Логотип Казан Утлары
Шигърият

КАЙДАДЫР КҮКТӘ КОЯШ...


Озын төннең,
Җиде төннең уртасында
Агач шаулый, сынган ботак ыңгыраша.
Минем җанда төн белән көн очрашкандай
Чор белән чор,
Җыр белән җыр очраша...
Шаулый көннәр, шомлы еллар ыңгыраша.
Озын төннең,
Җиде төннең уртасында
Гүләп оча заман кошы самолетлар.
Могҗизалар гадәтигә әверелә, Искелеккә әверелә яңалыклар. Борынларга оя тибә яманлыклар.
Озын төннең,
Җиде төннең уртасында
Агач шаулый...
Таңга кадәр ишетелә.
Шаулый җаным, шаулый рухым, шаулый урман. Туктатырга мөмкин аны кисеп кенә, Ә ул шаулый, төннәр буе ишетелә.
Озын төннең,
Җиде төннең уртасында
Җирнең кайсы ноктасында көн уртасы?!
Син ул хакта уйларга да теләмисең, Син, бары Син җир шарының умырткасы. Ә кайдадыр күктә кояш, көн уртасы.
Озын төннең,
Җиде төннең уртасында
Яшәп була, эшләп була шулай гына;
Ышанмыйсың, яшәп була, диючегә, Гомер буе кул ягына уңай гына. Дөнья кичеп булса икән шулай гына!
2. «к. У.» м 6.
17
Озын төннең,
Җиде төннең уртасында
Кеше көче, кеше уе, кеше аңы, Кеше рухы, кеше тәне, кеше җаны Әверелә моңлы көйгә, гүзәл сынга...
..Озын төннең
Җиде төннең уртасында.
Җыр
Ш. Хамматовка
Барамы ул әле киләчәккә, Каламы ул әле безнең исем? Үз урынын алып җырың калсын Коммунистик сәнгать өчен!
Коммунистик сәнгать өчен!
Тартышулар, көрәш, бәхәс аша Иҗат юлың бара, Олы Кешем! Юл газабы — гүр газабы булсын Коммунистик сәнгать өчен!
Коммунистик сәнгать өчен!
Купшы сүзләр басмасына басып Кирәк тапкан, әйдә күтәрелсен, Ә син ярып үз сүзеңне талкы Коммунистик сәнгать өчен!
Коммунистик сәнгать өчен!
Кайбер затлар: — Бу ил бетәр, — диеп Кычкырганда, исбат итә бел син, Йөрәк белән, кирәк башың белән — Коммунистик сәнгать өчен!
Коммунистик сәнгать өчен!
Язучылар бакчасында көз
Бакчада — көз!
Соңга калган зәгыйфь җырлар
Асылынып калырлар күк, ’
Вакытында өзелмичә
Кырау тигән помидор күк.
Буразнага борын төртсә, —
Исең китә язучыга,
Ак кәгазьгә төшмәгәне
Җимеш булып бәреп чыга.
Көзге байлык,
Көзге муллык,
һәркайсының күтәргәне, Мыскыл итеп карап ята Көзге чәчәк түтәлләре.
Кайсы каклый, кайсы тозлый, Бетеп килә көзге эшләр... Вакытсыз туган җыр сыман Чәчәктәге гөлҗимешләр.
Килер язлар,
Килер җәйләр
Кыш аркылы — алда тора...
Иң югары бер ботакта Күрмәгәннәреннән көлеп Өлгергән бер алма тора.
Юл
Киң түгел, бик киң түгел, Карлы сукмак тар гына... Кем дә юк, Беркем дә юк.
Озата еллар гына.
Үзәк юлга кузгалам, Галәмгә чыккан кебек. Нәкъ шулай булгандыр күк Моннан мең еллар элек.
Кич... Кабат кайтып барам, Карлы сукмак тар гына... Кем дә юк.
Беркем дә юк, Каршылый еллар гына.
Ачкычны борам. Керәм. Өстәлем тора карап.
Нәкъ шулай булыр сыман Мең еллар узгач кабат
...Атлар карлы сукмактан Нәкъ шулай минем төсле Шул телдә язып, уйлап, Мин түгел, Башка кеше.
Үкенү
Бер шагыйрьне мактадым до һәр адымда ишетәм: «Шул кадәре мактап аны Бик ашыкмадың микән?»
Мин үкенәм,
Элегрәк
Ник сүз алмадым микән?
Мин үкенәм,
Бүген мактап
Бик соңармадым микән?
Сулар гөрелтесе
Еракларда калды, еракларда. Без юк инде хәзер ул якларда, Хәтеремдә сулар гөрелтесе, Сулар гөрелтесе колакларда.
Үләннәргә инде төшкән кырау, Ромашкалар шиңгән, Бетте юрау.
Колагымда сулар гөрелтесе, Ул суларга хәзер юллар урау.
Җырлар гына калды истәлеккә, Сагышлы ай калды зәңгәр күктә, Колагымда сулар гөрелтесе, Очам сыман чиксез зәңгәрлеккә.
Җырларымда калды яра-эзләр, Тоз сибелгән яра, яна эзләр. Колагымда сулар гөрелтесе, Күз алдымнан оча пәрәвезләр.
Алар аша син читлектә кебек, Дөнья синсез гел чит итә кебек, Колагымда сулар гөрелтесе, Сулар минем аша үтә кебек.
Мин дә тынмам сулар туктамаса, Дөнья үзе уза минем аша. Колагымда сулар гөрелтесе, Мин бутамам, дөнья бутамаса.
Сугарылган минем бәгырем җыры, Җырлар белән тулы бәгырем кыры, Колагымда сулар гөрелтесе, Иманым нык, шөкер, Кальбем туры!
Башак уган кебек җыр угансың, Җырларыма орлык булдыргансың. Колагымда сулар гөрелтесе.
• Син бит мине кабат тудыргансың.
Синең аваз килми бу якларга, Кайтавазы гына колакларда.
Син бит миңа— сулар гөрелтесе, Үзең генә
Ерак-еракларда.
Гел шулай тоела
I
Кургаштай һаваны
Көч белән киереп,
Яз көне тезелеп кайтканда, торналар, Каршылый аларны
Бу тиңсез гасырның
Күркенә әйләнгән
мәһабәт торбалар.
Беренче чәчәкләр —
Күзләре туп-тулы,
Торналар җебенә
текәлеп карый.
Егерме беренче
Гасырга җиткәндә
Шулкадәр катлаулы —
Бу —
Шулкадәр гади.
II
Таңнарда яфрактан
Туфракка сикереп
Төшкәндә энҗеле
гәрәбә тамчылар,
Гел шулай тоела:
Күз яше шикелле
Әйтерсең тозлылар, әйтерсең ачылар.
Кул сузып, ялварып, һәр ботак, һәр үлән Көтәдер шикелле
кешедән яклауны...
Егерме беренче
Гасырга җиткәндә,
Шулкадәр гади —
Бу —
Шулкадәр катлаулы.
Шагыйрь
Ул менмәкче булып биеклеккә,
Яңгыр җебенә дә асылына,
Ул ашыга,
Ул җитмәкче була
Бу дөньяның нигез асылына.
Ә тирәлек гадәттәге сыман, Сулар һава җитми, Шундый бөркү...
Тәрәзәне киереп ачкан сыман, Ул күкрәген каерып Ача беркөн.
Әрнүләре-газаплары белән Кешелеккә үзенең җанын ача, Әнә шулай атлап китә җирдән, Горур атлап бара, ахыргача.
Шифа булып ява күкрәгенә
Ак карлары җирнең, яңгырлары... Ул дөньяның асылын ачмак була, Ә асылы аның— кеше җаны — Аның җаны.
Кан коелып,
Җан кыелып беткәч,
Легендага күчкәч батырлыклар,
Аренага калка
Шома, этләч
Балык кебек уйнап, йөзе юклар.
Шундый оста алар кул чабарга, Үрер өчен бауга ярарлыклар... Салмак кына бара мунчаларга, Хәтереңдә кала: таза, ныклар.
Зыян да юк, дисең, файда да юк, Күренми дә, дисең, бозыклыклар Шуңа микән алма корты булып Үрмәлиләр тоташ — йөзе юклар.
Чүп үләнне көзен тамырыннан Юк итәбез,
Тик орлыклар кала...
Икейөзлеләрдән арынудан Орлык булып йөзе юклар кала.
Сау булыгыз!
Күрешкәнгә кадәр.
Вакытында сау булыгыз, ярый!' Үләннең дә көзен тәме бетә, Сайрар кошлар туктый, Күке арый.
Бер төш кебек
Без күрешкән көннәр,
Сау булыгыз, киләсенә кадәр!
Китеп барам, бер адым да калмый Үткән көннәр миңа иярәләр.
WWWWVWV