Логотип Казан Утлары
Публицистика

КЕРӘШЕН ТАТАРЛАРЫНДА КӨН-АЙ АТАМАЛАРЫ


алкыбызның гореф-гадәтләре, күп гасырлар дәвам иткән тормыш-көнкүреш рәвеше соңгы елларда аеруча киң колач белән фәнни нигездә өйрәнелә, күп нәрсәләр тикшерелә, һәм ачыклана бара. Шулай да бу хактагы мәгълүматлар күп тупланган дип әйтергә бик иртә әле. Мәсәлән, халык уеннары. кайбер йолалар, халыкның табигать хакындагы белемнәре һәм күрәзәчелеге һ. б турында аерым хезмәтләр хәзергә бик аз.
Халыкның мең еллык тәҗрибәсе аның көн-ай атамаларында да чагылыш талкан. Мәсәлән. Саба, Мамадыш. Балык Бистәсе һәм башка кайбер районнарда яшәүче керәшен татарларында сакланып калган көн-ай атамалары бу яктан аерата кызыклы. Керәшен татарлары үткәннәрдән бик күп гореф-гадәт һәм көнкүреш элементларын саклап килгәннәр. Аларның кием-салымында Балкан болгарлары, венгр, Кырымның тау татарлары, төрекмәннәр белән уртаклык бар. Җыр-көйләре хакында да шуны ук әйтеп була. Бигрәк тә Балкан болгарлары, Кырым татарлары, Дагстан татарлары көй- моңнарына якынлык сизелә. Гомумән, керәшеннәрдә сәнгатькә, культурага, халык иҗатына кагылышлы кызыклы нәрсәләр аз түгел. Биредә без көн-ай атамаларын гына күздән кичереп үтәбез.
Алар Европада кабул ителгән латин календаре айларына тәңгәл килми. Ачай (ач ай) — декабрьның икенче, гыйнварның беренче яртысы, ярсай (ярсу ай?) — гыйнвар- февраль. сөвәр (сәүер) — февраль-март, кадерләш (кадерләшү) — март-апрель, сабан ай — апрель-май, чәчәк ай — май-июнь, балкуар — июнь-июль, алмай (алма ай) — июль-август, көзбагар — август-сентябрь, көз ай — сентябрь-октябрь, боз ай (кайбер төбәкләрдә «кара көз») — октябрь-ноябрь, сугым ай — ноябрь-декабрь Тә- вис елында бер көннән торган унөченче — «артык аи да бар Күренә ки. ай атамалары халык тормыш-көнкүреше белән аерылгысыз бәйләнгән, елның һәр фасылына хас билгеләрне һәм халыкның көндәлек шөгылен чагылдыра.
Шунысы игътибарга лаек, керәшен татарларында сакланган ай атамаларының кайберләре мишәр диалектында. Касыйм татарлары һәм караим шивәләрендә. Кырым татарлары һәм нугай телендә дә очрый. Ләкин һәр шивәнең үзенчәлекләре дә бар.
1974 елда Мәскәүдә чыгарылган «Караимчә-русча-полякча сүзлек-тә караим- нәрнең ай атамалары китерелгән. Биредә аерымлыклар тагы да күбрәк Чагыштырып карыйк: артарык ай — март-апрель, курал ай (бу атама мишәрләрдә һәм касыймлы- ларда да бар) — апрель-май, башкускан ай — май-июнь, йаз ай — июнь-июль, улаг ай — июль-август, чирик ай (цирик ай. чүрүк ай) — август-сентябрь айрыксы ай — сентябрь-октябрь, кюз ай (киз ай. күз ай)—октябрь-ноябрь, согум ай — ноябрь-декабрь, кыш ай — декабрь-январь, каракыш ай—январь-февраль, сювюнч ай (суйунц ай) — февраль-март
Караимнәрнең ай исемнәре, төрле аерымлыкларга да карамастан, ясалу принциплары ягыннан башка төбәкләрнеке белән уртак. Гомумән, ай атамалары татар теленең төрле диалектларында да төрле вариантларда очрый
Керәшен татарларының көн атамаларында да аларның үзләренә генә хас аерымлыклар бар. Атна гадәттә татар ялыннан (җомга) башлана. Лениногорский районының Федотовка авылында җомганы «татар атнасы« дип тә йөртәләр. Бу атамалар христиан дине тәэсирендә туган булса кирәк. Тулаем көн атамалары татар җалы (ялы) — җомга, келәу көне (кәтерләү көне) — шимбә, базаркөн—якшәмбе базар арты эш көне — дүшәмбе, тегермәнче он тартыр — сишәмбе, аулагый (аулак өй) көне— чәршәмбе атна кич — пәнҗешәмбе.
Көн атамаларында керәшен татарларының көндәлек тормышы да. татарларның борынгыдан килгән гореф-гадәтләре дә чагыла. Кайбер көн-ай атамаларының мөселман диненә кадәрге чорга барып тоташуы да ихтимал Боларга охшаш ай. көн исемнәре, әлбәттә, башка төрки халыкларда да бар. Ләкин аларның күбесенең аерым бер географик җирлеккә, безнең урта полосага нык бәйләнешле булуы күренә.
Шунысы кызык, ай атамалары татар һәм бигрәк тә керәшен татарлары фамилияләрендә дә сакланып калган. Ачаев, Сабанеев, Алмаев Кузаев, Ярсаев Бузаев (Бузин), Балукаров (Балкуваров), Каракозов, Каракузин һәм башка фамилияләр дә шакТый еш очрый.
Бәлки бу фактлар галимнәребезгә аларның киләчәк эзләнуләре-тикшеренүлә- рендә бер этәргеч бирер.
Х