Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХАЛЫК МУЗЫКАСЫ ҺӘМ КОМПОЗИТОР


узыканы халык тудыра, ә без аны оранжирлыйбыз гына»,—дигән бөек рус композиторы М, И. Глинка. Бу сузләр күпчелек татар советкомпо- r г зиторлары иҗатына да бик туры килә. Профессиональ татар музыкасы
үзе дә халык музыкантлары, һәвәскәр башкаручылык, гомумән алганда, музыкаль фольклордан тамырланып үсеп чыккан. Моның шулай икәнлеген исбатлау өчен әле егерменче йөз башларында ук халык арасында шактый киң таралыш алган музыкаль пьесалар, инструменталь әсәрләр һәм җырларны искә төшерү дә җитә. «Тукай маршын, күп җырлар иҗат иткән Заһидулла Яруллин, «Садә», «Казан» маршларының авторлары Гали Зайпин, Хәбибулла Әхмәдуллин, беренчеләрдән булып татар көйләрен музыка кораллары өчен эшкәрткән һәм шул нигездә оригиналь әсәрләр яза башлаган Солтан Габәши, ниһаять, татар музыкасы йолдызлары булып танылган Салих Сәйдәшев, Мансур Мозаффаров, Фәрит Яруллин һәм башка бик күп композиторлар Һәм музыкантларыбыз әнә шундый Һәвәскәр башкаручылар — скрипкачы, гармунчы, җырчылар арасыннан чыккан1.
Ә татар музыкасы классигы С. Сәйдәшев әле егерменче һәм утызынчы елларда ук халык моңнарын профессиональ музыка белән органик рәвештә бергә кушуның классик үрнәкләрен бирде М. Мозаффаров, А. Ключарев, Җ. Фәйзи, 3. Хөби- буллин, X. Валиуллин Һ. б. композиторлар иҗатында да без музыкаль фольклордан иҗади файдалануның гүзәл үрнәкләрен күрәбез. Алар халык музыкасы хәзинәләренең күп кенә катламнарын тирәнтен үзләштереп, профессиональ музыкабызның төрле өлкәләрен һәм жанрларын туендыра, үзенчәлекле юнәлешләрдә баета килделәр.
Музыкаль фольклорны профессиональ иҗатта файдалану — күп яклы һәм катлаулы иҗади процесс, һәр композитор аны үзенчә хәл итә. Шул ук вакытта һәр яңа дәвер, яңа буын өчен моның ниндидер уртак билгеләрен дә күрергә мөмкин. Биредә исә без нәкъ менә бүгенге көндә актив иҗат итүче яшьрәк буын композиторлардан берничәсенең иҗатына мөрәҗәгать итәбез. Музыкаль фольклорны алар нинди юнәлештә үзләштерә, бу өлкәдә үзләреннән нинди өлеш кертәләр соң?
Ренат Еникеевның фортепиано өчен язылган икенче сонатасы, Рафаэль Биля- ловның скрипка һәм фортепиано өчен иҗат ителгән фольклор-сюитасы, Шамил Шә- рифуллинның солист һәм а капелла хоры өчен «Авыл көйләре» — эчтәлекләре, жанр Һәм стиль үзенчәлекләре ягыннан бер-берсеннән шактый ерак торган әсәрләр. Әмма аларга халык моңнарын иҗади файдалану һәм үзләштерү җәһәтеннән күп кенә уртак сыйфатлар хас.
Бу хакта кара Ш Монасыйпов. Татар скрипка сәнгате «Казан утлары». 1979 ел. 1 са».
М
Р. Еникеевның икенче сонатасы Хөсәен Ямашев истәлегенә багышланган һәм революция каһарманнары, аларның яшәеш асылы, үзләре сайлап алган юлга, халык бәхете өчен көрәш эшенә тугрылыклары хакында сөйли торган дулкынландыргыч поэма булып яңгырый. Әсәрнең кереш өлешенә автор тирән кайгы аһәңнәре белән сугарылган «Анам кабере янында» исемле халык көен кертә. Көй әсәрнең тукы- . масына органик төстә кушыла һәм аның эпиграфы булып китә. Әсәрнең буеннан- буена музыка табигый һәм тоташ агым булып бара, мелодик фикернең үсеш логи- о касы исә ачык аңлаешлы. Автор моңа монотематизм дип йөртелгән принципны эз- ~ лекле куллану аша ирешә. Музыкаль материалны үстерүдә монотематизм методы, О мәгълүм ки, романтизм чорында аеруча киң таралган булган. Күңелне җәлеп итә торган аерым көйгә нигезләнгән хәлдә, күп кенә авторлар яңа һәм хәтта бер-бер- i сена контраст музыкаль темалар һәм образлар тудырганнар. Р. Еникеевның әлеге 5 сонатасында яңа темалар Һәм көтелмәгән аһәңнәр нәкъ менә «Анам кабере янын- 2 да» исемле халык көеннән үсеп чыга. Мәгънәви эчтәлеге белән ул революция һәм з Ватаныбыз каһарманнары рухына багышланган кайгылы моң булып әверелә. Әсәр- < нең керешендә көйне нәкъ халыкта башкарылганча, аның үз яңгырашында ишетәбез. 3 Ә аннары музыкада яңа образлылык хасиятләре туа башлый, киеренке көрәш ру- 2 хын чагылдыручы көчле характер гәүдәләнә, тема туктаусыз үсә. күтәрелә бара. * Әсәрнең урта өлешендә ул инде матәм маршы булып ишетелә, гүя шул марш көе- 3 нә атлап килүче халык агымы күз алдыннан үтә. Музыка табигый рәвештә героик башлангычны, революция эшен, җиңү темасын раслауга алып килә. Р. Еникеев co- ' «атасында бер үк халык көе әнә шундый күп кырлы һәм тирән яңгыраш алган. ♦
Рафаэль Билялов 1978 елда иҗат ителгән фольклор-сюитасында халык көйләрен- < нән иҗади файдалануның башкача юлын күрсәтте. Фольклор материалы биредә ком- u позиторга халык көнкүрешенең ямьле һәм күңелле күренешләрен яисә борынгы < риваятьләрне музыка чаралары белән җанлы картинадай күз алдына бастыру, эзлекле программа, төгәлләнгән бер хикәят итеп гәүдәләндерү өчен этәргеч булып >, хезмәт итә. Әсәрнең Һәр кисәге бала чактан ук хәтергә сеңеп калган көйләргә ни- 2 тезләнгән нәфис музыкаль образ булып җитлеккән. Сюита киң лирик яңгырашлы э «Туган ил» көе белән башлана. Аңарда халкыбызның уз туган-үскән җиренә, таби- гатькө мәхәббәте, яшәү шатлыгы чагыла. Көйнең киң агышы, гармония һәм ритм < кысаларының иркенлеге аңа шундый зур колачлы яңгыраш өсти. Әсәрнең икенче — — «Шук малай» дип аталган кисәгендә, кинәттән дип әйтерлек, тормыш-көнкүреш- “■ нең ямьле бер күренеше — балалар уены күзаллана. Ул «Бала уйнатканда» исемле _ кыска көйгә нигезләнгән. Музыка чараларын автор шаянлык, җитезлек, күңелле уен в. характерын гәүдәләндерүгә буйсындырган. Скрипка һәм фортепиано партияләре J җанлы, йөгерек, аларның музыкаль теле үткен, шаян интонацияләргә, төсмерләргә бай, тема үсешендә гармоник бизәкләр туктаусыз яңарып, алышынып тора.
Өченче кисәк — «Бишек җырыинда музыка чаралары тагын үзгәрә. Бусы инде — йомшак лирик элегия. Р. Билялов биредә дә үзен музыкаль колорит, бизәк остасы итеп күрсәтә. Җемелдәп, уйнап торган гармоник бизәк-нурланышлар, йомшак һәм иркә ярдәмчел тавышлар, нечкә һәм төгәл эшләнгән музыкаль фактура. — барысы да бишек җыры «Әлли. бәлли»нең күркәм һәм бай яңгырашын тудыра.
Сюитаның дүртенче кисәге халыкта киң таралган «Алмагачлары» көенә корылган. Көй. кинәт ычкындырылган тыгыз пружинадай җитез бөтерелеп, күңел гамен үз эченә тартып ала. Музыкада хәрәкәт ритмы һаман кызулана барып, күңелле халык бәйрәмен күз алдына китерә, нәтиҗәдә гаҗәеп җанлы халыкчан колорит тудыруга ирешелә.
Сюитаның финал өлеше тагын да тирәнрәк тәэсир калдыра Күңелдә борынгы чорларның мәһабәт картиналары җанлана. Әнә чал чәчле карт чәчән яшьләргә гыйбрәтле риваять сөйли... Мондый драматик борылышка авторны ул үзе сайлап алган «Бер алманы бишкә бүләек» исемле басынкы һәм тирән фикерле лиро-эпик җыр этәргән булса кирәк. Әсәргә ^алынган фикерне композитор өч кисәкле композициядә гәүдәләндерә. Композициянең урта өлеше башка кисәкләргә контраст төсендә ачык театраль яңгырашта хәл ителә. Безнең алда легенданың бер эпизоды җанлана,— гүя ки легенда герое кара көчләр белән кискен бәрелешкә керә. Көйдә аерым интонацияләр — халык темасы — элеккечә калса да, автор конкрет
эпизод эчтәлегенә бәйле рәвештә музыкаль актив динамик, горур аһәңнәр өсти, җырны яңа эчтәлек белән баета.
Мәгълүм булуынча, халык темасына багышланган сюита татар музыкасында егерменче елларда ук туган иде. Яңа шартларда да ул үзенең тормышчанлыгын югалтмый. Композиторларыбыз аңа әледән-әле әйләнеп кайталар. Заман үтү белән ул җанр тагын да югарырак баскычка күтәрелде, профессиональ яктан камилләшә төште дияргә мөмкин. Халыкның музыка иҗаты биредә тирәнрәк һәм кыюрак эшкәртелә, ул хәзерге чорга хас музыкаль сурәтләү чараларын үзенә ныграк сеңдерә бара. Р. Биляловның фольклор сюитасы нәкъ әнә шул фикерне раслый.
Яшь буын композиторларыннан Шамил Шәрифуллин соңгы елларда халык музыкасы белән тирәнтен кызыксынучы буларак танылды. Ул татар музыкаль фольклорының борынгы һәм моңарчы аз өйрәнелгән катламнарына үтеп керә, мөнәҗәт, бәет, борынгы мишәр көйләрен җыю һәм эшкәртүдә актив катнаша. Ульянов өлкәсе һәм башка төбәкләргә фольклор экспедицияләрендә яшь композитор күп санда үзенчәлекле иске көйләр язып алды һәм үзе җыйган халык көйләреннән җыентык туплады. Ш. Шәрифуллинның халык музыкасы җәүһәрләрен эшкәртү һәм иҗади үзләштерү нигезендә иҗат иткән әсәрләре белән музыкаль җәмәгатьчелек әледән- әле таныша тора. Кыллы квартет өчен концертино, мөнәҗәт темаларына орган өчен вариацияләр, флейта, кларнет һәм фагот өчен сонатино, а капелла хоры өчен «Мөнәҗәтләр» дип аталган концерт һәм башка әсәрләрендә композитор халкыбызның сирәк очрый торган көй-моңнарын, аларның үзенчәлекле яңгырашын калку күрсәтә белә, еш кына очракта халык көйләрендәге образлылык, мелодик материалны үзенең художниклык фантазиясе аша үткәреп, аларга заманча аһәң бирә.
Биредә Ш. Шәрифуллинның 1977 елда язылган әсәре — «Авыл көйләре» дип- аталган вокаль-хор циклына тукталу кызыклы булыр. Солистлар һәм а капелла хоры өчен язылган ул әсәр җиде кисәктән тора. «Авыл көйләре» музыка сөючеләр игътибарын лирик сафлыгы, формасының нәфислеге, фольклор мотивларына нечкә музыкаль сурәтләү чаралары ярдәмендә заманча яңгыраш бирүе, халык музыкасын тоюдагы үзенчәлеге белән җәлеп итә.
Әсәрнең образлы эчтәлеге, халык музыкасын иҗади эшкәртү методлары, гар. моник үзенчәлекләре нидән гыйбарәт соң? Исеменнән үк күренгәнчә, «Авыл көйлә- ре«ндә автор халык музыкаль иҗатының аерым бер өлкәсен — элекке заманнардан бирле авылда җырланып килгән лирик җыр-көйләр хәзинәсен күрсәтүне максат иткән. Композиторның үз сүзләре белән әйткәндә, ул үзалдына борынгы авыл көйләрен архаик тышчадан «саклык белән арындырып», бүгенге чор кешесенең колагына якынайту, алардагы лирик агымны көчәйтү бурычын куйган. «Авыл көйләре» циклының үзенчәлеге аның гомумиләштерелгән сюжет линиясенә корылган булуында. Автор монда гомумиләштерелгән формада яшь егет һәм кызның мәхәббәт тарихын чагылдыра. Цикл сюжетлы музыкаль драматургиягә корылган. Беренче һәм икенче кисәкләрдә вакыйга төенләнә. Беренче кисәктәге «Туй җыры»ның поэтик тексты аша без авылга читтән килгән гармунчы егет белән танышабыз. «Гашыйк кыз җыры» дип аталган икенче кисәктә яшь кызның күңел дөньясы ачыла-.
Аягыма кигән итегемнең
Кузгаладыр аның олтаны;
Кипгәндин бирле карап торам, Сез икәнсез егетнең солтаны.
«Мәхәббәт көе» дип аталган лирик кисәк циклда үзәк урынны алып тора. Биредә кыз белән егетнең дуэты яңгырый, образларның музыкаль характеристикасы тирәнәя. Ә өченче һәм бишенче кисәкләрдәге такмаклар әсәрдә үзенә күрә интермеццо ролен уйныйлар һәм алдагы кисәкләрнең драматизмын көчәйтүгә хезмәт итәләр. Үзенчәлекле такмакларда яшьләр уены һәм биюләре тасвирлана. Алтынчы кисәк «Хәсрәт көе»ндә вакыйгалар драматик юнәлеш ала. Егетнең лирик-драматик җырында бәхетсез мәхәббәт сагышы ишетелә. Биредә Пенза мишәрләренең озын лирик көе файдаланылган.
Хәсрәт арасында хәсрәтләр күп, Гыйшык хәсрәтендин авыры юк_
«Сагыш көе» дип исемләнгән җиденче кисәк ике гашыйкның аерылышуы, бәхетсез мәхәббәт хакында сөйли. Циклда автор халыктан язып алган мишәр көйләре һәм керәшен татарлары җырлары файдаланыла, озын һәм кыска лирик көйләр, такмаклар бер бөтен итеп берләштерелә.
Халык көйләрен Ш. Шарифуллин ничек чагылдыра соң? Аларның интонациясен ни дәрәҗәдә саклый Һәм үзеннән нинди яңалык кертә? Бу сорауларга җавап бирү өчен әсәрнең полифоник һәм гармоник яңгырашына кыскача тукталып үтәргә кирәк. Лирик-драматик һәм шаян рухтагы көйләр бу әсәрдә максатка ярашлы рәвештә төрлечә трактовка алалар. Җырларның лирик, психологик яисә интим лирик сыйфатлары тирәнәйтелә. Композитор халык көе белән бик сак эш итә, тавышка артык бесым ясамый, музыка ресурсларыннан урынлы файдалана. Әсәр полифония (күп тавышлылык) муллыгы белән аерылып тора. Нәтиҗәдә көйләр гаять күп төрле төсмерләр белән байый. Шунысы да мөһим, полифониялелек әсәрнең беренчел чыганакларына, көйләрнең бөтенлеге, камиллегенә һич тә зыян китерми.
Татар композиторлары утызынчы елларда ук инде халык көйләрен эшкәрткәндә полифоник чаралар куллана башлыйлар. Соңрак алар опера һәм симфоник музыкада, инструменталь әсәрләрдә киң урын ала. Ш. Шарифуллин исә бу өлкәдә аеруча зур осталыкка ирешкән, ул куллана торган күп санлы полифоник алымнар көйләрдәге образлылыкны төрлечә яктырта барырга, алардагы аһәңне туктаусыз яңарта торырга мөмкинлек бирә. Мәсәлән, өченче кисәктәге такмаклар шундый чаралар ярдәмендә халыкчан жанрдагы җанлы картина булып әверелә — аны көлкеле эффектлар, сурәт моментлары шулай җанландыра, Көйләрне полифоник үстерү музыкада күңелле уен-көлкене дә, сагыш-хәсрәтне дә калку итеп сурәтләргә ярдәм итә.
«Авыл көйләрепндә композитор гармоник буяулар һәм чаралардан да бик иркен файдалана. Аның гармоник чаралары әсәрнең лирик рухын, халыкчан стилен бозмый. Фольклор материалын үстерүдә ул вариантлылык методын кулланып эш итә. Циклдагы көйләр халыктагыча беренчел хәлендә асылда бер генә тапкыр яңгырый һәм алга таба көйләр вариантлаштыру хисабына туктаусыз баетыла, үстерелә бара. Композиторның үзенең әйтүенчә, бу методны ул халык көйләренең интонацион үсешендәге эчке закончалыкларны өйрәнү аша үзләштергән. Ә ул закончалыклар логикасына төшенергә аңа фольклор материалларының күп санлы магнитофон язмаларын эшкәртү процессы ярдәм иткән.
Беренчел чыганакны, ягъни халык көен төгәл чагылдыру белән бергә, әсәрнең кайбер кисәкләрендә композитор көй материалыннан ирекле дә файдалана. Бу очракта кәйгә яңа драматик интонацияләр өстәлә, аның образлы мәгънәсе, яңгырашы да үзгәреш кичерә. Циклның соңгы кисәге, ике гашыйкның аерылышу сагышын сөйләүче сопрано һәм тенор дуэты әнә шундый планда хәл ителгән. «Сагыш көекнең музыкасы, яңа интонацияләр кабул итеп, геройларның психологик халәтен, кичерешләр киеренкелеген чагылдыруга кадәр күтәрелә.
Татар опера һәм симфоник музыкасында да халык көйләре чыганакларыннан ирекле файдалану үрнәкләрен шактый күп санарга мөмкин. Авторларның максатына кулай рәвештә бу метод һәр очракта да үзенчәлекле төстә кулланыла. Мәсәлән. Н. Җиһановның «Сабан туй» симфониясендә «Сабан туе» көе, драматик борылышлар алып, эпик яңгырашлы тема — симфониянең төп образы булган халык һәм аның рухи куәте, бөеклеге темасы үсешенә этәргеч бирә.
Әйтергә кирәк. Ш. Шәрифуллинның гармоник почеркы шактый үзенчәлекле. Кайбер эпизодларда ул, Европа гармоник системасының классик принципларыннан читкә китеп, пентатоник гармониягә таяна. Әле XX йөз башларында ук Гречанинов, Эйхенвальд кебек композиторлар татар халык көйләрен эшкәрткәндә пентатоник мелодика нигезендә туган гармонияне куллануның зур мөмкинлекләрен күргәннәр һәм әсәрләрендә файдалана да башлаганнар. Хәер, андый тәҗрибәләр һәр очракта Да тиешле нәтиҗә бирмәгән. Биредә, чыннан да. татар музыкаль фольклорын ти-
МАРГАРИТА ФӘЯЗУЛЛАБВА ф ХАЛЫК МУЗЫКАСЫ ҺӘМ КОМПОЗИТОР
рәнтен белү таләп ителә. Авторларның талантына, сәнгатьле сиземләвенә дә куп нәрсә бәйләнгән. Ш. Шәрифуллин пентатоник гармонияне табигый куллана.
«Авыл кейләре»нең тагын бер кызыклы үзенчәлегенә тукталып үтмичә булмый. Әсәрдә халык башкаручылыгы өчен типик алымнар, аерым әйткәндә, гармунда уйнау алымнары да чагылыш таба. Хор циклның төрле кисәкләрендә гармоник фонны имитацияли һәм бу алым аерым драматургии функция башкара, бер сүз белән әйткәндә гармунчы образын, яшьләр уены күренешләрен сиземләргә ярдәм итә. Шуның белән авыл көйләренең чын рухы һәм характеры җанландырыла.
Әйткәнебезчә, композиторның әсәрдә мишәр һәм керәшен татарлары җырларын файдалануы үзе үк әһәмиятле күренеш. Төрле сәбәпләр аркасында бу көйләр композиторларыбыз тарафыннан әле аз өйрәнелгән. «Авыл көйләре» музыка культурабызда моңарчы җитәрлек үсеш алмаган жанр — хор концертлары формасына якын торуы белән дә кызыклы һәм әһәмиятле.
Халык көй-моңнарын традицион музыкаль сурәтләү чаралары ярдәмендә үзләштерү белән бергә, Ш. Шәрифуллин циклның һәр кисәгендә халыкчан чыганакларны үстерүдә индивидуаль принцип һәм методлар да куллана. Ул алымнарны композитор халыкның үз танып-белү тәҗрибәсе, фикер йөртүдәге үзенчәлекәреннән таба. Гадәти сурәт чараларын файдаланган хәлдә, ул бүгенге тыңлаучыга аңлаешлы Һәм якын телдә көйли. Музыкаль фольклор хәзинәсен әнә шулай заманча ишетү һәм ишеттерүгә Ш. Шәрифуллин бөтендөнья музыка сәнгате казанышларын өйрәнү, рус совет профессиональ хор иҗаты алымнарын иҗади файдалану аша килә. Аның «Авыл көйләре» әсәре фольклор һәм профессиональ музыка сәнгате арасындагы үзара бәйләнеш мәсьәләсен өйрәнү, ачыклауга саллы өлеш булып тора.
Мәкаләбезне тәмамлап, шуңа басым ясыйсы килә: татар совет композиторлары халык музыка иҗатын өйрәнү, үзләштерүдә төрле методлар кулланып эш итәләр, аңа торган саен тирәнрәк керә баралар. Фольклорның профессиональ музыкага тәэсире, заманыбыз рухы таләп иткәнчә, куәтле һәм чиксез процесс ул.
Шунысы куанычлы, яшь композиторларыбызның зур төркеме музыкаль фольклорның тирәндә яктан катламнарына кыю үтеп кереп, халкыбызның борыннан ук килгән олы иҗат мирасын киң колач белән, заман биеклегеннән торып үзләштерәләр. Ә бу исә профессиональ музыканың эмоциональ эчтәлеген, рухын һәм колоритын, яңгыраш мөмкинлекләрен арттыруга хезмәт итә.