Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИЯТ ГАЛИМНӘРЕНЕҢ БӨТЕНСОЮЗ КИҢӘШМӘСЕ


107Q елның Октябренда Татарстан АССРның башкаласы Казан шәһәрендә Ilj/Q совет Көнчыгышы әдәбиятларында социалистик реализм эстетикасы һәм политикасының актуаль проблемаларына багышланган Бөтенсоюз фәнни конференциясе булып үтте. Бу конференция СССР Фәннәр академиясенең А. М. Горький исемендәге дөнья әдәбияты институты, СССР һөм ТАССР Язучылар союзлары, СССР Фәннәр академиясе Казан филиалының Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институты, В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты тарафыннан оештырылган иде. Казанда үткәрелгән конференция совет Көнчыгышы әдәбиятлары үсеше проблемалары буенча 1972 елда Бакуда, 1975 елда Ташкентта узган фәнни конференцияләрне кабатламый. Мәгълүм булуынча, Баку конференциясендә илебезнең Көнчыгыш әдәбиятларында реализмның тууы һәм тарихи үсеш юллары мәсьәләләре тикшерелде. Ташкентта узган фәнни конференциянең төп проблемасы итеп Көнчыгыш әдәбиятларында социалистик реализмның генезисы, ягъни нинди җирлектә тамыр җибәрүе мәсьәләсе куелган иде. Ә соңгы конференциядә катнашучыларның игътибар үзәгендә исә социалистик реализм әдәбиятлары үсешенең өлгереп җиткән теоретик һәм методологик мәсьәләләре торды.
Конференциядә тикшерелгән мәсьәләләрнең турыдан-туры бүгенге көнгә караган булуы алар хакында фикер алышуның идеологик яктан үткенлеген билгеләде.
Конференцияне ачканда А. М- Горький исемендәге дөнья әдәбияты институтының совет әдәбияты бүлеге мөдире СССР Фәннәр академиясе член-корреспонденты Г. И, Ломидзе социалистик реализмның гомуми теориясен үстерүдә күп милләтле совет әдәбияты туплаган тәҗрибәне, шул исәптән аз санлы халыклар әдәбиятларының тәҗрибәсен өйрәнүнең мөһим теоретик һәм идеологик әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте. Конференциядә әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә дөнья күләмендә барган идеологик көрәш мәсьәләләренә махсус багышланган (Г. И. Ломидзе, Ю. И. Суровцев. Л. П. Каюмов) докладлар укылды.
Конференция эшендә әдәбият галимнәре һәм тәнкыйтьчеләр белән бергә, Мәс- кәүдән. союздаш һәм автономияле республикалардан язучылар да катнашты. Анда барлыгы кырык биш доклад һәм чыгыш тыңланды. Докладларда гомум теоретик һәм гомум методологик мәсьәләләргә зур игътибар бирелде, социалистик реализмны күп милләтле совет әдәбияты масштабында гына түгел, ә бөтен дөнья әдәби процессы белән бәйләнештә тикшерүгә омтылыш ясалды.
«Социалистик реализмда типология һәм совет Көнчыгышы әдәбиятлары» дигән докладында Ленинград галиме А. Н. Иезуитов, бу иҗат методының катлаулылы- гын исәпкә алып, социалистик реализмда типологик төрләрне (туры мәгънәсендә реалистик, революцион-романтик, реалистик-экспрессив төрләр) аерып карый. А. Н. Иезуитов социалистик реализм методы структурасын төп өч яссылыкта (идеологи^
сәнгатьчелек, эстетик) тикшерергә, социалистик реализмда эстетик һәм сәнгатьчелек дәрәҗәләре буенча типологик бүленеш үткәрергә мөмкин дип саный. Совет Көнчыгышы әдәбиятлары социалистик реализмның гомум типологик билгеләренә тулы- сыича җавап бирә һәм бу хәл ул әдәбиятларның идея һәм сәнгатьлелек ягыннан өлгергәнлекләре хакында сөйли. А. Н. Иезуитов фикеренчә. совет Көнчыгышы әдәбиятларында Ч. Айтматов башка каләм осталары кебек, реалистик-экслрессив стиль ♦ белән иҗат итүче язучылар бөтендөнья әдәби процессына да тәэсир итәләр.
Баку галиме А. А. Гаджиев «Әдәби багланышлар һәм әдәбиятларның үзара йогынтысын өйрәнүнең теоретик мәсьәләләре» дигән докладында, Баку конференциясеннән алып Казандагы конференциягә кадәр үткән чорда реализм турындагы теоретик фикер үсешен күздән кичереп, социалистик реализм эстетикасы һәм поэтикасының бүгенге мәсьәләләре бөтенсоюз күләмендәге әдәби һәм эстетик хәрәкәтне күз алдында тотып гомумиләштерелергә тиеш дип чыкты. Социалистик милләтләр культураларының бер-берсен баету һәм үзара якынаю процессы — җитлеккән социалистик җәмгыятьтә әдәбият һәм сәнгать үсешенең иң төп һәм тарихи әйдәп баручы юнәлеше. Бу процесс әдәби багланышларның күп яклы, үзара йогынтыларның бай һәм тирән булуын таләп итә.
Әдәби багланышлар Һәм үзара йогынты проблемаларының аерым аспектлары — мәсәлән, бүгенге совет әдәбиятында «гареп-шәрык синтезымның үзенчәлекләре, шигырь тәрҗемәләренең сыйфатына карата куелган таләпләр хакында М. X. Хәсә- нов (Казан) Һәм 3. А. Әхмәтов (Алма-Ата) докладларында гаять кызыклы фикерләр әйтелде. 3. С. Кедрина (Мәскәү) совет әдәбияты классиклары С. Айни, М. Әүэзов, А. Упит мираслары мисалында социалистик реализмның тууы һәм үсеше процессында фольклор һәм әдәби традицияләр синтезының төрле формаларын күздән кичерде. Ул чит ил «советологлары» уйдырмаларына каршы көрәштә социалистик реализм генезисын өйрәнүнең зур әһәмияткә ия булуын күрсәтеп үтте.
Күп кенә доклад һәм чыгышларда бер ук фикер — күп милләтле совет әдәбиятының нигезен тәшкил иткән социалистик реализм методы закончалыкларын тикшеренүдә яңа методика һәм методлар куллануның зарурилыгы әйтелде. «Безгә үзебезнең үткен эш коралларыбыз системасын булдырырга кирәк».— диде үзенең чыгышында Ю. И. Суровцев.
«Бүгенге совет әдәбиятында эстетик идеалның кайбер үзенчәлекле яклары» дигән докладында Й. Г. Нигъмәтуллина эстетик идеалга системалы якын килү социалистик реализм методының синтетик характерын һәм совет әдәбиятының прогностик функциясен ачарга мөмкинлек бирүен күрсәтте. В. А. Дмитриев (Мәскәү) «социалистик реализм — тарихи яктан ачык эстетик система» дигән тезисның бәхәсле якларына тукталды.
Н. Г. Юзиев (Казан) татар поэзиясендә сәнгатьчә фикерләү формаларын баету мәсьәләсенә кагылышлы фикерләре белән уртаклашып, поэтиканың бүгенге иҗат практикасыннан беркадәр артта калуын әйтеп үтте. Галим эчтәлек һәм форма нисбәтен, бәйләнешләрен әзер килеш, ягъни төгәлләнгән әдәби әсәр өстендә генә түгел, • җанлы иҗат процессында тикшерү ихтыяҗы өлгереп җитте дип саный. Поэтиканың психологик принципларын үстерү һәм шуның нигезендә сәнгатьчә фикерләү закончалыкларын үзләштерү, докладчы фикеренчә, язучыга иҗат процессы белән аңлы рәвештә идарә итү мөмкинлеге бирер иде.
А. Г. Яхин (Казан) докладында тапкыр фикер йөртү поэтикасын системалы һәм комплекслы тикшеренү тәҗрибәсе бәян ителде. Галим фольклорның ике жанрына (мәзәк һәм мәкаль) анализ ясап, аларның структур элементларын ачыклый, тапкыр фикер йөртү структурасының ничек төзелүен күзәтә.
М К. Кошчанов (Ташкент), Г. Б. Хөсәенов (Уфа). Л. И. Залесская (Мәскәү). Л. А. Бекизова (Черкесск). А. Мамедов (Ашхабад). С. X. Әхмәтов (Махачкала), А. Г. Әхмәдуллин һәм Ф. М. Хатилов (Казан), А. Садыйков (Фрунзе), Б. Б. Бадмаева (Элиста), А. А. Билюкоаа (Якутск), А. С. Зуева (Ижевск) докладларында совет Көнчыгышы әдәбиятлары үсешенең хәзерге этабына, стиль агымнары һәм әйдәп баручы жанрларга күзәтү ясалды. Милли әдәбиятларда стиль агымнарының күп төрлелеген билгеләп, докладчылар бүгенге этапта стильләр яшәешенең кайбер гомуми закончалыкларын күрсәтеп үттеләр. Мәсәлән, совет Көнчыгышына караган күл
ф ӘДӘБИЯТ ГАЛИМНӘРЕ ФИКЕР АЛЫША
кенә әдәбиятларда романтик стиль агымының көчәюе әйтелде. И. А. Солтаиоа (Ташкент), үзбәк әдәбиятында революциягә кадәрге һәм революциядән соңгы чор романтизмын чагыштырып, романтизмның идея-эстетик функцияләре ягыннан сыйфат яңарышы кичерүен, социалистик реализм методы белән органик рәвештә бергә кушылуын ассызыклап үтте. Бүгенге поэзиядә романтик стиль көчәюенең сәбәбен Г. Б. Хөсәенов (Уфа) космик масштабта танып белү һәм фикер йөртүдә күрә, Й. Г. Нигьмәтуллина эстетик аңның «космик масштабка күтәрелүе, «космиклашуы» белән аңлата һәм моны совет әдәбиятының бүгенге этабында эстетик идеал үсе-шенең үзенчәлекләреннән берсе дип саный. Татар драматургиясе мисалында
А. Г. Әхмәдуллин, татар прозасы нигезендә Э. Г. Нигъмәтуллин, хәзерге төрекмән прозасы материалында А. Мамедов романтик стиль агымының җанлануы әдәбиятта интеллектуаль, философик башлангыч үсүенә дә бәйле икәнлеген исбатладылар.
Совет Көнчыгышы әдәбиятларында шартлы формаларның шактый киң кулланылуы да социалистик реализмдагы романтик стиль мәсьәләсе белән бәйләнештә аңлатыла. Т. Н. Галиуллинның (Алабуга) «Социалистик реализм һәм бүгенге поэзиядә сәнгатьчә шартлылыкның роле» дигән доклады шартлы формаларны типологик яктан классификацияләүгә багышланган иде. Докладчы матур әдәбиятта шартлылык- ны өч типка бүлә: беренче шартлылык (реалистик стильгә хас киная алымы), «аң ташкы. нын» гәүдәләндерү һәм чынбарлыкны икеләтә проекцияләү (чагылдыру) гә бәйле шартлылык, предметлылык һәм абстрактлылыкны тоташтыручы ноктада туып, автор җиткерергә теләгән фикерне һәм әсәрнең бөтен рухын билгели торган синтетик шартлылык. Бу соңгы тип романтик стиль агымы өчен аеруча характерлы.
Социалистик реализм методы эстетик концепциясенең философик эчтәлеге тирәнәя бара, һәм бу бөтенсоюз әдәби процессының әйдәп баручы тенденциясе дип бәяләнә. Совет Көнчыгышы әдәбиятларында да без шул ук тенденциянең күп төрле формалардагы чагылышын күрәбез. Шушы җәһәттән, докладларда (3. А. Әхмәтов, Л. А. Бекизо- ва, А. Г. Яхин, Н. Г. Юзиев, Ф. Әхмәтова һ. б.) фольклор һәм шәрык классик поэзиясе (хикәят, миф хикмәтле сүз һәм тапкыр фикер поэтикасы һ. б.) традицияләрен файдаланудагы үзгә хасиятләр мәсьәләсе дә үткен куелды. Ю. И. Суровцев, мәсәлән, фольклор жанрындагы «миф» төшенчәсен чит ил буржуаз идеологлары һәм каләм ияләре иңдергән идеалистик эчтәлектән арындыру кирәклеген искәртеп үтте.
Конференциядә күп милләтле әдәбиятыбызга тулаем хас булган тарихилык принцибын алга таба да тирәнәйтә, үстерә баруга зур игътибар бирелде. Ф. М. Мусин үзенең докладында менә шушы проблеманың кайбер теоретик аспектларына тукталып, фәнни һәм сәнгатьчә фикерләүдәге тарихилык, бүгенге чынбарлыкны һәм тарихи-революцион үткәнне сурәтләүдәге тарихилык кебек мәсьәләләрне алга куйды. М. Шукуров, бай фактик материалга таянып, таҗик әдәбиятында тарихилык принцибының егерменче еллардан алып бүгенге көнгә кадәрге үсешен күздән үткәрде. Аның раславынча, халыкның тарихи хәтерен чагылдыру ягыннан таҗик әдәбиятындагы тарихилык проза жанрларына хас күренеш, ул. бигрәк тә психологик анализда ачык күзәтелә. Бүгенге казакъ әдәбиятында һәм Төньяк Кавказ әдәбиятлары прозасында тарихилык принцибы тарихи һәм тарихи-революцион роман жанрында калку чагылыш таба. Г Бер- дибаев (Алма-Ата) һәм Л. А. Бекизова (Черкесск) докладлары әнә шул темага багышланган иде. А. Садыйков (Фрунзе) докладында бүгенге кыргыз әдәбиятын баетуда тарихилык һәм интернационализм принцибының роле хакында сүз барды.
Конференциядә шулай ук язучылардан А. Нурпеисов, А. Кекильбаев (Алма-Ата), Ф Исәнголов (Уфа). П. Кадыйров (Ташкент), А. Коптяева (Мәскәү), К. Кулиев (Ашхабад). Б. Укачин (Горно-Алтайск), Г. Ахунов (Казан) чыгыш ясады. Алар әдәбиятта һәм әдәбият фәнендә халыкның художество-эстетик тәҗрибәсеннән тулырак файдаланырга чакырдылар. Мәсәлән, ф. Исәнголов. П. Кадыйров чыгышларында иҗат психологиясе мәсьәләләре игътибар үзәгенә куелды, әдәби процессны прогнозлаштыру, совет Көнчыгыш әдәбиятлары буенча җитди социологик тикшеренүләр үткәрү проблемалары күтәрелде П. Кадыйров фикеренчә. әдәбият белеменә караган хезмәтләрдә иҗат методы структурасында талант категориясенең роле мәсьәләсенә тиешенчә игътибар бирел җиткерелми А Коптяева исә әдәбият галимнәре игътибарын язучы иҗатында аналитик процессны тикшерү зарурлыгына юнәлдерде.
Йомгаклау сүзендә Г. И. Ломидзе әйткәнчә, конференциядәге докладлар һәм чы
гышлар «ифрат эчтәлекле, проблемалы, теоретик характерда булды». Чыннан да. кон-ференциянең тематикасы киң колачлы һәм күп төрлелеге белән аерылып тора. Биредә кызыклы иҗади бәхәсләр барды, бөтен совет әдәбиятының ифрат та бай материалына таянып, тирәнтен өйрәнү-тикшерелүгә лаек булырлык фикерләр әйтелде.
Конференцияне япканда, Ю. И. Суровцев әдәбият галимнәре һәм язучыларның бу фәнни форумы «эшлекле, чын интернационализм рухында» үтте дип белдерде. Ул шу- ♦ лай ук конференциядә күтәрелгән мәсьәләләр арасыннан әдәби иҗатны прогнозлашты- ру проблемасының зур әһәмияткә ия булуын күрсәтте. Бу — киләчәктә үтәчәк Бөтенсоюз конференцияләренең берсендә махсус тикшерелүгә лаек мәсьәлә, диде ул. Прог- иозлау төрле юнәлештә алып барыла ала: әйтик, җитмешенче елларда кеше шәхесе концепциясе үсеше яисә көндәлек иҗат эшендә даими кулланыла торган принципка әверелеп килгән тарихилык принцибының ни рәвешле тирәнәя баруы хакында тикшеренүләр үткәрергә мөмкин. Ю. И. Суровцев фикеренчә, конференциядә ачыкланган методологик табышлар, һичшиксез, әдәбият белеменең киләчәк үсешенә этәргеч бирер. Иң мөһиме — конференциядә катнашучыларның катлаулы һәм бәхәсле теоретик мәсьәләләрне (мәсәлән, социалистик реализм методы һәм андагы юнәлешләр. метод һәм жанрлар нисбәте, социалистик реализм методының төрле стиль агымнарында гәүдәләнеше) конкрет хәл итүгә омтылуында.
Г. И. Ломидзе һәм Ю. И. Суровцев совет Көнчыгышы әдәбиятларында социалистик реализм проблемалары буенча киләсе конференцияне «киң колачлы иҗади уйланулар диапазонында», күп милләтле совет әдәбиятының башка регионнары галимнәре һәм язучылары катнашлыгында үткәрергә чакырдылар.
Конференция материалларын аерым җыентык итеп дөньяга чыгарырга карар кылынды.