тәэсир ясарлык «микроклимат» бул
дырырга тырыша. Моның өчен, әлбәттә, вәгазь-лекцияләр укуның кирәге юк иде. Иртән егетләр автовокзалга төшә, бергә машина көтә-
• ләр. Аннары буровойга кадәр шактый ара автобуста узыла. Шул вакыт эчендә Дамир кешеләрнең күңел кылларын тарткалый, һәркай- сын бүген буровойда башкарылачак эш турында уйланырга мәҗбүр итә, кыскасы, «психологик гимнастика» үткәрә иде. Үзең белән бер- ♦ гә эшләүче кешеләрнең кәефен күтәреп, аларны хезмәт көнен зур 3 дәрт белән башлап җибәрергә ялкынландыра белү — үзе бер осталык. < Бораулаучы мастерга бу да бик кирәк икән. Дамир шуңа да игътибар 5 итте: аның психологик гимнастикасы уңышлы булган көннәрдә сме- ® на әйбәт эшли, тоткарлыклар булмый диярлек.
Вахта күзгә күренеп үзгәрә башлады. Бораулау тизлеге артты. ч Иң мөһиме, бригада егетләре сынатмый. Элек авария булганда кул з селтиләр иде, хәзер тиз арада эшкә ябышалар. Элегрәк вахтага шә- х һәр айныткычыннан «сәлам юллаучылар» да булгалый иде — ан ♦ дыйлар тәмам бетте. Бораулау тигез бара, метрлар саны ишәйгән я саен, күңелләр дә күтәрелә. 2
Беренче скважинаны билгеләнгән вакыттан алда төгәлләделәр. = Дамир Нуретдинов вахтасы, иң югары тизлеккә ирешеп, алдынгы “ урынга чыкты. Бу беренче зур җиңү иде. Аннан соң уңышларның <п яңалары, тагын да әһәмиятлерәкләре дә булды, әмма беренче каза- ч ныш онытылмаслык икән.
Яшь бораулаучы танылган осталарның тәҗрибәсен өйрәнде, үз п вахтасының эшен смена саен анализлап барды. Болай иткәндә “ уңышлар да, бораулау барышында күренеп өлгермәгән йомшак яклар да ачыграк төсмерләнә. Шулай өйрәнә-өйрәнә. эзләнә-эзләнә эшли торгач, Нуретдинов вахтасы беренче урында ныгыды. Дамирны инде иң яхшы бораулаучы — оста дип зурлый башладылар.
Озак тә үтми, Дамир Нуретдинов кайчандыр үзен нефтьчеләр арасына алып кергән коллективка — солдаттан кайткач та буровой эшчесе булып эшли башлаган бригадага әйләнеп кайтты. Мастер итеп күчерделәр аны. Үзенә бораулау эшенең әлифбасын өйрәткән кешеләр аны хәзер ничек каршылар?.. Хәер, ничек кабул итсәләр дә, күп нәрсә Дамирның үзеннән тора. Мастер булуыңны эш урының
* белән түгел, осталыгың белән расларга кирәк. Ул шуннан башларга тиеш тә. Иске танышлары янына Дамир шундый уйлар белән дулкынланып һәм шактый борчылып килде.
Монда да беренче коймак төерле булып чыкты. Бораулый торган скважинада, нефть катламына җиткәч, өскә газ агымы ыргылып менде. Шешәдән атылып чыгарга торган җен шикелле, газ ташкыны йөрәкләргә шом салып гүләргә тотынды.
Тревога белән кузгатылган хәрбиләр кебек, буровойга төрле һөнәр кешеләре җыелышты. Скважинага авыр чималдан әзерләнгән измә төшереп карадылар — файдасы тимәде.
Газ ташкынының болай өскә ыргылуы бу тирәләрдә бик сирәк була торган хәл иде. Унар-унбишәр ел эшләгән мастерлар да мондый очракны хәтерләми. Шулай да ул табигый бер нәрсә. Шунлыктан, скважинадан газ бәреп чыгу бригаданың да, мастерның да гаебе булып саналмый.
Ләкин Дамир Нуретдиновны бүтән уй борчыды. Буровойга җыелган белгечләр газ фонтанын туктату нияте белән төрле фикерләр әйтә, тәкъдимнәр бирә, ә мастер—ләм-мим. Мәсьәләнең бу ягын Уйламаган, моны көтмәгән иде шул. Аның урынында башка кеше — чын-чыннан оста белгеч булса, болай авыз йомып тормас иде. Дамир шулай уйлады. «Газ фонтанын томаларга башың җитмәсен, ә исемең — мастер!»—дип шелтәләде ул үз-үзен. Бу урынсыз иде, әлбәттә, әмма Нуретдинов үз-үзен тиргәүдән тиз генә арына алмады.
Холкы шундый. Бригада күпме вакытны югалта бит, моны мастерга 1ына сылтасалар да гаҗәп түгел, янәсе.
Авырлык күрми — җиңеллек килми дигәндәй, газ фонтанының көтмәгәндә бәреп чыгуы да, ахыр чиктә, Дамирның тәҗрибәсен баеткан гадәти бер очрак булып кына калды. Геология ягыннан катлаулы мәйданда скважиналар бораулаганда мондый хәлләр еш булгалый. Димәк, бригада моңа һәр вакыт әзер торырга тиеш. Мастер ясаган төп нәтиҗә шундый иде.
Газ чыгуның эшне тоткарлап торуны бригада кешеләре дөрес аңлады. Скважинаны тапшыру озаккарак сузылса да, икенчесен борауларга керешкәндә аларның күңелләре күтәренке иде инде.
Габдрахман мәйданындагы нефть ятмаларының «холык-фигы- ле» гел үзгәрә торды. Җир астына суны күбрәк кудырган саен, катлам басымы арта барды. Бу исә нефть ятмасының «холкын» үзгәртә, кичә генә яраган бораулау ысуллары көткән нәтиҗәгә китерми, яңа алымнар эзләп табарга кирәк була. Үч иткәндәй, бригаданы иң катлаулы участокларга җибәрәләр. Бер уйласаң, куанычлы хәл бу: нинди авыр шартларда да югалып калмаслыгына ышаналар, димәк. Ә икенче уйласаң — өстәмә кыенлыклар кемгә? һаман шул ук Ну- ретдинов бригадасына...
Борау инде «кара алтын» катламына якынлашып килә. Геологлар монда да газ фонтаны булу ихтималлыгын кисәтеп тә куйды инде. Нефтьле катлам төнге сменада ачылачак, теләсә нинди хәлгә дә әзер тору зыян итмәс. Нуретдинов ул көнне сменадан кайтып китмәде, буровойда төнгә дә калды.
Кичке сменага Петр Рыжиков вахтасы чыкты. Дамир вахта башлыгын яхшы белә. Петр — бораулау остасы, тынгысыз кеше, кирәк чакта хәйләкәр дә. Җиһазларны күтәрү-төшерү кадәресендә аңа тиң останы табу кыендыр, тик буровойдагы ярдәмче эшләргә игътибары җитенкерәми. Колоннаны төшергән чакта ике-өч сәгать вакытны отмый калмас, ә насос-компрессор җайланмаларын җир астына «озатырга» кирәк булганда — сүлпәнләнә. Борауларга кушсаң тәүлекләр буе эшләргә әзер.
Борау нефтьле катламга җитәрәк, Дамир аны эшеннән бүлеп* торырга булды.
— Бораулауны туктатып торыйк, Петр, — диде ул. — Превентор куябыз.
— Моңарчы миңа ярдәмче эшләрне кушмыйлар иде, мастер!
— Бораулауда ярдәмче эшләр юк, Петр. Превентор урнаштыруны вак-төяккә санасак, зуррагын югалтуыбыз ихтимал.
Рыжиков газ фонтаны бәрүгә каршы кулланыла торган җайланманы — превенторны теләр-теләмәс кенә куйды. Ләкин тиешенчә итеп түгел, ә кыегайтып. Газ чыга калса, аның аркылы да үтәчәк.
— Яхшылап куярга кирәк, — диде мастер.
Рыжиков, канәгатьсезлек белдереп, кул селтәде.
— Вакытны бушка уздырабыз. Метрлар югала...
Превенторны мастер үзе көйләп урнаштырды. Газ фонтанының юлын алдан ук ябып куйдылар. Шул вакыйгадан соң Петр Рыжиков вахтасы превенторны бик кыска арада — өч сәгатьтә урнаштырырга шомарып җитте.
Бу катлаулы мәйданда Нуретдинов бригадасы берничә ел эшләде. ~
Тайсуган авылы янында борауларга керешкән бер скважина аларны су бөркеп интектерде. Торбаларны күтәрә башладылармы - салкын «яңгыр» астында калалар. Ә тирәнгәрәк киткәч, тозлы су^ташкыны бәреп чыкты. Бервакыт аның басымы шул кадәр көчәнде ки, хәтта яңа торбаны төшерерлек түгел иде. Чүп өстенә
чүмәлә дигәндәй, урта горизонтка гадәттә түбәнге катламнар өчен генә файдаланыла торган измә кирәклеге билгеле булды. Ләкин авыр измә дә фонтанны томалый алмады. Тозлы су измәне шундук эретә дә сыек боткага әверелдерә иде. Өстәвенә, юл өзелгән чак, измәне ташып өлгертә алмыйлар. Скважина асфальт юлдан ерак булмаса да. аның янына машина белән керү кыен, күп вакыт кирәк. ♦ Шундый хәл килеп чыккач, Дамир гадәттән тыш чая тәҗрибә үт- а кәрде — асфальттан скважинага кадәр торбалар суздырды. Буровой - эшчеләре мастерның кушканын үтәгән арада эш урынында бораулау- и чы гына калды, башкалар торба сузды, юл читенә чан урнаштырды. ° Шоферлар эретмәне юл читендәге чанга бушата башлагач, тоткарлык < бетерелде. Вакытында кылынган кыю әмәл эшне җайга салырга яр- “■ дэм итте — скважинаны срогыннан алда тапшырдылар. Бу тәҗрибә- з дән мастер тагын бер нәтиҗә ясады: скважиналарны тизрәк төзү * өчен ярышка шоферларны катнаштыру мөмкинлеге дә бар икән бит! ♦ Моны эшләү бораулауны тизләтәчәк — анысы инде практикада рас- ® ланды. с
Скважиналарны катлаулы геология шартларында бораулаган = Нуретдинов бригадасы эш өстендә яңа җайланмаларны сынады, “ аларның производствога кертелүенә фатиха бирде. Юдыру сыекчасын п- күп тота торган катламнарны һәм урыннарны изоляцияләү ысулын ч беренчеләрдән булып алар үзләштерде. Идарә технологлары эретмә- = нең авырлыгын арттыру юлын да шул бригада белән бергә эшләделәр. т Татарстан нефть фәнни-тикшеренү институтында иҗат ителгән бик = күп җайланмаларны да сынады коллектив. Бораулаучылар белән галимнәр арасындагы хезмәттәшлек соңгы ел ярым дәвамында аеруча нәтиҗәле булды. Яңа конструкциядәге турбобур сыналды, бораулау барышында эшне туктатмыйча тикшерү өчен токым алу җайланмалары тикшерелде. Забой двигателенең өр-яңасын тикшереп, эшләтеп карауны да Дамир Нуретдинов бригадасына тапшырганнар иде. ,
Шундый күп төрле һәм җитди фәнни-тикшеренү эшләре өстенә аларга скважинадан төрле катламнардагы кернны алу мәшәкатьләре дә йөкләделәр. Шунысын да истә тотарга кирәк: тәҗрибә, тикшеренү, сынау эшләре өчен бригадага өстәмә вакыт билгеләнмәде. Производство планы, башкаларныкы шикелле үк, киеренке иде. Шулай да булуга карамастан, коллектив айдан-айга, елдан-елга яхшырак нәтиҗәләргә иреште һәм социалистик ярышта бер яулаган урынны беркемгә дә бирмәде. Ирешкән казанышлары белән Дамир Нуретдинов бригадасы республикада гына түгел, бөтен ил күләмендә социалистик ярышны әйдәп баручылар сафына басты.
Производство планнарын үтәүдә, яңа җайланмаларны сынауда һәм үзләштерүдә, хезмәтне яңача оештыруда коллектив ил күләмендәге әһәмиятле эшләр башкарды. Аның уңышлы тәҗрибәләре КПСС Үзәк Комитеты тарафыннан хупланды. Яңа эш алымнары бөтен нефтьчеләргә җиткерелергә тиеш дип билгеләнгән бораулау осталары арасында Дамир Нуретдинов фамилиясе дә бар иде. Бу инде бригада данының еракларга китүен раслаган дәлил булды.
Разведка өчен борауланган скважина төзелешендә Дамир Нуретдинов үзе күптән хыялланган «конвейер» системасын, икенче төрле итеп әйткәндә, агым ысулын тормышка ашыруга иреште. Бригада барлык эшләр комплексын баштан ахрыиача үзе башкарды һәм торбалар буйлап нефть күтәрелә башлагач кына буровойдан китә торган булды. Кара алтын чыгару өчен кирәкле компрессорны да алар шунда чакта китерделәр, ә элек алай булмый торган иде бит.
Скважинадан нефть суырта башладылар, ә Дамир Нуретдннов бригадасы яңа урында борауларга кереште. Мастер уйлаган «агым ысулы» шул инде: бер скважинадан нефть алыну белән, бригада икенчесен төзергә керешә. Бөтен эш чылбыр боҗралары сыман, бер-беренә ялганып бара. Шул уңышы белән бригада скважинаны эшләтеп җибәрү өчен айлар-еллар кирәк түгеллеген, ә берничә көн дә җитүен раслады.
Хәзер инде күтәрелгән биеклектән артка борылып карарга, ире- телгәннәрне күздән кичереп, нәтиҗә ясарга да мөмкин иде. Дамир Нуретдинов, «Социалистик индустрия» газетасында чыгыш ясап, республика һәм бөтен илнең нефть промышленностенда эшләүче бораулаучыларга мөрәҗәгать итте, аларны скважина төзүдәге барлык эшләрне бер наряд белән үтәргә — агым ысулы белән эшләргә өндәде. «Татнефть» берләшмәсенең танылган бораулау мастерлары — Матвей Гринь, Николай Драцкий, Галимҗан Хаҗиев, Василий Шин- кин аның башлангычын бик тиз яклап чыктылар. Татарстан нефтенең бу осталары беренче скважиналарны бораулаган чакта ук хезмәтне яңача оештыруның зур әһәмияте, экономик нәтиҗәлелеге расланды. Партиянең XXV съезды нефтьчеләр алдына скважиналар төзү вакытын 25—30 процентка кыскарту бурычын куйган иде. Дамир Нуретдинов бригадасы бу өндәмәгә коммунистларча җавап бирде, скважиналар кору өлкәсендә тамырдан борылыш ясады.
СССР нефть промышленносте министрлыгы, нефть һәм газ эшкәртү промышленносте эшчеләре профсоюзының Үзәк Комитеты Дамир Нуретдинов тормышка ашырган бу яңалыкны хупладылар һәм аны илебезнең «кара алтын» чыгарыла торган башка өлкәләрендә дә производствога кертергә тәкъдим иттеләр. Әйбәт башлангыч канатлы булып чыкты. Башкортстан, Пермь. Мангышлак, Белоруссия, Украина, Казагыстан бораулаучылары агым ысулын күтәреп алдылар инде. Күптән түгел миңа Сахалинда чыга торган бер газетаны укырга туры килде. Анда «татар бораулаучыларының бу башлангычы — зур яңалык, безнең якларда да кулланыла башлады», дип язылган иде. Дамир Нуретдиновның агым ысулы скважиналар төзү вакытын һәркайда кыскарта.
Бу алым беренче тапкыр тормышка ашырылган елда республикабызда скважиналарны төзү вакыты гадәттәгегә караганда унбер көнгә кыскартылган иде. 1977 елда ул тагын бер атнага киметелде. 1978 елда бораулаучылар бөтен эш әйләнмәсен 30 көндә үтәп чыкты. Ә моннан өч ел элек моның өчен 53 көн таләп ителә иде. Кара исәп белән генә чамаласаң да, әлеге яңалыкның ил күләмендә нинди зур казанышка китерүен аңларга мөмкин. Ел саен дүрт-биш йөз мең тонна өстәмә нефть алыначак! Бу әле Төмән якларын кертмичә. Себер бораулаучылары да Дамир Нуретдинов алымы белән эшли башласа, өстәмә нефть тонналары алты урынлы сан белән билгеләнәчәк.
Ә Төмән нефтьчеләре бу яңалык белән бик нык кызыксыналар. Әлмәттә үткәрелгән Бөтенсоюз киңәшмәсендә нәкъ менә шул мәсьәлә — скважиналарны агым ысулы белән төзү турында эшлекле сөйләшү булды. Әлмәт бораулаучылары тәҗрибә уртаклаштылар, Дамир Нуретдинов хезмәтне яңача оештыруның «серләрен» ачты. Киңәшмәнең файдасы булган. «Главтюменнефтегаз» берләшмәсе бораулаучысы, СССР Дәүләт премиясе лауреаты В. Громов «Социалистическая индустрия» газетасында күләмле мәкалә белән чыгыш ясады. Көнбатыш Себернең кырыс шартларында эшләүче бораулаучылар яңа прогрессив алымны үзләштерергә керешкән — мастер шуны хәбәр итә. Бу мәкалә Дамир Нуретдиновны һәм аның бригадасын бик сөендерде. Башкарган эшләре киң тарала бит — куанмаслык түгел!
Ел башында тагын бер куанычлы хәбәр килде. Анысы бригаданы тына түгел, ә бөтен идарә коллективын шатландырды. Бораулау
эшендә зур яңалык, экономик нәтиҗәле агым ысулын ачкан тәҗрибәле мастер коммунист Дамир Нуретдинов СССР Дәүләт премиясенә лаек дип табылган. Лауреат исеме — атаклы остага бөтен ил хөрмәтенең билгесе.
Дамир Нуретдиновның осталыгын бораулау «аксакаллары» да таный. «Скважиналар төзелешен — агым ысулына» дигән девиз белән башланган хәрәкәткә алар да кушылды инде. Карасаң, әллә нинди шаккатмалы серләре дә юк кебек. Бу бөтен нәрсә аныкланып җиткәнгә, тирәнтен уйланып эшләнгәнгә күрә генә шулай тоела. «Бораулау эшендә вак-төяк нәрсәләр була алмый» дип саный Дамир. Аның өчен бөтенесе әһәмиятле: бригада кешеләренең кәефе дә, осталыгы да. Бер урыннан икенче урынга күчкәндәге төгәллек тә, тизлек тә. Бораулау барышында пөхтәлек һәм кабаланмау. Мастерның бөтен нәрсәне күздә тота белүе... Аннары тагын, бораулаучыларга һәм аларны тәэмин итеп торучы арадашчыларга аш-су китертүне дә алдан кайгыртырга кирәк. Нуретдинов буровоена килүчеләр белә: алар- га анда бөтен кирәк-ярак табылачак, кәгазьгә төреп, кесәгә бутерброд тыгып баруның хаҗәте юк.
Дамир уенча, мондый, «вак-төяк»—зур эшләрдә таяныч. Җир катламнарын бораулый белү генә җитми, арадашчылар белән элемтә тотуда да осталык кирәк. Иптәшләреңнең күңелен күтәрә дә бел. Кыскасы, мастер җилкәсенә мең төрле мәшәкать өелгән.
Лауреатны хөрмәтләү кичәсендә бер дусты аңардан:
— Я, Дамир, хыялларың тормышка аштымы инде? — дип сорады.
Нуретдинов беравык уйланып торды да:
— Хыялның чиге юк инде аның, — диде.
Күрәсең, киләчәккә уйлап куйган эшләре күптер, ниятләре зурдыр. Агым ысулын тагын да камилләштерергә тели торгандыр. Эзләгән кешегә яңалык бетәмени! Табигый хәл: осталыкның чиге юк бит.