Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ЯҢАЛЫКЛАРЫ


ТАТАРСТАН ЯЗУЧЫЛАР СОЮЗЫ
ПАРТОЕШМАСЫНДА
Татарстан Язучылар союзы партия оеш-
масының чираттагы ачык жыелышы булды
Җыелышның кен тәртибенә «КПСС Үзәк
Комитетының «Әдәбият — сәнгать тәнкыйте
турында»гы карары яктылыгында әдәби
тәнкыйтьнең торышы» дигән мәсьәлә куелган
иде.
Докладчылар — «Идел» альманахының
редакторы Мансур Вәлиев һәм «Казан утлары»
журналының әдәби тәнкыйть бүлеге редакторы
Ринат Мөхәммадиев бүгенге татар
әдәбиятында тәнкыйънең ничек үсүе, андагы
уңай күренешләр һәм кимчелекләр хакында
жентекләп сөйләделәр
Фикер алышуларда язучылар Җәвад
Тәржеманов, Афзал Шамов, Рафаэль
Мостафин, Ибраһим Нуруллин, партбюро
секретаре Туфан Мнңнуллнн, идарә пред-
седателе Гариф Ахунов иптәшләр катнашты.
Тәнкыйтьчеләребез гадел, кыю, кимчелекләргә
карата аяусыз булырга, иптәшләрчә эшлекле
төстә ижат итәргә тиешләр — жыелышта
кузгатылган төп фикер әнә шулар иде. Яшь
тәнкыйтьчеләр тәрбияләү мәсьәләсе дә
җыелышның игътибар үзәгендә булды.
МУЗЫКА ХӘЗИНӘЛӘРЕН - ХАЛЫККА!
Казанның Актерлар йортында «КПСС Үзәк
Комитетының «Әдәбпят-сәнгать тәнкыйте
турында»гы карары яктылыгында музыка
белеме һәм музыкаль тәнкыйтьнең торышы
һәм алдагы бурычлар» дигән көн тәртибе белән
зур киңәшмә уздырылды
Киңәшмәне ТАССР Композиторлар союзы
идарәсе председателе Мирсәет Яруллин ачты
Докладны сәнгать фәннәре кандидаты Мәхмүт
Нигьмәтжанов сөйләде Өстәмә докладларда
һәм фикер алышуларда мхзыка белгече И.
Исәнбәт, 3. Сәйдәшсва, М Фәйзуллаева,
Татарстан Композиторлар союзы идарәсенең
оештыру секретаре К Тажнева, Татарстан
радиокомитетынын художество тапшырулар
редакциясе баш редакторы Р. Кәримов. сәнгать
фәннәре кандидатлары Я Гнршман, Р. Вамба-
Ис- хакова, Казан телестудиясе режиссеры Э
Ключарев. СССРның халык артисты,
профессор Н. Җиһанов. сәнгать фәннәре
кандидаты Г. Касаткина иптәшләр катнашты
Киңәшмәдә КПСС өлкә комитетының культура
бүлеге мөдире М. М. Мусин чыгыш ясады.
КИНО ОСТАЛАРЫ КИҢӘШӘ
Казанда кино сәнгате осталарының кон-
ференциясе булды «1978 ел йомгаклары һәм
КПСС Үзәк Комитетының июль һәм ноябрь
(1978 ел) Пленумнары карарлары яктылыгында
студиянең бурычлары турында» докладны
Казан кинохроникасы студиясенең баш
редакторы — СССР Кинематографистлар
союзы члены Р И. Колосов сөйләде
Конференциягә Мәскәүдән, Куйбышевтан
Мордовиядән, Чувашстан- нан, Мари АССРдан
кунаклар чакырылган иде Алар арасында
РСФСР Госкиносының кино чыгару Баш
идарәсе начальнигы 10 В Симеранов, СССР
Кинематографистлар союзының художестволы
фильмнарны тәржемә нтү буенча Бөтенсоюз
комитеты члены, режиссер Г П Калитнев- ский.
Үзәк документаль фильмнар студиясе
режиссеры, СССРның халык артисты, СССР
Дәүләт премиясе лауреаты профессор Л. М
Кристи. СССР Кинематографистлар союзының
Идел буе ■бүлеге идарәсе члены Ю Т.
Долженко бар иде.
Конференция эшендә КПСС өлкә коми-
тетының культура бүлеге мөдире иптәш М. М
Мусин катнашты һәм чыгыш ясады.
СӘХНӘ ОСТАСЫН ОЛЫЛАУ
Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия
театрында СССРның халык артисты Фуад
Халитовка 70 яшь, ижадн эшчән- легенә 50 ел
тулуга багышланган тантана булды. Тантанада
шәһәр җәмәгатьчелеге катнашты
Җыелышны Татарстан АССР культура
министры И. Н Алиев ачты Юбилярны КПСС
өлкә комитеты секретаре М Ф Вәлиев котлады,
совет театр сәнгатен үстерүдәге хезмәтләре
өчен һәм жнтмеш яшь тулу уңае белән, СССР
Верховный Советы Президиумы исеменнән
ана Халыклар Дуслыгы ордены тапшырды
Мәшһүр артистның тормыш һәм ижат юлы
турында драматург Туфан Мнңнуллнн сөйләде
Аннары юбилярны котлаулар булды.
Кичәдә ТАССР Министрлар Советы
Председателе урынбасары М X Хәсәнов. КПСС
өлкә комитетының культура бүлеге мөдире М
М Мусин катнашты
ӘДИП ЮБИЛЕЕ
Актерлар йортында күренекле татар совет
язучысы Әмирхан Еникигә 70 яшь тулуга
багышланган тантаналы кичә булды. Аны
кепеш сүз белән прозаик һәм драматург Аяз
Гыйләжев ачты. РСФСРнын
М Горький исемендәге, ТАССРнык Г. Тукай
исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты
шагыйрь Сибгат Хәким юбилярның тормышы
һәм ижат юлы турында сөйләде. Аннары
юбилярны котлаулар булды.
Юбилей кичәсендә КПСС өлкә комитетының
культура бүлеге мөдире М. М. Мусин
катнашты’
ШАГЫЙРЬ ИСТӘЛЕГЕНӘ
Төзүчеләрнең культура сараенда күренекле
татар совет шагыйре Әнвәр Давыдовның
тууына 60 ел тулуга багышланган кичә булды
Кичәне шагыйрь Снбгат Хәким ачып җибәрде.
Шагыйрьнең тормыш һәм ижат юлы турында,
шигъриятенең үзенчәлекләре турында
докладны «Казан утлары* журналының баш
редактор урынбасары. шагыйрь һәм прозаик
Әхсән Баянов сөйләде.
Кичәдә КПСС өлкә комитетының культура
бүлеге мөдире М. М Мусин, шулай ук
шагыйрьнең туганнары, авылдашлары
катнашты.
Куйбышев өлкәсенең Камышлы авылы халкы
да үзләренең якташлары — Әнвәр Давыдовның
юбилеен тантаналы рәвештә билгеләп үттеләр.
Кичәне Камышлы авыл советы башкарма
комитеты председателе Ф Ә Зәйнуллин ачты.
Шагыйрьнең ижаты турында доклад һәм
истәлекләр тыңланды. Партиянең район
комитеты секретаре иптәш Ә. М, Хәнров
Камышлы авыл культура йортына Әнвәр
Давыдов исеме биреләчәге турында хәбәр итте
Кичәдә шагыйрьләр Нәби Дәүлн һәм Роберт
Мнннуллнн катнашты Алар шагыйрь ижаты
турында сөйләделәр, үзләренең әсәрләрен
укыдылар, икенче көнне урта мәктәп
укучылары белән очраштылар.
ЯШЬ ӘДӘБИЯТЧЫЛАР ФОРУМЫ
Татарстан язучыларының Г. Тукай исемендәге
клубында өч көн дәвамында яшь-
тәнкыйтьчеләрнең республика семинары эш-
ләде. Семинарны кереш суз белән Татарстан
язучылар союзы идарәсе председателе Гариф
Ахунов ачты. Язучы һәм тәнкыйтьче
Мөхәммәт Мәһдиев яшь тәнкыйтьчеләр
алдында әдәби тәнкыйтьнең актуаль
мәсьәләләре турында сөйләде. Яшь тән-
кыйтьчеләр республикабыз матбугат ор-
ганнарының жаваплы хезмәткәрләре белән
очраштылар, бүгенге тәнкыйть турындагы
мавыктыргыч диспутта катнаштылар
Семинарның соңгы көнендә сөйләшү тагын да
конкретрак төс алды. Анда яшь
тәнкыйтьчеләрнең ижатлары тикшерелде.
Тәҗрибәле тәнкыйтьчеләр Рафаэль Моста- фин
һәм Фәрваз Миңнуллин житәкчелек иткән
семинарларда Р Мөхәммәдиев, Р Кукушкин, Р.
Сверигин, Р. Абдуллина, Р Лотфуллин, Ф
Зөлкарнәевләрнең әдәби тәнкыйть
эшчәнлегенә җитди анализ ясалды Соңгы
елларда әдәби тәнкыйть өлкәсендә уңышлы
эшләгән яшьләрдән Ринат Мөхәммәдиев, Равил
Кукушкин һәм Рифат Сверигин СССР
Язучылар союзы членлыгына тәкъдим ителде.
Семинар эшендә КПСС өлкә комитетының
культура бүлеге мөдире М. М. Мусин
катнашты.
ЯШЬ ЯЗУЧЫЛАР КИҢӘШМӘСЕ
Март аенда Мәскәүдә яшь язучыларның VII
Бөтенсоюз киңәшмәсе уздырылды Аны СССР
Язучылар союзы һәм ВЛКСМ Үзәк комитеты
үткәрде. Киңәшмәдә катнашучылар арасында
Казаннан яшь прозаик Н Гыйматдинова,
тәрҗемәче Р. Ахунов, Чаллының яшь
шагыйрьләре Н. Алешков, Е. Кувайцев һәм П.
Юлаев та бар иде.
«ХАЛЫК БЕЛӘН ПАРТИЯ БЕРДӘМ»
Совет халкы туган партиябез җитәкчелегендә
гасырларга тиң юл узды. Аның горурланып
сөйләрлек казанышлары ифрат күп. дөнья
алдында күрсәтерлек эшләре бихисап. Март
аенда Татарстанда Сынлы сәнгать музеенда
ачылган күргәзмә әнә шуңа багышланган иде.
Күргәзмәгә халкыбызның геронк олы юлын
чагылдыручы экспонатлар СССР Үзәк
революция музееннан алынды Ул «Халык
белән партия бердәм» дигән исем астында
оештырылды.
Күргәзмәне КПСС өлкә комитеты секретаре М.
Ф. Вәлиев ачты.
СИБГАТ ХӘКИМНЕҢ ИҖАТ КИЧӘСЕ
Ул кичә Г. Камал исемендәге татар дәүләт
академия театрында булды. Бирегә күп санлы
шигырь һәм жыр сөючеләр РСФСР- ның һәм
ТАССРныц Дәүләт премияләре лауреаты
шагыйрь Снбгат Хәким кичәсенә җыелды.
Кичәне кереш сүз белән Татарстан Язучылар
союзы идарәсе председателе Гариф Ахунов
ачты. Аннары сәхнәгә шагыйрь үзе күтәрелде.
«Шагыйрьнең әйтер сүзе — әсәрләрендә.—
диде ул.— Мин сүзне үземнең шигырьләремә
җырларыма, поэмаларыма бирәм».
Залда республикабызның күренекле ар-
тистлары башкаруында С. Хәким әсәрләре,
композиторларыбызның шагыйрь сүзләренә
язган җырлары яңгырады. Концерт
программасында Сара Садыйкова, Заһид
Хәбибуллин Әнвәр Бакиров, Рөстәм Яхпн
кебек күренекле композиторлар катнашты
Соңыннан С. Хәким үзенең шигырьләрен
укыды.
ЯЗУЧЫЛАР СОЮЗЫНЫҢ ИҖАТ
СЕКЦИЯЛӘРЕНДӘ
Шагыйрьләр секциясендә чираттагы утырыш
булды. Ул яшь шагыйрь Рәфикъ Юнысов
иҗатын тикшерүгә багышланды. Утырышта
Зөлфәт яшь автор иҗатына анализ ясады, аның
үзенчәлекле якларын күрсәтте.
Утырыш Рәфикъ Юнысовиың шигырьләр
җыентыгын Татарстан китап нәшриятына
тәкъдим итәргә дигән карарга килде.
Шагыйрьләр секциясенең март аенда уз-
дырылган утырышында Мәскәүдә яшәүче яшь
шагыйрә Нурия Измайлова ижаты тикшерелде
Чыгыш ясаучылардан шагыйрьләр X. Туфан,
С. Хәким, Н. Арсланов,
и. Юзеев. Р Гатауллин. М. Әгъләмов. язучы Н
Фәттах, «Азат хатын» журналы редакторы В.
Ихсанова һәм башка иптәшләр шигърияткә
талантлы шагыйрә килүен билгеләп,
шигырьләренең заманча фикерләргә,
образларга бай булуын күрсәтеп үттеләр. Яшь
шагыйрәнең кулъязмасы бер- тавыштан
хупланды һәм Татарстан китап нәшриятына
тәкъдим ителде
* *
Балалар әдәбияты секциясе яшь һәм башлап
язучыларның әсәрләре белән даими
кызыксынып килә һәм аларга һәрчак ижади-
практик ярдәм күрсәтеп тора Мәсәлән, соңгы
өч утырышта Фияза Гатаулли- наның яшьләр
өчен язылган хикәяләре, Раушания
Низамованың кечкенәләргә атап язган чәчмә
әсәрләре. Фирдәвес Әһлиул- линаның
нәниләргә язылган әкиятләре укып
тикшерелде. Әсәрләрне тикшерүдә Тукай
исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Шәүкәт
Галиев, язучылар Ләбибә Йхсано- ва. Шамил
Рәкыйпов. Адлер Тимергалин, Мәгъсүм
Хужин, Роза Хафизова. Госман Бакиров. Камил
Кәрнмов. шагыйрьләр Роберт Миңнуллин,
Разил Вәлиев. Нур Гайсин. Резеда Валиева.
Җәүдәт Дәрзаманов, тәнкыйтьче Равил
Кукушкин һәм башка иптәшләр катнашты
Алар балалар өчен язучы яшьләрне хуплап
каршыладылар, яшь авторларга балалар
әдәбиятының үзенчәлекләре хакында
сөйләделәр, эшлекле киңәшләр, тәкъдимнәр
әйттеләр
«КАЗАН ЯЗЫ»
Тукай көннәре алдыннан Казандагы культура
сарайларында, клубларында һәм тулай
торакларында «Казан язы» исемле традицион
әдәби-музыкаль кичәләр уздырылды Татарстан
язучыларының IX съезды алдыннан
уздырылган әлеге кичәләрдә татар әдипләре Г
Ахунов. Туфан Миңнуллин. В Нуруллин. М.
Хәбнбуллин, Р Гатауллин. Р Батуллин. Р
Вәлиев. Р Мин нуллин. шулай ук танылган
жырчылар актив катнашты
КИТАП СӨЮЧЕЛӘР ЯНЫНДА
РСФСР китап сөючеләре җәмгыятенең
Татарстан бүлеге, республика китап сәүдәсе
конторасы белән берлектә. Казанның 3 нче
китап кибетендә татар әдәбияты айлыгы
үткәрде Татар әдәбиятын тагын да киңрәк
пропагандалау максатыннан оештырылган бу
айлыкта язучылар белән очрашулар
уздырылды, аерым әдипләр ижаты- на
багышланган сөйләшүләр булды Шундый
очрашуларның берсендә шагыйрьләр Снбгат
Хәким. Зәки Нури һәм тәнкыйтьче Рафаэль
Мостафин катнашты
СТУДЕНТЛАР ЯНЫНДА
Казан дәүләт педагогия институтының яшь
ижат көчләрен берләштергән «Илһам» әдәби
түгәрәге, сигезенче март уңаеннан бер төркем
хатын-кыз язучыларны үзенә кунакка чакырды
Очрашуда катнашкан шагыйрә Гөлшат
Зәйнашева. язучылар Ко яш Тимбнкова,
Днләрә Зөбәерова һәм Ро за Хафизова
студентларга үз ижатлары турында сөйләделәр,
яна әсәрләрен укы дылар Кичәдә студентлар
язган шигырьләр дә яңгырады.
ИНТЕРНАТ-МӘКТӘПТӘ ОЧРАШУ
Казандагы 10 нчы интернат-мәктәп укучылары
күренекле шагыйрь, Бөек Ватан сугышы
ветераны Зәки Нури белән очраштылар.
Шагыйрь укучыларга үзенең ижаты турында.
«Казан утлары» журналы турында сөйләде,
үзенең шигырьләрен укыды Очрашуда шулай
ук шагыйрьләр Роберт Миңнуллин һәм Госман
Садә катнашты
ЯЗУЧЫ-УКУЧЫЛАРЫ ЯНЫНДА
Буа шәһәренең культура йортында СССР
Дәүләт премиясе лауреаты язучы Гомәр
Бэширов китапларына багышланган укучылар
конференциясе уздырылды Язучының ижаты
турында журналист Г Шәй- хнев сөйләде
Аннары язучы үзе сүз алды. Ул укучылар белән
китапның яшь буынны тәрбияләүдәге роле
турындагы уйланулары белән уртаклашты,
китап пропагандалауга кагылышлы
мәсьәләләргә кагылды, үзенең ижат планнары
белән таныштырды
Аннары Г Бәшнров М Вахитов исемендәге урта
мәктәп укучылары, медицина училищесы
укучылары белән очрашты.
«ЯЛКЫН» РӘССАМНАРЫ КҮРГӘЗМӘСЕ
Март-апрель айларында Казан Яшьләр
үзәгендә «Ялкын» журналы рәссамнарының
күргәзмәсе булды Халыкара Сабыйлар елына
һәм «Ялкын» журналының 55 еллыгына
багышланган бу күргәзмәдә ун график-
рәссамның әсәрләре куелгап иде.
Татарстанның атказанган сәнгать эшлек- лесе
Тавил Хажиәхмәтовнын журнал тышлыгына
ясаган рәсемнәрен, язучыларыбыз- ның
повесть һәм хикәяләренә, поэма, әкият һәм
шигырьләренә ижат иткән күз явын алырдай
иллюстрацияләрен тамашачылар бик яратып
кабул иттеләр
Рәссамнар Матур Рәхнмов. Хәбир Әх-
мәгҗанов әсәрләре исә олы юл үткән жур-
налның үсеш этапларын күзалларга ярдәм итте.
Лотфи Нэсыйров. С; фия НасыЁ.юва, Рәшит
Сафиуллин. Айдар Үтәгән» в иллюстрацияләре
үзләренең заманча булулары, әдәби әсәр рухын
нечкә һәм тирән тоеп, аңлап эшләнүләре белән
аерылып тора
Бу күргәзмә Халыкара Сабыйлар елына
рәссамнарыбызны^. «Ялкын» журналының
үзенчәлекле бүләге булды.
Дербышка поселогындагы 2 нче ннтер- нат-
мәктәптә укучыларның республика биология
олимпиадасында катнашучылар белән
язучылар очрашуы булды Очрашуда
катнашкан язучы Михаил Скороходов әдәби
әсәргә материал жыюы турында сөйләде.
Роберт Батуллин үзенең әкиятләрен укыды,
шагыйрь Разил Вәлиев бүгенге балалар
әдәбияты белән таныштырды.
Соңыннан язучылар сорауларга жавап- лар
бирделәр.
ШИГЫРЬ ҺӘМ ҖЫР КИЧӘСЕ
Казан дәүләт медицина институтының
чыгарылыш студентлары әдәби-музыкаль кичә
үткәрделәр. Кичәгә шагыйрьләр Ра-
внл Файзуллин. Разил Валиев, жырчы Рафаэль
Сәхәбиев һәм композитор Марс Макаров та
чакырылган НАС Әдипләр студентларны татар
совет әдәбиятының бүгенге торышы белән
таныштырдылар.
ИНТЕРНАЦИОНАЛЬ ОЧРАШУ
Казанның Актерлар йортында Германия
Федератив Республикасыннан килгән сту-
дент-яшьләр белән ижат яшьләренең очрашуы
булды Очрашуда шагыйрьләр Рәдиф
Гатауллин. Разил Валиев. Роберт Мнңнул- лин.
артистлар Алсу Гайнуллина, Шамил Бариев.
Татар дәүләт академии театры директоры Ә Ш
Хөсәенов катнашты Әңгәмә вакытында сүз —
бүгенге татар әдәбияты, татар сәнгате турында
барды. Кунаклар үзләре дә сорауларга
җаваплар бирделәр һәм герой-шагыйрь Муса
Җәлилнең немец теленә тәрҗемә ителгән
шигырьләрен укып күрсәттеләр.
СӘНГАТЬ ТАРИХЫ СӘХИФӘЛӘРЕ
Актерлар йортында даими рәвештә уздырыла
торган «Олы юлның маяклары» исемле
әдәбимузыкаль кичәләрнең чират- тагысы
кырыгынчы еллардагы татар культурасы
үсешенә багышланды. Кичәдә филология
фәннәре кандидаты Бәян Гыйззәт Татар дәүләт
академия театры тарафыннан кырыгынчы
елларда куелган спектакльләр турында
сөйләде, театрның Бөек Ватан сугышы
елларында аеруча актив ижат итүен
ассызыклап билгеләп үтте.
Музыка белгече Зәйнәп Хәйруллнна үзенең
чыгышында шушы чорда музыка өлкәсендә
нрешелгән уңышларга тукталды, радио,
филармония, опера һәм балет театры
репертуарларының идея-художество ягыннан
тагын да баюы турында әйтте, татар
музыкасында музыкаль комедия, балет.
симфоник поэма, симфония кебек яңа жанрлар
барлыкка килүен билгеләп үтте
Әдәби музыкаль кичәдә РСФСРнын халык
артисткасы Зөләйха Хисмәтуллина,
Татарстанның атказанган артисткалары Разня
Тнмерханова. Вафирә Гыйззәтул- лина,
танылган җырчылар Флера Сөләй- манова.
Рафаэль Ильясов, баянчылар Рокыя
Ибраһнмова. Ирек Галимов. ТАССР- «ың
атказанган сәнгать эшлеклесе Алевтина
Миркина кырыгынчы елларда ижат «телгән
музыкаль әсәрләрне башкардылар. РСФСРның
атказанган артисты Айрат Арсланов шушы
елларда язылган кайбер әдәби әсәрләрне укыды
ТУГАНДАШ БАШКОРТСТАН
КУНАКЛАРЫ
Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера
һәм балет театры бинасында тугандаш
Башкортстаннын сәхнә осталары Казан
шәһәрендәге гастрольләрен башлап җибәр-
деләр. Алар шәһәрнең күп кенә культура
сарайларында, клубларында чыгыш ясадылар
Кунаклар арасында РСФСРның атказанган
артисты. Салават Юлаев премиясе лауреаты
Мәгафур Хисматуллин, Башкортстаннын
халык артисты, композитор Бәхтн Гайсин.
РСФСРның атказанган артисты Мөхәммәт
Идрисов, республиканың танылган артистлары
Флюра Ногманова, Фәридә Мостаева. Радик
Харисов. Светлана Баншева. Зөлфирә
Фәрхетдннова. Хәмит Ишбулднн, Равил
Кучуковлар да бар иде. Бай концерт
программасын сәхнә осталары Башкортстан
АССР төзелүгә 60 ел тулуга багышлап
әзерләгәннәр.
ХАЛЫК ТЕАТРЫНА —S ЕЛ
Әлмәттәге татар халык театрына 5 ел тулды
Шушы кыска вакыт эчендә аның коллективы
күзгә күренеп үсте, осталыгын арттырды,
репертуарын баетты. Үзешчән артистлар
шәһәрдә һәм авылларда 200 ләп спектакль
куйдылар ■
Күптән түгел бу театр тамашачыларга
драматург Туфан Мнңнуллинның «Күрше
кызы» исемле пьесасы буенча әзерләнгән яңа
спектакль күрсәтте. Сәнгать сөючеләр аны
жылы каршыладылар
ЧИЛӘБЕ ҮЗЕШЧӘННӘРЕ
Чиләбенен трактор төзүчеләр Культура сарае
каршында күп еллардан бирле татар халык
театры эшләп килә Коллективның
чыгышларын тамашачылар һәр вакыт яратып
карыйлар Күптән түгел үбешчән артистлар
драматург Хәй Вахитның «Ике кнлен-
кнлендәш» комедиясен сәхнәләштерделәр
Спектакльнең режиссеры — театр җитәкчесе
Гата Сәлнмов. рәссам —Егор Четыркнн.
Рольләрне ЧТЗ эшчеләре — үзешчән артистлар
башкара. Җәүһәрә Нә- фыйкова, Равил
Хужахмәтов. Әдип Нә- фыйков. Хәнә
Файзуллина кебек үзешчәннәрнең уйнавы
тамашачыларга аеруча ошый.
МАКТАУЛЫ ИСЕМНӘР
Совет матбугаты өлкәсендәге хезмәтләре өчен
Татарстан китап нәшрияты директоры Гараф
Низаметдин улы Шәрәфетди- новка
РСФСРнын атказанган культура работнигы
дигән мактаулы исем бирелде
Совет музыкаль сәнгате өлкәсендәге хез-
мәтләре өчен Г. Тукай исемендәге татар дәүләт
филармониясе солисты Гали Иль- ясовка
Татарстан АССРның халык артисты, бию
сәнгате өлкәсендәге хезмәтләре өчен Татар
дәүләт жыр һәм бию ансамбленең балет
солисткасы Ансәрия Кретовага һәм Татар
дәүләт жыр һәм бию ансамбленең балет
солисткасы Халисә Шәрәповага Татарстан
АССРның атказанган артисты дигән мактаулы
исемнәр бирелде
ХЕЗМӘТКӘ ХӨРМӘТ
Совет әдәбияты өлкәсендәге хезмәтләре өчен
һәм 50 яше тулу уңае белән шагыйрь Илгиз
Нурулла улы Кәлимуллин КПССөлкә
комитеты һәм Татарстан АССР Министрлар
Советының һәм РСФСР Верховный Советы
Президиумының Почет грамоталары белән
бүләкләнде.