Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЧОРЛАР АША ҮТЕП КИЛӘЧӘККӘ...


үгенге совет әдәбияты һәм сәнгате, мәгълүм булганча, фәнни-техник революция шартларында яши һәм үсә. Тик шулай да, «Бүгенге дөньяда әдәбият һәм сәнгать» • дигән мәкаләсендә М. Б. Храпченко бик хаклы рәвештә әйтеп үткәнчә, «безнең заман әдәбияты һәм сәнгатендә барган катлаулы процесслар һәм үзгәрешләрне бүгенге фәнни-техник революция һәм аның казанышлары йогынтысы белән генә аңлатып булмый. Бу үзгәрешләр һәм процесслар киң мәгънәсендә тормышның үз хәрәкәте, социаль яшәештәге, кешеләр психологиясендәге үзгәрешләр белән бәйләнгән... Бүгенге художество культурасы үсешендә фәнни- техник революциянең тоткан ролен инкарь итү дә. яисә аны абсолютлаштырып күрсәтү дә дөреслеккә туры килми».
Безнең фикеребезчә, фәнни-техник прогрессның ролен абсолютлаштыру кайбер
1 «Новый мир> журналы, 1977 ел. 9 сан, 243 бит
Б
язучыларны замандашыбыз образларын, чорның уңай героена хас сыйфатларны берьяклырак күрсәтә торган әсәрләр тудыруга алып килде.
Күренә ки, И. Дворецкийның «Чит кеше» пьесасындагы Чешков беркадәр дәрә- жәдә, В. Липатовның телевидение буенча да күрсәтелгән «Инженер Прончатов турындагы хикәяте»ндәге Прончатов, Г. Бокаревның «Корыч коючылар»ыннан Виктор Лагутин да, әдәбиятның башка кайбер геройлары да замандашыбыз характерындагы ♦ тел сыйфатларны дөрес чагылдырып бетерә алмыйлар диючеләр хаклы булып чыкты. Чешков, Прончатов һәм Лагутин — үз-үзләренә артык дәрәҗәдә ышанган, өлгер һәм шома, югары квалификацияле, нык куллы, эшлекле кешеләр. Әмма башкаларга карата мөгамәләдә алар чамасыз кырыс, кешеләргә яхшылык эшләү, изгелек хисеннән мәхрүм калганнар. Сүз. әлбәттә, христиан дине өйрәтуләрендәге пассив изгелек хакында түгел, ә социалистик гуманизм хисе, коммунистик җәмгыять төзүчеләргә хас булган актив һәм конкрет юнәлештәге яхшылык хисе турында бара. Югарыдагы саналган әсәрләрдәге «эшлекле кеше» төшенчәсе коммунистик әхлакның «иңүе хакына һәртөрле консерватизм, масаю, битарафлыкка каршы актив көрәш алып баручы «гуманлы, яхшы кеше»гә хас сыйфатларны инкарь итә кебек.
Бүгенге чорда коллектив белән җитәкчелек итүче кешенең нинди булырга тиешлеге хакында сөйләгәндә, партиябезнең XXV съездында Леонид Ильич Брежнев әйткән сүзләрне искә төшерәсе килә. Тирән белемгә ия булу, мәсьәләләрне иҗади хәл итү белән бергә, Леонид Ильич кешеләргә, аларның ихтыяҗларына һәм теләкләренә сизгер мөнәсәбәтнең никадәр мөһим нәрсә икәнлеген билгеләп үтә
Бүгенге совет әдәбияты ФТР һәм хәзерге заман кешесен сурәтләү белән генә чикләнмичә, социаль-әхлак проблематикасын бик күп яклары белән чагылдыруга омтыла.
Үткән елны «Литературная газета»да басылып чыккан (28 сан) мәкаләсендә Ю. Андреев бүгенге әдәбиятта ике төрле тенденция хөкем сөрә дип күрсәтә. Аның фике- ренчә, бер төрле язучылар киеренке рухи тормыш белән яшәүче («хаклык эзләүчеләр»), әмма актив хәрәкәттән, хаксызлык, яманлык белән көрәштән читтә тора торган кешеләрне сурәтлиләр. Ә кәлам ияләренең икенче төркеме исә, актив тормыш белән яшәүче геройларны сурәтләсәләр дә, аларның психологиясен, бай эчке дөньясын ачып бетермиләр. Мондый раслауларда дөреслек бик чамалы булуын әйтергә кирәк.
Андый тенденция, бүгенге чордан бигрәк, егерменче-утызынчы елларда язылган кайбер әсәрләрдә ныграк сизелә иде. Ул чагында, чынлап та, күп кенә язучылар актив хәрәкәт, актив гамәл геройларын сурәтләүне үзләренең төп бурычы дип саныйлар иде. Хәзер исә әдәбиятыбыз ике төрле категория кешеләрен — тормыш һәм яшәү мәгънәсе хакындагы киренке уйлары белән мәшгуль булган пассив кешеләрне һәм хәрәкәт сөюче, эшлекле кешеләрне сурәтләү белән генә һич тә чикләнми. Күл милләтле әдәбиятларыбыздагы әсәрләргә мөрәҗәгать итсәк, алардагы социаль- әхлак проблемаларының никадәрле бай һәм күп төрле булуын күрербез.
Табигый ки, төрле милләт язучыларының игътибарын, беренче чиратта, совет кешеләренең яңа тарихи бердәмлеге — совет халкын, совет интернационализмы һәм патриотизмын сәнгатьле итеп тасвирлау бурычы җәлеп итә.
Заманыбызның бу мөһим проблемалары литвалы Й. Авижюсның «Туган йорт җылысы», үзбәк язучысы Рәхмәт Фәйзинең «Галиҗәнаб Кеше» дигән романы, латыш шагыйре И. Зиедонис, украин шагыйре һәм публицисты В. Коротич әсәрләрендә ышандырырлык гәүдәләнеш тапты. Алар үз халыкларының тормыш-көнкүрешен, культурасын, рухи яшәешен бөтен тирәнлегендә тасвир итәргә омтылалар. Совес кешеләренең яңа тарихи бердәмлеге шулай ук татар язучысы Шамил Бикчуринның «Каты токым» (1968—1972) романында да лаеклы чагылдырыла. Бу китапның русчага тәрҗемәсе 1974 елда «Современник» нәшриятында дөнья күрде. Илаһи-уптымы белән дигәндәй, производство темасына багышланган бу әсәрдә Татарстан нефтьчеләре тормышы, совет кешеләренең бердәм хезмәт процессында, төрле милләт вәкилләреннән оешкан коллективта рухи яктан үсү-ныгуы, яңа сыйфатлар белән баюы күрсәтелә.
Четерекле нефтьче хезмәте, бригададагы күмәк тормыш холык-фигыльләре, уй-хыяллары белән бер-берсеннән бик нык аерылып торган кешеләрне үз эченә
‘ Л. И. Брежнев XXV съездда КПСС Үзәк Комитеты отчет доклады Кара «КПССиык XXV съезды материаллары» Политик әдәбият нәшрияты Мәскәү. 19'6 ел. Ю—71 битләр
io* 147
ф ӘДӘБИЯТ ГАЛИМНӘРЕ ФИКЕР АЛЫША
һаман ныграк тарта, мавыктыра бара, һәм кешеләр акрынлап үзләренең ялгышларын аңлый башлыйлар, сай һәм нигезсез хыяллардан арына барып, бер-берсенә нык береккән, бер-берсен сүзсез дә аңлый торган дус һәм тату коллективта берләшәләр. Татарстан җире аларның икенче һәм яраткан Ватаны, язмышларының аерылгысыз бер элеше булып китә һәм биредә алар үзләренең aebipf әмма чын бәхетләрен табалар.
Гариф Ахуновның да иҗат колачы фәнни-техник революциянең замандашыбыз ха-рактерына ясаган йогынтысы мәсьәләләре белән генә чикләнми. Аны да «киң мәгънәсендәге тормыш хәрәкәте», социаль яшәеш, кешеләр характерындагы үзгәрешләр кызыктыра һәм җәлеп итә.
«Хәзинә» романында язучы чынбарлыкны бөтен катлаулыгында, барлык каршылыклары белән, ә кешеләрнең характерларын үткен һәм тормышчан конфликтларда ачып бирергә омтыла. Әсәрнең үзәк геройларыннан берсе Кәрим Тимбиков характеры белән нәкъ әнә шундый каршылыклы, катлаулы шәхес итеп тасвирлана. Кәрим — ярсу һәм чуар йөрәкле, үз хезмәтенә бөтен күңеле белән бирелгән талантлы кеше. Бар дөньясын онытып, ул үзенең буровое белән генә яши. эштә тоташтан өчәр смена үткәрә. Бораулауда тагын да югарырак тизлекләргә ирешергә теләп, Кәрим һичнинди икеләнүсез тормышын куркыныч астына куя. Әмма хезмәт сөю, эш белән мавыгудан тыш, аңарда башкалардан өстен булырга омтылу, дан-шөһрәт сөю дә аз түгел. Яшь мастер эштә үзен дә аямый, бергә эшләгән, зур тырышлыклар куеп үзе эзләп тапкан бригада кешеләре белән дә исәпләшми. Ул үзенең якташы Арсланны тыелган алымнар кулланып эшләргә мәҗбүр итә, нәтиҗәдә, бәхетсезлек очрагына эләгеп, Арсланның аягы сына. Моннан соң да Кәрим гаебен танып, тукталып калмый. Данга омтылу, мин- минлек хисеннән исергән Тимбиков техника куркынычсызлыгын тупас рәвештә боза һәм фаҗигале төстә һәлак була.
Гариф Ахунов производство сферасын гына түгел, геройларының көндәлек яшәешен, шәхси тормышларын, тирән эчке кичерешләрне дә әтрафлы итеп сурәтләргә омтыла. Шөһрәт сөюче, ярсу канлы Кәрим белән тыйнак гадәтле Арслан арасындагы эчке конфликт бу геройларның шәхси тормышларына да үтеп керә. Арслан сугышка кадәр үк яшь егет чакларыннан, Мөнәвәрәне яраткан. Бу мәхәббәт хисе Мөнәвәрә Кәримгә кияүгә чыкканнан соң да сүнми. Әсәрдә пакъ һәм саф күңелле, мөлаем татар хатыны Мөнәвәрә образы тирән тәэсир калдыра. Тормыш Мөнәвәрәгә, аның үз шәхси сыйфатлары һәм характерыннан бәйсез рәвештә диярлек, кырыс сынаулар, авыр кичерешләр алып килә. Кәрим хатынын да, балаларын да үзенчә ярата, әмма характерындагы каршылыклар һәм шулай ук эшкә чамадан тыш бирелгәнлеге аркасында хатынының күңелендәге кичерешләрне сизми. Укытучы һәм йорт хозяйкасы, ике бала анасы Мөнәвәрәгә Кәрим белән булган тормышлары шатлык та, бәхет тә китерми. Бәлки әнә шуңа күрәдер дә. Арсланга карата яшь чагында туган хис аның күңел почмагында һаман да саклана.
Арслан да, һәм бәлки автор үзе дә. авыр язмышка дучар булуында тәвәккәллеге җитмәве һәм чамадан тыш сабырлыгы белән, Мөнәвәрә үзе гаепле дип саныйлар булса кирәк. Тик мондый караш тиешенчә акланмый. Мөнәвәрәнең бәхетсезлегендә Кәрим генә түгел, Арслан да гаепле. Ул героиняның газапларын күрсә дә, пассив позициядә тора. Оялчан һәм сабыр хатын ихтыярсыздан. Арсланга Кәрим белән бәхетсез гомер итүе хакында сөйли. Ә бераз соңрак, Кәрим белән тора алмаячагына ышангач, ул Арсланнан киләчәктә ничек яшәү хакында киңәш сорый. Арслан исә хатын-кыз үз язмышын үзе, кеше киңәшеннән башка хәл итәргә тиеш, дип җавап бирә.
Романда чын милли характер буларак күңелгә сеңеп кала торган Лотфулла Дия- ров образы бар. Өлкән оста Лотфулла Дияров Кәрим Тимбиков кебек үк сәләтле һәм шулай ук үз эшенә бирелгән кеше. Тик ул Кәрим кебек күңелендә яшертен ниятләр йөртми, шөһрәткә омтылу, масаю аңа бөтенләй ят нәрсә.
Гаиләдә, шәхси тормышта да үл үзен бөтенләй башкача тота, «купшы тормыш» артыннан кумый, эгоистик инстинктлардан ул тулысынча азат. Лотфулла Дияровны чын интернационалист Һәм гуманист сыйфатларына ия булган шәхес дип әйтә алабыз. Кәрим Тимбиковның уңай һәм кире сыйфатларын карт оста бик яхшы күрә. ань. әхлакый һәм физик һәлакәттән саклап калу өчен тырыша. Иң кыйммәтле хәзинә — кеше ә нефть исә кешеләр өчен алына дип саный ул.
Г. Ахунов әсәрендә совет гуманизмы проблемалары кыю рәвештә куелган һәм куп яклары белән хәл ителгән дә. Роман геройларын, мәсәлән, замандашларыбыз коммунистик киләчәк өчен генә көрәшергә, шуның хакына кыенлыклар кичерә белергә тиешләрме, әллә хәзерге заманда яшәуче кешеләр бәхетен кайгыртырга да бу- рычлылармы дигәнрәк сораулар да уйландыра.
Җанлы тел белән язылган, геройларының көндәлек тормышын, табигать күренеш- ф ләрен төгәл һәм нечкә буяулар белән тасвирлап, характерларны актив хәрәкәт, кө- < рәш эчендә сурәтләп биргән бу роман, Ш. Бикчуринның «Каты токым» әсәре кебек ± ук, чорыбызның актуаль проблемаларын әдәбият чаралары Эша хәл итүгә булыша. “
Туфан Миңнуллинның Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында зур уңыш белән барган «Әлдермештән Әлмәндәр» исемле пьесасында да без та- Z iap совет милли характерының калку чалымнарын күрәбез.
Социалистик реализм методының шартлы, символик стилендә иҗат ителгән бу шаян комедия совет чорында үстерелгән халыкчан традицияләрне дәвам иттерә. Ке- о шелек яшәешенең үзәгендә торган хезмәткә мөнәсәбәт темасы бу әсәрдә аеруча = күркәм чагылыш тапкан. Хезмәт шатлыгы кешеләргә, тормышка мәхәббәт, рухи яшь- = лек бүләк итә. Әлдермеш авылы карты Әлмәндәр туксан бер яшендә дә барлык кеше- < лек сыйфатларын, күңел дәртен саклап калган. Аның йөрәгендә Йөзембикәгә булган беренче сихри мәхәббәте әле дә исән, шул ук вакытта ул сугышта үлеп калган иренә iz турылык саклап яшәүче Хәмдебануның күңел сафлыгы алдында баш ия. Әлмәндәр- 5 нең яшь Йөзембикә белән очрашуы сурәтләнгән символик күренеш үзе үк күп нәр- —' сәне аңлата. Газраил белән булган шартлы күренешләр Әлмәндәр картның тормышка ф төкәнмәс мәхәббәтен, аның яшәеш тамырларын ачып бирергә ярдәм итә. Бу җәһәттән Әлмәндәр оныгы Гөлфирәнең Мансур исемле егет белән очрашуын сурәтләгән күренеш хәтергә сеңеп кала. Ул күренешне Әлмәндәр карт белән Газраил бергәләп күзәтәләр. Әлмәндәр кебекләрне үлем алса ала. әмма җиңә (алмый, ул тормышның үзе кебек үк мәңгелек. Әлмәндәр картка тагын шулай ук киләчәкне тою хас. Шушы киләчәк хакына күп еллар яшәр иде әле ул. Әсәрдәге яшүсмер Илсур образында яшәешнең дәвамы, киләчәк тормыш гәүдәләнә. Шәүкәт Биктимеров кебек гүзәл актерлар, талантлы бердәм коллектив тарафыннан тудырылган спектакльдә милли характерның иң яхшы сыйфатлары калку күренә, кеше үлеменең котылгысызлыгы һәм аның гуманистик эшчәнлегенең үлемсезлеге кебек мәңгелек проблемалар куела.
Үзенең хезмәтләрендә Г. И. Ломидзе гаять әһәмиятле бер фикерне алга сөрә: үз Ватанына бөтен йөрәге белән бирелгән кеше генә чын интернационалист була ала. ди ул. Үз халкының күңелен аңламый, аның үткәнен белми, халык тудырган культураның элекке һәм бүгенге үсеше белән кызыксынмый торган кеше башка халыкның да күңел дөньясын, аның культурасына хас үзенчәлекләрне, андагы казанышларны аңлый алмый. Күп милләтле бердәм совет социалистик культурасы үзенә хас йөзе, билгеләре булмаган, бер-берсенә ике тамчы судай охшаган культуралар җыелмасы түгел ул. Совет культурасы к.^күп төрлелеге, кабатланмас төс-буяуларының муллыгы белән көчле— дип яза Г. И. Ломидзе — Бердәмлек күп төрлелекне юкка чыгармый ә күп төрлелек бердәмлек җирлегендә көч туплый һәм үсә. Биредә бернинди дә каршылык юк... Сәнгатьле фикерләүдән милли моментны, милли традицияләрне, тарихи милли тәҗрибәне алып ташлап булмый» ‘.
Менә шуның өчен дә без, мәсәлән, татар язучысы Гомәр Бәшировиың «Туган ягым — яшел бишек» яисә башкорт шагыйре һәм әдибе Мостай Кәримнең «Озын- озак бала чак» исемле автобиографик повестьларын чын дулкынлану белән укыйбыз. Бу әсәрләрдә халык характеры чыганаклары, тирәндә яткан тамырлары ачыла.
Г. Бәширов һәм М. Кәрим бала һәм үсмер чакларындагы күргән-тойган, кичергәннәре, үзләре туып-үскән гаилә, авыл тормышы, гореф-гадәтләр, көндәлек хезмәт һәм көттереп кенә килә торган сирәк бәйрәм көннәре туган якларының табигате хакында сөйлиләр, һәм без татар, башкорт халыкларының тормыш-яшәеш рәвешен, аларның гаҗәеп дәрәҗәдәге хезмәт сәючәнлеген, сәләтен һәм тырышлыгын, ирек-
1 Г. И. Ломндзс Әлабиятта патриотизм һ»м интернационализмның әхлакый нигезләре «Др ба народов» журналы. 1977 ел. II сан
хөрлеккә омтылучанлыгын аермачык күреп торабыз. Бәширов әсәрендәге аз сүзле, бер карауга шактый ук кырыс күренә торган Бәшир — кечкенә Гомәрнең атасы — чыннан да, үзенә бер талант иясе, теләсә нинди эшкә кулы ята торган кеше. Бары тик гадел булмаган социаль тормыш шартлары гына аңа баш калкытырга, ярлылыктан, бөлгенлектән котылырга мөмкинлек бирми. Табигать һәм крестьян тормышы үзе аңа төпле акыл биргән, ул басма сүзгә һәм китал-гыйлемгә гомере буе хөрмәт саклап яши. балаларына да шуны васыять итеп калдыра.
Гомәрнең әнисе дә яхшы күңелле, шигъри җанлы хатын, тик авыр тормыш шартлары аны иртә картайткан. Шулай да ул күңеле түрендә яшьлек хисләрен саклап кала алган. җыр-музыка ярата, яшьләр уенын, җыр-биюләрен бирелеп һәм мавыгып карый.
Язучы, әлбәттә, үз ата-анасын идеаллаштыру юлына басмый, әсәрдә алар татар хезмәт ияләре вәкилләре булып сурәтләнә. Ул вакыттагы тормыш хәле, авыр социаль шартлар, ата белән ананы, кызлары Өммикамалны сөйгән егете батрак Әхәттән аерып, икенче авылга юньлерәк тормышлы кешегә кияүгә бирергә мәҗбүр итә.
Гомәр Бәширов хезмәт халкына хас югары әхлакый сыйфатлар, табигый сәләт һәм гаделлек хисе йогынтысында яшүсмер күңеленә шигъри орлыклар салынуын, азатлык һәм гадел җәмгыять өчен көрәшкә омтылыш яралуын төгәл реалистик буяуларда ышандырырлык итеп сурәтли.
Язучыларны кайчак, хаклы рәвештә чорыбызның рухын һәм җанлы сурәтен, җитлеккән социализм эпохасы кешесенең характерын тудыру эшендә кыюсызлык күрсәтәләр дип шелтәлиләр. Әмма бүгенге язучы — безнең замандашыбыз күзлегеннән торып, аның уй-фикерләре. бәяләве, күңеле аша — халык характерының тамырларын, әдипнең яшьтәшләре, буынлашларының революция алды чорындагы тормышын, шул дәвер геройларының хезмәт һәм ирек сөючәнлек, гуманизм, гаделлек эзләү кебек сыйфатларын, яисә соңрак, әйтик, утызынчы еллар каһарманнарының характеры ничек чыныгуын. Бөек Ватан сугышы еллары һәм аннан соңгы чорда төрле милләт вәкилләренең фаҗигале һәм героик язмышларын дөрес чагылдыру да зур әһәмияткә ия. Халык характерының ныгуы, рухи чыныгуы, яңа бердәмлек — совет халкы формалашуы — тарихи яктан анык, озак һәм катлаулы процесс, аның сәнгатьле сурәтен тудырганда бүгенге чорны, фәнни-техник революция эпохасы конфликтлары, тасвирлау белән генә чикләнү дөрес булмас иде. Мәсәлән, без бүгенге көн геройларына хас иң яхшы сыйфатларының формалашуын Гастелло, Зоя Космодемьянская, Муса Җәлил исемнәреннән башка күз алдына китерә алмыйбыз.
Муса Җәлил җитлеккән социалистик җәмгыять кешеләре өчен дә иң югары коммунистик әхлак кешесе, чын интернационалист, олы талант иясе һәм кабатланмас милли аһәңле шагыйрь булып кала.
Фашист тоткынлыгындагы коточкыч шартларда, үз иленнән, халкыннан еракта, вөҗданы белән күзгә-куз калып, һәр көнне үлем көткән килеш шигырьләр иҗат итү һәм куп кырлы бай рухи тормыш, илгә мәхәббәт хисе белән, якын кешеләреңне сагынып, халыкның һәм Ватанның киләчәге хакында уйлап яшәү өчен нинди сыгылмас рух көченә, легендар батырлыкка ия булырга кирәк.
Р. Мостафин «Герой шагыйрь эзләреннән», С. Шакир «Үлемнән көчлерәк» дигән китапларында, документларга таянып, шагыйрьнең легендар юлын күздән кичерәләр. «•Соңгы сынау» дигән романтик поэмасында шагыйрь Илдар Юзеев патриот-шагыйрь- нең күңел дөньясына үтеп, гомеренең соңгы көннәрендә һәм сәгатьләрендә ул кичергән уй-хисләрне җанландырып бирергә омтыла. Автор Муса Җәлилгә, фашистлар вәгъдә иткән яшәү мөмкинлегеннән ваз кичеп, үлемне сайлап алырлык рухи көч-куәт. таяныч биргән чыганаклар, мораль нигезләрне ачарга тели һәм күп яклардан моңа ирешә дә.
Нәкъ менә безнең чор, ягъни алтмышынчы-җитмешенче еллар әдәбиятында, за-мандашыбызның рухи дөньясы, коммунистик идеалларның җиңүе өчен аның актив көрәше белән тирәнлегендәге, тулы итеп сурәтләнгән әсәрләр тудырылды. М. Шолохов, Л. Леонов, И. Мележ, М. Стельмах, О. Гончар, Ю. Бондарев һәм башка күп каләм осталарының романнары «замандашыбызның яшәеш тарихын». Бөек Октябрь революциясе елларында, утызынчы еллар шартларында, Бөек Ватан сугышы чорында ул кичкән юлларны тасвирлауга багышланган. Әсәрләрдә тарихи конкрет характерлар сурәтләнә, үткән революция белән дә. үзләре яшәгән һәм социа-
листик яшәеш нормаларының җиңеп чыгуы көрәшкән чор белән дә аларны нинди җепләр бәйләп торуын без бик яхшы күрәбез һәм тоябыз. Иван Мележның «Сазлыктагы кешеләр», «Яшен сулышы» романнарындагы коммунист Апейка, В. Фоменконың «Җир хәтереяндәге Степан Конкин һәм Сергей Голиков. М. Стельмах- ның «Кеше каны җирдә ятмый» романындагы Свирид Мирошниченко образларында Әсгать Мохтарның «Чинар» романындагы Ариф Ачилов, Йонас Авижюсның «Юллар ♦ чатында авыл» әсәрендәге Арвидас Толейкис, Атилла Расихның «Язгы авазлар»ында- гы Солтан Фәхретдинов, Юрий Бондаревның «Кайнар кар» һәм «Яр» әсәрләрендәге уңай геройларның эчке дөньясында киләчәк коммунистик җәмгыять кешеләренең рухи һәм әхлакый йөзен билгели торган сыйфатлар ачык күзаллана.
Әлеге геройларга салкын акыл белән генә эш итү, мин-минлек бөтенләй хас түгел, инженер Прончатов. Виктор Лагутин һәм бигрәк тә Алексей Чешков кебек, шәхес һәм белгеч буларак үзләрен башкалардан өстен санау алар өчен ат нәрсә. Бу саф намуслы, олы йөрәкле кешеләр «һәрчак алда, кыенрак җирдә» булырга тырышалар. Әнә шундый бай рухи тормыш белән яшәүче, юмарт күңелле, кешелекле кешеләр булулары белән алар безне үзләренә тарталар да.
СССР язучыларының соңгы съездында Федор Абрамов, туган туфрактан аерылып, әле бер, әле икенче шәһәргә сугылып йөрүчеләрне түгел, ә үз хезмәтенә бөтен җа- ны-тәне белән бирелгән, җирнең чын хуҗалары булырлык кешеләрне тәрбияләү бурычлары хакында тирән дулкынлану белән сөйләде. Ф. Абрамов үз әсәрләрендә нәкъ әнә шундый җир кешеләре образларын тудырган язучы.
Татар прозаигы Атилла Расихның «Язгы авазлар» романында да җирнең чын терәге, аңа җан һәм куәт өрерлек чын хуҗа образы сурәтләнә. Югары белемле зоотехник Солтан Фәхретдинов министрлыктагы күнеккән тыныч эшен ташлап, теоретик белемнәре һәм практик эше белән кешеләргә күбрәк файда китерү өчен артта калган колхозларның берсенә китеп бара. Җиңел юлга басмаганлыгын ул яхшы белә. Яңа эшендә аңа ялкау әтрәк-әләмнәр, бюрократлар һәм аңсыз кешеләр комачаулык итүе генә җитмәгән, үз шәхесен бик зурга куеп, үзен алыштыргысыз дип санаучы райком секретаре Халиков та каршы чыга. Алар арасындагы бу тышкы конфликтка эчке, психологик бәрелеш килеп өстәлә.
Мөхәммәт Мәһдиевнең «Фронтовиклар» романы геройлары да үз туган җирләренә нык береккән кешеләр. Бөек Ватан сугышы фронтларыннан кайткан авыл егетләре Рушат белән Гатаны—характерлары белән бер-берсеннән нык аерылып торган ике сабакташ дусны — бер нәрсә берләштерә: фронт дәһшәтләре хәтәр-куркыныч хәлләрне башларыннан кичереп исән калганнан соң да алар җайлы-рәхәт тормыш эзләмиләр. Авырлыклар аларны чыныктырган, туган авылларына батыр йөрәкле, җитлеккән ирләр булып кайтканнар. Сугыш елларында тәмам бөлеп, хәлсезләнеп калган авылда фронтовик егетләр җиң сызганып балалар укыту-тәрбияләү, атасыз малайларны үзләре кебек итеп үстерү эшенә керешәләр. М. Мәһдиевнең бу китабында гуманизм һәм патриотизм хисләре тыгыз үрелгән, әсәр геройлары җитлеккән социализм җәмгыяте кешеләре характерына хас булган күп рухи сыйфатларны туглаганнар.
Рәсүл Гамзатов һәм Мостай Кәрим, Хәсән Туфан һәм Давид Кугультинов, Сибгат Хәким һәм Кайсын Кулиев кебек күренекле совет шагыйрьләренең лирик шигырь циклларында да без замандашыбыз характерларының тарихи һәм милли яктан анык чагылышларын күрәбез. Әмма олы шагыйрьләрнең лирик геройлары беркайчан да бер-берсен кабатламый.
Совет поэзиясенең иң нечкә лирик шагыйрьләреннән берсе Хәсән Туфанның һәр шигырендә диярлек шагыйрь күңеленең нинди дә булса бер ягы ачылып китә Шагыйрь күңелен яктыртып торган хисләр шул дәрәҗәдә изге, шул чаклы бай һәм гүзәл ки, аның әсәрләрендә зур хәрефтән язылырга лаеклы чын кеше характеры калкып чыга. Шагыйрьдәге рухи ныклык, батырлык нинди җирлектә тәрбияләнгән, аның чыганаклары каян килә — бу хакта ул үзе сөйли. Бу аның үз халкы, авыр заманнар кичергән ата-бабаларының васыяте, алар калдырган традиция. Шагыйрь аларны кайгы хәсрәт эчендә дә кешелек горурлыкларын саклап кала белүләре өчен хөрмәт итүен әйтә. Ань1ң әтисе бөтен тирә-якка билгеле мич чыгаручы, пыяла куючы булган. Улын да хезмәтне сөяргә, намус һәм гаделлек белән яшәргә өйрәткән Ә Тукай поэзиясе исә яшь егет күңелендә илгә, халыкка, бөтен Россиягә мәхәббәт уты кабызган.
ф ӘДӘБИЯТ ГАЛИМНӘРЕ ФИКЕР АЛЫША
Тугры улың хәлдә. Русиям, Кичтем барлык авыр елларны. Бу — Тукаең биргән васыять Юлларымны минем нурлады.
(«Эстафета». 1956 ел.)
Ленин образы, ленинизм идеалларының җиңүенә какшамас ышаныч Хәсән Туфанның бөтен иҗаты аша үтә. Ленин ул — шагыйрь өчен сүнмәс яктылык, кешелекнең шаулы язы. Гафур Голәмгә багышланган «Ташкент багларында» исемле шигырендә Хәсән Туфан милли чикләнгәнлек хөкем сөргән чорлар турында искә ала. Ә хәзер исә шагыйрь үзенең дусты — атаклы үзбәк шагыйренә мөрәҗәгать итеп, халыкларны мәңгегә туганлаштырган «Ленин гасыры исәнлегенә» тост күтәрергә чакыра. Чөнки, шагыйрьнең ышануынча, Ленин ул иминлек, гаделлек һәм кешелеклелек билгесе.
Ленин идеалларының җиңеп чыгачагына, коммунизм тантанасына тирән ышаныч хисе шагыйрьгә, язмышындагы иң авыр, фаҗигале елларда да рухи төшенкелеккә бирелмичә, тормышка булган мәхәббәтен саклап калырга ярдәм итә: «Иртәгә дә яши алыр өчен бирешмәскә кирәк бүген дә», — ди ул. Шатлыклы көннәрдә дә. кайгы-хәс- рәт килгәндә дә шагыйрь үзенең йөрәген дәртле һәм эшчән булырга өнди.
Бөек Ватан сугышы башланган елда ук инде Хәсән Туфан «Алга барышлый» шигырендә үзен ил солдаты итеп санавын белдерә.
Моңаерга бугай синең исәп!
Юк. ярамый, йерәк, ярамый: Кешелектә кем син!
Бер солдат ич!
Солдат кеше артка карамый. Алга әйди үзен аямый!
Ленинчыл гуманизмның, кешелеклелек һәм тынычлыкның җиңүенә шагыйрьнең ышанычы «Барган саен еллар җылырак» (1956 ел), «Тормышка мәхәббәт» (1959 ел), «Якыная бара» (1961 ел), «И тормыш!» (1963 ел) һәм башка шигырьләрендә куәтле шигъри гәүдәленешен таба. «Сез кая барасыз, йолдызлар?» (1953—67 еллар) исемле шигырендә шагыйрь үзенең кырыс язмышы белән сөйләшә, бөтен тормышы һәм ижа- тының төп максатын, яшәү мәгънәсен ачып сала:
Мөмкин түгел иде
Безне кичә.
Мөмкин түгел бүген, иртәгә.
Мөмкин түгел безне, мөмкин түгел
«Юлдан язган кеше» итәргә!
Ә син, Җидегән, беләсеңме шуны!
Юк, белмисең; сиңа караңгы...
Туган җирдән аерылу сагышы, сугыш газаплары һәм шагыйрьнең шәхси тормышындагы югалтулар ачысы «Агыла да болыт агыла», «Битараф ай», «Ромашкалар тирбәлә җилдә» кебек шигырьләрдә күңелләрне тетрәтерлек тирәнлек белән гәүдәлән- дерелгән.
Дөньяның мин күрдем суын, күлен.
Урманнары, тавын, чүлләрен... Тик күрмәдем, Идел, синең кебек Сагындырган ягын күрмәдем.
(«Аралагыз мине, алмагачлар», 1956 ел).
Шагыйрь күңеле югалтулардан әрнеп, ничаклы гына өзгәләнмәсен, аңарда киләчәккә. тарих тәгәрмәченең алга таба хәрәкәт итүенә тирәнтен ышанычны сүндерү мөмкин түгел. Бу ышаныч аның, мәсәлән, шул ук «Битараф ай» шигырендә дә бик ачык чагыла. Чор вакыйгаларының катлаулылыгы, драматик язмыш һәм шәхси кичерешләр- шагыйрьне тормыштан, заманыбызның гуманистик идеаллары тантанасы өчен көрәштән читләштерә алмый.
Иссә дә кайчакта Каршыдан җилләрең, И тормыш, беркая. Беркая синнән мин, Беркая китмәдем!
Хәсән Туфан поэзиясе тормышны һәм кешеләрне яратырга, кешеләр бәхете ечен керешергә чакыра торган поэзия. Аның реалистик лирикасының төс-буяулары, сурәт чаралары ук уз халкының уткән һәм бүгенге тормышы белән аерылгысыз бәйләнештә тора. «Фикер колачының киңлеге, иҗат күкләренең биеклеге, дөньяда ниләр барганны тирәнтен анлый алу, ихлас җанлы лиризм — менә нәрсәсе белән бай ул Хәсән Туфан шигърияте», — дип язды Леонид Мартынов 1
Шагыйрь Сибгат Хәким лирикасы да югары камиллек дәрҗәсенә ирешкән чын- чыннан халыкчан поэзия, һәм аның да үз милли йөзе бар. Аның китапларында татар халкының үткәне, ул кичергән караңгы һәм якты чорлар бүгенге героик чынбарлык белән янәшә куеп карала. Кайчандыр җирдә КамАЗлар булмаган, ә батырлар — алар һәр халыкта булган... Утызынчы елларда социализм төзүдә катнашкан, Бөек Ватан сугымының алгы сызыгында торып сугышкан шагыйрь язмышын аның үз буыны һәм бөтен халык язмышыннан аерыл алу мөмкин түгел. Әмма һәр чын художник язмышы кебек үк, аның язмышы, гомере һәм иҗаты кабатланмас бер аһәң, бер җыр .
Зур эшләрне безнең бар бит кылган. Ташладың син. чорым. Магниткадан Сталинградка безне. Дугаларга.
Сибгат Хәким шигырьләрендә солы кырының алтын-сары кыңгыраулары чыңлый, карабодай чәчәгенә кунган шәфәкъ нурлары күңелне җирсетеп сагышландыра, кырлар өстендә тургай җыры яңгырый, шуңа ук чыра яктысында кич утырып, эч серләрен бүлешә бүлешә чыпта сугучы авыл кызларының басынкы моңнары килеп кушыла, яшьлек хатирәләрен, сүз куешкан таңнарны үзендә саклаучы иске кое бурасы, туган йорт — ата-баба рухын сеңдергән төп нигез телгә килә. Җир-анага һәм шагыйрьнең үз анасына багышланган шигъри юллар да үзенә бер нечкә моң белән өртелгән.
Мин аның каршында үземне
Шагыйрь дип атарга оялдым. Мин түгел, ул — шагыйрь, тутырды Нур белән ул өйне, ейалдын...
— дип яза шагыйрь үзенең әнисе турында.
Туган җиргә, туып-үскән төбәгенә, халкына, аның теленә һәм шигъри сүзенә мәхәббәте С. Хәкимгә башка халыкларның рухи дөньясын, культура үзенчәлекләрен аңларга ярдәм итә. Шагыйрь иң якын күршесе мари халкына гына түгел. Бөек Ватан сугышы елларында үзе азат итешкән барлык ил халыкларына һәм иҗатына тирән сеңдергән рус классик культура мирасына күңелендә олы хөрмәт саклый.
Сибгат Хәким — тотрыклы реалистик стиль шагыйре, ул тудырган образлар да җиргә нык береккән, ачык һәм ихлас күңелле кешеләр булып күзалдына баса. Алар лирик җанлы шагыйрь—безнең замандашыбызның күңел нурлары яктысында яшиләр.
Хәсән Туфан, Мостай Кәрим. Сибгат Хәким һәм башка олы шагыйрьләрнең һәрберсе үзләренә генә хас стиль чаралары белән безнең замандашыбыз — җитлеккән социалистик җәмгыять кешесенең күп кырлы һәм бай характерын тудыралар. Укучылар арасында киң танылган, зур тәрбияви әһәмияткә ия булган әдәби әсәр геройларының характерлары, кагыйдә буларак, актив хәрәкәт-гамәлдә, кискен һәм тормышчан конфликтларда ачыла
Л. Н. Новиченко бик хаклы күрсәтеп үткәнчә. «Совет әдәбиятында социалистик мораль белән вак буржуаз, мещанлык карашлары арасындагы көрәшне чагылдыра торган традицион конфликт бүген дөньяга караш ягыннан күп кырлырак һәм үткенрәк
’ Хасан Туфан Шигырьләр Рус телендә Татарчадан Р Моран һәм Л Хаустов тәржеижс. Мәскәү. «Советский писатель», 1958 ел. 186 вит
ф ӘДӘБИЯТ ГАЛИМНӘРЕ ФИКЕР АЛЫША
гәүдәләндерелә» (Тормыш хәрәкәте — конфликт хәрәкәте. «Литературная газета» 40 сан, 1978 ел).
Ни өчен безнең чорда да кайчак иске социаль шартларның юкка чыгуы белән бетәргә тиешле конфликтлар туа, турыдан-туры искелек калдыклары дип бәяләп булмый торган яңа тискәре күренешләр барлыкка килә? А. Расихның «Язгы авазлар» китабында җирнең чын хуҗалары булган зоотехник Солтан Фәхретдинов белән колхоз председателе Ифрат Аллаһияровка райкомның беренче секретаре — үз-үзе алдында намуслы. әмма үз шәхесен, фикерләрен һәм күрсәтмәләрен артык зурга куючы Халиков комачаулык итә. Әлбәттә, мондый кеше Солтан белән Ифратка гына түгел, бөтен колхозга зыян китерә. Шуның өчен Халиковны урыныннан алалар да.
Диас Вәлиевнең «Сиңа тормыш бүләк итәм» дигән пьесасында барлык эчке рухи энергиясен, соңгы яшәү көчен Сатынский тәкъдим иткән яңа проект — свайлы фундаментны раслату, аңа тормыш бирү, төзелеш оешмасы эшчәнлегендә яңа стиль урнаштыру өчен көрәштә сарыф итеп бетергән олы йөрәкле кеше, горком секретаре Саттаров һаләк була; ә кайгыра-борчыла. уйлый белә торган кеше булып түгел, бары тик «югары» урынны югалтудан куркып, «номенклатур берәмлек» булып кына яшәүче бюрократ адәм җәзасыз кала.
Трагик потенциал, тискәрелек, явызлык белән килешмәүчәнлек рухы Б. Васильевның «Атмагыз аккошларга», Ю. Гончаровның «Соңгы урак өсте», удмурт язучысы Г. Красильниковның «Ел башы» исемле әсәрләрендә дә көчле чагыла.
Аяз Гыйләҗевнең аналитик стильдә иҗат ителгән «Югалган бер көн» исемле пьесасында вакыйга самолетлар очмый торган көнне кечкенә бер аэропортта бара. Автор төрле кешеләрнең характерларын ачу, эчке конфликтларны күрсәтү өчен бик кулай тормыш ситуациясе тапкан. Самолет көтеп торучылар арасыннан авыл карты кешеләрнең бер-берсен аңлый алмауларына зарлана. Күптән түгел ул үкенечле, кызганыч вакыйгага тап булган. Картның күз алдында иләмсез зур тракторлар, буровой вышка өстерәп, өлгереп килгән бодай басуын таптатып узганнар. Мондый кыргыйлык карт игенченең бөтен җанын тетрәткән.
Шушы ук вокзалда тракторчыларга бодай кырына керергә боерык биргән кеше дә утыра. Аны бу эше өчен урыныннан алганнар һәм ул хәзер шул кешеләр өстеннән шикаять бирергә тели. Шушында ук, буш сандык күтәреп, мәрхүм әтисенең әйберләрен алырга кайтучы икенче берәү утыра. Аның фикеренчә, авыру әтисен караган, тәрбия иткән хатында мал калдыру—гөнаһ эш.
Әлбәттә һәр әсәрдәге кебек, әлеге пьесада да мещанлыкка, эгоизм, милекчелек психологиясенә каршы торучы кешеләр бар. Әйтик, бодай басуын таптаткан кешене эштән алучы геолог, баягы авыл карты, аэропорт хезмәткәре Йосыф һәм башка образлар җәмгыятебезгә хас төп мораль кыйммәтләрне, совет кешеләренең иң яхшы сыйфатларын чагылдыралар.
һәр төрле мещанлык күренешләрен фаш итеп, кайчакларда карьера артыннан куучы ертлач кешеләрнең өстен чыгуын, ә кайсыбер очракларда хәтта намуслы, талантлы кешеләр һәлак булып, әшәке һәм түбән затлар, демагог һәм карьерачыларның җәзасыз калуларын сурәтләгәндә дә. язучылар безнең идеалларыбыз, максатларыбыз өчен ят булган күренешләрне бетерүгә ярдәм итәләр. Шунысын да әйтергә кирәк ки, әдәби конфликт тормышта туган конфликтларны һәр вакытта да төгәл туры китереп кабатламый. Әдәби әсәрдәге конфликт, язучының аңы аша үтеп, чынбарлыкның ниндидер мөһим якларын чагылдырырга тиеш.
Коммунистик җәмгыять кешесен тәрбияләүдә әдәбиятның роле проблемасы катлаулы һәм күп кырлы проблема. Коммунистик җәмгыять кешесен тәрбияләү — тарихи анык процесс, аның үткәне, хәзергесе һәм киләчәге бар. Төрле әдәби әсәрләрдә без моның өчесен дә яисә берсен генә күрәбез. Язучының үз халкы һәм үзе яшәгән заман алдында җаваплылык тоюы, оригиналь һәм үзенчәлекле талантка ия булуы мөһим. Шул чагында без үткән һәм бүгенге чорларны сурәтләгән әсәрләрдә киләчәк заман билгеләрен, коммунистик җәмгыять кешесе характеры чалымнарын күрә алачакбыз.